Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯФРАКЛАР


Татарстан җире
— Мин маңгай була алам,— Диде карама яфрагы,~ Мин бик җыерчыклы.
— Мине күз дип сана,— Диде тал яфрагы,— Мин һәрвакыт чыклы.
•— Көзләрен мин алсуланам,— Диде усак яфрагы,— Ходай биргән бит алмасы... Шулай сарылдылар миңа Яфракларның һәммәсе...
— Мине дә яраклы сана,— Диде яшел ылыс,— Портретка мин дә кирәк, Мин бит һаман Үз төсемдә калам...
Көзге урман буйлап, Кеше турында уйлап, Каядыр барам...
Тоткан да гөл чүлмәге Эзли гөл туфрагы: <Бусы начар,— ди, — Кайда соң яхшырагы?..» Түзмим,
Әйтәм:
«Бер җирдән тот та ал, Ипләп чүлмәгеңә сал. Су сипсәң, сеңелем, Үзеннән-үзе шытар гөлең’:
Көзге сурәт
Өскә үсмәсен әле дип, Haul ботагымны киссәң — Мин бит як-якка үсәм!..
Киңлеккә китмәсен диеп, Яи-якларымиы киссәң — Мин куелыкка үсәм!.
Өянке
Куелыкка үсмәсен дип. Ябалдашымны киссәң — Мин тамыр якка үсәм!..
Бәгыренә чабыймчы диеп. Казып тамырыча төшсәң — Каберең өстендә үсәм!
Яфрак
Агач “ күккә төбәлгән елга. Агачта бар нәрсә дә киресенчә, Кеше теләгәнчә- Дингез елгага, Елга тармакка, Тармак чишмәгә ага.
Агачта иң көчле нәрсә — Ик кечкенә нәрсә. Ул — яфрак, һәм шул яфрак Инде күптән Елгаларны үргә генә түгел, Агыза күккә.
2
Мин — яфрак. Тормышны мин Агач итеп күрәм. Бик күп ботаклы, Мәһабәт кәүбәле, • Калын тамырлы агач итеп. Аның бер генә ноктасын* Үзем белән төрәм, Бер генә ноктасын Кояшка тартам.
Без күбәү — Кәүсә үрелә безнең арттан.
3
Мин — яфрак. Йолкыймы давыл. Кимерәме кортлар, Яндырамы яшен угы — Күрәм — кәүсә ныгый. Тамыр — Җиргә баткан ябалдаш, Тик яфраксыз гына.
Мин ябалдашка да охшаган, Тамырга да!
Карама яру
Орган саен шылт итәр дип. Карамага китереп чапты.
Балта ярып кергән турыдан Чәчрәп чыкты юеш чаткы. Егеттә ачу кабынды — Нык селтәнеп тагын сукты.
Күзләренә чәчрәп керде Караманың жавап уты. Яру-каеру мөмкин түгел — Ул имгән Идел жиленең һәм ашаган бабаларның Җиргә сеңгән кан жилемен... Чыраларын житен итеп Балта тетә, балта талкый... Имән түгел, карамадыр Батыр аталырга хаклы! Балтаны үзенә утырта Утырткандай казыкка кол... Карамага каен карый, Тирәк карый жуеп акыл... Ә ул түзә.. һаман түзә... Аңлашылмый бу минутта: Әллә балта бүкән яра. Әллә бүкән балта йота... Түтәсенә ята балта . һәм ботакка балта бата... Өрәңге сап сынып чыкты Караманы вата вата... Ташлап сынык сапны, күзен Бүкәнгә текәде егет... Ә ул? .
Балта чәйнәп ята, Ярсыган ак бүре кебек...
Йола
Түшиләр түшәкне догалап, Җәяләр жәимәнен янасын. Түшәктә аунатып алалар Бәхетле гаилә баласын
һәр яна гзилә оешу Йоланы яңадан яңарта.
Күрәсең, халыкның өмете һаман да яшидер анарда.
Янәсе, бәхете мул була.
Баладан да уна гаилә Янәсе, тормышның һәр юлы Теләгән теләккә хак килә
Кияү һәм киленнән дә алда Ипчә кат мнн аунап талганмын! Бәхетләр юраган йоланы Түшәккә салышкан бала мнн.
Кимерә дә кимерә Йөрәк саен бар өрәк... Курыккан саен күбрәк*!. Какшаган саен йөрәк
Курку өркү симерә һәм кешедә Кешене Күзәнәкләп жимерә. Адым саен мең өрәк... Ярсы гына — кимрәк!..
Ә хәзер үзем дә буй җиткән. Карыйм да тормышка, дөньяга, Килә лә Җир буйлап ауныйсым —* Мин һаман тугры шул йолага!
Яфракларын — гәрәбә, Җирдә ята әрәмгә. Ник чәчеңнән төшердең Син аларны, әрәмә?
Ботакларда җил улый, Җилдә ботаклар моңлый, Китеп барган сыерчык Оча моң тыңлый-тыңлый. Барып җиткәч ни сөйләр? Ниндирәк көй көйләр? Ул кире кайтсын дисәң, Матур чың тагып җибәр!
Яфракларың — гәрәбә, Җирдә ята әрәмгә.
Чулпы чыңлатып, кошны Ник озатмыйсың, әрәмә?
Таптым идән астыннан. Аңа кояш йокмаган. Көнне дә ул төн диеп, Күпме еллар йоклаган. Сыпырдым җиңем белән —■ Ялт итте!
Тутыкмаган!
Ул карап тора миңа Сыңар яшел күз белән — Караңгыда яшел моң Җыеп яткан үзенә.
Чулпы
Аида — тал чагылышы, Яшел тау чагылышы. Кырларына таң чаткысы Калган аның ябышып.
Үрелгән көмеш җепләр Күңел кебек катлаулы... Бизәктә остасының
Тыны калган сакланып...
Ул карап тора миңа, Мин дә күз ала алмыйм... Толымын сагына ул, Мин аңлыйм аны, аңлыйм.
Көз көне
Кем күккә таш орды —< Чәлпәрәмә килгән ич күк, Чәлпәрәмә? — Текәлеп тәрәзәгә, Түшәгемнән сикереп тордым —• Кем күккә таш орды?
Ныклап карасам: Күк йөзендә бары Шәрә калган алмагачның Чәчрәп торган ботаклары...