Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИСКЕ БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ


ЯҢА ӘСӘРДӘН ӨЗЕК
Бу өзек «Җидегән чишмә» дигән яңа әсәрдән алып бирелде. Журналда өзеге басыла икән, димәк, тулаем бөтен эсер хакында да нидер әйтергә кирәк була торгандыр.
Иптәшләрем беләләр, язу эшендә мин элек-электән җитезлек белән мактана алырдай әдипләрдән түгел. Гомумән, ашыкмыйча, озак язам. Бу әсәремне язу исә шулкадәр озакка сузылды, ахырын көтәргә хетте үземнең дә түземлегем җитми башлады, арага кертеп икенче бер әсәр —«Туган ягым — яшел бишеквне язып алдым.
Кайбер укучылар очрашу вакытларымда һәм хатларда: «Шулай да нигә алам» дигән сораулар биргәнлектән, бәлки монын кайбер сәбәпләрен аңлатып бирергә кирәктер?
«Җидегән чишмә»не мин замандашла-рыбыз тормышыннан алып язам. һәР*®“'? мәгълүм булганча, соңгы елларда КПСС Үзәк Комитетының билгеле пленумнерыннаи соң, авыл халкының тормышы бик тиз үзгәрә башлады күзгә күренеп яхшырды- үзгәрешләр берсен икенчесе шулкадәр ’*> алмаштыра, кичә кертелгән яңалык күбесенчә бүгенге яшәеш таләпләренә жааал бирми да. «бүген* инде кичәгедән дә яңаракны, камилрәкне таләп итә башлый. Хезмәткә яңалык керә икән, ул инде гомум»* тормышка да, кешеләрнең хезмәткә, бер-берсенә мөнәсәбәтләренә дә ничектер тәэсир итмичә калмый дигән сүз. Андый шартларда бу үзгәреш һәм яңалыкларның кайсылары озын гомерле һәм яшәргә хаклы икәнлекләрен өйрәнмичә, аларны ачыкламыйча язу һич мөмкин түгел. Чөнки әдәби әсәр кыска гомерле узгынчы фактларга түгел, бәлки бөтен кешелеккә, һич булмаса, җәмгыятьнең зур бер катлавы тормышына хас җитди мәсьәләләргә нигезләнсә генә озын гомерле була ала.
Бу әсәремдә мин замандашларыбыз, бигрәк тә яшьләр арасында интим һәм төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне, аларның хезмәткә, туган җирләренә, табигатькә мәхәббәтләрен, гомумән рухи дөньяларын көчем җиткән кадәр тирәнрәк һәм көчлерәк итеп тасвирламакчы булам. Вакыйгалар «кара алтын» чыккан якларда булганлыктан, табигый, нефть кешеләре дә катнаша.
Әсәрнең язылу процессында моннан берничә ел элек тә. әле күптән түгел гёйО RT зета һәм журналларда «Таң беленгәч», «Яхшы түгел», «Еллар үткәч» һ. 6. исемнәр тында езекләр басылгалады. Романның эчтәлеге ниндирәк икәнлеген шул өзекләрен чамаларга мемкин. Тәмам булмаган әсәрдән өзек бастыру кайбер очракларда •лаем бөтен әсәр хакында ялгыш фикердә калырга сәбәп тә булгалый. Әмма мин «учыларыбызның зәвыгы һәм әдәби әсәрне аңлау дәрәҗәләренең югары булуына . 4ч шөбһәсез ышанам. Әгәр дә бу өзек кайсы ягыннан булса да канәгатьләндермәсә * хи ризасызлык тудырса, укучылар аңа карап кына бөтен әсәргә карата ашыгыч э 1ТНҖӘ чыгармаслар дип уйлыйм. §
җайларына сузды, тирәнрәк, иркенрәк сулыш алырга тырышты. о Ләкин бүлмә эче ифрат тынчу, һава җитми иде. Тәрәзәне ачып жи- °- бәрәсе иде дә бит, бу караңгыда ана ничек барып җитәсең? Түрдәге зур _ телевизордан башлап ишеккә кадәр һәр төрле кыйммәтле жипаз — сер- га ванттыр, буфеттыр, аквариумдыр, фәләндер кебек нәрсәләр тезелеп и киткән. Шуларның берәрсен аударып, верандада йоклаучы хуҗаларның ь йокыларын бүлдерүең мөмкин бит... ”
Байгузин бу юлы колхоз председателенә туктавына үкенеп бетә ал- о мады. Башка вакытларда ул иркенрәк өйле берәр әбигә төшә дә пе- u чәйлектә, я чоланда-мазарда йоклый торган иде Ни җиткән саф һавада йоклауга, ни җиткән шундый әбиләрнең сөтле ашына, чикмәнле бавырсагына! Ашамаган тавыкмы! Чурмантаевның үтенүен кире кага алмады шул, яхшысынмады.
Менә ун минут та, унбиш минут та узды, йөрәк һаман да тыпырчына, җилкенә иде әле. Дөрес, бу аның беренче көйсезләнүе генә түгел иде инде. Шул сәбәпле Камил аны юри, шаяртып кына «иске будильник» дип атый иде. Бу юлы, күрәсең, эш зургарак киткәндер Нидән, ничек башланып китүен Камил бик яхшы белә. Ләкин шунысы гаҗәп, мондыйга шатлык та сәбәп була аламы икәннн сон?
Кичә БаЙгузинны колхоз клубына үзешчәннәр концертына дәшкәннәр иде. Башта колхозның үз һәвәскәрләре чыкты, алар кайсы җырлап, кайсы шигырь укып халыкның ярыйсы гына күңелен ачтылар. Әмма алардан соң «үзешчән композитор» дип тәкъдим ителгән «бабочкалы» бер егетнең чыгышы Камилнең бөтенләй кәефен бозды. Ул егет сәхнәгә бозау кадәр баян күтәреп чыкты да үзе уйнап, үзе үк бөгелә-сыгыла җырлап та җибәрде:
Матур Ыкның буйларында Пәри колхоз маллары. «Ямьле тугай» кызларының
АВТОР. g
X X I S I амил Байгузин бөтен тәне манма тиргә батып, йөрә- а ге чәнчешкәнгә уянды. Юк, чәнчи генә түгел, йөрәк- ы кә әллә ни булган, ул атылып чыгарга житеп 5 чамасыз дулый, тасырдый башлаган иде. Байгу- • зин селкенмәскә тырышып пннжәк кесәсеннән ф валидол алып капты, аяк-кулларын сак кына үз
Кайнар икән каннары. Таңнарда, кичләрдә. Гашыйк булдым чибәргә, Инде миңа мншләргә? Иншләрга?
Нишләргә?»
Җыры шундый котсыз, мәгънәсез бер такмаза булса, көй дигащ төрле халык көйләреннән укмаштырган зәвыксыз бер винегрет иде. Соңыннан әйтүләренә караганда, моның өчен әлеге егет «тавык һәм са-1 выт»лар белән сыйланып, бер-ике атна чамасы колхозда кунак булып яткан, әле өстәвенә гонорар да алган булса кирәк.
Чурмантаев үзе кулларын югары күтәргән хәлдә залга борыла боры-I ла бик тырышып алкышласа да. халык жырны ошатмады, әдәплелев саклап, берәр генә шапылдаттылар да яңа «көйне» шунда ук оныттылар.
Байгузин, музыка дигән бөек тылсымчы белән шулай оятсыз рәвештә сату-алу итүгә кәефе кырылып, кузгалырга булды.
Клуб мөдире дә кичәне шуның белән тәмамларга дип сәхнәгә чыккан иде дә зал аны тыңларга да теләмәде.
— Җитмәде! — диделәр.
Төрле яктан:
— Япма кичәне, Мәдәния апа биесен!
-—Мәдәния апа чыксын! — дип кычкырырга тотындылар.
Байгузин сагая төште. Тукта әле, ничек бу? Нинди Мәдәния, кем ул? Әллә югыйсә...
Әлеге тәкъдимне бөтен зал күтәреп алды.
— Биесен, биесен! — диделәр.
Бераз гына көткәннәр иде. пәрдә ачылуга гармун уйнап та җибәрде, сәхнә артыннан бөтерелеп Мәдәния килеп тә чыкты. Чәч толымнарын алмаш-тилмәш аркасына чөеп ыргыткандай итенде дә, жиңел, зифа гәүдәсен ифрат килешле уйнатып китте биеп, Камил кычкырып жи- бәрүдән чак кына тыелып калды. Биюче ул иде, аның егет чагында сөйгән кызы Мәдәния иде. Ничә еллар эзләгән иде аны Байгузин, ә ул менә кая килеп чыккан. Ничек, кайчан?..
Мәдәния әллә күрде аны, әллә юк. Ул хәзер шактый ук яшьтә булуына карамастан, кыз чагындагы җиңеллеге белән сәхнәне зырылдап кына әйләнде дә какча гәүдәсен бөгелдереп, сыгылдырып «урак урды», кайта-кайта чүгәли биреп, «көлтә бәйләде». Аннары алъяпкыч итәге белән маңгай тирен «сөртә-сөртә» йөзен кояшка юнәлтте. Аннан үзенә бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм көч алган сыман бөтен гәүдәсе белән балкып, чиксез бер куанычка омтылгандай, күбәләк булып очып-очып китте дә «ашлык сукты», аны «җилгәрде», тагын әллә ниләр биеде.
Бөтен залны шулай өнсез калдырып һәм сокландырып бөтерелде- бөтерелде дә, Мәдәния, килеп чыккандагы кебек, кинәт кенә юк та булды.
Соңыннан Камил кеше җибәргәндә Мәдәния сәхнә артында юк иде инде.
Менә кайда сикерә башлаган иде Камилнең йөрәге. Аннан сок инде ул күпме валидол ашады, күпме тамчылы дару эчте. Хәзер аларнын гына кодрәте җитми, күрәсең. Аның маңгаена салкын тир чыкты. Хәленең хәтәрләнә баруын сизсә дә, ул, юри белмәмешкә салынып, йөрәген юатырга тырышты.
— Ярсыма а^ай, ярсыма! Менә Мәдәнияне дә күрәсе бар бит әле, ярамый бит, ярамый! — диде.
Ләкин байтак кына көтеп караса да, йөрәге тынычлана алмады. Байгузин тел астына тагын бер валидол сәдәбе кыстырды. Бераз хәрәкәтсез ятканнан соң, дымлана төшкән күз төпләрен сөртте дә шигәя- шигәя, гүя йөрәкнең үзенә сиздермәскә тырышкандай, сак кына пуль- сен тыңлап карады. Ул әле һаман да минутына йөзгә якын тибә, шулай да (күз генә тия күрмәсен!) баягыдай сынны катырып чәнчеми иде. Шунда Камилнең күңелендә бу карусыз, тыңлаучан йөрәккә рәхмәт хисе уянды. Ул үзенә-үзе гаҗәеп бер хакыйкать ачып хәйран калды.
<арасана, ана карынында беренче тапкыр тибрәнә башлаганнан 1‘6И Uy I , Зичаранын бер генә сулыш та ял иткәне юк бит! Гомер буе! Арка-жилкә чл итә, йөрәк эшли. Кул-аяк ял итә, ә йөрәк тибрәнә! Хәтта ми белән нервлар да тәүлек эчендә аз дигәндә бер тапкыр «черем итеп» алалар. Э йөрәк илле ел дәвамына, көннәр-төннәр, айлар-еллар буена, алсыз- 'ялсыз һаман тибрәнүен белә, бөтен гәүдә өчен батрак урынына эшли. : Берүзе тырыша, берүзе казгана! Күпме газаплар күрмәде ул, мескен, . ниләр генә кичермәде! Көчәнә-көчәнә авыр да күтәрде, тын да алмыйча әллә ничә чакрымнарга кадәр йөгергәндә дә түзде, үтең сытылырлык гәшәке, ачы эчемлекләр дә, әллә ниткән дарулар да эчелде, тәмәке дә тартылды, ул бичараның хәтта үлемнең төпсез, салкын күзенә карап
■ кысылып килгән чаклары да булды.
Камил йөрәгеннән ничек тә булса зарланырга, яисә кайчакларны аксап-туксап тибүенә рәнжергә тузан кадәр дә хакы юклыгын, хәтта йөрәге каршында үзенең гаепле икәнлеген уйлап, күңеле йомшарды.
Әйе, үзе сәбәпче булды ул йөрәге авыруга!
I йөрәгенең хәлсезләнүен сизеп, быел яз докторга барган иде. Карт ь врач аны бик җентекләп карады, ничек эшләп, ничек ял итүе, ниндирәк шартларда яшәве хакында сорашты.
— Беренче катта,— диде Камил.
— Тәүлегенә ничә сәгать өстәл янында?
— Сәгать исәбеннән түгел. Ничек туры килә бит. Язасы килүгә ка- “ : pan. Язылса, төннәр буе да утырасың. о.
Соңыннан бик озаклап кулын югач, шуның белән эш беткән кыяфәт-
тә. врач икенче авыру кергәнне көтә башлады. Камил моңа бик гаҗәп- о ләнеп врачка үзе сүз кушты. ®
— Киңәш ниндирәк булыр икән соң, доктор? Дару-дарман эчәргәме. £ әллә берәр санаторийга барыргамы? а
Врач кырыс кына итеп: 2
— Дарудамыни эш? — диде —Әгәр дә сезнең йөрәгегез урынында булсам, чын ихлас әгәр, мин сезне әллә кайчан ташлап качкан булыр идем. Шулкадәр дә ваемсыз булырга ярыймыни? йөрәкнең дә бит жаны бар, аңар да хәрәкәт кирәк! Ә сез нишлисез? Матбугат йорты бит әнә генә! Ә сез анда да җәяү бармыйсыз, гел такси да троллейбус! Ә йөрәк нишләгән? Тик ята торгач, ялкауланган, чүпрәк шикелле шәлперәеп төшкән. Беләсегез килсә, утырган тавык та сездән акыллырак Йомырка өстендә утыра торгач, ул да ишек алдына чыгып бер кагынып керә...
Байгуз^н авыр сулап куйды. Ни кылмак кирәк? Гаеп аның үзендә, йөрәккә үпкәләп булмый иде.
Әллә уйланырга ярамады, әллә бүтән сәбәбе булды, йөрәк яңадан дуларга тотынды. Аның үз урынына сыеша алмыйча азапланып, ярсып дөп дөп күкрәк читлегенә бәрелүе хәтта колакка да ишетелә кебек. Камил бөтен тәнендә хәлсезлек сизде. Аяк-кулларын энә белән чәнчегән кебек иде.
Байгузин эсселе-суыклы булып китте. Әллә югыйсә «теге> дошман бәреп ташларга җыенамы? Якыннарыннан читтә, ятлар кулында...
Камил кулларының дерелдәвен сизмәмешкә салышып, чалбарының сәгать кесәсенә сузылды. Нитроглицеринның ясмык кадәр генә кечкенә сәдәбен тел астына салганда «ни актыккы резерв» диде, үзен язмышы кыл өстендә генә эленеп торган, дошман камап алганнан сон. штабны саклаучы иң соңгы ротаны да сугышка ташларга мәҗбүр булган командир белән чагыштырды.
Әгәр ул шушы ятудан тора алмаса? Яна әсәре язылып бетмичә калса? Камил үлемнең үзеннән курыкмый, чөнки ул яшәешнең зарури бер
■иске БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ
кануны. Бу якты дөньядан кайчан да булса бер китмичә хәлең юк. Ә яна Ьсәре? Ул бит аның баласы белән хатыны да, иң якын, иң газиз сердә* ше дә. Ялгыз тормышын яктыртып, бөтен яшәешенә ямь биреп, илһам биреп торучы куанычы һәм юанычы да! Соңгы дүрт-биш ел эчендә бу яңа әсәренә ул никадәр көч салды. Гомер буе жыелып килгән иң тирән, иң нечкә хисләрен, халкына җиткерәсе иң мөкатдәс һәм ин әһәмиятле | уйларын ул, умарта корты кәрәзгә бал ташыгандай, шушы әсәрена ташыды, аларны халкына булган мәхәббәте белән җылытып, бер бөтея итеп беркетте. Аңа моны очлап чыгу өчен күп тә түгел, тагын ике гена ел кирәк, нибары ике генә ел! Ике генә!..
Юк, үләргә ярамый аңа, ярамый булгач, ярамый! Бу коточкыч гаделсезлек, рәхимсезлек булыр иде.
Мондый вакытта каушап, дерелдәп төшүнең, гасабиләнеп арлы-бирле сугылуның һәлакәткә илтәчәген Камил яхшы белә иде. Ул бөтен ихтыяр көчен бергә туплап, күңелендәге шик шөбһәне бәреп чыгарырга, гомеренең иң якты, иң куанычлы минутларын күз алдына китерергә тырышты. Иртәгә үк нинди шатлыклы минутлар көтә бит аны! Ул Мәдәнияне иртә белән үк эзләп табачак, һичшиксез, тәгаен! Камил бит аның теге вакытта өйләнешергә дип кенә торганда бик серле рәвештә кинәт кенә юкка чыгуының сәбәпләрен дә белми йөри. Шуның өстенә. Бөгелмәдә аннан пакет алып калучы да ул бит әле. Менә нинди яңа шатлыклар көтә бит аны!..
Аннары аның әсәрен укыганда тын калып тыңлаган зур аудитория күз алдына килде, һәр яңа әсәре басылып чыкканнан соң, туган илнең төрле почмакларыннан килгән дистәләрчә рәхмәт хатларын исенә төшерде. Депутат итеп сайлаганда карт-карчыкларның аны якын итеп, үз итеп кайгыртуларын, «күпне күрсәң дә бирешмәгәнсең әле, Камил энем!» — дип аркасыннан сөеп калуларын хәтерләде.
Аннары менә яңа әсәр тәмам язылып беткәч, машинкада бастырганнан соң кулыңа карандаш алып, төзәтә-төзәтә тагын да матурайта һәм тирәнәйтә барып яңадан укып чыгулар! Я. нинди рәхәт, нинди ләззәтле минутлар кичерәсе бар әле! Әйтерсең, ул нәни баласының беренче тәпи басуын, чатыйн-чотыйн атлап беренче тапкыр йөреп китүен карап тора!
Юк, шушындый рәхәтләрне татымыйча, иң якты, иң бөек хыялын тормышка ашырмыйча китәргә ярыймы соң?.. Юк. юк!..
Ниһаять, сырхауларны албастыдай басып ятучы хәвефле төн чигенә башлады, тәрәзәдән таң яктысы сирпелде, йокыдан арынып җитмәгән таң әтәчләренең беренче сүлпән авазлары ишетелде.
II
Аз гына яктыра башлауга Камил ишек алды белән янәшә үстерелгән җимеш бакчасына чыкты. Өлгереп килә торган алмаларның хуш исен «сни-исни, яшеллек эчендә кулларын бер күтәреп, бер төшереп тирән сулады. «Иске будильник» бераз авырыксынып, бераз көчәнебрәк булса да һаман тырыша, эшен дәвам иттерә иде. Камил исән-сау яңадан аякка басуына куанып бетә алмады.
Күп тә үтмәде, бакча уртасындагы беседкада башта нидер шытырдады, аннары микрофонга чиертүләре ишетелде. Шуның артыннан ук Мөлаем хатын-кыз тавышы иртәнге әңгәмәне башлап та җибәрде.
«Тыңлагыз, тыңлагыз! «Ямьле тугай» колхозы сөйли. Хәерле иртә, иптәшләр! Микрофон алдында колхоз председателе Ризван иптәш Чур- мантаев!»
Байгузин хуҗаларның шулкадәр иртә эш башлауларын хуп күреп беседкага якынлашкан арада, Чурмантаев сөйли дә башлады. Анын
Ризван исә, нигәдер микрофонга өргәләп торганнан соң, көр генә J гамак кырып, янә сөйләп китте: о
«— Шуннан ары килеп, заффирме Гөләндәм апасы и терлекче ип- 3 тәшләр, сезгә дә гәп бар. Гәп шул, бу арада хурлыклы рәвештә сөт кими. Кими и всё! Как заффирме, как коммунист буларак коммунизм Төзү фронтында янадан-яңа үрләр яулап аласы урында без нишләйбез? ° Район сводкасында категорически аска тәгәрәйбез. Нилектән тәгәрәй- °- без? Чөнки дә удар темплар белән эшләмәйбез, безгә юл яктыртып ба 2 ручы район маякларыннан үрнәк ал майбыз! үБолай юк-барга мәлҗерә о мәек, малай укырга керә алмаганга күрә генә күңелне төшермәек әле! u Андый вакытларда чын коммунист нишләй? Кан төкерсә дә сиздермәй, эшкә зарар китермәй. Кырыкка ярылса ярыла, иллә мәгәр сөт-май, жон- күкәй планнарын ничек кенә булса да үтәмәенчә кал май! Азык бит сыерның муеныннан, хет яшеле, хет тегендәе; пожалуйста, хет шартлаганчы аша. Ну сөтне дә бир! Бөтен республика каршында «Ямьле тугай»ны рисвай иттермә! Аңлашылдымы? Всё! Бүтән сөйләшеп тору юк. Әйдәгез әле, сынатмаек, әйдәгез әле, күрсәтәек матур эш темпларын!»
Байгузин кЬтмәгәядә үзе кулга килеп кергән бу «табышжа куанып соңгы сүзләрне язып тәмамлаганда, хуҗа кеше кайтып та жнтте Аның күңеле күтәренке иде. Ул кунакның кәефен сораштырды, юынганда сөйләнә-сөйләнә каршысында ап-ак сөлге тотып торды, бераздан кунакны беседкага дәште:
— Әйдәгез, Камил абый Тәнзилә ханымның йомырка тәбәсеннән авыз итик,— диде.
Чурмантаен бик уңган кешегә охшаган, төскә-бнткә дә чибәр иде. Ул инде яшьрәк кешеләргә хас тән көпшәклегеннән узган, чәчкә сирәк-мирәк кенә булса да чал керә башлау чорына әле барып җитмәгән. Аның буыннары ныгып, акыл утыртып, тәмам ир-егет булып өлгергән чагы иде. Өстендә кич-иртә ап-ак нейлон күлмәк, урамга чыкканда кара костюм, утырып йөргәне — «Волга».
Байгузин тормышның ифрат дәрәҗәдә тиз үзгәрүенә, шул җитди үзгәрешләрне үз вакытында сизеп, күреп, бөтен эчке дөньясы белән күңеленә сеңдереп өлгермәвенә офтанып куйды. Ни генә әйтсәң дә бу инде яшьлек галәмәте түгел иде.
Чурмантаен алдына япкан ап-ак тастымал белән авыз тирәләрен сөрткәләп:
звышы күтәренке, ул «Ямьле тугай»га кергән өч авылның .--г енгә якын колхозчының игътибар белән тыңлаячагына, аның һәр әйт- же закон булып ишетеләчәгенә нык ышанган хәлдә, көр тавыш белән этынды. Бүген колхоз борчак урырга керешкән икән, председатель . ашта шуны искәртте.
— «...Менә хәзер, шушы минутта, дружно кузгалабыз да кырга ♦ итәбез и башны да күтәрмәенчә эшләйбез. Эш фронтын жәеп жнбәр- 'екме, анда инде шалтай-балтай йөрүләрне категорически бетерәбез ,-се! Папирос беткән саен, механизатор Салихжан Әхмәдишин шикелле. ЧТ-74 кә атланып, магазинга чабу фактларына, и шулай ук басу түрен-
ән хатын янына кайнар пәрәмәч ашарга или анда, әйтик, мунча ке- ергә кайту фактларына категорически чик куябыз. Хатыннар янында оныннан иркәләнәбез, уборка беткәч. Аңлашылдымы? Басуда ашайбыз, -•асуда эчәбез! И шулай ук папирос белән обеспечить итү проблема- ; ын да бүгенгесе көннән башлап, техника кумаенча гына, эш урынында '.әл итү чараларын күздән кичерү мәсьәләсе белән оешкан төстә шөгыльләнәбез. Аңлашылдымы? Аңлашылды! Всё!..»
i Камил Байгузин: «Мал бит бу, мал!» дип кычкырып жибәрде, көлә- ■ *өлә кабаланып күзлеген киде. Чурмантаевның үзенә генә хас интонациясен һәм кызык сүзләрен онытмаска тырышып, куен дәфтәрен •чыгарды.
«ИСК8 БУДИЛЬНИК. КӨЙСЕЗЛӘНӘ
. — Ижат эшләре белән йөрисездер инде, Камил абый,—диде. *
Байгузин бу сорауны көткән иде. Үзен укымышлы кешеләрдән сана? чы һәркем ул хакта сораштырмыйча калуны кимчелек саный иу күрәсең.
— Безнең халыкның шул инде. Гомер буе эзләнәсең, уйланазд. гомер буе ни дә булса язарга тырышасың,— диде Камил.
— Мөгаен, хәзерге тормыштандыр, әйе бит, алдынгылар хакындадыр? Чөнки дә гәзитләрдә гел шул турыда язалар.
— Ничек дип әйтергә...
— Сез уңайсызланмагыз, Камил абый, пожалуйста, бездә материм житәрлек. Булышырбыз, уңай геройлар табып бирербез...
Байгузин сагая төште. Йҗат эшләре хакында ничек болай бик ансат сөйли бу, аз-маз булса да белепме?
— Кем ничек аңлый бит... Уңай герой дигәнегез сезнеңчә нинди булыр, га тиеш сон?
— Нинди дип... хәзергечә безнең маяклар буладыр инде.
— Киңәшегез өчен бик рәхмәт, йөреп карыйм әле. Авыл һавасын су-лыйм. Кешеләрен күрим. Каян беләсең, бәлки нәрсә дә булса йогып та куяр. Бәлки... Кем белә?
— Унай геройлар янына тискәреләре дә кирәк була инде сезгә. Ан- дыйларга бездә элекке председательләр бик күп. Әллә унбер шунда, әллә унике. Кирәк дисәгез, чакыртырмын. Ниндиен телисез...
Байгузин чак кына көлеп җибәрмәде. Алдындагы йомырка тәбәсез чәнечке белән киткәләп, авыр сулап куйды. Менә бит замана! Синея нәрсә турында гына түгел, нинди геройларны кертеп, ничек язарга тиешлегеңне дә алдан ук әйтеп куялар. Ңәрсә дисең, әдәбиятның үзенчәлеген аңлата белмәвебезнең аяныч җимешеме бу?
Бу юлы ул:
— Рәхмәт, карарбыз,— дип кенә котылырга тырышты.
һм... Уңай герой, тискәре герой, иҗат эшләре...
Бу чибәр кеше телендә шундый җиңел уйнап торган шушы «ижат эш-ләремнең үзенә дә аңлашылмый торган әллә нинди серләре барлыгын, бер үк вакытта газаплы да һәм рәхәт тә булуын, бер утка салып, шунда ук суга ташлый торган «татлы каторга» икәнлеген язучының үзеннән башка кем белә? «Гәзитләрдә гел шул хакта язулары» сәбәпле генә түгел, бәлки халыкка нидер әйтәсе килгәнлектән, язмыйча мөмкин булмаганга күрә язуыңны ничек төшендерергә?..
III
Кунак белән хуҗа чәй яныннан кузгалып кына торалар иде. капкадай бая радиодан сөйләгәндә председатель телгә алган Гөләндәм килеп керде. Ризван аның болай тиктомалга килүенә сәерсенеп каршысына ашыкты.
— Ни булды, Гөләндәм апасы? Фермада берәр хәл майтардыгызмы әллә? — диде.
Гөләндәмнең йөзе борчулы, иреннәре дерелдәргә генә тора иде. Ул борчуын сиздермәскә тырышып, башын ия төшеп, элек кунак белән, аннан соң Ризван белән исәнләште. Аннары Ризванга туп-туры карап:
— Юк, иптәш председатель, хафаланмаска була. Эшләр тәгәрәп кенз бара! — диде.
— һе, әйттем бит инде бая кая тәгәрәвен!
Байгузиннын үзенә бик кызыксынып карап торуын абайлап, Гөләндәм аңа яны беләнрәк борылды. Шулай да ул: «Кызым сиңа әйтәм,киленем син тынла!» дигәндәй, председательгә зарланган кебек күренсә дә, мон*
— Кайгырттың да бит, тик син кире башыннан тотындын. Сон бит, Ризван туган, ит белән сөттән башка дөнья йөзләрендә менә мин дә бар бит әле, шулариы булдыра торган теп-тере кеше — Гөләндәм!
— Чү, Гөләндәм апасы, синен барынны кем белми?
— Белмисез шул, белмисез! Белсәгез, азрак хәлемне сорашыр идегез,
ничек алай, ник алай дип кайгыртышыр идегез.
— Шунсыз булмый, апасы, азрак әйткәләмичә эш бармый. Сөтнең туктаусыз кимүен беләсең бит!
Хуҗаның Гөләндәмгә урын күрсәтмичә кулларын кесәсенә тыккан килеш түрә булып сөйләшүе Байгузинга ошамады. Ул беседкадан урындык чыгарып куйды.
— Кем дип әйтим, сеңелем, утырыгыз! — диде.
Гөләндәм утырып тормады. Урындык аркасына нык кына ябышып сүзен дәвам иттерде.
— Гөләндәм мин, Камил абый, Мингатина. Менә сезне дә борчырга туры килә. Ун ел буена дүрткә дә бишкә укып йөргән бердәнбер улымны укырга алмыйча, кире борып кайтардылар. Килеп хәлеңне белсәләр, җаның эреп китәр иде дә бит кана. Кая ул! Аның урынына әле сине «шуның өчен мәлҗерәймик» дип радиодан әрлиләр.
Чурмантаев иңбашларын җыергалап бакча рәшәткәсе буена барып басты, тагын борылып килде, ләкин берни дә әйтмәде.
— Әнә күрше колхозларда председатель булган кеше яшьләрне үзе укырга җибәрә дип ишетәбез. Үз авылыңның суын эчеп, үз буразнаңда аунап үскән авыл егете я агроном, я инженер булып кайтса, колхозның эчен тишмәс иде ләбаса!
Чурмантаев шуның белән эшне бетерергә чамалап, кырын-кырын капкага таба атлый башлады.
— Ярар инде, Гөләндәм апасы, әйттең — булды, аңладык. Әнә анда эшкә чыгасы бар.
Әмма Гөләндәм аның артыннан иярмәде. Ул хәзер кыюлана төшкән, бит урталары кызарган, түгәрәк күзләре дә ешрак тәгәри башлаган иде.
Председательнең күзенә карап
— Бәй, бу эш түгелмени? Беләсең килсә, кеше күңелен табу җитәкченең иң зур эше ул,— диде.— Менә шуңа башым җитми тора, Ризван туганкай: укырга кертерлек булмагач, ун ел буена ни дип азап чиктем соң мин? Укысын, кеше булсын, аттестат алсын дип тырыштым бит! Хәзер инде ул кәгазь кисәген кая куярга, сыер койрыгына тагаргамы? Шулайга калдымыни инде эшләр?
арын депутат иптәшкә җиткерәсе килә иде. УЛЫ иәязлв!гг
■ лмыйча кайтуына Гөләндәм һаман да күнә алмый, ул хәсрәт төене буып йөрәк-бәгъренә кереп утырган да шул кату һаман язылмый иде әле. 1ртә белән Ризванның бу хәлне тискәре ягыннан телгә алып бөтен кол- оз алдында оялтуы аның үпкәсен генә кабартты. Монда аны шул чыгыш : итергәи иде.
— И, жанкисәгем, күз алдында лабаса! Сүз болай да гел шул хакта ы на бара ич инде. Ятсак та, торсак та, утырыш белән җыелышта да гәп пул ит белән сөт, җон белән йомырка чутында гына бара. Бәй, шулай Зула торып та аска тәгәрәгәч, ни эшкә ярап ул?!
Чурмантаев кунак ягына карап: «Менә ниндиләре дә бар бит әле |3ның!» дигәндәй, башын чайкап куйды.
— Соң радиодан сөйләгәндә мин дә шуны ук кайгырттым түгелме? — тиде.
■ИСКЕ БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ
Чурмантаев кулларын җәеп җибәрде
— Соң мин ни эшли алам, Бәязнын урысчасы йомшак булган түгелме соң?
— Булса, анысына кем гаепле? Әллә минме, я булмаса, баламы?
■■үзенеңцә гаеое бар сыман уңайсыз.” ланып башын иде. Хәзерге заманда русчаны теләсә кайсы уку йортына керерлек итеп укыта алмау берничек тә гафу ителми торган гамьсезлек, уңмаганлык иде ул. Юк, алай гына да түгел, бик зур оят иде бу, оят һәч хурлык!
Гөләндәм, авызын бераз каплый төшеп, Байгузинга борылды.
— Сез безнен олы кешебез инде, Камил абый. Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә сүзегез үтә булыр. Җитәкче иптәшләргә шундыйларны әйтеп булмыймы соң? Азрак якларга кирәк иде безнең малай ише буразнадан күтәрелүчеләрне, онытмаска иде Ленин бабай васыятьләрен.
Байгузин кайбер фикергә килгән, кемнәр каршында нинди үтенеч кузгатачагы хакында уйлап куйган иде инде. Бәлки бу хатынның малаем да берәр уку йортында урын табылыр?
— Кулымнан килгәнне кызганмам, сеңелем,— диде.
Бу телдәр хатын аңа ошап куйды. Ул аның үзенә артык сиздермим генә тәгәрәп торган бик җитез күк күзен, килешле өс-башын, килеш-килбәтен хәтерендә калдырырга тырышты.
Китәр алдыннан Гөләндәмнең бит-күзе яктырып, түгәрәк күзләре нурланып китте. Әйтерсең, барлык борчулары берьюлы шушы ишек ал-дында юылып төшкән!
— Әй, Камил абый, туп-туры үз тәрәзәңне кагарга батырчылыгым җитмәгән булыр иде, җил-давылның бер канаты, юл уңаеннан, сина да килеп бәрелде инде. Зинһар, гаеп итә күрмә! — Капкага җитәрәк борылды да,— председатель иптәш син дә! — диде.
Саубуллашып башын иде дә, әле һаман да зифалыгын җуймаган төз гәүдәсен мәгърур тотып, сабыр гына чыгып китте.
IV
Беркөннәрдә Мәдәния клубта кинәт кенә килеп чыккач, Байгузин үзенең дулкынлануын бик кыенлык белән генә яшерә алган иде. Халык алдында берәр төрле ахмаклык эшләп ташламас өчен, көлгән булды, шаярткан булды.
Күрешеп сөйләшергә теләвен белдереп икенче көнне үк Мәдәнияга кечкенә генә язу җибәрде. Әмма Мәдәния өч көнсез һич бушый алмавын әйтеп, аннан ял көнне килеп чыгуын үтенде.
Бу өч көнне Камил ничек кенә уздырырга да белмәде. Гаҗәеп очрашу булырга тиеш иде бу! Камил Мәдәнияне ничә еллар эзләгән иде, ә ул менә кайда икән! Әле алай гынамы! Казан арты кызы ничек, ни сәбәпле бу якларга килеп чыккан? Ире бармы, тормышы ничек? Бәлки аңа ярдәм итәргә кирәктер? Бәлки... каян беләсең?.. Язмыш дигәнең тагын нинди гыйбрәтле һәм хикмәтле маҗаралар әзерләп куйгандыр бит.
Мәдәнияне колхоз салып биргән иң беренче таш йортка күчкән, үзе китап магазинында эшли диделәр. Якшәмбе көнне төштән соң, кырынып, төзәтенеп, иң һәйбәт киемнәрен киеп, Камил егет чагы белән очрашырга чыгып китте.
Чупаи I ташыннан салынган ике катлы зур йортны эзләп торасы да булмады, ул ерактан ук күренде. Ул авылның иң биек урынына менеп алган да янәшә тирәсендәге берәр катлы агач йортларга керфексез күз сымак яңаксыз тәрәзәләре белән, өстән аска таба бик тәкәббер кыяфәтта карый иде.
I Чупай — авыл исеме. Аның яныннан чыгарылган таш та шул исем йөртелә.
Ишек шакыганга чыккан хатын кызлар Мәдәниянең әле яна йортка ;үчел килмәгәнлеген әйттеләр.
— Монда улы Равил генә күренгәли,—диделәр.
Улы? Димәк, ире Gap... Ни сәбәпле шундый һәйбәт җиһазланган яна юртка күчмәгән? Монысы яңа табышмак иде. Яна йортның нәрсәсе оша- даган? Шәт, кире беткән тискәре хатынга әверелмәгәндер бит?
Күршеләре өйрәтүенчә, Мәдәниянең үз йорты да моннан әллә нн ерак •үгел, инешкә арты белән утырган кырый урамда гына булырга тиеш иде.
Чыннан да якын икән. Камил инешне чыгуга ук күреп алды, Мәдәния ты бакча башында көтеп тора иде.
Озынча ак йөзе, калынча кара кашлары белән балкып кояшка күз ‘алды да:
— Кайда тоткарланды кунак егетебез дисәм, әнә кайлардан әйләнеп силә икән ул! — диде.
Байгузин башын иде. Сиртмәле уенчак адымнары белән җиңел генә план килеп кулларын сузды.
— Исәнлекме, Мәдәния? Ни хәлләр?
— Ярыйсы әле, бер көйгә, Камил абый...
Камил аның нык һәм кытыршы кулларын җибәрмичдрәк торып, дул- кынлапып йөзенә текәлде:
— Ничә ел инде? Егерме елмы? Артыкмы? • ®
— Күп инде, күп, Камил абый, хәтсез. °«
Кыз вакытта оялып читкә борылучан коңгырт күзләр хәзер Камилгә g сөлемсерәп туп-туры һәм кызыксынып карыйлар иде. йөзендә бер генә дә л> кыерчык юк, тик аңа горурлык бизәге белән берникадәр олысымаклык “ cbfaa өстәлгән иде. Камил ничектер, үзе дә сизмәстән, «сез»гә күчте. £
— Мин сезне яңа йорттан эзләгән идем дә... я
— Ә, шулайдыр. Улым Равилгә фатир биргәннәр иде. 2
Байгузин аңа гаҗәпсенеп тагын күтәрелеп карады. Ире кайда икән
соң? Ай-Һай, ире янында булганда дәшәр идеме икән?
Бәрәңге бакчаларыннан менеп өенә якынлаша башлагач, Мәдәния бөтен гәүдәсе белән борылып, «рәхим итегез!» дигәндәй башын иде, кулын өенә таба сузып, Камилне алдан җибәрде.
Байгузннның йөрәге сулкылдап куйды. Сыгылмалылыгын һәм җитез- теген әле дә җуймаган, нык һәм чандыр гәүдәсен иеп куюы, кулларын җәеп җибәргәндәге ниндидер нәзакәтлелек Камилне яңадан уятты. Аның күз алдына сәхнәдә очып кына йөрүче нечкә билле, нәфис хәрәкәтле элекке Мәдәния килеп басты. Камилнең: «Син һаман да шул элеккечә матур да, яшь тә икәнсең бит әле!» дип әйтәсе килде.
Дөрес, Камил беренче хатыны үлгәннән соң өйләнмәскә, калган гомерен соңгы сулышына кадәр иҗат эшенә багышларга адарынып куйган иде. Әмма шул карары янында менә хәзер яңа бер фикер борын төргә башлады. Әгәр дә Мәдәния тол калган булса, яшьлек хисләренең уннан бере генә булса да сүнмичә сакланган булса, кем белә, бәлки...
Камилнең кат-кат текәлеп каравыннан Мәдәния дә нидер сизде булса кирәк. Тик ул ир кунак белән аны каршы алучы хуҗа хатын мөнәсәбәтеннән эчкәрерәк керүне һич тә муафыйк күрмәгәнлектән, әдәпле генә гамак кырып, йөзен читкә борды. Алар бер сулыш кына дәвам иткән шушы күңел зилзиләсен ясалма тынычлык белән бастырып, тегесе-мо- нысы хакында сөйләшүгә күчтеләр.
Камил үзе генә белгән ниндидер уйларына йомгак ясагандай, гадәттәгечә сузып кына
— Шулай икән...— диде,— Яшәр өчен яна йорт җайлырактыр да. Газы, суы, электры бар диләр. Бүтән уңайлы яклары да булса кирәк.
■ИСКЕ БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ
— Шулай инде анысы ..
— Заманасы шуңа таба бара бит, Мәдәния. Тора-бара бәлки фатнрп да ияләшер идегез?
— һай, алай ансат кына булмый икән шул.
Ишек алдына керүгә Мәдәния туктады.
— Менә шушы инде өебез!
Кайчандыр нарат бүрәнәләрдән салынса да, еллар үтү белән көл сенә кергән, түбәсе берничә урыннан ямалган, бераз җиргә иңеп чүгәл дә төшкән иске генә өй икән.
— Шулай икән...
Байгузинның бу «сөземтәсе» Мәдәниягә «йортыңның әллә ни кызыгыр, лык урыны юк икән югын» дигән мәгънәне аңлатты. Мәдәния ирен кырыйлары белән көлемсерәп кенә куйды. Шәһәр кешесеннән шуннан u артык нәрсә көтәсең? Алар авыл өенең буыннан-буынга, әбисеннән ом гына күчеп килә торган эчке серләрен, күңелгә якын нечкә бизәкләре аңлый алалармыни?
Мәдәния тәненә суык йөгергәндәй бөрешә төшеп, ике кулын күкрәгеш кысты.
— Ансат кына ташлап булмый шул, Камил абый. Иске булса да тм оя, җиде буынны тирбәтеп үстергән җылы бишек бит ул.
Мәдәния кунакны өйгә алып керде. Түр як тәрәзәләре арасына электән көзгене алып, аның астыннан килеп чыккан язуларны күрсәтте. К*- мил, күзлеген киеп, шуңа үрелде. Бүрәнәнең иң тигез урынына би борынгыча урап-чолгап түбәндәгеләр язылган иде:
«Елкы елында хут кергәч, Ямьле тугайны абжур команда басты. Сы гырдан сыгыр, сарыктан сарык калмады — һәммәсен кырып ашап кит-теләр. Ирен-хатынын барчасын янган ут аша үткәзеп, баш бирмәүчеләрне күпердән аттылар. Ходай түземлек бирсен».
Мәдәния, кулы белән ишарәләп, кунакны өй алдындагы чоланга әйдә-де. Ишек артындагы чигүле тастымалны алган иде, аның астыннан вакыт узу белән күренер-күренмәс хәлгә килгән тагын бер язу килеп чыкты.
«Мәүлет башында буйга уздым. Төшемдә атлы-кылычлы яшь егетләр күргәлим. Ярабби, нәзерләрем кабул булып, ир бала гына тапсам икән».
Камил үзе дә сизмәстән, кемнеңдер бөтен дөньядан яшерә торган га-зиз серен ачарга туры килүенә уңайсызланып күзлеген сөрткәларй' кереште.
— Бу минем кайнанамның соңгы язуы. Ул, мискинә, минем ирем бу-ласы кешене тапкан да шул көнне үк үзе дөнья куйган,— диде Мм> ния.— Мондый язулар тагын да бар әле. Менә берсен генә күрсәтим дә-
Анысы өй алды тактасына хәзерге хәрефләр белән язылган иде.
«Августның 4 ендә 41 нче ел сугышка чыгып кителде,— диелгән иде анда.— Фашистларның башына җитеп, исән-имин илгә әйләнеп кайтырп насыйп булса, ике аягымның берсен дә читкә атламас идем, жидег» чишмәнең җидесен дә гомер буе багар идем».
— Монысы минем ирем була инде, Мәрдән. Ул сүзендә торды. Буш-рак вакытларында үлгәнче гел чишмәләр янында булды, читәннәр үрде, чыгар юлларын тазартты. Менә бу язуларны да ул саклады, кү* pen музейларга да җибәреп йөрде.
Кунак кеше әле язуларга, әле Мәдәниягә карап ала, башын чайкы1 нидер уйлый да тагын Мәдәниягә карый иде.
— Менә бит, ә! Гаҗәп-хәйран!
Бәлки безнең заман өчен бик сәердер бу, Камил абый?
Юк, сәер түгел, без наданнарга ифрат та гыйбрәтле сабак бу ок Халыкның рухи дөньясы, аның күңел тибрәнүләрен аңларга ярдәм игәч*4 бит алар. Менә нәрсә!
Мәдәния өй алдында самовар белән кайнашкан арада Камил түр мәдә як-ягына карангалап арлы-бирле йөренде. Хәзерге алдынгы хозчы өендә ни булса, алар монда һәммәсе дә бар иде: яхшы радиоал- I, һәйбәт өстәл, кыйммәтле сервант, көзгеләр. Ләкин Камилнең болар- ice китмәде. Чөнки өй эчен кыйммәтле җиһазлар белән тутырып та үз иында җилләр уйнаучы наданнар бетәсе түгел иде әле. Бу өйдә ап шкафы булу да ул кадәр гаҗәпләндермәде. Әмма шкафка китап- >нын билгеле бер зәвык белән тезелүе, ин затлы һәм тирән мәгънәле иы әсәрләр генә туплануы Камилне куандырды. Кыз чагында әдә- 1тка ул кадәр исе китми иде түгелме Мәдәниянең5 Аның эше булса, 1И генә авыл кызы өчен ифрат та зур үзгәреш иде бу. Каян беләсең, 1КИ...
— Рәхим ит, Камил абый. Озак көттердем бугай,— диде.
Бераз тамак ялгаганчы ара-тирә бер-берсенә караштыргалап, те- ен-монысын сорашкалап утырдылар. Ләкин Мәдәния озак түзмәде, •сен дә дулкынландырган, менә ничә еллар буе сер булып сакланган зенче аерылышуны, аннары бераздан көтмәгәндә Бөгелмәдә очрашуны згагып җибәрде:
— Менә бит ничек тә була икән дөньяда. Исең-акылын китмәле. Син не таныдыңмыни? Станцада дим.
— Әйе, таныдым.
— Бигемне каплап бетергән идем бит.
— Гәүдәңнән.
— Ай-ай, күзең үткен икән, Камил абый. Өстемдә калын иде бит
— Булса да. Син миннән хатны, нәкъ биегәндәге сыман, бөтен гәү- н белән матур гына бөтерелеп, бөгелеп килеп алдың да ничектер, зе көмештәй агып кына китеп, юкка да чыктың. Шуннан таныдым, шары керфегеңнән.
— И, шулайдыр инде
Мәдәния кыенсынып баи ын иде. Әле хәзер дә матурлыгын җуймаган еренке ирен кырыйларында моңсу гына, оялчан гына көлемсерәр ренде. Ире үлгәннән соң берәүнең дә аңа шундый сүзләр әйткәне, лай оялтып караганы юк иде әле. Яхшы да түгел инде бу, килешми Балаларың үсеп беткәч... Әмма кул аркасындагы юанайган зәңгәр кырларга күзе төшкәч, Мәдәния, авыр сулап, аларны икенче кулы ләи каплады.
Камил аннан һаман да күзен алмый иде әле.
— Тотып алырлар дип курыкмадыңмы соң?
— Юктыр, ахрысы.
— Бик четерекле еллар иде бит.
— Шулай инде.
— Иреңә ишеттергән булсалар?
Мәдәния табынга сый-хөрмәтен матурлап тезеп чыкты да өстәлгә
лтерәтеп кенә ап-ак самовар алып кереп утыртты
■ИСКЕ БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ
— II, анысы хыялдыр инде.
— Юк, хыял түгел! Хәзер дә күз алдымда. Керфекләренә ап-ак бу- 1П бәс кунган иде.
— Казан арты кызы ничек бу якка килеп чыксын икән? — дип тә шәймәдеңме?
— Юк, гәүдәң күземә чалынуга, һичбер шигем калмады Хәер, мин вакытта могҗизаларга ышана башлаган идем инде. Мине коткарыр
•н, рәхмәт фәрештәсе булып, Казан артыннан очып килгәнсеңдер дип ладым.
— Бер сүз дә әйтмәгән булыр иде. Минем шикелле китап укырң бик ярата иде, мәрхүм. Без аның белән шул китап аркылы таный тык та.
— Бик рәхмәт сиңа, Мәдәния. Бөгелмәдә очравың минем бәхей инде.
— Бәлкем шулайдыр да. Станцада шундый хәлдә күргәч, күз алла; рым караңгыланып, башларым әйләнеп китте. Кулыңда хат күргәч уй ладым инде: «Бу актык өметедер, бичараның», дидем. Андый чакта нинди курку инде ул?!
— Алай димә, Мәдәния. Ни әйтсәң дә бик тәвәккәл, ифрат п йөрәкле икәнсең.
— Юк, бик куркак мин, Камил абый, куян йөрәк. Хатны күкрәге»} кыстым да чаптым гына авылга.
— Ничек—авылга?
— Мин аны ул көнне салмадым бит.
— Шулаймыни? Сәбәбе булгандыр инде, күрәсең.
— Каян хәтерләп бетерәсең инде...— Мәдәния, алдына караган ш леш, алъяпкыч итәген бөтергәләп, тагын көлеп куйды.— Юләр булгач! Очкан җиреннән чыпчыклар егылып үлә торган чатлама суык иде бит Өстең-башың юкалыгын күреп, мин сине бик кызгандым. Ичмасам, й] тың гына булса да җылы өемдә кунсын дидемме икән соң?! Әллә тагыһ
Мәдәния кызарып урыныннан торды. Әллә кайчан ук йоклап беткән татлы серенең һич көтмәгәндә шулай уянып китүе аның үзенә үк ошй| мады. Самоварга тотынды да:
— И, күрми дә торам! Сүнеп беткән икән ләбаса! — дигән булды] нәкъ кыз чагындагы кебек җилтерәтеп, өй алдына алып чыгып китте.
Камил_арлы-бирле йөргәләргә тотынды. Өй алдында чарт та чо₽1 чыра сынганы ишетелде. Каян беләсең? Әнә шул сөйкемлелеге, очарга торгандай җиңел гәүдәле булуы, сәхнәдә булсын, тормышта булсын] тере көмештәй тәгәрәп кенә торуы истән чыкмыйдыр бәлки?!. Әйе, һаман да якын, һаман да үз итәсе килә.
Мәдәния самоварын яңартып урынына кереп утыргач, алар беразга сүзсез калдылар. Хәер, алар бер-берсен сөйләшмичә дә аңлыйлар иде| Дөрес, аларга бергә яшәргә насыйп булмады. Ләкин яшь чагында үрләп калган кайнар мәхәббәт ялкыны аларны читтән генә булса да гомер, буе җылытып килде. Алар моны күз карашларыннан ук сизәләр иДЬ
Кыз чагында бу иреннәр юкарак та, алсурак та, бу күзләр ү ткенрәк тә, тылсымлырак та иде. Тормышның иң караңгы көннәрендә алар Камилгә бердәнбер юаныч булдылар. Дөньясына иманы какшап, тәмам өметен өзгәч, кәгъбәсен югалта язган чакларында, ул, Мәдәнияне күз алдына китереп, сүнә башлаган яшәеш шәмен яңадан кабызып җибәрә торган иде.
Болар өчен бәлки Мәдәниянең алдына тезләнеп мең-мең рәхмм| әйтергә кирәктер. Ләкин бөтен барлыгыңны тутырып торган ул кайнар хисне әйтеп бирергә нинди сүзнең генә көче җитәр икән?
Кунак кеше үзе башлап берни дә сорашмады. Аның уенча, гомер буе саф булып сакланган ул газиз тойгылар, хәзер, тау башындагы теге чишмәләрдәй, үзләреннән-үзләре бәреп чыкмый хәле юк иде.
Шулай булды да.
Кунак алдына кайнар чәен ясап куйды да Мәдәния тагын үзе башлады.
— Теге вакытны миңа юкка чыгарга туры килде. «Ничек болай жир' упкандай кинәт кенә югалды икән бу?» дип уйлыйсыңдыр инде син.
— Әйе шул. Минем өчен һаман да сер әле ул.
— Хәтереңдәдер, безнең Мәңгәрдә Казан студентларының зур кичәсе булды.
— Әйе. Сугыш вакытында инде бу. Иген жыешырга баргач.
— Менә шул инде. Синең иптәшләрең шигырь сөйләделәр, син, үзең әйтмешли, «чыпчык борыны тикле» генә хикәя укыдың.
— Дөрес, хәтерлим. «Безнең әниләр» дип атала идеме?
Мәдәния тыныч булырга тырышса да, сизелерлек дулкынлана, кулын- . дагы тастымалы белән әле самовар борынын, әле поднос кырыен ышкып * ала иде.
— Нәкъ үзе... Анда сугыштагы улларын төшләрендә күргәнгә дә куанып, аларны көтә-көтә ачлы-туклы колхоз эшендә йөрүче нечкә күңелле аналар хакында язылган иде. Андыйлар белән авыл тулган, кәгазьгә язмасаң да алар гел күз алдында инде югыйсә. Шулай да елый-елый тыңладылар, рәхмәтләр әйттеләр.— Мәдәния туктап бер көрсенеп куйды —Мин дә куандым. Тик мина кызарып утырырга туры килде. Ник дисәң, ул хикәя миңа атап язылган иде бит. Андагы озын керфекле, алтын куллы житез кыз Нәгыймә мин идем бит? Син үзен шулай дигән идең. Син хикәя укыганда иптәш кызларым, мина күз кыс- калал, көнләшеп тә утырдылар.
Камил, «әйе, дөрес» дигәндәй, башын игәләде. Шул ук вакытта әле бер кесәсеннән, әле икенчесеннән, күптән түгел генә тәмәке ташлаган- , лыктан, өендә калдырып килгән тәмәке савытын эзләмәктә булды.
— Мин, юләр, шушы минутларда куанычыңны минем белән дә уртак в лашырсыц дип көттем. Күземне алмыйча, йотардай булып, йөзләреңә ©
текәлдем. Бер дә чыктың, ике дә чыктың сәхнәгә. Залга баш иеп рәх- " мәтләр яудырдың, шук сүзләр әйтеп көлдердең. Ә мине оныттың.
»— Ничек инде ул «оныттым»?
— Шулай! Каршында күзләрен мөлдерәтеп утырган сөйгән кызыңа, ичмасам, күңел өчен генә, ичмасам, бер генә тапкыр да күз төшереп алмадың!
Кунагының кызарып йөзен каплавын күргәч, Мәдәния каушый төште
— Ай, Камил абый, ялгыш ычкындырдым, ахрысы, юкка кузгаттым!—диде, конгырт-яшел күзләрен мөлдерәтеп, кызганып карап торды да ашыгып Камил янындагы тәрәзәне ачып җибәрде.— Шайтан гына телемнән тарттымыни соң?!
Шушындыйрак игьтибарсызлыгы өчен Байгузннга күп мәртәбәләр кызарырга туры килгәне бар иде. Шулай да үзен шундый фидакарь бер мәхәббәт белән сөйгән шушы саф күңелле яшь йөрәккә мондый ук авыр яра салганмын дип кем уйлаган? Шул кадәр үк ваемсыз, шундый ук мәрхәмәтсез булдымы икәнни соң ул? Оят бит, оят!
Камил читкәрәк карап кулын селтәде.
— Әйтеп бетер, Мәдәния, күңелеңдә калдырма. Соң булса да сабак булыр,— диде.
Мәдәния «тагын берәр күңелсез хәл булмасмы икән соң?» дигәндәй, Камилгә шигәебрәк карап алды да яңадан самовары янына килеп утырды.
— Хәзер әйтеп тә нн файда инде. Күнелдә төен булып калмасын дисәң генә... Шул кичне минем беренче тапкыр күзем ачылды. Синең берьюлы ике яр сөюеңне белдем.
Камнл сикереп торды.
— Юк, юк! Монысы дөрес түгел! Ул нинди сафсата? Каян башыңа килде, Мәдәния? Пи сөйлисең?
Мәдәния, йомшак кына көлеп, апа утырырга ишарә итте
— Әһә! Авырткан жнргә барып тидеме? Шулай да хак сүз ул. Камнл абый, һич ялгансыз!
— Юк та, ышанмыйм да! Син мине ике йөзле дип уйламыйсыңдыр бит?
• ИСКЕ БУДИЛЬНИК» КӨЙСЕЗЛӘНӘ
Мәдәния, коңгырт нокталар сибелгән нурлы күзен кыса төшеп, та. гын бер көлде дә, кинәт җитдиләнеп, авыр сулап куйды.
— Ышанмыйча хәлең юк, Камил абый, шулай ул, дөрес ул! Синец иң өзелеп сөйгән ярың мин түгел, язган әйберләрең булып чыкты. Ул төнне мин менә шуны төшендем.
Байгузин, хәйран булып, авызын ачып калды.
— Ә? Әсәрләремме? Гаҗәп! Әсәрләрем миңа чыннан да бик газиз. Ләкин алар мәхәббәткә нишләп комачауласын икән? Менә монысыв уйлап та караганым юк иде.
— Башыңа төшкәч, үзәк-бәгырьләреңә кадалып кергәч, уйлыйсын икән шул. Андый көндәш тә була икән дөньяда.
— Арттырмыйсыңмы икән, Мәдәния? Мин бит сине бик нык сөйдем, чын күңелдән, бөтен дөньямны онытып!
Мәдәниянең күзләре елтырап, иреннәре дерелдәп китте.
Сүздә, хыялда, әйеме? Язучы халкы хыялга зерә дә бай бит ул. Ә чын тормышта нәрсә килеп чыкты? Синең хәтереңдә дә юктыр бәлкем, Камил абый, әллә кайчан оныткансың. Ә минем менә хәзергедәй кр алдымда. Кичә беткәч, мин сине клуб ишеге төбендә көтеп тордым. Уз чагында вәгъдәләр дә бирешкән идек инде, кич белән син шул турылар? да нидер әйтер дә шикелле идең, бик серле генә итеп. Өзелеп көттем да бит. миңа орынып кына да уздың, ә күрүен күрмәдең!..
Камил, идән астыннан килгәндәй тонык тавыш белән:
в— Шулай ук булдымыни? — дип сорады.
— Әйе. Клубта шулай күкләргә чөйгәннән соң башлары әйләнеп, җирдән гүпчи дә очып китте бу дип уйладым инде мин.
•— Сине эзләп чыктым шикелле бит!
— Килмәдең! Күрмәдем...
— Мине, сөйрәп диярлек, шигырь укырга алып киттеләр. Хәтерлим. Ә үзең килгән булсаң? Язучы халкының шундый хыялга бирелеп оны* тылучан икәнен дә белгәч...
— Кечтеки генә булсам да кеше бит мин, Камил абый, җитмәсә әле кыз кеше! Ә көндәшем ни тикле шәп булса да, нибары кәгазь генә, сүз генә!.. Бармадым шул. Соңыннан ишеттем, укытучылар белән төн буе шигырьләр әйтешеп утыргансыз, җырлар җырлашып.
Камил ике кулы белән чигәләрен уарга тотынды. Соңгы елларда- аның колак мембранасы йомшак, ягымлы дулкыннарга гына көйләнеп, кискен сүзләр ишетүне онытып бара иде инде. Шунлыктан, аңа боларнМ ишетү ифрат та кыен булды. Оятына каршы, ул Мәдәниянең бер ге» дәлилен дә кире кага алмады. Бар иде шул андый чаклар, бар иде у- шигъриятнең исерткеч томаны эчендә башлар әйләнеп сәмаларда очкан чаклар. Хыялга шулай артык бирелеп реаль тормыштан аерылып кип нәтиҗәсендә, аның бик һәйбәт идеяләре дә кайчакларны җир белән кү* арасында эленеп тә калгалады. Тик моны берүк масаю дип кенә анл»* масыннар иде. Ә ул көнне тиңе булмаган яңа шигырь туган иде. Алар шуның белән исерешеп, бөтен дөньяларын оныттылар.
Камил Мәдәниянең каршысына килеп башын иде.
— Бик зур гөнаһлы мин, Мәдәния, гөнаһлы. Мин сиңа ифрат та зур җәбер салганмын. Булдыра алсаң, соңгарак калып булса да, кичер си» мине, кичер!
— Нинди гөнаһ булсын ул, Камил абый? Юри эшләмәгән бит. Сез шулай аклаган, ә мин бүтәнчә.
Мәдәния башын иеп бераз уйланып утырды. Камилгә аның аз гына сипкелле йөзендә керфекләренең ара-тирә селкенгәләп китүе генә КУ ренгәли нде.
— Ярлы тәкәббер идем шул. Тик үзем ярлы булсам да. намусым ай иде. Бәлки аңлый да алмаганмын, башыма сыймагандыр: ничек нде ул үзен уйлап чыгарган язу-сызуны кеше тикле кешедән өстен күр- әк кирәк? Әнә ул бик акыллы да, зерә мәгънәле дә язылган булсын, и. Шулай да сүз генә бит ул, нибары кәгазьгә төшерелгән хыял гына! үз алдына китереп кенә кара, Камил абый, син шулай, үз хыялыңа үзең 1аКЛар катып, дөньяларыңны оныттың, ди, ә синең янәшәңдә, җанын рып бирердәй, суырып алырдай булып унсигез яшәр тап-таза чибәр ыз тора, ди. Җитмәсә, өздереп-өздереп бии бит әле. Ник бии, нәрсә дип ии? Аякларын уйнатып, буй-сынын биетеп йөрәгенең дәртен, күңеленең ллкенүен әйтеп бирмәкче була. Ә ана күз дә салмыйлар! Я, әйт, Камил бый, кыз баланы гарьләндерергә шул /китмәгәнмени?
Камил, идәнгә текәлгән килеш.
— Ай, Мәдәния! Сорап торасың тагын! — диде.
— Менә шул, хурлыгымнан төн буе жылап чыктым. Кимсенә-кимсенә улса да шундый уйга килдем: мин ана тин түгел, кияүгә чыксам да очаклап йоклаудан башкага ярамам. Нишләргә иде соң миңа, газиз ашларымны кая куярга? Җылый-жылый тилерә башлагач, кайнар баш влән чыктым да киттем. Башта Бохарадагы апамнарга барып сыен- ым. Дөньяда безгә тиңнәр дә бар икән, миңа дигәне госпитальдә оч- ады. Танышып бер-беребезне яратыша башлаганнан сон, мин ана еренче мәхәббәтемнең пичек җимерелеп төшүе хакында да сөйләдем, азарып чыгар алдыннан Мәрдән әйтте:
— Күк бик әйбәт, кәнишне, күк матур Тик синең белән без жир керләре бит! Китап кешесе күгендә йөри биосен. Ул язсын, без укырбыз, jnien белән без җирдә дә күктәгедән начар яшәмәбез. Әйдә, язмышлар- ы бергә кушыйк!—диде.
Шулай итеп, Урта Азиядән без нрле-хатынлы булып кайттык. Ирем елән бик яратышып яшәдек, акыллы гына балалар да үстердек. Мин зсмне һич тә бәхетсезләр рәтенә кертмим. Җирдә туган, җирдә үскән выл кызына тагын пи кирәк?
Камил тагын торып йөргәләргә тотынды. Әле моңарчы күңел түрен* ә зәгыйфь кенә булса да «бәлки., бәлки...» дигән өмет чаткысы бар иде. [әзер ул да сүнәрме икәнни?
Камил өметен бөтенләй үк өзеп бетерәсе килмичә, авыр гына итеп: •—> Ул вакытлар матур төш кенә булып калдымыни инде? Яңадан «Атмасмы икәнни?—диде.
— Күрәсең, шулайдыр инде. Камил абын. Бер күргән төшне яңадан үреп булмый бит...