Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Барын ла мин язып бетердем дип, йөрдем уйлап, бик нык алдандым, Язын төртеп яңа үлән чыкты, Хәбәр итсен нигә алдан бер. Туган якта язын яшел үлән — Яиа буын... бүтән, башкача...
Әйтми калган сүз күк чыкты үлән Әнкәй каберендәге таш аша. Кыякларын җәеп чыкты, яши, Мин дә яшим, мин дә бүген бар... Кабатларга мөмкин түгел икән, Кабатланмый икән буыннар...
1970.
Республикам турындагы декрет.
Ленин төзегән, Ленин булышкан.
Җире, чиге... Каян кая хәтле...
Саналганнар өяз, волостьлар.
Шунда минем туган авыл да бар (Ленинга хас күңел киңлеге): Марилардан алып, декретына Кертеп куйган Күлле-Кимене.
Бер ягында — чиркәү, бер ягында — Кирәмәтләр... Шунда кысылып, Бураннарда ул күмелеп калса, Ни югалтыр иде кешелек?
Марига да ихтирамым бик зур,
Туры килгән саен мактармын,
Тик Ленинча татар булып калыйм, Бар язмышым белән татармын.
1970.
Без давыллы бер чор кешеләре, Ничек инде аны тапмаска;
Йөз елдан соң да мин Такташ белән Очрашырмын... Сәлам Такташка!
Җирдән күпме зур-зур вакыйгалар
Узган булыр... Күпме су аккан... Очрашырмын. «Фазыл чишмәсе*нә «Урман кызы» килер сукмактан. Очрашырмын, ышанам бит шуңа. Яшермичә сөйлим хистәген. Тавышы алда серле урманнарда Үзем иҗат иткән чишмәмен..
1970.
«Сибелә чәчәк»
Бу йөрәккә төрле дәва кирәк, Авыруларын анын тап. назла. Савыгырмын, безнең ансамбльнең Концертлары бара Кавказда. Бу йөрәккә төрле дәва кирәк. Туңам көндез, туңам төннәрдә. Савыктыргыч иң шифалы дәвз Беләм, беләм, туган телләрдә .. Кычкырасым килә җиргә минем: һич туймадым синдә яшәп, дип... Ә ансамбль үч иткәндәй җырлый. Җырлый һаман «Сибелә чәчәк» дип. «Сибелә чәчәк»..’ Болай, бу кадәрле Монсу түгел идеи син элек.
Көз. Кавказда концерт. Ишетәм залдан: «Сибелдек шул, дуслар, сибелдек»
1970.
Терелде уйда-күңелдә
Янадан үткән
Чыра . Электр... Төрлечә Яналар утлар.
Җыр миндә йоклый, басмаган
Җыр әле сафка,
Мин әле малай, бер малай Чыпталы чакта.
Ничек ди язып ак кардан
Чыкмасын эзләр
Суктылар чыпта төн буе Чыптачы кызлар.
Сөйләшсәм — сүнәр, сүз белән
Борчырга куркып.
Утырдым шыпырт, утырдым Мин чыра тотып.
Кабыздым берсен, ә берсен
Ярдым очыннан.
Ул янды, янлы яшь кызлар, Яндым эчемнән.
Бүлеште шунда үзара
Кызлар эчсерне...
Чыралар әкренләп, хәлсеа, Кызганыч сүнда.
Сүнделәр әкрен, хәтердә Бүгенгем төсле: Әйләнеп алар күмергә, Бөгелеп төште...
Соңыннан инде шигырьдә Телдем чыралар.
Пештем, еладым, куймадым, Беләм, чын алар.
1970.
Урман аша узган чакта кердем. Мари өе гади, киң, якты.
— Без чи мари, чукынмаган мари... Шулай диде миңа Илбакты.
Яши монда төрле сагышларның Жыеп көзге, кышкы, язгысын... Самовары әзер... Бастырды ул Самовардан алда... язмышын. Кем баш тартыр юлда Илбактының Тәбикмәге, кайнар чәеннән. Чәйгә очкын атып зур мич яна. Яна төпләр, яна чәерләр... йоклар идем, карый карт наратлар Тәрәзәдән, күзләр- чокырлар.
Карлы, бозлы салкын куллар белән Торгызырлар кебек йокымнан... Төн. Кышкы төн озын. Тәрәзәне ӘлЛә кеше, әллә җил какты...
Шаулый нарат, шаулый үткән тарих... Юл. Ялгыз йорт. Урман. Илбакты.
1970.
Янгыр явып үтте әкрен генә. Юаш кына, юаш кына.
Туган якка кайтам, мин ашкынам, Юл ашкына, юл ашкына.
Янгыр явып үтте матур гына, Бер хәвефсез, бер хәвефсез. Ал, зәңгәр, чуар яулыклар Бөркәнеп сез. бөркәнеп сез. Чәчәкләр, кемне көтәсез? Мин ерактан, мин ерактан... Кырлар тын... Әнкәй дәшә күк Тик зираттан... тик зираттан.
1970.
Яз килә. Көтәм. йөримен Юка бозга баскалап.
Язгы сулар да юл тапмый Кар астыннан баштарак.
Кузгала, юл ера, ташый, Болганып ярсый сулар Мин торам, минем күкелдә Тугайлар ясый сулар. Мин торам, еллар күңелгә Сагышын салып уЗган. Ташулар аккан урында Сары ком, сары эзләр...
1970.
Әнкәй, синнән күпме ишеттем мин: Нигез уйный, дисен.
Ул гына аз, җитмәсә син әле:
Нигез уйлый, дисен.
Ничек инде, әнкәй, безнен нигез
Таш та туфрак бит ул...
Таш та туфрак... ләкин бетен уйны
Ята туплап бит ул.
Ята тынлап йерәк тибешеңне.
Күп дәверләр кичә...
Күнелен белән бергә уйный нигез. Күтәрелә, төшә.
Борчыласың... сизеп тора нигез
Бу кайгыңны анда..
Таш та туфрак.. Бишек жыры сеңгән, Тукай моны анда.
Бу нигезне шулар тотса тотар.
Башка берни тотмас...
Уйный нигез, ята дүрт почмакта
Иңел җиргә дүрт таш...
1970.
Төштә нәрсә күргәнлеген белам Мусаның мин үләр алдыннан Туган авылы . Әнисе мич яккан. Кабартмалар пешерә ак оннан Пешерә дә канат белән майлый, Чүмәлә күк өя табакка Юрганыннан чыккан аягыннан Тартып китә: пеште кабартма Юл мәктәпкә, кырга, болыннарга. Алда якты юллар ачылган. Чыжлый таба, Муса уянган да Карап ята юрган астыннан. Өйдә әрем себеркесе исе. Үзе жыйды, үзе бәйләде, Оренбурнын яшел далалары. Оренбурның ямьле җәйләре. Әниеңә эшкә ярый илен, Әнненә ике күз идеи. Елый төштә азат, ирекле бул, Хуҗасы бул, себер уз өен.»
1970,
<3
Наби Дәүлига
«Яшәү белән үлем арасында» Я боега, я бик шатлана, Әйтерсең лә мәгърур көлә-көлә Мефистофель чыга сәхнәгә.
«Яшәү белән үлем арасында» Үзе кыйный, яки кыйнала, Кайчак аска тәгәри ул, кайчак Менеп баса кебек кыяга.
«Яшәү белән үлем арасында» Әйтми кем дә: тукта, ялга бар... Бу тормышның законнары каты: Тартыш, сугыш, көрәш, яулап ал.
1970.
Мәҗлесләрдә шагыйрьләр аз түгел, Таныш алар, иптәш, дус алар. Кинәш итим дисәң — Кутуйлар юк. Таянырга — Фатих, Мусалар.
1970.
Союз түгел, йөз язучы түгел. Калмаганнар ничек куркып, әй, Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен Бер Толстой җиткән, бер Тукай.
1970.