Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ленин янына бару 5аллада Башта бүрек, өстә иске чикмән. Чамасыз күп әйтер сүзләре. Ә узарга Ленин бусагасын Тартыналар ләкин үзләре. Ишек ачып каршы ала Ильич: — Рәхим итеп, әйдә керегез. Сез халыктан нинди йомыш белән? Хәлләр ничек? — сөйләп бирегез! Бүлмәсенә аның керү белән Крестьяннар иркен тын алды: Аяклары туры басмый иде. Күз аллары иде томанлы. Сакаллысы алдан кергән иде, Башта Ильич шуңа кул сузды. — Исәнмесез! Исемегез ничек? — Лавыр диләр... Илле ел узды... •— Ә атагыз исеме белән әйтсәк? — Андый хөрмәт безгә тимәде... Бу гомердә миңа һичбер кем дә Лавыр Иванович димәде. — Анысы аның элек шулай булган , Ә хәзер бит власть үзгәрде. Янартыла иске тормыш хәзер, Янартабыз иске сүзләрне. Сез Лаврентий Иванович, димәк...— Кунакларны йомшак урынга Утырта да Ленин сорый башлый Авылдагы хәлләр турында. Яңа власть ничек ныгый? Ничек Эшкә аша яна законнар? Йөрәкләргә алар нәрсә әйтә. Күңелләргә ничек якыннар? Крестьяннар ничек яши хәзер? Ничек үтә авыл көннәре?.. Кунакларның йөрәкләре эри, Кунакларның ачыла телләре. Үз белгәнен берсе башлап китә, Берсе әзер элеп алмага. Әйтик, диләр, бездә шундыйлар бар: Ышанмаска куша аллага. Кинәт Лавыр тамак кырып куйды һәм башлады нидер ымлап ул; — Иптәш Ленин, власть б*знеке дә. Ләкин власть безне тыңламый. — Ничек алай? — Менә без күмәкләп Кирпеч суккан идек авылда. — Әйе, кирпеч. — Шуңа күп көч куйдык, Барчабызга төште авырга. Иске иде агач чиркәвебез. Кирәк дидек таштан салырга. Власть белән комбед шул кирпечне Карар кылды тартып алырга. — Чиркәүгә дип, димәк, тырышкансыз... Ә авылда мәктәп бармы соң? Булса нинди — зурмы, яңамы ул? Кем кайгырта аның кайгысын? — Мәктәбебез, дөрес, яна түгел, Кыйшайган да инде бер очы... Иптәш Ленин, бездә анысына да Күп түгел бит әле йөрүче. •— Ә мәктәпсез, иптәшкәем, ничек Үстерерсез совет илен сез? Яңа тормыш төзүчеләр бит сез. Төзеп булмый аны белемсез. Уйлыйк әле: сезнең ул кирпечтән Бик була бит мәктәп салып та. - Килешсәгез, хәзер әмер бирәм Кайтарырга аны халыкка. Юк, көтмәде Лавыр, һич көтмәде. Сүзне Ильич шулай борасын. һәм уйлады тагы: каршы төшсәң. Кайткач ничек жавап бирәсең? Карый Лавыр ике иптәшенә һәм Ленинга карый: «Я. нишлик?» — Дөрес әйтә,— диде иптәшләре,— Ильич белән, әйдә, килешик. Кичергәне Лавыр күңеленең Бәреп чыкты хәтта йөзгә дә: — Мин аңладым, иптәш Ленин, тормыш Асты-өскә килеп үзгәрә. Өсти тагын Лавыр кулын селкеп: — Зур акылны синнән алабыз. Без кайткач ук халык кирпеченнән Зур иттереп мәктәп салабыз! Кремльдән чыкты крестьяннар Таныш баскыч, таныш юл белән. Дөрес якка борлЯ- ялар уен Ильич шулай тугры кул белән. Зма НУРИ тәржеяас»