Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФЕРЗЬ ГАМБИТЫ


лмәтнен Техника йортында шахмат клубы бар Эч
пошканда шунда кереп мин дә бер-ике мат алып чыгам.
Бик каты уйныйлар анда. Минем канга тоз салучы
«дошманым» Галләмов кичләрен шунда ята. Галләмов
сугышка чаклы бик шәп артист булган, сугышта бер
аягын калдырып, протез киеп кайткач, сәхнәдә сикереп
булмый инде, әллә кайсы конторада кадрлар бүлегендә
эш кыра. Галләмовны җинү—мина бәйрәм. Бик хәйләкәр, явыз ул Галләмов,
минем корган планны әллә каян белеп тора, үзе дә бер пешка өчен җанын бирер,
карун.
Бүген дә шул Галләмов белән якалашып алырга исәп бар иде. Клубта бер
бәләкәй малай гына ямансулап утыра.
— Нихәл, энекәш, Галләмов абыем күренмәдеме әле? —- Галләмов абын
килмәде әле бүген.— ди малай.
— Ә син нишләп утырасын бер үзен?
— Мин дежурный.
— Шахмат уйный беләсенме?
— Бераз беләм.
— Әллә берәрне сугабызмы?
— Сугабыз аны. абый.
Ашыкмый гына фигураларны тездек. Малай бүреген салып, буш урындыкка
куйды. Чәче такыр итеп кырып алынган, өстәл артыннан ак шалканбаш кына
калкып тора. Шушы «дошман» белән алышабыз инде дим. кәеф килеп.
Малай ферзь алдындагы пешкасын кыю гына алга чыгарды. Минем өчен бу
көтелмәгән ход иде. мина король алдындагы пешканы чыгарга ярамый иде.
Киттем мин дә ферзь алдыннан Малай миңа таныш булмаган сәер ходлар йөри.
Әйдә йөрсен, кая барыр ул. Мин андый холлар- га каршы ничек йөрергә белмим,
озаграк уйларга малайдан оялам, бала бит. Малай минем ун флангны пешкалар
белән терәтеп куйды, ладьям дә. атым да бикләнеп калдылар. Ә үзе ладьясе.
ферзе, аты һәм ике филе белән ябырылып килде дә. шыгырдатып кысты, тын
алыр хәл дә юк Әллә ничек ансат кына мат куйды бу.
— Тагын берне уйныйбызмы?
— Уйныйбыз аны, абый.
Тагын фигураларны тездек. Тагып ферзь алдыннан йәри теге Бүтәнрәк
вариантта баягы ук ходлар кабатланды. Мин уңны-сулны шәйләп, аңыма
килергә өлгермәдем, карасам, гаскәрем тар-мар ителгән. Минем фигуралар
арасыннан король янына үтеп кереп, шартлатып мат куйды бу. Мондый
уйнаучыны күргәнем юк иде әле. Туктале, дим, итәкне, җиңне җыеп,
чамалабрак эш итәргә кирәк моның белән.
— Тагын берне уйныйбызмы?
— Уйныйбыз аны, абый.
Тагын фигураларны тездек. Клубка әллә нинди малайлар, үсмер егетләр
кереп тулды. Безне сырып алдылар, кызыксынып күзәтәләр. Кеше карап
торганда уйнарга яратмыйм мин, эчтән генә көлеп, мыскыл итеп торалар
кебек тоела. Тагын ферзь алдыннан йөреп китте теге явыз. Малайлар һәм
үсмер егетләр аңар көч-куәт биреп, дәртләндереп торалар.
— Ренат, бирешмә!
— Сафуанов, не подкачай!
Малайлар һәм үсмер егетләр, көлешә-көлешә, Ренатка — жннү. миңа
җиңелү телиләр кебек. Мин каушабрак калдым. Мине кызганучы юк монда.
Уенга салкын кан белән, төпле анализ ясый алмадым, нк булса, шул булыр,
язмыштан узмыш юк, дип йөри бирәм. Мин малайдан курка башладым.
Җиңүгә өмет бөтенләй юк. Уенның кызыгы бетте, юкка вакыт әрәм итеп
кенә утырам. Суярга алып барган сарык Ни хис итә икән дип тә уйлыйм
хәтта. Минем фигуралар төрле-төрле якта фронтны тотып торалар. Берсен
генә кузгаттыңмы, фронт тишелә. Мии гел оборонада торам. Ниһаять, минем
фронт өзелде. Малай минем корольне почмакка куып кертеп, уен-көлке
арасында, шаярып кына дигәндәй, хурлыклы рәвештә мат куйды.
Малайлар һәм үсмер егетләр сөенештеләр, көләләр.
— Ну, Сафуанов, молодец!
— Ну, ферзь гамбиты шәп уйналды!
— Ренат, бала-чаганы кыйнарга ярамый, әйбәт түгел!
Монысы минем адреска инде, минем кебек уенчы алар өчен «балачага»
икән.
— Рәхмәт, егет икәнсең! — дигән булдым мин, Ренатның бәләкәй генә
кулын кысып. Егетләр белән саубуллашып урамга чыктым. Ренат та минем
арттан чыкты. Кара олтан салган соры киез итек кигән, бот буе малай, бүреге
зур, әтисенекедер, мөгаен.
— Абый, сез ничәнче категория белән уйныйсыз?
— Минем бернинди категориям юк, болай гына уйныйм.
— Мин өченче категорик, Казанга да барып уйнадым әле.
— Син булдырасың, Ренат,— дигән булдым мин, ачу килеп. Сөенә
чучка малай.
— Сау булыгыз, абый, мина бу якка!
— Сау бул, Ренат!
Болытлы соры кич. Нигәдер кәеф юк. Күңелсез генә өйгә кайтам. Менә
бит язмыш ничек шаяра белә икән ул. Чабата калыбы “аклы малай, миңа,
югары белемле кешегә, чатлатып мат куя да тора Ә шуның үзен җиңеп
булмый, колагын борасыңмыни аның! Неужели шунын йодрык чаклы башы
минекеннән шәбрәк эшли?! Эшли шул, брат, Безнен семьяда акыллы
кешеләр юк. Минем күсәк тә Ренат исемле, тугызынчы класска чаклы
дәресләрен мин әзерләдем. Чәч җилкәгә төшеп тора, чалбар балаклары ә ллә
нинди фасонлы. Караватка кырын- ярын ятып, гитара чиертә: дрын-дрын,
дрык-дрык... Бер тиенлек акыль! юк. Акчаны миннән сорый, бер сум бирәм
Л1ин чыгып киткәч, хатыннан сорый икән, ә ул: «Мә, улыкаем, мә,
бәбекәем».— Өч сум да бнш сум, аңа жалкымыни!
Хатынга да ачу килде. Пан-бәрхет кигән тагын... Ул төшендә дә креп-
жоржетлар, нейлоннар, перлоннар, лавсаннар гына күрә. Күлмәктәй башка ни
кайгысы бар аның!
Кем малае икән бу Ренат Сафуанов? Бик укымышлы гаиләдәндер инде ул.
Ничек тәрбиялиләр икән шундый малайларны?
Безнең цехта бер Сафуанов бар, басынкы гына агай. Шул Сафуанов ике айга
профвзнос түләмәгән икән, кабинетка чакырып кертеп, әңгәмә ләшеп утырдык.
Сугышта булган, сапер, орденнары, медальләре бар. Вак кына шадрасы кара
кучкыл биттә сизелер-сизелмәс кенә. Миннән ике яшькә генә олы, чәчләре
чигәдә генә бәсләнә башлаган Хатыны көнкүреш комбинатында тегүче булып
эшли. Олы малае Казанда укый, кызы медсестра булып эшли, уртанчы
малайлары унынчыда, бокс түгәрәгенә йөри. Мине жингән Ренат — боларның
төпчек уллары, алтынчы класста укый икән.
Мин, зур начальник булмасам да, барыбер башлык кеше, цехком башлыгы
булып йөрим. Властьтан файдаланып, Сафуановларга өч бүлмәле квартир
бирдерттем. Яна квартирны котларга барган идем. Кая утыртырга белмиләр, тау
чаклы рәхмәтләр укыдылар. Теге мине жингән Ренат «Теория вероятности»
дигән китап укып утыра. Никадәр гомер яшәп тә, минем ул китапны кулга тотып
караганым юк иде әле.
Чәй янында бик ямьле гәпләшеп утырдык.
— Ну, Ренат дус,— дигән булам мин,— берәрне сугып алабызмы әллә?
— Булмый, абый, вакыт юк! — диде дә, китабын күтәреп, күрше бүлмәгә
үк чыгып китте. Әтисе алдында мине хур итәргә теләмәде, күрәсен. кызганды.
Шуннан бирле мин шахмат уйнамыйм, доминога күчтем.