Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Вакыт
Вакыт ныгырга, катыланырга! Бу дөньяда атың алырга!
Вакыт, бик вакыт — бизән җиренне, эштә расларга егетлегеңне!
Вакыт — уз-үэец булып калырга* Ил Ватан кушса, башын салырга!
Вакыт, бик аакыт катыланырга!
1970.
Сөйли. Җитди. Хак эш өчен шәһит киткәнмени!
Хәер, үзеңне акларга дәлил беткәнмени!
Мещан җанның фәлсәфәсе — кадими фәлсәфә.
«Ничек яшәсәң дә яшә, тик тук һәм рәхәт яшә!
Борчылулар, көенүләр, тетрәүләр нигә?
Кеше фани дөньяга яшәү өчен килгән!»
Куркаклыгын, пошмаслыгын төбәп әйтсәң аңа.— дөрес яшәвен исбатлап ул мең җавап таба.
Ә нәрсә ул акланулар!
Хөкем залларында «акланыр» сүзләре була сатлык җаннарның да.
Намуслыга нигә аклану? Нигә дәлилләрен!
Акла> га мохтаҗмы эше Тукай. Җәлилләрнең!
Тормышның гәрәкъкыятен син Тарихтан сора Дөнья — фидаи ^җаннарның януында тора!
. Яшәсә кеше янусыз, тик үзе өчен һәм сак Битараф та булса, ул — потенциаль куркак*
Ышанма тасма телләргә, кылган эшкә кара! Суфи күк оеп торамы, көрәшкәме бара? Үз бурычын үтәгәнме? Таләп нт һәм сора! Гөлбакча җиребез әле кыл өстендә тора...
Космополит түгел. Шөкер. Минем халкым да бар, ил дә, Ватан да. Мин тынычмын: «татарныкы» диеп төртеп күрсәтмимен ал таңга.
Минеке дип белмим күкне, айны, мөһер сукмыйм ел фасылына. Милләт исемен такмыйм урман-суга, агач-ташның иң асылына.
һәммә гашыйк, һәммә халык өчен бар Табигать — уртак Матурлык. Барыбызга да газиз Матурлыкны берәүнең дә үзенеке ясар хакы юк!
Кояшка һәм Күккә бар да тигез.
Без табигать балалары ла!
Без һәммәбез тигез. Кая? Кемнәр ак сөякле, зәңгәр канлылар?
Соң безнекеләр Ил-туфрак өчен яуларда баш салмадылармы? Уртак Ватан өчен Парижларны, Берлиннарны алмадылармы?
Шуңа күрә горур, тынычмын мин. Халкым да бар, ил дә, Ватан да! Уртак могҗиза дип карыйм мин кояшка, барыбызныкы дип карыйм ал таңга!
Ни генә дә җиккесез! Чапты заман — җиткесез.
Нинди ил юк, нинди җир юк һәм кемнәр юк җиһанда! Җисмән, белмим, рухи һаман бар коллар да, би-хан да! Тавыш тизлеге таман — ыргылып чаба заман! Ә үткәннәргә баксаң, бүгенге биеклегеңнән киләчәккә күз атсаң, бер инану — кемнәр белән, ничек чапса да заман, асылы шул ук һаман — бер кайчан кабатланмас, бер мизгелгә дә тынмас көрәш! Үзәктә — Кеше — язмышлар бәрелеше! Бар үткәннәрне хурлап, алдагын гына зурлап, була ул җырлап көйләргә.
«Җиттек әллә ниләргә!» Җитсәк тә әллә ниләргә, барыбер иген игәргә, тынычлык кирәк өйләргә, бәрәкәт кирәк илләргә...
Куркак кулыннан киләме Дөрескә юл яра алу? Заманның һәм Халкыңның улы булып кала алу бик җиңелме?
Бу — бүгенме?
Бу сүз әллә бик борынгы берәр шагыйрьнең өнеме?
Ни генә дә җиккесез! Чаба заман — җиткесез! Төшәрләр айны кыеп... Нур түгеп һәм сагаеп калды җиһан.
1970.
Мина житә— халкым, Ватаным бар.
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана, димәк —җитми. Ә без?
Без болай да бәләкәй түгел!
1969.
Идел ага
Тугры дусың улмы, бумы? Бүген кысышкан бу куллар егылсаң, сузылыр кулмы? Тайпылсаң, бу нурлы күзләр ялгышың төзәтер күзме? Киләчәккә ант-вәгъдәләр буш авазмы, ихлас сүзме? Карыйм төбәп, карыйм сынап. Күзләрдән — күңелгә ара уйлаганнан күп чак ерак! ...Сындырып сыный дөнья. Дусларны чәчеп җыям.
Идел ага. Пароходтан — акчарлаклар, таллар кала, чиркәүле авыллар кала, карлыгачлы ярлар кала.
Идел ага. Күпме аккан ул Ра булып, Этил булып, Волга булып... Зур дәрьяга халыклардан вәкил булып.
Идел ага. Кешеләр буса — җәелеп ага, тулып ага.
Дулкын булып кына түгел, җыр-дастаннар булып ага.
Идел ага. Без агабыз.
Артта маяк, саллар кала. Култыкларда пристаньнар, яулык болгап ярлар кала.
Идел ага. Ул — мәңгелек. Кай елгалар кибеп кала .. Иделең белән акканда җанда барыбер өмет кала.
1970.
'Адаштык. Төн килә өскә Урман — кара, җил — шомлы... Ни өмет караңгы җирдә? Күк, табышсана юлны!
Күктә дә капкач болыт шул, ул да — йолдызсыз, ятим. Янгыры кемгәдер шифа, тик безгә — каһәргә тип.
Бар тирә-як шомда, ымда, нидер сагалый сыман.
Этюд
Сина,
Батаман истәлеге нтеп.
Кайдадыр Алмазга охшаш яшь бала елый сыман.
Ниндидер көч көлә кебек: «Нишлисез инде, ягез?..» Куанма: болар сансыз, дип, без дә кемгәдер газиз!
Адаштык шул. Ярый син бар.
Ярый син янда гына!
Барабыз икәү — йөз ачык — Билгесез алдагыга.
1970.
Бу сөю...
Бу сөю — диңгез икән дә, иксез дә чиксез икән!
Туйганчы талгып йөзәргә гомер җиткесез икән...
Бу сөю — тормыш-яшәүнец Тылсымлы Иле икән.
Кешедә гомер картаймас җанның яшьлеге икән.
Бу сөю — Бөек Мәгънә-
Бәхетнең үзе икән.
Аңа таба онытылып йөгер, оч һәм йөз икән.
1970.
Булчы, зинһар, зәңгәре син салават күперенең! Нишләве бу зәңгәр күзнең? Яндыру-өтүеме?
Бу хисем — үсүемме соң, әллә дә бетүемме? ...Иң яхшысы бул, зәңгәре салават күперенеп! Зәңгәрлегең ялкынында тилермәс, янмас идем. Күккә төбәлер идем дә күземне алмас идем.
1969.
Хиссият Илендә икәү әйдә, гизиек әле!
Теләк бакчаларыбыздан гөлләр өзиек әле!
Иш килгәннәрен аралап, бергә тезиек әле!
Әйтсәләр әйтерләр инде: «Ярамый! Тыела!» — дип. Тик соңыннан әйтмәсеннәр:
«Их, әрәм!.. Коелган...» — дип.
Тартынмыйча хөр йөрик бер бакчабызда үз булып.
Назга сусаган бер гөл дә калмасын мәэюс булып. Рәнҗе.мәсә кешелегең, фатиха булса җаннан,— тыйма мәхәббәт ташкынын сихерле тыелганнан!
Әйдә, урнашсын бер мәлгә Синдә шәхси үз әдәп. Бәлки, мәҗнүни бу мизгел бүтән кайтмас сәгадәт?.. Онытылып, иркәләп бер, әйдә йөриек әле!
Серле, тансык гөлләр өзеп, уйнап-көлиек әле!
1969.
Соңгарган шаһит
Чабып килгән. Янган-пешкән.
Тормый сүзләр сайлап.
Яралы ярсу жаныннан чыга сүзләр кайнап.
Ялварамы? Боерамы?
Ләгънәтлиме әллә?
Исәрме? Хәкимме? Сөйли тетрәндергеч хәлләр!
Сөйли бөтен тәне. Яна, бер куя күк өшеп.
Сүзе белән сер-төенне ташлый гына чишеп!
Менә ничек икән бит ул!
Менә ничек булган! ...Вакыт үзе үкенүдән илереп елар сыман!
Сөйли шаһит. Сөйли. Сөйли.., һәрбер сүзе — хәнҗәр!
Хак сүзен аның бүләргә кыймас хәтта әҗәл!
Их! Ичмасам бер генә җан тыңлый алса икән!
.. Беркем юк шул.. Карар чыккан. Хөкемдарлар кигкән.
1969.
Сигез ьюллыклор
Язсам гына яшәвемне раслыйм. Юньле эшем — йөзем аклыга.
Язсам гына — Җирнең улы булып, сөелүгә-назга хаклымын.
Язсам гына — бәхетем тулы, бөтен.
Язу эше —намус, кан эше.
Язсам гына — илгә, кешеләргә, Файда итсәм генә мин кеше
1970.
Мөмкинлегең — чигең узып, тәкъдирең язганын бозып, күкләреңне биегәйтеп, һәммә тарлыкны киңәйтеп, алга барыш.
<Нннди көч бу?! Каян килә!» Иш кыланып, син төпченмә' Иманы, хыял теләге көчле булган үзе белә.
1969.
Юрадылар: бу —яшь, кайнар — ерак һәм озак баралмас... Бәхеттә чыныккан жан мин! Бәлки, бәла алалмас?
Вөҗданым кушканча яшим. Димим: бар да җай гына... Бәлки, миһербанлы булыр миңа язган кайгы да.
1969.
«Бу юлларны сагынырбыз әле!
Тик кайтылмас бүтән менә...» Әйе, сагынырбыз. Вакыт—алла. Ә без бары кеше генә...
Ә шулай да без без булырбыз гел! Дәрте калыр, дәрман бетсә! Изүләрне чишеп юл чыгарбыз чигтә зарыгып кемдер көтсә.
1968.
©
Бәхетлеләр — ачык, кин күнелле, риясыз, саксыз, ваемсыз.
Ә бәхетсез күпчак көчле көнче, һәм юкка да үче аяусыз...
Бәхетлеләр оныта, кичерәләр, хөсетлелек нигә аларга?
Барсын күреп торган, һәрчак аек бәхетсездән саклан дөньяда.
1969.
©
Курыкма, биек оч, кошым! Күк чикне беләмени!
Көл, күнел! Дөнья моны бер безгә генәмени!
Оч, оч, кошкай, кис жилләрне!
Шаш, Рухым,—дуласын жан! ...Егылсак — белгән-күргәннәр яхшыга юрасыннар.
1969.