КАРАҢГЫ ТӨНДӘ
3. Воскресенская, рус язучысы ■сэжсэиаэиаэвсэасэжаэисэисэяс
сыртларын хәтерләтәләр.
Або шәһәре ягыннан утраулар аша уза торган юлдан чана тартып бе. ат килә. Ат башына" Виктор Карлсон исемле фин утырган. Ул Лилльмэло утравына бер кеше илтә. Карлсонга бу кешене рус патшасының дошманы, ул патша полициясеннән качып йөри, диделәр.
Утырып баручы бу кеше Владимир Ильич Ленин иде.
Рус жандармнарына Ленинны эзләп табып, кулга алырга дигән әмер бирелгән, шуна күрә Владимир Ильичка кичекмәстән чит илгә китәргә кирәк иде.
_ Кояш баеганда атлы чана кыя өстендә ялгыз утырган бер кызыл өй
— Килеп җиттек,— диде Карлсон, җитди генә итеп.
Үзе чана башыннан төшеп, атын бәйләп куйды да аягы белән төртеп ишекне ачты.
Алар килеп кергән кечкенә генә рухня бүлмәсе чип-чиста, ялт итеп тора иде. Идәненә тар палас җәелгән, стеналарга келәмнәр эленгән, зур мич янындагы шүрлектә ялтыратып агартылган җиз кастрюльләр тезелеп тора. Түшәм турысында ук мичтән стеналарга таба нечкә колга киштә сузылып, аларга кабартма төсле җәенке арыш ипиләре тезеп куелган.
Карлсон бусагада торган килеш кенә йорт хуҗасы Бергман белән пышылдап нидер сөйләште дә, утыртып килгән кешесе белән саубуллашып, хуҗа хатынга баш нзәп чыгып китте.
ик күптән. 1907 елда ук, Финляндиядә булган хәл бу.
Декабрь ае җитсә дә, чын кыш әле һаман да баш-ланмаган иде. Көньяк-көнбатыштан искән каты җил Ботник култыгының ныгып җитмәгән бозларын вата. Өсләрен кар каплаган меңнәрчә кечкенә атаулар һәм атаучыклар-ш.херлар катып калган дулкын
янына килеп чыкты.
Владимир Ильич хужа кеше янына эскәмиягә килеп утырды, кулын акын җилкәсенә салып.
— Дус кеше, миңа тизрәк Стокгольмга барырга кирәк иде. Шуны ничек эшләргә икән? — диде.
Балыкчы агач ботагы төсле коңгырт сары бармагы белән трубкасына тәмәке тутырып маташа иде. Ике эшне берьюлы эшли алмаганга, ул тәмәкене тутырганда эндәшмәде. Ниһаять, трубкасын кабызгач, балыкчы тирән итеп суырды да, килгән кешенен көчен сынагандай, ана баштанаяк күз йөртеп чыкты һәм:
— Булмый! Юк, юк. Ни җәяүләп, ни көймә белән булмый. Бозның ныгыганын көтәргә кирәк,— диде.
— Сез: «Ни җәяүләп, ни көймә белән булмый»,—дисез. Әгәр җәяүләп тә, көймә белән дә барсаң? Үзең боз өстеннән атлыйсың, ә көймәне глдаи этеп алып барасын,— дип аның сүзенә ялгап китте Владимир Ильич.
Балыкчы исә бер үк сүзне кабатлады:
— Булмый. Боз әле кешене чыдатырлык түгел Көймә куерган бозлы суны ерып бара алмаячак,— диде.
Иртән Владимир Ильич хужа белән бергә торды Юынгач, тәрәзә янына килеп утырды да дәфтәрен ачты.
Кечкенә тәрәзәдән кыялы сөзәк утраулар тезмәсе күренә, анда сирәк-мирәк агачлар үскән. Шәп шәрә бу шома кыяларда ул агачларны нинди көч тотып тора икән? Аларнын орлыклары бераз туфрагы булган кечкенә генә уентыкларга барып эләгә дә шунда тамыр җибәрә, тамырлары ярыкларны капшап табалар, гранит эченә кереп үсәләр, ныгыйлар, һәм нинди генә каты давыл ла бу агачларны сындыра-аудара алмый
Бергман кухнядан йокы бүлмәсенең ачык ишегенә карап-карап ала, ә үзе Карлсонның сүзләрен исенә төшерә «Патшаның нң көчле дошманы шушы микәнни инде?» — дни уйлый. Болай карап торышка гап-гадн бер кеше үзе. Әнә сул якка янтая төшеп, зур башын кырынрак салып, өстәл янында утыра, җил улавына да, боз шытырдавына да игътибар итмичә, ашыгып-ашыгып нидер яза. Аннары ниндидер таблицалар актара, култык астына тыгып кулларын җылыта һәм яңадан язарга тотына.
Семья иртәнге ашны ашарга утырды. Хужа хатын өстәлгә җиз савыт белән кофе китереп куйды, үрелеп киштәдән түгәрәк ипи алды.
— Табынга рәхим итегез,— диде хуҗа.
Владимир Ильич кухняга чыкты, ягымлы гына елмаеп кунды Ул семьяның тормыш хәлләре, мәшәкатьборчулары белән кызыксынучы игътибарлы, кин күңелле бер кеше булы.т әверелде. Бергманнык таш- таулы бу җирдә ничек итеп иген игүен, нәрсәләр чәчуен сораштыра башлады, балык эләгәме? диде.
Владимир Ильич Бергманнарда берничә көн яшәде. Ләкин мон.тэ езак юанырга ярамый — аны ашыгыч зур эшләр көтә иде Ничек кенә булса да, тизрәк Стокгольмга, аннары Швейцариягә барырга, шуннан торып Россия эшчеләре белән, партия белән бәйләнешне җайларга да киләчәктәге революцион бәрелешләргә әзерләнергә кирәк иде.
Тагын зарыктыргыч ике көн үтте.
Иртән гадәттәге: «Боз ничек?» дигән сорауга каршы, Бергман
— Боз әле катмаган. Җилнең үзгәргәне юк. Яна ел җитмичә, миннан китеп булмас. Киләсе атнада рождество бәйрәмнәре башлана, ә бәйрәмдә кем юлга чыксын инде? — дип җавап бирде
— Юк Мина рождество бәйрәмнәренә кадәр Стокгольмда булырга кирәк Без иртәгә юлга чыгарга тиеш Иртәгә! — диде Владимир Ильич, катгый итеп.
Балыкчы эндәшмәде, ул үз эше белән мәшгуль иде.
Ләкин төшке аштан соң Бергман яссы төпле кечкенә генә көймәеен лапастан алып чыгып, аны караштыра башлады: ишкәк чөйләреннән алгарак ярты метр чамасы озынлыктагы нык кына ике таяк бастырып кадаклап куйды, шуларга аркылы колга беркетте.
Кич җиткәч, Бергман: «Юлга чыгарга була, бар нәрсә әзер»,— диде. Тан атканчы ук кузгалырга кирәк, чөнки кеше яши торган җирләрне караңгыда үтеп, бозваткыч салган су юлына вакытында барып җитәргә кирәк иде. Бергман кунакның хром итекләрен ошатмыйча карап алды да кичке аштан соң каядыр китеп барды Балыкчылар кия торган алыптай зур итекләр күтәреп кайтты.
...Таң беленергә ике сәгатьтән азрак вакыт калды. Хуҗа хатын өстәлгә кыздырылган балык, ипи, кофе китереп куйды.
Владимир Ильич аз гына кофе эчте дә хуҗа хатын янына килеп:
— Бик зур рәхмәт! Барысы өчен дә зур рәхмәт! — дип, каты итеп аның кулын кысты.
Хатынның йөзендә төньякның кышкы кояшы төсле тыйнак кына елмаю нуры яктырып китте...
Диңгез ягыннан пароходларның шомлы итеп кычкырган тавышлары ишетелә. Томан эченнән ай килеп чыкты һәм Ботиик култыгының кара- кучкыл су өстен яктыртты.
Юлчылар, икесе ике яктан колгага тотынып, көймәне этеп баралар. Агач көймәнең төбе кытыршы боз өстеннән шатыр-шотыр килеп шуып бара, аяклар ябышып каткан кар кантарларына абына. Владимир Ильич уң кулы белән колгага ябышкан, сул кулына балыкчы фонаре тоткан.
Бергман көймәне үзе генә белгән әллә нинди бормалы-сырмалы юллардан алып бара. Илле-алтмыш адым үткән саен туктый, көймәдән очлы багор ала да, аны бәген көче белән селтәп, «я-гха» дигән тавыш чыгарып, көймәнең алдына китереп кадый, шул рәвешчә бозның ныклыгын сыный иде.
Төньяк җиле көчәйгәннән-көчәя бара, юлчыларның битләрен камчылый, фонарь яктысында энә төсле чәнечкеле кар бөртекләренең кыйгачлап бәреп яуганы күренеп кала иде. Ике километр җир китмәгәннәрдер, юлчылар тәмам арыдылар, битләреннән аккан тир күзләрен томалады.
Тонык кына булып соры, сүрән таң беленде. Якты көн беркайчан да тумас төсле иде.
Утраулар арасы ерагайганнан-ерагаеп, боз тигез җирләр кинәнгән- нән-киңәя барды. Бер утрау янында бик зур җылуга очрадылар. Юлчылар беренч<* тапкыр көймәгә утырдылар, әмма ишкәкләрне бер-нке селтәүгә тагын боз читенә килеп төртелделәр. Аннары көймәне өстерәп утрау аша алып чыктылар.
— Хәзер әнә теге утрауга җитәргә кирәк,— диде Бергман, бияләе белән алга таба төртеп күрсәтеп.
Алда кар каплап киткән боз өемнәре күренде.
Владимир Ильичның кулы колгадан әледән-әле ычкынып китә, ул Бергманныц хәрәкәтләренә җайлашырга тырыша, үзе еракка карап-ка- рап ала.
— Күп үттекме әле? — дип сорады ул.
— Юлнын ин озыны арпа калды, иң кыены алда әле,—дип сәер генә җавап бирде Бергман.
Ул, үзенең «я-гха»сын эйтә-әйтә, ешрак туктый башлады. Бу сүз әле бер шомлы аваз булып, әле сорау булып, ал? ярсулы сүгенү булып яңгырый иде.
Владимир Ильич зур гына бер җәлпәк боз өстендә хәл җыеп, бераз аяк-кулларын язып алырга булды. Ләкин ике адым атларга да өлгермәде, боз бер якка янтаеп китте дә, сул аягы таеп суга чумды
Владимир Ильич колгага тагын да катырак ябышты һәм уң аягын кар аегыннан чыгып торган үтә күренмәле боз кисәгенең кырыена күтәреп салды. Ләкин менеп басарга өлгермәде, боз кисәге чумып китте, итек эченә су тулды, колга шыгырдый башлады...
Боз кисәкләре шомлы шытырдашып төрлесе төрле якка шуышты, аяк астында боз калмады: куркыныч зур иде!
Владимир Ильич юлдашына күз ташлады: Бергманның төсе качкан, күзләре шар булган, үзе бил тигентен суга баткан, ах-ух килә иде.
— Көймәгә менегез! Тизрәк көймәгә менегез!
Кем әйтте соң әле моны? Бәлки Бергманга шулай ишетелгән генәдер?
Икесе дә, кулларын колга буйлап тиз-тиз шуыштырып, көймәгә якын-лаштылар. Колга сыгылып-сыгылып китә, шыгырдый иде. Юлчылар ишкәк чөенә килеп ябыштылар да икесе ике яктан берыолы сикереп көймәгә менделәр.
Владимир Ильич салкыннан дер-дер калтырана башлады. Тешләренең шыкылдавын баса алмыйча, ул кинәт шаркылдап көлеп:
— Алай да суы салкын икән...— дип кунды.
Бергман калтыранган келлары белән көймәдәге зур гына киез төргәкне чишеп җибәрде. Аннан Владимир Ильичның итеген тартып чыгарды. Итек әле генә мич башыннан алган төсле җылы, ә эченә мәрхәмәтле хуҗа хатын йон оекбаш салган иде. Балыкчы бу юлдашының шаян елмаеп рәхмәт хисе белән карап торуын күрде дә күзләрен читкә алды.
Владимир Ильич кулына оекбан> тоткан хәлдә Бергманнан: «Синең үзенә су үтмәдеме соң?» — дип сорады Юк, үтмәгән, ул чыланмаган икән. Аның өстендә брезент комбинезон, итек кунычы комбинезонга тоташтырып тегелгән иде. Владимир Ильич оекбашын, итеген алыштырып киде дә җылыныр өчен кулбашларын селкегкәли башлады
Бергман ул арада киез эченнән фляга чыгарды, җайлап кына капкачын борып ачты. Флягадан кайнар кофе пары бәреп чыкты.
Владимир Ильич, кайнар кофены кружкага салып эчә-эчә:
— Шәп! — дип куйды.
Бераз капкалап алгач, юлны дәвам иггерделәр. Боз чигенә килеп җиткәч, көймәне тагын өегерәп алып киттеләр
Хәзер инде Нагу утравына, шул утрау яныннан үтә торган су юлына нибары яргы километр чамасы гына калды. Аяда Абодан Стокгольмга баручы швед пароходын кәгәргә кирәк иде.
Шул калган берничә йөз метр ара иң кыены булып тоелды
Менә, тар гына тасма булып ялтырап, бозваткыч салып киткән су юлы күренде. Ә бераздан ике юлчы, көймәгә утырып, пароход кәгәләр иде инде.
Бергман көймәнең ян-ягына кадакланган таякларны алып ташлады. Бу таяклар хәзер кирәк түгел иде. Көймәсен ул таныш балыкчысында калдырачак га үзе пароход белән кайтачак.
Томан тарала башлады. Боз өсте яшькелт-күк төскә керде. Көн туды.
Владимир Ильич белән Бергман пароход килер якка, төньяк-көнчы- гышка кар.нг көймәдә угыра бирделәр.
Менә калку уграу өстендә соры төтен күренде. Пароход нде бу! Тар гына су юлында ул гаять зур булып күренә нде Юлчылар шарфларын болгарга тотындылар... Пароходтан аларны күреп алдылар, көймә төшерделәр.
Владимир Ильич ике куллап Бергманнын кулын кысты, аннары аны үзенә таба тартып җи.ткаюннәл кочаклан алды.
— Хәерле юл! Хәерле юл! «—дин, әкрен генә кабатлады Бергман.
Рәис Сабмро» тәрҗемәләре.