Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ИСЕМЕ АЛАР ТЕЛЕНДӘ

Ленинград фронтына барышлый, Муса Җәлил юлдан бопай дип яза: «...үлгәннән соң. халык күңелендә, халык аңында яши торган гомер бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш »шләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә — үлгәннән соң яшәргә хокук алам». Мусаның үзе үлгәннән соң яшәве — аның күп санлы шигъри җыентыкларында, шагыйрьләрнең, прозаикларның, драматургларның, композиторлар һәм художникларның аңа багышлап иҗат иткән әсәрләрендә. Аның упемсезлеге — Казанда һәм ул туган Мостафа авылында аңа куелган мәһабәт һәйкәлләрдә, Татарстанда төзелә торган нефтьчеләр һәм химиклар шәһәренең, күп кенә колхозларның, авыл һәм шәһәр урамнарының һәм, ниһаять, Ленинград янындагы Кириши шәһәрендә яңа салынган икенча номерлы урта мәктәпнең шагыйрь исеме белән аталуында. Муса Җәлилнең үлемсез исеме совет кешеләренең йөрәгенә мәңгелеккә кереп урнашты. Аның иҗаты, туган илгә булган мәхәббәте һәм дошманнарга карата нәфрәте, ихтыяр көче һәм мораль принципларының югарылыгы сугышчы-шагыйрьне безгә чиксез якын һәм кадерле кеше итте. «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бетен максаты шунда түгелмени!» — дип язды Муса Җәлил үзенең тормыш иптәшенә 1942 елның январенда җибәргән хатында. Ленинград җире шагыйрьне зур ихтирам белән иснә ала. Монда, Волхов фронтында. Муса Җәлил Октябрь революциясенең бишеге булган Ленин каласын фашист илбасарлардан саклаучы куркусыз көрәшчеләрнең алгы сафында атлады. Герой-ша- гыйрьнең исеме Ленинград өлкәсендәге Кириши шәһәрендә яшәүчеләргә аеруча кадерле. Ил өстенә аяусыз үлем ябырылып килгән дәһшәтле көннәрдә Муса Җәлилнең сугышчан юлы шушы шәһәр тирәсеннән узган. Тагын шунысы характерлы: сугыш елларында бөтенләйгә җимерелеп, җир белән тигезләнгән Кириши шәһәре урынында алтмышынчы елларда нефтьчеләр һәм химиклар каласы үсеп чыкты, нефть эшкәртү заводы тезелде. Ә бу заводка нефть Муса Җәлилнең җуелмас эзләре калган Татарстаннан китерелә. Кириши нефть зшкәртү заводы КПССның XXIII съездын каршылаган көннәрдә сафка басты һәм үзенең беренче продукциясен бирде. Нефть һәм химия индустриясе гиганты белән беррәттән яшьлек һәм бәхет, тынгысызлар һәм романтиклар шәһәре — Зур Кириши барлыкка килде. 1962 елда бу төзелешләр ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан комсомол-яшьләрнең удар төзелеше дип игълан ителде. Якты киләчәк өчен гомерен биргән шагыйрь Кириши яшьләренә бигрәк тә якын. Яңадан үсеп чыккан Кириши шәһәре, яшьләр кулы белән тезелгән нефть эшкәртү заводы, нефть һәм химия промышленносте өчен кирәкле күп кенә башка корылмалар — болар барысы да татар халкының данлыклы улы Муса Җәлилгә һәм аның иҗат батырлыгына мәңгелек һәйкәл. Фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелгән ге- рой-шагыйрьнең исеме Киришида яшәүче һәр кешенең күңелендә. Зурлар да, үсмер яшьтәгеләр дә аны һәр вакыт олылзп искә алалар. Л КПСС һәм ВЛКСМ райкомнары, грофсоюз һәм жәмәгетъ оешмалары, шулай ун •Кириши факелы* газетасы халыкны. бигрәк тә яшьләрне, пионерларны һәм кече яшьтәге мәктәп балаларын Муса Җәлилнең тиңсез батырлыгы мисалында тәрбияләү буенча зур эш алып баралар. Районда чыга торган «Кириши факелы* газетасы 1966 елиың 26 мартында «Шәһәребез урамнарына нинди исемнәр бирергә!» рубрикасы белән «Тагын бер тапкыр традицияләр турында» дигән хәбәр бастырды. Ул хәбәрдә машинист А. Никитин, яңа тезелгән шәһәребез урамнарына исем биргәндә, Боек Ватан сугышы елларында Совет Ватаны очеи корәштә һәлак булганнарны онытмаска кирәк, дигән иптәшләрнең фикерен яклап чыкты. Бу фикергә иптәш Л. Водолазов та кушылды һәм ул киләчәктә тезелгән яңа урамнарның берсенә Муса Җәлил исемен бирергә тәкъдим итте. Куп тә үтмәс, яңа барлыкка килгән кварталлар арасында Муса Җәлил исеме белән аталган урамны да күрәчәкбез. Халкыбызның суынмас мәхәббәтен һәм ихтирамын казанган чын кеше һәм шагыйрь. сугышчы һәм патриот буларак. Муса Җәлилне ярату Коммунистлар партиясенең һәм совет халкының революцион һәм сугышчан традицияләрен дәвам итүче вшь буында аеруча кочле. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңае белән. 1966 елның 15 февралендә хезмәт ияләре депутатларының Кириши шәһәр комитеты биредәге 2 номерлы урта мәктәпкә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү турында карар кабул итте. Мәктәпкә бу исемне бирү тантаналы шартларда уздырылды Мәктәп залында быргылар тавышы яңгырады, укучылар рәт-рәт булып тигез сафларга тезелделәр. Менә 2 номерлы Кириши урта мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелүгә багышланган тантаналы линениа башланды. Дружина советы председателе Лариса Григоренко линейканы башларга әзер булу турында рапорт бирүгә, яңадан барабаннар һәм быргылар телгә килде, дружина байрагы чыгарылды. Тантаналы линейканы хезмәт ияләре депутатларының Кириши шәһәр комитеты председателе Е. Д Сурин ачты. Ул мәктәпкә керәшче һәм шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелү турындагы карарны укыды. Аннан соң VIII класс укучысы Лена Масофалова шагыйрьнең биографиясен сейләде. Муса Җәлилнең Наташа Пун зина укыган «Катильгә» шигырен мәктәп ләшләре тыннарын да алмыйча тыңладылар. Шагыйрьнең тагын берничә шигыре укылганнан соң, сүз мәктәпнең уку-укыту бүлеге медире Н. С. Фетнсоаага бирелде. Ул Муса Җәлилнең данлы тормыш юлына һәм үлемсез юңатына тукталды. Мәктәп залы буйлап укучыларның ант сүзләре яңгырап үтте: — Коммунистларга алмашка Муса Җәлил шикелле лаеклы булып үсү очеи аның кебек укырга һәм яшәргә! Шагыйрьнең: кҮпгәннән соң да үпмәслек булып» яшәргә диген сүзләре һәрбер укучының тормыш символы булып әверелде. Тыгыз сафларда басыл торган һәр укучы Мусаның да уз тавышын ишеткәндәй булды: Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы жыр тулы күңелне. «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үл-ен мондый үлемне! Аңа тңаеап булып, укучыларның кочле м. Аннан соң автор шагыйрьнең шигырьләренә анализ ясый. Рецензиянең йомгаклау елешеидә В. Береговая Муса Җәлил шигырьләренең һәрбер юлы Ватанны, халыкны, азатлыкны сою хисе белән сугарылуы, яшь буынны якты киләчәк очен корәшкә омдәве турында басым ясап әйтә. Кырны тутырып алтын бодай үссен, Ауган йортлар торып бассыннар. Җиңгән илнең хезмәт тире белән Кырлар келеп чәчәк атсыннар! ■Муса Җәлил шигырьләрен күз белән түгел, йерәк белән укыйсың*.— Рецензия әнә шундый сузлар белән тәмамлана. 1968 елның августында газета Кириши шәһәрем немец-фашист басып алучыларыниан азат итүгә 2$ ел тулу конендә үзенең укучыларын куп санлы материаллар белән таныштырды Бу данлыклы дата уңае белән газетада корошче-шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә дә урын бирелде; Утны, суны кичеп, кешелеккә Яулап алдык боек чынлыкны. Безнең яшьлек менә шулай үтте, Корыч менә шулай чыныкты. В И. Ленинның тууына 100 ел тулуны каршылауга хәзерлек коннаренда «Кириши факелын газетасында «Җәлил исемендәге дружинада» дигән мәкалә басылып чыкты. Анда комсомолларның һәм пионерларның бу боек датаны укуда һәм зштэ яңа уңышлар белән каршы алырга әзерләнүләре турында язылган иде. Боек Ленин идеяләренең тулы җиңүе очен тормышын һәм гомерен кызганмаган герой-шагыйрьиең исемен бу коннәрдә Киришида торган саен ешрак кабатлыйлар. Әйе. аның исеме — халык теленде, халык күңелендә. Кириши кешеләре татар халкының турылыклы улы Муса Җәлилме бер кайчан да онытмаслар. Үзенең бетен гомерен Ленин эшенә, ул тозогән Коммунистлар партиясенә багышлаган корәшчо-шагыирьнең исеме совет халкының якты киләчәге очен керәш юлында сүнмәс факел булып озак еллар буена яктырыр.