Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛЕ ТАВЫШ СӘНГАТЕ


1967 елның 21 Октябренда Кремльдәге Съездлар Сараенда илебезнең иҗат эшчеләре союзларының Бөек Октябрьның 50 еллыгына багышланган берләшкән пленумы булып үтте. Җыелышны СССР язучылар союзының беренче секретаре Константин Федин ачты. Аның речендә түбәндәге сүзләр бар иде:
«...Язучыларга, сынлы сәнгать эшчеләренә һәм музыкантларга үзен художество чарасы итеп танытырга өлгергән «синтетик тойгылар»ны совет фәне^ практик яктан тикшерә башлады. «Тавышны күрү» мәсьәләсе хәзер галимнәрне үзенә тартканнан-тарта бара. Әмма бу мәсьәләнең игътибарга лаеклы ягы шул: аның белән әдәбият һәм музыка белгечләре генә түгел, ә техника фәннәре белгечләре дә шөгыльләнә. Менә сезгә кечкенә форматлы анкета. Аңа: «Шагыйрьләргә «күренгәли» торган нәрсәне, махсус инструментлар ярдәмендә, күренмә музыка белән композицияләп күз алдына китерү буенча берничә тәҗрибә ясалды»,— дип язылган».
К. Федин әйтеп үткән «төсләрне ишетү» турында бу анкета—СССР иҗат союзы членнары: язучы, кинематографист һәм музыкантлардан 25 меңләп кешегә Казак шәһәреннән җибәрелгән анкета иде. Казан авиация институты каршындагы «Прометей» исемле конструкторлык бюросы анкетага язылган җавапларны тикшереп чыкты һәм тикшерүне дәвам иттерә. Анкеталар турында өч конференциядә сүз барды *.
Авиация институтының музыка мәсьәләсенә нинди бәйләнеше бар соң? Җитмәсә тагын конструкторлык бюросы ни өчен андый сәер исем белән йөртелә?
■ Моңа җавап биргәнче, бер-ике газетаның вакыт үтүдән саргайган битләренә күз төшереп чыгыйк.
1912 елның язын'да Казан шәһәренә атаклы композитор Александр Николаевич Скрябин гастрольгә килә. Шул турыда «Русская музыкальная газета» менә нәрсәләр яза:
«...Дворянское собрание (хәзерге офицерлар йорты) залы яртылаш кына иде. Казан публикасы пианист-компоэиторны шактый салкын каршылады. Дөресен генә әйткәндә башкача булырга мөмкин дә түгел иде. Чөнки Казан халкына музыкаль тәрбия а’. тәэсир итә».
1962 елның язы. Скрябинның Казанда булып киткәненә илле ел вакыт үткән Казан авиация институтының Актлар залы.
«Советская Татария» газетасы анда булган вакыйга турында болай яза:
«...Ут сүнде. Залда утырган йөзләрчә тамашачы кинәт тынып калды: капыл, кына экранның бер кырыена күз камаштыргыч нур сибелде. Нур экран буенча салмш
1 «Литературная газета». 1967 ел. 25 октябрь; «Доклады VI Всесоюзной акустнче ской конференции». Мәскәү, 1968 ел; Тезисы и аннотации симпозиума. «Проблем! художественного восприятия». Ленинград, 1968 ел; Тезисы и аннотации конференц» «Свет и музыка». Казан. 1969 ел.
■ына хәрәкәт итте һәм бер моментта оу шомлы нур тигиры-
тсран кырыендагы портретны яктыртты Яктылык шул урында тукталды һәм шунда рс репродуктордан: • Бүген, 1962 елның 6 апрелендә, боек композитор Александр Николаевич Скрябинның • Прометей» исемле симфоник поэмасы Советлар Союзында беренче иткыр якты белән бергә үрелеп башкарылачак!* — дигән мәһабәт тавыш ишетелде
Музыканың беренче авазлары түбән һәм салмак иде. Тавышларга органик бәйле ф рәвештә куе зәңгәр төс экранда дулкынлана башлады. Залның стеналары аңа тоныг- а рак якты белән җавап бирде. Тавыш үскән саен экран да яктырганнан яктырды., Ярсыган көрәш авазлары залга сыеша алмады, яңгыраш артканнан артты. Залның = стеналары, күз чагылдыргыч кызыл төсне көчәйткәннән көчәйтеп, тавышның тәэсирен ® үстерде*. -
Скрябинның • Прометей» исемле симфоник поэмасы, композитор хыялындагыдай 2 булып, СССРда беренче мәртәбә концертта яктылык нурлары белән бәйләнештә баш- ® карнлды. Шуның өчен дә tПрометей» конструкторлык бюросы үзенең исеме өчен н Скрябинның поэмасы каршында бурычлы. м
Шуннан бирле Казанда шактый гына концертлар үткәрелде. Ул концертларда u Римский Корсаков, Стравинский. Яруллинның музыкалары ккүрсәтелде» Шул ук бюро н тарафыннан берничә яктылы музыка инструментлары ясалды. гПрометей» җитәкчеле- ф ггндә берничә яктылы музыкаль фильмнар төшерелде. Тәҗрибәләрнең кайберләре ачык я һавага чыкты, шәһәр архитектурасы белән бәйләнде. 1 ы
Фәнни-тикшеренү эшләре дәвам иттерелде һәм итә. Советлар Союзы масштабында ® •Якты һәм музыка» темасы буенча ике конференция тикмәгә генә Казамда үткәрел- < мде. u
•Казан утлары» журналы редакциясе бу санда *Прометей» СКБсының җитәкчесе н Булат Галиевнең СССРда һәм чит илләрдә яктылы музыка тәҗрибәләре турыңда * язган мәкаләсен укучыларга тәкъдим итә. э»
орынгы грек легендасы раслаганча, Прометей кешеләргә ут алып килгән. Хәзер инде кешеләр Прометейның үзенә ут тәкъдим итәләр.
«Colour music company» фирмасы президентының Токиодан җибәргән «агында (оригиналы конструкторлык бюросында) мондый сүзләр бар:
— —Мин, Минору Хонда, сугыш вакытында Хиросима шәһәрендә идем. Мин анда доиьяны җимерүче һәм кешелек җәмгыятенә пычрак ыргыткан атом бомбасының шартлавын үз күзем белән күрдем. Яшен һәм гембәсыман болыт! Терле төстәге матур утлар доньясы! Бу күренеш миндә шундый тәэсир калдырды:: хәтта мин аны гомеремнең соңгы кәниәрснә кадәр оныта алачак түгелмен. Шул моменттан башлап диярлек, мин үземнең гомеремне дөньяда тынычлык юлларын эзләү эшенә багышладым. Хиросима өстендәге күк йөзе коточкыч куркыныч, һәм шул ук вакытта коточкыч матур да иде. Шуңа күрә мин, тынычлык теләге белән илһамланып, үземнең барлык гомеремне чын-чынлап матур тослерне һәм музыканы иҗат итү эшечә багышларга сүз бирдем».
Бу сүзләр, әлбәттә, шагыйрь кешегә иҗат азыгы була ала. Ул бит әзер образ. Бу образда безнең заманның катлаулы һәм аяусыз чынбарлыгы чагыла.
Прометей кешегә бүлек иткән ялкынның, контрольгә буйсынмыйча, кешеләрне яндыруы, харап итүе, я булмаса, художникның иҗади ихтыярына баш иеп, иешо тормышының һәр елкосендә, шулай ук сәнгатькә до хезмәт итүе мемкин.
■Коточкыч, куркыныч матурлык!». Дерос, хәзерге көндә музыка белән яктылык нурлары синтезы өстендә зшлоүче кешегә «Прометей комплексымның андый «коточкыч куркыныч» булып күз алдына килмәве до мөмкин.
Әйтик, берәү, поезд тәрәзәсеннән карап барганда, кояш баткач, тәгәрмәч тавышларының үзгәрүен ишетеп, гаҗәпләнеп куя, икенчесе исә, тирәнрәк уйлап, музыканы рәсемгә төшереп булмасмы икән, диген сорауга җавап эзли.
Бар үк фикер терле кешеләрнең аңында терләче формалаша.
Скрябин бервакыт дуслары белен сөйләшеп утырганда: «-Тавышны ишеткән венки та сүздә шул тавышны «күрергә теләү» тойгысы уенмынмы? Сезгә тавышлардан tocnep барлыкка килгән кебек булып күренмиме?» — дип сораган. Башка күп кенә
Б
тгомЛйТиторлар кебек, аның да «төсләрне ишетү», музыканы (конкрет алганда, билгегә бер тональлекнең төсләр бирүен) «күрү» сәләте булган. Рус композиторы, музыка дөньясында беренче буларак, үзенең бу фикерен тәҗрибәдә сынап карарга булган һ»м шул эшкә керешкән. Шуңа күрә дә аның иҗатына күпчелек замандашлары киная белән караганнар, ә хәзерге буын аны зурлый. Ул үзенең «Прометей» исемле симфоник поэма, сының партитурасына (күп тавышлы музыкаль әсәрдәге аерым партияләр өчен булган ноталарына) музыкаль тональлекнең үзгәрешен күрсәтүче мөстәкыйль «Ьисе» (яктылык) партиясен керткән һәм бу поэмасына «Ут поэмасы» дип исем биргән.
Анатолий Васильевич Луначарский, Скрябин үлгәннән соң берничә ел үткәч, аның әсәрләре белән танышкан һәм: «Без, революционер буларак, киләчәк заманнан революцион дәрт белән тулы гигант җырлар көтәбез. Ләкин моңа кадәр әле без рус музыкасында гынз түгел, бөтен дөнья музыкасында да Скрябинның «Прометее» кебек һәм шуңа охшаш дәртле музыкаль әсәрләрне күрә алганыбыз юк»,—дигән.
Композиторның нәкъ менә шушы әсәренә, композиторның үзе әйткәнчә, «Ут поэмасыина, яңа сәнгатьнең беренче әсәре булу насыйп булды.
Кыю адым ясаган композитор! Ул моңарчы дөньяда булмаган «яктылык органын» («tastiera per luce») гадәттәге оркестр составына кертте.
Скрябинның әлеге әсәренә кадәр булган сәнгатен һәм иҗат тарихын тикшереп чыксак, композиторның бу әсәре аның биографиясендә очраклы бер эпизод кына булмыйча, объектив зарурлыкның чагылышы икәнен күрербез.
Соңгы гасырда сәнгать һәм жанрларның, үз эчендә бик нык дифференциацияләиүе белән бергә, сыйфат ягыннан да яңача синтезлауга (шуңа охшаш хәл фән дөньясында да бар) омтылышы да ачык сизелә.
Бу процесс әкренләп үсә бара. Шагыйрьләр дә тойгыларын гадәттәгедән баш- качарак юл белән синтезларга мөмкин икәнен әйтеп килделәр:
Флейта тавышы таң кебек зәңгәреу.
Балалар тавышыдай мөлаем һәм нечкә;
Барабанныкы исә, тонык, кытыршы һәм ярсу. Литавр тавышы тантаналы һәм алсу.
(К. Бальмонт. «Томанда» сонеты.)
Шагыйрь тавышны ишетеп кднә калмый, ул аны «күрә».
«Алар—шәмәхә һәм кызыл төстәге хәтфә ямаулар — куе тавыш белән җырладылар».
(И. Бабель. «Король» хикәясе.)
«Берсе утлы-яшелле тавыш белән булса, икенчесе утлы-кызыллы тавыш белән җырлады»,— дигән гади җөмләләр безне гаҗәпләндерми.
«Тавышларны күрү» — ул синестезия (куш тойгы) дигән үзлекнең бер төре. Бу үзлек һәр кешедә булмаса да, сүз художникларының барысына да хас дисәк, ялгышмабыз кебек. Куш тойгылы булу сәләте нинди дә булса даһи кешенең генә капризы дип уйлау дөрес түгел.
Синтетик тойгы — ул, безнең барлык сизү органнарыбызның даими рәвештә берберенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә, танып беленгән дөньяны комплекслы хәлдә күзаллау.
Психологлар синестезияне мөмкин хәл һәм аны куш тсйгылар ассоциациясе дип исәплиләр. .
Шуның белән бергә, тавышны төсләр, күренмәс сызыклар һәм формалар белән чагыштыру сәләте шагыйрьләргә генә хас нәрсә түгел, ул безнең һэрберебездә дә булырга мөмкин. Юк исә шагыйрьнең:
Самолет очып китте.
Аның артында
Билгеле бер ераклыкта
Буксирга тагылган кебек Туры почмаклы.
БУ ДАТ ГАЛИЕВ ф ТОСЛЕ ТАВЫШ СӘНГАТЕ ф
• s-хряоинның Мәскәү музыкантларын үзенең партитурасы белән таныштыруы һәм алар арасында С. В Рахманиновның да булуы турында түбәндәгечә язалар:
«Прометей»ның беренче аккорды Рахманиновны таңга калдырды, хәтта соклан, дырды да. Ләкин бераздан... төрткеле сүзләр... аптыраганнан җилкә селкетүл»р_ мыскыллы елмаюлар күбәйде.
Сергей Васильевич «tastiera per luce» турында ирония белән: «Бу музыканың 6/ урынында төсе нинди'» — дип сорады.
Аңа каршы Скрябин: «Музыкасы түгел, Сергей Васильевич, тыңлаучыны урап алган атмосферасы! Атмосферасы миләүшә төстә»,— дип җавап бирде.
Рахманинов, аяусыз рәвештә, композиторның башына чиләкләп-чиләкләл салкын суны сибә бирде. Ахырда Скрябинның да чыдамы шартлады, ачу белән партитурасын япты, уенны туктатты да теләгән кешеләрне кич белән өенә «Ут поэмасы»н тыңларга чакырды һәм музыканы кабинетында ясалган яктылык клавиатурасы белән үзе башкарачагын әйтте».
Андый кулдан гына ясалган гади «tastiera per luce» белән нәрсәне исбат итэрга мөлкин иде соң? Берничә елдан соң Нью-Йорктагы бер фирма Карнеги-Холның концерт залында «Прометейвны беренче тапкыр яктылык белән бергә башкарыр очен махсус инструмент ясау өстендә эш алып бара. Менә 1915 елда булган бу концертны тыңлаган «The musical courier» («Музыкаль курьер») журналы күзәтүчесенең язганы:
«...«Прометей»ны уйнаганда тамаша залында ут сүнгән иде. Уйнаучы музыкантларның башы аркылы, эстрада артындагы экранга, музыкага һичбер бәйләнеше булмаган төрле төстәге якты сызыклар һәм якты таплар төшә башлады».
Инженерлар өсләренә алган бурычларын үти алмыйлар, яктылык аларның ихтыярына буйсынмый. Тамашэчылар исә техника ягыннан ярлы булган инструментларның нәтиҗәсен Скрябин фикеренең «чиле-пешле» икәнлегенә сылтап калдыралар.
Әлеге күзәтүче болай дип сүзен дәвам итә:
«Скрябин, бәлки, сәнгатьнең масштабын киңәйттем, дигән хыял белән эшләгәндер... Тамашачының кадаклар өстендә яки кызу мич өстендә утырганда, шигырьне аңлау яки аның турында фикер йөртә алу дәрәҗәсе буламы соң!.. Мондый кинәт кабынып китә торган, тынычлык бирми торган төсләр музыканы тыңлар өчен дикъкатьне тупларга мөмкинлек тудырмый».
пПрометейины Англиядә, Россиядә башкарганда да шундый ук хәлләр кабатлана.
Ләкин яңа туып килә торган сәнгатьнең язмышы аерым кешеләрнең фикеренә һәм аерым уңышсызлыкларга карап хәл ителми. Халыкның эстетик теләкләре художникларны XX гасырда дөньяга килгән техник чараларның барысын да кулланырга мәҗбүр итте. Тормыш таләбе буенча эшләнергә тиешле булган экспериментлар Россиядә дә, чит илләрдә дә дәвам итә бирде. Менә аның кыскама үсү тарихы:
1910 ел. «Прометей» («Ут поэмасы») барлыкка килде. 1912 ел. Лондонда А. В. Римингтонның «Colour music» исемле китабы басылып чыкты. 1913 ел. Нижний-Новгородта Д. Хмельницкий «Төсләр белән тавышларның охшаш-лыгыннан файдаланып, инженер һәм художникларның фикерләрен гомумиләштерү, музыка-төсләр комбинациясе юлы белән эстетик ләззәт алу турындагы омтылышлар» исемле китап язды һәм бастырып чыгарды.
1913 ел. Күренекле композитор А. Шенберг «Бәхетле кул» дигән пьеса язды. Автор үзенең хезмәтендә: билгеле бер киеренкелеккә җиткән тавыш яктыга әверелергә тиеш, дигән нәТиҗә ясады.
1914 ел. Скрябин барлык сәнгатьләр синтезы булган «Мистерия» дигән әсәренең «Кереш пәрдәсе» өстендә эшләргә кереште. Аның фикеренчә, бу әсәрне башкаруга бөтен дөнья катышырга тиеш. Икенче елны, композиторның үлеме аркасында, әсәр тәмамланмый кала. 1914 ел. Художник В. Кандинскийның сәхнә композициясе турындагы тикшеренүе нәтиҗәләре басылып чыкты. Аида автор, Скрябин фикерен кабатламыйча, «Монументаль сәнгать» (өзлексез дәвам иткән симфониядә хәрәкәттәге кеше, төсләр, үзгә- рүчән тавышлар бер-беренә үрелеп бару) идеясен алга куя.
1917 ел. «Оптик музыка»ны барлыкка китерү өчен кинематограф чараларын файдалану турында беренче омтылыш. (Швециядә В. Эггелинг.)


уйный алачак (Бельгия, Льеж шәһәрендәге Н. Шеффер оештырган «Тавыш, «кц формалар» спектакле, 1961 ел).
4. Автоматик җайланмаларны куллану эксперименталь эстетика, инженерлык һәм социаль психологиянең кайбер мәсьәләләрен чишу ечен әһәмияте булачак.
«Филипс» фирмасы Н. Шефферның «Яктылы панель»ен предприятиеләрдәге фойе һәм ашханәләр өчен серияләп чыгара башлады.
Психологлар бертөсле хезмәттә һаман-һаман эшли биргән кешеләрдә була торган «тою ачлыгы»н киметер һәм эш сәләтен арттырыр өчен югарыда өстәлгән «яктылы панельпнең радикаль чара икәнен исбат итәләр.
Әле әйтелгән принцип һәм җайланмалар башка урыннарда да, мәсәлән, радио, локацион станцияләрдә, электр станцияләрендә кулланыла. Ул космик кораблар эченде дә кулланылса, бер дә гаҗәп тугел.
5. Үзенең тәэсире һәм рентабельлеге ягыннан кинематографтан аз гына да калышмый торган театрлаштырылган «Яктылык һәм Тавыш» спектакльләре хәзерге имне бөтен дөньяда киң колач ала бара.
Маяковскийның: «Урамнар — безнең пумалабыз, мәйданнар исә — палитраларыбыз», дигән сүзләренә без күнеккәнбез, аны яхшы аңлыйбыз инде. Чынлап та бәйрәмнәр вакытында, самолеттан караганда, шәһәр мәйданнары чәчәкләр бәйләменә охшый.
Ләкин башкача булырга: мәйданнарның театрга, өйләр, урамнарның катнашучыларга әйләнүе, тамашачының үзенең дә вакыйганың үзәгендә кайнавы, актерга әйләнүе дә мөмкин.
Соңгы елларда дөньяда гадәттә булмаган яңа сәнгать тамашасы — «Яктылык һәм Тавыш» спектакленең гражданлык хокукына ия булып баруы күренә.
Күз алдына китереп карагыз:
Кич, тынлык. Сез үзегезне ак колонналы Казан университеты каршындагы бронзадан коелган яшь Ульянов басып торган мәйданда дип хис итәсез.
Акрын гына, яктырганнан яктыра баручы нур бина кашагасыьдагы, патша заманындагы тәреле таҗны тоткан кара кошны һәм «Император университеты» дигән язуны яктырта. Репродуктор: «1887 ел, 4 декабрь»,— дип игълан итә. Караңгылыкны ярып, тавыш белән бергә, яктылык бөркелә. Бина вестибюлендә уннарча аяк тавышлары, ишекләрнең ачылу һәм ябылу тавышлары ишетелә. Алда: «Сходкага!», янда: «Безнең белән!»... «Ура!», «Ректорны бирегә!» — дигән авазлар.
Болар унҗиде яшьлек Ульяновның беренче революцион маршруты авазлары.
Әнә. икенче катта, Актлар залы ишеге ачыла һәм аның тәрәзәләре яктыра башлый. Тәрәзәнең тупсалары шыгырдавына кадәр колакка керә. Тәрәзәдән студентлар сходкасын оештыручылардан Николай Алексеевның: «Ура! Без җиңдек, ура!» дип кычкырган авазы яңгырый. Әмма тәрәзәләр ябык, тәрәзәдә берәү дә юк.
Бу безгә күренми торган итеп яшерелгән репродукторлар авазы. Гүя бинага җан кергән, ул яңарган тарихи истәлекләр белән гөрли.
Бердәм схемалы аппаратура, режиссер командасына буйсынып, үткән гасырда булып узган вакыйгаларны, чынлыкта булган тавыш атмосферасын җанландыра. Анда бер генә актер да катнашмый.
Ә мондый спектакльләрнең көче нәрсәдә соң?
Аларның көче шунда: без хәзер шул вакыйгалар булып үт^ән урында: шул заманда бина диварлары шаһит булган тавышларны без дә ишетәбез.
«Властьларның миңа биргән вәкаләте нигезендә боерык бирәм, таралыгыз!..» — Бу инде көчсезлеге аркасында хурлыкка калуы белән шөһрәт алган бичара инспектор Потаповның, яңагына бер студент менеп төшкәч, кычкырган авазы.
Ватылган пыяла чыңнары, бина янына килгән полицейскийлар кычкырышуы, университет студентларына ярдәмгә килгән ветеринария институты студентларының ярсулы тавышлары...— боларны без бик реаль итеп күз алдына китерәбез.
Бу сәнгать гадәттәге театр уеннарыннан нәрсәсе белән аерыла соң?
Ягез менә, югарыда сөйләгәнне чынлыкта гамәлгә ашырып карыйк: әйтик, уйнаучы актерлар да булсын, аяк астында пыяла ватыклары да аунап ятсын. Әмма ул чагында «Яктылык һәм Тавыш» сәнгате кирәкле шартлылыктан мәхрүм булыр иде. Гадәти театр сәхнәсенә хас нәрсә безнең спектакль спецификасына каршы чыга. Без хәзер шул
л «рна тыңлыйсыз.
„Мен® спектакль финалга якынлаша. Студентлар, үзләренең студентлык билетларын ректор
өстәлен® ыргытып, тарала башлыйлар. Алар таралалар, шулай да бу иедәресе җиңү — андый
укытучыларның итагатьле укучылары була елмаячакларын күрсәттеләр...
Тантаналы музыка уйный. Ике башлы ерткыч каракош та, кашагадагы язулар да югала.
Темам. Урам фонарьлары кабына.
Т.ина кашагасында— «Хезмәт Кызыл Байрак орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университеты» язуы.
Шулай итеп, без чынбарлыкка кайтабыз. Колонналы ак бинаның тәрәзәләре, элеикеч®, Ленин
урамына карыйлар.
Кызганычке каршы, бу спектакльнең куелганы юк әле. Ләкин ул куелырга тиеш.»‡‡
Биш-ун ел үтер, «Яктылык һем Тавыш» спектакльләре безнең илдә гади күренеш булып китәр.
Яктылы симфония әсәрләрен куяр ечен заллар да салыныр, кинотеатрларда да оригиналь яктылы
музыкаль фильмнар күрсәтерләр.
Без моңа ышанабыз, чөнки бу да сәнгать үсешенең котылгысыз объектив законы.
Кешелек җәмгыяте, кайчан да булса, «Прометей» музыкасы астында төньяк балкышын
файдаланырга, аны идарә итәргә өйрәнер (Минору Хонда, ул вакытта 45 нчө елиың дәһшәтләре сине
борчымаслар!).
Әйе, космик очышлар чорында сәнгатьнең чын-чынлап космик гасырга тәңгәл булырга
тиешлегенә без ышанабыз.
«ПРОМЕТЕЯ» СКБСЫ ЭШЕНӘ БЕЗНЕҢ КАРАШ.
Казаң кешеләренә < Прометей» СКБсының музыка белән яктыны бергә кушу өлкәсендә ясаган
зкспериментлары белән берничә мәртәбәләр танышырга мөмкинлек булды. Ул бюроның эшләре безнең
бөтен илебездә мәгъ тул булып калды. Яктылы музыка әһелләренең икенче тапкыр булган (»Свет и
музыка» конференциясе. 1969 ел. февраль) очрашуларын Казанда үткәрергә карар бирелүе — характерлы
факт
Тикшерелә һәм эшләнә торган проблеманың специфик үзенчәлекле һәм катлаулы б',луы Казан
предприятиеләрендә эшләүче төрле белгечләрне һәрвакыт бергәләп эшләргә мәҗбүр итә. Шул
экспериментларның нәтиҗәләре акрын-акрын шәһәребезнең уртак байлыгына әйләнеп бцра.
Бу өлкәдә тикшеренү эшләренең фронтын киңәйтү эше аның сыйфатың яхшырту турындагы
таләпләр белән бергә барырга тиеш. Хәзерге моментта алда торган проб лемаларны институтның СКБ
рамкасы эчендәге мөмкинлекләргә таянып кына уңышлы үтәп булмаячагы ачык күренде.
Эле сөйләнгәннәргә таянып, без Казанда махсус яктылы музыка студиясе оештырырга мөмкин һәм
кирәк, дип исәплибез Бу студия, концерт бирү белән веррәттән, театрда, кинематографиядә,
архитектурада конкрет практик мәсьәләләрне, мәсәлән, эксперименталь эстетика, психология һ. 6.
буенча фәнни тикшеренүне хәл итү өстендә шөгыльләнергә тиеш.
Чынлап та хәзер бу өлгергән мәсьәлә.
Н. Щиһанов. Н. Рацпчн. СССР халык артистлары, А- Спориус. шәһәрнең баш художнигы; М.
Агишев. архитектор; Л. Волович, консерватория доценты; Ян Винецкий, Р. Кутуй, язучылар.