Логотип Казан Утлары
Нәсер

АРЫШ СОХАРИЕ

Һәр кемнең дә дуслары була, һәм төрле дуслары була- сүз күтәрүчеләре һәм юкка да үпкәләүчеләре; колын муенына аскан кынгырау сымак шалтыравыклары һәм онытылганда бер генә елмая торганнары; хәтереңне саклап тормый бәреп әйтә торганнары һәм күңелеңне китмәс өчен гел комплимент кына сибүчеләре; синен белән утка-суга керерлекләре һәм син батканда яр башында, башын кырын салып, карап торганнары; синен өчен җанын, сөйгән ярын би- рерлскләрс һәм җанын белән сөйгән ярынны тартып алырлыклары була Төрле дуслар бар дөньяда. Ләкин аларнын күбесен ярсып аккан Дәрья аша салынган тар басмадан чыкканда яки башына кайгы ишелеп төшкәндә генә аклыйсын икән Әнә шуңа кадәр бөтенесен дә тнн. бөте несен дә тигез күреп, бер бизмән белән үлчисең һәм бөтенесен дә саф су төсендәге бриллиант дип уйлыйсың. Ә менә бер дустымны... Юк. аны дусларым исемлегенә кертә дә алмыйм. Ул йөрәгемнең түрендә түгел, алгы ягында, таныш-белешләр арасында гына йөрде. Без аның белән сирәк очраштык — онытылганда бер генә. Очрашканда да «исәнме-саумы, эшләр барамы, бара» дип бер-ике сүз алышабыз да шуның белән вәссәлам. Менә шуннан торды, әйтергә яраса, безнең дуслык. Бер рюмка шәрап та эчмәдек үзе белән Ул гел ашыкты, ул гел эшлекле булды. Андый кешеләрне гадәттә coxa ри дип йөртәләр. Сохари... Хәер, арыш сохарие — арыган, ачыккан чакларда хәл кертүче. күңелне күтәрүче бердәнбер солдат тәгаме бит ул. Кинәт, аяз көндә яшен суккан шикелле, йөрәк чире мине аяктан екты, һәм, беләсезме, хәлемне белергә иң беренче булып, кем килеп җитте? Сохари дустым Атнага якын караватым яныннан китмәде. Кинәт башыма кара кайгы ишелеп төште Менә кичтән генә бөтен табигать чәчкәдә утыра иде, ә иртән, әйтерсең, бөтенесен кырау суккан. Кичә генә күк чалт аяз, дөнья нур белән тулган иде. ә иртән гүя кояш тотылган, дөньямны сөрем баскан... Дусларымның күбесе моны белмәде, ә кайсы берәүләре, белмәмешкә сабышып, урамның икенче ягына янтайды Ә сохари дустым күптән күрешмәгән, очрашканда «исәнме-саумы» дип кенә китә торган дустым ялын, диңгезен ташлап, минем яныма очып кайтып төште Юк. жәллә- мәле ул мине. Сызланмады ул минем кайгымны уртаклашыр өчен. и 11S НӘСЕР әр кемнең дә дуслары була, һәм төрле дуслары була- сүз күтәрүчеләре һәм юкка да үпкәләүчеләре; колын муенына аскан кынгырау сымак шалтыравыклары һәм онытылганда бер генә елмая торганнары; хәтереңне саклап тормый бәреп әйтә торганнары һәм күңелеңне китмәс өчен гел комплимент кына сибүчеләре; синен «Бөгелмә. Бөгелгәнне тагы да ныграк бөгәләр һәм озак сындыралар», дип аркама сугып, аркамны турайтты. Ә икенче көнне Кара диңгез ярына очып та китте. Ә башка вакытта, күңел күгем кояшлы чакта, йөрәгем тыныч һәм талгын типкәндә, эшләрем ходка киткәндә, югала да куя. Әгәр очраклы очрашсак, исәнме-саумы һәм вәссәлам. Төрле дуслар була дөньяда... Берәүләре белән йөрәк хәлләре турында, икенчеләре белән халыкара хәл турында сөйләшергә, берәүләре белән разведкага барырга, икенчеләре белән кызлар янына йөрергә мөмкин. Төрле дуслар була дөньяда. Ләкин солдат сохарие кебекләре күбрәк булса, дөнья да, дөньяң да матуррак һәм җиңелрәк булыр иде.

ЮЛЛАРЫҢА ЧЫГАМ ЕЛ САЕН...

Эзләренне эзлим юллардан. Бер генә сүз әйтер өчен. Муеныңа сарылып, бер генә тамчы күз яшемне тамызыр өчен. Җилдә ярылган кайнар иреннәреңнән бер генә үбәр өчен. Кайтыр идең киткән җиреңнән. Син бит: нинди көнне китсәм, шул көнне урап кайтыртик син генә сүзеңне сүз итә.мын. көт, иртәме-соңмы, барыбер кайтырмын, дип ышандырган идең. Ә мин: «Көтәрмен», дип вәгъдә биреп калдым. Мин вәгъдәмдә тордым,Озатканда, син мине үбәргә иелгәч, халыктан тартындың. Мин дә аяк очларыма басып үбәргә үрелгәч, әдәпсезлек булыр дип. кыймадым Кайтсаң иде киткән юлларыңнан, бер кешедән тартынмый, моңарчы үбелмәгән иреннәремнән өзлексез үбәр идең... Чәч толымнарымны сүтеп үрер идең. Мин бит аларны һаман кисми саклап йөртәм. Син озын толымнар ярата идең. «Шул толымнарны сүтсәң, су анасына охшыйсын», дип сыйпый торган идең чәчләремнән. Юк, ана була алмадым мин. бәгырем. Ир арысланнары каршыма килеп тезләнгәндә дә мин йомшамадым, көтәм әле, дидем. Хәзер инде син сүтеп үргән толымнарыма ак бөртекләр аралашты, син сыйпаган маңгаема буразналар сузылып ятты. Кулларым да, элекке кебек, йомшак, нәфис түгел. Гомер буе ирләр эше эшләп, алар да ирләр кулы шикелле булды. Бармак ярыкларыма туфрак сыланып сеңде. сабынлап юсаң да бетми ул. Хәер, нигә аны бетерергә... Син бит туган җиреңнең туфрагын өзелеп ярата торган идең. Печән чабып арыгач, баш астына берни салмыйча, башыңны җиргә куеп, йоклап китә торган идең. Ә мин... тын алырга да кыймыйча, синең тын алышыңны тынлап утыра идем. Син, сабыйлар сыман, иреннәреңне чутылдатып йоклый торган идең. Син төшеңдә елмая идең. Бәлки, шул чак без синең белән болында куышып йөргәнбездер, бәлки, болытларга утырып, җиһанны гизгәнбездер... Төшләр матур иле. Өннәребез дә матур булыр төсле иде. Ләкин төшләребезне дә, өннәребезне дә сугыш урлап алып китте.Син тугаи туфрагын өчен. баш очындагы ак болытлар өчен башынны шул туфракка салдың. Ә мин менә егерме биш ел б\е куенымны схыт- мыйча сине көтәм. Челтәр карны тишеп, умырзаялар баш калкытканда, күкләр безнен булачак балаларыбызны санаганда көтәм мин сине . Болында дәртле чалгы тавышы чынлаганда, каенның сагыштан cap- * гайган яфраклары өзелеп төшкәндә көтәм мин сине. Бар ачуын миннән алырга тырышып, ачы җилләр тәрәзәмә килеп 3 бәрелгәндә, шаян яна ел карлары яуганда көтәм мин сине. Елның һәр көнендә, һәр сәгатендә, төшемдә дә, өнемдә дә көтәм мин = сине. Үз мендәрем янына сина да мамык мендәр салып, ишегемне бикләми көгәм мин сине. Мичтән эссе икмәк алгач, икебезгә ике телем кисеп көтәм мин сине. Егерме биш ел буе ел саен син киткән көнне, сызылып тан атканнан алып кояш баткангача көгәм мин сине Җирдәге һәм күктәге юллардан күземне алмый көтәм мин сине. Бәлки күктәге юл -- Киек каз юлы түгелдер, ә синең кебек туган ярларын, сөйгән ярларын дошманнан сак ларга киткән солдатларның ак юлыдыр, ә андагы һәр йолдыз сугыштан урап кайта алмаган батырның сүнмәс истәлеге булып янадыр Юк, мин бәхетсез түгел. Ярата белгән, гомере буе берәүне генә ярата белгән кешеләр бәхетсез булмый ул. Мин әле һаман көтәм. Син сыйпап үстергән чәч толымнарым чаларганчы, синең янына китеп, исем сез йолдызга әйләнгәнче, кайтыр юлларыңа чыгып көтәчәкмен. Ул юлга тузан төшермәячәкмен. Ул юл. Киек каз юлы төсле, һәрвакыт балкып торачак. Ватаны өчен, сөйгәне өчен газиз башларын салган солдат юллары сүнми ул. Андый юллар мәңге якты, нурлы була...

АППЕНДИЦИТ

ЧӘНЕЧКЕЛЕ ДИАЛОГ

Зярнфуллин. үзеннең кемлегеңне күрсәт әле бүген нинди көн? — Ничек —нинди? Чәршәмбе. — Ә башыңны ныграк эшләтеп карасаң? — Ә-ә-ә, «пятиминутка» көне. — Гагын, тагын кыймылдатып карале мнение. — Кемне? — Кемне кирәк, ШУНЫ — Ә ни файда? — Ничек- tin файда? Син. нәрсә. Зарифуллин, тәнкыйтьнең көчен һәм әһәмиятен анлап җиткермисеңмени? — Минем өстәлдәге календарьда башка нәрсә «төртеп» куелмаган — Их син, йомры баш, кара каш! Ә һәр айның беренче чәршәмбесен директор нинди көн дип атады? — һәй. әттәгенәсе, чәршәмбе — тәнкыйть көне. — Ә синең бу өлкәдә эшләр ничек тора5 Ягъни мәсәлән, тәнкыйть фронтында — Зарланганым юк. Эштә түрәләр каезлый, өйдә бичә иги Айга бер генә тапкыр түгел, көн саен дип әйтерлек. — Ә син үзен? — Пичек үзең? — Үзең тәнкыйтьлисенме? — Көчен . һы-һы-һыы... Менә минем бичә мине егерме алты ел буе иги, ягъни мәсәлән, тәнкыйтьли. Син фәлән дә фәсмәтән. Кайчан шул трубка суыруыңны ташлыйсың? — ди. Ә мин сүз бирәм, чак-чак кына ант итмим, ә менә бөтенләйгә ташлый алмыйм. Менә сиңа тәнкыйть! — Хөрт, Зарифуллин. — Сөйләмәгез инде. — Тәнкыйть, Зарифуллин, алга этәрүче көч. Тәнкыйть, беләсең килсә. Зарифуллин. антибиотик ул, төрле йогышлы чирләрне һәм... кара тапларны бәрә, егып үтерә. Аңлыйсынмы шуны, юкмы? — Сез мине кемгә саныйсыз? — Аңлагач әйт әле, Зарифуллин, иртәгә нинди көн? — Чәршәмбе. — Тагын? — «Пятиминутка» көне. — Тагын? — Тәнкыйть көне. — Шулай булгач, син иртәгә шул «пятиминутка»да яндырырлыккөйдерерлек тәнкыйть белән чыгыш ясарга тиешсең. — Ә нигә? Ярам да салам. — Дөрес. Зарифуллин! Яр да сал. Хәзер тәнкыйть өчен кыерсыта торган заманнар үткән инде. Ә... тәнкыйть утыңны кемгә юнәлтмәкче буласың? — Директорга. Эреләнде. Танавын чөйгә элеп йөри башлады. Кешеләрне искә алмый. — М-мөмкин. Директорны да тәнкыйтьләргә мөмкин. Хәтта югарырак утырганнарны да... Тик.. Карале, Зарифуллин, әллә директорны хәзергә калдырып торыйкмы? Әйдә аны югарырак торучылар тәнкыйтьләсен. Ә син түбәнгәрәк төш. — Алайса... Производство бүлеге начальнигын... — Тр-рр. Завком члены Әйтергә яраса, номенклатурный кеше. — Ул чагында... Баш бухгалтерны пешерәм. Соңгы вакытта еш кына мин аны... — Мин дә син күргәнчә күргәлим, әмма... ул директорның квартирына преферанс уйнарга йөри. Әгәр ул-бу булса у Директор сине... — һа-һы-һыы... Бәлки, завхозны эссе миндек белән чапкаларгадыр? Ул бит, әйтергә яраса... — Аллам сакласын! Больницадан чыкканына атна-ун көн дә юк. Ай буе алкоголизмнан дәваланып ятты бит. Ә син аны үзеңнең тәнкыйтен белән... Юк. юк. я тагы элекке эшенә салышыр. — Бер дә булмаса, АХО начальнигын утлы табада биетәм. Эшкә бармак аша карый, ялкау... — Отвод. Аның болай да кайгысы башыннан ашкан. Үткән атнада хатыны ташлап китте. — Ал-лай... Алайса... Прорабны шүткеләп алырга кирәк. Аның аркасында ремонт ярты елга сузылды. — Менә аны мөмкин. Мөмкин генә түгел, кирәк. Әмма... — Ә нигә әмма? Ә нигә аннан куркырга? Ул ачу саклый торган кеше түгел. Мин аны биш-алты ел буе беләм. — Эш анда түгел. Аңлыйсыңмы, Зарифуллин, аның әбисе, русча әйткәндә, тещасы хәл эчендә ята. Ә безнең халыкта әбиләр кияүләре өчен җаннарын фида кылырга торалар, син киявен тәнкыйтьләрсең, ә әбисе — асыльяр, хуш инде... — Ул чагында... — Ул чагында... Уйлашыйк, Зарифуллин, уйламый эшләгән — авырмый үлгән, ди. — Ә мин уйладым. — Уйладың? Кемне? — Сине, профсоюз алласы. — М-мине? — С-сине шул. һәр сөягеңне барлап чыгам — 3-ззарифуллин! А-ашыкма! Утыр әле. Сөйләшик, серләшик. — Сөйләштек, серләштек. Җитте. Тәнәфес бетеп килә. Пөрәк ялгап алырга кирәк. Ярый, хуш. ♦ — Ашыкма, диләр сиңа, итәгеңә ут капмагандыр Утыр әле диван ь га. Шулай. Карале, мин сиңа кем? Дошманынмы-' Тәгәрмәчеңә таяк £ тыгаммы? Бүләктән мәхрүм иткәнем бармы? Ихтимал, ял йортына ® путевка бирми калганмындыр? Әйттерәсең килсә, мин сине бер туганым = кебек яратам. Ә син шуның өчен мине бөтен халык алдында рисвай итмәкчс буласыңмы? — Урынлы тәнкыйтьләү — рисвай итү түгел, иптәш профком председателе. — Урынлы? Нәрсә, эреләндемме? Янып көеп эшләмимме? Хәмер һәм бичәләр белән шаяраммы? — Элек син ботаклы агач шикелле идең, ә хәзер тешләре сынган тырма кебек, шоп-шома. Элек син атакага күтәрелгән солдат сымак идең, ә хәзер оборонада посып ятасын Менә шул хакта сөйләячәкмен1 — Кая чабасың син, Зарифуллин? Бик ачыксаң, әнә минем кефир белән бутербродны ашап ал. Син мине дөрес аңла. Зарифуллин туганкаем, мин тәнкыйтькә каршы түгелмен. Ярый, син мине тәнкыйтьләдең дә ди. Әгәр минем белән ул-бу булса? — Ничек ул-бу? — Ихтимал, «Скорая помошьэ машинасын чакыртырга туры килер. — Төшенмим. — Төшендерәм. Миндә хронический аппендицит. — Ә кемдә юк ул? — Их, Зарифуллин. Зарифуллин. шәфкатьсез кеше икәнсен син. Минем ике тапкыр приступ булды инде. Син менә мине пешекләп чыгарсаң, ә ул шартлады ярылды. Аппендицит бик югары нерв системасы белән бәйләнгән. Ул чагында .. сезгә гадәттән тыш профсоюз жыелы шы үткәрергә туры килер.. — Чынлап та... — Ә син мине шаяра дип уйладыңмыни? Бер беребезне саклый белмибез шул без. иптәш Зарифуллин... — Ә иртәгә нинди көн әле, иптәш профком? — Чәршәмбе көн, иптәш Зарифуллин — Ә директор һәр айның беренче чәршәмбесен нинди көн дип атаган иде, иптәш профком? — Бсләм, иптәш Зарифуллин, беләм, ләкин.м — Я, я. кыюрак, кыюрак! — Тәнкыйть көне, Зарифуллин. — Ә кемне тәнкыйтьләргә, иптәш профком’ Директорнымы? — Ы-ыыы.. — Производство бүлеге начальнигынмы? —. Ю-ук... У-ул директор белән — Бсләм. кәртле уйный Завхоз ярамый яңа гына психбольница дан чыккан. АХО начальнигын хатыны ташлап киткән — Д-дд-дөрес. . — Ул чагында син генә каласын инде, профком. — Д-днрес түгел Ап-ап-аппсндииит Ш-шартлавы бар — Ә кемне генә тәнкыйтьләргә сон? Әлеге дә баягы, идән себерүче апаны да дворник картнымы’ —- Ә тәнкыйть ничә төрле була? — Ничә төрле» Астан һәм өстән, уннан һәм сулдан. Дүрт төрле. — Тагын, тагын.» ИБРАҺИМ АБДУЛЛИН — Башка юк, бугай. — Ә самокритика? Үз үзеңне тәнкыйтьләү? Бу бит иң файдалы, иң принципиаль тәнкыйть. Кем үз-үзенә тәнкыйть, күзлегеннән карын, шул кешенең һәрвакыт тәне таза, күңеле көр була. Самокритика ул, Зари- фуллин, антибиотик ише генә түгел, ул... полн-ви-та-мин! Поливитаминсыз— тән, самокритикасыз— җан зәгыйфьләнә. Хәзер син мине аңладыңмы, Зарифуллин? — А-аңладым... бугай... — Аңласаң, мә сиңа текст, мә «кызыл почмак» ачкычы, бүлмәгә кереп, бикләнеп утыр да шушы язуны ятла. Иртәгә киңәшмәдә беренче булып сикереп тор да... үз-үзенә тәнкыйть уты ач! Бер кемгә карама, яндыр, көйдер. Мә бишне, уңыш телим!..

ЯКАСЫННАН АЛЫП БУЛМЫЙ

... и-ии, хәзерге бюрократ бюрократмыни ул! Вәт элек бюрократлар бар иде ул, ичмасам. Кара дерматин белән тышлаган ишеккә: «Шәхси йомыш белән килүчеләр атнага ике тапкыр: җомга һәм пәнҗешәмбе көннәрдә икедән өчкә чаклы кабул ителә», дип язылып куелган була. Калган көннәрне түгел, шул ук — Саумысыз, иптәш... Җавап юк. Кычкырыбрак исәнләшәсең. Баш кыймылдап куя, әмма өн чыкмый. Шуннан син йомышыңны сөйли башлыйсың. Дәшәргә ашыкмый. Тик шәльяулык чаклы кулъяулык кына такыр башны әйләнеп чыга да галифе чалбары кесәсенә бүлтәеп кереп урнаша. Син ни эшләргә белмисең. Чигәңә кан бәрә, йөрәк менә-менә күкрәкне җимереп чыгар да Юк, йөрәкнең күкрәкне җимереп чыкканын көтмисең, тегенең янына киләсең дә: «Мин сиңа кем: кешеме, баганамы?» — дип, өстәлгә тондырасың. Графинга кидереп куелган мескен стакан ыңгырашып куя. Хуҗа да каушап калмый: «Ә мин сиңа кем?» — дип ике потлы гер чаклы йодрыгы белән өстәлгә кундыра. Стакан графин башыннан очып ук төшеп, челпәрәмә килә. Шуннан тотынасың рәхәтләнеп әрләшергә... Мин кара савытына ябышам. Ул таш пресс-папьены эләктерә. Бугазга бугаз киләбез. Шыбыр-шыбыр килеп төймәләр коела. — Резолюция сук! — Сукмыйм! — Мин синең өстеннән жалоба язам! — Берне түгел, унны яз! — Газетада фельетон бастырып, адәм көлкесенә калдырам. — Тукта, тукта... Теге лап итеп креслосына утыра һәм кулы ручкага үрелә. — Ну кеше дә икәнсең... САТИРА көнне ярты сәгатькә генә элегрәк яки соңрак килсәң, күзеңнән чишмә булып кайнар яшьләрең аксын, машинкада тукылдатып утырган кызыл тырнаклы, кандай кызыл иренле кызыкай сине ишеккә якын да җибәрмәячәк. Ярый, ярты картаеп булса да кара дерматинлы ишекне ачу бәхетенә ирештең ди. Ә ул бүлмәдә кем утыра? Урамда челлә булуга карамастан, кара китель кигән, ниндидер кәгазьгә караган булып башын өстәленә игән Фәлән Фәләнович. — Ә сил? һы-һы-һы... — һа-һа-һа... — Мә бишне. Бигайбә. — Бигайбә. — Ә хәзер... Кабинет ишегенә «Шәхси йомыш белән килүчеләр көн саен телә- ♦ гән вакытта кабул ителә», дип путаллап язып куелган. Ишекне ачарга £ өлгермисен, тан кояшыдай елмайган түр иясе сикереп тора — A-а, кемне күрәм! Утырыгыз. Юк, юк, диваннан. Тартасызмы? g Хәл-әхвәл? Семья? х — Рәхмәт. Мин. иптәш директор Ә ул кулын синен кулбашыңа куя да: * — Яна анекдотны ишеттеңме? — дип мәзәк сөйләргә тотына = Син, эш кешесенең вакытын алмас өчен, тиз генә йомышыңны сөйли “ баШЛЫЙСЫҢ. ej — Гафу итегез, вак мәсьәлә белән борчымыйм, иптәш дирек- * тор... 2 — Вакмы, эреме, бөтенесе дә мөһим. Кулымнан килгәнне генә түгел. < килмәгәнен дә эшләргә әзермен. Сөйлә. з — Газ колонкасын алмаштырган иделәр. Инде ике атна үтте, һаман = газ бирмиләр. — Ә нигә ул газ5 Ата-бабаларыбыз гомергә газсыз яшәгән бит Ә х күпмешәр яшәгән? Минем бабай йөз дә алтыда үлгән. Газ гомерне кыс- ® карта ул,—лирик тенор кыңгырау шикелле чылтырый. — Бәлки, шул аен шулайдыр да. әмма кер юарга, бала-чаганы юындырырга кирәк бит әле... — Иртәгә газың булыр Тагы? — Башка йомышым юк, гафу итегез инде... — Үтенмә. Без халык мәнфәгатьләрен күзәтер өчен куелган. Канатланып чыгып китәсең. Шундый игътибарлы бала тапкан өчен директорның анасына рәхмәт укыйсын, секретаренен кулын үбәсең Ләкин... Бер көн үтә, бер атна үтә... Ә газның ялкыны түгел, исе дә юк. Тагы теге татлы тел янына китәсең. — Мөмкинме, иптәш директор? — Инк мөмкин булмасын. Юк. юк, диваннан рәхим ит Хәл әхвәл? Семья? Нинди газ? Ә-әә... һаман бирмәделәрмени? Мин аларны Зинһар, гафу ит Бу минем гаеп. Приказны бирергә генә түгел, үтәлешен дә тикшерә торырга кирәк Бүген үк, бүген үк булмас, иртәгә үк газлы булырсың. Бар. борчылма, йөрәгеңне сакла Тагы бер көн, бер атна үтә, әмма газның ялкыны түгел, исе дә юк. Каннарың чемер-чемер игә. Тешләрең тешкә бәрелеп шыгырдый. Йодрыкларын үзләреннән-үзләре төйнәлә «Барам да бугазыннан алам » Алдың пычагым! Ишек ачылу белән сикереп торды, секретарен чакыртып. ике стакан лимонлы чәй керттерле һәм шундый оста итеп юкә чөй камы, бөгелә-сыгыла рәхмәт әйтеп чыгып киттем Хәзер инде янына барырга да кыймыйм Шундый игелекле кешене ничек борчыйсың инде. Ә элек... вәт ичмасам бюрократлар бар иде! Аска иелгән баш. җимерелгән каш, кара китель, кара галифе... Керәсен. якалашасың һәм... йомышыңны йомышлап чыгасын Ә хәзерге бюрократлар бюрократмыни ул! Көзгедәй ялтырап торган полированный өстәл, өстәленә таш пресс- папье урынына шырпы юанлыгы ике-өч шариковый ручка Якасыннан да алып булмый, җитмәс.». өстендә нейлон күлмәк — кул шуа. Ә элек... элекке бюрократлар'а җитми инде ул!