Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ленинизм таңы Офыкларның киңлекләре өчен. Биеклеге өчен күкләрнең. Азатлыкның якты идеалларын Кояш итеп күккә күтәрдең. Рус патшалыгы тарафыннан Кимсетелгән барлык жаннарга Тигез хокук бүләк иттең. Ленин. Тигез яшәп, тигез янарга Сораштың син татарның да хәлен. Чувашның да хәлен сораштын Милләтләрнең бердәмлеге өчен. Күркәмлеге өчен юл ачтың. Үзең бүләк иткән гәүһәрләрне Бездән беркем тартып ала ivac. Мен ел үтәр, ленинизм таңы Гел яктыра барыр. Гел яктыра барыр. каралмас'. Россиянең урта бер жнрендә, урта һава, урта Иделдә, һәйкәл салабыз без гажәп итеп. матур итеп бөек Ленинга. Бу дөньяның барлык осталары соклансыннар карап анарга Айга, елга түгел, гасырларга. заманнарга, миллион елларга. Яраткан ул безмен бу якларны, туган ягы итеп яраткан Хыялларны чынга әйләндергән, кайгыларын илнең тараткан. V. «К. У.» М 8. Давыл алды хәбәрчесе булып кергән Казан аның җанына. Сходкада очкан очкыннардан Октябрьда ялкын кабына. Чырай күрми, чыра яктысында гомер иткән иске Россия, җир-суларның киңлекләре өчен, ут-суларны кичкән Россия! Бабаларның күргән михнәтләрен бәхиллә син, кайтар барысын. Каргыш-рәнҗү белән киткәннәр дә торып чыгып, сине танысын. Мәйданнарның уртасында бит син, мәҗлесләрдә түрдә урының. Бүгенгесе гүзәл, иртәгәсе, тагын да шәп барыр юлыңның! Килдем мин Урал ягыннан, Әй. нурлы Казан, диеп. Шушында Тукай, Такташлар Җырларын язган, диеп. Мондадыр Ильич эзләре һәм Сәйдәш маршлары. Горькийның егет чаклары, Шишкинның арышлары. Әй, яна Казан, Иделнең Ярлары таштан икән. Хыялы иске Казанның Тормышка ашкан икән. Килдем Кремелең янына Бераз соңгарак калып. Остазым Муса алдында Торам мин башым салып. Яныңда тере чәчәкләр, Яныңда гөлләр генә. Карыйсың мәрмәр тавыңнан Менәчәк үрләреңә. Чехов каены Сихәт эзләп Ялта якларына Килеп төшкән җирән пар аттан. Бик яраткан шул ул Россияне, Җанытәне белән яраткан. Йортын күрдем. Йөргән сукмакларын, Ак каенын күрдем мин аның. Туктадым да Җырын тыңлап тордым Ташлар ярып аккан елганың. Чабыш аты кебек Тау елгасы Сикереп лә, уйнап ага ул. Синдә-миндә анын ни эше бер. Гел диңгезгә таба бара ул. Алып килеп Кырым жирләр.лз Россиянең ап-ак каенын, Бер сөенгән Чехов, Бер көенгән: — Мин бит аны Туган туфрагыннан, Туган якларыннан аердым .. Нишлисең бит. Каеннардан башка Яши алмам кебек дигән ул. Россияне юкәләре белән, Каеннары белән сөйгән ул. Кипарислар уртасында каен Тернәкләнгән, үскән, ныгыган. Хәзер инде бар, аерып кара, Алып китеп кара Кырымнан. Анда әле дә Чехов учларының Җылылыгы бардыр, исәндер Шул каенны сыйпамыйча китмә, Кырым якларына килсәң бер! Аргы очка таба Гармонь уйнап, Үтеп бара яшьләр урамнан. Бабайлар да үткән. Әтиләр дә Моң калдырып Шушы юллардан. Бау тутырып кызлар, Кибәргә дип, Ап-ак керләр юып элгәннәр. Егетләрнең алар Бу тирәдән Үтәселәренме белгәннәр. Хәерле юл сезгә, дигән кебек, Җилферди дә керләр Җилферди. Мондый чакта күңел, Беләсездер. Мондый чакта ниләр кичерми' Киттеләр дә, Күпләр кайтмадылар, Тагын шулай була күрмәсен. Киткән җырлар Кире урап кайтсын, Сагыш булып төшкә кермәсен. Җыр йөресен сабан туйларында, Буразналар буйлап йөресен. Усал җилләр ала күрмәсеннәр Кер чайкаучы кызлар өлешен. Шуларның берсе мин булырмын Рәсүл Гамзатовтан Әгәр дә, мин сине сөям, дип, Мен егет. Мең җирдән, Мең кода җибәрсә; Шул меңнең Берсе мин булырмын, Тик аны Син кире җибәрмә. Әгәр дә, янында бөтерелеп, Әйләнсә йөз гашыйк, Иөз егет. Шуларның берсе мин булырмын, Сөюче гел сине өзелеп. Әгәр дә, эч серен яшерми, Әйтсәләр, гашыйк, дип, Ун кеше. Шул унның берсе мин булырмын — Ин чыны, Кайнары, Көчлесе. Әгәр дә дөньяда бары тик — Бер генә ир булса, Гел сине өзелеп сөюче. Әйе мин, Ул үзем булырмын, Җанашым’, Бәгырем диюче. Әгәр дә бу олы Җиһанда* - Яныңа килмәсә бер ир дә. Гафу ит син мине, Ярлыка! Күмелгән булырмын мин җиргә