Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ ҮСТЕРИК, ТИРӘНӘЙТИК


Татар прозасында хсзмат кешесе
атур әдәбиятта хезмәт кешесен тасвирлауның күптәннән килә торган традицияләре, нык һәм *ирән тамырлары бар. Максим Горьиийның <.Ана» романыннан башлап, җәмгыятьне актив рә- веш-о үзгәртеп коручы хезмәт кешесе социалистик реализм әдәбиятының төп торсе булып кило Иҗади хезмәт темасы күп милләтле совет әдәбияты үсешенең барлык этапларында топ, магистраль темаларның берсе булды һәм шулай булып калачак та.
■Социалистик реализм,— дип язды М. Горький,— чынбарлык тормышны кеше эшчоилеге. иҗат буларак раслый. аиың топ максаты — кешенең табигать кәчлоре •стенном җиңүе хакына, аның сәламәтлеге Ьом озак яшәве хакына, бер гаилә булып берләшкән кешелек ечон менә дигән тору урымы булган җирдә яшәү бәхете хакына кешәнең иң кыйммәтле индивидуаль сәләтләрем әзлексез үстерүдән гыйбарәт» '.
Хезмәт темасы татар язучылары игъти-барыннан да читтә калмый. Дәрес, безнең язучылар озак еллар буе нигездә авыл хез- *чиен Сурәтлоү белән чикләнеп килделәр, бу аңлашыла да. Революциягә кадәр Казан губврнасы Россиниең экономик яктан иң •Р’т» калган тобоиләреннән берсе була.
1 М. Горький о литературе. Рус теленде Москоу 718 бит.
Татарстанда социалистик индустрия үсү белой бергә, татар әдәбиятында эшчеләр темасы да киңрәк урын ала бара
Ьу темага багышланган беренче әсәрләр ретеиә Шәриф Камалның -Акчарлаклар» повестен кертергә мемкин Нибары оч басма табак күлемдәге шушы әсәрдә ятучы Каспий балык промыселларындагы сезонлы эшчеләр тормышының бетен авырлыгын күрсәтә алган. Әле Октябрь революциясенә кадәр үк язылган бу лоевсть эксплуататор сыйныфларга керата кискен нәфрәт, о хезмәт кешеләренә, аларның акыл һәм рухи кочено тиром ышаныч хисләре белой сугарылган Әсәрдәге JJepe- фи карт, аның кызы Газизә. Газизәнең сойгәне Гариф кебек образлар бүгенге укучыларны да дулкынландырырлык дәрәҗәдә оста эшләнгән һәм шунысы кызыклы, хетта әнә шул түзә алмаслык кыен шартларда. тынчу һавалы кысан баракларда, җәберләнгән һәм алданган эшчеләрнең хоерче тормышында Шәриф Камал хеэ- мәт поэзиясен, аның деньяны үзгәртеп ко-рырга сәләтле иҗади коч булуын куре алган Нәкъ менә шуңа да повесть укучылар күңелендә якты хисләр уята, оның топ каһарманнары исә үзләрен чолган алган деньяны. изүгә һәм рәхимсез эксплуатациягә корылган деньяны үзгәртеп корырга сәләтле кешеләр булып хәтердә калалар
Азат хезмәтнең яңа донья корырга сәләтле кеч булуы Ш. Кәмалның Октябрь
М
революциясеннән соң язган «Матур тугандай романында аеруча көчле яңгырый. Язучы хезмәт кешеләренә, үз халкының бәхетле киләчәгенә ышана — аның иҗатындагы якты оптимизм хисе әнә шуннан килә. Хезмәт анык романында кеше тормышындагы гүзәл бер башлангыч, эстетик категория буларак катнаша, чөнки ул хезмәт кешене рухи коллыктан коткара, аңа үзен эшлекле кеше, тормышны үзгәртеп коручы итеп тоярга булыша.
Үзенең «Таң атканда» исемле икенче романында Шәриф Камал «Акчарлаклар» повестендагы төп геройларның соңгы чор язмышын сурәтли. Бу романның иске строй шартларында бәхетле тормышка ирешә алмаган персонажлары илдә барган зур социаль вакыйгаларга катнашып китәләр, үзләрен рухи яктан да, социаль яктан да яңадан тугандай хис итәләр. Әдәби эшләнеш дәрәҗәсе ягыннан кайбер кимчелекләре булуга да карамастан, роман язучы аңында хезмәт кешеләре темасының никадәр зур урын алуын күрсәтүе белән кызыклы.
Шушы ук тема Галимҗан Ибраһимов- ның да һәр әсәрендә диярлек күтәрелә. Без аның «Безнең көннәр». «Казакъ кызы» кебек мәшһүр романнарын яки «Татар хатыны ниләр күрми» һәм «Кызыл чәчәкләр» кебек повестьларын алабызмы — аларның һәркайсында хезмәт кешеләренең гаять тормышчан, тотып-әйләндереп карар дәрәҗәдә җанлы образларын очратабыз. Г. Ибраһимоөның «Тирән тамырлар» романын 20 нче еллар татар прозасындагы югары бер казаныш дип бәяләргә мөмкин. Бу — авыл һәм шәһәр җирендәге кискен сыйнфый бәрелешләр турындагы, яңа, социалистик үсеш юлына аяк баскан җәмгыять тормышындагы тирән социаль үзгәрешләр хакындагы роман.
Шәриф Камалның «Матур туганда» романы да, Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар«ы да — һәркайсы истә калырлык калку образларның бөтен бер галереясын биргән зур әсәрләр. Аларда хәзерге язучылар өчен дэ өйрәнерлек нәрсәләр күп.
...Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестенда алтын шахтала-рында эшләүче эшчеләр, прииска хуҗала-рының аларны рәхимсез эксплуатацияләве турында сөйләнә. Уралның караңгы, тынчу шахталарында М. Гафури үзе дә эшли, татар һәм башкорт эшчеләренең ачы язмышларын үз күзләре белән күрә, язылышы белән автобиографик характердагы бу әсәрнең тормышчанлыгы, эмоциональ тәэсир көче әнә шуннан килә булса кирәк.
Шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, 20 нче еллар прозасында хезмәт кешеләрен тасвирлаганда критик башлангыч өстенлек итә. Иске тормышта халык арасыннан чыккан гади кешеләрнең нинди социаль һәм рухи изелүләргә дучар булуларын сурәтләүгә басым ясала. Аерым алганда, без моны Афзал Таһиров, Хөсни Кәрим, Фатих Сәй- фи-Каэанлы, Афзал Шамов һәм башкаларның әсәрләрендә күрәбез. Шуның белән бергә, татар әдәбиятында үткән белән бүгенгенең закончалыклы бәйләнеше, буын- нан-буын-а тарихи күчә баруы турындагы фикерләр дә торган саен көчлерәк яңгырый башлый. Мәсәлән, ул чагында әле яшь прозаикларның берсе саналган Шамил Усманов элек изелеп яшәгән татар эшчеләре һәм крестьяннарының аңлы рәвештә яңа тормыш тезүчеләр сафына басуларын күрсәтә алды. Кави Нәҗминең «Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр» кебек повестьларында яңа, социалистик авыл кешеләренең рухи коллыктан котылуы, хуҗалык итүнең коллектив формаларына күчүнең закончалыклы күренеш булуы сурәтләнә.
30 нчы еллар башына Татарстанда халык хуҗалыгын торгызу эшләре тәмамлана, индустриаль бишьеллыклар дәвере башлана. Шуның белән бер үк вакытта татар әдәбиятында эшчеләр темасы да үзенә ти-ешле урынны ала. Ләкин мәсьәләнең шул ягын да истән чыгармаска кирәк, безнең әдәбиятта авыл кешеләрен сурәтләүнең күптәнге традицияләре булса, промышленность хезмәте кешеләрен тасвирлаганда язучылар шактый җитди кыенлыклар белән очрашалар. Беренче чорларда, эшчеләр характерын тудырганда, ясалма шартлылык, схематизм кебек нәрсәләрдән котылып җитә алмыйлар. Шулай да «яңа кыйтгалар» акрынлап үзләштерелә.
Татар совет әдәбиятында бу теманы кузгатучы пионерлар рәтенә Ибраһим Газины кертергә мөмкин. Аның «Көмеш сулы Нурминкә», «Бри-адир кыз» кебек беренче повестьларында эшче яшьләрнең тормышы сурәтләнә. Автор билгеле бер дәрәҗәдә схематизмнан котылып җитә алмаса да. аның бу повестьларында сурәтләнгән кыю йөрәкле, үз эшләренең хаклыгына нык ышанган, яңа тормыш, яңа мораль өчот көрәш юлындагы кыенлыклардан курыкмы» торган комсомолкалардан Фәридә белән Галияне татар әдәбиятының мәгълүм бер уңышы дип санар'а була. Мәхмүт Сөндек*
л»-ең «Донбасс ударниклары», Идрис Тук* тарның «Магнитка хикәяләре» кебек, 30 нчы еллар башында чыккан җыентыкларда да эшчеләр сыйныфының тормышы турында ышандырырлык итеп сәйләне. И. Туктарның •81 иче штольня» повестен утызынчы еллар әдәбиятындагы эшче сыйныфына багышланган иң яхшы әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Әсәрнең үзәгендә башта әле, имчектер, самимирак, хәтта беркатлырак күренгән гади шахтер Гәрәй Мостафин образы тора. Әмма шахта партия оешмасының, коммунистларның уңай тәэсире йогынтысында акрынлап аның аңы үсә, характеры ныгый. Ул сыйнфый дошманнарның чын йөзен аерырга өйрәнә, тормышта үзенә ошаган дәрес юлны таба. Рахман Ильясның «Горизонт» исемле кызыклы повесте Бану нефть промыселларындагы эшчеләрнең тормышын тасвирлауга багышланган. Шунысы аеруча игътибарга лаек, талантлы язылган бу тормышчан әсәренде язучы үзенең тел игътибарын коммунист образларын иҗат итүгә юнәлтә.
30 ичы еллар татар әдәбиятындагы эшчеләр сыйныфы темасын яктыртуга багышланган әсәрләрдә шактый җитди сыйфат үзгәрешләре барлыкка киле. Әдәбият характерлар тудыруда акрынлап схематизмнан, вульгар социологизмнан, уңай герой образларын артык берьяклы аңлатулардан котыла башлый. Максим Горький язучыларны социалистик реализм чаралары ярдәмендә «сүз сәнгатенең мөмкин булган бетен көчен һәм куәтен файдаланып эшче сыйныфның, яңа тормыш төзүчеләрнең батырлыгын чагылдырган эпик сәнгать»1 тудырырга чакырган иде. Татар язучылары, үз карамакларында булган материалга һем сурәтләү чараларына таянып, бөек пролетар •дибе куйган әнә шул бурычны тормышка ашырырга омтылалар.
Инде 30 нчы еллар ахырына яңа кеше, хезмәт кешесе темасы татар әдәбиятындагы меһим урыннарның берсен алып кына калмый, ул безнең әдәбиятның йеэен билгели торган темага, тете яки бу язучы иҗатының идая-эстетик әһәмиятен бәяли торган өлгегә әйләнә.
Әйе, бүгенге татар вэучыпарының бу Җәһәттән талантлы элгәрләре, курыкмый таянырлык традицияләре бар. Мәсьәләгә •“Ул күзлектән карал, мин соңгы елларда мзмет темасына багышлап язылган кайбер
М Горький. Собрание сочинений. Рус ««•иде 26 том. 1953 ел. 245 бит. иң мөһим әсәрләргә тукталырга һәм алар турындагы тәэсирләрем белен уртаклашырга телим.
Ни ечеи соң әле соңгы елларда без социалистик реализм әдәбиятының социаль һәм сыйнфый роленә басым ясый, әдәбиятта хеэмә’ кешесенең чагылышы турымда болай күп сөйли башладык? 20—30 елларда «сыйныфлар», «сыйнфыйлык» кебек төшен-чәләр кайбер тәнкыйтьчеләр тарафыннан вульгар социологизм планында артык туры сызыклы итеп аңлатыла иде. Әгәр әдәби әсәрдә эксплуататор, дошман сыйныфлар вәкиле алынса, андый тәнкыйтьчеләр фикеремчә, ул образда кешегә хас бер генә уңай сыйфат та була алмый. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә, гаилә мәхәббәт мәсьәләләренә карашлары белән дә укучыларда бары нәфрәт хисләре генә тәрбияләргә тиеш, һәм, киресенчә, егәр берәр ялчы, ярлы халык арасыннан чыккан кеше алынса, ул һәряктан уңай, һәр мәсьәләдә үрнәк булыр дәрәҗәдә идеаль герой итеп бирелергә тиеш була. Заманында Фатих Хөснинең «Утызынчы ел» романы нәкъ менә шундый вульгар социологизм позицияләреннән чыгып тәнкыйть ителә.
Тулаем алганда, безнең әдәбият мондый балалык авыруыннан күптән котылды имде. Әмма, вульгар социологизмнан арыну белән бер үк еакытта. икенче читкә ташлану да сизелә Безнең әдәбият турындагы мәкалә- ләребеэдән образның «сыйнфый йәзеә, аның «социаль эчтәлеге» кебек төшенчәләр, ничектер, югала бара, аларның урынын «гомуми кешелек проблемалары», «гуманизм», «гомумән кеше» кебек ебстракт терминнар били. Шундый ук тенденция матур әдәбият өлкәсендә дә сизелә. Язучылар гомумән җәмгыять, гомумән кеше, бөтендөнья турында яза башладылар. Хәлбуки, гомумән иеше юн, мәгълүм бер тарихи эпоханың продукты булган конкрет индивидуум гына бар. гомумән кешелек җәмгыяте дә юк, берничек тә татулаштырып булмый торган идеология һәм сәясәт кереше белән икегә бүленгән дөнья, социализм һәм капитализм дөньясы гына бәр.
Социаль критерийларның зәгыйфьләнүе аерым язучыларны, бигрәк тә яшь авторларны. билгеле бер күлемдә сәяси чикләнгәнлеккә китерде, шуның турыдан-туры нәтиҗәсе буларак, бәзнең бүгенгә чынбарлыкны тасвирлауда берьяклырак буяулар өстенлек «ла башлады.
Нурихан Фәттахның «Бала күңеле далада» романы тәнкыйть тарафыннан нигездә.
һичшиксез, кызыклы, тирен эчтәлекле һәм кырыс хакыйкатьне тасвирлаган әсәр дип бәяләнде. Шулай да, чирем җирләр үзләш-терүчеләрнең героик хезмәтенә багышланган шушы роман белән танышкач, нигәдер күңелдә канәгатьсезлек хисе кала. Мәсьәлә авторның чирәм җирләрне үзләштерүчеләрнең авыр хезмәтен күрсәтүендә, алар тормышындагы җитешсез якларны сурәтләвендә генә булмаса кирәк. Хикмәт шунда, автор үзенең геройларын артык җиргә төшереп, урыны-урыны белән хәтта натуралистик планда тасвирлаган. Язучы хезмәт процессының шигъриятен, гадәти тормыштагы батырлыкны күрә алмаган. Романның төп герое Һарун — тар карашлы, вак, урыны-урыны белән хәтта түбән омтылышлар кешесе. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, мондый герой яшьләргә үрнәк була да, аларны үз артыннан ияртә дә алмый. Мин Н. Фәттах аңлы рәвештә «дегероизация» теориясенә ияргәндер дип уйламыйм, әмма мәсьәләгә объектив төстә якын килгәндә, әсәрдә мондый тенденция шактый сизелә. (Мине дөрес аңласыннар, моның белән мин уңай герой һәр яктан идеаль булырга тиеш дигән капма-каршы карашны якларга җыенмыйм. Юк, мин юри күпертеп яки юри түбәнгә төшерелгән герой яклы түгел, ө бәлки тормышчан, реаль герой тарафдары.)
Шундый ук тенденция күпмедер дәрәҗәдә икенче бер яшь прозаигыбыз Әхсән Баянов иҗатында да сизелә. Ул, һичшиксез, талантлы язучы. Яшь прозаик дөньяны үзенчә күрә, үзенең игътибарын чынбарлыкның башка язучылар күзеннән читтә калган якларына юнәлтә белә. Аның әсәрләрендә тирән психологизм һәм шигъри тел дә. дөнья турында мөстәкыйль фикер йөртә белү дә бар. Шуның белән бергә, аның күп кечә геройларының кимчелекле булуы да күзгә ташлана. Язучы еш кына эченә «корт төшкән», алай гына да түгел, «чери башлаган» геройларны сайлый. Аның вакытында җитди тәнкыйтьчә очраган "Яшьлегемне эзлим» повестена шул нәрсә хас иде, шул ук кимчелекне без авторның зур күләмле соңгы әсәрләреннән • Декабрьның 13 көне исемле повестенда да күрәбез. Кагыйдә буларак, Ә. Баянов үз образларын җитеште- рүчән иҗади хезмәттән читтә тасвирлый, геройларының социаль йөгенә тиешле игътибар бирми — аның каһарманнарының кимчелекле булуының сере, бәлки, шундадыр.
Соңгы вакыттагы социаль тетрәнүләр: капитал илләрендә барган расачылык һәм сыйныфлар көрәше, бөтен дөнья күләмен, дәге идеологии кәрөшнең нык кискенләшүе, Вьетнамдагы сугыш, Якын Көнчыгыштагы кризис, соңгы елларда булып узган башка вакыйгалар бүгенге сәнгать әһелләрен социаль мәсьәләләргә аеруча игътибарлы булырга мәҗбүр итә. Зур социаль мәсьәлә-ләрне дөрес аңлау һәм дөрес бәяләү өчен исә марксизм-ленинизм идеяләре белән ныклап коралланган булу сорала.
Юк, бу — язучыларны яңадан 20—30 нчы еллардагы вульгар социологизмга әйләнеп кайтырга чакыру түгел. Безнең аерым әсәр-ләргә яхшы мәгънәдәге, зур күләмле социаль күренешләрне аңлый белү, вакыйгаларга һәм кешеләргә партиячел дөрес бәя бирә белү мәгънәсендәге социальлек җитенкерәми. Бүгенге чынбарлыкны хезмәт кешесен — революцион идеяләрне теп таратучы, революцион үткәннең сугышчан традицияләрен саклаучы һәм дәвам иттерүче кешене тасвирлаудан башка дөрес аңлап булмый.
Габдрахман Әпсәләмовның «Сүнмәс ут-лар» исемле романының нигезенә узгандагы данлы революцион традицияләрнең буыннан-буынга күчә бару идеясе, аларның бүгенге көнебез белән аерылгысыз бәйләнгән булуы турындагы фикер салынган. Сәнгатьчә эшләнешендә аерым кимчелекләре булуга да карамастан, эшчеләр темасына багышланган бу әсәр сугыштан соңгы әдәбиятыбызның җитди уңышы булып тора.
Гариф Ахуновның Татарстан нефтьчеләре тормышына багышланган «Хәзинә» романын да үз вакытында тәнкыйть әһәмиятле бер казаныш буларак билгеләп узган иде. Дөресен әйтергә кирәк. Татарстан нефте турында зур күләмле, масштаблы әсәрләр шактый язылды. Бу фикернең дөреслеген раслау өчен. Г. Белянкинның «Сәрия», А. Коптяеваның «Җир хәзинәсе». И Газиның «Гади кешеләр» кебек романнарын санау да җитәр төсле.
Бүген, әлеге романнарның барчасын җыеп тикшереп баккач, шул нәрсә ачык күренә: һәммәсе арасыннан иң яхшысы, аеруча тормышчаны «Хәзинә» булган икән, һәм бу. минем фикеремчә очраклы хәл түгел. Язучы күп еллар буе үзе нефтьчеләр арасында яши. һәр көн булачак геройлары белән аралаша, алар белән бер һаваны сулый, нефтьчеләр эшчәнлегендәге тышкы детальләрне өйрәнү белән генә чикләнмичә, иң мөһимен — аларның «анын аңларга өйрәнә Билгеле булганча, әдәбиятта җиңел юллар юк Гариф Ахунов нәх*
мана авыр, тапталмаган юлны сайлый. Шул аңа уңыш китерә.
Шул уңайдай заманында шактый модада булган «производство романы» диген терминга тукталып узасым кило. Кайчандыр бу термин теләсә нинди нәшрият ишекләрен ачарлык тылсымлы иөчке ия иде. Ләкин мина калса, термин үзе дөрес түгел Әдәбиятта производство романы дигән жанр юк. Коры спекулятив исәп белән әвәләнгән халтура, начар язмалар гына бар Нәкъ менә шундый салкын кан белән языл-ган һәм шуңа да укучы тарафыннан кире кагылган язмаларга заманында «производство романы» дигән яман печать сугылды. «Производство романы» дигән терминның яман атын чыгару кайбер язучыларны про-изводствога кагылышлы әсәр язудан бөтенләй баш тартуга китерде. Шуңа күрә прозада. поэзиядә, драматургиядә булсын, интим мәнәсәбәткә багышланган тар сулышлы әсәрләр, тышкы дөньядан биек койма белей аерылып торган, вак конфликтларга корылган әсәрләр күбәйде. Хәлбуки, югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, хезмәттән, бүгенге производство даирәсеннән тыш заман кешесенең эчке дөньясын аңлый да, аңлата да алмаячакбыз. Бу әле кирәксә- кирәкмәсә производство мәсьәләләренә кереп чумарга һәм һәртөрле техник процессларны тасвирларга кирәк дигән сүз түгел. Промышленность олкосендәге бүген-ге үсеш этапларына карал хөкем йөрткәндә. саф промышленность каршылыкларына корылган конфликт әсәр дөньяга чыкканчы ук искерергә мөмкин. Производство даирәсе үзалдына гына алганда артык әһәмияткә ия түгел, ул әхлакый, социаль мәсьәләләрне тасвирлау эчен кирәк. Мисалга Атилла Расихның галимнәр тормышына багышланган «Ике буйдак» романын алырга мәмкин. Бер караганда, бу романда гади укучы- ллра бик үк аңлаешлы булмаган нәрсәләр буетча саф фәнни бәхәс бара сыман. Әмма язучыны бу конфликтның фәнни аспектлары түгел, ә кеше язмышына кагылышлы яклары кызыксындыра Без бер үк мәсьәлә турында капма-каршы ике караш белән генә танышып калмыйбыз, бәлки фәнгә, тормышка ике терле караш белен очрашабыз, ахыр килеп, әлеге конфликт барышында берсе икенчесене бөтенләй охшамаган ике характер ачыла. Мин романның уңышын һем ааторның чын мәгънәсендәге гражданлык кыюлыгын нәкъ менә шунда — үз геройларын социаль аспектта ача белүдә күрем.
Кызганычка каршы, безнең язучылар мондый бөтенлеккә хәзергә сирәк ирешәләр. Еш кына производство һәм производство мәсьәләләре бер ягы белән дә аерылып тормаган гадәти геройларга хәрәкәт итү өчен фон ролен генә үти Мәхмүт Хәсәновиың «Юллар, юллар» романында, мәсәлән, эш шулай тора. Үзенең «Зәй энҗеләре» повестенда сәләтле прозаик Аяз Гыйләҗев тә шул кимчелектән котыла алмаган. Ә тормыш үткен, катлаулы каршылыкларны минут саен тудыра тора, а лар да замандашларыбыз бетен тулылыгына ачыла алыр иде. Экономик стимуллаштыру һәм планлаштыруның яңа системасына күчүне генә алыйк Ул безнең экономикада өр-яңа бер этап булып тора, өстәвенә, үзенә төрле кеше төрлечә карый. Кемнәрдер иске тәртипләр хөкем сөргәндә тынычрак яшәгән, шуңа алар иске традиция һәм гадәтләргә ябышып яталар Шушы теманың Эдуард Касыймоеның «Томан аша- исемле романында ничек хәл ителүен күзәтик.
Э. Касыймов романы — кызыклы һәм җитди, күп планлы әсәр. Автор материалны җентекләп өйрәнгән кешеләр психологиясен аңлый, дөньяны һәм тормышны әйбәт белә Аны производство процессларым читләтеп узуда да гаепләп булмый. Роман геройлары белән бергә, без химия предприятиесенең цехларына керәбез терле производство киңәшмәләрендә утырабыз, лаборатор ана ли» серләренә үтеп керәбез. Автор начар әсәрләргә, әзер штампларга иярүдән котыла алган. Шулай да никадәр генә тырышып һәм күп кеч куеп эшләмәсен, Эдуард Касыймов романы да минә тулысымча канәгатьләндерә алмады. Минемчә, моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән. хәзергә әсәрнең беренче китабы гына деньяга чыкты, икенче кисәген автор язып ята. Күп кеме образларның өтәч-те- тск булуы, сюжет линияләренең тәмамланмый калуы, композициядәге таркаулык шуннан килә, күрәсең. Әйтергә кирәк, дәвамлы романнар язу белән бер Эдуард кына мавыкмый. Минем фикеремчә, беренче китапта әйтеп бетерә алмаган нәрсәләрме икенчесен язганда эшләргә вәгъдә бирү — күпчелек очракта сәнгатьчә зә-гыйфьлек билгесе, авторның иҗади ектәм әлсереп җитмәгән булуы турында сейлм торган факт
Рус совет һәм день я әдәбияты күп булса 200—250 битлек күләмгә бер зур социаль проблема, үзенең иң мөһим моментлары белән тормышның бер кетлемыи
сыйдырырлык лаконик һәм күп сыйдырышлы роман формасы тудырды. Мондый әсәрләрнең геройлары безгә бөтен ваклыклары белән үз биографияләрен сөйләп тормыйлар, ә безнең алда үз тормышларының борылыш моментларында гына күренәләр. Билгеле, мин бары шушы бер форманы гына канунлаштырырга чакырмыйм. Мондый типтагы социаль-психологик романнар белән бергә, роман-эпопея, тарихи романнар, роман-монологлар да яшәргә хаклы. Минем бары әдәби осталыкка дөньячың иң яхшы романчыларын- нан өйрәнергә кирәк дип кенә әйтәсем килә.
Безнең романнарны исә еш кына коры тасвирчылык күмеп китә, һәм алар, барыннан да элек, әсәрнең төп проблемасы белән бәйләнмәгән икенче дәрәҗәдәге, кирәкмәс ваклыклар хисабына калынаялар. Әсәргә яңа герой килеп кердеме — аның бөтен биографиясе сөйләнеп чыгыла, укучыга аның турында дөнья хәтле нәрсә хәбәр ителә. Геройның күзенә ни ташланса, шуларның һәммәсе җентекләп тасвирлап чыгыла, хәлбуки, авторның төп фикере өчен аларның байтагы бөтенләй кирәксез була.
Эдуард Касыймовның икенче кимчелеге шунда, романның баш герое әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә белән тыгыз бәйләнмәгән. «Томан аша« романында җиһазларны яңарту, хезмәтне интенсивлаштыру, планлаштыруның яңа алымнарына күчү кебек бүгенге химия промышленносте өчен актуаль проблемалар кузгатыла. Әмма шушы мәсьәләләр белән турыдан-туры шөгыльләнүче кешеләрдән завод директоры, баш инженер һәм үзәк лаборатория мөдиренең образлары йомшак һәм таркау чыккан. Романның үзәк персонажы Фуат исә шактый чикләнгән, хулиганлык эшләп, кайчандыр төрмәдә утырган кеше. Романдагы вакыйгалар барышында, вак җинаять эшләүдә гаепләп, аны тагын 15 тәүлеккә утырталар. Сүз дә юк, әдәбиятта мондый образлар да яшәргә хаклы, өстәвенә, ахырга таба Фуат төзәлә, намуслы хезмәт юлы-на аяк баса. Әмма бер нәрсә бәхәссез, Фуат манарасыннан торып, автор кузгаткан производство мәсьәләләрен тулы яктырту кыен эш. Менә шуңа да «Томан аша» ро-манында Фуат үзенә аерым, ә производство мәсьәләләре үзләренә аерым яшиләр. Бу кимчелекләрдән автор, бәлки, икенче китапны язганда котыла алыр.
Безнең язучылар тормыштагы яңалыклар артыннан өлгермиләр дип сөйләү дә чәйнәлгән фикергә әйләнеп бетте. Кабатлау булса да, аларны яңадан искә төшерергә туры килә. Безнең көннәрдә иҗтимагый тормыш һәм производство өлкәсендә үзгәрешләр шундый кызу темплар белән бара ки, гадәтләнгән адымнар белән эшләгәндә язучыга аларны куып житү кыен булачак. Карагыз, нихәтле бай һәм күп төрле безнең тормышыбыз, бәй рухлы, кызыклы кешеләр никадәр күп бездә.
Мин Уфа нефть эшкәртү заводында эшли торган бер татар егетен белом. Ул аппаратчы, эшли дә, читтән торып техник ВУЗ да тәмамлап килә, белем ягыннан кайбер инженерларга биргесез, Поэзия әсәрләрен ярата, классик музыка язылган пластинкалар җыя. Мин белгәндә, 400 ләп пластинкасы бар иде, хәзер күбрәктер дә.
Бервакыт шундый хәл була. Производство практикасы узу өчен заводка ниндидер студентлар килә. Аңа да ике студент кыз беркетәләр. Ул, производство җиһазлары белән таныштыру өчен, аларны «этажерка» дип аталган приборлар янына алып китә. Кызлар үзләрен бик эре тоткан булалар, ни дисәң дә алар студентлар, ә ул гади эшче. Юлда инглиз телендә гайбәт сатарга да өлгерәләр: «Егете болай ярыйсы икән, ләкин аның белән ниндидер этажеркалар арасында йөргәнче, берәр тын почмакта үбешеп тору артыграк булыр иде».— ди берсе. Ул, чыннан да, ярыйсы егет, зәвык белән киенә белә торган, зифа буйлы, интеллигент кыяфәтле чибәр кеше. Шул чак егет үзе дә сүзгә катнаша һәм саф инглиз телендә: «Кызлар, гафу итегез, мин инглизчә аңлыйм бит, әгәр яшерен серләрегез булса, башка берәр телдә сөйләшегез»,— ди. Кызлар гаҗәпләнүдән аптырап калалар. Шулай ул аларның кикрикләрен бик тиз шиңдерә.
Бер уйлаганда бәләкәй, әмма бик кызыклы факт, бүгенге эшче сыйныфының рухи үсешен күрсәтә торган, нәкъ менә бүгенге эпоха, фәнни-техника революциясе эпохасы өчен характерлы факт. Бүгенге автоматик линия янында, исәп-хисап станциясенең приборлар щиты каршында басып торган эшчеләр көрәк белән туң җир, кәйлә белән канау казыган, коры кул белән беренче бишьеллыклар төзелешләренең нигезләрен салган кешеләрдән тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, рухи үсешләре ягыннан да нык аерылалар. Мин моны безнең абыйларны һәм әтиләрне кимсетү
•мен әйтмим. Аларның үз матурлыгы, үз энтузиазмы һәм үз хезмәт пафосы булган. Минем бары бүгенге эшче инде нык үз- герде, һәм әдәбият аның рухи деньясыиә үтел керергә, алдынгы эшче образын тулы канлы сәнгатьчә образларда гәүдәләндерергә тиеш дип кенә әйтәсем килә.
Безнең әдәби геройларыбызга иҗтимагый һәм социаль активлык җитми. Әдәби китапларыбыз битендә яңаны төзүче актив герой белән очрашасы килә. Күптән түгел Хәсән Сарьянның «Әткәм һөнәре» повесте 100 мең данә тираж белән рус телендә басылып чыкты. Сүз дә юк, ул — җылы, лирик буяулар белән язылган кызыклы әсәр. Ләкин нәшрият кешеләреннән берсе аны хезмәт темасына багышланган һәм хезмәтнең шигъриятен ача торган әсәрләр төркеменә керткәч, мин бераз сагаеп калдым. Дөрес, «Әткәм һеиәре»идә хезмәт поэзиясе бар. ләкин нинди хезмәт поэзиясе?.. Әсәрнең тәп өлешендә шабашниклар хезмәте, колхоз эшеннән качып, ата бер жуликка эур суммага йорт салучылар турында сөйләнә. Әлбәттә, бу очракта да хезмәт хезмәт булып кола, ләкин безнең өчен хезмәт үзе түгел, аның иҗтимагый эчтәлеге, максаты һәм җәмгыять өчен файдалы булуы мөһим. Дерес, X. Сарьян повестеның төп герое, ахыры килеп, шабашниклар белән араны богенләй еэә, хәтта дәүләт урманын урлап сатучы каракларны да фаш ите. Шулай да аның иҗтимагый йөзе бик аз ачылган, колхоз бригадасы коллективында эшли башлагач, ул үзен ничегрәк тотар — ул кадәресе еле билгесез. Чыннан да, 50 еллар элек мондый персонаж менә дигән герой саналыр иде. Әмма безнең бүгенге кешеләр Сарьян повестенда сурәтләнгәннән күп тапкыр активрак, баераи һәм кызыйлырак.
Безнең әдәбият алдында катлаулы, әмма мактаулы бурыч тора. Ул бурыч хезмәт кәшәсенең интеллектуаль дөньясын, аның талек-омтылышларын һөм социаль асылын очудан гыйбарәт. Бу юнәлештә омтылышлар булмады түгел. Мисалга Рафаил Техфә- Туллинның «Тамчылар ни сөйли» һем «Агымсу» повестьларын, Газиз Мехәммәтшинның •Йөрәктәге эзлер»ен һәм башка әсәрләрне Китәрергә момкин. Әмма чын мәгънәсендәге әдәби ачышлар хәзергә азрак әле. Бигрәк тә инженер хезмәтендәге кешеләрнең, бүгенге җитәкчеләрнең үзенчәлеген ачу кыен месьәлә булып кала бирә. Моңа идеаль геройның йезе турындагы шаблон карашлар да комачаулый булса кирәк, Әйтик, безнең күл кенә әсәрләрдә уңай герой физик яктан гаять көчле кеше итеп бирелә. Сүз дә юк, бу әйбәт сыйфат, андый геройны укучылар да ярата. Әйтик, Гариф Ахуноәның «Хуҗалар» романының төп герое Арслан Гобәйдуллин — эре неф- тепромь|£ел идарәсенең начальнигы — әкият героедай батыр итеп күрсәтелә. Ул бернинди әзерлексез сабан туенда көрәшеп батыр кала, унлап хулиганны эһ тә итми тукмап ташлый, янгын вакытында хәтта махсус өйрәтелгән кешеләр дә керергә җөрьәт итмәгән иң хәтәр урыннарга барып керә һ. б. һ. б. Башкарган эшләре күп кебек, ә чын мәгънәсендәге җитәкче барыбер күз алдына басмый. Чөнки бүгенге җитәкченең көче мускулларында түгел, ә производствоны көйли, башкалар хезмәтен оештыра белүендә күренә. Минемчә, начальник кешенең янып торган утка ташлануы һич мәҗбүри түгел. Яхшы җитәкче икән, ул авариягә юл куймвска. инде янгын чыккач икән, аны тизрәк сүндерү чараларын күрергә тиеш иде. Үзенең «Агымсу» повестенда Рафаил Төхфә- туллин да нәкъ шул юлдан китә. Аның герое яшь малай чакта билен сындыра, те-зелгәч тә күп еллар корсет киеп йөри, һәм алдагы бүлекләрдә һич уйламаганда без аны Иван Поддубный кебек үк батыр итеп күрәбез. Безгә уңай геройларыбызны бу рәвешчә беркатлы тасвирлаудан арынырга күптән вакыт инде.
Миңа калса, эшчеләр сыйныфы турындагы әдәбият кешене станок янында сурәтләү һәм шуның белән тиешле графага билге кую эчен генә яшәми. Юк, һәр сәнгать әсәре кебек үк, хезмәт кешесе турындагы роман да безнең бетен тормышыбызны яктыртырга, безнең заманны, замандашыбызның йөзен аңларга булышырга тиеш. Шул ук Р. Техфәтуллинның «Авылдашым Нәби» повестендагы гади ат караучы образы, мәсәлән, шундый иде. Никадәр җылылык һәм шигъриятлек болен, хезмәт кешесенең психологиясен никадәр тирән белеп эшләнгән бу образ! Нәби бөр генә секунд та эшсез тора алмый. Әнә ул урам буйлап үтеп бара, шунда берәүгә йөген рәтләшергә булыша, ул да түгел, тол хатынның ауган рәшәткәләрен рәтләп китә, еченче авылдашына тагын нинди до булса берәр яхшылык эшли. Электән килгән гадәт буенча «кечкенә көше» дип йертелгән шушы образда Р Төхфәтуллин сугыштан соңгы еллардагы авыл халкына хас теләк- омтылышларны күрсәтә алган.
Гомер Бешировның «Намус» романыидә-
*0 «К. У.» Д» 10.
145
гы Нәфисә дә шундый матур ачышларның берсе саналырга хаклы. Дерес, әлеге әсәр-ләрнең һәр икесендә дә сүз авыл кешеләре турында баре. Ләкин эшче темасына иҗат итүче авторлар өчен нәкъ менә шушы әсәрләрдә өйрәнер нәрсә шактый күп. Яисә Михаил Шолоховның -Күтәрелгән чирәм» романыннан Давыдов образын искә төшерик. Аның бу әсәрен «производство романнары» рәтенә кертеп йөртмәсәләр дә, ул нәкъ менә эшче сыйныфының сугышчан традицияләрен, коммунистлар пар- тиясенен югары идеяләрен гәүдәләндерүче сәнгать әсәре Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романындагы Павел Корчагин да үз сыйныфы идеологиясен нык үзләштергән егетләрнең берсе. Моның белән минем эшче әдәбияты дип йсртелгән ниндидер аерым әдәбият юк, j-омуми бер әдәбият. М. Горький сүзләре белән әйткән-дә, кешене өйрәнүче әдәбият кына бар дип әйтәсем килә. Шуңа күрә барлык әсәрләргә карата да эстетик критерийлар һәм үлчәүләр бертөсле булырга тиеш.
Кызганычка каршы, кайчакта әле тән-кыйтьчеләр һәм кайбер нәшрият кешеләре тарафыннан теманың актуальлегенә, «мәсь-әләнең мөһимлегепнә ташлама ясаулар оч- раштыргалый. Мондый караш чи, эшләнеп бетмәгән әсәрне дөньяга чыгарып мөһим теманың яман атын таратырга гына ярый. Ян Винецкийның Татарстан нефтьчеләре тормышына багышланган «Тот, кто верит» дигән романы белән шундый хәл булды. Редакторларның таләпчән булмаулары һәм авторның үзенең талымсызлыгы аркасында, язучының изге омтылышлары тормышка ашмаган, хәтта ул теләгәннәрнең киресенә китергән.
Хезмәт кешөсе — абстракт төшенчә түгел. Ул безнең арада яши, материаль байлыклар җитештерә торган теге яки бу конкрет сыйныф вәкиле генә булмыйча, мәгълүм бер милләт кешесе дә. Шуннан эшче сыйныф турында-ы әдәби геройның милли үзенчәлеге дигән мәсьәлә күтәрелеп чыга. Эш шунда, авыл җирендә, телдә булсын, гореф-гадәтләр, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә булсын, милли үзенчәлек ныграк, күбрәк сизелеп тора. Шуңа күрә дә безнен язучылар авыл турында язуны артыграк күрәләр. Әмма тикшерә китсәң, эшчеләрнең дә зур күпчелеге шул ук авылдан чыккан кешеләр. Кайберәүләр уйлаганча, аның милли үзенчәлеге фабрика казанында кайнап юкка чыкмый, ә башка формалар гына ала. Шуны күрә белү. ышандырырлык формаларда сурәтләп бире белү, билгеле, авыр, әмма мактаулы миссия.
Тагын бер өлгергән мәсьәләне кузгатасы килә. Тәнкыйтьче X. Хәйри соңгы 15 елны романнар һәм повестьлар дәвере дип саный. Бу билгеләмәдә билгеле бер хаклык бар. Чыннан да, галимнең исәпләүләренә караганда, безнең язучылар тарафыннан Ватан сугышына кадәрге чор эчендә 18—20 роман язылган булса, сугыштан соңгы елларда 40 тан артык роман денья күргән икән. Бу, әлбәчә, шатлыклы күре-неш. чөнки роман — әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсе хакында сөйли торган женр. Әмма шушы шатлыклы күренешнең үзенең тискәре яклары да бар. Бездә хәзер һәркем, хәтта яшь һәм башлап язучыларда романга тотына. Хикәя язуга караганда да теләбрәк алыналар. Бездә хәзер хикәя кытлыгы турында күп сөйләнә икән, бу юкка гына түгел. Хәлбүки, эшче сыйныфы тормышының төрле якларын нәкъ менә хикәя кебек кыска һәм күп сыйдырышлы форма уңышлы яктырта алыр иде. Бездә яхшы хикәяләр аз языла, эшче темасына караганнары бигрәк тә. Шуңа күрә яшь прозаик Марсель Зариповның күптән түгел дөньяга чыккан хикәяләр җыентыгын куанычлы бер вакыйга буларак билгеләп узасы килә. Урта кул хикәяләр, гадәти хикәяләр белән бергә, җыентыкта нефтьчеләр тормышыннан алып язылган менә дигән әйбәтләре дә очрый.
Очерк жанры белән эш тагын да кыенрак тора. Кайчандыр бу өлкәдә безнең әдәбиятның иң күренекле вәкилләре эшләгән. Мисалга Афзал Шамов, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази кебек язучыларның бик күп очеркларын китерергә мөмкин. Хәзер исә, кызганычка каршы, бу жанрдан өркә- ләр, аңа, ничектер, икенче дәрәҗәдәге, әһәмиятсез бер нәрсә итеп карыйлар. Ә менә Герман Крыловның атаклы нефтьче Белоглазов турындагы «Тынгысызларны онытмыйлар» исемле очеркы бик күп повестьларга биргесез. Безгә гадәти тасвирый очерк кына җитми, тормышның яңа катламнарын, яңа проблемаларын күтәргән проблемалы очерклар кирәк.
Күптән түгел мин Анатолий Агранов- скийның соңгы елларда иҗат иткән очерк-ларыннан төзелгән җыентыгын кулга төшер-дем. Заманында язучының «Кулыгызны би-регез, Иван Иванович» исемле һәм Казан дәүләт университеты турындагы очерклары күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырган
иде. Алер бүген да искермәгәннәр — кабат укыгач, шуңа ышандым. Дерес, безне бүген бераз башкарак проблемалар дулкынландыра. Лакин очерклардагы ялкгн, пафос сүрелмәгән Шуңа ул очерклар бүген да мавыгып укыла. Кызганычка каршы, безнең татар әдәбиятында Анатолий Аграновский, Валентин Овечкин кебек очеркистлар юк a,ie. Дерес, гаделлек хакына, Ш. Бикчу- римиын төзүчеләр тормышын тирән белеп язылган очерклар китабын, шулай ук Гариф Ахуиоянын берничә проблемалы очеркын телгә алырга мөмкин. Әдип Маликов һәм Эдуард Касыймовлариың хезмәт кешеләре хакындагы тирән мәгънәле һәм матур очерклары истә калган. Ләкин, кызганычка каршы, андый уңышлар хәзергә бик аз әле
Ә тормышыбызда андый әсәрләр иҗат итәргә бай материал бар. Партиянең XXIII съездыннан соң узган вакыт эчендә илебез экономикасы үсешендә искитмәле үзгәрешләр булды. КПССның XXIV съезды исе экономика өлкәсендә зур. яңа бурычлар билгеләде. Яңа экономик политиканың нинди уңышларга китерүен үзебезнең Татарстан республикасы мисалында да ачык күрергә мөмкин. Егерме вченче съезддан соң узган елларда бездә зур химия флагманы — Казан оргсинтез заводы бөтен көченә эшли башлады. Илебездәге иң эре комбинатларның берсе булган Түбән Кама химия комбинаты сафка басты. Кама авто-мобиль гиганты төзелә башлады. Татарстан нефтьчеләре елына 100 000 000 тонна нефть бирүгә ирештеләр Бер сүз белән әйткәндә, иҗат кешесенә уйланыр, кәчно сынап карар очеи мөмкинлекләр җитәрлек
КПССның XXIV съездында кэбул ителгән Директиваларда безнең республикадагы яңа төзелешләр турында әйтелә:
«—Татарстан АССРда йөк машиналары җитештерә торган заводлар комплексы тө-зергә... Түбән Камада нефтехимия пред-приятиеләре комплексын төзүне тизләтергә— Тольяттида, Волжскида, Казанда, Уфада, Яңа Чебоксарда химия предприятиеләрен төзүне тәмамларга— Түбән Кама һәм Чебоксар гидроэлектростанцияләрен төзүне дәвам итәргә ..»
Директиваларда безнең республика аеруча перспективалы районнарның берсе дип күрсәтелә. Бездә промышленность үсешенең темплары ил күләмендәге гомуми күрсәткечләрдән шактый югары булачак. Менә бер генә факт. Түбән Кама нефтехимия комбинатында продукция эшләп чыгару бу бишьеллыкта, 1970 ел белен чагыштырганда, 10 мәртәбә, ә хезмәт җитеш- терүчәнлеге 5.4 мәртәбәгә үсәчәк. Директивалардагы шундый гади, әмма ифрат гыйбрәтле саннар белән танышкач, күңелне горурлык хисләре били. Безнең давыллы чорның үсеш адымнарыннан артта калмас өчен, язучыларга нык. бик нык активлашырга кирәк.
Соңгы елларда безнең әдәбиятка яшьләр бик күп килә, һәм алар алдында бик зур перспективалар ачылып тора. Әмма алар бер нәрсәне истән чыгармасыннар: үэ өсләренә төшкән миссияне уңышлы башкарырга теләсәләр, узгандагы традициянең иң яхшы якларын файдалана белергә һәм бүгенге көннән артта калмаска тиешләр.