Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Үзгәрешләр
Гомер буе Үзгәрешләр булган Әле монда, Әле тегендә.
Кичәгенең бөек ачышлары Гади булып калган бүгенгә... Еллар үтү белән батырлыклар. Шәп гомерләр Җырга әверелә.
Алышына таҗлар, министрлар, Үзгәрәләр еллар, Дәверләр...
Баксаң, без дә Элеккеләр түгел, Мәхәббәт тә хәтта башкарак. Кай арада үзгәрдек соң әле? Болай идекмени баштарак? ...Үзгәрешләр — Җирдә, Күңелләрдә, Үзгәрешләр тулы кайда да. Дөньялар ул үзгәрмичә тормас, Үзгәрсен тик безнең файдага.
Шамун Фидаига
Гомере янар йолдыз булгач, Нәрсә ул яшь Шагыйрь өчен!
Яшь идең син.
Япь-яшь идең.
Гөрләп,
Дөрләп яши идең.
«Күкрәгең —янар тау» иде.
Яшь булсаң да яшен идең.
Бөре генә гомереңдә
Җир тетрәтеп, күкрәп калдың.
Сүнгәндә дә йолдыз төсле Нур калдырып сүнә алдың. Син яшь идең — Яшен идең.
Татар хатыннары
Хөрмәт итәм Татар хатыннарын. Ихтирамым олы. йөрәктә. Ярата һәм яраттыра алар. Ирләр була белә кирәктә.
Олы җанлы алар. Бик нык заттан.
Андый ныклык юктыр ташта да. Күнеле тулса, бер капланып елый, Яшь күрсәтми генә башкага.
Чыдамлылар алар. Чыдадылар, Еш басса да дөнья иңнәрен. Күпме хатын, әнә, әле дә булса Яудан көтә улын, ирләрен...
Ничек инде хөрмәт итмисең ди Алиһәдән шундый хатынны! ...Табигате белән тыйнак алар. Түземлеге белән акыллы.
Шәһре Болгарда
Мине монда бар да уйландыра, Бер карасаң, Берни ят түгел.
Томырылып чапкан толпарларның Тояк тавышын эзли бу күңел.
Үткәннәрне эзли,
Тыңлый күңел Ерак калган еллар авазын. Ә җанымда
Болгар стан күргән һәлакәтнең тоям газабын
Әсәрләнеп мин Болгарда йөрим — Әйтерсең лә мнн үз куышымда. Токымымның изге биләве бу, Шәҗәрәмнең башы шушында.
Сагындыра
Башкорт даласына кунак булып Ерак юлдан килгәч көнозын.
Башкорт кызы, тустаганга салып, Сузды мина тансык кымызын. Бөтен тәнем калды җиңеләеп, Бар теләккә гүя ирештем
Әллә кымыз шундый шифа инде. Әллә кызның кулы килеште.
Башкорт далалары тылсым икән, Үзе моңлы, үзе тымызык. Сагындыра һаман шул даланың Әллә кызы, Әллә кымызы.
Элегия
Таныйсыңмы, әткәй, зур улыңны? Кайттым әле тагын яныңа. Күңелемә нидер җитмәгәнгә, Җиңел булмасмы дип, җаныма, Кайттым әле, әткәй, яныңа.
Син юкка да күптән. Гомер үткән.
Үзем хәзер әти булырлык.
Әнкәй генә елаштыра менә...
Тулырлык шул күңел, Тулырлык...
Безнең өчен —
Малайларың өчен йөрер чагың да бит куанып. ...Сагышыннан сары чәчәк аткан Кабереңдәге сәрби куагы.
Пират исемле эткә
Нихәл, брат.
Ахирәтем, Пират,
Өрүеңне үлеп сагындым.
Үзең дә бит, әнә, зарыккансың,
Аягыма килеп сарылдың.
Без бит —дуслар,
Бик күптәнге дуслар.
Сезнең халык тугры дуслыкка.
Әмма күпләр никтер аңламыйлар. Рәнҗетәләр сезне һич юкка.
Ә мин, Пират, усаллардан бер дә Сүз әйттермәм сиңа, яклармын. Юньсезләргә: «Эттән туган!» диеп, Яманлыкны снна якмамын.
.. Барысы турында да синең белән
Сөйләшәсе иде бер. Пират...
Борыныңны салындырма әле.
Ни дисәң дә, син дә бит ир-ат.
Эх, брат.