Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ


әдинә Маликованың «Юлдашлар» исемле беренче җыентыгы 1967 елда дөнья күргән иде. Быел менә «Казан каласы — таш кала» исемле яңа китабы † басылып чыкты Ике арада дүрт ел гомер ята. Шул еллар эчендә яшь прозаик иҗатында нинди үзгәрешләр барлыкка килгән) Алга киткәнме ул, әллә бер урындарак таптанганмы?
Әлеге сорауларга җавап эзләп, яшь ав-торның беренче китабын кабат кулга алам, кайчандыр укыган хикәяләрен тагын бер кат күздән кичерәм. Болай ярыйсы гына булганнар икән. Шактый җыйнаклар һәм бөтеннәр. Автор күзәтә белә, тормышчан, характерлы детальләр тота алган, һәр хикәясендә диярлек истә калырлык образлар, матур эпизодлар очрый. Шул ук вакытта, зур таләпләр югарылыгыннан торып тикшерергә тотындыңмы, ул хикәяләрнең йомшак яклары, кимчелекләре дә күренә башлый. Иң элек, аларда язучының үз йөзен, тормышка үзенчә карашын тою читен. Шуңа күрә хикәяләр ничектер чырайсыз һәм төссез күренәләр. Алар кемнәргәдер ияреп, кемнәрдәндер өйрәнеп язылган урта кул хикәяләр сыман. Бу — аларның темаларында да. күтәргән мәсьәләләрне чишү алымнарында да, образлар бирелешендә дә сизелә.
Менә «Алтын читлек» исемле хикәя. Болай әйбәт кенә язылган.
Көзге матур көннәрнең берендә шәһәрдән Мәрхәбә әбинең бердәнбер улы Зәбир кайтып төшә: өнисен үз янында торырга Казанга алып китмәкче икән. Ул хәзер зур гына заводның баш инженеры булып алган. Шәһәрдә аның газлы-ваниалы, ялт-йолт итеп торган затлы мебельле шәп фатиры бар. ди. Карчык баштарак риза да була кебек. Әмма мәсьәлә тәмам хәл ителде, җыенып чыгып китәбез дигәндә — кире уйлый.
† М. Маликова. Казан каласы — таш кала Повесть һәм хикәяләр. Казан. 1971 ел.
Туып-үскән җирен, гомер иткән йортын ташлап китәсе килми Мәрхәбә әбинең. Бик табигый һәм аңлашыла торган хисләр.
Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар әле. Безнең әдәбиятта. Мәрхәбә әби кебек, авылдан китәргә теләмәгән карчыклар һәм картлар турында күп язылды. Мәдинә бу мәсьәләне чишүгә нинди яңалык өсти алган? Хикмәт менә нәрсәдә. Безнеңчә, ул үзенә кадәр әйтелгән фикерләрдән узып нинди дә булса яңа сүз әйтә алмаган. Ә бит тормыш үзгәреп тора. Авыл халкы күпләп шәһәргә күчә. Никадәр генә кыен һәм читен булмасын. Мәрхәбә әбиләргә ахыр чиктә барыбер уллары-кызлары янына күчәргә туры киләчәк. Хикәядә мәсьәләнең нәкь өнә шул ягы искә алынмаган шикелле.
Шундыйрак нәрсә «Кыр ягы» исемле хикәядә дә сизелә. Дилбәр укый торган факультет студентларын, кыр эшләрендә булышу өчен, «Чишмә» колхозына җибәрәләр. Хикәя беренче мәртәбә авыл җиренә килеп эләккән әлеге кыз исеменнән языла. Автор үзенең төп игьтибарын Дилбәр күңелендә җиргә, авыл кешеләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уянуын күрсәтүгә юнәлткән. Бераз таркаурак эшләнсә дә. хикәя шулай ук әйбәт тәэсир калдыра. Әсәрдә авыл табигате матур бирелгән, анда авыр һәм гыйбрәтле язмышлы Сорур апалар, шаян һәм көр күңелле Нурзаһитлар бар. Әмма яңалык, мәсьәләгә мөстәкыйль төстә якын килә
М
белү биредә дә җитеп бетми. Әмирхан Еникинең һәм башка күренекле язучылары- быэның шушы ук темага язылган әсәрләре белән таныш укучыга Мәдинә хикәясе әллә ни эсти алмый.
Чама тойгысы, осталык һәм тәҗрибә җитмәү аерым хикәяләрдәге образларның эшләнешенә дә үз эзен салган. Язучы күбрәк ак һәм кара тәстәге буяулар белән эш итәргә ярата. Геройларның уңайлары артык пакьлар һәм аклар. Тискәреләре исә адәм карамаслык начарлар. Шул ук «Кыр ягы» хикәясендә, Дилбәрне әйбәт күрсәтәм дип, язучы кирәкмәгәнгә аның иптәш кызлары Разия белән Санияне каралтып ташлый. «Юлдашлародагы Зиннәт турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ул карак та, морали тотнаксыз да, миһербансыз да .. Каян килгән бу кадәр әшәке кеше, аны ничек җир күтәреп тора, дип гаҗәпләнергә генә кала.
Әмма ни генә булмасын, кимчелекләре һәм җитешсеэлекләре никадәр генә күп күренмәсен, әлеге хикәяләрдә үк инде бүгенге Мәдинә ечен хас чалымнарны сизәргә, аның бүгенге иҗаты ечен характерлы якларны чамаларга мөмкин. Мәхәббәт тамасын, гаилә бәхете мәсьәләсен алыйк. Бу — аның иҗатында даими төстә яктыртылып килә торган үзәк темаларның берсе. Еллар узу белән авторның гаилә, мәхәббәт мәсьәләләренә карашы ни рәвешле үсә- үэгәрә баруын күрсәтү өчен, аның төрле елларда язылган ике хикәясен чагыштырып карыйк. Аларның берсе «Чаллы баскычлары» дип атала. Ул авторның 1967 елгы җыентыгына кертелгән. Икенчесе «Күрше бәхете» исемле хикәя. Бусы—быелгы китапта, һәр инәсе гаилә бәхете, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган. Аерма әлеге мәсьәләне ничек чишүдә, тирәнлектә.
Рәүф исемле шофер егет Чаллыга кеше алырга барган җиреннән бер чибәр кыз утыртыл кайта. Сөйләшеп кайта торгач, танышып китәләр. Кыз күрше авылныкы ииеи. Ләйсән исемле икән. Әлеге танышлык тора-бара дуслыкка әйләнә. Тагын бер елдан, әйләнешеп, матур гына гаилә корып Җибәрәләр Тик аларның гаилә тормышы кыска гомерле булып чыга. Ләйсән, иренең ай-ааена карамый, врачлыкка укырга дип, шәһәргә китеп бара. Тегесе, аңа ачу итеп. Халисә исемле күрше кызына әйләнеп ташлый, Ахырдан ялгышканын аңлый, бу эше ечен бик нык үкенә башлый Ленин соң инде Хикәя ашыгып Халисәгә әйләнгән
Рәүфне үкендерү ечен язылган. Минем, укучы буларак, нәкъ шул мәсьәләдә автор белән бераз бәхәскә керәсем киле. Хатын өстеннән хатын алып йөргән Рәүфләрне үкеидереп кенә калу аз түгелме икәл’_ Аннан соң автор бер дә юкка Халисәне начарга чыгарырга тырыша. Имеш, ул Ләйсән кебек шигъри җанлы түгел, имеш, ул гү-зәллекне. матурлыкны аңламый... Булмаса соң, аңламаеа соң! Аның каравы, Халисәнең үз матурлыгы, үз өстенлеге бар. Ул сабыр һәм басынкы, эшчән һәм тырыш кыз. Бу хикәяне укыганда мин Халисә кебек тыйнак кызларны жәлләп утырдым. Ә менә ■Күрше бәхете»ндә бу мәсьәлә дересрәк тә, кешелеклерәк тә хәл ителә кебек.
Хәдичә апа белән Шакир абзый шулай элеккечә яшәп ятырлар иде әле. мөгаен. Ләкин күршедәге буш йортка, уйламаган- да-көтмәгәидә дигәндәй, шәһәрдән яңа бер гаилә күчеп килә. Яңа күршеләре Рестәм белән Фәридәнең үзара мөнәсәбәте, бер- берсе ечен үлеп торулары Хәдичә апаның инде сүиеп-сүрелеп барган күңел кылларын терелтеп җибәрә. Кара син аны, ул да яшәгән инде ир хатыны булып!.. Кузгалган, ярсыган күңел яшьлек елларына әйләнеп кайта. Күз алдыннан бөтен гомер юлы уза. Башына берсеннөн-берсе үкенечлерәк уйлар килә.
Яшь чагында шул сары чәчле Фәридә ише генә идеме Хәдичә апагыз. Кече урамның беренче чибәре иде. Шакирга чыккач кына кадере калмаган икән...
Нәкъ шул елларда аның яшьтәшләре төрле курсларга укырга киттеләр. Хәдичәне дә димләгәннәр иде Ләкин ул бармады. «Гаиләбез зур. күбесе ирләр, ничек ташлап китим», дип калды. Зирәк иде, югыйсә, Хәдичә Иренә, каенана белән каенатага, каенишләргә хезмәт күрсәтәсем бар. дип калды.
Ә Шакир аның кебек басылып калмады. Армиядән аң-белем алып, күтәрелеп кайтты да чит авылларда җитәкчелек итеп йөрде. Тормышның бетен мәшәкате ыгы- зыгысы тагын Хәдичә иңенә еелел калды. Аннан авыр сугыш еллары.- «Тукта, картның кәефе кырылмасын». «Тукта, балалар бераз исәйсен», «Тукта, тагын аз гына түзим», ди я-ди я утыз ел гомер үткен. Шул гомер эчендә берәү до аңа ярарга тырышмаган, берәү дә аның уй-хисләре белен кызыксынмаган. Утыз ел эчендә ничаклы сүзләр сейләнелмиче күңелгә теер булып утырган! Күпме бәйрәмнәр, бәхетле булырдай минутлар сизелми үтеп киткәннәр!
Никадәр сөелү-назлашу күрелми калган!.. Хәзер менә ничек кенә тырышсаң, күпме көч куйсаң да, ул елларны кайтарып алып булмый инде Хәдичә апа соңга, бик соңга калып шул хакыйкатьне анлый. Кешелекле хикәя, уйландыра торган гыйбрәтле хикәя. «Чаллы баскычлары» белән чагыштырганда, монда гаилә бәхете мәсьәләсе тирәнрәк, эмоциональрәк һәм дөресрәк хәл ителә. Әмма шулай да Мәдинә элекке традицияләр йогынтысыннан барыбер котылып җитә алмаган Безнен кайбер башка язучылар кебек үк, ул да ир белән хатын- кызның тигез хокуклыгын гадиләштереп һәм беркатлырак итеп аңлата кебек. Миңа калса, гаилә бәхете, тигезлек өчен ирләрнең бала чүпрәге яки идән юууы, я булма- са шәл бәйләргә өйрәнүе, ә хатын-кызның урман кисеп, тирес түгүе һич мәҗбүри түгел. Ир кешенең үз урынында, хатын-кызның үз урынында булганы яхшы, һич югы, кем нәрсәгә сәләтле, шул эшне башкарыо- га тиеш. Авторның хәзер генә без тикшергән «Күрше бәхете» хикәясендә һәм кайбер башка әсәрләрендә ир-атны хатын-кыз эшенә кушарга тырышу тенденциясе сизелә. Әмма ни генә булмасын. «Күрше бәхете» дә. җыентыктагы «Янар таулар аша» исемле икенче бер хикәя дә авторның иҗат кешесе буларак тагын да үсүе, алга китүе турында сөйли.
Мәдинә Маликованың бөтен язганы шушы ике җыентыкка гына сыеп бетмәгән, билгеле Соңгы елларда ул маҗаралы жанрда шактый актив эшләп алды. Аның «Хөкем» исемле бер повесте «Азат хатын» журналының 1969 елгы саннарында басылып та чыкты Укучылар хәтерлидер, әсәр нык, ышанычлы кул белән, маҗаралы жанрнын кануннарын белеп язылган иде. Ул бөтен һәм җыйнак, мавыгып укырлык иде. Мәдинәнең хәзергә дөньяга чыкмаган тагын ике маҗаралы повесте бар. Аларын- да да кызыклы һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә, алары да яратып һөм мавыгып укырлыклар.
Маҗаралы жанр өлкәсендә эшләү яшь прозаикны үткен һәм отышлы ситуацияләр табарга, сюжет-композиция бөтенлегенә өйрәтә, әсәрләренең төзеклегенә, архитек- тоникасына уңай йогынты ясый. Күләмле әсәрләр иҗат иткәндә бу тәҗрибәнең файдасы киләчәктә дә зур булыр дип ышаныйк.
Шулай да Мәдинә Маликованың өлегә кадәр язылгач иң җитди, иң мөһим әсәре «Казан каласы — таш кала» повесте, билгеле. Күп геройлы, күп планлы бу әсәр язучы иҗатында аерым урын тота. Шуңа күрә дә аңа киңрәк тукталасы килә.
Яңа гына Түбән Камадан командировкадан илйтып төшкән Мәрьям, арыган булуына, котырган буранга да карамастан, үзе эшли торган проект институтына чаба. Юкка гына ашыккан. Аны күңелсез хәбәр белән каршылыйлар. Институт җитәкчеләренә аның өстеннән язылган жалоба килеп кергән. Бу аңа яшен суккандай тәэсир итә. Балалер бакчасына кызы Фәйрүзәне алырга барганда да. аннан кире Саҗидә апаларга кайтканда да Мәрьям шул турыда уйлый. Кара син аны, берсен дә калдырмаганнар диген. Ул эшләгән проектларны тетеп салганнар. Болай булгач. Ташлыярдагы микрорайон проектын раслауны тагын кичектерәләр инде. Семья хәлләренә тыкшынганнар, шәхси тормышында казынган-нар. Шәүкәтне дә телгә алганнар... Саҗидә апаларның җылы өендә кич утырганда да аның уйлары гел шул тирәдә әйләнә. Бераздан һәммәсе йокларга ята. Тик Мәрьямнең күзенә генә йокы керми. Аның күз алдыннан шатлык-сөенечләр. борчу-мәшә- катьләр белән тулы тынгысыз иҗат юлы, гыйбрәтле һәм төрле вакыйгаларга бай шәхси тормышы, биш-алты еллык гаилә тормышы уза. Мәрьям таңга кадәр йокысыз ята, яшәүнең мәгънәсе, гаилә бәхете, иҗади хезмәт белән бәйләнешле мәсьәләләр турында уйланып ята. Әле кайчан гына алар ашкынып-дәртләнеп Шәүкәт белән яратышып йөргәннәр иде. Ахыры гына күңелсезрәк тәмамланды. Аннан Мәрьям кияүгә чыкты, биш-алты ел гомере Вильдан белән узды. Тормышлары әйбәт бармады, аерылышырга туры килде. Семья мәшәкатьләренә эштәге кыенлыклар өстәлә торды. Хәзер менә әлеге жалоба...
Мәрьямгә ияртеп, автор безне дә повестьта тасвирланган вакыйгалар эченә алып керә. Иҗади хезмәт, гаилә бәхете белән бәйләнешле катлаулы мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Күреп торасыз, автор повестеның архитектоника- сын оста корган, үзе күтәргән мәсьәләләрне хәл итү өчен ифрат отышлы һәм күп сыйдырышлы әдәби форма тапкан.
Повесть беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1968 елгы 4—5 саннарында басылган иде. Ул укучылар арасында төрле фикер уятты. Аны мактаучылар, хуплап каршы алучылар булган кебек, автор адресына усал гына тәнкыйть сүзләре әйтүчеләр дә булмады түгел. Күренекле язу- чыларыбыздан Фатих Хөсни, мәсәлән, ав-
tOpHW мәхеббәт, гаилә хору кебек житди мәсьоләләргә жаеапеыз һәм жинел карауда гаепләп чыкты (Ф Хәеии Кайда сез, олы язмышлар! «Казан утлары» журналы. 1969 ел. 6 сон.). Җыентыкка керткәндә. Мәдинә Маликова бу повестен яңадан эшләгән. Яңа вариантны эшләгәндә, автор үз адресына карата әйтелгән тәнкыйть фикерләрен шул исәптән Фатих ага Хесни әйткән сүзләрне дә истә тотарга тырышкан. Беренчесе белен чагыштырганда, «ңа еариан’ нык камилләшкән, күп яхшырган.
Журнал вариантында Мәрьямнең гаилә- деи тыш тормышына, архитектор буларак эшчәилегенә урын азрак бирелгән кебек иде Хезер бу тармак нык үстерелгән Хик- мат коры күләмдә, Мәрьямнең архитекторлык зшчеилегенә күбрәк урын бирелүдә генә түгел. Хикмәт сыйфатта. Автор архитектура мәсьәләләрен белеп, аңлап яза. АЛвй гына да түгел, аның архитектура сән- гатеиен үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында үэ фикере, үз карашы бар Архитекторлык һоиәре Мәрьямгә ябыштырылып, тагып кына куелган бер нәрсә түгел. Ул акын холкына, характерына, үэ-үзен тотышына, тормышка һәм кешеләргә мвяәсә- бетене мәгълүм бер эз салган Ижат кешесе, архитектор булуы Мәрьямнең һәр адымыннан сизелеп тора. Әгәр бу теманың безнең әдәбият ечеи яңа булуын да исопке алсак, әсәрнең әһәмияте тагын дл ерта, бәясе тагын да күтәрелә тешәр ■Казан каласы —таш кала» әдәбиятыбызның тематикасын, офыгын киңәйтергә бу лыша.
Фатих ага белән килешергә туры килә беренче вариантта Мәрьям белән Вильдан арасындагы монәсебәтләр чыннан да. жи- ңелчәрок хәл ителә иде. Жинел генә танышалар, Мәрьям, алдын-артын уйлап тормый гына, Вильдан янында куна кала, шуннан артык мәшәкатьләнми генә ейланешә- мр, бергә тора башлыйлар Һем шулай ук миңел генә аерылышалар иде Хәзер әсәрнең бу ягы яңадан эшләнгән Мәрьямнең ни ечеи Вильдан белән танышып китүе аңз кияүгә чыгуы һәм биш ел бергә торганнан соң аерылышырга мэжбүр булулары — һәммәсе до ышандырырлык ител тасвирланган. психологик яктан акланган.
Шәүкәтнең хыянәте Мәрьямгә ифрат авыр тәэсир ясый. Шуңа нишләргә белми ■ейтырып. гарьләнеп һәм күңелсезләнеп Аерган кемнәрдә ул Вильданны очрата. Чибәр, игътибарлы һәм әдепле егет булып күренә Вильдан. Әрсезләнми, елыиып-яп- варып йәрми. Шәүкәт беләч булган тетрәнүләрдә- айнып та житмәгән килеш, де- ресрәге, Шәчкәтке үз-үэена. деиьяга ачу итеп, кияүгә чыга. Тора башлыйлар Юк. начар ир булып чыкмый Вильдан. Эштән вакытында кайта, эчми-тертмый. кычкырыш- мый-сугышмый. Икенче бер кешегә әйләнгән булса, ихтимал, алар бик бәхетле яшәрләр иде. Ләкин хатын һәм ана булудан тыш, Мәрьям ижат кешесе дә би’ әле. Аңа рухи деньясы булган, серләшерлек, киңәшерлек иптәш тә киоеч Мажаралы китаплардан башка -ерса белән кызыксынмаган Вильдан андый киңәшче була алмый. Идеаллар капма-каршы те лейләр туры килми. Шуңа «үрә елар аерылышырга меж- бүр булалар
Аннан соң. бу повестьта мәхәббәт уку-чымын күңелен кытыклау, аныи игътибарын желеп итү, башкача ейткеиде, «оры конфликт ечеи гемо алынмаган. Ир белән хатын арасындагы меносәбетлор. гаилә бәхете месьәләлере үзәккә куелып, проблема буларак тикшерелә Ничек хәл итә. дерес чишәме! Анысы — икенче месьепе Әмма автор проблеманы күтәрә, куя бел- ген. шуңа безнең игътибарыбызны юнәлтә алган. Язучы буларак, Медине Меликова- ның уңышы әнә шунда минемчә
Повестьта мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренә ижат мәсьәләләре кеше тормышының мәгънәсе асылы турындагы уйланулар килеп тоташа Әнә шулай есерге Шәүкәтләр. Мора», Шәфикъ абый Газизләр, Камәрия Гаделшиналар килеп кере Повестьчың кысалары киңәя, темэ-проблемаләры катлаулана, ул күп геройлы, «үп пленлы ееәрге ейлвие
Китап вариантында Мәрьям — Шәүкәт сызыгына да байтак үзгәреш кертелгән. Ләкин әсәрнең бу Я'ы әле Һаман канәгать- лендерми Шәүкәт, образ буларак, камня эшләнмәгәч Мәрьям белен алар арасындагы менәсебетләр эволюциясе де аңлашылып житми
Әйе чибәр, матур егет була, талантлы була Шеүиәт Зуо ижат планнары белей вши, үз »Джоконда»сыи тудыру хыялы белән ашкынып йәри Шундый бер егетне Мәрьямнең күзе тешкәй, алар орасында мәхәббәт утлары дәрлеп кабынган икән, бу — табигый нәрсә. Ләкин тормыш дигәнең Шәүкәт алдына кыен сынаулар әзер леп куйган Аның диплом эшеие «дүртле* гене куялар эур еметләр баглап торган кертм- насы күргәзмәгә узмый. Шумней егетебез сыгылып теше Картинасын тураклап таш
лый, Мәрьямне оныта. Мәхәббәт сүнә, идеаллар җиргә салып таптала. Шәүкәт белән Мәрьям арасындагы мөнәсәбәтләр дә. ул мөнәсәбәтләрнен шулай күңелсез тәмамлануы да ышандыра, һәммәсе дөрес, һәммәсе акланган.
Шуннан алар байтак еллар очрашмый- күрешми яшиләр. Билгеле булганча. Мәрьям иргә чыга, баласы була. Ире Вильдан белән аралары суынып килгән көннәрдә ул тагын Шәүкәтне очрата. Мәрьям белән Шәүкәт арасындагы мөнәсәбәтләрнең икенче этабы башлана. Теге өакытта янган ут сүнеп-сүрелеп үк бетмәгән икән, янәсе. Очрашкач, тагын дөрләп кабына. Яңадан яшь чактагы кебек су коенулар, төннәрне, таңнарны бер итеп серләшеп-сөешеп йөрүләр башлана. Дөрес, алар арасында кайнар хисләр бу юлы да күпкә бармый, тиз сүнә. Ләкин мине болары гаҗәпләндерми. Алар арасындагы мәхәббәтнең яңадан кабынып китә алуы гаҗәпләндерә. Яшьлек хыялларыннан, иҗат принципларыннан, барлык идеалларыннан ваз кичкән, илһамсыз, дәртсез, натуралистик картина язуга кадәр төшеп җиткән Шәүкәтнең нәрсәсенә, кай ягына кызыкты икән Мәрьям?!. Дөрес, ул өле һаман чибәр, дәртле, хатыннар күзе төшәрлек гайрәтле ир була. Ләкин автор мәхәббәт проблемасын киңрәк планда, иҗат принциплары, дөньяга караш мәсьәләләре белән бәйләнештә ачарга теләгән иде бит. Мәрьям белән Шәүкәт арасындагы мөнәсә-бәтләрнең икенче этабына шул нәрсә җитми. Күрәсең, мәсьәләнең бу яклары авторның үзе өчен дә чишелмәгән төен килеш калган булса кирәк— Журнал һәм китап вариантлары арасындагы төп үзгәрешләр әнә шулар. Үзегез дә сизгәнсездер, тулаем алганда, повестьның китап варианты нык яхшырган, әйбәтләнгән. Ул авторның язучы һәм гражданин буларак үсә төшүе, үзе күтәргән мәсьәләләр турында тагын да җитдирәк уйлана башлавы турында сөйли. Әсәр баштан ахырга кадәр тормышны танып-белергә омтылу, тынгысызлык, эзләнү рухы белән сугарылган. Кайчандыр М. Маликова тормыш вакыйгаларының тышкы ягы белән, эчтәлек сөйләү белән мавыга иде («Юлдашлар» һәм башка хикәяләр). Хәзер вакыйгаларга ул тормышны танып белү, образларны ачу чарасы итеп карый. Шулай да авторның иҗади үсеше, барыннан да бигрәк, образлар иҗат итүдә нык сизелә. Повестьта тасвирланган вакыйгаларда дистәләрчә образ катнаша. Автор аларның үз йөзен, үзләренә генә хас индивидуаль сыйфатларын табарга тырышкан. Камәрия белән Саҗидә апаны. Газиз белән Шәүкәтне. Морат белән Шәфикъ абыйны, я булмаса Вильдан белән Шәүкәтне янәшә куеп, чагыштырып карагыз. Шактый ук катлаулы, тормышчан һәм җанлы образлар алар.
«Казан каласы — таш кала»да Мәдинә Маликова үзе күтәргән мәсьәләләр, кешеләр тормышы, бүгенге дөнья турында тиешле югарылыктан торып, заманча фикер йөртә белә.
Ниһаять, «Казан каласы— таш кала» повесте яшь язучының үз йөзе, үз стиле формалашып килүе турында да сөйли. Ул әллә каян кычкырып, ялтырап торган буяуларны яратмый, гади, тыйнак язарга омтыла. Тормышның үзеннән, классикла- рыбыздан ук килә торган гадилек, табигый агым аның иҗатында елдан-ел калыплана, ныгый бара.
Дүрт-биш ел вакыт эчендә яшь прозаик шактый зур һәм нәтиҗәле үсеш юлы узган. Кеше күңеленең хатын-кыз гына аңлардай нечкәлекләрен күрсәтү, тормышыбызның киң карашлы, тирән белемле язучы гына сурәтли алырдай зур мәсьәләләрен яктыртуга ул зур җитдилек белән керешергә тиеш.