Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРДЕМӘНД ШИГЫРЬЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ


әрдемәнд иҗаты үзенең нефислеге белой генә түгел, гаять каршылыклы булуы белән дә XX йөз башы татар поэзиясендә үзенчәлекле урын тота. Соңгы елларда әдәби тәнкыйть, 20—30 еллардан аермалы буларак, «Кораб» авторының иҗатын бетен катлаулы каршылыгында бәяләргә омтыла, ягъни Дордемоидчең иҗтимагый идеалы сыйнфый чикләнгән булуны күрсәтү белән бергә, иҗатының гуманистик һәм сәнгать кыйммәте бәхәссез икәнне дә икърар итә. Шуңа кура Дәрдемоид иҗаты белән кызыксыну табигый. Хәлбуки. Дордемәнднең гадәти булмаган шигъри синтаксисы хәзерге яшьләргә аңлау өчен шактый кыен. Әле әдәбият фәне очен дә аның иҗаты һәрьяклап ачылып җитмәгән хәлдә кала бирә.
Менә шушы шартларда Дәрдемәндне икенче бер телгә тәрҗемә итәргә алыну үэәно күрә иҗат батырлыгы дип саналырга лаек.
Дәрдемоид әсәрләре русча чыкканы бар барын. С. Липкин, Р. Моран, В. Гвинея тәрҗемәләре инде безгә күптән таныш. Алай гына да түгел, С. Липкин 1957 елда Мэскеүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә Дәрдемәндне веруча яратып тәрҗемә иткәнен сөйләгән иде. Тәрҗемә остасы татар шагыйренең иҗат йозен нечкә абайлаган: ул Дәрдемәнд шигырьләрендә Фетка һәм Тютчевка аваздаш мотивлар «уруон әйтә. Шагыйрьнең иҗаты каршылыклы булуын һәм поэтик мәктәбенең кемнәргә якын торуын дөрес тотып алган ул. Шушы төшенү тәрҗемәләрнең оригиналга якын яңгыравында чагылган. Моңа ышану өчен «Без* яки «Илдә» шигырьләренең тәрҗемәләренә күз салу да җитә. Менә берсе:
Илдә бер дус булмаса гор.
Ил бетен дошман түгел.
Пусть друга нет о стране ни одного кругом. Но вся страна тебе не может быть врагом.
Дәрдемәндне тәрҗемә итүгә хәзер республиканың иҗат яшьләре алыну үэо үк күл иярсә турында сойли. Ниһаять, безнең кулыбызда шундый тәҗрибә үриәгс дә бар индо. Сүз әле күптән түгел Татарстан китап нәшрияты рус телендә басыл чыгарга» Дәрдемоид шигырьләре җыентыгы 1 хакында бара. Аны С. Хәким һәм Р. Харисоа тоэогән. Алар элеккеге тәрҗемәләрне дә җыентыкка керткәннәр
Тәрҗемәче — оригиналның колы түгел, о шагыйрьнең көндәше яки ярышчысы Диләр. Дәрдемәндне тәрҗемә итүдә бу хакыйкать аеруча сизелергә тиеш. Тәрҗемәнең читенлеге шагыйрьнең әле ачылып җитмәгән булуында, дигән идек инде. Бу хәл тәрҗемәчеге үзәнчә уку, үзенчә трактовка, үзенчә шәрехләү очен урын калдыра.
1 Дзрдменд. Стихи. Перевод с татарского. Татарское книжное издательство. 1970.
Д
Тәрҗемәләрнең бу җыентыгын без әнә шундый «үзенчә укуның» бер үрнәге ипи карарга тиешбез.
Дәрдемәнднең төрле юрауларга сәбәп булган бер шигыре бар:
Әгәр Лат вә Манат керсә хәрәмгә. Каләм! Гомереңне үткәрмә әрәмгә. Куеп Мәккә, чыгып Йәсрипкә тот юл! Бу бер һиҗрәт... түгел, кәгъбә юлы шул!
Бу шигырьнең нигезендә мондый метафорик образ ята: Кәгъбәдәге Лат. Маьг кебек мәҗүси потларга табынучылар кысуыннан качып, Мөхәммәт пәйгамбәр Медннеп китәргә мәҗбүр була. Моңа «һиҗрәт» диләр. Тарихтан мәгълүм булганч, бервакыт ул җиңүле ислам гаскәре башында яңадан Мәккәгә кайта һәм кәгъбме потлардан «тазарта». «Һиҗрәт» сүзе кайберәуләрне «шагыйрь- эмиграция турын» уйламыймы» дигән фикергә дә этәргән. Әмма монда сүз иҗат платформасы хакын» бара. Шагыйрь үз фигылен билгеләгән әсәрләрендә үз-үзенә мөрәҗәгать итүче» (хәтерләгез: «Куанды ил...» шигырендәге «Җитәр инде, Дәрдемәнд, сүзне озатма,„>), ә монда каләмгә эндәшә. Ягъни каләм хезмәт итеп ята торган мәсләк ялган идеалга илтә икән, мондый очракта ул мәсләкне ташлау бердәнбер дөреслек юлы бум, димәкче шагыйрь. Ә тәрҗемәче бу фикерне ничек биргән соң!
Если язычество в храм ворвется священный, Не разбазаривай время свое драгоценное. Ты углубляйся, перо, в Мекку своих мыслей. Это не бегство — одна из путей к истине.
(Л. Григорьева тәрҗемәсе.)
Тәрҗемәче «Мәккәенең күчерелмә мәгънәсен аныклап биргән: «фикерләрең Мет- кәсе». Бу шигырьдә бөтенләй булмаган, ләкин Дәрдемәнд өчен хас бер моментта үзеннән өстәгән. «Ты углубляйся, перо, в Мекку своих мыслей». Четерек» очракларда үз эченә бикләнү, үз уй һәм хыял дөньясына чуму Дәрдемәнднең либерам натурасында бар нәрсә. Кыскасы, тәрҗемәче үзеннән өстәгәндә шагыйрьнең гомум» рухына һәм шигырь эчтәлегенә әллә ни хилафлык китермәгән.
Икенче бер мисал.
Кыеп күкнең йезен очканда шоңкар, Сала күз авына таулардан аша.
Ничек юлдаш аңа байгыш, ничек яр, Күзе нур очкыны күргәндә шаша.
Николай Белвев аны шулай тәрҗемә иткән:
Поднебесье сокол режет крыльями, Зорким, сильным быть ему завещано. Никогда с ним не дружить ночному филину, Чьи глаза на солнце вспыхивают бешено.
Шоңкарның лачын, байгышның ябалак икәнен аңлатып торуның кирәге юктыр. Тәрҗемә шигырьдәге: яктылыкка, биеккә омтылуда гына олы тиңдәшлек булырга мөмкин, дигән идеяне ача, аныклый төшә. Моны ул лачын — ябалак контрастын көчәйтү аша эшли. Тәрҗемәче бу юлда берничә читенлекне җиңә алган. Беренчедән, «Ничек юлдаш аңа байгыш, ничек яр»,— дигән юлны өндәү җөмлә итеп, соклану төсмере белән уку куркынычы да бар. Тәрҗемәче аны: «Ничек юлдаш була алсын соң-.»”- дип дөрес укыган. Аннары яктылык һәм галилекнең түбәнлек, томаналык белен контрастын көчәйтү өчен «лачын» образын «сафландыра» төшкән, оригиналдагы «артыклыктан» арындырган. Чыннан да, «Таулар аша авына күз салу» лачынның мәгърурлыгын гына түгел, ерткычлыгын да күрсәтә.
Без тәрҗемәчеләрдән Дэрдомәид шигырьләрендәге тирән мәгънәләрне фикер һәм « байлыгын гына түгел, ә сәнгатьчә матурлыгын күчерүне дә көтәргә хаклыбыз. сылда боларның б?рсен икенчесеннән аерып алырга мөмкин булмаган кебек, икен- ф кемнән башка беренчесенә ирешергә дә мөмкин түгел. Поэзиянең сәнгатьчә эшлә- вше теге яки бу телнең ритмик һәм музыкаль хасиятенә таянганга, аны бер телдән кенчесенә күчерү мөмкин түгел. Ләкин икенче телдә дә адекват чаралар табып ула — Һәр телнең ассонанс, рифма (димәк, эчке рифма) кебек музыкаль чаралары ар. Назыйм Хикмәтнең Леонид Мартынов тәрҗемәсендәге мәгълүм шигырен («Кәр^м сбил) искә төшерегез әле. Тәрҗемә белән төрекчә оригинал арасында нинди камил кңдәшлоккә ирешөлгән!
Дәрдемәнд шигыренең матурлыгы мәгънә белән форманың тыгыз бәйләнешендә, ваз бизәменең муллыгында, нәзакәтендә.
Дилең өчен телең булсын тозаклы, Я о з аклыгың өчен вузың йозаклы.
Ил мәмәй е з, аңлар ул тиз. Син аны с и змәс димә.
Эчке рифмалар халык мәкальләрендә дә болай ук ташып ятмый. Шунлыктан *ОИДЫй шигъри юллар мәкальләр сыман күңелгә уелып кала да.
Безнең тәрҗемәчеләребез исә моны бирүгә ирешә алганнармы? һәрхәлдә, омты- пыш ясаганнар. Менә Николай Беляев тәрҗемәсен чән бер мисал:
Час тушкой не ч а с ти — ни ч е с ти ■ том, ни сч а с тья...
(«Шагыйрьгә» шигыреннән.) һәр ритмик буында ч, с, т авазларының уйнап торуы һәм эчке рифмалар шигъри олга җемелдәвек төс биргән. Димәк, Дәрдемәнд осталыгын тәрҗемәгә күчерүнең ачкычы табылган. Кызганычка каршы, мондый үрнәкләр берәмләп кенә санарлык әле.
Шушы ук тәрҗемәченең оригиналдагы мәгънәне тирән төшенеп һәм шагыйрьнең g образлы телен нигездә саклап башкарган «Прости мне, любимая» һәм «Хаят» тәр- Z җемәләрснә күз салсак, аерым урыннарда рифмага шактый җиңел мөнәсәбәтне ® ■үрербез. о
О том, как смеялись, играли, любимая, Не забывай, вспоминай, любимая. а
(«Прости мне, любимая».)
Все мои страсти в сладчайший плен одна улыбка
твоя взялз.
Чтоб на калфак себе, украшеньем, гы хоть одну
взяла.
Рифмалашырга тиешле сүзләрне мин махсус аерып күрсәттем. Чонки юл азагында бер үк сүзнең кабатлануы татар (гомумән Көнчыгыш) шигырендә үз алдына рифма була алмый, бәлки рифмага рәдиф кенә була ала. Мондый очракта мәсьәләне дөрес *ел итүнең менә бер әйбәт үрнәге;
Песня отчих полей в втом слове живет, Сила страсти моей о этом слове живет.
(«Отрывок». Вил Ганиев тәрҗемәгә.)
Жыонтыкта оригинал белән ирекле эш итүнең төрле үрнәкләре бер. Тәрҗемәчеләр кайчак 1 а үте кыю тәҗрибә ясыйлар. Бер очракта шигырьнең («Расставание»— «Видеть») эмоциональ көчен саклаган хәлдә үлчәмен үзгәртәләр, икенче очракта бөтеи- л»А мөстәкыйль ике шигырьне берләштереп куялар. Соңгысының исе акланган очрагы бар, акланмаган очрагы бар.
ХИСАМОВ ф ДӘРДЕМӘНД ШИГЫРЬЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ
Дәрдемәнднең шушы ике шигыренә күз салыйк.
Табып ләззәт матур дөнья сүзеннән, Гомерләрдер җилеп йордем эзеннән.
Җилдем, йөгердем, бу җиргә җиттем. Төштем бу чокырга — беттем, аһ! беттем!..
Ике шигырьне тышкы яктан үлчәм уртаклыгы һәм <>ңилеп-җилдем» ялгамы бер берсенә якынайта, бәйли. Тәрҗемәче Л. Григорьева шушы тышкы бәйләнеш артында эчке бәйләнешне күреп алган һәм ике шигырьне берләштереп, мәгънәви бөтенлек хасил итүгә ирешкән.
Ә менә «Надежды» («Өмитләр») тәрҗемәсендә Н. Беляевның ике шигырьне берләштерүен берничек тә аклап булмый. «Кил и башчы...» дүртьюллыгын, мәсәлән, «Өмитләр» шигыренә китереп ябыштыру бик ясалма чыккан. Алай гына да түгел, яңа шигырьдә әле телгә алган дүртьюллык башта һәм азакта кабатлана торган строфага әверелгән. Бу дәрәҗәдәге иреклелек, безнеңчә, тәрҗемәче вөҗданына тап төшерәдер
Шагыйрьнең фәлсәфи-лирик дүртьюллыкларын, афористик икеюллыкларын тәрҗемә итүдә шактый уңышлы омтылышлар ясалган. Аеруча Л. Григорьеваның «Рисунок» («Рәсем») тәрҗемәсендә Көнчыгыш шигыренең колориты яхшы сакланган.
Тело — белым, груди широкими создал. Завершая лицо, прекрасную родинку создал, Чтобы стан ее стройный уберечь от дурного глаза, Ливень дивных волос, до ступней закрывающий, создал.
Ләкин бер генә кимчелек эшне боза — ул да булса рифма. Рәдифләр бар («создал»), ә чын рифма тәшкил итүче сүзләр юк. Әйбәт тәрҗемә ителгән кыска шигырьләрдән «Край, в которым родился, рос...», «Не горе, если разорюсь», «Другу, приславшему 1 апреля визитную карточку», «Если можешь...» (Н. Беляев тәрҗемәләре), «Ты на земле» (С. Липкин), «Несчастный осел» (Л. Григорьева), «Язык народа — ухо страны», «Но языки не путай» (М. Зарецкий), «Мольба» (Р. Шагиева) кебек дүртьюллыкларны һәм «Боже...» ХН. Беляев), «О себе» (М. Зарецкий) кебек икеюллыкларны күрсәтергә мөмкин.
Ләкин дүртьюллыкларны тәрҗемә иткәндә шигырь калыбын бозу, симметрияне сакламау тәрҗемәләргә булган гомумй ышанычны какшата. Мәсәлән, «Күземнең тамчысы» («О слеза!») дигән дүртьюллык тәрҗемәдә сигез юл булып, «Кыйтга» («Отрывок») — 5 юллы булып чыккан. «Не всякая птица», «Участь моя», «Проповеднику» (Н. Беляев тәрҗемәләре) шигырьләрендә Дәрдемәндкә хас коеп куйган калып, ритмик тәңгәллек бөтенләй югалган. Күрәсең, тәрҗемәче һәм аңа фатиха бирүчеләр шагыйрьнең фикерен тәрҗемә итү җитә дип уйлаганнар. Мондый юлга бассак, Гомэр Хәйямның робагыйларын шәрехли-шәрехли, фәлсәфи поэмалар итеп тәрҗемә кылырга мөмкин булыр иде. Хәлбуки, рус поэзиясенең Жуковский, Державин, Брюсов, Маршак, Ахматова эшләп калдырган тәрҗемә традицияләре Көнчыгыш классикасы белән үтә намуслы эш итү үрнәге булып тора. Тәрҗемәченең таланты шагыйрь әйткән фикерне икенче телгә аның калыбында ук, аның сәнгать куәтенә тиң эмоциональ чаралар белән илтеп җиткерүдә чагылырга тиеш. Ә югарыда телгә алынган башбаштаклык исә, әгәр ул гомуми принцип төсен алса, тәрҗемә практикасында хаоска илтер иде.
Дәрдемәнд шигыренең музыкальлеген саклаган иң әйбәт тәрҗемәләрдән «Колыбельная» («Бәллү») шигырен күрсәтергә кирәк. Р. Моран да оригиналга сукыр иярү юлы белән генә бармый, иҗади тәрҗемә итә. Ул шигырь рухына ятышлы метафоралар
Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү. Йокла, иркә. Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәлли, бәу,—
диген өзекне без тәрҗемәдә болай укыйбыз;
Лзшоиок мой,
Мышонок мой,
Спи, милый, засыпай...
Спи, махонький, Спи, яхонт мой, Баю-баю, бай!
«Тычкан» яки «тычкан баласы» татар телендә бик лирик яңгырый алмас иде. Рус укучысының эстетик завыгы исә аны нәнилек, иркәлек гәүдәләнеше буларак сыйдыра. Дәрес, бу тәрҗемәдә qe оригиналдан ераклаша тошкән очраклар бар.
Ә менә оригиналга сүзгә сүз иярүнең кире нәтиҗәсе:
Овца и с рогами — еще не баран для нас. Не всякая птица зовется орлом у нас.
Кто, собственно, в оифму стиха не сложит! Но хромой осел —не Пегас.
о
«Кучкар»ның («Мөгезе бар куйның бары да кучкар түгел...») туры тәрҗемәсе ; чыннан да «баран». Дәрдемәнд куй көтүенең башында тәкәббер басып торучы «мәһа < бат мөгезле» тәкәне күздә тота. Рус телендә исә «баран» аңгыралык символы булып = йари. Шуңа күрә «овца» белән «баран» «контрасты» начар шагыйрь белән яхшы ша- х гыйрь аермасына көтелгән аналогияне бирә алмый. Дәрдемәнд шигырьләрендәге н «Кил и...» формасын «приди» («Кил и башчы...» шигыренең «Надежды» тәрҗемәсенә 2 кертелгән юлларын карагыз) дип бирү белән дә шундыйрак хәл. Дәрдсмәндтә сш -- очрый торган («Кил әйрән, әй туган, бер башка телне...». «Кил. әй дустым, хафа бул- о ма —бетәр бу...») «кил ой» г.ки «кил и» формасы һич үз янына чакыруны аңлатмый. * бәлки борынгыдан килә торган бер стилистик алым гына. «Кил и башчы -»иы. мәсәлән, — «Полководец!» яисә «О полководец!» дип тәрҗемә итү дорссрәк булыр иде. о.
Дордемәнднс боз сүз кадерен белүче, аз сүзле шагыйрь буларак тәкьднр итә- 2 боз. Профессор М. Гайнуллин да җыентыкка сүз башында моны күрсәтел үтә («Дәр- доманднең шигъри стиле җентекле эшләнеше, теленең байлыгы, сүзенең төгәллеге белен аерылып тора»). Тәрҗемәдә күп сүзлелек сизелә. Ә артык сүз киттеме — бу инде Дөрдемәндтен ераклашу була.
Коль не равны у вас богатство и доход.
(«Твой родственник».)
О, слеза, поспеши, иди, на цветок души упади,—
(«О слеза» )
кабак тәрҗемә юлларында «богатство» янында «доходчның артык икәнлеге, фигыльләрнең күпкә киткәнлеге күренеп тора, Дәрдемәнд исә төшенчәне бирү өчен гадәттә б«р генә сүз сайлый.
Тәрҗемәдә кайвакыт мәгънәне бөтенләй бозып кую өчен артык бор сүз җитә кала.
Менә Марк Зарецкий тәрҗемә иткән «Корабль» («Кораб») шигыре. Сүз дә юк, терҗемә уңышлылардлн саналырга хаклы. XX йөз башы татар поэзиясендә зур резонанс тапкан кечкенә күләмле бу шигырьдә һәр сүз. Һәр төшенче исәптә. Шунлыктан прҗемаге кереп киткән артык сүз шундук күзгә ташлана. Ул үзе матур сүз, эмоциональ сүз: «родная».
ДӘГДЬЛӘНД ШИГЫРЬЛӘРЕ КС ТЕЛЕПДӘ
Волна нагрянет.
Ее кручина
Швырнет корабль страны родной...
Дәрдемәнд:
Ил корабын җил сөрә...
Менә шушы бер сүз корабның образ көчен юкка чыгара. Дәрдемөндтэ кораб обрати узе илне гәүдәләндерсә (шагыйрь «ил» дигәндә халыкны күздә тота), монда туган ил флоты корабларының берсе күз алдына баса. Күрәсез, ничаклы ераклашу!
Н. Беляев тәрҗемәләренә мөрәҗәгать итик. «Проповеднику» («Замана вагыйэына») дигән тәрҗемәнең азагында шундый юл бар:
Весь мир на мусульман и кяфиров ты готов разделить мечом!
Хәлбуки, «кылыч» сүзе Дәрдемәндтә юк. Тәрҗемәче шуны өстәп, XX йөз шагыйрен урта гасырлар җирлегенә күчереп куйган. Кешеләрне диннәре буенча аерып карауны гаепләгән бу шигырь бит «Замана вагыйзына» диһ атала. Дин мәсьәләләрен кылыч белән чишүнең чоры инде үткәнлеген «вагыйз» да, Дәрдемәнд тә бик яхшы аңлаганнар.
«Время» тәрҗемәсендәге:
«Булат уже никто у пояса не носит»,— дигән юлдагы «никто» белән дә шундый ук хәл. Чөнки шагыйрь монда үзен күздә тота. Ягъни «кәмәрләнгән нечкә билдә гайрәтле егетлек билгесе булган кылыч юк инде» («Кылыч такмый кәмәрләнгән конан бил...») димәкче.
«Боже!» тәрҗемәсенә беренче зат алмашлыгы (я) кертеп тә мәгънә бозылган:
Боже! —шептал я, молился древу дремучему.
Думал — цветник, стою — перед мусорной кучею.
Өченче затта язылган шигырь беренче затка күчерелгәч, хакны ялганнан, яхшыны яманнан аера белмәүче кеше шагыйрь үзе булып чыккан. Юкса күп тә кирәкмәс иде — «я» урынына «он», «стою» урынына «стоит» дип кенә куясы, һәм шигырь үзенең сатира-һөҗү объектына төбәлгән хәлдә калыр иде.
Басмага кагылышлы кимчелекләрдән шуны әйтәсе килә: рус укучысына аңлашылмый торган сүзләргә искәрмәләр җитеп бетми. Мәсәлән, «Сөләйман» рус укучысы өчен мөселман халыкларына хас гади бер исем генә.
«Дело, достойное Сулеймана»,— дигән юлдан соң («Если можешь» тәрҗемәсе) «Царь Соломон» дигән искәрмә бирелсә, эш бөтенләй үзгәрә. Рус укучысы Сөләйманның, кешеләр генә түгел, барлык җан ияләренең күңеленә юл тапкан мифик Соломон патша, ягъни библия каһарманы икәнен төшенәчәк. Дәрдемәнд аны «Корьәнянән алган.
Җыентыкта мактарлык уңышлар да, күрсәтерлек кимчелекләр дә моның белән генә чикләнми әле. Ләкин хәзергә яңа тәҗрибәнең булуына шатланырга кирәк.
Шул ук вакытта бу тәҗрибә гомумән татар шагыйрьләрен русчага һәм башка әдәбият вәкилләрен татарчага тәрҗемә итүдә гыйбрәт булырга тиеш. Чөнки әле без күздән кичергән тәрҗемә җыентыгы үзебезнең Казенда яшәүче тәрҗемәчеләребезнең татар шагыйрьләре белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә дөньяга килгән. Ә тәрҗемәчеләр чит шәһәрләрдә торып, үзәк нәшриятлар өчен шул ук хезмәтне аерым башкарганда тәрҗемә сыйфаты өчен борчылырга тагын да зуррак нигез кала. Менә шуңа күрә дә китап нәшрияты тәрҗемәләрне чыгзрганда шагыйрьләр секциясе һәм тәрҗемәчеләр секциясе кебек иҗет коллективлары белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш.