Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Даниил Яшин Ишелеп уйган икмәктә Жир куәте тоела. Башаклар шаулый кырларда. Якты нурда коена. кайрый тургай зәнгәр күктә, Туган як таңнарында. Кырлар дулкыны сугыла Кама урманнарына. Кыр өстеннән җилфер-җилфер Жәйге җилләр агыла, Икмәк турында җыр Башакларнын мыегына Канатлары кагыла. Уып карыйм башакларны — Өлгереп җиткән микән? Игенченең изге эше Күнелгә таныш күптән. Балкый июль. Күк болытсыз. Жирнея көчле җырында Алтын сүзләр бар шикелле Бөек икмәк турында. Нарат Көрәшләрдә жинелмәгән. Уйланып карап торам Бирешмичә яшә икән, Нәкъ шушы нарат сыман. Флор Васильев Дом-карангы төн уртасы Борынгы тынлык монда. Агачларны йокы алмый Карурман уртасында. Кеше тормышка ашырды Ин кыю хыялларны. Кеше ачышын күзәтеп Чыршылар күккә карый. Көнләшеп алар сөйләшә, Әкрен генә төн үтә. Ракета кебек агачлар, Очышка старт көтә. Урманнарда Артык агач булмый. Куакларын тура, кыр янын — Гади матурлыгын җуеп шунда Шыксыз булып калыр урманын. Язмышларны хәгта жинеп була, Кайгы белән була көрәшеп. Жнл-давылга иелмичә Ялгызы тора бирә Күккә тигән ябалдашы, Ә тамырлары — җирдә. Бәхет килә, Ләкин ялгызларга. Ялгызларга килми ул бәхет. Ул кадәр киң, көчле булмас иде, Кушылмаса Кама Иделгә. Минем өчен Рәсәй булмас иде, Нәни Удмуртиям Яшәмәсә минем күңелдә. Яз килүгә шытып чыга тере үлән. Кыш килүгә кар астында чери үлән. Озак еллар буе үскән агач биек — Ул да ава вакыт җиткәч корып-кибеп. йөрәк сыман бәреп торган чишмәләр бар — Кем су эчәр, әгәр тынып калса алар?! Бу җиһанда кеше барысын җиңә ала, Шуңа кеше мәңге яши, җирдә кала. Николай Байтирәков Кисмәгез җырнын канатын! Ятларга күренмәде: Җырласа да, еласа да, Тетрәнде иреннәре. Кыз җырындагы шатлыклар Утларда янды мәллә? Ташлап китеп барды бәхет, Ятларга калды мәллә? Кайда йөрисең син, бәхет? Бик еракта йөрисең! ...Кышкы бәсләр каплап китте Агачларның бөресен. ЗӨЛФӘТ тәржемәләре Зифа сынлы ак каеным, Кайнар яшь тузларыңда. Шулай үсәргә ашкынып Яшиләр кызлар гына. Зарыктыра каенымны Камышмы, дулкын микән? Әллә инде тан томаны Каенга салкын микән? Зарыкма син, бер көн җилләр Тияр яфракларыңа, Каен суы бирерсең син Өзелеп көткән ярыңа. Юлыңа кызлар юлыкса. Ничек сон елмаймаска! Яктыра кызның карашы Исемсез инеш аша. Шәп кешеләр белән бергә Яшәп була лабаса! Кыз саклый тик бер исемне Бик озак еллар аша. Әйлән-бәйлән уйнаганда Ул да җырлаган иде. Чишмәдәй көмеш тавышы Тынмый чыңлаган иде.