Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ШАГЫЙРЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ БЮСТЫ


Укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә торган
Муса Җәлил бюстының бу фотокопиясе Казагыстан
ССРның халык артисты, композитор Латыйф ага Хәмиди
архивында сакланган. Редакциягә аны елкән журналист
Гариф Миңнул тапшырды. Шагыйрь бюстының кыскача
тарихын аңлатып бирүне үтенеп, редакция Латыйф агага
мерәжәгать иткән иде. Түбәндә без аның җавабын
урнаштырабыз.
РЕДАКЦИЯ
таклы шагыйребезнең бу беренче бюсты Гимад ага Тимербулатов тарафыннан эшләнгән.
Укучыларның, ә Гимад Тимербулатов үзе кам соң. дип сораячакларын алдан ук сизеп торам һәм
иң элек шул хакта беркадәр аңлатма биреп китмәкче булам.
Гимад Тимербулатов — минем бала чактагы укытучым. Совет властеның беренче елларында,
Мәскәүдән Үзбәкстанның Кәттә Курган шәһәренә «илеп, берничә ел мәк тәп медирс һәм укытучы,
аннары шәһәр мәгариф бүлеге модире булып эшләде. Шәһәр байларының зур-зур йортларын
конфискацияләп, аларны мәктәп биналарына ойләндсрү эшендә башлап йерде. Кәттә Курганда
музыка мәктәбе ачу да аның инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Шул музыка мәктәбенә укырга
керүем ечен дә мин үземне Гимад агага бурычлы дип саныйм: ул мәктәпкә мине Гимад ага үзе
урнаштырды.
Ул елларда Үзбәкстан якларында бизгәк авыруы бик нык твралган иде. Гимад ага да, шул
авырудан җәфа чигеп, ике-еч ай больницада ятып чыкты. Ләкин авыруы тагын кабатланды. Шуннан
соң, врачларның киңәше буенча, ул Урта Азиядән китәргә мәҗбүр булды. Әмма укытучым Мәскәүгә
кайтып тора башлагач та минем белән элемтәсен езмәде. Музыка мәктәбендә ничек укуым белән
кызыксынып, хатлар аша сорашып торды. 1927 елда мин Мәскәүнең музыка техникумына укырга
килдем һәм, укуга урнашканчы. Әсәдуллаев йорты дип аталган йортта. Гимад ага квартирасында яшәп
тордым. Әнә шул кеннәрдә Муса Җәлил дв әлеге ӘсәдуМаев йортында яшәүче Доүләтшиннәргә
фатирга теште. Муса белән мин электән үк таныш идем. 192$ елларда ул Казан рабфагында, ә мин
педагогия техникумында һәм музыка техникумында укыганда ук танышкан идек. Шунлыктай без. иске
дуслар буларак, бик җылы итеп
13, «К. У.ә М ю.
А
Латыйф Хәмиди
177
күрештек. Аннары, бер җае туры килгәндә, Мусаны үземнең элекке укытучым Гимад ага
Тимербулатов белән дә таныштырдым. Шуннан ары без Гимад агаларга кереп, узара сөйләшеп тә
утыргаладык. Менә шул көннәрдә Муса белән Гимад ага арасында башланган танышлык
соңыннан аларны тагын да ныграк якынаюга китерә. Анысы менә болайрак була.
Утызынчы елларның ахырында Гимад аганың сәламәтлеге сизелерлек дәрәҗәдә кимегәч, ул
укытучылык эшеннән китеп, склероз белән авыручыларны дәвалый торган больницага керергә
мәҗбүр була. Ләкин анда да тыныч кына ятмый. Больница карамагындагы һонәр остаханәсенең
скульптура бүлегендә укый-өйрәнә башлый. Шунда биш ел укыганнан ары аңа скульптор
таныклыгы биреп чыгаралар, һәм ул төрле оешмаларга скульптуралар эшләп көн күрә башлый.
Аннары, үзенә кияү тиешле казакъ язучысы Габит Мөсрипов ярдәме белән, Мәскәү тирәсендә
дача салдыра. Аларның дача тирәсендә генә Муса Җәлилнең иптәше Әминә ханымның туганнары
дачасы да булып, дача сезоны башлангач, Муса да шунда к илеп йөри. Менә шунда Гимад ага Муса
Җәлил белән яңадан очрашып, аралашып китә. Бервакыт. Гимад аганың дачасына килеп, аның
остаханәсенә кергәч, Муса Җәлил андагы скульптураларны бик кызыксынып карый. Шунда Гимад
ага Мусаның скульптурасын эшләргә теләвен әйтә. Муса позировать итәргә риза була. Ләкин бер
шарт куя: сез эшләгәндә тыныч кына утыра алмам, я китап укып, яки язып утырырмын, ди. Шулай
килешәләр һәм Муса берничә көн килеп, позировать итеп утырганнан соң шагыйрьнең бюсты әзер
була. Муса да бу бюстны ошата һәм Гимад агадан үзенә дә шушындый бер бюст эшләп бирүне
үтенә. Ләкин шуннан соң озак та үтми, Муса Казанга кайтып китә. Аннары сугыш башлана. Мусз
фронтка китеп баргач, Гимад ага теге скульптураны шагыйрьнең иптәше Әминә ханымга бүләк
итеп бирә. Ул бюст Әминә ханымда сакланганмы, юкмы, анысын әйтә алмыйм. Авторы алай
атаклы художник булмагач, ул скульптурага әллә ни зур әһәмият бирелмичә калып, аның инде
югалган булуы да бик мөмкин. Ә менә ул бюстның фотокопиясе калган. Гимад ага аны өч ягыннан
фоторәсемгә төшереп алып калган булган. Журнал укучыларына тәкъдим ителә торган бу рәсем
әнә шул фотоларның берсе инде. Моннан ун ел элек Гимад ага Тимербулатов вафат булгач, аның
хатыны Шәмсинур ханымның тәкъдиме буенча, ул рәсемнәр миңа тапшырылган иде. Хәзер алар
барысы да миндә саклана. Муса Җәлилнең беренче бюстының тарихы кыскача менә шул.
Җае чыгудан файдаланып, бюстның үзе турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. Муса
исән чагында Гимад агадан башка бер художник та аның портретын яки скульптурасын натурадан
ясавын мин хәтерләмим. Ә ул вафат булганнан соң аның скульптураларын байтак художниклар
эшләде инде. Шулар арасында Баки ага Урмаи- че. В. Е. Цигаль иҗат иткән скульптуралар аеруча
уңышлы чыкты һәм алар җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алдылар. Мусаның
скульптураларын художниклар хәзер дә эшли һәм киләчәктә дә эшләрләр. Ул скульптураларның
тагын да әйбәтрәкләрен иҗат итүләре дә бик мөмкин. Ләкин, шул ук вакытта, ничек кенә оета
эшләнсәләр дә. Мусаның үэенә карап түгеп, бәлки рәсеменә карап кына я салганлыктан, апар
барыбео кай яклары бепәндер Мусаның үзенә бңк үк охшаган булмас. Менә шуңа күрә дә мин
Гимад ага Тимербулатовның Муса Җәлил исән чагында аның йөзенә карал эшләп кал дырган бу
скульптурасына зур әһәмият биреп, аның хакында «Казан утлары» укучыларына хәбәр итүне
кирәк дип санадым.