Журналистика тарихыннан бер сәхифә
Хәзерге газета-журналларны баш мәкамсез күз алдына китерә аласызмы? Юк- ыр. могаен. Чении баш мәкалә ул номер- 1ың байрагы, ул газета яки журналның «әзен билгели, теге яки бу мәсьәләгә кара- а укучының фйкерен туплый, аның аңын /стерә, тәрбияли.
Баш мокалә жанры ничек, кайчан, кай- qa туган? Аны беренче булып кем язган? Бу :орауларга җавапны күптән түгел Казан «әүләт университеты нәшриятында чыккан ■А. И. Герценның баш мәкаләсе» исемле китаптан табарга була. Китапның авторы — журналистика кафедрасы ассистенты A. A. Poor, Рус журналистикасында баш мекалвнең жанр буларак тууын һәм үсешен ул гениаль рус публицисты Александр Иванович Герцен исеме белән бәйләп тикшерә.
1855 елның 20 августында Лондонда «Полярная звезда» журналының беренче гсаиы чыга. Ул А. И. Герценның тышкы һәм зчке политика мәсьәләләренә багышланган мәкаләсе белән ачыла Бу — рус журналистикасы тарихында беренче баш мәкалә. Димәк, чын мәгънәсендә ирекле матбугат һем аның әһәмиятле жанры баш мәкалә Россиядән читтә туа һем аңа нигез салучы революционер һәм боек фикер иясе Александр Иванович Герцен була. «Полярная заезда» һәм «Колокол»да ялкынлы публицист барлыгы йездән артык баш мәкалә Урнаштыра Ул мәкаләләрдә шул чор идео-логияләренең катлаулы кореше чагыла, алар буенча А. И. Герценның үз карашлары эволюциясен дә күзәтергә була.
Россия шартларында беренче баш мә- «яае 1857 елда «Северная пчела» газетасының бервнче санында чыга. Бу — тышкы
политика темаларына багышланган баш мәкалә була. Эчке политика мәсьәләләренә караган беренче баш мәкалә «Молва» газетасында урнаштырыла (1857 ел, 12 апрель). Термин буларак та баш мәкале сүзе шул ук «Молва» газетасында кулланыла һәм шул елларда Даль сүзлегендә дә теркәлә. Моннан соң баш мәкаләләр башка газета-жуоналларда да урын ала башлый. XIX гасырның 70 елларда баш мәкаләләрне провинция газеталарында да (мәсәлән, Казанда, Одессада, Ноаоросснйскнда) табарга була.
Китапның авторы, XIX гасыр азагына кадәр вакытлы матбугатта чыккан баш мәкаләләрне күзәтеп, шундый нәтиҗәгә килә. Рәсми дәүләт, реакцион һәм либераль прессада 60 еллардан соң баш мәкаләләрнең язылу осталыгы кими бара. Ә яшерен — революцион народниклар һәм эшче- ләр матбугатында — киресенчә, баш мәкаләләр зчтәлек һәм форма ягыннан байый, камилләшә баралар. Политик публицистиканың бу жанры марксистик-ленинчыл, большевистик газета-журналларда нык урын ала, кочәя.
Китапта аерым баш мәкаләләргә («Полярная звезда»да А. И. Герцен. «Земля и воля»да Г. В. Плеханов язган Һ. 6.) анализ ясала, теоретик нәтиҗәләр практик күрсәтмәләр белән чагыштырыла.
А. А. Роот хәзерге матбугатка да күзәтү ясый. Баш мәкаләне күңолсәз. журналистның иҗатын чикли торган жанр итеп күрсәтергә теләүчеләр белән бәхәсләше. Баш мәкалә — редакцион мәкалә, шуңа күрә номерның иң яхшы материалы булырга тиеш, жанр буларак аны кечейгү әстенде эшләргә кирәк, ди автор.
Якташыбызның уңышы
Җәмил Мостафинның Татарстан язучылары белән иҗади дуслыгы күптәннән килә. Ул аларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп Бөтенсоюз укучысына җиткерә.
Татарстан китап нәшрияты Җ. Мостафинның «Кырыс яшьлек еллары» повестен рус телендә басып чыгарды.
Сугыш афәте Тайшет урманнарындагы янгын һәм Судаковлар йортындагы трагедия әсәрдә бергә үрелеп бирелә һәм укучы күңелендә тәэсирле яңгыраш таба. Пронька, Ротаның әтисе, болан күрә һәм аны атып үтерә. Күршеләр Судаковның җинаятенә гаҗәһләнәләр...
Әсәрдәге вакыйгалар башыннан ахыры- нача тирән драматизм белән сугарылган. Җәмил, Колька, Гога кебек геройларның характерлары формалашуны мондый кон-фликтлар аша күрсәтү авторга яңа мөмкин-лекләр ача.
Тиздән алар мастерскойларга килеп сугышка киткән әтиләре, абыйлары урыннарына басалар. Никадәр кыенлыклар кичерергә туры килә аларга. Ләкин елкай иптәшләр—Кузя бабай, слесарь Нуникя- нов һәм башкалар үсмерләргә ярдәмга киләләр, аларны эшчеләр коллективында . тулы хокуклы булырга өйрәтәләр.
«Кырыс яшьлек еллары» повесте быел СССР язучылары союзы һәм ВЦСПС тарафыннан оештырылган конкурста эшчеләр сыйныфы турындагы әсәрләр арасында кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылды.
Әйбәт традиция
Уфа элек-электән татар культурасының, шул исәптән татар китабының икенче үзәге санала. Әле егерменче-утызынчы елларда да бик күп язучыларыбызның әсәрләре беренче тапкыр шунда дөнья күрә. Сугыштан соң матур әдәбият әсәрләрен татарча басу практикасы вакытлыча тукталып торган иде. Үткән ел бу әйбәт традиция кабат яңартылды: Башкортстан язучылары- ның әсәрләре татар телендә басылып чыга башлады. Журналыбызның бу санында укучыларны шундый берничә китап белән таныштырып узабыз
ӘНГАМ АТНАБАЕВ. Пьесалар. Уфа. 1969 ел
Әнгам Атнабаев шагыйрь буларак та, драматург буларак та әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Татар телендә беренче китабы булган бу җыентыкта аның сәхнә әсәрләре тупланган. Китапка «Ул кайтты», «Ана хөкеме», «Шоңкар» драмалары, «Законлы
1 Теләгән иптәшләр ул китапларны тү-бәндәге адрес белән сората алалар: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 129, Китап йорты, «Китап-почта» бүлеге.
никах белән» исемле комедиясе кертелгән. Пьесалар җыйнаклык, шигърилек, нәфислек белән аерылып торалар һәм җиңел укылалар.
«Шоңкар» драмасы гражданнар сугышы елларын җанландыра. Вакыйга акгвардиячеләр лагеренда бара. Әсәрдә Шәйхэадв Бабичның фаҗигале язмышы чагыла. Анда акларның мәкерлелеге, икейөзлелеге, халыкка ят, дошман табигате, ерткычлыгы гәүдәләндерелә.
«Ана хөкеме» — Ватан сугышы көннә-рендәге вакыйгаларга багышланган әсәр. Драмада илгә, халыкка хезмәт итү, гражданлык бурычы, каһарманлык һөм вак җанлылык, батырлык һәм намуслылык кебек мәсьәләләр кузгатыла.
Үзенең геройлары, күтәргән проблемалары белән «Ул кайтты» драмасы да югарыдагы әсәрләргә аваздаш. Тимербулатның, сугышта әсир төшеп, ерак Америкага илтеп ташлануы, туган җиргә мәхәббәте, тормышының имгәтелгән булуы, һичшиксез, укучыны биләп ала. Аның шул чаклы га- зап-михнәттән соң да яшәү омтылышын саклап, тимер ихтыяр, ирләрчә акыл белән эш итүе безне үзенә тарта, сокландыра. Драмадагы Мәрзия, Сәгидә, Саҗидә, Шәй-
алислам кебек образлар да игътибарга паек. Бу әсәрдә лирик күтәренкелек, шигь- эи хис аеруча көчле.
Катнашучыларның күп булмавы, катлауны декарацияләр таләп итмәве белән, бу ситаптвгы пьесалар авыл сәхнәләре репертуарын шактый киңәйтә ала.
ӘСГАТ МИРЗАҺИТОВ. Пьесалар. Уфа. 1949 ел
Әсгат Мирзаһитовның барлык әсәрләре диярлек профессиональ татар-башкорт театрларында куелды, аерым китап булып Уфада башкортча, Мәскәүдә русча басылып чыкты, һәм менә бу җыентык авторны беренче талкыр татар укучыларына тәкъдим итә. Китапка «Утлы өермә», •Әниемнең чал чәчләре». «Солдат улы» исемле драмалар кергән.
«Утлы өермә* пьесасында гражданнар сугышы вакыйгалары урын ала. Күн заводлары хуҗасы Карачурин, буржуаз башкорт хөкүмәте вәкиле Мәхмүди, «бердәм, бүленмәс Россия» сагына баскан офицер Зин- кевичлар ялчы Ильяс, эшче Денисов, хезмәт иясе вәкилләре Ни замов, Нәфисәләр белән рәхимсез бәрелешкә керәләр. Вакыйгалар әле аклар, әле партизаннар шта-бына күчә, урам сугышлары зчко мәҗлесләре белән алмашына...
Драмадагы вакыйгалар да, типлар да тулы итеп һем һәр яклап сурәтләнә. Геройлар, шәхес буларак, үсеште күрсәтелә. Низамоа, Айсин, Зинкевич, Айтуган Байти- рәков барысы да үз холкы, характеры, акылы белен хәрәкәт итә. Автор әсәрендә давыллы кереш елларын оста тотып алган һем сәнгатьче итеп сәйләл бирә белгән.
«Әниемнең чал чәчләре», «Солдат улы» пьесаларында кешеләр арасындагы әхлакъ мәсьәләләре яктыртыла. Аларның үзәгенә бүгенге тормыш, замаидашларыбызның эш-ләре, хыяллары куелган. Автор мещанлыкка, мин-минлеккә, түбән омтылышларга каршы чыга.
Шунысы күңелле, Ә. Мирзаһитое үз пьесаларында башкаларны кабатламый, әзер схемалардан һәм штамплардан кача алган.
ИБРАҺИМ АБДУЛЛИН. Хуш. Рим. Роман.
Уфа. 1969 ел
1941 елгы Бөек Ватан сугышы башланган авыр һәм дәһшәтле көннәр. Ут-гарасат эченә килеп кергән бер төркем совет сугышчылары, тигезсез сугышта җиңелеп, әсир тешә. Аларны ерак Италиягә озаталар. Ләкин совет солдатлары анда да югалып калмыйлар: әмәлен табып, тоткынлыктан качалар, һем зур кыенлык белән булса да фашизмга каршы корәшне дәвам итәләр. Ибраһим Абдуллииның «Хуш, Рим» романында сүз әнә шул вакыйгалар турында бара.
Роман үз укучыларын табар дип ышанырга кирәк. Алар анда Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең яңа сәхифәләре белән очрашачаклар Барыннан да бигрәк, әсәр үзенең материалы һәм яңа геройлары белән игътибарны җәлеп итә. Фашизмга каршы көрәш бетен донья халыкларын бердәм сафка туплады. Ибраһим Абдуллин романында итальяннар Орландо, Джулио, татар солдаты, комиссар Мифтахоа, руслар А. Флейшен, Л. Колесников, башкорт Ил- хуҗа һәм башка антифашистлар зур мәхәббәт белән тасвирлана.