ШИГЫРЬЛӘР
Күз яшьләре
Якын кешең белән кавышканда Үтеп еллар ерак араны. Ул еласа, мондый шатлык яше Бәйли сагыш салган яраны. Була тагын бик әрнүле яшьләр: Курыккандай сугар яшеннән. Үксүеннән куркам аналарның,— Улларына рәнҗеш яшеннән. Ләкин белә.м башка күз яшьләрен: Туплар ярылганда җир елый. Сызлаңудан ташлар ыңгырашканда Таш бәгырьле солдат ир елый. Дошманыңа нәфрәт яше ачы һәм кургаштай авыр, эссе ул. Аннан пуля койсаң, бер атуда Мең дошманга тияр төсле ул. Күз яшьләре... Химик анализлар Ясап булса әгәр яшьләргә, Уйлар, хисләр тирәнлеген аңлап, Без өйрәнер идек шушы җирдә Тагы да гугры, дөрес яшәргә.
Шаулап акты язгы ястык бозлар. Ачылалар шартлап бөреләр Ялан тәпи чапкан малаймыни, Май янгыры җирдән йөгерә Әй йөгерә шыбыр-шыбыр басып, Кыска гына болыт ышганлы.
Бала йоклый. Вакыт-вакыг Керфекләре lerpan куя. Бөре сыман бармакларын Йодрык итеп бөкләп куя. Кайдадыр туп шартладымы,— Ишеткәндәй, күзен ача. Тоям дөнья язмышын да Мин бүгеннән кызым аша.
Бала йоклый
Бала йоклый. Вакыт-вакыг Төшләр күреп, ул елмая. Аның шатлыклары аша Мин елмаям бу дөньяга Алышынган постлар кебек, Төннәр үтә, таңнар ата. Ак мендәрдә рәхәт сулап, Җирнең киләчәге яга.
Яңгыр малай
Ул ашыга эшләп өлгерергә Әнкәсе Язбикә кушканны. Яшен-чыбыркысын селтәп ала, һәм шатланып ала, шаярып. Мина охшый анын шаянлыгы, Мина охшый мондый малайлык. Басуларны ул кытыклап ява, Ул кытыклап үтә тауларны. Ә тегеләр көлә күк күкрәтеп, Янгйратып язгы һаваны. Бу тавышка елмая бар дөнья, һәм уяна җирдә тереклек. Тәүге күкрәү — бөркеткә дә илһам, Еланны да китә терелтеп.
Янгыр шаулап чаба, чикләр белми. - Юк дошман да аңа, үги дә. Яшен-чыбыркысын селти-селти, Барысын куа җәйгә бер көйгә.
Җырлап туялмам Карның аклыгын. Кар булып ява Җиргә шатлыгым. Керфеккә кунып, Тирбәлә үзе, Иркәләп кенә Йомдыра күзне. Елмайган ирен, йомылган күзләр,
Беренче кар
Әйтелми калган Кадерле сүзләр. Бәхетле көлгән Синең тавышың, Бәхеттән туган Назлы сагышым,— Ява да ява Ап-ак кар булып. Ята бар дөнья Шатлыкка тулып.
Хатлар әйтсен
Капма-каршы һәм күзгә-күз торып Сөйләшсәң дә серләр калалар. Аерылышкач, шул серләрне хатлар Бер-беребезгә алып баралар. Күңел күтәрәлмәс сүзләрне дә Ак кәгазьләр җиңел күтәрә. Ераклашкан саен әйтү ансат. Карау җиңел күптән үткәнгә. Мин бит синең өчен учак яктым, Күмерләрен миңа этәрдең. Сүрелгәннәр иде... Китеп бардың Әзер учагына бүтәннең.
Тик таланган юлчы кебек, аннан Урап кайттың.
Юлың уңмаган. Керфекләрең инде түбән карык Ә сафлыгың инде урланган. Без күзгә-күз карап сөйләшкәндә Узган белән күңелең кырмадым.
‘Хатлар туры сүзле. Алар әйтсен: Үкенечле хатлар — җырларым.