ШИГЫРЬЛӘР
Уйна, курай!
Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай, Яман уйларым булганда биздер, курай... Томырылып чапсын атлар, тынсын ятлар. Иксез-чиксез сахраларны гиздер, курай...
Тынып торыр бу хәятнын зилзиләсе...
Өзелсен лә бәгырьләрнең өзеләсе...
Сөрән суга кем ул анда? Безнең жанга Ташып керсен далаларның жил-жиләсе.
Бездән киткән ярлар үксеп еласыннар, Мәйсезләр дә бер калкынып уйласыннар, Ярты жаным синдә бугай, уйна, курай, Арага ятлар керергә кыймасыннар...
Синдә җилләр уйнаганнар ярсый-ярсый... Син жыр башы, табигатьтә моңнар башы. Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай. Әйтсен гавам: вәт нәгаләт кыр курасы
1970
Таулар
Ир егет, ир булса әгәр. Яуда торыр тау булып. Наны агар, щаны ннтар, Даны налыр сау булып.
Ишелеп яңгырлар койганда
Тынланып йөрдем мин Уралда...
Тауларның сүзләрен ишеттем,
Сөйләшә иделәр үзара:
«Уйнаса давыллар уйнасын.
Кагылса яңгырлар кагылсын Иңнәрдән йөгерә өермә, Иңнәрдән йөгерә агым су,
Иңнәрдән йөгерә яшеннәр, Тик бездән түбәнгә төшмиләр. Күтәреп торабыз яшенне.
Түбәндә — авыллар, кешеләр>.
Имәннәр ваклана чырага. Кыялар бары тик чылана.. Тауларның һәм батыр ирләрнен Урыны тарихта—бер чама.
Имән
Кешеләр шаярып менгезеп сипкәнме, Я жнлләр очыртып салганмы орлыгын? Таш кыя өстендә имәнне күрүгә Бер мәлгә өзелде бу юлым.
Кордашлар янына якынлык өченме.
Иелгән ул бераз түбәнгә
Көз саен яфрагын коя ул моңаеп. Орлыгын коя ул үзәнгә.
R7
Исәнмесез, өлкәннәр!— дим Йөрәк шашып какканда. Алар таккан кыңгыраулар Чеңли безнең атларда
Чеңли бәйгеләргә дәшеп:
— Толпарыңны иярлә! ...Ашыкма, ник бу биеклек Алынмаган дияргә,
Ашыкма сөрән салырга. Аларны гаепләргә.
Булмагандыр лачынга — күк, Диңгез жиле — жилкәнгә.
Максатына житү насыйп Булмагандыр күпләргә; Хезмәт һәм хаклык төялсен Без тартасы йөкләргә.
Шауласын, тантана итсен Җирдә тормышның чыны. Кушылсын гомум авазга Безнең кыңгырау чыңы
Ай
Ерак үткәнне Борчымыйм бүген. Барып житкәнне Борчымыйм бүген. Яна тугандай Күзәтеп торам Илемнең күген...
Күкнең бер читен Алам да кыеп. Җыр язам анда Йолдызлар жыеп. Болытлар юкка Сөенгәнме ай? Утыра оеп...
туганда „
Кинәт эшемне Искәреп ала. Бизгәк тоткандай Сискәнеп ала, Каплый да жирне Канаты белән Хисләнеп ала...
Кирәкми, тормыш, Уютын. жаең. Ул безнең өчен Түгел, мөгаен. Сәяхәт эзләп Янадан туам Ай туган саен .
1970
Кешеләр шикелле, туган жир туфрагын Сагына, аңа да бик авыр
Ташларны ташлар да үзәнгә сикерер
Иде ул... тик тамыр...
Тик тамыр. г iQRfi
Казан
Тагын килдеңмени, диләр мина, Казаныма килеп кергәч тә... Килү белән китүләрне генә Кеше аңлый инде бу яшьтә.
Арча кырындагы яшь юкәләр Яфрак сибә миңа үз итеп, Җанга тамга салган сагышларны Хәтерләтте тагын көз җитеп.
Ә җитмәсә килдеңмени, диләр, Юк, китмәдем Тукай җиреннән, Агачыннан җимеш өзелгәнме, Өлгергәнгә күрә өзелгән.
1969
Каз өмәсе
Нез саен таратыр авыл Сунманна каз канатын... Каз накатын таратса да- Таратмас яманатын.
1967
Бүгенге дуслык, бердәмлек Башлангандыр күк тоелды Өмәләрдән.
Кызлар белән бергә көлеп, Ялгызы калган уемны Җиргә бәрәм.
...Бүлмәсә дә йөрәкләрне, Кешеләрне бүлә көзләр Картка, яшькә...
Кабыза сүнгән теләкләрне...
Каз өмәсе... Яңа мендәр.
Яшь кәләшкә...
Яшь кәләшкә!
Канат теләп үсмер кызга, Юлда ныклы аяк теләп Малайларга, Бәкегә эз суза-суза Каз өмәсе авыл иңләп Узып бара.
Каз өмәсе. Әнә алдан Җиңги үзен бик олыга Санал килә...
«Бу өмәләр артсын һаман!» Бала-чага су юлына Канат сибә, Канат сибә.
Туй
Карагайлармы имсаваа. Кала агам т»ппэра_. Нилачан матур булсы» аил. Хатерлибаэ уткание
Холм циры
Безнең халык биредә дә шундый. Табигатен нинди булмасын — Тукайларга, Такташларга тотынып Гомер итә. саклый йоласын.
Капкаларны киереп ачкан бәйрәм — Туйлардан сон халык туйганмы? Тик барыбер олы йола белән Кыз ченләтеп башлар туйларны.
Изге юллар өчен пар канатлар. Пар канатлар оча — пар атлар... Пар атлардан төшеп мендәргә бас. Бусагага кадәр паласлар.
Атлап керсә өйнен бусагасын Карап тора сиңа мен чигеш. Әйтерсең лә, Урал тавы аша Көнбатышка карый Көнчыгыш.
...Алгы көнгә атлаганда халык Үткәненә карый текәлеп... Үткәннәрнең яхшыларын ала, Яхшыларын бара күтәреп.
Мин шундый жыр язмак булдым синз — Бәгыремнән тамып-тамып төшсен, Иркенлектән шартлар хәлгә житкән Тормышыңны ватып, сипа жүчсен. Ул биздерсен затлы зиннәтләрдән. Мода турындагы буш гәпләрдән. Чүпрәк хискә көя булып төшсен. Сискәндереп сине салсын уйга — Мин шундый жыр язмак булдым сиңа
Мин шундый жыр язмак булдым сиңа — Өч бүлмәле квартирын белән. Өнгә сыймый яткан байлыкларын. Зәңгәр машиналы ирен белән — Бөтенесен, бөтенесен ташлап. Эшсезлекме һәм биләмне ташлап Җибәрергә яна тормыш башлап. Син килерлек итеп ашыгып мина — Мин шундый жыр язмак булдым синз.
Ул җыр йөрде телдә, күңелемдә, Яңа уңышларга әйдәп мине, Туар җырларыма гайрәт бирде, Әмма ак кәгазьгә төшмәде ул, Җырым миннән акыллырак иде.
1969
Жырчы картым
Җырчыларны алмый каб«р. Алар сыймыйлар гүргв... Сыймый гүргә — шушы HWPA* Алар чырга •■•реле,
Карагатлар 1 ял итәме икән Канатларын салып ак карга. Күзләремне йомсам, күңел белән Барып чыгам сезнең якларга.
Җырчы картым, җырлыйсыңмы әле? Чыкмыйсың бит истән һич кенә... Урал якларыннан һаман синең Җыр кайтаваз булып ишетелә.
Сәхнәләрдән синең моңны эзлим. Кабатлыйсың сыманз яшь үткән. Мин көнләштем синең моңнарыңнан, Син көнләштең безнең яшьлектән.
Магнитофон тасмасына гына Язып буламыни ул монны... Мәдрәсәдән мәдрәсәгә куыл, Халык белән бәйлә юлыңны.
Җырчыларның язмышларын беләм, Ъер син генәмени куылган...
Синең җырдан күпләр сулыш алган, Синең җырдан күпләр буылган.
Куылганныһ җаны халык белән. Буылганның җаны кечкенә... Урал тауларыннан һаман синең Җыр кайтаваз булып ишетелә.
1967
К а рагат — Себер татарлары карлыганны шулай атый.