ЧИКЛӘВЕК ТӨШЕ
ин анардан гел аерылам дип яшәдем.
Ул хакта беркайчан да. бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.
Чөнки ул — кешеләргә кирәк.
Мич Казанның Яна бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойдь тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек нше әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. Ипи кытлыгы күрмәдек. Ситсы мазарны чират торып алган бүл- мады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән бүлсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары бүл- Мады диярлек. Мин аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп, ачлыкның ни икәнен дә белми үстем.
Халикъ белән танышкан чакта мина унтугызынчы яшь иде. Кайна- кы| кичләрен, чәй янында үзләре генә калгач, әтинең әнигә: «Кулдан озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы» — Днгәи сүзләрен ишетә башладым. Алар мине әти кул астында эшләүче Iапсамат исемле төпле акыллы, тапканын әрәм-шәрәм итми торган, өстәвенә, читтән бер сандык мал да төяп кайткан бистә егетенә кияүгә бирмәкче булдылар. Егет без1ә килеп утырды. Әти белән әни «ныц әле артына, әле алдына төшеп, өрмәгән җиргә генә утыртмадылар Табынга мине дә чакырдылар. Әлеге Гапсамат буйга тәбәнәк булса да, гәүдәгә нык иде, ул миңа кыска бармаклы каты кулын биреп
tM
күреште, ара-тирә генә сүз башлаштырып, гел әтигә төбәлеп утырды. Мин чәй ясап тордым. Ул миңа ошамады дип кенә әйтсәм, дөрес булмас, Гапсамат минем күңелемә шом салды.
Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен нык кына эләктереп, шопырдатып чәй эчкән чагында:
— Алай диген. Тә-әк. Тормышны таза көйләгән син, Гыйбау абзый,— дип, бер-ике сүз әйтеп куйгач, өйгә авыр тынлык иңә иде.
Әти кунак-мазар килгән чакта сандык төбеннән алып кия торган укалы кара түбәтәен арткарак чигереп, тегәрҗеп юанлыгы гына калдырып кырган кара мыегын, очлы кара сакалын бирчәйгән бармаклары белән сыпыргалап сүз башлады:
— Халыкның хикмәтле сүзен беләсең инде син, Гапсамат. Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала, ди халык. Әдәм баласының үз вакытында казыгын какканы, үз куышын корганы мәслихәт.
Мин шунда кинәт эшләрнең кая барганын төшенеп алдым. Юкса, моңарчы Гапсамат өйгә кереп тормый, куенына тыгып килгән тире- ярыны әтигә өй алдында гына биреп китә, алар анда шыпырт кына сатулаша торганнар иде.
— Казыкны нык итеп кагарга ният бар, Гыйбау абзый, син тәҗрибәле кеше, дөньяның җаен беләсең, кулдан килгәнне булышкалап торсаң...— диде Гапсамат һәм чынаягын каплап куйды.
Әни бик өтәләнеп кыстаса да, ул бүтән чәй эчмәде, зур кара күзләрен тутырып миңа бер карады да, аннан күзен кыса төшебрәк, сөзеп кенә тагын бер карап алгач, китәргә ашыга башлады. Чоланга чыккач, мин аның әти белән кызу-кызу сөйләшкәнен ишетеп тордым, күңелемдәге шом тагын да артты. Әтинең сүзне өзеп сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, бүген, бүген булмаса иртәгә, парлы казык турында яна- дан сүз кузгатачагын көтеп йөри башладым.
Минем күңелемдә икенче бер егет, безнең күршебездә фатир торучы Халикъ урын алганын алар белми иде әле. Халикъ Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, җете зәңгәр күзле; гәүдәсенә сыланып, аны аеруча зифа итеп күрсәткән яшькелт френч киеп, лейтенант погоннары тагып йөрүче офицер. Яшькә дә ул Гапсаматтан күпкә яшь: күрше Хәерниса түтәйләрнең урыс капкасыннан ялт итеп килеп чыга да, минем дә көянтә-чиләк күтәреп капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала:
— Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?! — дип, бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дәшеп кала.
— Суга барам шул...—дим мин дулкынланып. Аның белән якын булуымнан каушап һәм шул ук вакытта җанымда әйтеп бетергесез рәхәт бер тынычлык тоеп, үз юлыма китеп барам. Җилкәм белән тоям: ул мине чаттан борылганчы озатып кала...
Безнең әле ялгыз калып сөйләшкәнебез дә юк, аның мине якын күрүен күңелем белән сизсәм дә, «Кем соң моның сөйгәне булыр икән?» — дип уйлыйм, шул билгесез кыздан хәтта көнләшә үк башлый идем.
Гапсамат безгә килеп киткән көнне мин күкрәк турымда нәрсәнеңдер бик авырттырып сыкрап торуын сиздем. Зарыгып, тилмереп кич җиткәнне көттем. Чоландагы кисмәккә дә, бакчадагы кисмәккә дә тутырып-су китердем, ләкин ул көнне миңа Халикъ очрамады, мин көне буе пошыргаланып, әледән-әле ян тәрәзәгә килеп, аның эштәй кайтканын көтеп йөрдем.
Ул кайтмады.
Өстен иске чүпрәк белән кысып бәйләгән зур гына ике чиләк күтәреп әни кайтты. Кухня ягында бәрәңге кабыкларын юып пешерергә куйды. Аның көн саен гадәтләнгән бу эшенә мин булыша торган идем. Бүген
ииктер булышасым килмәде. Кухня ягына күнел болгаткыч әчкелтем бәрәнге кабыгы исе таралгач, кәефем бөтенләй кырылды.
Әти эштән кайтып, такта сарайда эш киемнәрен салып керде, гөлбәчтә озаклап юынды. Кичкырын булса да сакал-мыегын кырып кайнашты. Сандыктан укалы кара түбәтәен эзли башлагач, мин: «Тагын Гапсамат килә микәнни?» — дип борчылып, почмак якта утырдым. Юк, бәхетем, килмәде Гапсамат. Ләкин әни табынны кунак килгәндәге төсле итеп әзерләде. Бер йомарлам базар мае, бавырсак, кәрәзле бал куйды
Мине бик яктырып чәй янына чакырдылар.
Чыктым.
Сүзсез генә чәй эчтек. Әти сакалын чеметкәләп, тамак кыргалап утырды. Мин аның мина әйтер сүзе барлыгына төшендем. Бераздан ул өй алдына чыгып китеп, бер төенчек күтәреп керде. Аны ашыкмый гына чиште. Биек итеп күпертеп жыйган тимер караватка — минем урын- жирләрем өстснә — елкылдап торган чытыр ак атлас чыгарып салды.
— Кызым, Рокыя, кил әле монда, ошыймы бу сиңа? —диде.
— Ошый,— дидем, хәтерләрен калдырмас өчен әйттем. Атласта кайгым юк иде.
— Бигрәк тә матур инде. Каян алдын бу хәтле затлы әйберне? — диде әни, әтигә куштанланып
— Гапсамат табып китерде. Ике бәясен бирсәм бирдем, ди, әмма ләкин малны кулдан ычкындырмадым, ди.
Әти атласны озынчага сузып, минем буема салып карады. «Әллә- лә!»—дип тел шартлатты. Тик минем сөмсерләрем коела башлаганны күреп, якадан челтәр япма өстенә илтеп куйды.
Нәкъ шул мәлне ишек шакыдылар, әтиләр аны-моны әйтергә өлгергәнче. ишек ачылып китте дә, безгә... милиция киеменнән Халикъ килеп керде. Әнипек йөзе көл кебек агарды, әти, ашыгып, атласны яшерергә маташа башлады.
Мин кулларымны кушырып, карават буенда басып калдым.
— Гафу итегез,—диде Халикъ, тотлыгыбрак сүз башлады,—Унай- сыз булса да керергә туры килде. Хәерниса карчыкның капка-курасы аварга житкән. Тол карчык үзе бер ни дә булдыра алмый, шуларны турылап куярмын дигән идем. Гыйбадулла абзыйның кораллары булмый калмас, дидем. Балта белән тигезләгеч кенә биреп торыгызмы...
Әтинең каушавы йөзенә ук чыккан иле. Ул беркавым зиһенен жыя алмый торгач
— Хәзер табабыз аны...—диде.—Балтасы лапаста инде анын... Тигезләгечен кая куйган нем сои әле? Менә син тамаша, кара инде... хәтер диген инде шуны да... Минкамал. әй кем. кызым Рокыя, син белмисеңме? Табып кына бирче булмаса. Әй, туктале, кем, чибәр егет, исемеңне белмим. Табынга рәхим итәр нең...
Халикъ йомшак кына рәхмәт әйтеп, борчуы өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенеп, ишектән чыкты. Мин дә. тигезләгечне табу сылтавы белән, анык артыннан чыктым.
Такта сарайдан, әтинең эш кораллары яткан шкафтан тигезләгечне эзләп таптык. Халикъ, каушый төшеп, кулымнан жиңелчә генә тотты да
— Рокыя, мин синең белән очрашыр идем,— диде.
— Кайда? — дидем, ашыгып.
— Милиция идарәсендә.
— Син ни сөйлисен’. Нишләп мин анда барып йөрим? Минем хакта ><и уйламаслар.
— Кайда сон, алайса?
— «Тукай» киносы янында
— Кайчан?
— Иртәгә, Көндезге уникедә,
— Ярый.
Ул. иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. Мин. тәнем буйлап йөгергән калтырауны басар өчен, беркавым сарай буенда торырга мәжбүр булдым.
— Рокыя, кайда син? — дип, әни ишектән башын тыгып дәшкәч кенә өйгә кердем.
Әтинең миңа ак атлас күрсәткәндәге дәрте сүнгән иде инде. Мина таба бер генә күтәрелеп карады да:
— Сиңа алай бик чәчрәп чыгарга кирәкмәс ие... Яратмыйм шул милиция халкын. Балта дигән була, берәрсе чагып, иснәнеп йөрүе түгел микән? — диде.
Минем бу сүзләргә хәтерем калды — дәшмәдем.
Икенче көнне сәгать унике житкәнне көч-хәл белән көтеп алдым да «свиданиегә» киттем. Әти белән әни эштә иде әле.
Халикъ анда иде инде, кинотеатр янына жыелган халык арасында, сәгатенә караштыргалап. арлы-бирле йөреп тора иде.
Мине күрүгә ашыгып кына яныма килде, рөхсәт сорап култыклады, без каршыдагы бакчага кереп утырдык.
— Я. ярар, мин бу сүзне кайчан да булса әйтергә тиеш инде,— дип. йомшак кына итеп кулларымнан алды.— Мин яшь кеше түгел. Сугышта йөреп кайттым. Ике мәртәбә яраландым. Акны ак дип, караны кара дип таный беләм. Сугышка кадәр елгачылар техникумына кергән идем. Соңгы курсыннан китеп бардым. Артиллерист. Менә Казанга кайттым. Әти үлде. Әни исән, сеңелем бар. укый, минем белән яшиләр.
— Сез миңа боларны нигә сөйлисез? — дидем аптырап.
Ул гажәпләнде. Борын очы тирләп чыкты. Кулларымны кинәт җибәрде дә моңсуланып калды. Аннары әкрен генә, гафу үтенгән тавыш белән әйтте:
— Синнән башка көн юк миңа, Рокыя... Мин сиңа гашыйкмын.— диде.
Гүя өстеннән тау төшкәндәй, көрсенеп куйды.
Аның шундый гадилеге, мин газапланып йөргән тойгыны туп-туры әйтеп бирә алуы мине таң калдырды, хәтта каушатып жибәрде. Әле күпмедер бергә йөргәч, бер-беребезне ныклап белгәч, ягъни мине зур хискә әзерләгәч әйткән булса, мин дә бәлки аңа инде ул безнең күршегә килеп тора башлагач ук күзем төшкәнне, аны күрү үзем өчен бәхет икәнлеген әйтеп бирә алыр идем. Бигрәк кисәк булды шул бу. Мин ана:
— Ә сез нигә... милициягә кердегез? — дип кенә әйтә алдым.
— Тәртип урнаштырыр өчен...— диде ул, өзеп кенә.
«Тәртип урнаштыру» минем әтиләрем көткән дөньяга да бәйле иде. Ул дөнья мине бәхетле итә. гамьсез итә иде. Кинәт мин Халикъның әтиләрне кулга алуын, жавапка тарттыруын күз алдыма китердем. Күземне камаштырып ак атлас чагылып китте. Минем өчен изаланып йөргән әтием кызганыч булып тоелды. Иркә бала булып үсүем, сугыш чорында да авырлык күрмәвем, алты почмаклы таза йортта, мул тормышта яшәвебез өскә калыкты:
— Юк. мин милициягә кияүгә чыкмыйм.— дидем.
Халикъ күзгә күренеп үзгәрде, аның озынча ак йөзенә, очкын чәчеп торган зәңгәр күзләренә рәнҗү бәреп чыкты. Ул хәрбиләрчә төгәл, нык хәрәкәт белән урыныннан торды да ике генә сүз әйтте:
— Гафу итегез. Ялгышканмын.
Саубуллашмыйча да китеп барды.
Горур кеше иде ул Халикъ. Мин моны ул чакта бөтен асылы белән аңлап җиткермәгәнмен, аның шулай кискен кылануына аптырап, «свиданиегә» чыгуыма гарьләнеп, кайтып киттем.
Әтиләр өчен бу бик тә кулай булып чыкты. Милиционер Халикъ безгә керүдән туктады, мин аны суга барган чакларымда да очратмас
булдым, минем бәхеткә Гапсамат торып калды. Шулай булмыйча сон —үз бәхетемне үзем жнмердем бит.
Эшләр чынга китте. Гапсамат безгә көн аралаш килә. Әтиләр хәзер мине Гапсаматка кияүгә бирергә әзерлиләр. Әни ашханәдән көн саен алып кайткан бәрәнге кабыгын пешереп, минем туема тана симертә Әти бирнәгә дип затлы мехтан тун тектерергә бирде. *
Гапсаматнын күңелендә тирән тойгы булуына шикләнә идем мин. « Анар, мөгаен, каената буласы кешеләренең таза хәлле булуы гына © ошыйдыр, дип уйлый идем. Чөнки ул безгә килгән саен гел дөнья көт\ и турында сөйләшә. Әтинең авызына кереп, үзенә кирәкле акыллы сүзне g генә йотып утыра иде.
Гапсамат аракы эчми. Минем әти дә шешә белән дус түгел. Мин § тик бер генә мәртәбә аларның мәжлес корып утырганнарын күрдем. = Эчми эчкәнгәме, Гапсамат кызган иде.
— Их, бабай...— дип, әтигә тарсынмый-ннтми кияү булып дәшеп *
мине бал-май эчендә генә йөздерәчәген әйтте. Әшнәләре аны хуплап ® тордылар. Утыра торгач, Гапсамат: -
Казгансаң чаллар табыла. м
Иврәккэ кан савыла,— <
дип жырлап та жибәрде. Тавышы аның куе, матур тавыш, тик ул 2 жырның тәмен дә, моңын да аңламый иде бугай. Бистә егетләре кебек, х тавышын чамадан тыш калтыратып жырлын иде.
Әшнәләреннән берсе Гапсаматтан да уздырып жибәрде.
— Ну, ахири, чикләвекле имән ава инде өстенә. бәхетле йолдыз астында тугансың икән, чукынмыш!—дип, йодрыгы белән тегенең күкрәгенә төртеп алды.
Мин мондый ачыктан-ачык әрсезлектән йөземне чытып чыгып киттем. Егетләрнең арттырып җибәрүләрен әти дә сизде бугай, ул мәжлес халкын алма бакчасын карап керергә чакырды.
Минем дәшми-тынмый йөрүемне әтиләр ризалык билгесе дип аңладылар, ахрысы. Минем белән шул хакта бер көнне кичен, чәй эчеп утырганда, чынлап торып сөйләштеләр.
— Кызым,— диде әти.— яшең дә житкән, кием-салымың да житәр- лек. үзебез исән чакта әйбәт урынга биреп калырга ниятләп торабыз. Кыз бала гомер буе ата-ана йортын саклап утырмас. Әмма ликин синең ризалыгыннан башка ул дәү эшне эшләп булмый.
— Кемгә? — дидем. Халикъ кебек, сүзне өзеп сөйләшәсем килде.
— Күзең сукыр түгел, күреп торасың, Сәмигулла абзый малае Гапсамат синен өчен жан атып йөри. Нәсел-нәсәпләре дә ил-көн алдында хур итә торганнардан түгел. Эчеп-нсереп кеше көлдергәннәре юк. Нәселләрендә катын белән шаяручылар да күренми, аллага шөкер Әллә. мәйтәм, озын-озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, туеңны итеп ала бызмы?
Мин байтак вакыт дәшми утырдым. Әтигә кушылып, әни дә Ганса матны мактады. Мал таба торган жегет, малның кадерен белә торган жегст, түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итми, кулында менә дигән һөнәре дә бар. диде.
Күңелемдә котырынып кире тойгы уянды.
Халикъка өзеп әйткәнне, нигә дип әле мин Гапсаматка ла өзеп әйтмәскә тиеш? Өзеп әйтсәм, әтиләр бердәнбер кызларын теләмәгән кешегә биреп, гомер буе аның каргышын алып яшәргә теләрмени?
— Юк. әти, көчләмәгез мине, яратмыйм мин Гапсаматны,— дидем.
— Әй-йәй-йәй! Менәтерәк, әйтте б)! — диде әти.— Иә. кем генә соң яраткан кешесенә кияүгә чыга? Тора-тора яратасын ?ны... нйе, Моңарчы, кызым, алланың биргәненә шөкер, безнең сүздән чыкканың *»к ие, анысына рәхмәттән башка сүзебез юк. әмма лнкнн сунгы сүзен
белән рәнжетәсен син безне... Йә, кай төше кемнән ким Гапсаматнын? Буе-сыны бар, нәсел айгырларын егып салырлык тазалыгы бар. Ай- һай, балам, бу заманда, сугыштан сон өшәнеп беткән бер вакытта. Гапсамат кебек алтын җегетне кулдан ычкындыру, мин снңайтим, исәрлек! Заманасы да бит аның сайлана торган замана түгел. Сугыш тан кайтканы гарип-гораба, сугыш вакытында буй җиткәне — чирле- чирләшкә...
Әтинең кычкырмый-бакырмый гына аңлатырга теләве күңелемне йомшартып җибәрде. Каты бәреләсем килмәде:
— Юк. әти, ирексезләмәгез. Мин әле укырга телим,—дидем.
— Кайда, кем булырга? — диде әти.
Ул минем дәшми торуымны күреп, бик тә үз иткән, кечелекле тавыш белән үгетләргә кереште:
— Без сиңа, балам, изгелектән бүтән бер ни дә теләмибез. Әмма ликин кисәтеп куям, кара аны, суңыннан үкенерлек булмасын, Сәмигулла абзый малаена кызның менә дигәннәре табылыр...
Әтиләр мине бүтән кыстамады. Тик аларның дөньяда гамьнәре дз калмагандай булды. Әни өйне гөл кебек итеп тоту гадәтен ташлады, әти бер-ике тапкыр кызмача кайтты. Безнең җитешле түгәрәк тормышның гүя бер ягы кителеп төште. Әтиләр әллә ничек кызганыч. Әллә Гапсаматка кияүгә чыгаргамы? Ялгыз өйдә, япа-ялгызым үскәнгә, әле- гә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгәнгә, минем таныш егетләрем юк, укуны да мин сылтау итеп кенә әйттем. Укымаган кеше дә үлми. Әнә бит әни укымышлы кеше сайлап тормаган, тоткан да дүрт класс белемле әтигә кияүгә чыккан. Нәрсәсе на-чар? Эшен дә эшли әти. тормышын да алып бара. Кеше арасында хур булып торганы юк. Халикъ, мин кырт кисеп сөйләшкәннән соң, безнең күршедән күчеп үк китте. Ул мина бүтән әйләнеп тә карамаячак.
Бер көнне өйләрне җыештырып, урын-жирләремне тагын бер мәртәбә кабартып җыйгач, шул уйларым белән миңгерәүләнеп, путаллы зур көзге алдына килеп бастым. Миңа хәзер егерме тулып килә. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Минем әле йөзләрем алсу, күзләрем сөрмәле, буй- сынымның тал чыбыгыдай зифа чагы, нигә миңа Гапсаматның иркә хатыны булып, йорт биләүче акыллы хуҗа бикәсе булып яшәмәскә? Тагын дүрт-биш ел торсам, яшьтәш егетләрем өйләнеп бетәчәк, мин сазаган кыз булып утырып калачакмын.
Миңа үзем, үземнән дә бигрәк, минем кайгымнан бетерешеп, гомер буена рәнҗеп яшәячәк әтиләрем кызганыч тоелды. Чыннан да. Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар. мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын ди, юнылмаган бүкән булсын ди. Аннан кемгә зыян? «Ир — баш, хатын — муен» дигән сүз дә бар бит әле. Муен борылмаса, баш борыла алмый. Мин, ун класс укыган кыз. Гапсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланыш- ларыннан арындыра алмаммыни?
Гапсаматта булмаганны бар итеп күрергә, аны матур һәм нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырышып яши башладым. Хыялым эшкә җигелде.
Уйларымны әти-әнигә әйтмәдем әле. Шулай да бер көнне әти Гап- Саматларга өй туена барырга кирәклекне әйткәч, карышмадым.
Матуррак күлмәгемне, бәйрәмдә генә кия торган кытай туфлиемне сандыктан алгач, әтинең чырае яктырды, ул ничектер сүзчәнләнеп китеп, кием-салымыңны кызганма, бетсә тагын алырбыз, дип әйтеп куйды.
Өчебез дә. өф итеп кенә киенеп, өй котларга барып кайттык.
Бу бару минем күңелемне тагын да Гапсамат ягына аудара төшкәндәй булды. Ул өстенә буйлы ак күлмәк, кара бостон костюм, аягына ул чорда бистә егетләре өчен бик модалы булган, балтырлары кантары*
лып куелган күн аслы ак фетр кигән иде. Анын чүкечтәй нык гәүдәсе, ташып торган карз тутлы алсу йөзе бу юлы мина хәтта чибәр дә булып күренде.
Рокыя туташ дип. Гыйбау абзый, Минкамал түти дип, аяк өсте торып безие сыйлаулары, аракы-мазарны да әти белән икесе безгә күрсәтми, почмак якта гына төшереп керүләре минем күнелемә гел менә ♦ хуш килде. g
Мин дә тырыштым.
Дәшкән чакта ягымлы итеп, бераз гына назланып, үз кадеремне н үзем белеп дәштем. Тойгыларым кузгалганга алсуланып киткән йөзем S (зур путаллы көзге минем каршымда иде) мәжлес халкына бик тә § ошап куйды булса кирәк, ул көнне мин мәжлеснен күз өстендәге кашы § булдым. Бу минем тәкәббер горурлыгымны, үз-үземне яратуымны арт- ? тырды. һәм шул кич минем язмышымның борылып китәчәгенә сәбәпче . дә булды.
Әтиләр Гапсамат турында кабат сүз кузгаткач, әллә ни назланды- ® рып тормадым. Ике өйдә дә туй әзерлеге башланды. Бәйрәмчә аш-су s табак-табак бавырсак, чәкчәк, кош теле әзерләдек. Әллә ничә төрле > паштет пешердек. Идәннәрне кырып юдык. Келәмнәрне кагып элдек. < Синькаланган челтәрләр тәрәзәләргә ямь биреп, өйгә бәйрәм төсе кертте. Ишек алларын кат-кат себердек. Кунакларның караватта гына я сыймаганын йоклатырга дип, әти тапчаннар ясады, юрган-.матраслар - ны март кояшында җилләтеп, тузаннарын кагып керттек. *
Булачак туй мәшәкате әни белән икебезгә бер атнага житте. Әтигә дә отпускысын шушы вакытка туры китереп алырга туры килде. Мин моңарчы күреп карамаган өр-яна тормышка әзерләнеп, төннәрен хәвефләнеп яшәдем. Йокым качты. Моны әни бик тиз сизеп алды. Ул төнге сәгать икеләр тирәсендә минем яныма чыга, ак мендәргә сибелеп киткән чәчләремне сыйпап, беркавым янымда утырып тора, тик сүз катмый. сүз катудан ул ничектер уңайсызлана һәм, мин тагын да күбрәк борчуга төшмәсен дип, аналарга гына хас булган бер сизгерлек белән минем алгы көнемне кайгырта иде.
Мин йоклый алмый ятам.
Тәрәзәдән бәс сарган алмагач ботаклары күренә Ә күк йөзендә, бәсле ботаклар арасыннан, зәңгәрсу йолдызлар тетрәнеп яна. алар бер кабынып, бер сүнеп торалар, я бик якын, я хыял жнтмәс ерак булып тоелалар...
Туйга ике-өч көн генә калгач, кодалар килеп, туй хәстәренең ничек барганын белешеп киттеләр. Күп сөйләшмәделәр. Гапсаматның әнисе минем әни кебек йомшак күңелле, йомыкый гына бер карчык икән, алар әни белән яшереп кенә бер елашып та алдылар
Мин инде беркемнән дә бәйсез кыз чакларымның үтеп барганын, тиздән миңа килен булып кеше йортында хезмәт итәргә туры киләчәген айлап, яшьлегем белән аерылышу тойгысыннан күңелем тулып, төнне елап үткәрдем. Әни икс мәртәбә яныма килеп, башымнан, ак мендәргә таралган кара чәчләремнән сыйпап китте.
Ләкин көтмәгәндә безнең гаилә өчен бик күңелсез хәбәр килеп әйттеләр.
Иртәгә туй дигән көнне Гапсаматның әнисе килде. Самавырга барып тотынган әнине туктатып, шыпырт кына әйтте
— Ашыкмый тор әле. Минкамал. чәй куярга. Өйдәгеләргә әнтмнен- че генә киткәнием. Эшләрнең көе китеп тора бит әле...— диде, яулык чите белән күзләрен сөрткәләп алды.
— Ай аллам, ни булды тагын? — дип, әни булачак кодагые өчен хафалана башлады.
— Гаптелсамятымны алып киттеләр.
— Китсәнә! Кая?!
— Милициягә алып киттеләр. Кичәгенәк тениә ике милиция килде. Ак өебезнең ишегенә йозак салдылар. Өй янына берәүне бер китермәскә куштылар. И кодагый, ниләр генә булыр икән ул балакаема?..
— Әллә михавайдан берәр нәрсә алып чыкканыемы?
— И-и-и әйтмә инде, Миңкамал, нәфсе дигәннәре шайтан бит. Тун расхутларына булыр дип, бер каракүл тире алган. Аны күлмәк эченнән урап кигән. Вахтачы карт —яна себерке — тентегән булып кыланып милиция чакырткан, тнресе-ние белән алып киткәннәр. Бүген пүнәтәйләр белән килмәкчеләр. Ай! Килгәннәрдер дә инде, йөгерим. Ул-бу нәрсәгез булса, зинһар, яшерегез. Күрше-коланга ышаныч юк, бер-берсен сатарга гына тора, сезне дә харап итеп куймасыннар.
Әнинең кулыннан самавыр капкачы төшеп китте. Яна хәбәрне әйтергә дип, ул әти янына сарайга йөгерде. Сандыкта тире кисәкләреннән җыеп теккән ике бүрек бар иде, аларны кая куярга белми чабышып йөри башладылар.
Гапсаматның әнисе Гөлниса җиңги ни төсле өтәләнеп килеп кергән булса, шундый ук кызулык белән бәрелә-сугыла чыгып та китте.
— Бәхетләрең юк икән, балакаем, и-и-и, юк икән бәхетләрең! — дип. әни миңа карап елап җибәрде*
Әти аңа бер генә кычкырды:
— Җитте сиңа! Яп авызыңны! Тапкан монда эт кебек улап утырыр вакыт. Килеп җиткәннәрен көтәсеңме? Ач сандыкларыңны, тиешле- тиешсез әйберең булса, чыгар... Әгәренки мин югында Гапсаматны сорап килсәләр, белмим диген. Төшендеңме?
— Туктале, әтисе, ничек инде олы башым белән алдашып утырыйм? Гапсамат кияү буласы кешебез ләбаса...
— Кияү буласы! Бирерләр сиңа киявеңне! Мине төрмәдә череткәннәрен телисеңме? Булыр сездән. Ни чыкмаса катын-кыздан чыга. Татарчалатып, җыландай телемне чыгарып әйтәм, ишетсен колагын: белмим диген. Белмим! Белмим! Белмәгән дә күрмәгән — мең бәладән котылган. Гапсамат безнең өчен юк хәзер, юк! Рокыя, ишеттеңме?
Гапсамат хәлләрен Гөлниса җиңги безгә көн саен җиткезеп тора. Аларны тентегәннәр. Ун каракүл бүрек, җиде баш тире, алты кисәк бостон отрезы алып чыкканнар.
— Ниләр күреп җыйдыгыз шул тамашаны? — диде әни. Гөлниса җиңгигә шелтә белән карады.
— И-ии әйтмә инде. Миңкамал, күрәчәк күмер ашата, ди. Нәфсе бит. нәфсе, күрәчәгебез булгандыр инде...
Әти дөрес сизенгән икән.
Гапсаматның җиле безгә дә килеп кагылды. Егетне кулга алганнан соң бер атна чамасы узгач, шөкер, килүче-китүче юк дип тынычланып кына утырганда, мине машина белән килеп милиция идарәсенә алып киттеләр.
Әни хәтта сау бул дип тә әйтә алмады. Телдән язып, күгәрде дә катты.
Мин, милиционер ишетсен дип. әнинең иңбашларыннан сыйпап әйттем:
— Борчылма, әни, мин бик тиз әйләнеп кайтырмын, безнең бер гаебебез дә юк бит,— дидем.
Яна бистәнең Аскы урамындагы, тәрәзәләре тимер рәшәткәле зур гына агач йортның коридорына килеп кергәч, күңелемне курку басты. Иске телогрейка, дәү кирза итек кигән бер кешене мылтыклы милиционер мина каршы коридор буйлап алып килә иде. Моның Гапсамат булып чыгуыннан йөрәкләрем алынып, бер читкә тайпылдым. Уф! Гапсамат түгел икән. Бәлагә эләккән бер Гапсамат кына димени дөньяда!
Мине алып килгән милиционер коридордагы бик күп ишекләрнең берсен ачып җибәрде. Караңгы гына коридордан соң яп-якты кабинетка
тордым.
Боларны мин нигә бик төпченеп сөйлим? Бу—минем тормышымда гвять мөһим момент, бәлки шуңа күрәдер, ул минем күнелемә бик тирән уелып калды. Күзләрем камашып, бер ни күрми торган арада мине алып килгән милиционер: v
— Иптәш өлкән лейтенант, гражданка Гыйбадуллина сезнең кара- |
макка китерелде,— дип чатнатып әйтеп честь бирде. э
— Китәргә мөмкин,— диде аңар өлкән лейтенант дигәннәре. ~ һәм мин, өстәл янында каккан казыктай басып торган чибәр лейте- н
вантның Халикъ Саматов икәнен күреп, артыма егылып китә яздым. ®
— Утырыгыз, гражданка Гыйбадуллина,—диде мина үтә дә таныш х
һәм үтә дә чит рәсми-коры тавыш. г
«Менә нинди хәлләрдә очрашасым бар икән минем аның белән! — ф дигән уй миемне яндырып узды.— Беләсе иде. мине ул эш белән чакыртканмы, әллә минем теге көнге отказы.м өчен үч алырга жыенамы? о Әгәр үч алырга чакырткан булса, ул бик әшәке кеше булып чыга, мин = ана бер сүз дә әйтмәячәкмен». *
— Сез мине гафу итегез, Рокыя туташ,—диде ул, милиционерчы- <
гып киткәч.— Мин сезнең белән башка урында очрашуны кулайрак е күрер идем, ләкин нихәл итмәк кирәк, хезмәтем миннән рәсмилекне = таләп итә. *
Мин әнә шунда, беренче мәртәбә, аның үз эшенә фанатикларча бирелгәнен күрдем. Мин бит аның мине яратканын белә идем, хәзер дә ул вакыт-вакыт мина төбәлеп, онытылып кала, тик хисләренә ташып китәргә ирек бирми, шундук рәсми-жнтдн тонга күчә.
Мин аңар әтием-әнисм турында, аларның нинди карашлы кешеләр булуы, мине ничек тәрбияләүләре турында яшерми сөйләп бирдем. Минем хәйләләмәвемне, гадел сөйләвемне ул аңлады, баштагы мөнәсәбәтен үзгәртеп, дустанә сөйләшүгә күчте. Дөресен генә әйткәндә, без берберебезне сыный идек. Юк, ул миннән үч алмый, аның хәле минекеннән авыррак; ул, мине яратканы хәлдә, мине авыр тойгыларга салырга һәм мин бнгүк өнәп бетермәгән интим мәсьәләләргә дә кагылырга мәж- бүр иде.
Өч сәгатькә сузылган сөйләшү вакытында ул бик нык арыды, арыганын миннән яшерергә дә теләмәде. Яшерим дисә, ул мине кайтарып кына жибәрә ала Иртәгә тагын көн бар, берсекөнгә дә көн бар. Көн саен аз-азлап, итагатьле генә сөйләшеп, ул үзенә кирәкне жыеп бетерә ала иде. Тик ул алай теләми, намусына каршы бара алмый, икебезгә дә авыр, бик авыр булган эшен — миннән допрос алуын дәвам иттерә.
— Гражданин Самигуллин Габделсамат сезнең белән нинди мөнәсәбәттә иде? — ди милиция өлкән лейтенанты Саматов.
Мин көрсенеп әйтәм:
— Мин аның ярәшелгән кызы идем.
Ул кәгазь өстенә иелеп, шатыр-шотыр яза башлый, озаклап, ярсынып яза. каләм сабы тоткан бармаклары, артык кысудан, агарып китәләр.
— Сезгә гражданин Самигуллин каракүл тире яки тегелгән б^рек китермәдеме?
— Беләсезме, иптәш өлкән лейтенант, мин бу сорауны тактсызлык дип саныйм. Нишләп әле мии сезгә булачак ирем өстеннән сөйләп утырыйм?
— Ләкин бит, Рокыя туташ, мина сезнең әти-әниегезне чакырып сөйләшергә туры киләчәк. Ничек уйлыйсыз, аларны алжытып йөртү кирәкме, әллә үзегез генә сөйләп бирәсезме?
Мннем ачуым кабара башлый
— Сез нәрсә, мина әтием-әнисм өстеннән әләк сөйләргә кушасызмы’
— Тынычланыгыз, зинһар. Кабат сорыйм: гражданин Самигуллин сезгә каракүл бүрек китермәдеме?
— Китермәде. «
— Тире китергәнен дә күргәнегез булмадымы?
— Булмады. Әгәр андый эшләр хатын-кызга күрсәтеп эшләнелә дип уйласагыз, бик ялгышасыз.
Ул мина сүзсез озак итеп карап торды, аннары ниндидер звонокка басты, ашыгып килеп кергән милиционерга:
— Иптәш сержант, гражданка Гыйбадуллинаны машина белән өенә илтеп куегыз,— диде.
Мин мыскыллы елмаеп:
— Рәхмәт кайгыртуыгызга, аяк-кулым исән, жәяү дә кайта алам,— дидем.
Милиция идарәсенә мине тагын өч тапкыр чакырттылар. Машина белән алып китәләр, жәяүләп кайтам. Өйдә мине дүрт күз белән әтиләр көтә, энәсеннән жебенә хәтле сорашалар, ах-ух киләләр, мин сөйләгәндә әни. тыела алмыйча, елап та жибәрә. әти аны шундук тыя, эшләрнең ни белән бетәсен белмәгәнгә, алар төннәрен керфек какмый үткәрәләр, аларның ябыгып, агарып калган йөзләренә карау минем өчен ифрат авыр.
Кайчандыр Халикъ Саматовка булган нәфис тойгыларым, анын өчен янып-көеп йөрүләрем соңгы көннәрдә икенче бер хис — бу кешене күралмас дәрәжәсенә житкән нәфрәт белән алышынды. Нигә дип азаплый ул безнең гаиләне? Ябасы икән, тотсын да ябып куйсын.
Ләкин тора-бара. үзем дә сизмәстән, тойгыларым үзгәрә, янә элекке хәленә кайта башлады. Саматов чын дөреслекне белергә тели, анын өчен дөреслек бар нәрсәдән өстен. Мин моның шулай икәненә ышана барам. Аны иң авыр чакларда да сыенып булырдай олы итеп таныйсым килә. Минем хәтта ул кадәрле олы тойгыны әтигә карата да тойганым юк бит әле. Саматовка барысын да сөйләп була, ул барысын да дөрес аңлый дигән уйга килгәнлектән, мин аңа әтинең меховойдан тире кый- пылчыклары алып чыгуын, шуннан төннәр буена әни белән икәүләп, күз бетәштереп, бүрек тегүләрен әйтеп бирергә телим, ләкин икеләнәм. Әйтсәм, эшләр тирәнгә китмәсме? Әйтми калдырсам, мин Халикъны белеп бетерә алмыйм, аның закон колымы, чын кешеме икәнен бик тә беләсем килә. Бу миңа бик кирәк, чөнки бу минем язмышымны хәл итәчәк. Әгәр мин аларны әйтеп, Халикъның гадел кеше икәнен белә алсам, ике дә уйламый аңа язмышымны бәйләр идем. Ә ул закон колы булып чыкса? Минем сабыйларча ышанып әйткән сүзем аркасында, юк кына нәрсә өчен әтине утыртып куйса? Бу миңа гомерлек яра булачак. Кешеләргә булган ышанычымны мәңгегә югалтачак.
Шулай да мин тәвәккәлләдем. Тик әйтер сүземне Халикъка аның кабинетында түгел, беркем дә тыңлап тора алмастай аулак урында әйтергә булдым. Мин аның белән Идел буена барып сөйләшергә сүз куештым. Ул моның белән килеште һәм без, кояшлы бер көнне, елга трамваена утырып. Услон тауларына чыгып киттек.
Мәңге онытасым юк ул көнне.
Май урталары иде. Агачлар яфрак ярган. Ж,нр өсте үлән белән түшәлгән. Юк. бу жәй урталарындагы инде күз күреп туйган, өстен тузан басып, жилләр уңдырып бетергән яшеллек түгел. Агач яфракларының сыткың сагызы да бетмәгән әле. аларны берәмтекләп санап чыгарга була, алардан баш әйләндергеч хуш ис, яз исе аңкый әле. Дөньяга КИл\ зәренә атна-ун көн дә узмаган сыек яшел яфраклар талгын җилдән әкрен генә җилфердәшә; яна күлмәкләрен күрсәтергә чыккан күбәләкләр пыр да пыр килә; каяндыр моң гына булып гармун тавышы ишетелә, яшьләр көлә, яшьләр сөенә...
Мин бәхетемне сыныйм. Халикъка мин әтиләр турындагы чын дөреслекне сөйләргә килдем. Ул бүген милиция өлкән лейтенанты киемендә түгел, мин погонлы Саматов белән Идел буена чыкмаган да булыр идем. Халикъ бүген аксыл-көрән костюмнан, изүләрен чишеп җибәргән ак күлмәктән. Ул, тезен тезгә куеп, агач төбендә утыра, беткәниән-бет- кәнгә ялгап, тәмәке тарта, дулкынлана. Күрәсең, ул минем нинди уй белән килүемне сизенә.
Мин. аның күзенә туры карап, сүз башлыйм:
— Минем әтием Гыйбадулла — вак сәүдәгәр. НЭП заманында үз йортында кибет тоткан. Сәүдәгәрлек аның канына сеңгән. Меховойдан ул тире кыйпылчыклары алып кайта.
— Нишләтә ул аларны?
— Әни белән икәү бүрек тегәләр.
— Бер айга ничә бүрек тегә алар?
— Бер, я икене.
— Кайда сата?
— Тал чукта.
— Ала-а-ай...—диде Саматов һәм кинәт тынып калды. Папиросын бармак арасында йомарлап, читкә атты. Мин аның озак кына сүздән язып торуыннан куркып:
— Я. нигә дәшмисез? — дидем.
— Әтиең мин сездән допрос алганны беләме?
— Белә.
— Борчыламы?
— Әгәр сез мине тагын бер атна йөртсәгез, аның кайгыдан урын өстенә егылуы, яки акылдан язуы ихтимал.
— Ничек уйлыйсыз, Рокыя туташ. Сәмигуллннның төрмәгә утыртылуы әтиегез холкына да борылыш ясармы?
— Әти әйтә, әгәр бу эштән исән-сау гына котылсам, бүрек дигәннәренә әйләнеп тә карамас идем, ди.
— Тукран тәүбәсе булмасмы?
— Минем әти сүзен җилгә очыра торган кеше түгел.
. Саматов кискен итеп башын чайкады, миңа өздереп кенә карады да:
— Минемчә, шул җиткән! — диде.
— Аңламадым. Нәрсә җиткән?
— Куркып яшәве — аның өчен җитәрлек җәза.
Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочаклап алдым. Аклады бит ул. аклады минем өметемне!
Мин Халикъ Саматовны элеккесеннән дә битәр бер ярату белән, олы итеп, зур итеп, сыеныр кешем итеп ярата башладым, миннән допрос алу бәрабәренә үзе турында да сөйләттем.
Әтисе Габдрахман, әнисе Маһибәдәр икән, башкорт ягында туып үскән, «кыдыл бодау» дип сөйләшә, ди. Халикъ ачлык елны туган, шуңа күрә озын булып үскән, имеш. Нигә аксыл йөзле дә зәңгәр күзлеме? Өченче буын бабасы латыш, әбисе сөргендәге латышка кияүгә чыккан. Карчыга борын, озын буй. җете зәңгәр күз —латыш бабасы бүләге. Дүрт бала булганнар. Берсе суга батып үлгән, берсе кызамык чиреннән вафат. Төпчек кыз Сания дә баш бала Халикъ торып калганнар.
Утыз бишенче елны әтисе аларны Казанга алып килә. Үзе ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик бәхете булмый картның. Ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки ул үлмәгән дә булыр иде, колбасаның агулы икәнен сизеп алуга конторага йөгерә. Башкаларны — илле дүрт кешене—коткарып калалар, ашыгу сәбәпле, моны оныталар. Урындыкка утырган килеш бөгәрләнеп үлгән.
«Минем әти шул эшне эшли алыр идеме? Башкаларны коткарыр өчен үзен корбан итәр идеме?» Бу фикергә мин җавап таба алмыйм.
а. «к. у.» м ю.
17
Халикъ әкрен генә сөйләп утыра. Үзләре турында ул үзе бик яхшы белгән чит кешене, инде туйдырып бетергән хәлләрне сөиләЛи сыман, тонык тавыш белән сөйли. Миннән допрос алгандагы активлыгы, кызыксынуы беткән. Тик ара-тирә ул үз хәленә гүя гаҗәпләнеп карый, аның жете зәңгәр күзләре караеп, тирәнәеп китә төсле, аларда уңайсызлану галәмәте булып, елмаю барлыкка килә. Игътибар иткәнегез бармы? Уңайсызланган чакта гөнаһсыз сабыйлар әнә шулай елмаеп торалар.
Мин аның зирәк акылын, кешеләрнең үтә дә үз итүен, мохтажларга ярдәм итәргә бик теләп һәм ашкынып торуын белдем инде. Җиленчене бетергәч, ул Володя Сомов исемле иптәше белән авиация техникумына кермәкче булган. Халикъ имтихансыз, ул отличник, Сомов имтихан тотарга тиеш. Уза алмый Сомов, елгачылар техникумына күчә. Иптәшлек йөзеннән Халикъ та елгачылар техникумына күчеп килә. Әтисеннән күчкән сантыйлык Халикъта шул чагында ук була. Кирәк бит. иптәшем белән бергә булам дип. инде кереп урнашкан техникумыңны ташлап чык әле! Исәр баш! Андый кешенең урыны кайда икәне билгеле: бер елдан моны комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Унсигез яшь тулуга — партиягә кандидат. Беренче курс кызларын өлкән курслар аулап бетерә икән. Халикъ үз группасыннан Мәликә исемле кызны эләктерә. Комсомол секретаре бит — өлкән курска торырлык!
— Чибәр идеме? — дидем мин, әллә кайлардагы әнә шул кыздан ничектер көнләшеп куйдым.
— Казанда ике чибәр кыз булса, берсе — Сәхибжамал Волжская, икенчесе — Мәликә.
— Хәзер кайда соң ул?
— Ашыкма. Рокыя туташ, тәртибе белән житәрбез,—диде ул елмаеп һәм шундук күзләренә моңсулык кунды:—Әти үлгәч, тормышлар авыраеп китте. Әнинең әллә ни һөнәре юк. Кара эшче. Мина хәзер семьяны да кайгыртырга туры килә. Укыган чакта ук эшләргә булдым. Җәй көннәрен Иделдә пароход йөртәм. Айлыгы житмеш биш сум. Минем ише буй житкән егеткә, йөргән кызы да булган егеткә, күп акча түгел бу. Әниләргә Әстерханнан кипкән балык, ак балык, селедка алып менәм. Укуым өчен дә файдалы — практика. Казаннан башлап Әстерханга тикле һәрбер култык, һәрбер тугай таныш булып бетте. Бервакыт шулай Әстерханнан Горькийга барабыз, радиодан Молотов сөйләгәнне тапшыралар: сугыш башланган! Миңа егерме бер яшь ул чакта. Капитаннан өйгә генә кереп чыгыйм дип сорадым да элдердем военкоматка. Үз иркем белән китәм. Әниләргә ул хакта ләм-мим — мобилизация белән алалар, дидем.
Киев хәрби округына килеп эләктем.
Немец Киевка якынлаша.
— Урта һәм югары белемлеләр. ике адым алга!
Бер мең дә ике йөз кеше чыктык. Мин дә чыктым — техникумның дүртенче курсы урта белем була бит инде. Безне Киевның артиллерия училищесы карамагына тапшырдылар. Немец якынлашу сәбәпле училище Саратовка күчте. Шәһәрдән дүрт километрлар читтә хәрби училище бар иде — шунда китереп аудардылар безне. Өчьеллык училище. Көненә унике сәгать укыйбыз. Бер ай укыйсың да бер ел өчен имтихан тапшырасын. Бер ел өчен тапшыра алсаң, тагын укыйсың, тапшыра алмасаң, сержант исеме бирәләр дә орудие командиры итеп частька озаталар. Калган белемне шунда аласың — фронтта. Өч имтиханны да үтеп чыктым мин. Бер мен ике йөздән — житмеш алты кеше чыктык. Лейтенант исеме бирделәр дә декабрьның егермесендә Мәскәү хәрби округына озаттылар. Сугыш вакытында нәрсәнең кайда икәнен һич белерлек түгел, Мәскәү хәрби округы Горькийда булып чыкты. Килдек.
Идел буе хәрби округына беркетмәсеннәрме* .Чин — яна пешеп кенә чыккан лейтенант — гәүдәмә сыланып торган өр-яңа хәрби киемнән, елгачылар техникумына йөгерәм. Дәрескә алып керделәр —кая ул дәрес кайгысы! — Парта астыннан язу йөртәбез. Мәликә дә шунда утыра бит инде...
Кичен Мәликә белән Академия театрына барып кайттык. Иптәшләр- з нен берсендә озату кичәсе әзерләде кызым. Студентларча гына. 2
Китәргә ике-яч кенә көн калгач, бөтен частька вахта тора идем, х берәү доложить итә: =
— Иптәш дежурный, часть карамагына бер төркем сугышчы килде! □
Старший Сомов! =
Таныш фамилия. Ут яндырып карасам — Володя Сомов. Курсант- ’ ташларымны рядовой итеп минем карамакка алып килгән. Соңыннан * алар бөтен дивизиягә таралдылар. я
Озакламый фронтка киттек. Китәсе көнне әни килде. Ана ияреп а Мәликә килгән. Юлда танышканнар. Чәй куеп эчерергә генә өлгердем *• Тимер юл буена китеп, беренче мәртәбә үбештек... *
Ул туктап, тынып калды. Папирос алып, кулында әвәләде, шырпы е тартмасыннан шырпы ала алмыйча аптырап бетте. х
— Сон шуннан? — дидем мин. *
— Шуннан шул. Запфронт. Мосальский район. Куян тавы. Поезддан төшүгә дивизия сугышка керде. 1942 иче ел. Мин — артиллерист. Взвод командиры. Батарея командиры. Смоленск юнәлешендә бер мәртәбә жиңелчә яраландым. Орша янында каты яраландым. Үпкәгә осколка эләккән иде. Сигез ай госпитальдә ятарга туры килде.
— Кайсы елны?
— Кырык дүртенче елиын июне.
— Сугыш бетәргә күп тә калмаган икән.
— Әйе шул. Госпитальдән өйгә кайтармакчылар иде. Риза булмадым. Сорагач, артиллеристлар әзерләргә жибәрделәр. Житомирда эшләдем. Костромада булдым. Өченче Ленинграде кийда. Рус. поляк, югославларны укыттым. Житомирда артиллерия полкының штаб начальнигы урынбасары булдым. Кырык сигезенче елны демобилизания- ләисп Казанга кайттым. Менә, бөтен булганы шул. Милициядә эшлнм. Укуны дәвам итәргә исәп бар.
— Ә Мәликә?
— Мәликә... кияүгә чыккан.
— Кемгә?
— Бишбалтанын магазин директорына. Ике-өч көн нык кына артыннан йөри егет — шул житә. Горький пьесаларын укыганын бармы? Әнә шул Горький пьесаларындагы мещанка.
Бу сүзләрне Халикъ мина карата сөйли кебек. Мин дә шулай була яздым ич. Мин уңайсызланып кызарам, тиктомалдан борчыла башлыйм. Борчылуымны сиздермәс өчен, ашыгып
— Ә нигә сез милициягә кердегез? — дим.
— Казанга кайткач, партия учетына басарга кирәк. Райкомга кердем. Секретарь әйтә, иптәш Саматов. МВД органнарын ныгытырга кирәк, ди. Партия сүзе минем өчен закон Өстәвенә, звание саклана, беренче дәрәжә карточка бирәләр. Минем өчен ул да бик мөһим: сеңелне укытып чыгарасы бар. әнигә дә ярдәм итәргә кирәк.
Ул сүзеннән туктап, тагын бер мәртәбә тынып торды, бүтән тәмәке тартмады, урыныннан торып, мине култыклады да урман сукмагыннан алып китте.
Мин аның белән янәшә атлыйм. Аның таза беләкләренең җылысын тоеп, кулын күкрәгемә кысып барам. Безгә хәзер сүз сөйләү кирәкми, ул минем әчеп ачык, мин аны үтәдән-үтә күрәм шикелле.
Көн кичкә авышып килә. Күләгәләр озая башлаган, көндезге кайнарлык та кими төшкән, ял итеп йөрүче яшьләр кайту ягына борылганнар.
Урманда озак кына йөреп, яр буена төштек.
Халикъ мине көймәләр биреп тора торган лабаз янына алып китте, паспортын бирде, ун сум акча калдырды да. миннән рөхсәт тә сорап тормастан, ныклы ихтыяр белән мине көймәгә кертеп утыртты, кулына ишкәк алды, моңсулана төшкән зәнгәр күзләрен балкытып:
— Ә хәзер кич безнеке...— диде.
Мин аның ихтыярына буйсындым.
II
Кемгә ничектер, минем үземә бик тә аңлаешлы бер хакыйкать бар: егет чакта еллар буе белмәгәнне ирең булгач бер айда белергә була икән. Бер күреп сөйләшергә әллә ни бирердәй булып йөргән кыз чагымда Халикъ Саматов минем өчен озын буйлы чибәр офицер иде. Мин аның белән икәү култыклашып урамнардан узып китәчәк көннәремне күз алдыма китерәм, көнчелектән нишләргә белмәгән бистә кызлары безгә кызыгып карап калырлар инде, дип уйлый идем. Өйләнешкәне- безгә ел ярым булды инде, минем әле Халикъ белән урамда йөргәнем юк.
Туй узу белән ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде. абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин әллә ни авырлык күрмичә пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты. Дәрестән кайткан саен Халикътан үземне кызгандыра торгач, ярты ел дигәндә институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды. Халикъ ана француз революциясе хөрмәтенә Марат дип исем куштырды, һәм мин көннәремне «француз революциясе» янында үткәрә башладым. Тагын бер елдан мин Халикъка икенче малай табып бирдем. Халикъ анысына Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды һәм шул көнне үк гомеренең бушка узып барганын, инде үзенең укырга керергә тиешлеген әйтте. Әгәр мин укуны ташламасам. икебезнең берьюлы укый алмаячагыбызны әйтер идем, ләкин үзем укымагач, өстәвенә, ике ел эчендә ике улым туып, кул-аягымны да бәйләп куйгач, аңар каршы килә алмадым.
Халикъның ун класс белеме юк. фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән — унынчы класс өчен экстренно имтихан бирәм дип атлыга. Право алу өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде. түләде, тик инша язган чакта артыграк тырышып җибәргән: унике биткә унике хата ясаган. Экстренно имтихан тапшырудан Халикъны төшереп калдырдылар, ләкин ике йөз сум акчасын кайтарып бирмәделәр. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халикъ тарафыннан эшләнгән беренче сантыйлык булып күренде. Я, кем инде тик торганнан ике йөз сумны суга сала? Минем сантый Халигым үтә дә үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә барып керде. Хәзер генә ул яшьләрне көчләп укыталар, ул чакта уку түгел, эш таләп итәләр иде. Халикъ кичке мәктәпкә түрәләреннән яшереп керде: аның милиция идарәсендәге эше кичке сәгатьләргә дә бәйле иде шул!
Әй, авырга да туры килде соң аңа уку! Безгә бернинди уңайлыгы да булмаган иске йорттан болын чаклы зур бер бүлмә биргәннәр иде,
ул бүлмәдә Халикъның әнисе, бер туган сенелесе Сания, Халикъ үзе һәм ике бала белән мин торам. Халикъка дәрес хәзерләргә урын да, шарты да юк, шунлыктан ул күбрәк вакытын милиция идарәсендә үткәрә, хәтта кунып та кала торган иде. Мин аны кызганып, нигә азаплана бу сантый, званиесе бар. хезмәт хакы әйбәт, казна киеме киеп йөри . тагы ни кирәк, ди идем. Үз кадерен үзе белеп, рәхәтләнеп кенә яшәр * чакта... кирәк бит, әй! Йокысызлык, каты диванда черем итеп кенә алу- g лар аны бик тә арытты бугай, ул миннән мендәр белән ак җәймә сорап э алып, аларны шунда эш бүлмәсендә тумбочкага бикләп тота торган w булды. Минем күңелемдә вәсвәсә уянды. Әгәр ул анда хатыннар белән a буталса? Власть үз кулында. Урын-жире. диваны бар. Ә мин монда өн | саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат 5 үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин ? Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ф ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге о белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба = бит җаен кеше, башын да күтәрми укый. Укый да укый, укый да укый, * урам йөрергә чыгып керә дә тагын укый. Я төнге дежурга китеп бара. < Мин тагып жаным әрнеп, мыскылланып, өй тулы халык белән утырып ө калам. я
«Юк, кадерле ирем, син миннән алай тиз генә котыла алмассың,— * дип уйлыйм усалланып.— Кара сип аны. акыллы баш, ул укып түрә * булмакчы, мин монда бер бүлмәле фатирда аның нәселе, балалары белән хәсрәт чигеп ят». Бәйләним дисәң, сәбәп табыла бит ул. Бер көнне бу сенелесе Саниягә, унынчы классны бетергән көнгә дип, биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәш юк. туганнарына яхшы булып күренмәкче. Юк, дидем, күренми тор әле! Каенанам да өйдә чак иде. Халикъның эштән кайтып керүе булды, күтәрелеп бәрелүем булды:
— Бәлки сип мине бала чүпрәге юучы асрау хатын итеп тотмакчы була торгансыңдыр? Мине тау чаклы вәгьдәләр биреп өйдән алып киттең дә, ат абзары чаклы бүлмәгә бикләп куйдың, инде минем белән кинәш итүне дә үзенә хурлык саный башладыңмыни?
— Ни сөйлисең син, Рокыя? Саниягә үз гомерендә беренче мәртәбә туфли алып бирәбез, шундый сөенечле көнне кара кайгыга әйләндермә, зинһар,—ди бу.
Аның шулай үтә дә белдекле, тыйнак тавыш белән, суфиларча сөйләнеп торуына жеи ачуларым чыгып, авызымны гына ачкан идем, каенанам сүзгә кушылды:
— Улым Халикъ, безнең өчен катының белән тәмсезләнмә. Табып бир безгә берәр җирдән фатир, үзебезчә ипләп кенә яшәрбез, җан биргәнгә җүн бирер әле,— диде.
Ләкин Халикъ әнисе белән Саниягә фатир табып биргәннән сон да мин ана тынгы бирмәдем. Минем белән кинәш итмн-ннтми укырга барып кергән. Милиция идарәсенә икееллык Югары хуҗалык мәктәбенә разнарядка килә. Әйтә бу начальникларына: «Мине жнбәрегез. хатын белән конфликт та бар, качып-посып уку да туйдырды»,— ди. Укулары Куйбышевта буласы икән, китте-барды Халнгым мине ике бала белән калдырып Әтиләргә барып киңәш иттем, мин әйтәм, менә шулай, шулай, киявегез мине ташлап укырга китте, нишлибез? — дим.
Әти аптырап, башын кашып тора.
— Ни дип кенә әйтим соң, кызым? Сиңа сүз әйтсәм, син жәлке, кияүгә тел тидерсәм, үземә бәк тә зур яхшылык эшләгән кеше. Бәла- казадан саклап калды бит. Акылсыз кеше дип әйтеп булмый, шешә- мазар белән шаярганы да күренми, эш урынында да яраталар. Тагын ни әйтим сиңа? Ир белән катын арасына кысылу жүнлелеккә илткәне
юк. Үз башың үзендә, мине бутама, күңелең ничек куша, шулай эшлә, кызым...
— Ә ул хатыннар белән чуалса, мине ике балам белән ташлап китсә?
— Анысын дөрес әйтәсең. Хәзергесе заманда катын-кызга бер дә генә ышаныч юк. Сугыштан соң бәк усалланды катыи-кыз, карт дими, яшь дими, аксак дими, бөкре дими —ир аулый. Бәладән башаяк, саклаганны алла саклармын дигән, барып кант булмаса янына, үз күзең белән күреп кайт. Калганын кайткачыннан сөйләшербез.
— Ә балалар?
— Нәрсә булсын балаларыңа! Миңкамал янында уйнап торырлар, сабакка йөриселәре юк бит әле.
Миңа төенчекләремне төйнәп Халикъ янына Кунбышевка юл тотудан башка әмәл калмады.
Бу бару минем өчен бик тә гыйбрәтле булды: Халикъның мин тагын бер сантыйлыгын белдем. Кияү балакай миңа әйтми-нитми генә берьюлы ике җирдә укып ята, Югары хуҗалык мәктәбендә бер имтиханын биреп чыга да юридик институтка йөгерә икән. Килеп төшсәм — ябыккан, чыкмаган җаны да, ишелмәгән сөяге генә бар.
— Син нәрсә, миннән качып китеп хатыннар белән буталып ятасынмы монда? — дип ябырылдым тегеңә.
Ике урында берьюлы укуын әйтеп бирергә мәҗбүр булды. Моны шундук Югары хуҗалык мәктәбе директорына җиткердем. Теге бөреп алган Халикъны.
— Син нәрсә, Саматов, бездән яшереп йөрисең? Ике җирдә укыйсың икән бит...
Укымыйм дияр иде, ялган була, укыйм шул дияр иде, хуҗалык мәктәбеннән куып чыгарырлар, дип курка. Дәшми. «Иелгән башны кылыч кисми» принцибы белән эш итмәкче. Хәзер эттән алып эткә салып тирги башлый дип торганда гына, директор Семашкин әйтә моңа: «Безбер путевка алдык, егерме дүрт көнлек, мин аны сиңа бирергә булдым».— ди. Менә бит ул ничек! Ир-атның барысы бер чыбыктан сөрелгән. Мин аңа Халикъ Саматовның берьюлы ике җирдә укуын, алдашып йөрүен барып әйтәм, ә ул аца путевка тәкъдим итә. Ул гынамы! Саматовның акчасы юклыгын белеп, путевканы бушлай бирдертә, аэропортка ба-рырга машинасын бирә. Ләкин аэропортка кадәр әле Халикъның бер имтихан тапшырасы бар. Әзерләнеп җитмәгән. Керә бу тәвәккәлләп, билет ала. Тәвәккәллекне әҗәткә сорап тормый инде ул! Шул тәвәккәллеге ана күпме күңелсезлек китерде. Барыбер эшли. Керә бу, ала билет. «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашу очрагы». Практикадан белә ул аны, теориясен укырга вакыт тимәгән. Ә күршесендә утырган кызга сорауның нәкъ киресе эләккән: «Суд процессында гражданлык эше белән дәгъвачының катнашмау очрагы». «Беләсеңме?» — «Беләм».— «Син чык әле».— ли Халикъ, аның сөйләгәнен тыңлап торып, киресен сөйләргә уйлый. Дөрес түгел, ниндидер көлке бер нәрсә килеп чыга. Баштагы ике сорауга яхшы гына җавап биргән булгач, профессор сорау бирә дә бирә. Ә Халикъның самолетка өлгерәсе бар. «Ник ашыгасыз, егет?» — ди профессор. Халикъ дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр. «Өчле»гә килешәләр. Халикъның шул «өчле»се хәтта дәүләт имтиханнарында да килеп чыкты. Бер мәртәбә алдашты, анда да тоттылар үзен. Ләкин ул «өчле»нең актыктан аңа кирәге чыкты. Анысын да сөйләрмен.
Халикъ мине юатып, гафу үтенеп, самолетка утырды да ял йортына очты. Мин. япа-ялгызым. Куйбышевта калдым. Ир-ат халкына үләр чиккә җитеп ачуым чыкты: бер-берсен яклыйбыз дисәләр, табалар бит җаен. Институтына бардым. Югары хуҗалык мәктәбенең директорына тагын кердем. Ипләп кенә, йомшак кына итеп, юмалап чыгардылар.
Куйбышевка килүемнең берәүгә дә әйтмәгән тагын бер сәбәбе бар иде. Халикъның койрыгын бозга катырып куймакчы идем. Янәсе, мона малайларга өстәп бер тәти кыз табып бирәм. Халитым маңгаемнан үпте дә аркамнан сыйпады, мин шул сыйпауга җылынып бер ай әтиләр янында торырга тиешмени инде хәзер?
Бик гарьләнеп йөри идем, ял йортыннан хат язгач, шул азрак ♦ юаныч булды. Унике көнгә жиде кило да ике йөз грамм арттым, дигән, ы Чистый чучка икән. Ашау әйбәт, ябык типтагы МВД ял йорты. Ана 3 нәрсә — ашый да йоклый, ашый да йоклый — рәхәткә чыккан* Үлчәп н карасалар, житмеш биш килограмм булган. Җитте, чаңгыга бас. дигән- g нәр. Күиелем тагын вәсвәсәләнә, тагын әрнешә: «Чаңгыга бас!» —дип « кенә калсалар бик хуп та, аннан зуррагы булып куймасын. Халикъ § кебек ашый да йоклый, ашый да йоклый торган икенче бер зат юктыр = дисенмени анда!
Югары хужалык мәктәбендә укуының файдасы шул булды: укуын * бетерүгә моны Идел — Балтик каналына билгеләп куйдылар. Элекке « Мариинский системасы. Вычегда белән Шексна калалары арасында. 2 Онега күленнән Рыбинск сусаклагычына кадәр ара. Халикъ Саматов- > нык дәрәҗә зур; төзелештә кадрлар бүлеге начальнигы. *
Бу юлы минем үз акылым үзем белән иде инде. Егетем, башта үзем * барып урнашыйм, теге дә бу дип, койрыкны тайдырмакчы иде, чатыр £ дап ябыштым тегенең итәгенә. Ни күрсәк тә бергә күрербез, мин синнән £ калмыйм, дидем. Балаларны да үзебез белән алып киттем. Вычегдада < тордык. Гомеремдә күрмәгән каналлар күрдем. Петр патша зама- u нында ул бәләкәй генә канал булган, хәзер кырык метр киңлеге итеп казыдылар. Элек утыз жиде шлюз булган, хәзер тугыз-ун шлюз калдырып, калганын су белән күмделәр. Илле өченче елның маена тикле яшәдек. Халикъ-сантый анда да укуын ташламады. Шушы көнгә тикле мине гаҗәпкә калдырган бер нәрсә бар. Халикъ кебек кешеләргә шул кадәр дә тырыш, шул кадәр дә ихлас, беркатлы сантыйлык каян килә икән? Эшеннән эт кебек арып, телләрен салындырып кайтып керә, инде бу тамагына да ашый алмас, өстен чишенер дә авар, дип уйлыйсын, юк, башын салкын су белән юып ала да. сөлге белән колакларын урап укырга утыра. Куйбышевтан ерагайдык, Ленинград юридик институтына күчте. Имтиханнарны шунда барып тапшыра Таныш начальник хатыннары гаҗәпләнеп «Халикъ Абдрахманович ничек барысына да мгерә ул?»—дип сорыйлар. Нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, мин аның үзеннән сорадым.
— Берәүләр гайбәт сөйли, икенчеләре жалоба яза, өченчеләре зәмзәм суыннан рәхәт таба. Мин аларның берсенә дә күңел бирмәгәч, вакытым укырга кала,— диде Халикъ.
Идел — Балтик каналында эш беткәч, безне Мәскәүгә кайтардылар. Дөрес, без туп-туры өйгә. Казаныбызга да кайтып китә алган булыр илек, әмма Халикъның көзгедәй чиста биографиясе, сугыш юлын узган булуы, канал төзелешендә үзен яхшы яктан танытып өлгерүе Главкаиың симпатиясен уяткан. Мәскәүдә эшләп, вакансия көтәргә куштылар. Безгә Тундрадан, Тувадан, тагын әллә канлардай урын тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Тел-теш тидерер хәлем юк. ул чагында Халикъ минем белән бик тә исәпләште. Исәпләшмәслек тә түгел: мин өченче баламны табарга йөри идем инде ул чакта. Күрәсең, Халикъ безнең хәлләрне ачыктап-ачык сөйләп биргән, безне Казан карамагына җибәрделәр Ә Казанда Халикъ Саматов кебек эш атларын көтеп кенә торалар. Безне тоттылар да Әлмәткә җибәрделәр. Киләчәге зур шәһәр. Илнең күз өстендәге кашы булачак. Нефть осталары җыелачак. Дөнья күләмендәге конгресслар шунда узачак. Татарстан җиренә менә шундый кала салып бирергә кирәк, диләр Халикъны Әлмәттә һөнәр мәктәпләре башлыгы итеп куйдылар.
Әлмәттә минем өченче улым туды. Халикъ анысына, берәүгә дә иярмичә, берәүнең дә хөрмәтен хөрмәтләп тормыйча, Җәүдәт дип исем куштырды. Өч бала белән кеше өстендә торып булмый. Килүгә квартир алдык. Времянкалар күп төзелә иде. Бик матур коттедж эләкте. Үзебезнең тормыш көйләнде, ләкин һөнәр мәктәпләрендә эш бик көнсез. Сугыш вакытында ата-анасын, туганын югалткан үсмерләр килеп тулгап. Торак тәрәзәләренең пыяласы ватык. Җил сызгырып утыра. Зоналарда өере белән кәгазь чүпләре очып йөри.
Гөнаһысына керер хәлем юк — Халикъ бар җирдә тәртип бар. Беренче мәртәбә свиданиегә килгән чакта аның миңа әйткән сүзләре исемә төште. «Нигә милициягә кердең?» —дигәч, «Тәртип урнаштырырга кирәк»,— дигән иде бит. Ул моны, күрәсең, ил күләмендә алып әйткән. Ә мин, унынчыны гына бетергән яшел кыз, ул чакта аны аңлап җиткермәгәнмен.
Халикъ «тәртип урнаштырырга» кереште. Бажановтан өч көнгә эшкә чыкмый торырга рөхсәт алды. Бажанов дигәннәре «Татнефте- строй» комбинатының начальнигы, отставкадагы генерал, һөнәр мәктәпләре аңа эшче көче бирә икән: үсмерләр дүрт сәгать укыйлар, дүрт сәгать эшлиләр, ягъни балта остасы, буяучы, штукатурчы булып практика узалар. Халикъ складтан ак җәймәләр яздырып алды, армейский заправка ясыйбыз дип, ду килеп йөри. Кузгалды тегенең фанатик сыйфатлары. Бригадирларны җыеп сөйләшә. Педагогларга тынгы бирми. Мине торакларның берсенә тәрбияче итеп куйды, үзе белән ияртеп йөри.
Мунча яктыртып халыкны тазарттык, чистарттык.
— Ошыймы бу тәртип? — ди. һөнәрчеләрне җыеп.
— Ошый.— диләр.
— Яхшы эшләсәгез, тагын да яхшырак булыр.
һөнәрчеләр арасыннан һәвәскәр ике художник табып алды, плакатлар яздырды, стендлар эшләтте, стена журналы «Чаян» чыгара башладык. «Чаян»ны бөтен зонага күренеп торырлык зур итеп эшләтте. Художниклар кайгыга калдылар. Атнасына ике мәртәбә чыгарыла торган сатирик журналга — егерме квадрат метр зурлыгындагы фанер тактага буяу каян табып бетерергә? Карикатураларны төсле итеп ясарга кирәк. Монда да җаен тапты Саматов, фанерны известь белән буята, иске галошларны яндырып корым әзерләтә, төсле буяуга үлән суы кулланалар. Үләндә, үзегез беләсез.— яшеле дә. сарысы да, алы да — күңелең ни тели, шул төс бар. Гаҗәп матур карикатуралар килеп чыга. Әллә кайлардан күренеп тора.
— Иблистер бу Саматов! —диләр педагоглар.
Китте һөнәрчеләр арасында ярыш. Художниклар алдынгыларның да. ялкау-саботажникларның да фамилияләрен язып, сурәтләрен төшереп торалар. Ялкаулардан һөнәрчеләр эче катып көлә.
Бу минем әчеп бик тә күңелле бер хәл иде. Тик мин «тәртип урнаштыруның ■ шома гына узмаганын аңлап алдым. Минем намуслы сантыем Саматов һөнәрче үсмерләр арасында гына түгел, бригадирлар арасында да тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен син булачак балта остасы, ятим үсмерме, әллә тәҗрибәле бригадирмы, барыбер —енн кеше булып калырга тиеш. Саматов килгәнче бригадирлар, ятим балаларны кешегә санамыйча, кимсетеп караганнар. Эшкә чыгарган чакта ремесленникларның хәтта аякларыннан сөйрәп төшерү кебек нәрсәләр булган.
Саматов андый бригадирларны рәхимсез рәвештә эштән куды. Сәбәбен— социалистик законны бозган өчен дип аңлатты. ТегеләрнеН килешәсе килми, өйрәнгәннәр җәзасыз башбаштакланырга. Саматов өстеннән Казанга, хезмәт резервлары идарәсенә жалоба язалар. Янәсе, Саматов, һөнәрчеләр белән сүз берләшеп, җимерү эше алып бара.
Уйламагая-көтмәгәп жнрдән комиссия килеп төште. Комиссия башында хезмәт резервлары идарәсе начальнигы
Кизүдәге егет чатнатып җавап бирә
— Иптәш идарә башлыгы, егерме җиденче торактан егерме кеше эштә, берәү авыру. Дежурный Касыймов.
Комиссия карап чыга торакларны — армиядәге төсле тәртип. Ике- * шәр кат ак жәймә, яшел одеял, чытыр ак мендәр. Идәннәр ялт итеп =: юылган. Стеналарда — плакат, картина. §
— Барысы да шулаймы, иптәш Саматов?
— Барысы да шулай, иптәш идарә башлыгы. ы
Ашханәгә киләләр. Дежурный чатнатып рапорт бирә. Ашап карын- ®
лар — аш тәмле. х
Кииәшмә җыя идарә башлыгы, тәрбиячеләрне, педагогларны, брига- = дирларны чакыра, кыска гына итеп әйтә: Саматов дөрес эшли. Уңыш * телим сезгә, ди.
Ләкин моның белән генә бетмәде әле. Бер тынгысыз әллә ничә кеше- ® гә жан борчуы таба ала. Комиссия китеп, озак та үтмәде. Халикъ «Тат- = нефтестрой» начальнигы Бажанов белән низагка керде. Халикъ ннкасса ~ аша «Татнефтестрой» начальнигына биш йөз мен сумга счет китереп < куйды. Шул суммага комбинат безгә җиһаз бирергә тиеш булган, бир- е мәгәи, һөнәрчеләр эшләгәнгә акча да түләмәгәннәр Счет куюга гаепле = кеше өч көн эчендә «дөрес түгел» дигән отказ язарга тиеш, отказ язма- ь са, акча дәгъва кылучы кассасына күчә. Менә шунда килеп чыкты да * инде Халикъның теге чактагы «өчле»се. Дәгъвачы нишләргә тиешлеген Саматов имтиханнан сон кат-кат укый. Үзәк бәгыренә үткән әлеге сорау анык хәтеренә мәңгегә сеңеп кала. Ләкин генерал моны белми бит. минем тынгысыз Халигымны үзенә чакырып ала да өстәл сугып кычкыра
— Нефтьчеләр акчасына баш булмакчы булдыңмы?
—- Сез счет куйганны көтеп ятарга тиеш түгел идегез.
— Урыныңнан алдырам. Судка бирем.— ди генерал.
— Бирегез, тик мина кычкырмагыз,— ди Саматов, кызмыйча гына.—Совет законы кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен үзе ачыклап бирер.
Халикъ мина шуны соңыннан бик ачынып сөйләде.
— Нигә бәйләнәсең? Генерал син белгәнне генә белмимени? — дидем.
— Сугыш күргән солдат ике һөҗүмне берьюлы ота.— диде Халикъ.
Миңа ул үз-үзенә артык ышана кебек тоелды.
— Икегез дә дәүләт эше белән йөрисез, дәүләт акчасын тотасыз, тыныч кына килешер идегез,— дидем.
— Юк. килешеп булмый,—диде Халикъ.— Бажанов кебекләр һөнәрчеләрне икенче сорт халыкка санарга гадәтләнгән. Менә мин алардан шул акчаны закон нигезендә каерып алсам, алар безгә бер чакрымнан бүрек салып йөри башлаячаклар.
Халикъның әйткән сүзен жнлгә очырмавын белсәм дә, генерал хәтле генералны җиңеп чыгачагына барыбер ышанмадым. Монда, бәлки, генералларны илаһи итеп карау да үзенекен иткәндер, мин Халитымның эше барып чыкмас дип борчыла башладым.
Ләкин ул үз эшен бик белеп, нык кул белән эшләде.
Халикъ үзләренең бухгалтерына әйткән, әгәр Бажанов безнең банк* таш счетка арест салдырса, шундук баш тарт, отказ язып бир. дигән. Өч көн саен отказ язып тора болар. Бажанов тиресеннән чыгардай булып талпына, алай да барып чыкмагач, эшне Мәскәүгә. РСФСР арбитражына бирә. Ни хикмәттер. Саматов файдасына әйләнеп кайтты. Генерал Бажановка җиде процент госпошлина түләргә туры килде, онш йөз мең сумның җиде проценты ничә суы була? Бер проценты —
биш мен. жиде проценты — утыз биш мең сум. Дәүләт файдасына генерал Бажанов утыз биш мең сум акча түләде. Неф1ьчеләр кесәсеннән алып түләде. Генералның аңардан башка да акылсыз эшләре булган икән. Шәһәргә ул утыз метр биеклегендәге фонтан салдырырга уйлаган. Янәсе, киләчәк буыннарга һәйкәл калдыра.
Аны эшеннән алдылар.
Эшне тикшерә килгән обком секретаре әйткән:
— Шәһәрне пычракка батыргансың, оятыңны фонтан белән юмакчы булдыңмы? — дигән.
' Минем Халигым җиңүче булып чыкты. Минемчә, ул хаклык эзләп йөргәнгә генә түгел, эшне җиренә җиткезеп, барлык законнарын белеп эшләгәнгә җиңде. Шулай да мин аның генерал хәтле генерал белән тартышуын хупламадым. Әгәр шунда генерал җиңеп чыккан булса? Мин өч балам белән өелеп калсам? Сантыйлык бу. Акыллы адәм эше түгел.
III
1954 нче елны Әлмәттәге һөнәр мәктәпләре махсус училищеларга әйләнде. Саматовны Казанга МВД системасына чакырып алдылар.
Халикъ белән без, мал-мөлкәтне җыештырып, дөресрәге, юк-бар бәягә сатып, Казанга кайтып төштек. Бу миңа сөенеч кенә булды. Ел саен диярлек урын алмаштырып, адәм рәтле оя кора алмыйча, кагылып- сугылып йөргәнче, Казанда ныклап кына бер төпләнеп алсак, әйбәт кенә яшәп китәрбез. Балаларыбыз бер мәктәпкә йөреп, бер укытучыга ияләнер. Маратның быел сабакка барасы елы. Әти белән әни дә безне яктырып каршы алдылар. Күз генә тимәсен, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әни көндезләрен бакчада мәш килә, төпчек улым Жәүдәтне коляска белән алма күләгәсендә йоклата, олыракларына иртә өлгерә торган алмалар җыеп, карлыганнан, кура җиләгеннән авыз иттерә.
Мин үзем кайткач та әтигә әйтеп куйдым:
— Йөрмәдек түгел, күп йөрдек, әтн. Инде төпләнәсе килә. Киявенә мамыклырак эш белешә тор әле,— дидем. Юкса, Халикъның холык бик чуар, эшсез торса, эче поша башлый, син аңа эш кенә төткәзеп тор. Дәгъвалырагын бир. Көрәшсез үткән көн көнмени, янәсе! Тагын бер баш чыкмастай эшкә кереп куйса, артта калган берәр предприятиене өстерәргә тотынса, күр дә тор, ярты картаясың инде. Ул чагында минем кайгым түтүт! Гадәт-холкын белгәнгә, тегенең гел җаеннан гына торам. Хәйлә белән алдырырга исәп.
Әтинең таныш-белешләре аркылы Казанның Бауман урамындагы универмагына коммерческий директор кирәклеген белеп алдым. Менә дигән хезмәт хакы, почеты-даны, менә дигән «ЗИМ»ы булачак. Безгә генә Петр патша заманнарыннан калган каналларны киңәйтеп, бөтен илдән җыелган ятим сукбайны һөнәргә өйрәтеп, тәрбияләп, үзсүзле генераллар белән дәгъвалашып яшәргә димәгәндер! Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга утырып йөреп карасын әле! Йортсыз йомран кебек илнең бер башыннан бер башына йөрүдән бик тә туйган идем, көн дә үгетлим Халикъны, төи дә үгетлим. Дәшми. Иртән чыгып китә, кич кайта. Дүртме-бншме көн йөрде бу шулай. Бер көнне бите-башы яктырып, зәңгәр күзләрен күк ачуташ кебек балкытып кайтып керде:
— Эш таптым, әнисе!
— Нинди эш?
Пләтән төрмәсендә политик-тәрбия эше начальнигы итеп куялар.
— Бар икән күрәселәрем, никләр чыктым мин сина кияүгә? Никләр генә Гапсамат теге чакта бәлагә эләкте икән? — дип елап җибәрдем.— Кеше эшләгән җирдә эш беткәндер шул. адәм каргышы яуган җирне эзләп йөрмәсәң, күңелең булмый инде синең! Мине кабергә керткәнче
тырышасын. Беләм мин. Бу кайгыга сабышып үлсен, я тилеләр йортына барып керсен, дип үчегәсең...
Күнелемдә җыелып килгән барлык-барлык үпкәмне берьюлы чыгарып аудардым да:
— Мин синең белән тормыйм. Тормыйм! Чыгып кит бездән! —
дидем. *
Нишләгәнемне, ни әйткәнемне белештермәдем Ярсып, дулап, рән “ жеп әйттем. ©
Саматовны андый рәнҗүләр белән генә хатын-кыз итәгенә тагып буламы сон! Китте бу чыгып, ай буе бездән аерым яшәде, бер генә ы мәртәбә дә мине үгетләргә килмәде Латышлар ягыннан кушылган “ канмы, газаплы сугыш юлын узып җыйган ныклыкмы — аны хатын х кыз тирәсендә чебер-чебер китереп йөртми иде. ?
Яна эшендә бер ай чамасы эшләгәч, урамда очраттым. ф
Майор погоннары таккан яна френчтан. к\з явыңны алырдай чиста хром итектән, озын буйлы, төз гәүдәле офицер. Аерым яшәү дә аның “ мәһабәт горурлыгын киметмәгән, ул әүвәлгечә үк ачык, ягымлы, җитди = Хәрәкәт гамәле төгәл, олысымак. Мин аның бер генә мәртәбә дә вак- * ланганыи, түбәнсенгәнен күрмәдем. <
Анардан аерым үткәргән бер ай гомеремне кызганып, үләр чиккә е җиттем. Аның мине бер генә сүз белән дә гаепләмәве, ихлас бер гади s лек белән хәлемне, әти-әпиләрнен хәлен, балаларнын хәлен сорашуы °- күнелемдә үкенү сыман бер нәрсә уятты. Тик мин ана үкенүемне сиз * дерыәдем, үземне горур һәм бәйсез тотып, аны гаепләрдәй берничә төртмәле сүз дә әйтеп, мәгънәсез генә китеп бардым. Әтәч тә кук. мин дә кук!
Ләкин минем тәкәбберлегемне җимерә торган бер хәл булды Оч рашканга атна-ун көн уздымы-юкмы, газеталар утызмеңчеләр дип шаулый башлады. Занод-фабрикаларда, институтларда җыелышлар уза. Радиодан көн саен карар укыйлар. «Төпсез кое» колхозларны күтәрергә Халикъ кебек беркатлы адәмнәрне җыялар Бавырым белән сизеп йөрим — Халикъ мина үч итеп китеп барыр Ә авылда берәр тылакые аның башын әйләндереп куйса? Калырсың, Рокыя, атаң flop- тын саклап. Я Халикъ белән кнтәм. я гомерлеккә әти йортын саклап калам...
Юраганым юш килде. Халикъны авыл хуҗалыгы институтында бер ай чамасы укыттылар да Кама буендагы нн артта калган бер колхозга председатель итеп озатып та куйдылар.
Бу юлы әти түзмәде
— Бу ниткән әкәмәт бу, ә? — диде.—Эчеңдә җанын бармы синең, юкмы?— диде.—Ирен әнә кая китеп барды, ә син. берни булмаган төсле, үзеңне үзең кочаклап утырасын. Бәк тә шәп инде, бәк тә мөрәвәг »ш! Киләчәк көнеңне уйлыйсынмы син. юкмы? Өч бала белән кемгә хаҗәтен бар синең? Әллә булмаса, сип картаймыш көнемдә дә әти карап-багып асрар, дип ышанасыңмы?
— Нишли алам соң мин, әти?
— Бәк күп нәрсә эшли аласын син. Бәк күп нәрсә! Закун да. хокук та хәзергесе көнне кятын кыз ягында, әллә оныттыңмы шуны? Онытмаган булсаң, менә вәйт. ирен синең партнунный. бала-чагасыннан аерып, хатыныннан аерып җибәрергә хаклары юк. Андый права берәүгә бирелмәгән.
— Нишлим дим бит мин сина?
— Бар обкомына. Беренченең үзе янына кер Сөйләп бнр хәлләреңне, менә шулай-шулай диген, ничәмә-ничә еллар ирем Саматов Халнкь нн әтбнтстнннный. ип җаваплы эштә эшләде, диген, башта Балтик каналын салдырды, аннары нефтьчеләр каласы Элмәтне төзеде, н шу- дай ук алын-ялын онытып эшләде, диген, кайда җимерек, канда тишек.
бер Саматовка гына ямап йөрергә димәгәндер бит, диген. Кем өйрәтте, дисәләр, мин өйрәтте, димә, үзем беләм, диген. Ун классны бетергән кыз. син аларны гына белергә тиешле. Бар-бар, монда ике кулыңны кушырып, үзеңне үзен кочаклап утырсаң, он да чыкмас, тоз да чыкмас, гомер буена тол катын булып утырып та калырсың. Ничу катын-кызны мыскыл итеп, иреннән аерым яшәтергә!
Мине обкомга озата чыкканда ул каушый төшеп әйтте:
— Бәк әллә ни чәпчемә, чи-чи килмә, ипләп кенә, җаен жанга китереп кенә сөйлә, галимнәр утыра анда, башлы халык, синең белән мин белгәнне киртәгә чыгарып элгән...— диде. Мине Беренче янына кертмәделәр. Өстәвенә, секретарь янына кергәч, мин югалдым да калдым. Кая ул әти сүзе! Үз сүземне дә онытып бетердем.
Ишектән түргә чаклы сузылган озын келәм. Ай, аннан атлаулары! Теге башта сине көтеп, секретарь басып тора. Гыйбадулла кызын гына күргән дисеңмени аны!
Түгәрәк шома бит. тап-такыр баш. ялт иткән костюм. Үтәли тишеп чыгардай үткен караш. Сөйләргә кушты. Сөйләдем. Дөресрәге, мин ике авыз сүз әйтү белән үк ул минем Самаговны Казанда алып калырга теләвемне аңлады.
— Әйбәт яшисезме? — диде.
Нәрсә әйтим?
— Әйбәт,— дидем, сүзне Саматовка бормакчы идем, ул мине тагын бүлдерде;
— Авылда да әйбәт яшәүләрен телисезме?
— Телим.
— Бик яхшы. Сез шунда барыгыз да, ирегез Саматов белән кулга- кул тотынып, колхозчыларның тормышын көйләгез. Мин Саматовнын әтисен беләм. Ул минем авылдашым иде. Колхоз оештырды. Әгәр Халикъ Габдрахман абзыйга охшаса, булдырыр. Без аңа ышанабыз.
Обкомнан мин әллә ничек юашланып кайттым. Кайтып керүемә әти ишектән башын тыкты — анар да кул гына селтәдем. Көне буе әзерләнеп, бала-чагамның керен юып, ямавын ямап, ике көн тула дигәндә, Кама буена, ирем кабул итеп алачак колхозга, китеп бардым. Нәкъ көненә туры килдем. Борынгы мәчетләрне бергә җыеп салган шыксыз иске клубка халык кереп тулган — председатель сайлыйлар.
Минем беркайчан да колхоз җыелышында булганым юк иде. Коридор кебек озын һәм тар клубка дыңгычланып тулган халыкны күргәч, йөрәгем наразыйлык белдереп каты-каты тибеп куйды. Юк. Халикъның моңарчы эшләгән җирләре алтын булган икән. Монда бернинди тәртип тә юк, булачагы да юк, мин монда калсам, бетәм, үләм, хур булам. Хәзер үк борылып чыгып китәргә кирәк, бөркүлектән йөрәгем кысыла, тыным бетә, ләкин мине чыгармыйлар, әвәреп уртага алып баралар иде.
Бер-берсен бүлдереп шаулаган төрле тавышлардан мин бер нәрсәне аңладым: соңгы ике ел эчендә биредә колхоз председателе булып райбашкарма председателе эшләгән, аны прокурор алыштырган, ниһаять, МВД киеме киеп, укалы погон таккан Халикъ Саматов килеп төште!
Шуңа гөрли халык, себер китәсе көннәр алда икән, ди.
Сугыш медальләрен тагып килгән парторг Хисами, утызмеңчеләр турындагы хөкүмәт карарын бик озаклап, буталчык итеп аңлатканнан соң:
— Алыштырабызмы председательне? — диде.
Битен кап-кара сакал баскан бер адәм, урыныннан чәчрәп торып:
Алыштырабыз!—дип ачы тавыш белән кычкырды.— Прокурор председатель булып торды. Арба майларга май юк. Май бир. дидек. Сыер тизәге белән майлагыз, диде. Кирәкми безгә колхозны мыскыл итүчеләр.
торып калган.
Иртәгесен идарә җыйдылар — Саматовка печать тапшыралар. Үз ирке белән эзләп килде бит сантый. Ана гына күп кирәк.
— Колхоз председателе кайда?
— Районга кайтып киткән.
— Райком секретаре кайда?
— Районга кайтып киткән.
— Председатель урынбасары кем?
— Шәриф Искәндәрев.
— Шәриф ага,— диде Халикъ җәй көне бүрек киеп йөрүче берәүгә,—мин хуҗалык белән танышканчы идарә итә торырсың. Ялгышсаң, үзем кинәш бирермен.
Көлке! Кайда ялгышканын беләсе бар бит әле. Колхозда әйле-шәйле бер полуторка, ике «газик» бар икән. Сәләхи исемле егет бер күзен кысып, бер кашын югары чөеп, минем идән тулы балаларыма карап елмайды да Халикъны кырга алып чыгып китте. Әйләнеп кайтканда Халикъның баш түбәсе тавык күкәе чаклы булып күбеп чыккан иде. Шофер бик әйбәт иткән: машинаны канау аркылы алып чыгып. Халикъның башын кабина түбәсенә бәргән, йөрмәсен булдыра алмастай эшкә тыгылып! Мин бит анар Казанда коммерческий директор урыны табын бирдем. Лимузинга утырып, асфальт юлдан гына йөрер иде. Башына тай типмәсә— шунда калыр иде.
Монысы әле башы гына булган икән. Икенче көнне Халикъ ат абзарына килә.
— Атлар бармы?
— Бар. Ел буе җигелмәгән айгыр бар.
— Ияре дә бармы?
Дүрт кеше ярсып торган кара айгырны абзардан алып чыгалар да иярләп Халикъны атландыралар. Капканы төбенә кадәр ачып җибәрәләр. Янәсе, яле, җилле егет, кайда егылып муеныңны сындырырсың икән? Шуны ишеткәч, йөрәгем өзелеп төшеп киткәндәй булды, түзмәдем, урамга чыктым. Ни дисәң дә ирең — кызганыч. Имгәнгән хәбәрен кайчан килеп әйтерләр, дип көтәм. Безнең өй турысыннан бер көтү малай чабып узды:
t — Кара айгыр Саматовны кырга апчыгып китте!
— Кара айгыр кырга чапты!
Бер сәгать чамасы узгач, ак күбеккә баткан айгырын җитәкләп Халикъ кайтып килә.
— Көлмәкче булалар, имансызлар. Ләкин кешесе ул түгел. Минем артиллерист икәнне онытканнар. Бар курыкканым урамда егылып калу иде. Түздем. Кырга чыккач, туйганчы чаптырдым, район үзәгенә барып житә яздым. Кайтышлый арыды. Бер чокыр буена туктады. Карап торам, нишләр икән дим. галифедан тартып төшерде. Атландырмый, хәерсез Ярый, илтеп тапшырырга кирәк. Атыгыз ничава, кертеп ябыгыз, диярмен...
Ул тәмам арыган, төсе качкан иде. Шулай да атын илтә китте. Артыннан карап калдым — шундый якын, шундый якын, кызганудан елап җибәрә яздым. Бигрәк беркатлы, бигрәк ихлас күңелле сантый шул!
Төш вакытлары җитте. Урынбасары Искәндәрев килгән. Сирәк сары сакалын сыпырып тора
— Иптәш председатель, механизаторларга аш кирәк.
Анардан сон тагын кемнәрдер торып сөйләде, кемдер ата-анасы белән сүгенде, ахыры ничек беткәнен хәтерләмим, кысан һәм бөркү коридордан мин башым авыртып, күңелем болганып чыгып киттем. Нигә Халикъны эзләп килүемә коточкыч үкенү тойгысы гына хәтеремдә
— Пешерегез,—ди Халикъ,—миннән сорап тора торган нәрсәмени инде ул, Шәриф агай?
— Юк бит...
— Нәрсә юк?
— Он юк.
— Сельподан сорагыз.
— Бирмиләр.
— Япаны сугу белән икеләтә кайтарып бирербез, диегез. Басу тулы икмәк ич.
— Күпме сорыйм соң?
— Көненә ничә пот он китә?
— Биш поттан да ким китмәс.
— Сорагыз ике тонна.
Тагын ике көннән дәүләткә беренче ашлыкны озатырга җыендылар. Безнең өйгә бухгалтер Сәлимә килеп керде.
— Саматов иптәш, капчыклар юк.
— Кая киткән алар?
— Шоферлар белән грузчиклар урлап бетергән.
— Яла! — диде Халикъ, тавышына борыч өстәп.
Бухгалтер хатын каушап төшмәде. Халикъка якынрак килеп, шыпырт тавышка күчте:
— Саматов иптәш, мин сезгә изгелек телим. Эшләргә дип килгәнегез күренеп тора. Шуңар күрә кайбер хәлләрне әйтеп бирергә тиешмен. Тазабайлар — гомер-гомергә карак авыл. Сыерны монда чабата кидереп урлаганнар. Кемнең кем икәнен белеп тотынмасагыз, алар сезне бик тиз төп башына утыртачаклар.
— Яхшы. Тикшерермен. Капчык алырга күпме кирәк?
— Дүрт йөз сум.
— Рокыя, санап бир. Банкта эшләр җайлангач, кайтарып алырбыз.
Халикъ белән без башта, колхозның акчасы бар, теге көнне алырга җай гына юк. дип унлаган идек. Бактың исә колхозның миллион ярым бирәчәге бар икән.
Халикъ төннәр буе экономика өйрәнә. Башына берәр уй килгәндә, мине уятып, фикер уртаклаша. Минем йокым килә, аның тиешле-тиешсезгә уятуына кәефем кырыла.
— Биш мен ике йөз илле гектар сөрү җире бар. Бу — күп. Бүгенге шартлар өчен ифрат күп.— ди Халикъ, ищекле-түрле йөренеп —Биш йөз хуҗалык. Барысы бер авылда, анысы яхшы. Культура йорты салсаң да, җыелыш җыйсаң да — барысын берьюлы күтәрергә була. Бер йөз дә туксан өч баш сыер малы. Бозаулары-ниләре белән. Тфү! Адәм тәганәсе — шул да булдымы ферма! Нәрсә карап ятканнар, кем үстерер дип ышанганнар? Иген уңышы — гектарыннан биш центнер ярым. Тфү! Көлке! Чәчү орлыгы белән фуражга да җитми! Ә колхозчыга нәрсә? Ашлама чыгару юк, тирес чыгару юк. Хезмәт көненә ике йөз грамм. Акчалата бер тиеп юк. Тазабайлар — карак авыл. Гомер-гомергә карак. Урлашалар. Майларына чыдаша алмаганпармы? һич. Ашарга юк — урлыйлар, мал-туарга юк — урлыйлар. Җан асрыйсылары килә.
Халикъ төннең яртысын марш атлап чыга. Үз-үзе белән сөйләшә. Мин инде куркуга кала башладым. Бу, мин әйтәм, үзе белән үзе сөйләшә торгач, исәргә сабышып китмәгәе. Башы сау чакта моннан алып китү ягын карарга кирәк. Ләкин хәзергә Халикъны мин түгел, Тазабайлар борчуга сала. Төн уртасында ул мине тәмле йокымнан уятып, хуҗалык эшләрен сөйләргә тотына:
— Ишетәсеңме, Рокыя? Ә бит бухгалтер Сәлимәнең әйткәне дөрескә чыга. Районда да кисәттеләр мине: Тазабайларның һәрбер йорты — кече карак, йорт аралаш — олы карак, диделәр. Син шуны яхшы бел. Каракларны җиңәрлек тәҗрибәң бар, сиңа закон өйрәтеп торасы юк,
диделәр Райком секретаре Байназаров вәгъдә биргән «Газ-69» килеп житте бит Сәлахине кудым. Яна шофер алдым Фәйзи исемле. Шаян егет. Оптимист. Солдат хезмәтендә булган, кайсы йортның холкы нинди, кайсы агайның бармагы үзенә кәкре —биш бармагы кебек белә. Әйттем үзенә, әгәр син булышсаң, колхозда тәртип урнаштырабыз, дидем. Басу юлыннан атлы килә. «Кем бу?» — «Садри абзый». «Холкы ♦ ничек?» — «Бармагы үзенә кәкре». Туктатабыз. Арбага салам салган. “
— Председатель иптәш,—ди,— абзарның бер кырые тәмам тишек,— |
ди,—шушы саламны алып кайтырга гына, зинһар, рөхсәт ит инде, бар- к дан түгел бит, юктан алу,— ди. *
— Ярый,—дидек.— Салам астында нәрсә?
— Юк, билләһи, юк,— ди, үзе тотлыга. 5
Ачып карадык, ике капчык арыш. Амбарга илт, квитанциясен 5 бухгалтерга тапшыр, дидек.
Халикъ бер атна эчендә бишме-алтымы кешене тотты. Ярулла За * һнрыннан бер тонна бодай алып чыкканнар. Авыл халкы моны Халикъ- ■“ нык заманында милиция эшендә эшләвеннән күрде, ул гына булдыра = алган эш итеп сөйләде. Сөйли торгач, ул хәл бик нык күпереп, әкияткә * әйләнә язды. *
Имеш, райком бүләк иткән машинага утырып, Саматов басудан кайтып төшә. Күрә, чирәмдә арба эзләре бер капкага кереп киткән. ? Стоп. Фәйзи, бу йортка бур кергән. Туктата бу машинаны, Фәйзине Z үзе белән алып керә. Каршыга егетнең әнисе өтәләнеп чыга. «Әйдүк. < Ди, бик вакытлы йөрисез, ди, бәрәңгем пешеп кенә чыкты, күршедән әжәткә ипи сорап торыйм да тозга ярып пешергән бәрәңге белән сынлап җибәрермен, ди. Бер дә генә борчылмагыз, күршебез Гатият мыты- сыда эшли, бура тутырып бодай ала, аларда ипи булмый калмас».
Ьашка председатель булса, рәхмәтен әйтеп китеп барыр иде. Сама- товпы алай гына алдый алмассың! Бик рәхмәт, апа, тамаклар бик тә ачып тора иде, керәбез, тозга ярып пешергән бәрәңгедән дә яраткан ризыгым юк минем, ди. Шофер Фәйзине ияртеп, туп-туры лапаска барып керә. Лапаста камыл астын чабып аударган печән.
— Гаеп итмә инде, персидәтсл, улым Гарапша бер дә генә эштән бушамый, кышка сыерыбыз ач калмасын дип урак белән урып апкайт- каныем.
— Бик әйбәт, апа, камыл астын урганга сүз юк,—дн Халикъ. Үзе кулына тоткан таягы белән тирә ягына төрткәләп, тикшеренеп йөри. Оядн кыртлап утырган тавык бар икән, боларны күреп, дөньялар бетереп кытаклый башлый.
Гарапшаның әнисенә шул гына кирәк тә.
— Бу ниткән көпә-көндез тавык куркытып йөрү, тол катын дигәненнән дә мыскыл итәргә уйладыгызмыни? — дип разбой сала башлый Кеше жыймакчы! Халикъны андый провокация белән генә куркыта алмассың! Андыйны ул милиция эшендә кырык күргән.
— Гафу итегез, апа, гаеп бездә,— ди Халикъ Саматов.—Без үзебез туздырганны төзәтә дә беләбез, дип, тавык оясына барып керә дә оя астыннан капчыгы белән бодайны тартып та чыгара.
«Саматов ул, овчарка эте кебек, кайда чит нәрсә ятканны исеннән сизеп таба»,— дип сөйли башлады халык. «Мескен тол катын» йортыча Халикъ пүнәтәйләр чакыра, өй астыннан, чормадан, чоланнан ун капчык ашлык табып алалар.
Шундый халык авылда биш-алтыга җыелды. Иң азау теше ярган икесен утырттылар. Авыл кинәт тынып калды. Кичен чыгып йөрү, басу юлларында урлашу бетте. Әмма мин бу тынлыкның юньле тынлык Л'Гел икәнен күреп тордым. Моның ахыры ничек тә бер Халнкъка барын тоташырга тиеш. Төрмәгә эләккән кешеләрнең туганнары Ха- лмкътан үч алачак әле!
Беркөнне кичен Халикъ кайтканчы дип аш-су әзерләп йөри идем, баскыч төбендә өзек-өзек итеп бик кискен сөйләшкән тавыш ишеттем.
Чыксаң, төрмәгә утыртылган Гарапшаның абыйсы Мөбәрәкша тавыш куптара. Исереп килгән.
— Барыгыз, кайтып йоклагыз.— ди Халикъ.
— Кайтмый торсын! Сөйләшәсе сүз бар.
— Сүзне идарәдә сөйләшербез, кайтыгыз,— дип Халикъ чоланга менә башлады, мине күреп, бар кер. дип. кул селтәде. Андый чакта китеп буламы соң! Карыйм, Мөбәрәкшаның танавы кыегайган, Халикъ өстенә килә.
— Кара аны, тәти егет, үкенергә туры килмәсен. Синең ише закун капчыкларының ике аягын бер кунычка тыккан бар безнең.
Халикъ сүз көрәштермәде, эшнең юньлелек белән бетмәслеген аңлап, арты белән чигенә-чигенә, баскыч күтәрмәсенә менде. Мин читкә тайпылып калырга гына өлгердем, ишеккә арканы терәп алды да.шундый итеп тибеп җибәрде, әле генә акаеп килгән Мөбәрәкша баскычтан очып җиргә капланды. Куеныннан шалтырап арба кендеге төшеп калды. Тынсыз ята. Котым чыкты, җан җиренә тибеп, үтереп үк куймадымы, ходаем? Барып карадым: сулу ала, исән. Ул арада Халикъ та килеп җитте. Тегене якасыннан урап алып күтәрде, чигендереп капкага тикле алып барды да урам якка селтәп атты.
Мин паника куптарып: районга барып әйтсә, жалу итсә дип, аны аптыратып бетердем.
— Итмәс. Керосином пахнет! — диде Халикъ, бүтән сүз дәшмәде.
Иртәгесен Мөбәрәкша идарәгә килгән, бригадирлар алдында Халикътан гафу үтенә икән. Янәсе, сип минем башымны тиштең, дөрес тиштең, миңа шул кирәк тә фәлән-фәсмәтән.
— Син кем? — дигән Халикъ. Минем сине күргәнем дә, белгәнем дә юк.
Идарәгә җыелган халыкның шаркылдап көлүенә түзә алмыйча, Мөбәрәкша өенә кайтып киткән. Мине очраткан чакларда да ай буе дәшми кара коелып йөрде, аннары ничектер яктырып исәнләшә башлады. Мин моның нигә шулай икәнен белергә теләп, Халикътан сорадым.
— Кеше бит хайван түгел. Гаделлекне кайчан да булса бер аңлый,— диде Халикъ.— Минем үземә генә килеп, идарәдә тәүбә итте. «Мин авылның ата карагы. Председательләрне без капчык киертеп дөмбәсли идек. Син сабак укыттың миңа. Әйткән сүз менә шул: синең иң беренче памушнигың булам, урлауны ташлыйм»,— ди.
Урлавын ташлагандырмы-юкмы, әмма ул тиздән Халикъның ун канаты булып китте. Бактың исә ул беренче кул балта остасы, беренче кул тугымчы икән. Шулар өстәвенә, тимер-томырны да белә. Мал-туар үрчетәм дисә дә. төшеп калганнардан түгел. Халикъ моны ферма мөдире итеп куйды. Ну, тынгысыз да адәм булып чыкты сон! Ике көннеи берендә таң сызылуга тәрәзә төбендә кем диген — әлеге дә баягы Мөбәрәкша. Фермалар янына коры чакта салам кайтартып калдыру, печән ташып кую, сарыклар фермасының түбәсен яптыру — Халикъның өстеннән төшми — камчылап куа! «Әллә бу теге чактагының юри үчен ала микән?» — дип тә уйлап куям. Халикътан сорыйм, юк, ди. Намусы уянды, әнә шул намус куа, ди.
Халикъның чын ярдәмчеләре икәү булып чыкты. Берсе — крестьянча нык акыллы, «практичный» Мөбәрәкша булса, икенчесе — парторг Тәлгатев Ул да юрист, дүртенче курс студенты. Өчәү җыелып алалар да. ун ел буена председательдән председательгә күчеп йөргән котсыз йортның кара ягын тәмәке төтене белән төтәтеп, киләчәк көнгә колхозны зур юлга алып чыгачак эшләр белән хыялланалар. Кычкырып- кычкырып сөйлиләр. Тавышлары колагымны тондырып бетерә. Баш?8
«практичный» Мөбарәкшаның карлыккан тавышы гөбе төбеннән чыккан сыман ишетелә. Кыска гына, кадак суккандай саран гына итеп әйтә:
— Җитен чәчәргә кирәк. Удмуртлар җитеннән уңды. Пилга перси-
дателе Гаврила нәрсә ди; «Где лён — там мильон!» Бар Гаврила яны- ф на, нинди китаптан укып үстергәнен бел, хәзергесе көндә китап — ин беренче акыл! |
Парторг Тәлгатевнең кызу-кызу сөйләгән ачы тавышы яңгырап ® китә: х
— Мөбарәкша абый дөрес әйтә: җитен синең экономикаңны ныгы- “ тачак. Иген уңышын тиз генә яхшыртып булмый, ашлама юк, техника - юк. Колхозчының күңелен нәрсә беләндер үстереп җибәрергә, эшләгәне - бушка китмәячәгенә ышандырырга кирәк. Җитен орлыгына үзем барам. у Гавриланың улы Леша минем белән бергә укый, әтисенә шуның аркы- ♦ лы сүз әйттереп куярмын. Юк ашламаны көтеп ятма, җирне
ныгыта торырга кирәк. Бердәнбер котылу юлы — күпьеллык үлән чәчү.
— Симәнәсе юк бит.
— «Сабанчыждан биш-алты центнер клевер орлыгы сорарбыз. Өч елдан биш-алты йөз гектарга җитәрлек снмәнә бирә. Әле бер көн генә председателе, банктагы счетыма арест салдылар, сип юрист кеше, өйрәт әле, дип килгән иде. Юлын өйрәтеп җибәрдем, гел безнең җайдан торып эшләргә булды.
Алар шулай хыялланып төн үткәрәләр. Мин урам яктан ишетелгән шыпырт тавышларны тыңлап ятам. Өй буендагы өянке иртәнге җнләс җилдән әкрен генә гөжли. Бер агачта өздереп сандугач сайрый, сандугачның кайгысы юк. ана тирәк булсын да сайрарга тан булсын. Монда кешеләр хыяллана, ә иртәгесен иртүк идарәдә, кырда, басу станнарында кешеләр иртәгәге көннәрен кайгыртырга тотыныр, бригадирлар белән, председательләр белән яна дау, яңа низаглар кубар. Дөнья шулай икән ул: гаугасыз бер генә көн дә узмый.
Тормышта тыныч кына, гамьсез-рәхәт кенә яшәүчеләр дә бар. Минем белән Яна бистә мәктәбен бетергән Мөхлисә Ташкентка китеп, үзбәк егетенә кияүгә чыкты. «Ярты гектарлы җимеш бакчабыз бар, үзебез кызыл аракы кайнатабыз, үз машинабыз белән йөрибез, ике катлы агач йортта торабыз»,—дип язган. Кешеләргә кияүнең дә рәтле- се, дөньяда тора белгәне табыла. Булмады инде минем бәхетем! Колхоз дип, кеше бәхете дип авыз суларын корыта торган шыр тиле Халикъка чыгып әрәм булды яшь гомерем. Ни үзенә, ни кешегә дигәндәй. көн тудымы — хәсрәт, кнч җиттеме — сагыш. Өзде pen-өзде pen сандугач сайрый. Мөхлисә, мөгаен, сандугач сайрауларын рәхәтләнеп тыңлый торгандыр. Мин аны чуар парчалы үзбәк халаты кигән итеп, бергә китереп кушкан шомырт кара кашлы, кояшка янган каратут йөзле, таза һәм шат күңелле итеп күз алдыма китерәм. Янында бер көтү баласы, ул аларга, тез башына утыртып, хөрмә ашатадыр. Мин аныц бәхетеннән үләр чиккә җитеп көнләшәм һәм әллә ни гомер йокыга китә алмый ятам...
Гаделлек итәм, авыл халкында ышаныч тудырам дип, сантый Саматов бәлагә тарыды. Дәүләткә тапшырганның унбиш процентын колхозчыларга бирә бару хокукы бар икән Ни өчендер Халикъ нәкъ 81,1 шул хокуктан файдалануны үзе өчен аеруча кирәкле чара дип уйлый. чөнки ул шуның белән колхозчының ышанычын казанырга чтэ иле. Шул процентлар белән саташып йөри торгач, моның акылә бл- Шып.! дәүләткә биргән ашлыкның унбиш процентын түгел, ә -чрла Утырганның, ягъни әле җыеп алынасы игеннең унбиш процентын би рергә дигән уй килә. Колхозчыга бүләргә өч мен биш йөз ионтн- п икмәк исәпләп чыгара. Ут чыккандай чаптырып ведомость төзет,
•• «к. У.» м ю.
ГАРИФ АХУНОВ
хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый, ә калган ашлыкка бер йөз баш сыер контрактовать итә.
Мин бу вакытта МТСка кадрлар бүлегенә эшкә кергән идем, Халикъның ярамаган эш эшләвен иң элек МТСта белеп алдылар. Директорыбыз Хәмзә Сафич мине үз итә иде, иремнең тиешсез эш эшләвен сер итеп кенә ул миңа әйтте. Әгәр Халикъ ялгышканын райкомга үз теле белән барып әйтмәсә, утызмеңче дип тормаслар, ике дә уйламый төрмәгә ябып куярлар, диде.
Кулымнан эш төште. Күнелемә хәвеф тулды. МТС ихатасы бездән әллә ни ерак түгел иде, төшке аш вакытында өйгә чаптым. Халикъ өйгә кайтып кына тора иде, елар чиккә җитеп, аның ялгышканын сөйләп бирдем.
Халикъ мине, кашларын җыергалап, өнәр-өнәмәс кенә тыңлады. Мин шундук аңлап алдым: колхозчыга бер кило икмәкне белеп өләшкән ул сантый, белмәмешкә салынган гына!
Тагын ике көннән Халикъны җилтерәтеп районга алып киттеләр. Ул елларны үзбаш кыланганнарның чәченнән сыйпамыйлар иде. Мина нн өчендер Халикъны өйгә дә кайтарып тормаслар, шуннан гына утыртып куярлар кебек тоела башлады. Халикътан бигрәк үзем кызганыч булып киттем. Аңа нәрсә! Төрмәнең ни икәнен белә. Ике дә уйламый кереп утырыр, срогын да тутырып чыгар, чыккач та әле, мин хаклы идем дип күкрәк сугып йөрер. Өч балам белән мин нишләрмен?
Шуларны күз алдыма китергәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте. үтереп башым авырта, сулыгып-сулыгып күз кабагым тарта башлады. Ниләр дип кенә газаплый бу мине, үзен уйламаса, мине, балаларын уйласын иде.
Төн урталары җиткәндә капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Атылып урамга чыктым. Машина кабинасыннан ишелеп Халикъ килеп төште. Иңнәренә барып сарылдым:
— Ниләр эшләдең син, җүләркәем? Кайчан утырталар?
— Зинһар, урам уртасында паника куптарма,— диде ул. Гадәтенчә, өзеп, кыска итеп әйтте. Тик шунда гына эчемә бераз җылы керде.
— Я, турама бәгъремне, әйт, ни булды? — дидем, аш җылытып китерергә дә онытып, төпченә башладым.
— Колхозчы икмәкле, мин «строгачлы» булдым,— диде тыныч тавыш белән, һәм әз генә елмаеп та кунды, әйтерсең, аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр.
Халикъның моннан соң да чәчемне агартырдай эшләре аз булмады. Озакламый ул МТС белән дау куптарды. Хәмзә Сафич аппаратында эшләгәнлектән, таякның дәү башы минем өскә төште. Директор белән председатель принцип өчен ут уйната, аларның утлы күмерләре минем өскә коела. Натуралата түләү ул заманда гектар башыннан иде. Кулында вымпел тоткан алдынгы комбайнчы Сабир утыз ике гектар арыш урган, Халикъ аңа гектар башыннан исәпләгәндә 32 центнер натуралата түләргә тиеш, ә тегенең ни бары бер бункер икмәге бар. Халикъ әйтә, гектар башыннан түләмим, центнер башыннан түлим, ДИ, гектар башыннан түләү ул колхозчыны егып талау, ди. Хәмзә Сафич әйтә, синең өчен генә аерым закон юк, түләмәсәң — судка бирәм. ДИ. Ул заманда шулай иде бит: бармы синең икмәгең, юкмы — түлә! Түлә! Түлә! Хет бөтен ашлыгыңны, орлыкка дигәнеңне, фуражыңны биреп бетер — МТСның анда эше юк.
Халикъ иртән тора да Пәнҗәргә чаба, госпоставка алуларын үтенә, госпоставка дан ни дисәң дә центнерына биш сум акча керә, азмы колхозның чыгымы! Колхозга акча керә генә башлый — Хәмзә Сафич: нишләп Тазабайлардан ашлык керми дип. мине ирем Саматов янына җибәрә.
— лаликъ,—дим мин, елар дәрәҗәгә җитеп,— сина гына оик күп кирәкме сон? Нишләп син мине кара кайгыларга саласын? Закон бит бер синен өчен генә чыгарылмаган. Әйләнә-тирә барысы гектар башыннан түли. Табылган акыллы баш — законны әйләнеп үтмәкче’ * Үлсән дә сина законны әйләнеп үтәргә ирек бирмиләр, син юри, миңа
үч итеп эшлисен моны! Чыдамасын, китсен, директор Хәмзә Сафич =• мина кырын карасын, мине эшемнән куып чыгарсын, дип кыланасың! g
Сүзләремнең хаклы түгеллеген дә беләм. Халикъның юри эшләмәгә- х йен дә белеп торам, әмма йөрәгем чуарланган, гарьлегем ташып чык- § кан, нәрсә әйткәнемә исәп биреп тормастан, җанымда җыелганны £ Халикъ башына аударам. Ул мине кашларын җыергалап тыңлый, озын 5 ча чибәр йөзеннән күләгәләр уза, карчыга борынының канатларг ? сизелер-сизелмәс тетрәнеп куя. Ахырда ул түзми, тыенкы итеп: >
— Ярар, бүгенгә җитеп торыр, калганын иртәгә әйтерсең,— ди. а Вакыт-вакыт, күңелем җибәргән чакларда, мин Халикъ ягына авып о
бетәм, ул булып борчылам, Казаннан алып килгән балаларымны ул “ булып үгетлим. «Бигрәкләр дә күп шул әтиегезнең эше, бигрәкләр дә * көйрәк жан шул сезнең әтиегез»,—дип сөйләнәм. Халикъны гел дөресен < генә эшли торган, үтә дә чыккан акыллы, зирәк кеше итеп күрсәтәсем ө килә. Балаларыма гына түгел, авыл халкына шулариы кычкырып-кыч = кырып әйтәсем килә. Хәер, алар моны миннән башка да беләләр буган < эшкә теләбрәк йөри башладылар. Саматов хезмәт көненең кадерен - арттырды, дип сөйләнәләр.
Пилга председателе Гавриладан алып кайтып чәчкән унике гектар житен икенче елны җитмеш биш гектар чәчәрлек уңыш бирде. Ә җитмеш биш гектар җитен уңышы ике йөз дә илле мең сум саф тцбыш кигерде. Практичный Мөбәрәкша, парторг Тәлгатев белән бик һәйбәт* ләп киңәшеп, ул акчаны спецсчет дигән статьяга кертеп җибәрделәр, алай итсәң, имеш, хезмәт көненә түләүне яхшыртырга була. Файдасы аның белән генә бетмәде, колхозга радио керттеләр, нәрәтне радио белән бирә, ашыгыч карарларны радиодан әйтә торган булдылар. Житен дигән хикмәтле нәрсә мал-туар караучыларга да акча бүлеп бирә башлады.
Мин күңелемнән генә сөенеп йөрим. Җайлана бит иремнең эшләре Берүк күз генә тия күрмәсен. Ләкин ул заманда яңа бер нәрсә уйлап чыгармаган көн аз иде. Инде барысы көйләнеп бетте, инде эшләр җайга салынды дип кенә торганда, куян асрау, каз-үрдәк үрчетү дигән яна бер нәрсә уйлап чыгардылар. Бөтен дөнья шул турыда шаулый. Безнекеләр дә җиң сызганып эшкә тотындылар. Алагаемга ду китереп, кол-хозчылардан контрактация белән куян җыеп алдылар. Бу эшнең энтузиасты итеп практичный Мөбарәкшаның мал-туарны бик тә ярата торган олы улы Сөләйманны куйдылар. Элекке бер бригада өен куян торагына әйләндерделәр, илле баш куяннан район күләмендә үрнәк ферма оештырылды. Китте, мин синайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Шушы базада район куст семинары җыйдылар. Энтузиаст Сөләйман белән куян караучы Вагыйз ничәмә-ничә колхоздан килгән председательләргә, ферма мөдирләренә тәҗрибәләрен сөйлиләр. Район газетасы «Кы зыл таң» колхозын мактап зур гына бер полоса чыгарды.
Халикъның нигәдер сөмсерләре коелып йөри. Дәшми. Юньле-рәтле сөйләшми. Ни булды икән тагын моңа? —дип баш ватам.
Беркөнне каз үрчетүче Мөбинә белән сөйләшкән чакларына туры килдем.
— Халикъ абый, сез үзегез акыллы гына кеше, ниткән эш инде бу? —ди Мөбинә.— Тавык йомыркасыннан без табыш алабыз, ә казлар шул табышны ашап, йотып баралар. Колхозчыдан илле баш каз җыйдык, җиде бәбкә чыкты, адәм мәсхәрәсе!
— Шаулама. Мөбинә. алар безнең данны күтәрде, «Кызыл такт республикага ишеттерде, галстук тагарга кирәк аларга,— ди Халикъ. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә.
Инкубатордан ике мең чамасы үрдәк баласы алганнар иде, көзгә таба Иж елгасы култыклары ап-ак булды. Казаннан килеп, фотографлар шарт та шорт рәсемгә төшереп йөрделәр. Илле баш куян көзгә таба йөз илле башка житте. Кая карама Халикъны мактыйлар: район газетасында да Саматов, өлкә газетасында да Саматов! Тик Саматов үзе генә әвене янган кеше төсле йөри. Идарәдә исәпләп чыгарганнар: йөз илле баш куян дүрт йөз баш сарыкка исәпләнелгән клеверны ашап бетергән, үрдәк-казның ашаганы итеннән өч мәртәбә кыйбатка килеп төшкән.
Алай да Халикъ бу юлы дау күтәрмәде, колхоз активын җыеп, кайсыдыр бер академикның китабын кат-кат укыдылар да, махсус фермалар булмау сәбәпле дигән үтә дә акыллы бер сылтау табып, бик әллә ни кысмыйча гына, алтын бәясенә төшкән куяннарны, Иж суларын балкыткан үрдәкләрне әкрен генә бетерә башладылар. Радиолар да тынды, газеталар да Саматов исемен тәсбих урынына тартмас булдылар. Аның каравы, озак та үтмәде, өлкә газетасында председатель Саматовка багышлап «Травопольный король» дигән мәкалә бастырып чыгардылар. Район вәкилләре чатыр чабышып килде, карап торып клевер жирләрен сөрдерттеләр. Шулай да вәкилләрне борыннарыннан сөйрәп йөртә торгач, Җайлангар урманы артындагы аулак бер почмакта ике йөз җитмеш гектар клеверны яшереп алып калдылар.
Үлән басуларын бетерүнең «файдасы» күзгә бик тиз күренә башлады. Сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгып килгән колхоз, яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып төште. Күрше «Фрунзе» колхозыннан бер көтү халык килеп Халикъның Байрагын алып киттеләр.
Бу хәлләргә күнегеп кенә килгәндә, ящур өянәге башланды. Халикъ көн дә фермада, төн дә фермада. Коммунистларны чиратлап дежурга куйды. Мең газапка төшкән бер ай йокысыз төннән соң өянәк узды. Район комиссиясе бер йөз дә алтмыш жиде дуңгыз баласына акт язып кайтып китте. Артыграк та ычкына иде, әлеге дә баягы Халикънынбул- сынга йөрүе җиңде,
IV
Ни булды минем бу Халигыма? Колхозның мал-туарын үләнсез калдырдылар, партбилетында каты шелтә асылынып тора, ә ул һаман черәшә. һаман черәшә. Газеталардан укып, Белоруссиядә атаклы «Рассвет» колхозы барлыгын белеп алды, башта парторг Тәлгатевне җибәрде, аннары үзе барып кайтты. Җитенне «Рассвет»тагы кебек, кул белән түгел, машина белән үстермәкчеләр. Хезмәт көненә акча түләү ясады. Анысы да җиңел булмады — авантюра дип җанына тиделәр. МТС базасының Тазабайларда булуыннан файдаланып, авылны электрлаштыра башлады. Ел саен утыз-кырык йортка ут кертәләр, уен эш түгел бит — баганасы, чыбыгы юк. монтерларын табарга кирәк. Сугыш елларында бик беткән, бик өшәнгән хуҗалыкларга өмәләр ясап, йорглар салдыра бу. Хуҗалар өй туе ясый. Халикъның түбәсе күккә тигән — үзенә йорт салып кергәнмени!
Килгән көннәрдәге тиле гадәте тагын әйләнеп кайтты. Төннәрен ишекле-түрле йөреп, марш атлап үткәрә, үзе белән үзе сөйләшә:
— Колхозга акыллы җитәкчелек итү — кадрлар булдыру дигән сүз. Яхшы* бригадирларың булмаса — нуль син, Саматов. Ялгыз нуль. Зав- хозсы! кая барасың, бухгалтерсыз? Бик шәп экономист кирәк. Парторг Тәлгатевтән уңдым, хыялга бай, ышандыра белә, ләкин бит ул гомергә
геләделәр. Механизаторлар колхозга элеккечә гектар башыннан түләү ® белән күчәргә тиеш. Саматов тагын үз туксанын тукылдата башлады. = Юк, ул гектар башыннан түләүгә риза түгел, ана совхоз нормасы бул- £ сын — центнердан! Бу, имеш, югары уңышка стимул! <
Табылып тора бит моның тегермәненә су коючы. Механизаторлар 0 бригадиры Габдулла Маликов әйтә, мин риза, ди. колхозчыдан безнен = кай җиребез артык, доходыбыз хәзер кимесә, соңыннан артыр, ди а- Идарә җыйдылар, колхозның гомуми җыелышында сөйләштеләр 5 Саматов шул хәтле тырышты, тәки совхоз нормасын үткәрттерде. Менә китте низаг: элек икешәр-өчәр машина бодай алып кайткан комбайнчылар бер машина белән кала, тегеләрнең хезмәт көне ике ярым мәртәбә кимеде. Районнан килеп бер кысалар, механизатор халкы бер тирги! Алай да чыдаса чыдый икән кеше. Ике ел уздымы-юкмы, Габдулла Маликов белән моның әйткәннәре тагып дөрескә чыга башлады. Механизаторларның уңышны әйбәтрәк аласылары килә тракторчысы да җирне әйбәтрәк сөрә, комбайнчысы да снрәк басу сайлап йөрми. Кышын басуга тирес чыгарыйк, ашлама ташыйк, дип өйгә килеп йөдә-тәләр. Стимул! Кайткан ашламаны да Әгерҗе станциясенә аударып калдырулар бетте. Гектардан уңышны ничек тә күбрәк алырга кирәк. Колхоз тауга менә бара. Авыр йөккә җигелгән ат кебек гыжлый, тук- тап-туктап тора, ләкин менә. Черәшә-черәшә менә. Халикъның үзе кебек. Иген уңышы да үсә, акча өләшү дә арта, ике-өч ел бик ныгытып билләрне буып тартканнар иле. «Кызыл таң» белән «Фрунзе» колхозы миллионерга чыкты куйды. Менә кайчан минем сантыемның сөенер көннәре җитте. Тик Халикъның алама бер гадәте бар сөенечен дә адәм рәтле сөенә белми, кайгыга да башын салып йөргәне юк. Гаделсезлек булса гына тиресеннән чыгардай булып шашына, ул якка кан бик кызу!
Миллионер булдык дип бәйрәм итәргә чамалап килгән Мөбарәкша абзыйны җайлап кына үгетләп чыгарды. Сарыклар фермасын салып бетерәсе бар. Культура сараена фундамент сала башларга кирәк — бәйрәм кайгысы түгел, янәсе!
Халикъның сөенече белән кайгысы янәшә йөргәнгә мин күнеккән идем инде. Миллионер булганның икенче көнендә үк күкрәп-яшенләп хәсрәте дә килеп җнтәр әле дип көтә башладым.
Андый хәсрәт озак көттермәде.
Алтмыш икенче елны яз бик матур килде Игеннәр күкрәп үсте. Авыл картлары елның килешенә эчтән генә сөенеп, берүк күз генә тия күрмәсен, дип йөриләр. Халикъ эшне каты кул белән алып бара. Арыш басулары дугалы ат күмелерлек. Такыр елны тырышканнан икеләтә чык тырышырга кирәк. Механизаторлар центнер башыннан булганга ■шлыкны көрәп алачак. Төнне көнгә, Шәфәкъны таңга ялгап эшлиләр.
безлә тормаячак, институт бетерүгә юрист булып китәчәк. Аның киләчәге—юриспруденция. Югары партия мәктәбендә укучы Әнвәр Тавилов бар. әллә шуны үзебезгә кайтарыргамы? Башлы егеткә охшый. Кәҗүн- ни булып чыкмаса? Колхозның үз инженеры, үз механигы булырга тиеш. Хезмәт көненә бер кило ашлык түләү ясадык — анысы яхшы. Сакларга шуны, сакларга! Бурычның бер миллионын түләдек. Калга-нын списать итсеннәр. Итсеннәр!
Минем сантыемның төннәр йокламый уйлап йөргәннәре дөрескә чыга бара. Ул, үзе дә сизмәстән, МТС техникасын алуга әзерләнгән булып чыкты. Хөкүмәт карары чыгуга район җитәкчеләре «Кызыл таң»га ябы рылдылар
— Халикъ Габдрахманович, синдә акча бар, давай үрнәк күрсәт! Каты шелтә бирсәләр дә Халикъ, үрнәк күрсәтәсе булса да Халикъ' Ярый әле, Саматов бар. МТС техникасын, МТС мастерскоен алырга йөри бу. Белгечләр чакыртып бәя куйдылар, түләп бетерү срогын бил
ЧИКЛӘВЕК ТОЩЕ
Колхоз кәнсәләрендә кеше калмады, яшелчәдән, жимеш бакчасыннан кырга күчтеләр. Халикъның йоклаганы да юк. Аяк өсте яки утырган жиреннән генә черем итеп ала да кырга чаба. Тугыз көн тула дигәнда арышны урып бетерделәр. Бодай урырга керешкәннәр иде —кипе янгыр, китте яңгыр! Ярты көн ява. ярты көн аяз. Комбайнчылар, лет- чиклар кебек, көн аязганны каравыллый. Машиналар Пәнжәр юлыннан кайта алмый интегә. Халикъның теге чакта, ике институтта берьюлы укыган заманындагы кебек, чыкмаган жаны да. таралмаган сөяге генә торып калды. Көннәр буе юеш кием белән йөргәнгә, Халикъ, бик хәтәр салкын тидереп, больницага керде. Анда да әле карышып маташкан була. Яңа сайланган парторг. Югары партия мәктәбен бетереп кайткан Әнвәр Тавилов, районнан врач чакыртып, ай-ваена карамын, сәгате-минуты белән илтеп салды. Больница әле дә ярый үзебездә — Тазабайларда. Балаларым янында күрше хатынын калдырдым да үзем дә кердем Халикъ янына. Көйрәк жан. мин әйтәм, юньле-рәтле дәваланмас, я качып чыгып китәр, дим. Үзем карап, үзем терелтергә исәплим, көне буе янында утырам. Тизрәк терелтәсе булгач, Халикъ та каршы килми.
Хәл белергә райком секретаре Байназаров килде. Үз гомерендә бер мәртәбә Халикъның да сөенгәнен күрдем. Сүнеп барган күзләренә нур керде, кайнар кулы белән беләгемнән тотып әйтә:
— Хәл белергә Галим Саттарович үзе килгән. Ә снн әйтәсең, минем берәүгә дә кирәгем юк. дисең. Менә бит. килгән.
Райком секретаре баш врачны чакыртып алды да:
— Терелтегез безнең председательне, чыксын тизрәк! Монда аунарга ярамын аңа,— диде. Халикъка карап иптәшләрчә елмайды. — Борчылма, Саматов, ныгытып терел, колхозыңа вәкил калдырам, эшләрен артка китмәс...
Әнә шул сүз ошамады Халикъка. Ни пычагыма кирәк ул вәкил, ди. Парторг бар. бригадирлар бар. идарә бар. Телефоннан колхоз хәлләрен сораша башлады. Хәлләрне парторг Тавилов хәбәр итә. Ул яшь кеше, алдаша белми, юатып та маташмый, туп-туры әйтә.
Секретарь килеп киткәнгә ике көн үткән иде. шулай телефоннан сөйләшә минем Халигым, күрәм, телефон трубкасын тоткан кулы дерелди, йөзе көл кебек агара бара.
— Ни булды? — дим, әйләнеп тә карамый.
— Сез нәрсә, кем кушты? Башың бармы синең — юкмы? Мин синнән сорыйм, кем кушты? Үтердегез, пычаксыз суйдыгыз!!
Күзләре урыныннан чыгар дәрәжәгә житеп шашына башлагач, телефон трубкасын йолкып алдым. Врачны чакырдым. Көч-хәл белән урынына яткырдылар. Баксаң-күрсәң, орлыкка дип әзерләнгән сигез йөз центнер бодайны дәүләткә озатканнар икән. Кем кушканмы? Уполномоченный. Имеш, тагын җыярсыз! Җыярсың, бар, яңгыр астында яткан бодайдан орлык җыеп кара.
Халикъ ярсына, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитеп дулый. Мине дә. сестраларны да. врачны да тыңламый, киемнәрен эзләп коридордан чаба Ниһаять, мин аның сабырлыгы беткәнен, үләр чиккә житеп ярсынганын күрдем. Аны больницада алып калу мөмкин түгел иде.
Кайту белән вәкилне идарәгә чакыртып китерде. Бер генә кычкырды:
— Бүген үк китегез! Вон! Юкса, эт өстереп куармын!
Шул ук көнне кайтып китте вәкил. Шул ук көнне райбашкарма председателе Фәхриев килеп җитте. Анысы да Халикъ кебек кайнар адәм. Ләкин башта Халикъның ачуын кабартыр өчен сабыр тавыш белән сөйләшеп маташты:
Партия карарларын үтәмәскә булдыңмы, Саматов? Власть вәкилен куып җибәрәсең! Бик шәп...— Кинәт өстәлгә йодрык белән китереп
орды: — Саботажник! Райком күрсәтмәсе сина бер тиен дә тормый! Менә сипа мең ярым центнер өстәмә задание — үтәмәсәң — үзеңә үпкәлә!
— Өстәмә планны куптән үтәдек.
— Тагын үтәрсез. Үзендә глубинка ачасын. Тирә-як колхозлардан
икмәк кабул итә башла. ♦
Халикъ та курка торганнардан түгел. S
— Син үз кабинетында түгел, Фәхриев. йодрык төймә мина. Әгәр £
колхозга килеп командовать итәргә телисең икән, мә — ачкыч, мә — печать, итә бир.м
Әнә нинди хәлгә китереп җиткерделәр авыру Халикъны.
Фәхриев сүрелә төште. Саматовның тирләп чыккан битенә карап 5
— Кызынма, Саматов. Киттек амбарга,— ди. ?
Киттеләр. Мин дә ияреп бардым. Халикъ бит чыгырыннан чыгып ♦ бара, алла сакласын, һуштан язып егылуы бар. Юк, мин инде аны а миһербансыз адәмнәр кулына бүтән калдырасым юк. Шушы бәлаләрдән 2 исән-аман алып чыксам, алып китәм Казанга. Җитәр, куп мыскыл = иттеләр, элекке заман түгел. х
Амбарга киләбез. Дүрт мең центнер ашлык амбар алдында ята. Тау - < тау көшел. ' ө
— Икмәген күп бит,— ди Фәхриев.
— Аз түгел. <
— Ә нигә карышасың? u
— Дәүләткә бармый ул, фуражга гына яраклы.
— Ник?
— Кызган.
— Карарбыз Барырмы, юкмы?
Фәхриев бездән туп-туры Пәнҗәргә киткән. Заготзернодан лаборатория килеп төшә: бер автомашина, өч лаборант кыз.
Халикъ начаррак төшләрен күрсәтә Аңар фураж кирәк. Ашлыкны яраксыз тапсалар, фуражлы була, янәсе. Беркатлы сабый Үзе чиста күңелле булгач, бүтәннәр дә шулай дип уйлый Нәтиҗәсе нәрсә? «Кызыл таи»да икмәк чери. Саматов дүрт мең центнер икмәкне бозган Менә кайчан район аппараты хәрәкәткә килде. Биш көннән бюро. Халикъ аңлап алды икмәк черетте дип төрмәгә тыгачаклар. Фәхриев тә. вәкил Дә Халикъны гафу итмәячәк. Ләкин Халикъның анда эше юк. Икмәкне сакларга. Икмәкне сакларга'!
Биш көн Халикъ кебек тиз уйлый белә торган кешегә бик озак гомер ул. Кырдан дүрт комбайн-самоходканы кайтартты, бер-бер артлы тезеп куйды да, комбайннар аша үткәреп тора. Өч сортировка белән җилләтәбез. Ир бирмәк —җан бнрмәк, ди, мин дә җиң сызганып тотындым, кипшергән ашлыкны чутлап кабул итәм. Ашлык кипшереп кенә калмый, чистара да. Колхозчылар да дәртләнеп тотынды. Бердән, икмәкле булалар, икенчедән, Са.матовны кулдан ычкындырасылары килми. Азмы булышты ул аларга, азмы алар өчен хәсрәт чикте? Аларның тырышканнарын күреп минем күңелләрем нечкәрә. Сортировкадан чыккан ашлыкны ябык ындырга кертеп, зернопулытан үткәрәбез. Аннан сушилкага озатасы. Тәүлек буе, өч смена эшли сушилка. Өч көн тулды дигәндә, бер мен җиде йөз центнерны киптереп бетерә яздык. Тагын өч көн тырышсак, дүрт мен центнер икмәкне коткарып калабыз.
Фәхриевкә кемдер җиткергән: Саматов икмәкне киптереп бетерә!
Халикъны биш көннән түгел, иртәгесен үк чакырталар бюрога Парторг Тавнлов белән икесе иртә таннан машина куып Пәнҗәргә киттеләр. Халикъ бюродан курыкмый, аның бар борчылганы — икмәк! Китәр алдыннан ул колхозның механигын чакыртып алды. Мөбәрәкша абзыйны чакыртты, сушилкага эшкә күчкән Мөбинәне чакыртты;
ЗУ
— Туганнар, бер генә минутка да эшне туктатмагыз. Бу —минем приказым да, үтенечем дә. Миннән башка бер кешене дә тыңларга хакыгыз юк,— диде.
Пәнжәр бездән егерме чакрым. Юллар бозык. Кайчан барып җитәләр дә кайчан кайтып җитәләр. Күңелемдә ут, сулыгып-сулыгып күз кабагым тарта. Юк, мин Халикъны эшеннән алырлар дип курыкмыйм, алсыннар, мин хәтта шуны телим, ичмасам, адәм рәтле тыныч эшкэ күчәр иде. Тырышып ярамый кеше, койрык болгап ярый. Халикьта аларның берсе дә юк. Аның үзе ышанган иманы бар, ул—дөреслек. Ул — намус. Ул — булсынга эшләү. Аны аңламадылар, аны көчләргә, ирексезләргә теләделәр, аның сырт йоннары кабарды. Бәлки ул үзенен үлеменә киткәндер. Ходаем, бик артык тискәреләнмичә, дуламыйча, ипләбрәк сөйләшсә, ичмасам, эшеннән алу белән туктарлар иде, көрәгең таза булса, эш беткәнмени! Мин аңар Казанда йөз эш табып бирән. Бу юлы инде ул бәлки карышып та тормас. Җитәрлек сабак укыттылар аңа. Шыр тиле булмаса, аңларга тиеш. Төрмәгә генә башын тыга күрмәсеннәр, эшеннән алу берни түгел, эшеннән алганга сөенәм генә. Күңелемнән мин кырыкмаса кырык тапкыр шул уйны уйладым. Халикъны үзем белән Казанга алып китәр өчен әллә ниләр эшләргә әзер идем мин.
Кич җиткәнче ике-өч тапкыр идарәгә барып кайттым, парторг Тави- лов хатыны Хәдичәдән белештем. Хәдичә — яшь хатын, дөньяның ачы- сын-төчесен татымаган, мондый тәшвишне беренче тапкыр күрүе булганлыктан, кайгыра да белми. Нәрсә булсын аларга, юри эшләмәделәр бит, ди, мине юатып маташа.
Авыл өйләрендә утлар кабынып, берничә көн яумый торган янгыр тагын сибәли башлагач, балчыкка, ләмгә батып, машиналарын Җайлан- гар урманында калдырып, Халикъ белән Әнвәр кайттылар.
Мин хәл сорашырга ташландым
Халикъ теләр-теләмәс кенә әйтте. Бюро булган. Аны председательлектән алалар икән. Бар сөйләгәне шул булды. Мин бик ялынгач, тагын ике сүз өстәде: дөбердәтеп алырбыз! дигәннәр.
Тагын бер сәгатьтән Халикъны партактивка чакырып алдылар. Активны Халикълар белән килгән прокурор ярдәмчесе Хәмзин үткәрә. Карар чыгаралар: райком бюросы карарын дөрес дип табарга, шул хакта парторг Тавилов иртәгә гомуми җыелышка хәбәр итә. Биш колхозчы- коммунист райком карарын яклап чыга.
Җыелышны иртән сәгать унга билгеләделәр. Сәгать сигезләр тирәсендә райком секретаре Байназаров килеп төште. Үзе белән яңа председатель дә алып килгән.
Унга чакырган халык тугызда ук килеп тулды. «Саматовны төшерәләр!» дигән хәбәр олысын-кечесен урыныннан кузгаткан. Тик амбар янында, ашлык җилләткән төштә генә, Мөбинә, Мөбәрәкша абзый, механик Нурмөхәммәт торып калган. Халикъ аларга, ни ялынсалар да. җыелышка килергә рөхсәт итмәгән.
Ул җыелыш гомердә онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Бүген, ничәмә еллар узганнан соң да, мин аны яттан сөйләп бирә алам.
Райком секретаре Байназаров яшел япмалы өстәл янына чыгып баскач, клубка күз төшерде. Биек. Якты. Сулышларың иркенәеп китәрлек. «Кара, кара,— дидем күңелемнән үчегеп.— Саматов салдырган клуб. Культура сарае. Бүген син аны алып ташларга тиеш. Эшләгән ярамый сезгә, ялагай ярый».
Секретарь үзен олы итеп тота. Унлап кеше президиум өстәле янына чыгып утырганчы, залдагыларга сүз катмады. Клубны күзәтә, йөзендә елмаю. Менә прокурор ярдәмчесе Хәмзин чыгып утырды, парторг Тавилов чыкты, алдынгы колхозчылар чыктылар. Миңа таныш түгел, кара костюмлы яшь кенә бер егет, тубал чаклы чәчен куллары белән баска* лап, өстәл янында күренүгә, минем арттан хатыннар:
— Котдусов. Яна персидэтел,— дип пышылдашып алдылар
Халигым никтер кызганыч булып китте. Эшлә, эшлә дә ватык арба кебек чүплеккә атсыннар, имеш. Әллә, югыйсә, президиумга да утыртмаскамы исәпләре'-' Юк, утырттылар. Байназаров үз янына чакырып алды Халикъның утырып җитүе булды, парторг Тавилов шундук залга . төбәлеп:
— Иптәшләр,— диде. S
Рәттән рәткә кыштырдау, чыш-пыш килүләр шуылдап УЗДЫ. Биш йөз э кеше сыешлы зал тын калды. Мин чигә тамырымның сулкылдап тибүен ишетә башладым
— Иптәшләр! Гомуми җыелышны ачык дип белдерәм. Көн тәртибен “ дә председатель мәсьәләсен карау. Каршылар юкмы?
Тынлык. ?
— Алайса башлыйбыз. Мин сезне мәсьәлә белән таныштырып узыйм ф
Әнвәр бик тырышып кырынган. Өстенә зәңгәр костюм, ак күлмәк и кигән, галстук таккан. Кәгазь тоткан кулы сизелерлек дерелди Ул о тотлыгыбрак чыккан кыюсыз тавыш белән, сүзләрне азапланып эзли- = эзли, председатель Саматов турындагы райком бюросы карарын анла- « тып бирде, аннары партоешма карарын сөйләргә тотынды. Аның хәле < авыр, ул Халикъны да екмаска, райком каршында да начар булып е күренмәскә тырыша. Яшь шул әле, тәҗрибәсез. Тормышта алай булма = танып белми. Элек кенә ул берьюлы ике байга хезмәт иткәннәр. ~
«Тәлгатен булса алай эшләмәс иде*,— дип уйлыйм.
Яшь парторгның үзен тотуы халыкка ошамады. Монарчы тыныч кына утырган зал умарта күче кебек гөжли башлады
Байназаров сулы графинның бөкесен алып, анар карандаш белән озак кына кагып торырга мәҗбүр булды Алай да халык тынычланмагач:
— Иптәшләр, вакытны әрәм итәбез, шауламыйк,—диде —Минемчә, мәсьәлә ачык: дүрт мең центнер икмәкне бозганы, бер йөз дә алтмыш жиде дуңгыз баласын һәлак иткәне өчен председатель Саматовны эшеннән алырга. Райком бюросының карары шундый. Кемдә нинди сорау бар? Кем чыгып сөйләргә тели?
Арткы рәтләрдән кемдер:
— Мәсьәлә ачык түгел! — дип кычкырды.
Халык дөбердәшеп шул якка таба башын борды Практичный Мөбарәкшаның олы улы Сөләйман басып тора
— Сезгә нәрсә аңлашылмый, иптәш... фамилиягезне белмим
— Мина, Галим Сагтарсвич, менә нәрсә ачык түгел,— диде Сөләйман һәм, кулына тоткан кепкасын йомарлаштыргалап, беркавым дәшми торгач, сүзен ялгап алып китте: — Ягъни быел кыш көне, мал кырыла башлагач, безгә районнан биш кешелек комиссия килде. Бер йөз дә алтмыш җиде ДУҢГЫЗ баласының ящурдан үлгәнлегенә акт язып, КУЛ куеп, печәт басып киттеләр. Монда Саматовның пн гаебе 6apJ Мин һич кенә дә аңламыйм, сез нигә председательне ул эшкә китереп кысты-расыз?
— Чистый! Тапканнар апалнай кеШе!
— Саматов тырышмаса, ярты ферма кырылып бетә иде. Әнә күршеләргә карагыз, өч йөз илле баш дуңгыз малы аягын сузды.
— Әлбәттә, шулай. Дөресен сөйләргә кирәк, ничу!
Кызыша барган залны тынычландыру өчен тагын байтак көч түгәргә туры килде Шуннан сон бер-бер артлы чыгып кыска-кыска гына игеп биш кеше сөйләде Күрәсең. кичә партҗыелышта билгеләп куелган кешеләр булгандыр Саматовнын эшләгән эше дә бар. радиодан да күп анлатты, өйләребезгә керен хәлебезне белде, дни, бнгүк әһәмиятле булмаган якларын санап кнтгеләр. Аннары райком бюросының карарын
дөрес дип тапканнарын әйтеп, Саматовны эшеннән азат итәргә, яна килгән яшь кешегә эшне тапшырырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар.
Инде барысы да көйләнгән кебек иде. Парторг Тавилов мәсьәләне тавышка куйды. Саматовны председательлектән алырга дип алты кеше кул күтәрде. Биш йөздән артык кеше Саматов ягында торып калды.
Китте бәхәс, китте сүз көрәштерү. Авыл советы председателе Исмәгыйлен Даут күтәрелде. Озак еллар шушы эштә эшләп, халык акылын үзенә туплый барган, соңгы елларда корсак үстереп җибәреп, тынычрак, гамьсезрәк тормышка күчкән бу абзый сөйләсә сөйли дә, ышандыра да белә иде. Сүзен ул өлкәннәрдән башлады:
— Җәмәгать, ил картлары! Нишләп без болай үзебезне үзебез азап-лыйбыз? Саматов Халикъка начарлык телибезмени? Ул егылып үлсен, тарта-тарта сеңгере өзелсен дип әйтәбезмени? Саматов Халикъ эшләде үзенә тиешлесен. Рәхмәт. Инде калганын булдыра алмын икән — бигайбә. Көчәндермик. Үзебез дә гаепле, вакытында ярдәм итә алмадык, булышмадык, аның эшләгән эшенә контроль дә ясап бетерә алмадык. Озын сүзнең кыскасы, Саматов Халикъны без кулдан ычкындырдык, алга таба җитәкли алырдай олы җитәкче игеп тәрбияли алмадык. Менә шуңар күрә, гаепне үзебезгә дә алып, бушатыйк эшеннән, куйыйк яна иптәшне, яшь иптәшне, көчле иптәшне...
Авыл советы башлыгы никадәр оста сөйләмәсен, күпме генә хәйләләмәсен, азаккы нәтиҗәсе белән эшне бозып ташлады.
Ул сүзен сөйләп бетереп, урынына да утырып җитмәгән иде әле, балта остасы Ахунҗан сикереп торды, агач ботакларын балта белән чапкандай селтәнеп, сүзне вак йомычка кебек чәчә башлады:
— Туктап тор, туктап тор син, энем Даут! Авыл советы булсаң да, кулыңда пичәт тотып утырсаң да, мин барысын да дөрес сөйлим, дип ялгыша күрмә, и шулай ук безне, авыл картларын, үз арбаңа җигеп куярга да ашыкма. Кем безгә авыз тутырып ипи ашатты — Саматов. Кем безгә йорт салып бирде — Саматов. Саматов безгә килгән чагында без кем иек? Авызыбызны ачсак, үпкә-бавырыбыз күренеп торган хәерче идек. Эш көнебезгә безнең кайчан да булса бер акча алганыбыз барыемы? Яле, күзгә карап әйтегез, барыемы?
— Юууук,— дип гү килде зал.
— Дөрес әйтәсегез, юк ие. Хәзер безгә Саматов кирәк булмый баш-ладымыни? Без аны бер селтәнүдә, агачыннан кисеп төшергән ботак кебек, алып ыргытмакчы булабызмыни? Шаярмыйк, җәмәгать. Нпчу! Амбар алдында арыш кызып ята икән, бер Саматов кына гаепле түгел, ул гүпчи дә гаепле түгел, әгәр беләсегез килсә. Саматов Гаптелхаликъ, булсынга йөреп, аяктан егылды, бүлнискә кереп ятты, аны аннан адәм рәтле дәваланырга да ирек бирмичә, атылып-бәрелеп чыгарга мәжбүр иттеләр. Кем дип сорыйсызмы? Районнан китерттергән упалнамучынный. Аның райком алдында бик тәти егет булып күренәсе килә, и шулай ук мидал аласы килә, и тота да бу безнең күз карабыз кебек итеп әзерләгән сигез йөз цинтнир бодаебызны задание өчен дип җиңел кулдан гына җиппәртереп тә куя. Әл-лә-лә-лә, акыллы баш! Син әле аны башта чәч, аннары ур, аннары өч трит сартировкадан үткәр, амбарга, яңгырларга чылатмыйчан, салып куй, менә шуннан ары күрербез, син ул симәнэ бодаен җиңел кулдан гына өстәмә план исәбенә җибәрергә правая бармы-юкмы? Менә шул, җәмәгать, минем кара акыл белән уйлый торган фикерем шундый. Байназаров иптәш, син миңа кырын карама, и шулай ук бу алама карт сүз урынына йомычка чәчте дип, кашыңны да җыерып утырма, дөресен дөрес итеп сөйләргә кирәк. Мин персидәтелебез Гаптелхаликъ эшеннән бик тә канәгать, ул эшләсә әле үзем дә кулга балта тотып, сарык бәрәннәренә абзар салып бирергә ниятләп йөрим, и шулай ук яна мәктәп салынасы дип ишетеп торам, ходай гомеремне биреп, анар да катыша алсам, гүпчи дә начар буласы түгел. Инде килеп
аңлатып бирә алмаган булсам, әйтим: мин. «Кызыл тан» колхозының балта остасы, житмеш яшьлек Ахунжан. персидәтелебез Саматоз Гап- телхаликъны эшеннән алуга гүпчи дә каршы.
Балта остасы Ахунжаннан сон халыкмын ярсынуы шул дәрәжәгә житте. Байназаров тагын сөйләми булдыра алмады. .
— Биредә кайбер иптәшләр Саматовны яклау юлына бастылар,—
дип тыныч һәм сабыр булырга тырышып сүз башлады ул.— Әйтерсен. “ райком Халикъ Габдрахмановичның эшләгән эшен күрми, анын эшенә, о әйтерсен. без күз йомабыз. Юк, иптәшләр, эшләгән эш югалмый Саматов жиде ел эчендә бик күп эш эшләде. Фермаларны янартты. уныш м алуны яхшыртты, колхозны кадрлар белән ныгытты һәм башкалар, һәм » башкалар. Ләкин без. барысын да Саматов кына эшләде дип. сәяси хата 2 ясыйбыз түгелме? Күзләрегезне киереп ачып, тирә-юньгә игътибар ? беләирәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк. хөрмәтле ф иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен “ халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә. Саматовнын да оештыручы бу- = ларак бу эштә катнашы бар. тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәт- * мәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен. < партия члены өчен ят бор нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди е Саматов таләпчәнлегсп югалтты, ди. андый сыйфатлар белән хәзерге х этапта зур бер производствоның, алты мен гектар жире булган xanxi > “ производствосының командиры булып эшләп булмый. ДН. U.
Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә ходайга шөкер. Ләкин нигә сон әле ул ялыныр дәрәжәгә житеп әгъвәли колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз'» — дигән. Әгәр залда Саматовнын эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмага. бер хәер иде. Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар. ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасын? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик тскәләнеп китмиләр бит. текәләнеп китсәләр, үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хужалыгына багышламас иде. Урып-жыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту? — дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да — югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит. тнзрәк кайтару, дымлы булса да. ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз жае белән барса, Саматов авырмаса. өстәмә ашлык түләтергә дип вәкил маталап йөрмәсә. жнлләтеп тә. киптереп тә бетергән булыр идек.
Барлык тавышларны ярып, зал өстенә практичный Мөбәрәкша күтәрелде:
— Әгәренки. Байназаров иптәш. Саматовны урыныннан алырга дчп каны к каксыгыз икән, сез аны алмыенча туктамассыгыз инде. Анысын гына беләбез. Иллә дә мәгәр бу эшне безнең «Кызыл тан» колхозчыларының ихтыярыннан башка эшлисез икән, райком әле соңгы чик түгел, дөреслекне таба торган бүтән төрле юл ла бар. Безнең ише буразнага бил бөккән кешенең дә сүзен бик һәйбәтләп тынлый белә партия
Монысы Ахунжан карт сөйләгәннән дә кайнаррак булып чыкты. Йөрәк түреннән чыккан сүзгә халык гөр китереп кул чапты
Аннан соң Тавилов торып аңлатып маташты. Байназаров тагын үзенең ораторлык куәсен эшкә жикте. берсе дә ярдәм итә алмады, кул күтәрткәннәр иде — алты уңай, биш йөз каршы.
Менә шунда мине Байназаривнык мәсьәләне бөтенләй көтелмәгән яктан китереп куярга маташуы сагайтты. Ул халык гөжләгән арада
Халикъка таба иелеп, аның белән озак кына сөйләште, тегесе башын чайкаштыргалап торды, нигә чайкый — аңламадым.
Халикъ аягүрә басты. Үтә дә якын итеп, үзең эштән азат итүләрен, бик тә арыган булуын, сәламәтлеге җитмәвен, райком карарына буйсынырга кирәклеген әйтте. Тик шунда гына аңлап алдым. Байназаров тәмам хурлыкка кала башлагач, Халикъны әгъвәләгән, башлаган эше барып чыкмаса, авторитеты бетүдән куркып, хәтта ялынудан да тайчанмаган.
Саматовның колхозчыларга сүз кушуы янә аптырау тудырды. Халык икеләнә. Җибәрер иде—Саматов кирәк, җибәрмәс иде — каныгалар Саматовка.
Ир-ат арасыннан сөйләрдәй кеше калмагач, хатын-кыз сүз алды. Монда инде акыл түгел, йөрәк сөйли.
Карасам, теге заманда каз-үрдәге белән иза чиккән тол хатын Мөбинә кулларын бутый.
— Зерә дә кирәкмәс эш белән вакыт уздырабыз. Амбар янында ашлык кыза! Кем җавап бирә? Клевер басуларын сөрдереп бетердегез. Кем җавап бирә? Мал-туар курмысыз калды, кем җавап бирә? Чыдаган Саматовка рәхмәт. Мин булсам, күптән тилеләр йортына керер идем. Я асылынып үлгән булыр идем.
Зал тып-тын булды.
— Нинди тәкъдим әйтәсез? — диде Тавилов.
— Азапламагыз Саматовны, ике айга ял бирегез. Эшләмәде түгел, эшләде. Үзе әйтеп тора, авырыйм, ди, дөрес бит инде авыруы, персидә- тел башы белән уборка өстендә больниска кереп ятмас иде авырмаса. Барсын Кавказга, я Кырымга, ял итеп кайтсын да тагын эшләсен. Саматовның бездән артканы юк.
Бу тәкъдим халыкка бик тә хуш килде. Ул тик ике кешегә генә хуш килмәде. Берсе — Байназаровка. Байназаров үтенүе белән — Халикъка.
Байназаров халыкны үгетли-үгетли хәлдән тайды. Тавилов халыкка аңлата-аңлата арып бетте. Ә халык үзе акны кара дип аңлатуларыннан гаҗиз иде. һәр ике як инде хәлдән тайган, кичке җиделәр булып килә иде инде, минем сантый Халигым тагын үзе торып басты:
— Иптәшләр, минем сезгә бер генә үтенечем бар. Азат итегез мине. Иптәшләрчә әйтәм: сугышны буеннан-буена йөреп чыктым. Сугыш беткәнгә унҗиде ел, бер көн дә ял иткәнем юк. Менә авыл хуҗалыгы институтын бетергән япь-яшь иптәш килгән, энергиясе бар, белеме бар, аңар мин килгәндәге төсле өшәнгән колхоз калмый, бергә-бергә алып барырсыз. Булмый миннән, коткарыгыз.
Заманында Халикъка бик нык ярдәм иткән кеше, механизаторларга ашлыкны гектардан түгел, центнердан түләүгә риза булган комбайнчы Габдулла Маликов торды.
— Чыннан да, алҗытмыйк, иптәшләр. Саматовны. Арыса да арыгандыр, машина түгел бит, адәм баласы. Бушатыйк эшеннән. Тик минем сүзем шул: рәхмәтле булыйк. Хезмәт кенәгәсенә рәхмәт язып җибәрик. Райком аның кызыл билетын пычратып җибәрмәсен, әгәр шунар риза икән, райком секретаре Галим Саттарыч җыелыш алдында сүз бирсен.
Бирми кая бара ала? Ипләп кенә әйтергә мәҗбүр булды секретарь:
— Моңарчы райкомга бар җирдә дә буйсыналар иде. Бар җирдә дә партия җитәкчелек игә. Әгәр без Саматовның партия билетына тап төшерергә уйласак, бюрода ук партиядән чыгарган булыр идек. Борчылмагыз, ул эш булмас. Инде яңа председатель мәсьәләсенә килгәндә, без сезгә начар кеше тәкъдим итмибез,— дип булачак председательнең биографиясен сөйләп чыкты. Аннары колхозның төзелеш эшләренә ярдәм итәргә, нәрәттән тыш материал табып бирергә вәгъдә итте.
Ниһаять, кичке ун тулганда, председатель Саматовны эшеннән азат итеп, аның урынына Котдусовны сайлап, сүлпән генә таралыштылар.
Башка чакта булса, мин бу хәлгә сөенер генә илем. Иремнең председатель газаплары мәңгегә бетте! Безгә генә тишек-тошыкны томалап, ала канат булып йөрергә димәгән, үз кайгыбызны кайгыртырга да вакыт. Ийе, башка вакытта булса мин нәкъ шулай уйлаган, шулай фикер йөрткән булыр идем. Бүген мин алыштырып куйгандай үзгәргәнмен. Күңелемдә кем бсләндер ут ягып кычкырышасы килү уе яши. Халикъны рәнҗеттеләр. Гадел кыланмадылар. Ул гомерендә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтте. Мин моңа каршы. Каршы мин! һәм мин моны болай гына калдырмаячакмын. Шөкер, миңа хәзер обком юлы таныш. Халикъны яклап мин Беренченең үзенә барырмын. Бу юлы инде мине ансат кына борып җибәрә алмаслар. Мин үз кайгымны кайгыртып йөрмим...
Халикъка белдерми генә юлга җыена башладым.
Тик миннән дә өлгеррәкләр бар булып чыкты. Колхозчылар җыелыш берйетмәсеи туп-туры обкомга җибәргәннәр. Шау-шулы көннән соң атна-ун көн дә узмады, Халикъны Казанга чакырып алдылар Халикъ авыл хуҗалыгы секретаре янына барып керә. Караса — Байназаров та шунда.
Секретарь нык итеп әйтә боларга:
— Икегез дә дөрес эшләмәгәнсез. Сез, Байназаров иптәш, колхоз җитәкчесен иң кирәк чагында эшеннән аергансыз, халык җыеп шаулагансыз — персональ җавап бирергә туры килер. Ә сез, Халикъ Габдрах- манович, номенклатурадагы работник. Сезне халык ихтирам иткән, урыныгызда калырга иде, колхозчыларны кыен хәлгә китереп куймаска иде. Конфликтны без хәл иткән булыр идек. Ярый, эшләнәсе хата эшләнгән, аны хәзер кире кайтарып булмый Сезгә тагын Кама буендагы бер колхозны тапшырабыз. Тәҗрибәгез бар. Чыныгу алдыгыз. Бер ая ял итегез дә яна коллективны кабул итәргә әзерләнегез. «Кызыл таң»га булышу шулай ук сезнең өстә кала.
Шулай итеп, Саматов тагын колхозга башын китереп тыкты. Мин бу юлы гаҗәпләнмәдем, тик тагын авыр көннәр кичерәсебезне күз алдына китереп, анардан сорадым:
— Әйт әле, Халикъ, шул хәтле мыскыл иткәннән соң да ничек синең колхоздан җаның бизмәде?
Ул миңа бик тә үз итеп карады, беркавым дәшми торгач әйтте:
—■ Беләсеңме, Рокыя,—диде,— тормышта төрле хәл булуы мөмкин. Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни чикләвекнең төшенә зыян кнлмә- сә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә. Син минем ип якын кешем, минем белән бергә күп җәфалар чиккән хатыным. Яшермим синнән, әйтәм: үзәгемне саклыйм мин, төшемне Мине туктаусыз дөмбәсләп чыныктыралар. Мин бит егерме яшьтән партиядә һәм гел сынап киләм. Халык партия дип карый. Югарыда кем генә утырмасын, хикмәт утыручыда түгел, фундаментта. Безнең партиянең фундаменты нык, әгәр шушы фундаментка ялгышын кына ватык кирпеч яки черек агач эләксә, ул барыбер фундаментны үзгәртә алмый, чөнки аны алып ташлыйлар...
Халикъ Саматов турындагы чын хакыйкать менә шушы. Мнн беренче елларны аңа кияүгә чыгуыма үкенеп, гел аерылу уе белән яшәдем. Ләкин булдыра алмадым Мин аны түгел, ул мине үз юлы белән алып китте. Мин ул хакта беркайчан да. берәүгә дә сөйләмәм дигән идем. Еллар үтеп, Халикъ сүзләре дөрескә чыккач, өстәвенә, өч улымның өчесе дә әтисе юлы белән нитеп баргач, сөйләргә булдым.
Ул хакыйкать кешеләргә кирәк.
Әгерже — Ками.
1970—1971.