Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘЙМОРЗА КЕШЕЛӘРЕ

Рәмзи Максудов

Радия Алиева ске Шәйморза бай булуы белән әйләнә-тнрәдә дан тоткан, диләр. Әле революциягә кадәрле үк бу якның купецы һәм завод тотучысы Сирай Бәрхиев өендә телефон булган, шул телефон аша предприятиеләре белән сөйләшә алган. Әле бүген дә авыл уртасында таш подваллы, тимерләнгән ишекле, икешәр катлы купец йортлары бар. Бу подвалларда кызыл мал сакланган, ашлык сакланган. Ләкин ул
стьян агай Рәчәйнең төрле якларына бәхет эзләп чыгып киткән. Тик аларның бик азы гына олы урамга салырдай яхшы агач өйлек акча эшли алган.
Авылда ике мәдрәсә булган. Конверт тышына адрес язарга туры килгәч, авыл агайлары күрше урыс авылына йөгергәннәр.
Хәзер ничек дип сорарсыз. Хәзер авыл үзгәргән. Бүгенге Шәйморзаның япь-яшь егетләре, буй җиткән кызлары моннан ярты гасыр гына элек булган ул хәлләрне күз алларына да китерә алмыйлар. Ник дигәндә, авылда сакланып калган бай абзыйның йорты бүгенге гади колхозчының алты почмаклы, верандалы йортыннан кечерәк булып калган. Кайчандыр конверт тышына язу яздырырга күрше авылга йөргән Шәйморзаның үзендә генә дә бүген югары белемле кырык белгеч эшли. XXII партсъезд исемендәге колхоз миллион сум табыш ала...
Ләкин минем «фәлән булган, фәлән эшләнгән» дигән нәрсәләрне бармак бөгеп санап утырасым килми. Бүгенге Шәйморзаны танымаслык итеп үзгәрткән алтын куллы, батыр йөрәкле кешеләр турында сөйләп бирәсем килә.
Безнең беренче сүзебез Радия Алиева турында булыр. Радия — Шәйморзаның үз кешесе. Шушында туып, шушында үскән. Унбиш ел бардыр инде — китапханәче булып эшли. Төп эше янына җәмәгать эшен дә китереп кушсак, аның кыяфәте укучыларга ныграк охшар. Авылның ун йортында агитатор булып эшли Радия.
Радия, китапханә ишеген бикләп, үзенә беркетелгән йортларга барырга дип кенә тора иде, башына кызыл шарф бөркәнгән унике яшьләрендәге кыз йөгереп килеп җитте. Китапханәче апасының тиз генә китеп барырга телдвен күреп, бусагадан ук китапларын суза башлады.
3 хәзинәләрнең тирә-як халкына файдасы тимәгән.
Игеннәр урылып, көзге яңгырлар башлангач, кре
— Ой-ой, Радия апа, мине китапсыз калдыра күрмәгез «Космонавтлар урамы»н укып бетердем. Рус телендәге китапны да укып бетердем. Тагын нинди китап бирәсез? — дип такмаклап тезеп алып китте кызый.
— Тукта, ашыгып сөйләмә, Миңнурый. Син шытыр-пытыр сөйләп
бетерәсен дә мин бернәрсә дә аңламый калам. Син бит бу китапны өченче көн генә алган идеи. ♦
— Алсани? Укып бетергәч, нишләп мин аны өйдә тотыйм? — дип а
кызый куе кара кашларын җимерде. »
— Укып чыккан булсаң, әлбәттә, өйдә тотарга ярамый китапны,— 5
диде китапханәче апасы, аның белән килешеп.— Менә сиңа Толстойнын g «Гроза в лесу» дигән китабы, рус телендә, ә татарча нәрсә бирергә сон х сиңа? —Китапханәче өстәл янындагы китаплар өемен актара башла < ды.— «Космонавтлар урамы» ошадымы соң* 2
— Юк, ошамады,— диде Миңнурый.— Ул Алик дигәннәре шундый я мактанчык, шундый мактанчык, нәкъ менә безнең класстагы Равил. S Җитмәсә әле үзе космонавт булам дигән була! Бик кирәге бар иде 3 космоска андый йокы чүлмәкләренең! Ә менә Камил әйбәт Алик аны ф күрә сезнең өчен кызыклы китапларны гел язып тора.— дип
сөйләп кипе китапханәче апа. Ул бәләкәй укучысының автор исеменә игътибар итмәвен сизеп алган иде.— Ихсанова апаңның тагын бер китабын биримме сиңа?
— Бирегез, Радия апа.
— Мин сиңа «Көмеш елга» китабын бирәм. Укып чыккач та миңа эчтәлеген сөйләрсең, яме.
— Ярый, апа,— диде кыз һәм ишектән елт кына чыга башлады
— Туктале, Миңнурый, Толстой китабын алмадың бит. Аннары беләсеңме нишлә, әтиең белән әниеңә әйт. Радия апа киләм, дип әйтте Диген.
— Ярый, апа, әйтермен.
Радия Миңнурый Сәләхованы күптән белә. Китап яратып уку өстенә ул өндә дә бик күп эш эшли. Үзе әле бишенче класста гына, үзе өйдә хужа Сеңелләренең дәрес хәзерләгәнме-юкмы икәннәрен дә тикшерергә влгерә, өйне дә ялт итеп җыештырып куя. Кайчагында әннсе урынына хатлар таратып чыгарга да җитешә. Ут борчасы кебек! Ә кичләрен барысы бергә җыелгач, Миңнурый яраткан китабын кычкырып укый. Салахнекеләр дус яши. Дус булгач, тормышлары да көйле. Исмәгыйль абзый мәктәптә ат караучы булып эшли. Мәдинә апа — хат ташучы. Икесен дә авыл кешеләре ихтирам итә. Исмәгыйльне атларын яхшы тарбняләп, көр тотканы, иренмәгәне өчен яратсалар, Мәдинәне яхшы хәбәрне үз вакытында, сәгате-минуты белән китереп җиткергәне өчең үз итәләр. Заманалар елдан-ел матурлана, тормышлар елдан-ел бөте- иэя. Мәдинәгә дә хәзер шатлыклы хәбәрне күп китерергә туры килә. Шуның өстенә ул матбугат таратуга бик җаваплы карап, газета-жур- иаллар алдыруда үрнәк тә күрсәтә бит әле. Балаларга дип «Яшь ленинчы». «Пионерская правда», үзләренә «Социалистик Татарстан», «Азат хатын», район газетасы «Яна юл»иы алдыралар. Миңнурый инде өй †
† «и. У.» м ю. 129
юкка яратмый,—дип ярсынып сөйләргә кереште Миңнурый.
— Ярый, әйт әле, шулай да сиңа китап ошамадымы, әллә Аликмы? о
— Алик ошамады. Китап шундый кызык, шундый кызык. Аннары 4
Алик төзәлә, әйбәт малай булып китә, аннары алар әле Камил белән * дуслашалар да. х
— Син бу китапны кем язганын онытмадыңмы?
Кызый китаплар арасыннан тиз генә үзе алып килгән китапны эзләп тапты, китап тышыннан авторның исемен эзләп тапты һәм китапханәче ® апасы әйткәнче үзс әйтеп калырга ашыгып: я
— Ихсанова! — диде. я
— Дөрес әйттең, Ләбибә Ихсанова. Ул балаларны бик ярата, шуңа “*
ләрендә үз китапханәләрен җыя башлады, әнисе кебек, башкаларп китап биреп укытырга бик ярата.
Өлкәннәрне өлкән итмәгән үзе беркайчан да өлкән булмас, дип әйт; халык. Сәләхнекеләр әнә шул алтын кагыйдәне күз карасы кебе» саклыйлар. Хәлидә әби инде сигез дистәнең теге ягына чыкты, әмма б\ йортта аның киңәшеннән башка берни эшләмиләр Өстәл янында ни хөрмәтле урын аныкы. Алар белән бергә тагын Мәдинәнең туганы Хәтимә яши. Көнкүреш комбинатында Хәтимә беренче кул тегү остасы. Авыл хатын-кызлары аңардан күлмәк тектерү өчен чират торалар, йорт салыйм дисә, йорт салырлык, фатир керәм дисә, фатир керерлек кенә хәле бар аның. Юк, шушы йортның бәхете аны җылытып, күңелен кинәндереп тора.
Радия Алиева Сәләхнекеләрдә булырга бик ярата Бар нәрсә мул, бар нәрсә иркен. Шәйморзаның түбән очыннан да. югарыгы очыниав да бәйрәмнәрдә бу йортка туган-тумача килеп тула. Иң күзгә ташланганы — барысының да бәхете түгәрәк, холыклары, тыныч аккан зур елга кебек, сабыр.
Сәләхнекеләр белән янәшә укытучы Әхмәтҗанәвлар яши. Иркен һәм пөхтә яшиләр. Ишек алды дисеңме, өй каршы бакчасы дисеңме, кайчан карама, ялг игкән булыр. Шәйморза укытучылары сыер-сарык асрауны укытучыларның вакытын әрәм итү дип карыйлар.
Җәүдәт Әхмәтжанов мәктәптә тарих укыта, авылдашларына халыкара хәлләр турында лекцияләр укый, өстәвенә XXII партсъезд исемендәге колхозга караган Космовский авылында марксизм-ленинизм нигезләре мәктәбендә дәресләр бирә. Фәһимә агитатор булып эшли, Казан педагогия институтында читтән торып укый. Казаннан. Ленин китапханәсеннән соратып алган китапларны Радия Фәһимәгә китерде дә инде. Бер килгән уңайда Радия Җәүдәттән республиканың 50 еллыгына багышланган әңгәмәләрне әзерләүдә булышуын да сорады. Ленинның тууына йөз ел тулуга багышланган әңгәмә тезисларын алар уйлашканнар һәм төзегәннәр дә иде инде, андый әңгәмәләр үткәрелеп тә киләләр, ә республиканың юбилеена карата булган әңгәмәләрнең тематикалары турында алар әле бер сүзгә килгәнче сөйләшеп бетермәгәннәр иде.
— Республиканың төзелү, үсү тарихын үз колхозыбыз, үз авылыбыз үрнәгендә сөйләсәк тә әйбәт булыр,— диде Җәүдәт һәм педагогларга хас булганча, шундук планын җәеп, киңәйтеп аңлата да башлады.— Мәктәп музеенда авылда Совет власте урнашуы турындагы материаллар җитәрлек җыелган Район газетасында да әйбәт кенә мәкаләләр басылып чыкты Космовский турында да мәкалә булды. Безнең авыл шул комиссар Космовский исемен йөртә бит инде. Халыклар, милләтләр диюем, дуслыгы, аларның хезмәттәш булуы турында нәкъ безнең колхоз үрнәгендә сөйләргә мөмкин, бездә чувашы да. татары да.урысы да яши. Колхоз төзелү турында синең әтиең Сөнгатулла бабай сөйли ала. Аның сәламәтлеге ничегрәк соң әле. больницада дип ишеткән идем,—дип сүзен бүлеп сорады Җәүдәт.
— Хәзер әйбәтләнде инде. Картлык галәмәте, диде врач, сиксәнне тутыра бит инде.
— Мин үзем дә хәлен белә барырга тырышырмын, сез дә барган чакта миннән сәлам тапшырырга онытмагыз.— диде Җәүдәт. Аннан авылның тарихы турындагы сүзгә күчте.—Кызыклы хәлләр онытылмасын өчен, эзлеклерәк булсын өчен Сөнгатулла бабай сөйлисе сүзен башта язып чыксын. Кызыклы мисаллар, булган хәлләр кыстырып сөйләгәндә тыңлаучылар ялыкмый. Анысына,— диде Җәүдәт елмаеп,— Сөнгатулла бабайны өйрәтәсе юк. Сөнгатулла бабай колхоз төзелүней беренче көннәре, баштагы еллары турында сөйләр Инде колхозны механизацияләү турында. Безнең урамда ук, ул синең участокка керә.
Тимерша абзый Хәсәнов яши. Ул безнең колхозмын беренче тракторчысы. Беренче тракторны 1935 елны Ульяновскидан ул алып кайтты. Трактор белән беренче буразнаны ул салды. Ә бүгенге көннәр турында сейләгәндә, Азат Алиуллинны чакыр. Минемчә, бүгенге көн. хәзерге заман колхозчысы нәкъ менә Азат кебектер инде ул. Техниканы биш бармагы кебек белә. Беләм дип һаваланмый, һаман өйрәнә, укый. Яше ♦ дә бар, семьясы да. кызы инде икенче класста укый, ә Азат һаман укыр- м га омтыла. Техник училище тәмамлаган, хәзер авыл хуҗалыгы 3 институтында укый.
Радия Азатны авылдашларына караганда күбрәк белә. Алар бер 3 мәктәптә укыдылар, яшьтәшләр. Ул чагында да ул алдынгылардан ~ санала иде Теләсә, мәктәптән соң ук институтка кергән булыр иде. юк. < ул институт димәде. Буага техник училищега барып керде Тизрәк j һвнәр аласы да, тизрәк әнисенә булышасы булды,— өйдә әле Азаттан 5 башка сеңелләр, энекәшләр бар. аларны аякка бастыру Азат өстендә | иде. Аның каравы, бүгенге тормышы сөенеп бетәрлек түгел. Икесе дә 3 эшли. Азатка яна трактор бирделәр. Солтаниясе фермада сыер сава ф Өйләрендә муллык. Радиоприемникны Азатка яхшы эшләгәне өчен бү- а лак итеп бирделәр Кер юу машинасын, тагын әллә нәрсәләрне үзләре о сатып алды. Телевизор алырга җыеналар Күршеләре дә. туганнары да «Рекорд» алырга киңәш итәләр, янәсе ул әйбәт маркалы телевизор, u ә Азат белән Солтания — аның экраны'кечкенә, диләр, алгач-алгач « «Электрон» алмакчы булалар. Азат аны Казанга барып алып кайтмак- - чы инде. я
Бу кичне Радия участогындагы кешеләрнең барысына да йөреп чык- « ты. Ибәтовлар гаиләсендә Раниядән сельпо председателе белән сөйлә- 7 шүеи үтенделәр. Мәктәпкә барыр вакыт җитеп килә, малайның чалбары ? тузган, алыйм дисәң, кибеттә юк, малайны мәктәпкә ертык чалбар белой җибәрмәссең бит инде.
I Тимерша абзыйларга кергәч. Радия аннан колхозчылар белән әңгәмәгә хәзерләнүен үтенде. Колхозлашуның беренче көннәре турында Тимерша абзыйдан да яхшы белгән кеше авылда бүтән беркем юк. Радия участогына колхозчылар шушы өйдә җыелып сөйләшәләр инде. «За рубежом» журналының соңгы санында басылган кызыклы хәбәрләрне кыскача сөйләп бирде. Хуш исле варенье белән чәй эчүдән дә баш тартмады. Чөнки бу өйдә чәй янына утырмау, вареньедай авыз итмәү—Тимерша абзый белән Гаделниса апаны рәнҗетү дигән сүз. Авылда алар атаклы бакчачылар, авылдашларын бакча җимешләре үстерергә үгетләүчеләр дә алар. Бөтен буш вакытын Тимерша абзый бакчада үткәрә, җнләк-жимеш үстерә, ә Гаделниса апа тэмле-гәмле вареньелар, компотлар кайната һәр көзне алар туган-тумачаларына, күрше-күләннәренә бакча күчтәнәче өләшәләр, җиләк-жимешне үстерү, тәрбияләү турында иренмичә, вәземләп сөйлиләр Алардан күреп җн- лак-жимеш үстерә башлаучылар ла бар инде авылда, һәр йортның бә- рәңге бакчасында, гүр бакчасында алмагачы, чия үсеп утыра, кайберәүләр хәтта виктория — җир җиләге дә утырткан
йөри торгач. Радия Сәләхи бабай белән Бибиҗамал әбиләрнең өенә Дә килеп җитте, алар өендә Радия озаграк булды. Сагдниовлар— колхоз пенсионерлары. Заманында алар да колхоз активистлары булган. Хәзер алар колхоз тәрбиясендә. Балалары үсеп, кеше булып беткәннәр, Мкайсы үз йорты белән тора, һәркайсы ата-апасын үзенә чакыра.
картлар кузгалмый, төп нигездә яши бирәләр. Кече уллары Гнмат- Д«и Ульяновскидан кайтып ай буе торды, ай буе әтн-әннсен үзен.» ки- тәргә кыстады, барыбер берни чыкмады, картлар барыбер нигезләрен ’ашлап китәргә риза булмадылар Дөрес, картлар авылда да ялгыз *үгел Кызларының кызы Мннсылуның бабаларына керми калган көне Юктыр Ул өйләрен җыештыра, керләрен уа, мич ашы пешереп ашата
Хәмидулла кияүләре белән кызлары Зәйнәп ат белән килеп мунча кертергә алып китәләр. Радия дә бу өйгә башкаларга караганда ешрак килә. Бу килүләрендә ул әби белән бабайга әле яна гына булып үткән колхоз җыелышы турында, бу җыелышта да колхоз председателе Абдреевнын аларны яхшы сүз белән искә алуы турында әйтте, әтисеннән сәлам тапшырды.
Элегрәк елларны Радия Сатдиновлар күршесендә яшәгән тол хатын Җәмилә Гыйииятуллиналарга да керми үтми иде. Ә хәзер ул йорт юк инде. Җәмилә апа Ленин урамындагы яна йортка күчеп китте, авыл Советы ана яна йорт салып бирде. Шулай да Радия аның ничек урнашуын, ничек яшәп ятуын барып күрмичә тынычланмас инде.
Участогына кергән йортларның барысында да булып чыкты агитатор Алиева бу кичне. Бер-ике көн үтүгә яңадан килеп чыгачак. Беркем әйтмичә, беркем чакырмыйча, гадәттән тыш хәлләр чыгуын көтмичә киләчәк ул бу кешеләр янына. Нигә, дисезме? Чөнки ул йөрәге белән бу кешеләргә кирәкле булуын, аларга файда китерүен сизә. Ә кешене канатландырган нәрсә шул бит инде.
Сабрия Каюмова
медицина училищесына керергә теләүчеләр ун кешегә җыелды. Шулар арасында кыска гына буйлы, йомры гәүдәле кыз Сабрия Каюмова да бар иде. Киң ачылган кара күзләре бигрәк ышанып, бигрәк самими карый иде дөньяга.
Медицина уку йортларына конкурсның беркайчан да кечкенә булганы юк, ә ул елны гаризалар бигрәк күп бирелгән иде. Сынау барасы көннәр алдыннан училище алдында төркем-төркем булып врач булырга теләүчеләр җыела. Иске Шәйморза кызлары имтиханга бергә киләләр. | тәүге адымны ясап бусаганы атлап керергә тәвәккәлли алмыйча бик озак ишек төбендә таптанып торалар.
Беренче көннәрне үк үтү баллының унбиш булуы, отличниклар арасыннан ла әле нәселендә врач булган укучыларны гына алулары турында хәбәр таралды. Сабрия ул хәбәрләрнең барысына да ышанды, рус теле һәм әдәбияты буенча соңгы имтиханга бөтенләй кәефсезләнеп, эче пошкан хәлдә килде. Химия белән тарихтан дүртле алды, сочинениегә бишле куйсалар да, училищега кая инде ул керү. Менә шундыйрак уйлар белән язды ул сочинениене. Ләкин тора-бара үтү балының, унөч икәне беленде, керер өчен нәкъ шул бишленен кирәк булуы ачык-ланды. Бер балл Сабриянен үз гаебе аркасында җитмәде, сочинениене инде керү ышанычын югалтып, тегеләй-болай гына язды бит.
Сабрия документларын алгач урамга чыкты. Август кояшы көйдереп кыздырмый, ягымлы рәхәт итеп кенә җылыта. Әкрен генә искән ЖИ ( болыннан чәчәк исе алып килә. Ләкин Сабрия боларның берсен Д сизми. Башын түбән игән килеш бара да бара, йөзендә өметсезлек ка»• гысы чагыла. Бар да бетте! дип уйлый ул, киләчәге караңгы, юк, ала гына да түгел, киләчәге юк бит инде аның, бөтенләй юк!
ске Шәйморзада урта һәм сигезьеллык мәктәп бар. һәр елны йөз сиксән бала мәктәп тәмамлап чыга. Статистика күрсәтүенә караганда, конкурслы сынауларда да сынатмый Шәйморза укучылары: алтмыш процентлап укучылар урта һәм югары уку йортларында укуларын дәвам итә.
Инде менә яшь буын Шәйморзаларның берсе ту-рында сөйләмәкче булам.
Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлап Буа
Шулай өметсезлеккә бирелеп барган чагында ул үзенен яшьтәше Равия Сәлимжановаиы очрата. Ул да Иске Шэймор'за мәктәбен бетергән, ләкин гаризаны медицина училищесына түгел, ветеринария техникумына биргән иде һәм менә бүген училищега алынганын белеп килә иде. Сөенеченнән ана бөтен дөнья үзе шикелле бәхетледер сыман тоела, бу бит анын беренче жиңүе! Шул сәбәпле ул Сабриянең дә хәлен абай- ♦ лап өлгермәде, аны кочаклап алды да бөтерелә башлады. ?
— Сабрия, дускаем, карачы, көне нинди...— шунда гына дустының ? йөзен күреп алды:—үтмәдеңмени?..—диде әкрен генә. Җавабын да 2 көтеп тормады, дустының күзләре яшь белән тулганын күреп, яңадан ё жилтерәтә башлады.
— Тукта, сабыр ит, елама гына. Әйдә, киттек минем белән. Менә < кур дә тор, бар да әйбәт булыр Бездә яңадан имтихан тот, бездә керми £ калмассың. Ветеринария техникумы да медицина училищесы бит инде. 2
Алар ике катлы таш бина ишек алдына икәүләп керделәр. Ветери- S нария техникумы шунда урнашкан иде Кабул итү бүлмәсендә доку- 3 ментлар алып торучы кыз каршына Равия Сабрияне жнтәкләп алып > килде. а
Сабрия имтиханнарны уңышлы тапшырды. Уку башланыр алдыннан о әнисе белән энесенең хәлен белергә дип өенә кайтып килде. Әнисе £ белән тегермәнгә барып кышлыкка бодай тарттырып кайттылар, яшел- и чәсен колхоз келәтеннән алдылар, бәрәңгесен бакчаларыннан. ;
— Өлкән кеше булып өйдә син каласың,—диде ул Камилгә,—әнигә 2 булышсаң, мәктәпкә йөртергә чын кыр сумкасы алып кайтып бирермен __
Тулай торакта алар бер бүлмәдә жиде кыз торды. Бар да татар ди- * сән дә ярый, чөнки бердәнбер чуваш кызы татарчаны русчага караганда z яхшырак белә иде. Әй кыен да иде сон башта лекцияләр тыңлавы? ’ Шуңа күрә алар бүлмәдә дә русча сөйләшергә сүз куештылар, сүзне бозган кешегә штраф түләтергә карар иттеләр.
Сонгы курска житкәч, Сабрия медицина училищесына керергә омтылуына үзе дә гаҗәпләнеп бегә алмады Карап карасаң, ветеринар техник булуы да мавыктыргыч икән ләбаса!
Техникум тәмамлагач, Сабриянең сабакташлары республиканың Һәм Ульяновск өлкәсенең төрле районнарына таралышты, Сабрияне Буада, ветеринария участогында калдырдылар. Үзенә калса, ул туган авылына үзбаш эшләргә кайтып киткән булыр иде.
Өченче елый әйбәг кенә эшләп килгәндә, аны производство идарәсенә баш зоотехник чакыртып алды.
—■ Эшегезне бик яхшы эшлисез, участогыгызда хезмәт күрсәтүне әйбәт оештыргансыз, диделәр сезнең турыда иптәшләр,— диде баш зоотехник.—Сабрия 11уретдиновна, Городище ветеринария участогының мөдире итеп куярга ният бар сезне, ни диярсез шуңа?
Городищеда күптәннән инде мөдир булмавы турында Сабрия бела НДе. Ләкин бит анда мөдир булу өчен ветеринар врач булырга кирәк, ® ул бары техник кына. Аннан, Городищега китәргә ризалык бирсәң. Иске Шәйморзага кайтулар бетте инде. Ә анда сыер абзарларын таштан салганнар, дуңгыз фермасында да типовой биналар төзиләр Шәп Итеп төзиләр, сулар кертеп, су белән жылыта торган итеп, яхшы вентиляцияләр куеп төзиләр. Соңгы килүендә колхоз председателе Абдреев Әхмәтгәрәй абзый әйгте бит, төзелеш тәмамлану белән колхоз правле- ниесе ферма специалистлары турындагы мәсьәләне караячак, диде. Сабрнчнең бер урында төпләнеп эшлисе килә, хәзерге кебек фермадан ♦«рмагл йөрисе килми анын. Идарәнең баш зоотехнигына ул *әкь менә шулай диде. Городище участогына специалист бик кирәк булса да. баш зоотехник Сабрияне ирексезләмәде, аның дәлилләрен Дврсс дип тапты
Шул көнне үк Сабрия Иске Шәйморзага кайтты Озакламый колхоз
правлениесе аны дуңгыз фермасының ветеринар технигы итеп билгеләде.
Бу ферма — малга азык хәзерләү, дуңгыз балаларын үстерү, симертү цехлары булган бер фабрика ул. Анда чын осталар, хайванны яраткан кешеләр хезмәт итә. Беренче көненнән үк дуслашты Сабрия алар белән. Аларны ул болай да әллә кайчаннан бирле белә иде инде. Мәктәптә укыган чагында фермага килеп йөри иде. Ветеринария технику- I мын бетергәч тә кыска гына вакытка булса да килә иде, шунда Зо" Ивановна Акимова, Лидия Александровна Павлова аннан киңәш сорарлар иде, үзләре дә киңәш бирерләр иде.
Сабрия кайтып эшли башлаган елда ук яна туган дуңгыз балала' рына яшел үлән ашатуны җайлап җибәрделәр.Ялгаш сыман озын-озыь тартмаларда арыш, солы чәчеп уҗым үстерделәр. Гомумән, хайваннар ны игътибар беләнрәк тәрбияли башладылар. Колхоз кварцлы ламп.' алдырды, кыш көне кояш нарлары җитми башлагач, хайваннарнь- ультрафиолет нурлар белән җылытуны да оештырдылар. Ферма эшче ләре дә яшь ветеринар техникның тырышулары бушка чыкмавын күреп’ аның һәр сүзен, һәр киңәшен тотып эшләделәр.
Менә шулай эшләр җайлы гына бара дигәндә, Сабрия янына cy.iyt кабып Лидия Александровна йөгереп килде.
— Кызым, әйдә әле. минем бүлеккә барыйк әле. әллә нәрсә булды- дуңгыз балаларына.— диде ул бик борчылган кыяфәттә.— Ике дунгыь баласы иртәдән бирле берни капмады, гел стенага терәлеп кенә, ятарга гына торалар. Яман чир эләкмәде микән, дим. Әйдә әле, Сабрия,- барып карыйк әле.
Сабрия әлеге ике дуңгыз баласын шунда ук күреп алды. Берсе Сабрия килә башла! ач торып баскан булды, ләкин хәлсезләнеп шундук- кире ятты. Сабрия дуңгыз баласына кулын тидерүгә тартып алгандай; итте, хәер, карап-нитеп торасы да түгел, болай да күренә: тиресе кызарган, муенында, ян ягында кызгылт таплар тибеп чыккан.
— Лидия Александровна, бу дуңгыз балаларын кичектермичә аерып- ябыгыз, ачылмый торган ишек янындагы бүлеккә, ышык урынга ябыгыз. Мин хәзер килермен.
Бик куркыныч йогышлы авыру булуында шиге калмады Сабриянең.; Авыруның беренче билгеләре беленүгә ике сәгатьтән ары вакыт үтмәгәндә, дуңгыз балаларын коткарып була әле. Аларның канына сыворотка кертергә кирәк. Сабрия кабинетына йөгереп килеп керде, кулына - шприц алды, киштәләрдән сыворотка эзли башлады. Кая сон әле ул?! _
— Аптечкагызда витаминнар булмаса да, хлористый кальций бул-- маса да хәтәр түгел әле. Ферроглюкин булмаса да куркыныч түгел.- Ләкин рожа шикелле куркыныч авыруга каршы сыворотка һәрвакыт булырга тиеш! — Карт укытучысы шулай ди иде Сабриянен.
Кая сои сыворотка'^! Юк иде шул сыворотка аның аптечкасында.; Дуңгыз баласына ул пенициллин эретмәсе кертте. Калтыранган куллары белән укол ясап ятканда. Зоя Ивановна килеп җитте. Дукгыз- балаларына күз салу белән барысын да аңлап алды. Ун ел бит инде; аның фермада эшләвенә, мондый хәлне дә күргәне булды Зоя Ивв- иовнаның.
— Сыворотка кертәсеңме? — дип сорады ул Сабрнядән. Сабрия дәшмәде Укол ясап бетергәч торды да:
— Зоя Ивановна, ферма мөдирен табып әйтегез әле, зинһар. м ' генә районга сыворотка алырга җибәрсен. Безнең юк икән,— диде. '.
Нәкъ шул чакта ишектән Алиуллов үзе килеп керде. Сабрия <№ . омтылды:
— Миргалифан Насыйбулловнч, мине соңыннан ачуланыгыз, жәза- - сын бирегез. . хәзер, зинһар дим. сыворотка алырга җибәрегез. .
Апрель урталары иде. Кар эри башлаган, юл буйларында, тау б» '
ләрендә гөрләвекләр ага, Шәйморза халкы зур йомыш булмаганда мондый чакта юлга чыкмаска тырыша. Мондый чакта тракторга гына ышаныч. Сыворотка алырга районга грактор белән киттеләр.
Сыворотка алып кайтканчы тагын ике дунгыз баласы авырды. Ала- рын да аерып яптылар. Сабрия аларга да пенициллин кадады. Ләкин пеницнллиннын файдасы булмасын ул белә иде Сыворотка белән ку- * шып кадаганда гына шифасы була пеницнллиннын. g
Сыворотка алып кайтып җиткергәч, дунгыз балаларын дәваларга 2 ферма эшчеләре берсе калмый булышты. Төн уртасы җиткәнче эшләде- 3 ләр. Аннан Алиуллов эшчеләрне черем итеп алырга җибәрде, дежурный- 5 лар гына калдырды. Берәү дә өенә кайтып китмәде. Төн узганчы тагын х нч дунгыз баласын аерып яптылар. Башта чирләгән икесе инде бүтән < бер дә тормады, алары су да эчмәс булдылар. 5
Икенче көнне иртә белән һәркем үзенең эшенә тотынды, һәркем үз s эшен эшләп бетерүгә, дунгыз балалары цехына йөгерә. Бары азык о әзерләү цехы мастеры Габделгали Вахитовка гына дуңгыз балалары 3 авырган бинага керергә рөхсәт итмәделәр. Хәер, ул үзе дә керәм дип ө бик тырышмады. Анын үз эше бик кирәкле эш: бәрәңгесен юдырта, чө- а гендерен болгата, барысын чамалап кушарга кирәк, әйбәтләп әзерләргә э кирәк.
Иртәгесе көнне бер дуңгыз баласы да авырмады. Төн дә ул-бу бул- u мыйча тыныч кына үтте. Алай да әле тагын бер тәүлек сакта торды- - лар. Авыруның юлы киселде. Тик ин башлап чирләгән ике дуңгыз ба- - ласын гына когкарып булмады. Яшь дунгыз балалары группасында үлү _ очрагы шуның белән соңгысы иде. Бу хәл яхшы сабак булды Сабриягә: ~ дару дисеңме, сыворотка дисенме — хәзер аптечкада бар да җитәрлек г алынган. Бер җыелышта ана хәтта әйттеләр дә, дару алу өчен зур рас- ’ дод ясыйсың, диделәр. Анысы да дөрес, максат бит дәвалау түгел, хайваннарны үстерү, симертү. Малны яхшы ашатып, яхшы тәрбияләү, авыруларга бирешмәслек итеп үстерү.
Ә теге вакыттагы төнлә дежур торуларның ферма эшчеләренә бик Аур тәэсире булды. Кешеләр бер-берсен яхшырак, якыннаьрак белде, коллективның көченә ышанып калдылар. Шушы тойгы онытылмасын, зөндәлек мәшәкатьләр аегында күмелеп калмасын, дип Сабрия яңадан 'барысын бергә җыярга карар итте.
J Терлекчеләр өен ялт итеп җыештырдылар, тәрәзәләргә шыгырдап торган челтәр пәрдәләр элделәр, каравылчы абзый хатыны Ашура апа 'чын татар токмачы пешереп бирәм, дип вәгъдә итте. Мондый бәйрәм /мен азык-гөлек табуны ферма мөдире үз өстенә алды. Ә Сабрия кичәгә ^армунчы Зөфәр Сөләймановны чакырды Караңгы төшкәч, йортларның ■торәзәләрендә утлар кабынгач, фермага дунгыз караучылар җыелды. Киенеп ясанып килделәр. Килгән берсе табынга дип күчтәнәч күтәреп ЖИЛДе. Килүен килделәр, әмма эштә тупасланып беткән киң учлы зур кулларын кая куярга белмичә аптырап, уңайсызланып калдылар. Ярый 'әле бу хәлдән Зыя абзый коткарды.
j — Нәрсә сез аулак өйгә җыелган шикелле почмак саен посып беттегез.— диде ул.— Ягез, өстәл янына утырышыгыз, Ашура апагыз пе- 'Шергән токмачны ашап карагыз.
i Терлекчеләр Аортынын тәрәзәләре бик озак балкыды ул төнне. Ярты Лөигә чаклы көлгән, җырлаган тавышлар ишетелеп торды.
1 Шәйморза терлекчеләренең бәйрәм кичләрен шулай күңелле итеп /үткәрү гадәте менә шул кичне башланды
f Озак га тормый, бөтен коллектин коммунистик хезмәт фермасы исеме алу өчен ярыша башлады. Дәүләтебезнең юбилее көннәрендә ферма бу мактаулы исемгә лаек булды.
I Шул ук елны Сабрия Коммунистлар партиясе сафына алуны үтенеп ,гариза бирде. Бүген ул Ленин партиясе члены
Минрасих Алиулпин
[дай абннетка кызарынып-бүртенеп бригадир килеп кер-
V Де дә ТУП'ТУРЫ Минрасих Алиуллин өстәленә таба
Г ■ Ж китте. Куллары белән өстәлгә таянып, парторг кар-
L у. Е ■ шысына басты.
/Ю — Теләсәң нишләт, парторг, мин Салихны эшен-
иән алдым. Ул кичтән наряд буенча бирелгән эштән баш тартты.
— Тынычланыгыз, утырыгыз, ни булганын ипләп кенә сөйләгез әле,— диде Алиуллин.
— Утырып торырга вакыт тар, урамда яз. һәр минуты кадерле хәзер, ә безнең тракторчы да юк әле.
— Моңарчы Салих әйбәт кенә эшләп килде бит. Узган елда аның бригадасы шикәр чөгендереннән нинди уңыш алды, исегездәме. Партиягә керү өчен аңа рекомендацияне сез биргән идегез түгелме сон? Ничек була соң әле бу?
— Шулай да була икән ул. Трактор паркыннан чүп чыгарырга наряд биргән идем, чыгармыйм, ди, эшегез дә кирәкми, үзегез дә, ди.
— Чүп түгүне калдырып торыргамы әллә бүгенгә? Салихны кырга, культивациягә чыгарсаң, яхшырак булмасмы? — дип сабыр гына сорады Алиуллин.
— Нишләп инде калдырып торырга.- Кемне нинди эшкә куярга икәнен белмимме әллә мин? Аланга киткәч, кем соң монда бригадир. Әгәр сезгә бригадирлык эше күбрәк ошый икән, рәхим итегез, мин каршы түгел. Тик алдан кисәтеп әйтәм, сез кушканны коммунистлар үтәмәсә, бригада белән җитәкчелек итеп булыр микән?
Бригадир ачуы басылмаган килеш ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Ул чыгып киткәч, Алиуллин урыныннан торып тәрәзә янына килде. Узган елда правление бинасы алдында бүлеп алган бакчада яшел чирәм төртеп чыга башла, ан. Өянке бөреләре инде бүрткән, менә- менә ачылырга тора, ә алмагач белән чия агачы әле кыш көнендәге кебек шәп-шәрә килеш тора Бер-ике көн үтү белән алар да уяныр, кәүсәләргә, ботакларга тамырлардай су менәр, бөреләре тулыша башлар. Менә шунда алмагач та, чия агачы да өянке яфрак ярып өлгергәнче ап-ак чәчәккә күмелүе дә ихтимал бит әле.
Әмма алдагы ике-өч көн — иң кыен, ин киеренке көннәр. Туфракны эшкәртү һәм сабан ашлыкны чәчү вакытын һич кенә дә ычкындырырга ярамый. Шундый чакта механизаторы киреләнеп маташсын, имеш. Салихның бер сәбәпсез эштән баш тартуына Алиуллинныи ышанасы килмәде. Коммунист булырга җыенган башы белән... Башкаларга үрнәк булырга тиеш, дигән сүз бит инде ул. Менә сиңа мә, шундый кызу эш өстендә эштән баш тарт диген инде.
Бюро утырышын колхоз председателе кабинетында җыйдылар. Бюро членнарыннан тыш коммунист механизаторларны чакырдылар. Колхоз председателе дә килде.
Алиуллин гадәттән тыш хәл килеп чыгуын, ягъни партиягә членлыкка кандидат булган кешенең эштән баш тартуы турында, бу хәлне тикшерергә кирәклек турында хәбәр итте.
Тикшергәндә аңлашылганча, Салих звеносы шикәр чөгендере эшкәрткән жлргә, үз участогына чыгарга җыенган, ләкин анда икенче тракторчы киткәнен белеп алган. Моның ничек шулай килеп чыкканын ачыкларга теләп сүз башлаган, тыныч кына ачыклап бетерә алмаган, бригадир белән бәхәсләшә башлаган. Икесе дә кызып киткәннәр, тупас сүзләр әйткәннәр бер-берсенә, өстәвенә, механизатор трактор паркында тракторын, чүп төялгән арбасын калдырып өенә кайтып та киткән.
Коммунистлар Салихны бу ярамаган эше өчен бик каты шелтәләде* ләр, бригадирны да читтә калдырмадылар. Үзеңнең житешсезлегенне, өлгер һәм тәвәккәл булмавыңны механизатордан, бигрәк тә эшли генә башлаган яшь кешедән күрү, ана сылтап кую егетлек түгелдер бит инде. Эшнең ничек булганын, ни өчен аның бу юлы трактор паркында эшләргә тиеш икәнен ул Салихка ипләп кенә аңлатып бирә алмый ♦ идемени. Башка нәрсәләр дә ачыкланды бюро утырышында. Сөрү трак- g хорларында эшләгән механизаторлар жәй буе кыр эшендә, кышын да Ё транспорт эшеннән бушамыйлар. Туфракны да алар эшкәртә, алар | чәчә, чәчүлекне дә жәй буе алар карый. Кыш килдеме, чана тактыра- 2 лар да якадан төрле эшкә йөртәләр. Ә хезмәт хакын тасмалы зур х тракторларда эшләгән тракторчылардан шактый ки.м алалар икән. 2
Утырыш беткәндәрәк, Салих урыныннан торып, бригадирдан тупас-о лыгы һәм әдәпсезлеге өчен гафу үтенде. Намуслы хезмәтем белән 5 гаебемне жуярмын. дип ышандырды. Бер юлга утырышта тикшерү. 2 кисәтү ясау белән чикләнергә булдылар. Утырыш тәмамланды, кешеләр ~ таралышты, колхоз председателе кабинетында Алиуллин гына калды ♦ Механизаторларның эш нормаларын һәм хезмәт хакын яңадан тикше- я pen чыгу кирәклеге турында әйтелгән сүзләрен ул хак сүз дип тап- ® кан иде. >
— Рөхсәт итсәгез, сөрәнле тракторларда эшләүчеләрнең хезмәт хак- “ ларын якадан билгеләп чыгарбыз. Кыр эшләрен тәмамлаганчы жнте- < шербез дип уйлыйм,— диде ул. я
Тиздән яна бәяләр билгеләнеп колхоз идарәсе утырышында тикше- = релде һәм расланды, алга таба бик яхшы нәтнжәләр күрсәтте.
Ә Салих ул елда гектарыннан ике йөз егерме центнер шикәр чөгсн- « дере алды һәм колхоз ярышында беренче урынны яулады. ь
Иршат Башировны Минрасих абзый мәктәптә укыган чагыннан ук белә. Оялчан гына бу егет лекцияләрне зур игътибар белән тыңлап утыра, мәктәп янындагы участокта тырышып эшли иде Сигезенче классны тәмамлау белән, ул зурлар белән беррәттәп жнн сызганып колхозда эшли башлады Мәктәп тәмамлагач, Казанга авыл хужалыгы институтына керергә дип килә. Конкурс буенча үтә алмый, кире колхозга кайта, грузчик булып эшли башлый. Беренче елны акча куп төшкәнгә сөенеп йөри, өс-башын карый, энесе Фәриткә дә кием-салым ала. Тора-бара уйга кала, кулы, аркасы арыганчы эшләсә дә, башы гел ял итә, янәсе. Аның белән бергә мәктәп тәмамлаган һәм институтларга керә алмый калган иптәш малайлары кайсы мастерскойда эшли, кайсы Казанга яки Ульяновским ук китеп анда эшкә урнаштылар. Бер очрашуында ул Алиуллинга уйларын сөйләп бирде. Парторг ана хәзерге заманда теләсә нинди эшнең мактаулы булуы турында сөйләп тормады, берәр атнадай үзе янына кереп чыгарга кушты.
Ул арада трактор бригадасы хисапчысы урыны бушады Аның урынына Алиуллин киңәше буенча Иршатны куйдылар
Яңа эшне Иршат бик тырышып үти башлады, үзенә беркетелгән бригадаларда үрнәк булырлык учет куйды Комсомол оешмасы кушуы буенча колхозда спорт-масса эшен дә жайга сатды, төрле секцияләр твзеде, үзе яшьләрне ирекле стильдәге көрәшкә өйрәтә башлады. Аннан командасын республика ярышларыча алып китте Казанда бик хнышлы көрәшеп күрсәткәннән соң аның көрәшчеләрен «Урожай» жәмгыятенең ЖЫелма командасына керттеләр һәм Бөтенроссня ярышларында катнаштырдылар
Көрәшчеләренең уңышлары турында ул сөснә-сөенә .Минрасих абзыйга сөйләде. Гомумән, сөенечен дә, көенечен дә ул ана сөйләргә гадәтләнеп китте, әтисе сугыштан кайтмаганга күрәдер инде, Минрасих* иы әтисе шикелле күрә башлады.
Ул вакытларда инде Иршат авыл хужалыгы институтының механика факультетына читтән торып укырга да кергән иде.
— Җиңүләрен бик күбәеп китте әле синен, егет,— диде ана бер очрашуында Алиуллин,— укулар ничек бара сон синең, кышкы сессиягә дә бармый калдың түгелме соң?
— Ташларга булдым мин укуны, Минрасих абзый. Математика бармый минем, вакыты да юк.
Минрасих абзый аның сүзләренә илтифат итмичә үзенең 1949 елда кырчылык мәктәбен тәмамлап агроном булып эшли башлаган чаклары турында сөйли башлады.
Киңәшмәгә дип чакырырлар иде, 30 чакрымны жәяү китәр иде. Киез итекләрен култык астына кыстырыр, үзе юлда чабата киеп барыр иде. Район үзәгенә килеп житәр алдыннан гына чабатасын салып итекләрен кияр иде, ни дисәң дә, агроном кисәге, киңәшмәгә чабатадан килеп кермәс бит инде.
Берсендә шулай, киңәшмә бетеп кайтырга жыенып ятканда, МТС директоры көтәргә куша, машинасына утыртып кайтырмын, ди. Юлда Алиуллинның култык астындагы төргәккә күзе төшә.
— Әниеңә күчтәнәч алып кайтасыңмыни? — дип сорый Күчтәнәч димәкче була Алиуллин, тик шунда машина сикертеп жибәрә. төргән кәгазь ертыла, ертыктан чабата башы килеп чыга. 16 яшьлек Минрасих- тан кала өйләрендә тагын алты бала бар икәнен директор шул вакытка чаклы белмәгән була.
Аннан Свияжскидагы агрономнар мәктәбенә укырга керә. Өч еллык программаны ике елда укып чыга. Институтны да вакытыннан элгәре бетсрмәкче була, әмма:—Лаборатория эшләре мөмкинлек бирмәде,— ди Алиуллин көлә-көлә.
— Экономика бүлегенә күчсәм, яхшырак булмас микән’
— Нәкъ шулай дияргә тора идем үзем дә. Экономист эше сина ку- лайрак булыр шикелле. Аннан бит син әле дә инде экономик эш алып барасың түгелме соң, хисап-учет шулайрак инде ул.
Хәзер Иршат институтның икенче курсын бетереп килә. Энесе Фәрит Казан ветеринария институтында укый.
Беренче бригаданың башлангыч партоешма секретаре, республиканың атказанган агрономы Минрасих Миннулла улы Алиуллин эшендә һәм тормышында очраган кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйгалар турында сөйли башласа, бик күп алар.
— Алты яшьлек кызым бар минем,— ди Минрасих абзый булган хәлләрнең барысына күңеленнән йомгак ясагандай.— Менә шул әйтә бер көнне: — Әти, нишләп әкиятләрең барысы да бер төсле’ —ди — Мәче балалары шырпы белән уйнаса, ут чыкмый калмый, каз бәбкәләре бернәрсәдән дә курыкмый... Андый әкиятләр сөйләмә мина.— дн —Син мина кызганыч та булсын, көлке дә булсын, шундый әкиятләр сөйлә,— ди.—Әнинең әйткәннәре шикелле синең әкиятләрен — шырпыга кагылма. караңгыдан курыкма, яланаяк йөрмә... Менә мин кешеләр белән эшләгәндә дә нәкъ кызыма әкият сөйләгәндәгечә чыкмагае дип куркам. Тәрбия эше алып бару урынына өйрәтеп кенә утырмыйм микән,— дип сүзен тәмамлый партбюро секретаре.