Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Маруся, Маруся, Онытмам сине! Чәчәкләп чигелгән Блузкаң җине. Синең истәлегең Мәңгегә китәр. Беренче остазым, Иптәш секретарь! Чаткыланып караган Кара күзләрең. Бүлмәне яктырткан Утлы сүзләрен: — Иптәш, мә сина, Изге бу билет. Күрәмен, күзеңдә Балкый зур өмет. Тик бел син, алда бар Покысыз төннәр. Чскырлы юллар һәм Төтенле көннәр... Каты сугышлар да Булырлар алда, Бел син, комсомолец — Алгы сафларда! Матур сүз өчен ул Түгел комсомол. Батырлар данында Туган семья ул. Мин үттем күп юллар, Сугыш кырларын. Бик якын ишеттем Үлем җырларын. Атака алдыннан Кайнар ант биреп. Кулыма алдым мин КЫЗЫЛ партбилет. Тик синен истәлеген Мәңгегә китәр, Беренче остазым. Иптәш секретарь. Чәчәкләп чигелгән Блузкаң җиңе. Маруся, Маруся, Онытмам сине. 1945 Бик борчылган чак була. Тормыш юллары бит тигезсез. Нинди үтерү хак була? Нинди ачу була нигезсез’ Тормышымның ерак танинда булган бер вакыйга алдында әле дә мин торам аптырап. Законмы хак, хәтеремме хаклырак’ Утызынчы еллар. Авыл казаны кайный, өстә җыелышлар күбеге, асга сыйнфый ачу уты.Җырлар сайлый-сайлый без — пионерлар — урамнардан үтәбез, кулакларны котыртып. Бөек бәйрәм көне иде, кырпак карлар иде урамда. Без уенга бирелдек көзге беренче мамык буранда. Кинәт якында гына нидер гөрселдәде, шартлады. Дустым пионер Марат агарынып алга атлады һәм егылды, шунда кырпак карга җәелеп сецә-сеңә акты кан... Ни булганын без балалар аңладык тик актыктан. Бәйрәм җыры урынына «Матәм» җырлап, Күмдек аны... Бездә һәркемдә үтерүчегә шундый ачу, без Зимныйны алырга баручылардай ачу белән бардык хөкемгә. Әйе, ул бик нык кеше күренә иде, һич каушау юк, имеш, ул кызгана, имеш, ялгыш кулы таеп киткән, йортта ау мылтыгы чистартканда. Аңа утлы корал белән саксыз кыланган өчен алты аймы шунда төрмә диде хөкем. Ә безнең дус Маратны салкын гүргә хөкем иткән иде бит ул мәңгегә. Эх, кайнады ачу, эх. кайнады, без елаштык, кычкырыштык. Аңлаттылар — закон шулай куша, бу бит үтерү түгел, бу ялгышлык. Әле һаман минем аптыраган чак була. Тормыш юллары, ай. тигезсез. Нинди үтерү хак була? Нинди ачу була нигезсез? 1967 Совет халкым син нинДи даһи, нинди даһи син! һәм... Нинди гади! Патшалыкны җирдән сёбёрден син, искелекне бәрден. җйМерДен син Ямау сала-сала күлмәгенә, читән илен металл ИЛЛәрёнә әверелдердең. Кара болыт кебек, бар дөньяга кара дәһшәт киТёреп, чыккач җиргә фашйсТ ордаЛары. нинди батыр каршы тбра йлдь!? Мәхәббәтнең ТӘМҮГ газапларын Кем күбрәк миннән татыган^ Пөрәгемнсн ял кан тамчылары Эземә тамып килде артымнан. Әллә хәзер бөтенесен онытып, Посаргамы тынр.зк ппчмяккп’ Юк шул. Әле дв тяппяныргз әзер Пөрәк янып торган учакка. Ут күрдеме, шунда омтМЛй ул. Ә белә бит янып бетнсей. Там син, тамчы каным, ян син. йөрәк. Шул бит тормыш! Нихәл итәсен. 1959 Тик син генә. халкым — халык-даһи. Нинди даһи син һәм нинди гади! һәркем өчен ачык синей күнелен, әзер дуслык кулын, әзер түрен ачык ният белән килүчегә, үз шатлыгын ачык бүлүчегә, ә бер афәт, бәла кичерүчегә, зур кайгысын әйтеп килүчегә һәр мохтаҗга әзер ярдәм кулын’ Тик кисмәсен инде дошман юлын! Белсен бу дөньяда, җирдә юк һич сине юлдан кире борырлык көч Якты киләчәккә карап яну бирә күнелеиә Зур инану. Максатына кыю син барасын, сайламыйсын жинел юл арасын. Хәзер инде ул көн ерак түгел, кояшыннан нурлар ала күзен. Аны эзләп талмый күз карашы: бүгенге иртә — ул зур көннен башы! Совет халкым' Даһи син Һәм гади. Даһига күрә гади, гадигә күрә даһи! 1962 Без бу урамнарны Икәү үткән идек Күпме хыялларны Урап сүткән идек. И син. ялгыз талым, Монсу сын нигәдер, Мин дә ялгыз калдым. Мин лә монсу Хәзер. Tva моясуланып Минем яшьлек нртәм. Еракларда егылып Калды минем иркәм 1939—1945. Уздылар байтак гомерләр... Аш ашап, тамак кырып, Карасаң узган юлына, Бик тыныч була торып: Кеше күк эшләп йөрелгән, Аз түгел язган шигырь. Көннәрдән елларны эрләп, . ., Әйләнеп торган чыгыр. Тик күнел тынмый һаман да, Юк канәгатьлек ана — Салкын сүзләргә сыймаган Ялкыннар анда яна. Бу дөньянын чиксезлеген беләсезме’ Күпме анда хәрәкәт бар, күрәсезме’ Шатлык, кайгы, үлү, туу, газаплану һәм кояшлы көндә күнел канатлану. Сөю, көнләү, ышану һәм өмет өзелү. Зәңгәр күктә болыт куерып яшен сызылу.. Шагыйрь сыйдыра йөрәгенә мен дөньяны. Шуна, дуслар, гаепләмәгез сез аны Алмаштырса шатлык җырын кайгы моны, Уйламагыз, шагыйрьнең дип тайпылуы, Ничек юлдан тайпылсын ди ул дөньяда, Дөнья үзе булгач аның йөрәгендә?! 1957 Бөтен язган җырларымны Килә утка саласым. Яндырсын ут китапларның Кәгазен һәм карасын: Калса шунда берничә җыр Кыздырган корыч кебек. Дошманнар тигәч алардан Чигенсә пешеп-көеп. Ә дуслар кылыч койсалар Алдагы көрәш өчен, Яки кыл итеп куйсалар — Көйләргә бәйрәм хисен, Шунда гына җырларымнан Канәгатьлек аласым... Хәзергә минем аларны Килә утка саласым. 1966