ДРАМАТУРГИЯБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ
Мирхвйдэр Фәйзинең тууына 80 ел
таклы драматург, бик кул шигырьләр, хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Мирхәйдәр Фәйзи
үзенең бер шигырендә халык шагыйре Габдулла Тукайга:
Син бер голме? Милләт бакчасының Гәпләренә баскан былбылмы? —
дип морәҗәгать итә. Әгәр әдәбият һәм сәнгать деньясыи голбакчвга охшату мемюш икән, Мирхәйдәр
Фәйзинең үз иҗатын ерактан ук күренеп, бүтәннәрдән нык аерылып торган матур чәчкәгә тиңләп була.
Мирхәйдәр Фәйзи — 190S—1907 елгы беренче рус революциясе ташкыны белән әдәбият
мәйданына килгән язучыларыбызның берсе. Аның тормыш һәм иҗат юлы — катлаулы ззләнуләр
белән тулы, вак буржуаз тирәлектән чыккан интеллигентның күренекле совет язучысы булып җитешү
тарихы ул. Егерме еллык иҗат эшчәилеге дәверендә Мирхәйдәр Фәйзи уналты пьеса, йозләгән
шигырь һәм җыр тексты, дистәгә якын хикәя язарга, күп кенә сәхнә әсәрләре тәрҗемә итәргә елгерә
Мирхәйдәр Фәйзи, барыннан да элек, драматург. Аның «Яшьләр алдатмыйлар». «Кызганыч».
«Галиябану». «Асылъяр». «Кызыл йолдыз», «Ак калфак» шикелле драма әсәрләрен укучы-
тамашачылар бик яхшы белә. Бу олы әдипнең ике томлык сайланма әсәрләре басылып чыккач,
әдәбият соючеләр аның «Авыл бәйрәме». «Урал суы буенда». «Тәкъдирнең шаяруы». «Адашкан
күңел». «Ярты алма». «Кәкре каен». «Коммуив- ral» дигән драма һәм комедияләре, агитацион
пьесалары белән дә якыннан таныштылар.
Татар драматургиясендә беренчеләрдән буларак. М. Фәнзи уз иҗатының твүге чорында ук
муллаларны, карун байларны, сәүдәгәрләрне сурәтләү белән генә чикләнми. ул гади авыл халкы
вәкилләрен, гадел хезмәт белән кон күрүчеләрне сәхнәгә менгерә. Аның иҗатының бу кыйммәтле
сыйфатын 1911 елда «Галиябану» драмасының беренче басмасына язган керешендә Галимҗ ан
Ибрәһимов басым ясал билгеләп ута «Файзи иптәшнең «Галиябанулы, оитергә мемкин. театр
әдәбияты эчемдә бу юлдагы беренче тәҗрибәләрдәндер Беренче мәртәбә диярлек һичбер буяусыз,
саф булганча, үзләренең уен. койлоре. җырлары, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре,
керешләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары бу эсер аркылы безнең театр галәменә килеп
керәләр».
А
Әмма мәшһүр «Галиябану» драмасын иҗат иткәнгә кадәр, гүя аны язу ачен хәстәрлек
йезеннән. драматург бүген дә игътибарга лаеклы берничә әсәр яза, халык җырлары туплап,
апарны өйрәнеп һәм үзенчә классификацияләп, кулъязма җыентык лар тези. Халык авыз иҗатын
җентекләп өйрәнү һәм бәяләргә омтылуда ул Габдулла Тукай эшен дәвам иттерә.
«Галиябану» драмасы исә М. Фәйзи иҗатындагы иң күркәм әсәр. Алай гына да түгел, XX йөз
башы татар әдәбиятында да ул гаять күренекле урын тота. Татар совет язучылары, бу драма
үрнәге белән илһамланып, бик күп музыкаль драма һәм комедияләр иҗат итәләр. «Галиябану»
драмасы илле биш ел буена сәхнәдән төшми уйнала, профессиональ сәхнәләрдә дә, үзешчән
коллективлар башкаруында да уңыш казанып килә.
Билгеле булганча, бу драмада төп проблема — дошман сыйныфлар яшәгән җәмгыятьтәге
мәхәббәт трагедиясе. Автор шуны XX йөзнең унынчы елларындагы сыйнфый мөнәсәбәтләр аша
чагылдыра. Галиябану образы, конкрет персонаж булуы белән бергә, авторның идеалын да
гәүдәләндерә. Чөнки аңарда хезмәт иясенә хас иң гүзәл сыйфатлар тупланган. Шулай да автор
Галиябануны чынбарлык җирлегеннән аерып алып, гадәттән тыш шәхес итеп сурәтләми, шуңа
күрә дә без аны ул замандагы татар кызларына хас чикләнгәнлекләре белән дә күрәбез. Галиябану
язмышында татар кызының азатлыкка талпынуы, кара көчләр боҗрасында интегүе чагыла. Аның
драма азагындагы нәфрәт тулы сүзләре ерткыч Исмәгыйльләр дөньясына ләгънәт булып яңгы-
рый. Шул рәвешле, дөнья әдәбиятында шәхес азатлыгын, мәхәббәт иреклеген яклап иҗат ителгән
классик әсәрләр һәм легендалар («Ромео һәм Джульетта». «Таһир һәм Зөһрә», «Фәрһад һәм
Ширин», «Козы Керпеш һәм Баянсылу» һ. б.) традицияләрен дәвам итеп, Мирхәйдәр Фәйзи
Галиябану һәм Хәлил кебек онытылмас образлар иҗат итә.
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгән көннәрдә Мирхәйдәр Фәйзи Орск шәһәрендә
була. Дөньяны таң калдырган бу үзгәреш аның күңеленә чын-чынлап канат куя. М. Фәйзи культура-
агарту фронтында дәртләнеп эшли, күп яза.
1920 елның октябрендә драматург «Фәрештә» («Асылъяр») пьесасының беренче вариантын
язып тәмамлый. 1922—1923 елларда ул «Ак калфак» һәм «Адашкан күңел» драмаларын иҗат итә,
аларны кат-кат төзәтә. «Адашкан күңел»дә Максим Горький әсәрләренең йогынтысы сизелә. Бу
әсәрендә М. Фәйзи уз иҗаты өчен яңа тема күтәрә, эшчеләрнең беренче империалистик сугыш
елларындагы тормышын күрсәтә. Пьесада драматургның буржуаз чынбарлыкка, капитализм
чорында хакимлек иткән тәртипләргә тирән нәфрәте аерата калку һәм конкрет чагыла. Дөрес,
монда әле эшчеләр пролетариатка хас сугышчан сыйфатлар белән бирелмәгәннәр. Аларның яңа
җәмгыятьне иҗат итәргә омтылуы һәм ашкынуы, моңа сәләтле икәннәрен тирәнтен аңлаулары
тулы күрсәтелмәгән. Әмма эшче егетләр күңелендә капиталистик дөньяга карата көчле нәфрәт
туганлыгы бәхәссез. Әсәрдәге шахтер Мотыйның: «...җирне чукыйсың, чукыйсың, күкрәк көчләре
белән казып, патша сарайлары салырлык алтын табасың. Карасаң, кесәңдә бакырлар гына ята»
дигән нәтиҗәгә килүе дә, шахта эшчесе Вафаның: «...ул байлар бер көн харам малларын сыйдыра
алмый шартлар әле» дип, киләчәккә өмет белән яшәве дә очраклы түгел. Мирхәйдәр Фәйзи 1923
елның апрелендә үз иҗатында гынэ түгел, бәлки бөтен татар совет драматургиясендә күренекл е
урын алып торган «Кызыл йолдыз» пьесасын язып бетерә. Бу әсәрдә автор социалистик
революциядән соң уянып, сыйнфый аңы үсә бэрган хезмәт ияләренең активлыгын. Советлар
республикасына каршы күтәрелгән ак бандитлар белән корәшен тулы канлы образларда гәүдә-
ләндерә, азат илдәге ирекле мәхәббәтнең тантанасын сурәтли.
«Кызыл йолдызының төп персонажларыннан Сөнгат белән Маһруйның, Гатау белән
Гөлйөземнең язмышы Хәлил белән Галиябану хәленнән тамырдан аерыла. «Кызыл йолдызядагы
яшьләр — совет чоры кешеләре. Алар, революцион халык власте ярдәменә таянып, кулакларны
авызлыклыйлар, күмәк көч белән ак бандитларны җиңәләр, мәхәббәтләре юлындагы киртәләрне
себереп түгәләр.
Комсомолның Башкортстан өлкә комитеты соравы буенча, 1923 елның маенда М. Фәйзи
«Кәкре каен» исемле бер пәрдәлек пьеса яза. Бу әсәр «Яшь юксыл» газетасының дини
бәйрәмнәрнең зарарын фаш итүгә багышлап чыгарылган санында
басыла. Әдипнең дөньяга карашы формалашуының эволюциясен исбатлау ягыннан бу әсәрнең
зур әһәмияте бар. Пьесаның язылышына, бер яктан, Гафур Коләхметов әсә* ре — «Ике фикеренең
тәэсире бәхәссез. Икенчедән. М. Фәйзинең бу пьесасы тууга халык авыз иҗатындагы образлар да
кеч-куәт өстәгән. «Кәкре каенжан соң да М. Фәйзи агитацион пьесалар язуын дәвам итә.
Шундыйлардан «Китап» (1924| һәм «Ленинизм байрагы» (1925| инсценировкаларын атарга мөмкин.
Алар басылмыйча калганнар, ләкин драматург үзе исән чакта үзешчән түгәрәкләрнең,
агитбригадаларның концерт репертуарларында ныклы урын алып, кат-кат башкарылганнар.
Мондый характердагы әсәрләр М. Фәйзинең публицистика өлкәсендә дә ялкынланып эшләвен
исбатлыйлар, алар политик үткенлекләре, заманның актуаль темаларына иҗат ителүләре,
марксизм-ленинизм идеяләрен актив пропагандалаулары белән әһә- миятлеләр.
Мирхәйдәр Фәйзинең иҗат хәзинәсе халкыбызның күңелендә озак сакланачвк. Моның сәбәбе,
беренчедән, драматургның табигый талантында, иҗатының көчле лирика, якты моң белән
сугарылуында булса, икенчедән, әдипнең халык белән тыгыз элемтәсендә, татар халкының гасырлар
буена тупланган авыз иҗатын тырышып өйрәнүендә, алариы үз әсәрләрендә искиткеч осталык белән
файдалана белүендә. Персонажларның сөйләме — сәхнә әсәре өчен иң мөһиме. Аларны
индивидуальләштерүдә М. Фәйзи һәрчак халык теленнән файдалана. Әсәрләренең афоризмнарга бай
булуы, аларга салынган тирән фикерне кирәгенчә тотып ала һәм әсәр тукымасына кирәгенчә кертеп
җибәрә белүе белән аңлатыла. Халык иҗаты образлары М. Фәйзи драмаларына состав өлеше буларак
берегеп китә. Әйтик, сәлам-хат — татар халык авыз иҗатындагы иң актив образларның берсе.
Мирхәйдәр Фәйзи аны берничә әсәрендә файдалана. Мәсәлән. «Яшьләр алдатмыйлар» комедиясендә
Мәгьфүрәнең Шакирга язган хаты хәзрәтнең мәкерле ниятен өзүгә юл ача: «Кызганыч» һәм
«Асылъяр» пьесаларындагы хатлар тискәре персонажларның хәйләләрен фаш итүче корал ит еп
күрсәтелгәннәр. Кулъяулык һәм шәльяулык халык җырларына гади бизәк булып кына түгел, еш кына
очракларда тирән символик мәгънәгә ия буларак та кергән. М. Фәйзи да уз әсәрләрендә бу
образларны актив куллана. Галиябануның чиккән кулъяулыгын, аңа карап Бәдри һәм Галимәбануның
куанычлары ташуын һәм, ниһаять, бу бүләкнең Хәлилгә ирешүен төшенеп кулак Исмәгыйльнең
шашынуын хәтерлик. Бу очракта чиккән яулык М. Ю. Лермонтовның «Мәскарад»ыидагы Нинаның
беләзеге. В. Шекспирның «Отеллопсындагы Дездемонаның яулыгы шикелле ук аһәмияткә ия.
«Кызыл йолдыз» пьесасында кызыл яулык егет белән кызның бергә булырга вәгъдә бирешү билгесе
генә түгел, бәлки яшьләрнең «кызыл йолдыз» белән дә берләшүенең билгесе. Яулык. Хәй сүзләре
белән әйткәндә, «безнең күңелләребезне җыйган әләм булып җилфердәр», ааыл яшьләре бу яулык
белән барып, бандитларны себереп түгәләр, авыл Советын кулаклардан тазарталар, бу яулык белән
барып, кызыл йолдызларын табалар. Кыскасы, традицион яулык образы азатлык әләме дәрәҗәсенә
күтәрелә, революцион колач, сугышчан зчтәлек ала.
Халыкта әүеәл-әүвәлдән яшәп килгән күркәм бәйрәм —туй да М. Фәйзи иҗатында яңа зчтәлек
белән баетыла. «Кызыл йолдыз»да яшьләрнең кызыл туе гаять оста тасвирланган, аны хәтта бүгенге
яшьләребезгә үрнәк итеп күрсәтәсе килә.
Сәхнә әсәрләре язуның зур остасы, социалистик культураны үстерүдә көчен аямыйча зшлөгән
олы энтузиаст Мирхәйдәр Фәйзи яңа бер рухлану белән югары күтәрел гәндә, иҗаты яңа темалар һәм
образлар белән байый барган чорда үлде. Уя татар драматургиясенә үзенчәлекле яңалык алып килде,
музыкаль драма жанрында новатор булды, үлемсез традицияләр калдырды. Аннан соң әдәбият
мәйданына чыккан драматурглар, элекке мирасны иҗади өйрәнгәндә һәм үстергәндә. М. Фәйзи драма-
тургиясен читләтеп үтмиләр, ул тудыргаи һәм нигезләп калдырган гүзәл башлангычларны дәвам
итәләр.
Художникның кече һәм таланты иҗади кыюлык белән аерылмаслык бәйләнгән. М. Фәйзи гадәткә
кереп киткән кануннар белән генә канәгатьләнмәде, аларны узыл, кыю рәвештә яңалыкка омтылды.
Шунлыктай, аның әсәрләре сәхнәдән төшми уйнала, яратыл укыла. Бу — язучының үлемсезлеге.