Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сайлаган юлымнан барыбер ваз кичмәм, атлавы җиңелме, авырмы?
Ник кирәк күкрәвем, ник кирәк явымым бастыра алмасам давылны?!
Ник кирәк сөюем?
Сөюдән көч алып иң ачы нәфрәтне жинмәсәм.
Сөюем хакына җиде кат җан биреп, җиде кат терелә белмәсәм.
Ник кирәк яшәвем, әгәр дә нибары яшәсәм тәнемдә җан барга.
Юк, язмыш, шаярма!
Мин инде өйрәндем җиңәргә, сөяргә, янарга!
Туган көнемдә
Зур түгәрәк табын, килдең тагын:
— Котлыйм! — дисең,— туган көнеңдә. Кандай кызыл, кардай ак чәчәкләр Шик уята минем күңелдә:
Түтәлләргә кырпак төшкән мәлдә Чын чәчәкләр җирдә калганмы? Канга якн карга гына манып Сузмыйсыңмы икән ялганны?
Кандай кызыл, кардай ак чәчәкләр!.. Их» үрелер идем аларга!
Чәчәк атмый калган үткән язлар Киртә булып керә арага.
Кандай кызыл, кардай ак чәчәкләр Минем өчен түгелдер алар?
Икеләнә.м: я кар кебек эреп, Я кан булып саркып агарлар.
Гомерләр бар иде— ишек алды кысан, урамнар тар иде... Мин хәтерлим әле чишмә агышларын, кояш баешларын, чәчең алга төшкән, иңнәреңне кискән гармун каешларың.
Хәтерлисеңме син күлмәгемнең алын? Ул күлмәгем исән!.. Синең белән бергә Кояш баешында торган кебек булам, шул күлмәкне кисәм.