Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН НУРЛАРЫ ЯКТЫЛЫГЫНДА

 елда Мчскәүдәге «Фвня иаш- IJrvJJz рияты СССР Фәнияр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һом тарих институты фәнни хезмәткәре Мөнирә Сәйдәшеваның ■’Ленин һәм Татарстанда социалистик тетелеш» дигән монографиясен бастырып чыгарды Бу мөһим хезмәт Совет властеның беренче елларында милли мәсьәләне хәл итүдә В. И Ленинның һәм Коммунистлар партиясенең җитәкчелек ролен күрсәтүгә багышланган. Китапта Совет Россиясенең милли өлкәләрендә, бигрәк тә Татарстанда, милли дәүләт, экономика һәм культура тезелеше процессына В. И. Ленинның конкрет җитәкчелек итүе һәм бу мәсьәләләр турында даими кайгыртучанлык күрсәтүе ышандырырлык итеп күрсәтелә. Автор үзенең бу хезмәтендә татар халкының милли үсешендә Владимир Ильич Ленинның турыдан-туры катнашын раслаган төп оч мәсьәләне тикшерә. Беренчедән Татарстан АССРның барлыкка килү процессы; икенчедән, экономик төзелеш һом 1921—1922 елларда Татарстанда булган ачлык белән кереш; өченчедән, культура төзелеше. республикада культура революциясен тормышка ашыруның башлануы. Безнең тарих фәне өчен бу мәсьәләләр күтәрелмәгән чирәм түгел, билгеле. Болар буенча Татарстан тарихчыларыннан И, М. Климов, Р. И. Нефиков, М. К Мөхар ромов, Я. Ш Шарапов, Н. А. Андриянов, К. А. Толстяков, Т. М. Насыйроя, К. А. Но- җипова, А. Л. Литвин, М. А. Кибарднн, В. Г. Сарнии. А. А. Шишкин һ. б күп эшләделәр һем байтак фәнни хезмәтләр яздылар. Алардан аермалы буларак, илтеш Сәйдәшенә тон игътибарны бу месьәлелернең В. И. Ленин исеме белән, Сойот властеның • М. А СаПдьшевп Ленни һ >м Тлтяр гтяиая (|иапигтии те»вз» ■ ттняң Месиву. «Флн» нпшрняты, IWW ел. аав бит. беренче елларында Татарстан хеэмет ияләре турында аның кайгыртучанлыгы белен бәйле якларына юнәлтә. Автор турыдан- туры Татарстан республикасына бейле булган бии күп Ленин документларын җыйган һәм аларга анализ ясаган. Партиянең Үзәк архивында Ленин документлары шактый күп, аларның гомуми саны 30 меңләп исәпләнә Шулар арасыннан иптәш Сәйдәшооа Татарстан автономияле республикасының тезелүенә һәм үсешенә бәйле 280 документ тапкан. Аларның 46 сы беренче тапкыр файдаланыла. Автор, В И Ленин хезмәтләрен, аның матбугатта басылмаган документларын, партиябезнең һем хөкүмәтебезнең карарларын, күп кенә архив документларын, революциядә катнашкан кешеләрнең истәлекләрен анализлап, бик күп кызыклы тарихи фактларны һем вакыйгаларны үзенчә яктырта. Мәсәлән, иптәш Сейдашеяа татарларның милли автономиясен булдыру юнәлешендә үтелгән ике этеп турынде мөһим нәтиҗә ясый, «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында Положение >ге (ТБСР) тирәнрәк һем тулырак бәя бире, аның тормышка ашырылмый калу сәбәп пе- реи теллерәк дәлилли. Татарларның милли дәүләтен төзүдә бәренче этеп итеп, автор 1918 елның башыннан алып 1919 елның ахырына к «дар булган вакытны ала. Бу чорде «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында Положение» эшләнә һем кабул ителә, аны тормышка ашыру буемча кайбер чаралар күрелә. Иптәш Сәйдашәва «Татар- Башкорт Совет Республикасы» игълан ителүнең зур әһәмияте булуын күрсәтә. «Ул,— ди автор,— татар һем башкорт буржуазиясенең идеологии җирлеген җимерде Һем. шуның нәтиҗәсендә, татар-башкорт хезмәт ияләре Совет власте ягына борылдылар» (79 бит). Татар һәм башкорт хезмәт ияләре ленинчыл большевиклар партиясенең милли Совет республикасы тезүгә юнелтелгеи 10» 147 политикасын бердәм якладылар һәм «Идел- Урал штаты» дигән исем астында контрреволюцион буржуаз республика оештырырга маташучыларга кискен каршы чыктылар. Ул вакытта татар һәм башкорт хезмәт ияләреннән В. И. Ленин һәм Халык Комиссарлары Советы исеменә килгән күп санлы хатлар, телеграммалар һәм резолюцияләр нәкъ менә шул турыда сөйлиләр. Аларда Татар-Башкорт Совет Республикасы төзүгә теләктәшлек һәм Совет властена тулы ышаныч белдерелә. Ләкин, чит ил буржуазиясе оештырган хәрби интервенция һәм гражданнар сугышы башлану сәбәпле, Татар-Башкорт Совет Республикасын төзү тоткарланды. Бу мәсьәләне яңадан көн тәртибенә кую гражданнар сугышы барышында контрреволюцион буржуазияне тар-мар иткәч кенә мөмкин булды. Хәзер инде, автор бик дөрес күрсәтеп үткәнчә, партия-совет работникларының игътибары конкрет сорауга юнәлде: татар Һәм башкорт халыкларының дуслыгын ныгытуга, аларның экономикасын һәм культурасын үстерүгә нинди автономия әйбәтрәк җавап бирәчәк? Бердәм автономияме, әллә мөстәкыйль автономия булдыру дөрес1919 елның язында башкорт хезмәт ияләре мөстәкыйль автономияле республика төзергә теләк белдерәләр. Шуны искә алып, Совет хөкүмәте Башкортстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында декрет игълан итә. Казан губернасы мөселман коммунистларының 1919 елның ноябренда булып узган 1 нче конференциясе дә мөстәкыйль Татарстан Автономияле Республикасы төзүне яклап чыга (72 бит). Конкрет шартларны күздә тотып, бер үк вакытта башкорт һәм татар халыкларының теләкләрен, интересларын искә алып, партия Үзәк Комитеты һәм В. И. Ленин мөстәкыйль Башкортстан һәм Татарстан Автономияле Республикалары төзү максатка яраклырак булачак, дигән нәтиҗәгә киләләр. Татарларның милли автономиясен төзүдә икенче этап итеп, автор 1919 елның ахырыннан алып 1920 ел урталарына кадәр, ягъни Татарстан Автономияле Республикасы төзелүгә кадәр булган вакытны ала. Үзәк Комитет документларын өйрәнү нәтиҗәсендә, иптәш Сөйдәшева татар халкының үзбилгеләнү мәсьәләләре В. И. Ленин председательлегендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының 11 утырышында -икше- релгәнлеген раслый. Татарстан АССРны төзүгә хәзерлек бсрышынде, ягъни 1919— 1920 елларда, В. И. Ленин күп тапкырлар Казан губкомы делегациясе белән сөйләшә, милли мәсьәләне дөрес хәл итүнең социалистик революция һәм социализм төзү өчен гаять әһәмиятле булуын аңлата. Иптәш Сәйдәшева күрсәткәнчә, Татарстан республикасын төзүнең барлык мөһим мәсьәләләре буенча партия Үзәк Комитеты һәм В. И. Ленин бик күп принципиаль фикерләр әйтәләр. Монографиядә В. И. Ленинның шовинизмга һәм җирле милләтчелеккә каршы принципиаль көрәшенә аеруча игътибар бирелә, Татарстан АССРны төзүдә аның һәм үзәк партия-совет оешмаларының ярдәме киң яктыртыла. Тарихи әдәбиятта беренче буларак, монографиядә 1921—1922 елларда Идел буендагы, шул исәптән Татарстандагы, ачлык белән көрәшне оештыруда В. И. Ленинның эшчәнлеге һәрьяклап һәм киң яктыртыла. В. И. Ленинның бу эшчәнлеген автор өч юнәлештә тикшерә: 1) ачлык һәм аның нәтиҗәләре белән көрәштә гомумдәүләт күләмендә чаралар оештыру; 2) илебезнең корылыктан зарар күрмәгән өлкәләрендәге һәм республикаларындагы хезмәт ияләрен ачлыктан интегүче районнарга ярдәм итүгә мобилизацияләү; 3) ачтан интегүчеләргә бөтендөнья пролетариатының ярдәмен оештыру. В. И. Ленинның Татарстан республикасы хезмәт ияләренә ярдәм оештырудагы эшчәнлеген күрсәтүгә авторның күбрәк тукталуы табигый, әлбәттә. 1921 елның апрелендә үк инде РСФСР Халык Комиссарлары Советы, В. И. Ленин инициативасы белән, Татарстан АССРга 300 мең пот орлык бирү һәм башка чаралар белән ярдәм итү турында карар кабул итә (118 бит). Нәтиҗәдә, республикада сабан ашлыгы өчен билгеләнгән барлык мәйданнар да чәчелә. Ләкин Татарстанда корылык гаять көчле булу сәбәпле, хәтта чәчелгән орлык кадәр дә уңыш җыелмый. 1921 елда терлекләр саны да 1920 елдагыга караганда 40 процентка кими. РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты комиссиясе 1921 елның җәендә Татарстан республикасындагы хәлне тикшерә һәм. азыктөлек җитешмәү сәбәпле, Татарстан халкының яртысын һәм беренче чиратта 15 мең баланы башка өлкәләргә күчерергә кирәк. уҗым чәчү өчен 6 миллион поттан артык орлык таләп ителә дигән нәтиҗәгә килә (122 бит). Комиссиянең бу фикере 1921 елның 8 августында В. И. Ленинга җиткерелә. В. И. Ленин җитәкчелегендәге Сояет хөкүмәте иүрген чаралар нәтиҗәсендә 1921 елның көзендә Татарстан де үләттән 2 700 мең поттан артык чәчүлек орлык ала. 1921—1922 елларның 15 ае эчендә Совет хөкүмәте Татарстан республикасына 3,5 миллион пот азык-төлек һәм башка төр товарлар җибәрә («1921—1922 елларда ачлыкка каршы көрәш йомгаклары* дигән китапмы кара. Мәскәү, 1922. 469 бит). Автор, хәзергә кадәр басылмаган документларга таянып, Татарстанга дәүләт тарафыннан азык- төлек. орлык һәм башка средстволар белән ярдәм оештыруда В И. Ленинның даими җитәкчелек итүен дәлилли. Мәскәү һәм Ленинград, Тула һәм Ташкент, Әзербәйҗан һәм Украина. Владимир һәм Иваново, Төньяк Двина губернасы һәм башка өлкә хезмәт ияләренең ачлык елларда Татарстанга ярдәм кулын сузуы — илебез халыклары арасындагы дуслыкның һем пролетар ярдәмләшүнең дулкынландыргыч мисалы. Автор бу турыда ышандыргыч фактлар китерә. Ул елларда Россиянең ачлыктан интеккән хезмәт ияләренә ярдәм итү буенча Халыкара Комитет оештырыла. Аның башында күренекле галим Ф. Нансен тора. Бу комитет ачлык елларда Советлар Россиясенә 5 миллион пот чамасы азык-төлек кертә. Профсоюзларның Халыкара федерациясе до Россиянең ачлыктан интегүче өлкәләренә ярдәм итүне оештыра Һәм 243 мең пот азык-төлек җыеп җибәрә («СССР тарихы» журналы. 1963 ел. № 1. 155 бит). Ленин империалистик ипләрнең буржуаз хөкүмәтләре Россиядәге бу авыр хәлне үзләренең мәкерле максатларында файдаланырга тырыштылар. Ниләр генә кыланмады алар. Большевикларга һәм революциягә каршы кампанияләр үткәрделәр, патша хе- күмотенәң бурычларын түләүне таләп иттеләр. Ярдом оештыручылар делегациясе яки герле комиссияләр исеме белән Россиягә шпионнар һәм разводка кешеләрен җибәрделәр. Болар барысы да бер нәрсәгә — эшчеләр һәм крестьяннар властен бәреп тәшорүгә юнәлдерелгән иде. Империалистик дәүләтләр шундый кампанияләр үткәрү өчен гаять зур акчалар туздырдылар Бетенсоюэ Үзәк Башкарма Комитетының ачыгучыларга ярдәм оештыру буенча Үзе* Комиссиясе бу турыда болай дип белдерде: «Мәгълүм даирелер тарафыннан узган елда рус революциясенә яла агар очан тотылган чыгымнарның меңнән бер елеше генә до ачлыкның барлык нәтиҗәләрен бетерергә җиткән булыр иде» («1921—1922 елларда ачлыкка каршы көрәш йомгаклары», 23 бит). Совет дәүләтенең В. И. Ленин тарафыннан оештырылган искиткеч зур ярдәме. Советлар Россиясендәге барлык халыкларның туганнарча булышлыгы һәм татар халкының героик тырышлыгы нәтиҗәсендә ачлык китергән кыенлыклар җиңелде. 1923 елда инде ачлыкка дучар ителгән тебәкләр- дә хәл яхшыра төште, республика халык хуҗалыгының барлык тармакларында торгызу эшләре башланды. Китапның бер бүлеге В. И. Ленинның Татарстанда промышленностьны һәм транспортны үстерүдәге ролен, бу өлкәдә аның конкрет җитәкчелек итүен күрсәтүго багышланган. Монда автор бик кызыклы тарихи фактлар китере. Паратский затонындагы суднолар ремонтлау һәм механика заводлары В. И. Ленинның турыдантуры күрсәтмәсе нигезендә оештырыла. Тире илеү-экстрвт производствосын булдыруда һом республиканы электр- лаштыруда да Ильичның турыдан-туры яр- доме бик зур була. Советлар Республикасы очен иң авыр чакта—1918 елда — В И Ленин инициативасы белен Халык Комиссарлары Советы Татарстан территориясендәге капиталист Ушковтан тартып алынган Бондюг. Кокшан, Казан һем Самарадагы заводларга финанс ярдәме күрсәтү турында берничә карар кабул итә 1918 елның май—июль айларында гына да бу предприятиеләр эчен чимал һәм материал әзерләүгә 10 миллион сум акча җибәрелә Па- ратскидагы суднолар ремонтлау заводым тезү һем анда эшчеләр поселогы салу өчен, В. И. Ленин тәкъдиме буемча. Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 25 миллион сум акча бирелә. 1919— 1920 елларда В И. Ленин Совет Россиясен чит илләрдән экстрат сатып алудан коткарачак һәм күн ясау промышленностен Татарстанда гыма түгел, илебезнең башка районнарында да киң җәелдереп җибәрү мөмкинлеге тудырачак тире млоү-жстрат заводын тезүнең барышы белен даими кызыксынып тора. Монографиянең шул ук бүлегендәге материаллар В И Ленинның Татарстан территориясендә тимер юлларны һом су транспортын торгызуда җитәкчелек ролем дә ачалар Идел — Бегелма. Мәскәү — Катай Һәм тезе pre Казан— Свердловск ними ливре иде торгызу эшләрен оештыру. Бакалтай- ■ а тимер юл үткерү. Иделдә елга транспортының эшен җайлаштыру. Кама белән Ко» занка аша күпер салу нәкъ менә шуны раслыйлар. Хезмәт һәм Оборона Советының Транспорт Комиссиясе председателе буларак. В. И. Ленин җимерек транспортны аякка бастыру программасын эшли һәм аны тормышка ашыруда конкрет җитәкчелек итә. Шунысы характерлы, Владимир Ильич тимер юл һәм су транспорты хуҗалыгының вак детальләренә хәтле белә, аерым участокларда эшнең торышы белән якыннан танышып тора. В. И. Ленинның ул елларда транспортка шундый игътибарлы булуы аңлашыла. Илдә промышленностьны үстерү, шәһәрләрне ягулык һәм азык-телек белән тәэмин итү, җыеп кына әйткәндә, Советлар республикасының язмышы күп яктан транспортның ничек эшләвенә бәйле иде. Китапның соңгы бүлегендә Татарстанда милли культура үсешенә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла. Автор бу мәсьәләләрнең республика өчен ул елларда иң актуаль булганнарын тикшерә. Татарстанның оештырылуы һәм культура өлкәсендәге беренче уңышлар, бу өлкәдә куелган зур проблемаларны хәл итү — болар барысы да В. И. Ленин исеме белән бәйле. Китапта халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору һәм наданлыкны бетерү өчен көрәш, партия мәктәпләре һәм рабфаклар булдыру, югары уку йортлары челтәрен киңәйтү һәм республикада милли кадрлар хәзерләү темпларын көчәйтү чаралары киң яктыртыла. Владимир Ильичның партия һәм совет аппараты өчен милли кадрлар тәрбияләүгә даими игътибао биреп торуын аның М. Вахитов, Г. Ибраһимов, Б. Мансуров, С. Сәет- галиев һәм Татарстан республикасының башка вәкилләренә мөнәсәбәтендә ачык күренә. Партия һәм дәүләт төзелешендә В. И, Ленин пролетар интернационализм принцибын эзлекле рәвештә тормышка ашыру турында зур кайгыртучанлык күрсәтте. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларның Үзәк Бюросында, Үзәк Мөселман Комиссариатында, шулай ук Татарстандагы партия һәм совет оешмалары эшендә төгәл учет булдыруны таләп итте. Китапта сол- тангалиевчсләргә, милли тайпылышларга һәм группачылыкка каршы ул елларда Татарстан партия оешмасының ленинчыл Үзәк Комитет җитәкчелегендә алып барган көрәше тирән яктыртыла. Совет дәүләтенең. В. И. Ленин җитәкчелегендәге Россия пролетариатының татар халкыне һәрьяклы ярдәме, революция юлбашчысы белән Татарстан хезмәт ияләре арасында урнашкан элемтәләр һәм мөнәсәбәтләр, рус һәм татар халыкларының туганнарча дуслыгы — республикабыз социалистик төзелештә ирешкән барлык уңышларның политик һәм рухи нигезен тәшкил иткән нәрсәләр шулар. Бу төп сөземтә иптәш М. Сәйдәшева китабында китерелгән күп санлы тарихи фактлардан һәм автор тарафыннан өйрәнелгән һәм яктыртылган чорның вакыйгаларыннан килеп чыга. Китапның тагын бер әһәмиятле ягы шунда: автор күп төрле буржуаз «галимнәр»- нең бик күп хезмәтләрен өйрәнгән һәм аларны тәнкыйть күзлегеннән анализлаган. А. Лоу, Р. Пайпс. С. Зеньковский, В. Ко- ларз, О. Кэроу. В. Хостер, В. Монтей, А. Беннингсен, Ш. Келькеджей, Г. Менде, Г. Кох. Т. Дәүләтшин, Д. Уязбәк, Б. Муса- бай. В. Гришко һәм монополистик капиталның шулар ише бүтән ялчылары Татарстан турында, татар халкының язмышы турында лаф орып күп язалар. Алар татар халкының милли дәүләтен булдыру. Татарстан АССРны төзү процессын, Советлар Союзы халыклары арасындагы туганнарча дуслыкны. В. И. Ленинның вак халыклар өчен милли дәүләтчелек булдыру турында кайгыртуларын һәм аларда социализм төзү барышын бозып күрсәтәләр. М. Сәйдәшева китабында бу тенденцияләр фаш ителә. Монографиянең фәнни аппараты гаять бай. Бу инде китапка кертелгән һәр фактның, һәр вакыйганың тарихи төгәл булуын раслый торган күренеш. Автор В. И. Ленин тормышының һәм эшчәнлегенең Татарстан тарихына бәйле булган әһәмиятле даталар (1917—1923 еллар буенча) хроникасын да биргән. Алар- ның кайберләре автор тарафыннан, яңа документлар нигезендә, әле беренче тапкыр билгеләнә, ә кайберләренең төгәллеге аныклана. В. И. Ленинның Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте белән идарә итүгә кагылышлы теоретик мирасын һәм практик эшчәнлеген өйрәнү — иҗтимагый фәннәрнең иң актуаль, иң мөһим һәм мактаулы бурычы. Иптәш М. Сәйдәшеваның хезмәте— бу зур бурычны үтәү эшенә лаеклы өлеш. Аның китабы — автор тарафыннан В. И. Ленинның 100 еллык юбилеена һәм Татарстанның 50 еллык бәйрәменә әйбәт бүләк булды.