ШИГЫРЬЛӘР
Маневрда шагыйрь бара... «Тугай илнен вч елгасын кичтем, һәр елгада тамды минем кан»._ «Фронт сәхифәсен актарганда Соңгы сугыш диеп язарсыз» ДЕМЬЯН ФӘТХИ Мина шартлый. Шагыйрь ава. Туфрак шагыйрь Кузгалырлык, Шагыйрь ята: Соңгы сулыш. Иреннәре Тәкрар итә: Сүз алырлык: «Мин уйладым. Мин ышандым. Дөньяда дип «Соңгы сугыш. Соңгы сугыш». Шагыйрь гына. Өч елгага Тамып алсу Каны кала /Кырларында Тыпырчынып Алсу-ярсу Жаны кала. Ракет. Бомба. Күкләр тетри. Жир күчәре Сынар кебек. Фашист уза. Өч елгага. Бар дөньяга Кулын суза: Соңгы сугыш. Юк. мин түзеп Ята алмыйм. Алдым диеп Соңгы сулыш»... ...Өч елганың Ярын кагып, йөрәкләрдә Дулкынланып, Алсу-зәңгәр Каны бара. Маневрда. Яшь солдатлар Арасында Шагыйрь жыры — Жаны бара. 1971
һәр нәрсәгә карыйм исем китеп: Алтын көзгә, Ачык йөзгә, Бөдрә тупылга.
Уйчан Айга, Шаян тайга, Йөгерек дулкынга.— һәр нәрсәгә карыйм исем китеп.
Тәүге тапкыр күргәндәй итеп.
һәр нәрсәгә карыйм исем китеп:
Сулган гөлгә,
Сүнгән көлгә,
Янган таңнарга,
Үкси-үкси,
Яулык селки
Калган ярларга,— һәр нәрсәгә карыйм исем китеп, Соңгы тапкыр күргәндәй итеп.
Җиргә яңа туган сабый мин һәм сугышта үлгән абый мин.
1971
Шагыйрьләр нигә картаймый?
Шагыйрьләр нигә картаймыв? Денья уе —башында Асыл кошлар затыннан ул, Сандугачлар яшендә.
Болан да кыска гомерне Мәгънәле итәсе бар, Юлчы булып, дөнья буйлап Сәфәрләр китәсе бар. Тормыш дигән әкиятнең йомгагын сүтәсе бар, Фатир сорап күңелләргә Тәрәзә чиертәсе бар. Картаеп сүнгән йөрәкнең Бозларын эретәсе бар. Үксезләрнең күзләреннән Яшьләрен сөртәсе бар. Гашыйкларны кавыштырып Туенда биисе бар, Сабыйларның бишекләрен Тирбәтеп йөрисе бар. Сандугач киткән күңелгә Кунаклап сайрыйсы бар. Дошман йөрәген тишәрлек Хәнҗәр-сүз сайлыйсы бар. Юлда адашып калганга Маяклар тезәсе бар. Үзеңне адаштырсалар, Бирешми түзәсе бар, Халык кайгырганда — елап. Көлгәндә — көләсе бар, Ил булып утка керәсе, Ир булып үләсе бар. Оясы юк, мөлкәте юк. Каләме, биштәре бар, Бар дөньяны тетрәтерлек Җырлары-хисләре бар.
1971
Дуска
Әгәр дә мин синен белән бергә Эссе чүлгә китсәм.
Зар-интизар булып, комлы жиргә Ятып сусыз кипсәм?
Әгәр дә мин синең белән бергә Разведкага барсам.
Дошман угы күкрәгемә тиеп, Яраланып калсам?
Әгәр дошман алга ялган өеп. Хәйлә, мәкер корса.
Яки дустын, яки үзең диеп, Мылтык төбәп торса?
Мине Сак итсәләр, безне аерып, Сине Сок итсәләр?
Мине генә иректә калдырып, Сине юк итсәләр?..
Туры жавап катгый сорауларга —
Тоям, дустым, иңдә.
Җәлил, Алиш түзгән сынауларга Әзерме син? Мин дә!..
1971
Шушы урамнардан атлап киттем, Шушы урманнарда атлар көттем,— Юк, онытмадым.
Сине ташламаска антлар иттем, Ә бер көнне ерак чыгып киттем,— Юк, онытмадым.
Хәзер жырчы булып кайтып киләм, Танымас дип, уйга батып киләм,— Юк, онытмаган, Җырым миннән алда кайтып кергән, Авылдашка сердәш булып йөргән,— Юк, онытмаган.
1960
Бер сүз
Уйламыйча дустым бер сүз әйтте;
Йөрәгемә ул сүз кадалды.
Үзе берни белми китеп барды.
Ә сүз калды.
Ул сүз тора минем йөрәгемдә.
(Аннан авыр яра юк сыман.)
Җәясеннән ялгыш атылып киткән һәм дустына тигән ук сыман.
Хыяллар
Хыяллар, хыяллар, хыяллар... Күңелем еракка тартыла. Китикме ал-зәңгәр үзәннәр, Сахралар, дәрьялар артына? Хыяллар, хыяллар, хыяллар... Күңелем очардан талпына. Меникме күп серләр яшеренгән һаваның җиденче катына? Хыяллар, хыяллар, хыяллар... Китерде җиде юл чатына. Җиде төн уртасын балкытып. Алдымда йолдызлар атыла. Еракта таңнарым яктыра, Хыялым тормышка чакыра.
Иптәшләре җәза бирделәр дә Оныттылар.
Ә ул...
Түзсәң түз,
Эштә,
Өндә,
Төштә
Вөҗдан белән калды күзгә-күз.
Дус-ишләр дә аны аңладылар. Кызгандылар, Ә ул...
Әллә ни
Булды йөрәгенә,
Үз хуҗасын үзе жәлләми.
Акылы да шелтәләүдән тынды. Бәхилләде, искә төшерми.
Тиле яшьлек кылган бер хатаны Тик йөрәге,
Тик йөрәге мәңге кичерми.
Төзәтер өчен кире китәр иде... Яшьлегенә кем соң кайтала?!
...Ул бары тик улына васыять итеп «Кабатлама!» диеп әйтала.
1971