Логотип Казан Утлары
Шигърият

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

1948— туган елым.
Башкортстанның Илеш районы — туган төбәгем.
Нәҗэде авылында тусам да. малай чагым Сон буенда.
Шәммәттә үтте. Биредә авылның кешеләре белән бергә.
кабатланмас матурлыгы ягыннан аерылып торган табигате
күңелдә якты хатирәләр калдырган. Биш бала белән бер ялгызы
торып калган знкзйнең ихтыяр көчен күреп, йөрәк җылысын тоеп
үстем.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел район *Маяк» газетасында
эшләдем. Хәзер Казан дәүләт университетының тарих-филология
факультетында укыйм.
Казан төне
Нинди гьҗәеп дөнья бу! Юк, төш түгел. Өн бу, өн бу.
Кочагымда — Казан төне. Әллә нинди үзгә төн бу. Бу
утлар — төсле музыка. Төннәр буе сөеп тынла. Казан
чумган дәртле монга. Парлар үтә...
Гашыйклар да Бәхетлерәк бугай монда. Йолдызлары да
яктырак Бүген хәтта. Ае бөтен.
Көндез сизеп булмый торган Матурлыкны җыйган бу төн.
Роберт Миңнуллин
Төнге дөнья,
Төнге хәят,
йолдызлары күпме!
Ул йолдызлар —
Балкып торган
Тәрәзләре күкнең.
Алар аша
Чиксезлек һәм
Мәңгелек күренә...
Кулларым
Шул тәрәзләрна
Ачарга үрелә.
Кояш
Этюд
Чалт аяз күк.
Офык кырыенда
Алтын кояш тора эленеп.
Гел өлгергән әнис алмасыдай.
Төшәр төсле җиргә өзелеп.
Иреннәреңә кунарга Кызыгып
ява кар. Керфегеңдә,
чәчләреңдә Җылы кар, яңа кар.
Әллә соң татар кызлары
Чәчкәнме чулпылар?! Бер-
берсенә орынсалар,
Беренче кар
Валлаһи, чылтырар Көмештәй
чулпылар! ...Беренче карлар
юк, Күптәннән күмелгән,—
Аклыгы беләнме, Сафлыгы
беләнме. Китмәгән күңелдән...
Күз тимәсен күзләреңә,

Кара төндәй күзләреңә
Бигрәк каралар икән, Күзем төште күптәннән.
һәрчак шулай матур итеп Бер үбимче күзләреңнән,
Миңа карарлар микән? Төсен җуймас үпкәннән.
Саллар ага
Башны салларга салып,
Китәсе иде агып.
Р. Файзуллин.
Талгын гына Агыйделнең
Зәнгәр дулкынын кагып.
Киттеләр саллар агып. Озатып
калды салларны Уралым
бөркетләре. Акчарлаклар йөзә
күктә. Очсыннар, өркетмәле!
Саллар ага, Ага саллар.
Әйләнеп кайтмас бүтән.
Кайтмасын да белә торып,
Салларга утырып киткән Малай
чагымны көтәм.
сххкх-оооо