Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР СЕМЬЯСЫНДА

Геннадий Красильников икән. моны тормышка ашыруы бик и^иңе.т мәсәлән. син Масхәүдәи иим. Мәскәү— Ижевск поездына гына утырасың да диств арым сәгатьтән сең максатыңа ирешәсең. Химки елга портыннан да юлга чыгарга була — теплоход сниа заңгар <у юлы буйлап Каманың су башына ук алып имлачәи. Хәер, маскаүла тиз йарешла «Ракета* теплою дына да утыра ала. Саааатна Быково аэродромыннан да башларга була: журналда басылган кроссвордны чишел олгергенче. самолет бирегә килеп житиен да була инде баштаклыгы хөкем сөрде. Ярлылык, наданлык, авырулар — кешенең бу коточкыч юлдашлары — удмуртны туганнан алып соңгы сулышына кадәр җәфалады. Халык физик һәм рухи сукырлыкка дучар ителгән иде: трахомадан сукырайган кешеләр дини китапларны (башка төрле әдәбият удмурт теленә тәрҗемә ителмәде, туган телдә язылган әдәби кигаплар турында сүз дә булырга мемкин түгел иде) иҗекләп укучыларга караганда күбрәк иде. Удмуртия Автономияле республикасын оештыручыларның берсе, ленинчыл революционер Иосиф Наговицын утыз биш ел элек болай дип яза: «Удмуртлар арасыннсз революциягә кадәр югаоы белем алган еч кешене генә беләм. Бетен елкәгә биш-алгы больница, удмуртлар арасыннан ике-еч агроном, урта белемле иллеләп укытучы — Октябрь революциясенә кадәр удмурт халкы ирешә алган нәрсәләрнең бәтенесе шулар». 1920 елның ноябрендә Владимир Ильич Ленин һәм Бөтенсоюз старостасы Михаил Иванович Калинин Россия Федерациясе составында Удмуртия Автономияле өлкәсе төзү турында декретка кул куйдылар. 1934 елда өлкә Автономияле республика итеп үзгәртелде. Башка тарихи үзгәрешләр белән бергә, бу акт кеше шәхесенең чәчәк атуы өчен зур этәргеч булды. Менә бер мисал: Октябрь революциясенә кадәр удмурт әлифбасы туып кына килә иде, белемле кешеләрне бармак белән генә санарлык иде. Сүз уңаенда әйткәндә, 1897 елда ике өяздәге 30 мең кешегә бер мең чамасы газета һәм журнал туры килә иде. Хәзер республикада халык ел саен миллион данәдән артык вакытлы матбугат алдыра. Удмуртия турында сөйләгәндә, лекторлар еш кына гадәти фразаны кабатлыйлар. «Элек бу як патша Россиясенең артта калган окраинасы иде», диләр. Бу сүзләр турында уйланырга ярый. Чыннан да, унтугызынчы гасырда рус халкының иң яхшы улларын бирегә сөргәннәр. Чорыбызның ашкынулы адымы, ярты гасырда булып үткән үзгәрешләр шул кадәр гаҗәпләнерлек ки, Совет властеның өченче яки дүртенче унь- еллыгында туып үскән яшьләр лекторның сүзләренә шикләнеп карыйлар: «Бу нинди окраина булсын! Бездә югары уку йортлары, театрлар бар. ун елдан артык инде үз телевидение үзәгебезнең тапшыруларын карыйбыз»,— диләр алар. „Удмуртия чал Уралның итәгенә җәелеп урнашкан, урманнарның һәм болыннарның чуар келәмен Каманың елга башыннан алып уртасына кадәр җәйгән. Бүген Удмуртия, беркайчан да булмаганча, яшь һәм көчле, шатлыклы. Ул Хезмәт һәм Тормыш гимнын җырлый. Бу гимн электровозлар һәм заводлар гудогында ишетелә. Бу гимн Каманың ярларында, кеше кулы белән Воткинск шәһәре янында төзелгән яңа диңгез өстендә яңгырый. Халыкның культура дәрәҗәсен билгеләү өчен терпе «билгеләр» бар. Мәсәлән, кеше башына тотылган сабын яки кәгазь күләме. Менә иң реаль билге: революциягә кадәр Сарапул шәһәрендә барлыгы... дүрт врач булган. Хәзер монда йөзләрчә медицина работниклары эшли, берничә дистә дәвалау учреждениесе бар. Шәһәрдә берничә техникум, махсус уку йортлары, драма театры, клублар, кинотеатрлар, стадионнар, китапханәләр, музей эшли. Хәзерге чордагы удмурт шәһәренең культура билгесе менә шулар! уА**УРт краеның иң гади бер авылын — Алнашнны алып карыйк. Авыл зур, бо- рыисы, ләкин башкалардан аерылмый. Иң гадәти авыл, күп урамлы һәм тыкрыклы район үзәге. Монда урта мәктәп, бик яхшы Культура йорты, балалар бакчалары, яслеләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, хәзерге авылларга хас башка нәрсәләр бар. Моннан Мәскәүгә мең километрдан артык дип уйларлык та түгел: кешеләр Лужники- дагы спорт сараеннан бирелә торган тапшыруларны карыйлар, Һәр җирдәге кебек, футбол сөючеләр «Динамо» яки «Спартак» командалары өчен «авырыйлар». Бу авылда руслар һәм удмуртлар, татарлар һәм марилар, украиннар һәм белоруслар бер туган кебек яшиләр. Удмуртның татар телен белүе, ә мариның удмуртча сөйләшүе беркемне дә гаҗәпләндерми. Әңгәмәдәшеңнең телен белмәсәң зарар юк; рус теле ярдәмгә килә, ә аны монда һәркем белә. Район үзәге болай зур түгел, анда кырык меңләп кеше яши. Ләкин аның мисалында совет кешесенең үсүен бик ачык күрергә мемкин. Җирле халык читтән килгәннәргә: «Районда бетен союзга танылган Варэи-Ятчи курорты бар. районда миллионер колхоз- льр бар, геология разведчиклары Алнаши җирендә ташкүмернең бик куәтле ятмаларын таптылар, бу урыннардан Пугачев отряды үткән, боек рус художнигы И. Шишкин шушы урыннар тирәсендә үзенең атаклы яАрыш эчендәге агачлар* дигән картинасын язган»,—дип. зур горурлану белән сейлиләр. Ләкин иң мөһиме кешеләр, билгеле. Алиашилылар үзләренең якташлары — Советлар Союзы Герое, летчик Иван Клевцев, Социалистик Хезмәт Герое Иосиф Семенов, терле орденнар һәм медальләр йортүче йөзләрчә кешеләр белән хаклы рәвештә горурланалар. Тагын шунысы да бир: бу районнан республикада һәм башка олкәләрдә танылггн күп удмурт язучылары, артистлары, художниклары чыкканнар. Соңгы биш- алты елда гына да Алиашида туып-үскән язучылар республикада, Мәскәүдә һәм башка өлкәләрдә үзләренең егермедән артык китапларын бастырганнар. Алнаши районында әле хәзер дә беренче удмурт шагыйрәсе Векшина Лина Григорьевна (Ашальчн Оки| яши. Күз врачы Векшина вакытында кешеләрне трахомадан дәвалаган, аларга сукыраерга ирек бирмәгән, ә шагыйрә Векшина үзенең тәэсирле шигырьләре белән кешеләрнең яңа дөньяга күзләрен ачкан. Аның көнгә салынган шигырьләрен профессиональ һәм үзешчән коллективлар бик теләп башкаралар. Иҗатлары соңрак, утызынчы, дәһшәтле кырыгынчы, эшчән илленче елларда һәм безнең коннәрдә үскән һәм ныгыган шагыйрьләр һәм прозаиклар үзләренең көчләрен юкка сарыф итмәгәннәр: аларның китапларын укучылар зур игътибар һәм мәхәб бәт белән кабул иттеләр. Октябрьның иң ачык билгеләренең берсе монда да чагылды үзенең әлифбасы да булмаган, моңарчы гасырлар буе дәшми килгән халык бетен тавышына сөйли башлады. Совет властеның илле елында удмурт халкы культурасы искитәрлек үсте, чәчәк атты! Тоташ наданлыктан сигезьеллык гомуми белемгә, әлифбасызлыктан хәзерге чорның милли матур әдәбияты белән тулган китапханәләргә, һәр яклап культурасыз- лыктан пьесаларга, операларга, балетларга иреште. Иҗади интеллигенция: язучылар композиторлар, художниклар, артистлар — халыкның чын вәкилләре — рус һәм совет культурасының иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнделәр. Алар социалистик реализм традицияләрен үстерәләр, шул ук вакытта, үз халыкларының рухи ихтыяҗларына якын рак булырга омтылып, иҗатларында милли формаларны саклыйлар. Менә ни өчен удмурт язучылары Кедр Митрей, Михаил Коновалов. Григорий Медведев. Михаил Петров, Трофим Архипов, Михаил Лямин. Степан Широбоков әсәрләре, композиторлардан: Герман Корепанов, Геннадий Корепанов-Камский иҗатлары, артистлардан Григорий Титов. Кузьма Ложкин. Васса Виноградова, Клавдия Гаврилова. Николаи Зубков һәм башка бик күпләрнең башкару осталыгы укучыларда, тамашачыларда һәм тыңлаучыларда чын мәхәббәт казандылар һәм казаналар. Халык тормышы, аның омтылышлары һәм зәвыклары белән нык һәм тыгыз бәйләнеш — иҗади хезмәт кешеләренең уңышка ирешү сере менә шунда. То ъ *-**»*=■ * БҮГЕНГЕ УДМУРТ ӘДӘБИЯТЫ дмурт әдәбияты XIX гасыр ахырларында ук барлыкка килсә дә. бары Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына ул чын-чынлал киң колач җәя алды. Инде егерменче елларда уи К. Митрейиың «Аеыр эолымп исемле романы дөньяга чыкты. Ул удмурт телендә басылган беренче роман иде. Утызынчы елларның беренче яртысында исә Г. Медведевның авылда колхоз тезелешенә багышланган «Лозин кыры* исемле трилогиясе. М. Коноваловның Ижеа- сиидагы корыч заводы эшчеләре тормышыннан алып язылган «Җойле йөз» һәм уд муртларның Пугачев восстаниесендә катнашуы турындагы еГаян* исемле романнары. У П. Блиновның ятим балалар язмышы хакындагы- «Яшисе киле» романы кебек куренек- ле проза әсәрләре иҗат ителде. Сугыштан соңгы елларда сәләтле прозаикларыбыздан М. Петров аеруча актив эшли башлады. Аның 1952 елда ук язылган «Таң алдыннан» исемле повестенда сугыштан соңгы колхоз авылы ечек аеруча җитди саналган мәсьәләләрдән колхозчыларны материаль кызык тындыру проблемасы күтәрелә. Шушы ук авторның патша самодержавиесе шартларында удмурт халкының кимсетелүе, хур һәм мыскыл ителүе турындагы «Карт Мултан» романы укучылар тарафыннан гаять җылы каршыланды. Роман шулай ук илебез халыклары телләренә дә тәрҗемә ителде. Партиянең XX съездыннан соң туган иҗат атмосферасы шартларында удмурт одәбияты моңарчы күрелмәгән темплар белән алга китте. Удмурт язучылары хәхерге кеинең актуаль проблемаларын теләбрәк һәм кыюрак күтәрә башладылар. Бу яктан Т. Архиповның «Лудзинка елгасы буенда» исемле дилогиясе аеруча характерлы. Проблематикасының кискенлеге һәм актуальлеге белән дилогия укучыларнын зур игътибарын җәлеп итте, һәм ул «Советская Россия» нәшриятында массовый тираж белән рус телендә дә басылып чыкты. Илленче еллар ахырында бөтенсоюз укучылары арасында Г. Красильников исеме киң танылды. 1956 елда яшь прозаик үзенең «Иске йорт» исемле повестен бвстырыл чыгарды. Анда ул. тышкы дөньядан качып, бөек койма эчендәге өйләренә бикләнеп яшәргә омтылган Кабышевлар гаиләсе мисалында, кешеләр аңындагы хосусый милекчелек калдыкларын фаш итә. Күпме генә тырышсалар да, Кабышевларга үзләре теләгәнчә яшәү насыйп булмый, коллективта чыныгу үткән бердәнбер уллары Олексан аша бу йортка да тормышның саф җилләре үтеп керә. «Иске йорт» әсәрендәге геройларның күбесе белән без Г. Красильниковның «Тол чәчкә» исемле яңа романында кабат очрашабыз. Бу роман 1964 елда, «Олексан Кабышев» исеме белән, «Советская Россия» нәшриятында рус телендә Засылып чыкты. Язучының «Синең белән калам» (I960 ел) повесте бүгенге тормышның дулкынландыргыч мәсьәләләренә багышланган. Г. Красильниковның «Ел башы» исемле соңгы романы интеллигенция тормышы турында. Автор бу әсәре белән медицина хезмәткәрләре арасында очраган мещанлык калдыкларын фаш итә. Яшь прозаик С. Самсонсвның 1963 елда басылган «Сине яратам» повестеның тап герое — яшь зоотехник Тоня Платонова. Ул актив герой булуы белән аерылып тора. Тоня намуссыз кешеләр, бюрократлар һәм кузбуяучыларга каршы чыга, хаклык һәм гаделлек өчен көрәшә. Илленче еллар ахырында удмурт язучылары халкыбызның рухи яңару процессын сурәтләү эшенә керешәләр. V. Гавриловның «Туган якларда» трилогиясе — шушы темага багышланган әсәрләрнең иң күренеклесе. Язучы башлыча удмурт театрының һәм әдәбиятының 1927 елдан башлап 20 ел дәвамында барган формалашу процессын күрсәтә. Удмуртия АССРның атказанган артисткасы А. Колесникованың 1963 елда басылган «Мин бәхетле» исемле автобиографик повесте аеруча яхшы тәэсир калдыра. Кыерсытылган аьыл кызының танылган артистка булып җитлегү юлын автор мавыктыргыч һәм кызык итеп сурәтләп биргән. Повестьта берничә генә персонаж булып, аларның һәрберсе тормышчан һәм үзенчәлекле итеп эшләнгән. С. Широбоковның «Җыр юл таба» (1963 ел) исемле повестеның үзәгендә композитор образы тора. Язучы Яша Кукушкинның балалык елларыннан алып зур иҗат уңышына кадәрге үсү юлын сурәтли. С. Самсонов үзенең «Буталчык эш» исемле повестенда удмурт әдәбияты өчен яңа тема күтәрә. Ул. тормышта чыннан да булган фактларга һәм вакыйгаларга нигезләнеп, милиция хезмәткәрләренең тынгысыз тормышын сурәтли һәм халык иминлеген саклаучыларның истә калырлык образларын тудыра. Шул ук авторның «Кама өстендә яшен» (1968 ел) исемле икенче бер повестенда хезмәт халкының акгвардиячеләргә каршы батыр көрәше күрсәтелә. М. Лямин, үзенең фронт көндәлекләренә нигезләнеп, Удмуртиядә тозепгән һәм авыр юл үткән 357 нче укчы дивизиянең сугышчылары һәм командирлары турында «Дүрт ел буе шинельдән» исемле повесть язды. Т. Архиповның промышленность эшчеләре тормышыннан алып язылган «Кешенең матурлыгы» романы 1963 елда аерым китап булып басылып чыкты. Автор Боткин ГЭСын тезүчеләрнең тормышын һам героин «взметен сурәтли. Теп обрез Владимир Романса һәм башка персонажлар камышы аша автор совет кешесенең формалашуына һәм рухи яктан үсүенә коллективның уңай йогынты ясавын күрсәтә, әсәрдә кешенең матурлыгы һәм бәхете иҗтимагый файдалы хезмәт һәм иптәшләрчә ярдәм күрсәтә белүе белән билгеләнә, дигән фикер үткәрелә. Прозаның повесть һәм роман кебек күләмле жанрлары белән беррәттән. соңгы биш елда замандашларыбыз турында бик күп кызыклы хикәвләр һәм очерклар басылып чыкты. Аларның иң яхшыларын танылган прозаиклардан Г. Красильников. С. Самсонов, Т. Архипоо, М. Лямин, Е. Самсонов һәм башкалар иҗат итте. Гомумән, хәзерге вакытта удмурт әдәбиятында проза теп урынны алып тора СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә иту нәтиҗәсендә, иң яхшы әсәрләр республикабыздан тыш та киң танылдылар. Соңгы елларда удмурт поэзиясендә дә җанлану сизелә. Шигьрият кешегә игыи- барлы булуы һәм тормышка актив үтеп керергә омтылуы белән аерылып тора. Халык иҗаты традицияләренә таянып, шагыйрьләр мәхәббәт һәм дуслык, халкыбызның мәдәнияты чәчәк атуы турында чын күңелдән язылган лирик әсәрләр тудырдылар Поэзиядә Ватанана темасы аеруча зур урын алды. С. Широбоков шигырьләренә тирән хис һәм җылылык хас. Ул фольклор алымнарны оста файдалана белә. Халкыбызның культурасы чәчәк ату турында дулкынландырырлык итеп сәйләгән «Күптәнге хыяллар» поэмасы — шагыйрьнең зур казанышы. Н. Байтирәков үзенең «Эштерек». «Югалган җыр» поэмаларында, шалрынуларсыз һәм ялган патетикага бирелмичә генә кеше хисенең тирәнлеген һәм матурлыгын сурәтли. А. Лужанин гражданлык лирикасына күбрәк мәрәҗәгать итә, безнең җәмгыятьтә очрый торган кайбер ямьсез күренешләрне камчылый торган кызыклы мвсәлльр. сатирик шигырьләр дә яза, Соңгы елларда шигьрн яшьләр тавышы кәчлерәк ишетелә башлады. А. Белоно- говның шигырь җыентыкларында мәхәббәт һәм дуслык, туган табигать турындагы шигырьләр образлы эшләнгән. Мәктәп һәм институт турындагы шигырьләрендә Н. Васильевның поэзияне үзенчәлекле аңлваы күренә. Д Яшин җыентыкларында студентлар тормышының күңелле картиналары, үзеие җәлеп итә торган кечкенә күләмле шигырьләре кызыксыну тудыра Үзенчәлекле шигырьләр аша II. Поздеееның халык иҗаты поэтикасына зур игьтибор бирүе сизелә Ф Васильев шигырьләре укучылар арасында киң танылды. Удмуртия комсомолы премиясе белән билгеләп үтәлгән «Синең хакта» исемле соңгы җыентыгы бигрәк тә җылы каршыланды. Монда гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләр мәхәббәт һәм дуслык турындагы әсәрләр белән оста аралашып килә. Шагыйрәләрдән С. Иванова һәм А. Аникина хатын- кызларның эчке дәньясын оста һәм тәэсирле итеп бирә беләләр. А. Уваров. В Губакин. Г. Архиповның беренче җыентыкларында кызыклы һәм үзенчәлекле шигырьләр очратырга момкии. 30 һом 40 нчы еллардан үзгә буларак, соңгы елларда драматургка дә хәзерге заман тематикасына күбрәк мәрәҗәгать итә, геройларның эчке деиьесык. кичерешләрен. теләкләргн. омтылышларын һәм уйларын тирәнтеи ачып бирә. Т Архиповның ■Лудзинка елгасы буенда» дилогиясе буенча язылган «Иртәнге чык» драмасында бу нәрсә аеруча нык сизелә. Г. Красильниковның «Иске йорт» повесте буенча эшлонгеи пьесага да андый сыйфатлар хас. Соңгы елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләреннәи С. Широбокояиың авыл вшьләре турындагы «Мәхәббәт булмаса» комедиясендә. Е. Загребиниың «Язгы яңгыр» драмасында бүгенге кәйнең кискен конфликтлары алыигаи. И. Гавриловны^ «Яңгыравык кеэ» һәм «Сандугачлар сайраганда» комедияләрендә. А. Перевошиковның «Момы онытмагыз» һәм А. Бутолинның «Яктылыктан вшеренеп булмый» драмаларында кызыклы проблемалар күтәрелгән һәм совет кешеләренең тормышчан образлары су- ротленгән. Шулай итеп, удмурт әдәбивты кыска гына еакыгта хәзерге чор романнарына, повестьларына, поэмаларына һәм тулы метражлы пьесаларына сикереш ясады, бе- тенсоюз һәм чиг ил укучылары казанышына әверелде.