Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАГЫСТАН— ТУГАН ЯГЫМ

Кәрәкәу икмәге' Төрле җирләрнең икмәген Азмы авыз иткәнем! Күп еллар, юллар узылган! Шул нан 1 2 тәме авызымнан Гомер буе китмәде: Киссәң — күбек шикелле ак. Капсаң — каймак кебек йомшак, Күнелгэ хуш, тәнгә сихәт Шул Кәрәкәу икмәге. Сый да хөрмәт Кәрәкәүчә — Сөтле чәй дә ак икмәк. Самавырны түнтәргәнче Нияте — кунак итмәк. Якты чырай да такта чәй — Гадәт инде күптәнге. Ясап җибәрм?, җиңгәчәй! Ашап та туярлык түгел Шул Кәрәкәу икмәге. Хуш исле ак икмәк кебек Ак күңелле кешеләр, Шушы туфракта көн күреп, Оя корып яшиләр. Бер урынына биш кат уксын Якташларның иккәне! 1! кадерле жиремсуым. Үз нткәнгә тәмледер лә Шул Кәрәкәү икмәге. 1 К а р а к » у — Павлодар шаһәренек тарки мссме * Н а и — ккмак. Нури Арсланов «I. У » М в. Тугайлы Иртеш буйлары Тугайлы Иртеш буйлары, Кәрәкәү урамнары! Таш урамнарда уйнамый Инде ком бураннары. Иртеш суы эчеп үстем, Ни җитә андый суга! Иртеш суы кебек йомшак Күңелем, ахры, шуңа. Иртеш Иделгә дә охшый, Дулкыннар кагынганда, Инде Иделгә карармын Иртешне сагынганда. Кәрәкәү дигән каланың Сызылып ата таңнары. Таң шикелле ачык йөзле Кәрәкәү татарлары. Ватаны иркен татарның: Казанда да Уралда... Бөтен илдә! Татар, ахры, Киң күңелле шуңарга. .Читтә дә, төп йортында да Ямансуламый татар, Еллар иминчелек булса — Артык сорамый татар. Казакъча, русчамы димсең — Сөйләшеп туймый татар. Башка телләрне хөрмәтли, Үзенчә уйлый татар, Туганнар юк, дигән идем, Кемгә соң сүз катармын?! Туган итеп каршылады, Җик күрмәде татарым Урамнардан атлап барам Мин салмак-сабыр гына. Ялан аяклы бала чак Өздереп сагындыра... Иң беренче мәхәббәттә Янган чаклар бар иде, «Гашыйк бала» дип кушамат Алган чаклар бар иде. Нәфисәм-бәгырем, чәчләрең Тарыйсым калган икән — Күз-керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән... Иртеш буйларыннан гына Атлыйсым калган икән. Шул Кәрәкәүдән Казанга Кайтмыйсым калган икән... Әти белән сөйләшү Исеп жилләр тараткан безне ил буйлап... Кайчандыр бер сабый идем йөргән уйнап, Хәзер инде, ак чәчләрем тарый-тарый, Йөрим кабер ташларына карый-карый. Әти — утыз биш яшьлек ир — монда ята. Мин — алтмышта. Сәер! Ул гел мина ата. Ышанмыйм, юк, түгел бу телсезләр иле! Менә әти күтәрелде, телгә килде, Торып чыга-чыга иске кабереннән: — Нихәл, карт! — дип исәнләште, көлеп миннән. Булган диләр иде шаян табигатьле, Үзгәрмәгән икән шушы көнгә хәтле! — һи, кем белми иде ул чагында безне, Кызылъярлы III скрипкачы Миргазизне! Саранланса берәү түләп уйнатырга — Барыбер мәжбүр иде төндә уятырга, Алып китә иде пар ат белән килеп — Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек... Ләкин көн дә туйлар булмый, килере аз — Гаиләне туйдыралмый уйнаган саз... Шуңа күрә подрядчыда — Миңлебайда Көндезләрен эшләдек без Меновойда ’. Бер көнне күп тире элгән сыргавылны3 (Җанның шулай әжәл белән уйнавымы?) Тотып калдым, ычкынганда бер очыннан, Бавырыма кан савырылды минем шуннан. Җир алыштыр, дигәч табиб, Иртеш кичеп. Менә монда — Кәрәкәүгә килдек күчеп. Шуннан бирле ятам яшел бу кабердә... Әйбәт булды әле, синең белән бергә Утырдык без: күрештек тә, сөйләштек тә. Мин үлгәндә син өч яшьлек бер кечкенә Сабый идең... Ә хәзер күр — мәһабәт карг! Синең белән бергә жирдә яшәвем хак: Синең аша, буыннарга күчә-күчә, Дәвам нтәм хәятымны элеккечә... Ул елмая:—Син дә минем төслеме,—ди,— Көләч, шаян, олы жанлы. көчлеме? — ди,— Кул бирешми саубуллашыйк, салкын кулым . Хуш, елмаеи-көлеп яшә. бабай-улым! Сызгыралар жилләр зират кырларында, Уйнагандай скрипка кылларында: Ишетим мин бер дәртле, бер тын тирбәлүле Моңлы көйне, әти сызган не.. III Кызыл 1> яр — Петропавловск шәһәренен төрки исеме. * Меновой — Меновой двор — тире-яры жыю урыны. • Сыргввыл — озын, нечкә бүрәнә. Сабира ҖЫРЫ Кәрәкәүдән, Иртеш буйларыннан, Ераклардан килә бу тавыш: Бер жирдә дә кабат ишетелмәгән Яңа бер җыр, яңа бер сагыш. Күз алдыма баса бала чагым: Карасуга саллар кайталар. Шул салларны сүтеп, кендекчеләр, Көйли-көйли бүрәнә тарталар. — Раз, ишшо биро-о-м! Кайда минем Сабира-о-м?! Кайда минем сабыры-о-м?1 Сабирамны сагына-о-м... Раз, ишшо биро-о-м! Ыргакларга эләгеп бүрәнәләр Яр комында шуа югары... Саллар ага ерак. Кешеләрдәй Ерак аккан саллар юк әле... Туган илен ташлап, чит җирләргә «Мал табарга» килгән кешеләр, Җигелгәннәр әнә бүрәнәгә, Кара янып, аттай эшлиләр. — Раз, ишшо биро-о-м! Кайда минем Сабира-о-м?! Кайда минем сабыры-о-м?! Сабирамны сагына-о-м... Раз, ишшо биро-о-м! Сабирасы аның кайда икән, Көтә микән баеп кайтуын? Белмидер шул салдан — бүрәнәләр, Тоз күленнән — тозлар тартуын... Ачы тирдән күлмәк тәнгә ябыша, Сагышлардан сүрелә ак йөзе, Эшләп тапкан аның бар байлыгы — Күлмәгенә чыккан тир тозы... — Раз, ишшо бироо-м! Кайда минем Сабира-о-м?! Кайда минем сабыры-о-м?! Сабирамны сагына-о-м... Раз, ишшо биро-о-м! Майра ПОЭМА Кәрәкәүдә Майра дигән атаклы кыз. казакъ халкының композиторы, акыны 1 һәм жырчысы революциягә кадәр Кәрәкәү, Семей һәм Омбы’ өлкәләрендә бик кии таныла Аның атасы — чала-казакъ, ягъни казакъ белән татар каны аралаш нәселдән була, Оста гармунчы Майра узе чыгарган кырларны да, казакъ, татар халык көйләрен дә үзе уйнап, үзе жырлый Бүген дә аның жырлары киң казакъ илендә телдән төшми. Балдаклары, балдаклары, Көмештер тырнаклары, Гармун телләрендә бии Шул Майра бармаклары. Артка ташлап матур башын. Уйнатып толымнарын. Күргәнем бар шул Майраның Мин җырлап утырганын Күргәнем бар үзе уйнап. Үзе җырлаганнарын Тыңлаучыларның бер көлгән, Я Сер елаганнарын .. Майра — акын, Майра — җырчы, Майра кайгы тарата. Татарны да, казакъны да Авызына карата. Күп егетләрнең, Майра! дип, Покысыз таңнары ата... Үзе чичәнүзе сылу Майра кемне ярата?! Майрага нәрсә! Мәкан бнр Җырлары, көйләренә. Таралсын ялкынлы моннар Кәрәкәү өйләренә, Кәрәкәү урамнарына, Дала, өлкәләренә... Җыела халык Майрага — Кымыз дөкәннәренә Гармун телләренә тиеп. Бармаклар йөгереп уза, ' Акын — шагыйрь ’ Семипалатинск. Омск шәһәрләренең төрки аталышы * Чичән — талкыр телле •Декәи —бу )рында кымыз сату биналы. Майра үзәкләрне өзеп «Илем-ай» көен суза: «Кыз баланы хур итеп яраткан ы ң-ай,_ Мал биргәннең авызына каратканың-ай, Сөйгәнемә баралмый бәхетсез калып, Читлектәге тургайдай алактадым ай1 , Илем-ай, илемай! Хуш, исән бул, ил-йортым, үскән җирем-ай, Нар2 җитәкләп җәйләүгә күчкән җирсм-ай, Яратмасын дөньяга миндәй мазлумны. Бәхетле бул миннән соң үскәннәрем-ай, Илем-ай, илем-ай...» Майраның дәрте, халыкның Моңы ничек кушыла! — Ни җырласа да килешә,— Дип куялар,— шушыңа. Ә Майра сагышка талган Дымлы күзләргә карап, Өздерә «Баламишкин»ны, Гармун телен аралап: «Калфагым бар, шәлем юк, Миңа җитәр калым3 юк! Быел минем сөйгәнем юк, Инде сөйми хәлем юк». Ирләргә нәрсә! Аларга — Хозурлап кымыз эчү, Сөйләшү дөнья хәлләрен, Аннан калҗынга4 күчү; Майра җырларына эреп, Утыру уйнап-көлеп: «Итен ашамасалар да, Шулпасын эчкән кебек..»* Ә Майра җырлый, җыр — аның Байлыгы, мөмкинлеге: — Я, кайсыгызга нинди җыр, Дәртлеме, моңлы көйме? Үзе «гашыйкларга» таба Бер шаян караш ташлап, Өр-яңа чыгарган җырын Гармунда китә башлап: «Шул Майра булган җирдә — уен-жыен, Җыр җырлау Майрага түгел кыен. Кымызга арак, шәрап куша-куша Калмады кесәләрдә ялгыз тиен... 1 Ал акта у - аптырап каушау, талпыну. 2 Н а р — бер үркәчле дөя. 3 Калым — кыз өчен бирелә торган мал. ‘Калжыа — юмор, тапкыр сүз. 8 Казакъ халык әйтеме. Майра, Майра, Кәрәкәүле Майра, Кызыл телем, сайра, Сөйгән ярың кайда?» Чыннан да, тылсымлы Майра, Сөйгәнең кайда синең? Син ирек, бәхет, мәхәббәт Килер, дип көткән идең... Ашкынып хорафатларга Каршы ут ачкан сылу. Җырларың, көйләрең моны Җамыннан ташкан сылу, Азатлык хисе тапса да Синдә чын яраннарын, Син азатлыкны, бәхетне Тик үзең табалмадың... Үзең юк — моның яңгырый, Үзең юк —сүзең җырда. Югалдың кайсы далада, Адаштың кайсы кырда?!. Хәзер өр-яңа зур илең! Син дау күтәргән дөнья — Искергән гореф-гадәтләр Калмаган инде монда. Киң күңелле казакъларның Дала-үзәннәрендә Янгырый синен көйләр дә, Синең үләнләрең* дә; «Майра, Майра. Кәрәкәүле Майра. Яшьле күзем, җайна! * Кызыл телем, сайра! Сөйгән ярын кайда? Майра, Майра!»