Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮПЕР ЧЫККАНДА

бөтенләй искә алучы да булмады. Бары тик кичен, ит ашап кикереп куйганнан соң, чая телле Маһисәрвәр апа гына, кинәт бик зур ачыш ясаган кешедәй әки үзенекен итте Галим абзый Икенче көнне төш авышуга ук, ит төяп килеп җитте. Ит исен сизгәч, печәнчеләрнең ничек куанышканын күрсән иде син, туган! Ура кычкырып, һавага чөя-чөя, кочаклап үбә-үбә рәхмәт укыдылар үзенә. Әле кичә генә үләр чиккә җитеп авырып кайтып китүе турында — Бу ничек болай булды сук әле, Галим, пәрәми син кичә бик борсаланып, бүлннскә барам дип кайтып киткәннең ләбаса, безгә ит китерәселәрен сизгәч, эчен төзәлде дәменн? —дип сорап куйды Әмма Әйтсә эшли бу юлы да югалып калмады: — Сиңа көлке, тишек борын! — диде ул, бик җитди итеп — Сиңа кызык. Ә Галим кордашың чүг кенә теге дөньяга китми калды кичә. Клизма ясап, эчне юдыртып чыгармасалар — беткән буласы икән баш. Брач әйтә: тагын биш минут соңга калсаң, бу якты дөнья белән хушлашасы икәнсең, абзыкаем, запур булган снна, эчәкләрең шартлыйсы булган тагын биш минуттан, ди. Ярый әле. кайтышлый ук рлюн бүл- нисенә кагылырга башым җитте. Сразы рәхәтләнеп киттем шуннан ары Кеше печән чапканда ничек итеп сәламәт башым белән өйлә ятыйм ди инде мин? Килдем менә... Ә син авыз җырып көлгән буласың тагы! Ахыры. Башы 7 санда. 14 бөтенләй искә алучы да булмады. Бары тик кичен, ит ашап кикереп куйганнан соң, чая телле Маһисәрвәр апа гына, кинәт бик зур ачыш ясаган кешедәй итеп: Маһисәрвәр апа — Әйттем исә кайттым, Галим кордаш, ачуланма, мин алай ук булганын белмәдем бит! Үземнең миңгерәү башым белән, әллә хатынын бик сагынган да, шуңа авыруга салышып кайтып килде микән дип уйлаганыем,— дигәч, барысы да рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар да шуның белән бетте. Табын яныннан купкач, Галим абзый мине култыклап алды да: — Әйдәле, Өлфәт, идарәдән әйтеп җибәргән амәнәтләрне тапшырасым бар сиңа,— дип Кама буена алып китте. Икебез дә яр буена утырышкач, түбәтәен кыңгыр салды да, хәйләкәр елмаеп: — Син миңа ачуланма инде, прсидәтел,— диде.— И бернәрсәдән дә хафаланма. Бөтенесен наять итеп, ничек әйткән — шулай эшләдем. Кичтән баҗайга барып, көтүне иртәнге эңгер-меңгердә үк алып чыгарга куштым. Ә үзем, әйбәт кенә бер күсәк белән нык кына бау алып, таң тишегеннән күпер төбенә барып утырдым. Көтү күпергә килеп керүгә йомылып кына сикереп чыктым да матур гына бер чуар тананы мөгезеннән ялт — эләктереп тә алдым! Ә көтү үтеп киткәч, прәме күпер өстендә бәйләп җыктым да суйдым үзен. Бичара тана җан биргәч кенә теге күсәк белән аягын сындырдым да, баҗайга көтүен шул тнрәдәрәк тотып торырга кушып, авылга барып заффирмы Рәдиф белән завхузны алып килдем. Аннары прәме шунда күпер өстендә тунадык та ит булды менә. Рәдиф раюн сталаваена илтеп тапшырыйк дип маташка- ные маташуын, ну мин авыз да ачтырмадым тегеңә. — Шушындый алла үзе китереп тоттырган нигъмәтне анда илтәләрме сон инде, Рәдиф энем! Ит ашамыйча печән чапкан кешеләрне кайда күргәнең бар? Печәнчеләргә алып барабыз и бетте-китте! — дигәч, артык карыша алмады. Карышырые ла, миннән өркә ул. Прсидәтел булган чагындагы махинатсияләрен байтак белом мин аның. Шуңа исәпләшә ул минем белән. Ә запур булган диюем болай гына анысы. Пычак булсынмыни миңа? Бүлнискә кагылуым хак. Теге безгә азык китергән кыз шикләнмәсен дип кереп чыктым мин анда. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ишек төпләрендәге эскәмиядә биш-ун минут утырдым да чыкты.М. Менә шулай, энем Өлфәт, әйтсәм — эшлим инде мин! Нишләтәсең инде аны? Вакытында тыеп кала алмагач, хәзер сүз озайтып торуның файдасы юк иде. — Ярый, Галим абзый, булган — беткән инде. Ләкин бүтән вакытта мондый эшең кабатланса, яхшылык көтмә!—дию белән генә чикләндем. Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. «Коры» аш ашаган көннәрдә, кайбер печәнчеләрнең покоены я бик тар алып, яисә, күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү ясагач: — Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! —дип әрепләшүчеләр дә бетте, эчем йомшады дий, атлаган саен тал арасына Йөгерүчеләр дә күпенми башлады. Бәхеткә каршы, көннәр бик матур торды. Чапкан чакта яүгалап китеп шиккә салса да, печәнне җыйган көннәрдә ник бер генә яңгыр төшеп карасын. Тотынуыбызга унтугызынчы көн дигәндә төшке ашка соңгы богылны коеп кайттык. Шул ук көнне авылга кайтып китәрбез дип тә ниятләп тора идем, ләкин әлеге шул Әйтсә эшли Галим абзый: — Син алай борчак урынына куырма инде, энем Өлфәт! Адәм баласына гел эшләп кенә Торырга димәгән, вакыты белән әз генә булса да ял да кирәк аңа! Давай, ашыкмыйк алай. Хатын-кызлар Иделдә бер рәхәтләнеп өсбашларын юсыннар, без. ирләр, сакал-мыекларыбызны кырыйк. Керле кием белән кайту килешми, безнең татар андыймы яратмый ул! —дигәч, башкалар да аның фикерен куәтләгәч, каршы кипмәдем. ’ 1 Шулай да күңелем тыныч булмады ул көнне. Су да коенып каоа- дым. Җәйрәп тын гына агып яткан Кама суларының матурлыгына сокланып, әледәнәле чалт та чолт сикергәләп куйган балыкларны күзәтә- күзәтә әллә каГглзрдан vpan та кайттым. Тик барыбер нидер житмн. нигәдер эчем поша. Хәтта җәяүләп үзем генә кайтып китимме әллә дип тә уйлаган идем. Әмма, председатель паром мәшәкатьләреннән куркып, безне ташлап кайтып китте дип үпкәләрләр дип, ул уемнан кире түндем. Ә тәвәккәлләп кайтып китсәм,— бик шәп буласы икән, туган! Их, әйбәт буласы икән кайтып китсәм!.. Галим абзый сүзендә торды. Көндез үк безнең болыннан ерак бул ♦ маган землянкада яшәүче маякчы карттач зур гына көймә алып килеп куйды да кичке аштан соң (ул көнне кичке ашны да гадәттәгедән иртәрәк әзерләгәннәр иде) теләгән печәнчеләрне төяп, Камада йөздереп. җырлатып йөртте. Тавышы әллә ни моңлы булмаса да, үзе дә кушылып җырлады. Аларның җыры бөтен кич буе су өстен тутырып, әллә кайларга яңгырап торды. Ни кыстап карасалар да, мин аляр белән бармадым. Күңелем әллә нишләп боек иде. Акылым белән бик тыныч булырга тырышам. Нигә болай ашкынасын, нигә моңланасың күиел дип, үземне-үзем орышып та карыйм. Юк, булмагач — булмый инде! Нәрсә турында уйлый башласам да, уйларым шул Сәкинәгә, улым S Иреккә барып тоташа. Гел Сәкинәм күз алдыма килә. Ул — кыз, ч мин—егет чакта сирәк-мирәк кенә күрешүләрне, сабан туйларында^ урманда чәчәк, җиләк җыеп йөрүләрне исәпкә алмаганда, җәмгысе е. атна-ун көн генә торып калдым бит мин аның белән. Ай күрде — кояш > алды гына булды. Ә онытып булмый менә! һаман шулай мине сугыш- = ка озаткандагыча чибәр булып, тыйнак, мөлаем һәм сабыр булып кар- ® шыма килә дә баса. Күзне йомудан мәгънә юк. Маңгай күзеннән тыш, “ адәм баласының күңел күзе дә бар бит әлс. Аны берничек йомып та, х каплап та булмый! Өстенә яшел сатин күлмәген, аягына зәңгәр бре- < зепт туфлиен кигән, башына зәнгәр җирлеккә ак бизәк төшерелгән ° ефәк косынкасын бәйләгән дә, эх, Өлфәт, нишләдең син. мин сине шуның өчен сөйгән идеммени дип, шомырт кара күзләрен текәп, тилмереп каршымда тора да тора... Көндез, эш белән мәшгуль чакларда, ул кадәр читен түгел әле. Ә менә буш вакытларда, бигрәк тә кичләрен йокларга яткач'. Әйтеп- сөйләп кенә айлата торган түгел инде ул сагышны... Шул ук вакытта Янтыкка барып, сөйләшепанлашып карарга да көчем җитми, үҗәтлегем ирек бирми. Хафиз карт сүзләре исемә төшә дә йөрәгем тагын жу итеп китә. Ә Галим абзый әйтә, ашыкмадың микән, энекәем, Сәкннәкнен бер дә андыймондый кырын эше сизелгән шикелле тугелне, алай болай булса, авыл җирендә андый нәрсә сизелми калмый торганис ул. ди. Бүтәннәр сизмәсә дә мин абайламый калырга тиеш түгелисм. мин белмәгән нәрсә юк безнең авылда. Ну мин бер дә андый-мондый хәлен сизмәдем Сәкинәңнең. Хафиз, карт шайтан, ялганнарга ла мужыт УЛ, ли... Аптырадым инде. Нишләргә, кайсына ышанырга да белгән хәл юк... Мин яр буенда шулай уйланып-өзгәләнеп утырган вакытта, кинәт безнең печәнчеләрнең шалашлары тирәсендә шау-шу башланды. Нигә болай ду куптылар икән, әллә берәрсенсн шалашына елан-фәлән керде микән дип, яннарына йөгереп барсам, кайберләре күз яше белән еларга ук тотынган. — Ни булды, иптәшләр, ингә болай дөнья шаулатасыз? Гадәттә! ечә. бу юлы да Маһисәрвәр апа чәчрәп чыкты. — Нигә буляменн, пәрәмн! Күрмисенме әллә, яна бит! — диде ул. күктәге кызыл яктылыкны күрсәтеп. — Шәфәкъ балкышы түгелме сон. Сәрвәр апа5 — дидем мин, әлс һаман үз уйларымнан арынып җитә алмыйча. КҮПЕР ЧЫККАНДА — Бу кадәр дә сантый будырсын икән. Өлфәт энем! Нинди шәфәкъ яктысы булсын ди ул сина? Шәфәкъ шул якта була димени? Кояш баешында була бит ул шәфәкъ. Ә бу ут кыйбла ягында лабаса!^ йөрәгем дерт итеп китте. Яктылык, чыннан да, кыйбла ягыйда, ераклыгы да шул безнең авыл тирәсендәрәк иде! Әгәр ут шунда булса— харап! Янгын сүндерердәй кеше юк анда хәзер. Буйдан-буйга өтеп чыгачак ул ут авылны. Җиле алай зыянлы түгел түгелен. Ләкин ут үзе җил чыгара бит ул! Җитмәсә, көннәре дә бик эссе торды бу арада. Суыбыз да ерак!.. — Җә инде, әйт ичмаса берәр сүз. нигә өннән чыгып калдың! Болай карап торып булмый ич! — диде Сәрвәр апа, утка баскандай сырпаланып.— Җигик атларны да китик кайтып тизрәк. Бетә бит ату авыл янып! Сүндерер кеше юк бит анда! — Ничек кайтып китәсең ди? Төнлә паром эшләми. Маһисәрвәр апа! Паромчы өенә, авылларына кайтып куна ич ул! — Чукынып кына китсен инде, алай булса! Өем янса да жәл түгел, кадалсын анысы. Страхование бар. Андый гына өй салырлык акчасы чыгарые әле. Ну кәҗәм янса — бетте инде баш! Кәҗәм кәҗә ише генә түгел, сыерына алыштыргысызые. билләһи. Кәшифәм кәҗәмне генә чыгарып калса ярарые. ходаем-бер аллам! Булмас, чыгара алмас ул йокы чүлмәге! Итәгенә ут капканчы гыр-гыр йоклар да, итәге яна башлагач чыгып чабар, тавык мие капкан нәрсә! Кемгә ошап шулай ваемсыз булгандыр инде! Бер дә кыз балага ошамаган бит!.. Ичмаса, йөзә белмим, йөзә белсәм, ике дә уйламасыем: Идел тармагын йөзеп чыгарыем да кайтып китәрием! Әйбәтрәк өйле, сыерлы-сарыклы кешеләр, кайгырышсалар да. артык аһ ормыйча гына торганда Маһисәрвәр апаның шушылай үрле-кырлы сикеренүе, бер караганда, шактый мәзәк тоела иде. әлбәттә. Тик анар да ачуланып булмый шул. Күз карасы кебек бердәнбер кәҗәсеннән дә коры калса — нишләр ул? Шулай да паникага юл куярга ярамый иде. — Ярар, җәмәгать, тынычланыгыз, ул кадәр борчылыр урын юк әле! Син дә алай бик үрсәләнмә. Маһисәрвәр апа! Моннан торып кына бер эш тә чыгарып булмый. Кызың Кәшифә өндә ич синең, ул-бу булса, кәҗәгезне чыгармый калмас! Минемчә, ул янгын безнең авылда булырга тиеш түгел. Безнең авыл уңдарак, әнә тегендәрәк бит! — дигән булдым мин халыкны да. үземне дә шуңа ышандырырга омтылып. Бер дә пошынмаган атлы булып, үз шалашыма кереп киттем. Ә үземнең йөрәк менә чыгам, менә ярылам дип. дөп-дөп тибә, өстемә салкын су койгандай, бөтен тәнем калтырый иде. йоклау түгел, керфек тә какмадым мин ул төнне. Мин генә түгел, башкаларның да күзен йокы алмады: төне буе борчылып, мыдыр-мыдыр сөйләшеп чыктылар. Таң сызыла башлау белән торып, атларны җиктек, әйберләрне төядек тә кайтырга чыктык. Кичә тикмәгә генә пошынмаган, юкка гына кайтып китәргә ашкынмаган икән ул! Төнге янгынның безнең авылда булганлыгын паромчы рус картыннан ук ишеттек. Начар хәбәр бик тиз йөри диләр шул, яхшысы гына көттереп килә аның. Безнең авыл янганын һәм бер генә йортның көле күккә очуын әйтсә дә, кем йорты икәнен белми иде паромчы карт. Анысын, кайтып җитәргә унбиш чакрым калгач, Анаташ авылында ишеттек. — Артык кайгырышмагыз, туганнар, бер генә өй. прсидәтелегезнеке генә янган. Ярый әле өе читтәрәк булган, бүтән йортларны саклап кала алганнар. Ничава, прсидәтел кешенеке булгач, зыянлы түгел, тагын салып керер әле! —дип «юатты» безне шул авылның бер карты Без авылга кайтып кергәндә, минем өйнең миче дә кара күмергә әйләнгән баганалары гына утырып калган иде. 15 Өең нилектән янган, ут кайдан чыккан диярсең инде син, туган. Мин печәнгә киткәннән бирле ни миченә, ни казан астына ягылмаган йорт үзеннән-үзе генә кабынып китмәгәндер, билгеле. Берәрсе миңа үч итеп эшләгән эш икәнлеге көн кебек ачык иде. Ә менә кем эше икәнлеген мин бүгенгә хәтле тәгаен белмим әле. Ихтимал, моннан сон да шулай ♦ сер булып калыр инде бу мәсьәлә. Хәер, мин аны ачыкларга тырышмыйм да. Хәзер, инде күп еллар узгач кына түгел, элек, кешедә өйдәш торган чакта да төпченеп йөрмәдем. Гомумән йортсыз калуыма әллә ни зурлап хафаланмадым мин. Өйне аны, теләсәм, шул ук җәйдә салып керергә мөмкин, халык булышачак иде. Бүрәнәләрен генә тап, маминт салып бирәбез без сина өй, дип тә әйтеп карадылар Ә өй җиткереп чыкканчы безгә кереп тор. дип печәннән кайтып төшкән көнне үк җиде- сигез кеше үзләре килеп әйтте. Алты почмаклы йортта ирле-хатынлы гына торучылары да бар иде. Әмма мин аларга бармадым. Үзем теләп, дүрт балалы, кечерәк кенә өйле, ире сугышта вафат булып калган Әминә апаларда тора башладым. Ялгызлык куркытты мине. Шуңа Әминә ~ апаларга, шау-шулы өйгә күчтем... Әйе, йорт салу кайгысы юк иде миндә, туган, йорты кадалып кит- *» сен иде, тик мин печән чабып йөргән көннәрдә Сәкинә Чнләбегә китеп 2 барган булып чыкты Көткәндер-көткәндер дә, миң бер тапкыр да * Янтыкка яннарына барын карамагач, ачуланып чыгыл киткәндер, күрә- = сен. Малайны да алып киткән. Калдырган булса, үземнең яныма алып ө кайгыр идем дә бер иптәш булыр иде ичмаса. Киткәннәренә дүрт айдан 5 артык гомер узды, ә мин бер генә тапкыр булса да, хәлләрен сорашып * кайта белмәдем шул! Минем ишеләрнен шул инде ул: дуамаллык < алдан, акыл арттанрак йөри... Хәзер бик сөйләшәсе иде дә — Сәкинә ® юк! Мин шулай мен төрле уйларга чумып, апгырап-алҗып йөргәндә райком секретаре Гадел абый килеп төште. Бик кызып урак урган көннәр иде бу. Килеп төшү белән үк машинасына утыртып, ул мине кырга, уракчылар янына алып китте. Кул белән уручылар ла. мангай тирен агызгычыбыз дэ (лобогрейканы бездә шулай дип йөриләр) әйбәт, чиста уралар иде Ул яктан минем йөзгә кызыллык килмәде Уракчылар эшеннән канәгать булып кайтты Гадел абый. Аннары дәүләткә икмәк тапшырунын ничек барышын сораштырды Дөресен әй гергә кирәк, ул мәсьәләдә эшләр бик шәптән түгел иде безнең. Районда ин артта ук булмасак та, мактанырлык эш «ок иле Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ул эшне мин үзем бик ашыктырмый идем Башта, янт ырлар башланганчы. хрыпжысп калырга кирәк, калганы үз җае белән барыр әле, дип уйлый идем һәм шул фикеремне Гадел абыйга да әйттем Ләкин ялгыш уйлаганмын икән — Мина сннен күпме уруын гына түгел, күпме икмәк тапшыруың д< кирәк!— диде ул. шактый кырыс итеп һәм нык кына орышып алды. Сүз юк, ул да үзенчә хаклы, чөнки беренче җавапны ул бирә. Әмма мин дә үземчә хаклы идем. Хикмәт шунда, әлеге дә баягы, колхозыбыз кечкенә булганлыктан, үзебезнен автомашинабыз юк, район автоколоннасыннан да машина артмады. Бөтен кырыбыздагы нгеннен ашлыгын уру да, сугу да. дәүләткә илтеп тапшыру да гел шул егерме сигез бант ат җилкәсендә Шунлыктан сугылган ашлыкны вакытында тапшырып өлгертә алмыйбыз. Менә шулерны сөйләп биргәч, Гадел абый шушы араларда ук автоколоннадан бер машина җибәртергә вәт ьдә бирде. Аннары папиросын кабызып алды да. КҮПЕР ЧЫККАНДА — Я, хәзер уз тормышың хакында сөйлә инде? Нишләргә, ничек яшәргә уйлыйсың? йорт салырга җыенасыңмыJ Исәбең булса— сузма. Хәзер үк хәстәренә кереш! Без дә мэмкин кадәр ярдәм итәрбез,—диде. Аталарча якын итеп, үз итеп, иңемә кулын куйды. — Портны салырга булыр ла анысы, Гадел Салихович. Колхозчылар да булышабыз ди.т тора. Ләкин бер хикмәте бар бит аның: салып куйгач тагын яндырмаслармы икән соң? — Да, сорарга да онытып торам икән: үзен кемнән шикләнәсең? Ке.м эшедер дип уйлыйсын? Атап берәүне дә әйтә алмыйм. Бер дә алай үчләшкән кешем юк иде шикелле. — Ә йорзы.тны яндырганнар бит. Димәк, кемгә дә булса ошамагансың. — Күрәсең, шулайдыр инде. — Әйдә болан сөйләшик алайса, иптәш Хәкимов: алай күңелең тартмый икән, йорт җиткерергә ашыкма син. Ләкин борыныңны төшермә! Каш ярылып, күз чыкмаган. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. — Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, Гадел Салихович! Инде хушлашып кайтып китәргә җы?нгач: — Ә хатының белән арагыз ничек? Күрешкәнең, сөйләшкәнен бармы? — дип сорады. — Башта күрергә теләмәдем, үҗәтлегем җиңеп килде. Хәзер сөйләшеп карар идем дә — соң инде: мин болында печән чабып яткан вакытта, малайны ияртеп, читкә — Чиләбегә чыгып киткән. — Да-а! — диде Гадел абый, беокавым уйланып торгач.— Шәптән түгел икән хәлләрең. Ашыгычлык, дуамаллык харап итә шул сез яшьләрне. Алдынартын уйлап тормыйсыз, бер кизәнүдә дөньяны жимер- мәкче буласыз!. Шулай да уйла әле син, энем, тагын бер кат бик ныклап уйлап кара! Ахыр чиктә, Чиләбе җәһәннәм астында түгел ул. Теләгән кешегә анда барып кайту берни тормый. Анысын да хәтереңә алып куй! 16 Уйландым мин, бик күп уйландым ул көннәрдә. Ахырында шундый нәтиҗәгә килдем: Сәкинәнең кылларын тарткалап карамыйча, 'Чиләбегә чыгып китәргә ярамый. Баш^а ха. язарга кирәк. Янтыкка барып, әОи күзенә күренеп йөрисем килмәде. Сәкинәнең адресын кеше аркылы гына соратып алдырдым да кичерүен сорап, гафу \тенеп түгел, ә болай гына, улыбыз Ирекнең хәлен сорашып, үзең ничек яшисен, нинди эштә эшлисен, дип кенә хат яздым. Атна узды, ай үтте — җавап бирмәде бу. Ә минем эч поша. Күңелгә корт керде хәзер. «Менә Өлфәт,—дим үз-үземә,—җавап язарга да телами хатының. Димәк, кирәген шул чама гына инде синең1 йөр инде менә хәзер авызыңны ачып!..» Мин әнә шулай ни эшләргә белмичә, ике күземне дүрт итеп Сәкинәдән хат көтеп йөргән чакта, шул форсагтан файдаланып калырга теләгән кешедәй, теге Гөлүсә дигән укытучы тагын калкын чыкты биг, туган. Шул кызыкай белән тагын бер тапкыр очрашырга гуры килде мине Безнең урман — җиләк һәм чикләвек оясы, дип әйткән идем инде мин сиңа. Дөресе шулай аның, туган. Үзебезнең авыл халкы гына түгел, унар унбишәр километрдагы авыллардай да килеп җыялар бизнең урман җимешләрен. Август 1 ахырларында, чикләвекнең иң әйбәт өлгергән чагында, Гөлүсә дә безнең урманга чикләвеккә килгән дә кайтышлый миңа чикләвек калдырып китәргә ниятләгән Мин колхозчыларның кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда бик батыр кыясЬәг белән идарәгә килеп керде бу: * — Кая, фуражкагызны салыгыз әле, Өлфәт абый, ин әйбәтләрен генә, үзегез шикелле сап-сарыларын гына калдырып китим әле ш\шы чикләвекләрнең. Сезнен өчен дип, боларын баштан ук аеры җыйган идем! — ди. Шулай диде дә, минем ай-ваема һич карамастан, алдыма ун-унбиш стакан сыешлы бер янчык чикләвек китереп куйды. Ф — Пигә болай юмартланасыз, Гөлүсә, теге чакта юлда калдырып киткән өченме әллә? — дидем мин, уенын-чынын бергә кушып — Ярар инде, Өлфәт абый.— диде ул. колакларына кадәр кыза Ч рып.— Ул вакытны искә алмыйк инде! Без хатын-кызларнын шулай § икәнен беләсездер ич инде, һич тә юкка үпкәләдем мин ул чакта. Ә бу 2 чикләвекне бер дә күпсенмәгез, рәхәтләнеп ашагыз! Сезнен өчен дип ' җыйдым мин аны. Уф, үләм, тамагым кипте, кая, бер стакан суыгызны а эчим әле. ' ? Мин ана су салып бирдем һәм ул авыз очы белән генә, вак-вак йо- “ тып кына эчкәндә калкып-калкып киткән күкрәкләренә, ялтыравыклы ♦ кара пута белән кысып буган нечкә биленә, нәфис аякларына сокланып = карап тордым. Чибәр иде ул, шайтан кызы, бер дә килмәгән җире юк = иде. Әллә инде... Шул чак тагын Сәкинәм күз алдыма килеп басты һәм * мин үз уйларымнан үзем оялып киттем. > — Суларына хәтле эчеп туйгысыз шушы «Чулпан»нын!—диде ул, ь ә үзе стакандагы сунын яртысын да эчмичә өстәлгә куйды. — Тәмле булса, эчеп бетерегез сез аны. — Тукта, ял итим азрак. Монысын бетергәч, тагын берне эчәм әле * мин, Өлфәт абый. Булгач — пар булсын. Гомер буе ялгыз яшәргә димә- £ гәндер бит мина! х Анын тел төбе тагын минем өчен хәтәр якны ка»;ра башлавын сизе- * леп, сүзне икенчегә борырга ашыктым. — Сез теге вакытта укулар бетү белән үк үз ягыгызга кайтып китәргә җыена идегез шикелле. Кире уйладыгызмы әллә, Гөлүсә? — Ә сез минем китүемне теләгән идегез инде, әйе? — Аннан әйтүем түгел. Мина бернинди дә зыяныгыз тигәне юк бит. Болай искә төште дә кызыксынып соравым гына — Их, Өлфәт абый! — диде ул, мәгънәле итеп көрсенеп. Аннары кинәт ниндидер бер кискенлек һәм горурлык белән башын күтәреп, түшәмгә текәлде дә, үз-үзенә сөйләгәндәй итеп, ярсып сөйләргә тотынды: — Белом, Өлфәт абый, сезнең мина равнодушный булып кылануыгызны яхшы белом. Ләкин асылда алай ук битараф түгел бит сез мина. Сез минем сезне яратуымны сизәсез, шуңа күрә генә шулай кыланган буласыз. Ә мин сезне анын саен ныграк ярата барам. Әйе, Көрнәледән китмәскә булдым мин. Сез өйләнгәнче беркая да китмәскә ант иттем! Менә шул! Ярый, кәефегезне кырган булсам, гафу итегез! Шулай диде дә, үзенә дип җыйган капчыктагы чикләвеген дә алырга онытып, йөгереп чыгып китте. Мин бер сүз д.» әйгә алмыйча калдым. Аныма килеп, канчыгын бирим дип артыннан чыкканда, ул инде бай га к җир киткән иде. Тәмам хәйранга калдырып китте ул кыз мине! Чынлап ук яратадыр инде, күрәсең. Яратмаса, кыз баланын болай ачыктан-ачык сөйләшергә Йөрәге җитмәс иде. Ләкин мин аны нишләтим сон? Ничек ярдәм итим ана? Сүз дә юк. чибәр ул, акыллыдыр да. мөгаен. Ләкин мин Сәкинәмне оныта алмая- ча1ымны сизеп торам. Шулай булгач, болай гына, вакытлыча гына Мавыгудан безгә нн мәгънә? Юк,'булмый бу болай. тагын берәр тапкыр шулай «бәйләнә» башласа, туп-туры, гафу ит, Гөлүсә, безнен ике ара бызда бернинди мәхәббәт була алмый, чөнки минем яраткан кешем бар дип, дөресен әйтеп бирергә кирәк булыр. Башта авыр кичерсә дә, үзен-үзе алдап йөрмәс, миңа да җинелрәк булыр аннары. Ләкин мин ана бу турыда әйтә алмадым. Шуңа әйтә алмадым,.чөнки идарәдә булган әлеге сөйләшүдән сон Гөлүсә ул хакта бүтән сүз катмады. Мин эш белән авыл Советына — Көрнәлегә барган чакларда урамда очраштыргаласа да, тыйнак кына исәнләшеп, ягымлы елмаеп, горур гына атлап үтеп китә торган иде... Ә мин һаман Сәкинә турында уйлыйм, аннан җавап көтә идем. Кө- тепкөтеп тә беренче хатыма җавап бирмәгәч: «Нигә дәшмисең, Сәкинә, нигә тилмертәсең? Аерым яшәсәк тә, ир белән хатын ич әле без, аерылышканыбыз юк лабаса? Нигә ике-өч сүз белән генә булса да, үзеңнең һәм улыбыз Ирекнең хәлләрен әйтеп язмыйсың? Әллә эшең бик кыенмы, ярдәм кирәкме әллә? Кирәк икән — әйтеп яз, кулдан килгәнчә булышырмын», дип гаебемне танып ук булмаса да, шактый җылы итеп, икенче тапкыр да язып карадым. Әмма... юк, анысына да җавап бирмәде. Шуннан соң тәмам боегып калдым мин, туган. Бер уйлаганда менә хәзер тотам да янына китеп бармакчы булам. Инде җыена гына башлыйм дигәндә, башка тагын икенче төрле уй килә: «Ә Сәкинә чынлап торып миңа хыянәт иткән булса? Галим абзый андый-мондый эше сизелгәне булмады дип әйтә әйтүен... Ләкин дөньяда ул сизмичә калган эшләр дә булырга | мөмкин ич? Әнә, Хафиз карт бүтәнчә раслап тора лабаса!..» Менә шул уй килә дә кинәт тагын ярсып, алдагы фикерләремнән кире кайтам, күңелем суынып куйгандай була. Әмма бу хәл озакка бармый, мин тагын сагышка биреләм, тагын Сәкинәмне тарта башлый күңел . Үзем шул ук вакытта күзгә күренмәгән, әмма мине тоткарлап тора торган киртәне дә ничектер атлап үтә алмыйм... Тагын дүрт-биш ай көтеп тә икенче хатыма да җавап булмагач, ниһаять, кирелегемне җиңеп: «Синсез һәм улыбыз Ирексез яши алмыйм мин, Сәкинә бәгырем Шунын өчен барысын да гафу итәргә әзер торам, тик син дә мине гафу ит? Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын»,— дип тә язып карадым. Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр, дип шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым. 17 Ә вакыт һаман үтә торды. Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчет-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел абый үзе дәштергән икән. — Я, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрен ничек? — диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң. ’ — Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович,— дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: — Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек. — Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәллә рең ничек? Хатынын белән сөйләшеп карадыкмы’ Янына барып кайттыңмы? — Янына бармадым, әмма хатлар язгалап караган идем, Гадел Салихович. — Я, шуннан? — Хатларыма җавап язмады. — Хатны төрлечә язарга була аны, Өлфәт энем! * — Мин дә төрлечә язып караган идем, тик берсенә дә җавап бул- < мады. Аннары мин дә язмый башладым. Күрәсең, үз хәлен үзе белә = торгандыр инде. Гаебе булмаса, күптән дөньяның астын-өскә китерер, х акланырга тырышыр иде ул. Хатын-кыз андый га хирес бит, сәбәбе генә ~ булсын! — Ә нигә син бөтен хатын кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? — щ диде секретарь, җитди тонга күчеп,—Син уйлаганның киресенчә булуы = да мөмкин түгелмени? Бәлки, хатыныңның гаебе юктыр, шуна җавап ж бирми торгандыр ул. Синең, үзең килеп, гафу үтенүеңне көтәдер, бәлки. ф Синдә булган горурлык белән синдә булган мин-минлек нигә анда бул- _ маска тиеш әле? Менә шул хакта да уйланырга кнрәк! Өченче ел бер Z әйткән идем инде, тагын шул сүзне кабатлыйм минемчә, янына барып, н үзе белән сөйләшеп карарга иде сиңа! Бәлки, тезләнеп алдында гафу * үтенергә дә кирәктер әле! ь — Нишләргә дә белгән юк инде, Гадел Салихович Оныта да * алмыйм үзен, шул ук вакытга янына барып гафу үтенеп карарга да “ күңелем тартмый. Рәдиф белән чуалганын белүче бар бит! — Ну-у! — диде Гадел абый, аптырыйрак төшеп — Кем күргән, мнн 3 беләмме икән ул кешене? х — Аның үзен, ихтимал, белмисездер, ә малаен беләсез, районның * культура бүлегендә эшләүче Мәлик Хафизов ул. — Димәк, Мәликнең әтисе Хафиз карт белә? — Әйе, Гадел Салихович. Сез аны да беләсезмени? — Аз-маз беләм. Минем янга кергәне бар аның бер-ике тапкыр Берике күрүдә генә кешене яхшылап аңлавы, әлбәттә, кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Ну шулай да... Бик үк чиста күңелле сыман тоелмады ул карт миңа. — Элек алай ялган сөйли торган кеше түгел иде ул, Гадел Салихович. — Элек, элек Элекне куйганнар шул аны элеп! — диде Гадел абый, ничектер минем белән килешергә теләмәгән сыман итеп Тәрәзә буена барып, бераз уйланып торды да кисәк кенә миңа борылды — Хәер, мондый чакта кеше киңәше белән генә йөреп булмый инде ул. Үзең кара, Хәкимов. Бала-чага түгел син. Мнн сине акыл өйрәтергә чакырмадым монда. Монысы сүз җаеннан гына килеп чыккан нәрсә. Башка мәсьәлә буенча дәштергән идем мин сине. Секретарь кинәт рәсми төскә керде дә: — Эш менә болай, иптәш Хәкимов без сине «Ватан>га күчермәкче идек, син үзең шуна ничек карыйсың? — диде. Мин бик нык борчуга калдым Шулай булмый хәле дә юк алмас иде. “• — Алай икән!—диде секретарь, мәгънәле генә итеп — Кызык, бик х кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз е унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң битләреннән кан чыгарга торган с тап-таза дүрт ирнең дүртесенекен бергә кушсаң да Хәдичә апаныкы 3 хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр5 Бу килештән ул - колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә колхозда нң аз эшләүче шул п кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле' Алар- ның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә Хәкимов Өлфәт председатель булса, тезгенне нык тотачагын бик яхшы белә алар. Элекке елларда «Чулпанжда да бар иде андый берничә кеше Ләкин Хәкимов аларга бик тиз чик куйды Күрше авыл гына бит. ул турыда сезнең авыл шабашннклары да ишеткәннәрдер, билгеле. Галләмов агай да белә булса кирәк ул хакта Ләкин, иптәшләр, мин сезгә шушы җыелышта авторитетлы рәвештә әйтеп куям моннан соң шабашникларның юлын ябачакбыз! Сугыш китергән авырлыкларны сылтау итеп, үз мән фәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр булырга тиеш түгел киләчәктә! — Әмма дә дөресен әйттең инде, иптәш сиклитар! — дип, кинәт тәрәзә буенда утыручы бер апа торып сөйли башлады —Нәкъ естенә генә китереп бастың инде менә! Бер бүген генә түгел, сугыш башланган елдан бирле шулай килә бездә җыелыш булса — Галләмов ишеләр бугаз киереп акыра, эшкә килгәндә, анысын безнең ише тол хатыннар эшли. Беркемгә бер сүз әйттерми ул Галләмовлар! Гел алар сүзе өстен чыга. Чыкмасые да, җә өркетеп, жә майлап, прендәтельне үз якларына аударалар! Син бик дөресен әйтәсең, иптәш сиклитар Хәкимов Өлфәт не прендәтел итеп куйсак, аның белән буткалары пешмәсен, аны ярты эчертеп кенә үз якларына аудара алмлелыкларын сизенә алар, шуна шушылай тыпырчыналар. Әмма дә ләкин алар сүзенә карамаска кирәк! Минем фикерем шул: Галләмов ише шабашникларның сүзен колакка алмыйча, шуларга юри үч итеп, тотарга да Хәкимов Өлфәтне сайлап куярга кирәк. Кертсә ул кертә безнең халыкны денгә. Үткән ел «Чулпанжда кила да өч йөздән бүлеп бирде ул! Без шуның чиреге белән калдык. Ул да атхуттап... Ә җирләребез бертөсле үк Безнең җир тигезрәк, яхшырак та әле. Сугышка хәтле без һәр жылны «Чулпан»нан күбрәк бүлә торганыек! Ул апа урынына утырган гына иде; в. «к. У.» л» м. дип сорады. !. Аннары ялт итеп уры- = 65 — Миңа да мөнкинме берничә сүз әйтергә? — ДИП, алгы рәттән брезент крҗаңлы, йөзең can-сары раңал-мыек баск п| бер аозыи торып басты да, рөхсәт иткәнне дә төтмәстән, рейдн үк бащлады: — Төптәнрәк уйлаганда, чыңнар да, шулай ИЧ, җәмәгать: Нурҗамал хак сүз әйтте бит! Галләмефе дә, Хәмитофы, Сираефы да — берсе дә колхозны кинәндерүчеләр түгел ич, үзегез дә күрен торасыз. Читтә, шабашниклыкта акча эшләп йөри бит алар. Менә минем киемне карагыз да, Гаддәмеф Закирныкын карагыз: ул өр яна җылы тун кигән, мин. җыртык бишмәт тә иске кажан киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә башка авылларга барып йорт салып йөрергә магу. Ну минем алай итәсем килми, сәңнрем бар минем Бөтенебез дә шулай йөри башласак—кем алып барсын колхуз эшен? Минем фикерем шул: Хэкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Ват шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар: Сафин Вафа дигән кеще мин. Вафа абзыйдан соң тагын унлап колхозчы кызып-кызып мине яклап сөйләде. Аннары Гадел абый торып басты да: — Хәзер, иптәшләр, мәсьәләне тарышка куябыз: кем дә кем Хәкнмов Өлфәтне... — Гафу итегез, Гадел Салихович, минем дә бер-ике сүзем бар иде,— дип мин үзем трибуна яныңа чыктым. — Мәсьәләне тавышка куйганчы мин сезгә шуны әйтмәкче булам, иптәшләр,— дидем мин —Зинһар, мине үзе теләп килгән икән дип уйлый күрмәгез! Сезгә килергә һич тә җыенмаган идем. Хәзер дә председателегез булырга атлыгып тормыйм. Сайламасагыз — рәхмәттән башка сүз әйтмәячәкмен. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыңнаң үпкәләштән булмасын.- Сездә эшләмәсәм дә, белам мин. сукранырга яратучылар күп, ә эшләргә теләүчеләр азрак биредә. Ул нәрсәне бетерергә кирәк булыр! Иң элек яхшылап эшләргә туры килер. Аннары, рәхим итеп, сорый да аласыз. Бөтенебез бер семья булып, колхозныкы дип түгел, минеке дир, күңел биреп эшләмәсәк, читтән килеп беркем дә алга җибәрмәячәк бу колхозны. Монысы — бер! Икенчедән, читкә китеп, шабашниклыкта йөрүчеләр иртәгәдән үк ул эшне туктатырга тиеш! Өченчедән, һәркайсыгызга бригадир кая эшләргә куша — шунда барырга кирәк булыр. Сәбәпсез-нисез эштән калучылар рәхим-шәфкать көтмәсен! Инде килеп, әгәр минем ялгыш эшләрем була икән — шулай ук күземә терәп әйтүегезне үтенәм. Чыш-пыш арттан гайбәт сату кирәк түгел! Менә шул, иптәшләр. Мәсьәләне тавышка куйганчы боларны искә алыгыз. Әле соң түгел. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! Минем таләпләргә риза булган кешеләр генә кулын күтәрсен. Тагы шунысын да әйтеп куям. Кайсыдыр, Галләмов Закир агай иде, ахрысы: «Читтән килгән председательләрне күп күрдек инде, юньләп эшләмиләр, әмма хезмәт хакын акчалата каералар»,— диде. Курыкма, Закир агай, мин акчалата алмаячакмын. Барлык колхозчылар кебек үк, мин дә хезмәт көненә эшләячәкмен. Сезгә ни — миңа да шул булыр. Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. Җыелыштагы биш йөз алтмыш өч колхозчының уналтысы каршы булды, башкалары, ризалык белдереп, кул күтәрде... Шулай итеп, мин «Чулпан»ңан «Вдтаң»га күчәргә тиеш булдым, туган. Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкь шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым. Мен J шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән юрып Казан педагогия институтында укый һәм ул да. мнисы кебек, кышкы сессиягә килгән иде. Беренче имтиханымны тапшырып чыккан көнне ук ялт итеп институтка килеп керде бу Хәлегезне белергә килдем, Өлфәт абый. - ди — Авылдаш итеп үзегез килерсезме дип көттем көттем дә, сез килмәгәч, үзем килдем менә! — Мин сезнең Казанда икәнлегегезне белми идем бит,— дидем мин. ♦ анын сессиягә киткәнлеген ишеткән булсам да, белмәгәнгә салышып < Ул минем бу сүзләремне колагына да алмады — Я, нинди билге белән котлыйм сезне, «отлично* беләные? — дип, | һаман үзенекен тәтелди бирде. — Юк, «яхшы»сы бик җиткән минем ише читтән торып укыган ~ кешегә. с. Өмете акланмаганга борынын җыерып, ризасызлык белдерде дә = шундук тагын кояштай балкып китте. — Котлыйм, Өлфәт абын! — диде аннары, кулымны кысып һәм серле ф итеп елмайды да өстәп куйды Имтихан алучы урынында булсам, мин _ сезгә, һичшиксез, «отлично» кунган булыр идем! — Яхшы ниятегез өчен рәхмәт, Гөлүсә! Ә үзегезнең эшләр ничек й сон? Ничә имтихан тапшырдыгыз әле? — Уф, үләм! — диде ул, һуштмн яза башлаган кешедәй башын &, тотын, чытлыкланып. - Ниһаять, сез дә минем хәлем белән бер кызык- * сынырсыз икән? — Аннары кинәт башын күтәрде дә:—Минем хәлләр5 болай ярыйсы, Өлфәт абый өч имтиханымны тапшырдым инде, тагын & берәү генә калды. Анысы ничек булыр—әйтә алмыйм, ә өчесен гел 5 «отлично»га тапшырдым х — Молодец, котлыйм үзегезне, Гөлүсә! Мнн әле дүрт имтиханның < бары тик берен генә тапшырдым — Шулаймыни? Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде Булмый икән инде алайса, диде ул, сөмсерен коеп — Нишләтәсең бит, Гөлүсә. — Беләсезме нәрсә. Өлфәт абый! — диде ул, тагын рухланып китеп - Әйдә, кинога барыйк әле бүген Сезнең дә куанычлы көнегез икән, мин дә имтихан тапшырып чыктым. Әйдәгез, шуны отмечать игеп кайтыйк әле!.. — Бик барыр идем дә, әмма мине бүген кичкә фронтта бергә хезмәт иткән бер иптәшем чакырган иде шул, Гөлүсә,— дип мнн аның үтенечен кире каюым Әмма Гөлүсә тиз генә бирешергә теләмәде. — Ә ул дустың янына икәү барырга ярамыймы соң, Өлфәт абый? — диде, һаман шулай матур, серле итеп елмаеп.— Карамаган кино түгел, анысына бүтән вакытта да өлгерербез әле! — Алдан сөйләшеп куймагач, икәүләп килеп керү бик үк килешеп бетмәс шул, Гөлүсә. Аннары ул минем өйләнгән кеше икәнлегемне дә белә бит. — Белсә — бик шәп! Сез мине хатыныгыз дип әйтерсез. Нишләргә инде бу кызый белән? Мин беркавымга аптырабрак калдым Аннары, әйдә, ялганларга булгач, ялганларга инде дип Младым да: — Ул кеше минем Сәкинәне таный шул, Гөлүсә Сугышта вакытта рәсемнәрен күргәне булды анын,— дидем. — Ну хәйләкәр дә кеше инде сез. Өлфәт абый! — диде ул, ачыктан- ачык үпкәләп — Нигә юкны уйлап чыгарып маташырга инде! Алдашка НЫГЫ8НЫ күзләрегезлән үк к\реп торам бит* Ичмаса, дөресен әйтегез аны синең белән күрешәсем дә, сөйләшәсем дә килми диегез! Мин җинаять өстендә тотылган кеше сыман телсез-өнсез калып горган арада, күрәсең, бу кыен хәлдән коткарырга теләп булса кирәк, • Гөлүсә мине юатырга ашыкты: — Ярый, Өлфәт абый, хафаланмагыз. Теләмисез икән — кирәкми, алып бармагыз. Алай атлыгып торудан әйтмәгән идем мин сезгә. Риза булсам, киносына да, театрына да, тагын әллә канларга да алып барырга җан атып йөрүчеләр дә бетәсе түгел. Тәмам i уйдырып бетерделәр инде. Ну әкәмәт тә икән бу ир-ат халкы! Барысына да матур кыз булсын. Хәтта инде чәчләренә чал төшкән һәм, мөгаен, кимендә ике бала атасы булганнарына тикле сүз кушып азапланган була бит. Әнә шул ач күзләрдән котылып тору өчен кинога чакырган идем мин сезне, Өлфәт абын. Аннары минем өчен бик мөһим, бик зур бер мәсьәлә турында киңәш-табыш итеп карамакчы идем. — Нинди мәсьәлә ул, Гөлүсә? — дидем мин, ниһаять, тел тибрәтеп сүз әйтергә җай чыгуына куанып. — Улмы?...— Шулай диде дә, әйтергәме-юкмы дип булса кирәк, беркавым уйланып, аска карап торды. Аннары кинәт башын күтәреп күзләремә текәлде дә тиз-тиз сөйләп китте.— Эш менә болай, Өлфәт абый. Сүз әлеге шул яшь, чибәр кызлар артыннан куган ач күзләрнең берсе турында булачак. Ләкин монысы гади генә түгел, ә особый ач күз. Үземне укыта торган бер доцентның күңеле төшкән мина. Мин үзем дә ( сизенеп йөри идем аның шулай икәнен. Әмма моңарчы ул миңа бу турыда сүз белән әйткәне юк иде. Мин тоже берни белмәгәнгә салышып йөрн бирә идем. Ә менә кичә ул мине фатирыма кадәр озата кайтты һәм кулымны сорады. Риза булсаң, хәзер үк алып калам, әгәр инде уйлашырга кирәк дип әйтәсең икән, көтәргә дә була, диде. Киңәш ит әле, Өлфәт абый, нишлим икән? — Ниндирәк кеше соң ул, Гөлүсә? Өйләнеп аерылышканмы, әллә егет кешеме? — дидем мин. нинди киңәш бирергә дә белмичә. — Улмы? Ул егет кеше түгел инде, Өлфәт абый. Бала атасы икән инде. Ләкин баласы үзе белән түгел, аерган хатынында калган. Яшькә дә бик яшь түгел — миннән унсигез яшькә олы. Төскә-биткә, буйга-сын- га болай симпатичный гына үзе. Институтта да шактый авторитетлы сизелә. Моннан алты ел элек үк инде кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер докторлыкны язып ятам, озакламый анысын да төгәлләячәкмен, ди. Әйт әле, Өлфәт абый, нишлим икән, ә? — Кешегә киңәш ит, үзең теләгәнчә эш ит, диләр бугай мондый чакта. Ул миннән мондый җавап көтмәгән иде. ахрысы — йөзе кинәт караңгыланды, күзендәге нурлар юып алгандай юкка чыкты. Беравык идәнгә карап торды. Бары тик шуннан ары гына гадәтенчә ялт итеп башын күтәреп миңа текәлде дә: — Димәк, сезгә ничек итсәм дә ярый, шулаймы! — диде,—Руслар әйтмешли, сезгә не жарко и не холодно, әйе? — Соң мин тормыш итәсе түгел бит ул симпатичный белән,— дидем мин, аның кирәгеннән артык төпченә башлавына эчем пошып.______Әгәр ана цияүгә чыгасыз икән, сез яшәргә тиеш буласыз Шулай булгач, үзегез карагыз инде. Гөлүсә. Йөрәгегез ничек куша — шулай эшләгез! Башкача мин берни дә әйтә алмыйм. Кешегә киңәш бирү түгел, үземнең семья тормышымны да шушыңарчы рәткә сала алганым юк әле. Бу җавабымның кискенрәк булганын сизенеп, мин аңа: «Хәер мондый зур эшкә алыныр өчен бер-береңне яратышу да кирәк диләр бугай бит. анысы бармы соң ике арагызда? — дип әйтмәкче булып авыз ачкан идем, ләкин Гөлүсә мине тыңлап тормады. — Рәхмәт, Өлфәт абый! — диде дә институт коридорын яңгыратып тектек басып, китеп барды. н ‘ 20 Сессиядән кайтып, «Ватан»да эшли башлагач та җинел булмады, туган, минем хәлләр. Аеруча беренче айларда, халык мине, мин халыкны яхшылап белмәгән чорда кыенга туры килде. Үз якларына аудару өчен ниләр генә эшләп карамады ул шабашниклар! Мен төрле хәйлә табып, өйләренә алып кереп сынларга да тырыштылар, төрле «бүләкләр» ф төртергә азапланучылар да булды Минем әле һаман буйдак булып < йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар.. һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда хәзер дә аркалар < чымырдап китә әле!.. Әлеге шул «Ватан»да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер # хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы Март ь аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кыр с га салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп ягалар икән дип. төшкә 2 таба яннарына барып карап кайтырга булдым мнн боларны Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр * урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяда- = рын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар — ян- ~ нарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта. Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым Ачуын * килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә £ салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тогын- = маган! $ — Кая, миңа да карта өләшегез әле, җәмәгать? — дидем мнн. ачуым = ны бик зур кыенлык белән генә басып, юри исем китмәгән атлы булып 2 күренергә тырышып. Алтысы да дерт итеп киттеләр. Ә мине сайлаган җыелышта райком а секретаре белән әрепләшеп азапланган Галләмон Закир агай исә карталарын салам өстенә ташлап, сикереп үк торды Башкалары да карталарын ташладылар. Берсенең дә алып кесәсенә салырга йөрәге җитмәде нишләргә белмичә, аптырашып тик торалар. — Нигә авызларыгызны чөйгә элеп, шаккатып калдыгыз? Мине уен га алырга теләмисезмени? Берсе дә бер сүз дәшмәде. — Синекеләрме болар, Закир абзый? — дидем мин, чәчелеп яткан карталарны җыеп алып — Мә, кесәңә салып куй! Закир абзый кымшанып та карамады. — Синеке түгел, димәк. Кемнеке соң болар’ Берсе дә минеке димәде. Ярый, хуҗасы юк алайса, бик шәп булды әле бу’— дип. куанган сыман итеп, карталарны кесәмә салып куйдым да сәгатемә карадым уникенче киткән иде. Кыш көне безнең якларда мондый эштән төшке ашка кайтып тору гадәте юк. Иртәдән алып, көндезге икеләргә кадәр эшлиләр дә шуннан соң барып йөрмиләр Димәк, бу алты ирнең нибары нке-нке сәгать ярым эш вакытлары калган. Нәрсә генә майтара ала инде алар бу килештән? — Теләсә нишләгез, иптәшләр,— дидем мнн, кискен итеп,—кайтып төшке ашны ашап киләсезме яки кайтып тормыйсызмы — анысы сезнең ихтыярда. Ләкин кичкә шушы салам эскертенең һич югында яртысы көрәлгән булырга тиеш! Иртәгә моннан салам ташый башлаячакбыз Әгәр эскерт көрәлмәгән булса, җавабын үзегез бирерсез! Башкалары, көрәкләрен алып, эшкә кереште. Тик Галләмов Закир агай гына урыныннан кузгалмады. Мина карап, мыскыллы итеп елмайды да: — Без тырышып караганыек та. барып чыгар төсле тоелмады шул. прсидәтел, кары бик калын булып чыкты,— диде — Шуңа кәрт сугарга тотындык. Әйдә, алай бик оста булсан, мә, минем көрәкне ал да үзең көрәп күрсәт әзрәк. Бәлки, син булдыра алырсың, бәлки, мин җаен белми торганмын! Шулай диде дә көрәген сузды. Мин бер мәлгә аптырап калдым. Бедеп торам: эщ ааыр булганнан әйтми ул моны Шабашниклыңта йөрүеннән тыеп, төшемле эшеннән мәхрүм иткәнгә шушылай кылана. Минем ачуны китерергә, мине кычкырта башларга маташа. Әгәр мин хәзер дулап китеп, кычкырасүгенә башласам, ул миннән дә катырак тузыначак. Аннары артымнан көлеп калачак, үзен җиңүче санап, күңеленнән тантана итәчәк - штубы!—дип кенә әйттерде дә, мин колхоздан тиешле йомыркаларын “ илттерткәч, бу хакта сүз кузгатып йөрмәде. Ә бит теләсә — бише белән _ түләттерә ала иде ул! 2f Шуннан сон мин бер дә алай дуамалланмаска, ничек кенә ачу кил гән чакларда да сабыр булырга үз-үземә сүз биргән илем Шактый гомер шул сүземнән чыкмыйча йөрдем дә. Әмма берсендә тәки тыелып кала алмадым. Әле дә бик еш уйланам ул турыла. Бер уйлаганда, уземнс гаепләп, алай ук кызып китмәскә кирәк иде дип. үкенеп тә куям Икенче уйлаганда исә, әле ярый шулай иткәнмен, минем урында булса, бүтән кеше дә нәкъ минемчә эшләр иде. дип үземнг-үзем юаткан чакларым да күп була. Ләкин шул фикерләремнең кайсы дөрес икәнен бүген дә өзеп кенә әйтә алмыйм әле Бик четерекле, бик зур эш булды ул. туган. Менә тыңлап кара әле, бәлки, син аерып бирерсең. «Ватан»да икенче елымны эшли идем мин ул чакта Урып-жыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли. минем туган авыл белән Көрнәле арасындагы Лашман күпере дип йөртелә торган күпердә, һич тә истәоста юк чакта, Рәдиф очрады мина. Күпер төбендә бпг-кулын юып азаплана иде. Мин сүз катмыйча гына үтеп китмәкче булган идем дә барып чыкмады Күпергә килеп кергәннән соң арба дыңгырдый башлагач. Рәдиф башын күтәрде дә, мине танып алып, кулы белән «туктап тор әле» дигәнне анлзта торган ишарә ясады Мин атны туктаткач, күпергә алпан-тилпән менде дә яныма килеп басты — Них... ниххәл, Өлфәт дус? — диде ул, телен чак әйләндереп — К...аян кил. еш? — Тракторчылар янына барган идем Үзеңнең нишләп йөрү5 Нигә шул тикле күп эчтең? Аягында басып торырлыгын да калмаган бит! — Ннг-гә эчтемме? Ан-нысын мин үз... һык!., үззем белом аның! Да в -вай, син мин-не кай... һык! . кан тарып куй әле, яме! Шулай диде дә арбага менеп утырды Ул тагын нидер әйтергә калкынган нде дә, бик каты очкылык тота башлагач, туктап калды. Аннары КҮПЕР ЧЫККАНДА укшырга тотынды һәм тагын «торып тор» дип ишарә ясап, арбадан төшеп, чнткәрәк китте. — Х-хәзер бетә! —диде ул, байтак азапланганнан сон бераз рәткә керә бмп.тап. Динары, су буена төшеп, ярга сузылып ятып, су эчеп менде. Мине үзләренә кунакка чакырган Рәдиф түгел иде инде ул хәзер. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. Өстендә дә мин фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәнгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастерка түгел, иске граждански чалбар да беләүләнеп беткән пинжәк. Аягына да элекке ялтырап торган хром итекләр урынына кыршылып (Теткән кирза итек кигән. Ә башында бер нәрсәсе юк, чәчләре тузып, күзләренә төшеп тора. Бөтен өсбашы буялып, пычранып беткән. — Әйдә, Өлфәт, авырсынмый гына авылга кайтарып куй инде син мине, малай! Үләм ату, аяк атлар хәлем дә юк! — диде ул, көн шактый эссе булса да, дер-дер калтыранып һәм хәйран айнып китеп. — Кайта алмаслык булгач, эчмиләр аны. Теләсәң ни әйт, мин сине илтмим. Рәдиф! — Дуслык хакына да тыңламыйсынмы? — Хатыныңа кул сузган кешене син дус итә алыр идеңме соң? Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. Аннары башын аска иде дә: *— Мин нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем синең белән, Өлфәт,— диде. — Нәрсәсен сөйләшәсең аның? Аңлашасын аңлаштык бугай бит инде. Мин шулай дигәч, ул бөтенләй айнып киткәндәй булды. Җиңемнән тотып, тонган күзләрен мөлдерәтеп, йөземә текәлеп карады да, чын күңеленнән ялварып: — Әгәр булдыра алсаң, кичер син мине, Өлфәт? — диде.— Зинһар, кичер Мин бөҗәкне! Алдаштым бит мин теге чакта: Сәкинәң белән чуалдым дип юри әйттем. — Соң нигә кирәк булды сиңа безнең тормышны бозу? Ни кызыгын таптың инде шуның? Ул уңайсызлангандай булып, читкә бераз карап торды да: — Шул минем урынга сине куясыларыиа ачуым килүдән булгандыр инде, Өлфәт. Аннары, якын җибәрмәгәне өчен, Сәкинәңә дә хәтерем калган булгандыр,— диде. Арбадан сикереп төштем дә каршына килеп бастым: — Чынлап әйттеңме син бу сүзләреңне, Рәдиф-’ — Шушы урынымда җир йотсын, әгәр ялганласам! — Ә Хафиз карт нигә үзем күрдем диде икән соң? — Анысы да минем эш иде, Өлфәт, мин котырттым аны ул чакта. Синең белән сөйләшкән кичнең иртәгесен иртүк районга бардым да Хафиз картны утыртып алып кайттым Менә шунда, юлда кайтышлый, ялган шәһитлеккә күндердем мин аны. Ул чакта ул карт минем кулда иде әле, минем сүздән чыкмый иде. Аның шушы сүзләреннән соң бөтен күңелем әллә нишләп айкалып китте дә, ни кылуымны үзем дә абайламыйча — Җитте, Рәдиф, артыгын сөйләмә! Булды, рәхмәт! Мә сиңа шуның өчен! —дип, башта авызына берне тондырдым, аннары күтәреп алып күпердән ыргыттым. Ул лапылдап су читенә барып төште дә тынсыз калды, ә мин кинәт өнемә килеп, куркып-аптырап киттем «Нишләдем мин? Әллә бөтенләй харап иттем инде кешене!» дип хафаланып, йөгереп янына төшкәндә Рәдиф әле һаман һушсыз ята иде. Ни эшләргә дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән. — Әй. Өлфәт. Өлфәт! Шулай ук ярыймы сон инде’ Харап иттея бугай бит кешене! — дигән тавыш ишетелде. Күтәрелеп карасам — Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Талломов Закир абзый' Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән Шуннан безнен бәйләнешкәнне карап-күреп торган! Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер Беткән ♦ баш — беткән инде, дип уйлап алдым да < — Әйдә, анда остарып торганчы төш мочда. алып менеп арбага 5 салыйк әле үзен!—дидем мин ана, бер дә исем китмәгәндәй күренергә 5 тырышып. = Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, =■ Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды Аннары, күкрәген тотып ь — Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез мина! —дип кычкырды = — Тукта, Өлфәт, кая. куеп торыйк әле'— дип, Закир абзый башта х Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Ун як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын жлн өшеткеч итеп илереп куйды — Әһә! — диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп — Болай = икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш' — диде ул яннары, ч Рәдифкә мөрәҗәгать итеп -- Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда Сын- * са —бер кабыргаң гына сынгандыр Кабырга сынганнан берәүнен дә > үлгәне юк әле Тик кенә ят. тик ятсан авыртмас ул! Кая. Өлфәт, су = алып кил тиз гено, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күр а сәтә торган түгел бу Башымнан кепкамны йолкып аллым да шуна тутырып су алып 3 килдем. * Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый Рәдифнен ынгыра- » шумна Һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып аллы Күрәсең. күпер дән барып төшкәндә берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең ман таенда да япа эзе бар иде Үги ана яфрагы ябыштырып, аның ла канын туктатты. Аннары әйтте: — Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та өйләренә илтеп куй сии моны! Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем . 22 Мин Рәдифне алып кайтып җитәкләп өйләренә керткәнчә әнисе Мәсрурә апа үзенә урын җәеп йөри иде Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа бик нык ябыгып, тамам карчыкка өйләнгән бичара чәчләре дә яМрып калган, янаклеры да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче унны әйтеп яла торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теЛәр-теләмяс кенә әйтә су зен. Мин Рәдифне алып кергәч тә бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган, дип П сорашып тормалы. — Эчеп исерү гсиә түгел, егылып муены сыйса да сүзем юк, олан' — гына диде дә. бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үз алдына сөйләнгәндәй ген « итеп — Пычак та булмас әле! Күзен башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш ялырыем, ичмаса, ягмяс шулI—диде Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп — Әй, ӨлфяТ наный, тәмам бозылды бит бу малай' Бөтенләй кеше лектән чыгып бара инде! Заффнрмылыктан да шул эчкән өчен алып ташладылар аны.— диде. Рәдиф аерып җибәргән киленен сагынып искә алды — Бер генә дә килмәгән җире жугые балакайның, бөтен авыл жаратадырые үзен, минем өчен дә, әнкәй дип, үлеп торадырые.^ Үкенечкә генә булган икән, менә шушы хәерсезнең эчүенә түзә алмыйча ташлап китте,— диде. Әйе, мин үзем дә бер-ике тапкыр күреп калган идем Рәдифнең ул хатынын. Узган ел педучилище бетереп кенә килгән бер укытучы кызга өйләнде. Буй-сыны да дисеңме, төсе-битеме — бөтенесе бик килгән иде. Балаларны да яхшы укыта дип мактадылар Күрәсең, түзәр чамасы калмагандыр, шуңа киткәндер Рәдифне ташлап. Киленен сагынып елап алганнан соң, Мәсрүрә апа миннән: «Өйләндеңме әле?» дип сорады да, мин «юк» дигәч: — Җөрмә, наный, болай ялгыз, ал да кайт Сәкинәңне!—дип мине үгетләргә тотынды. Ләкин мин аның үгет-нәсихәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. Тиз генә саубуллаштым да Хафиз картларга киттем. Өйләренә кереп тормадым, ишекләрен шакып, оялдына гына чакырып чыгардым: — Әйт әле, сөннәт бабай, теге чакта күпмегә сатылдың син Рәдифкә?— дидем, һәм, шырпы сызып, йөзен яктыртып карадым. Башка вакытта бернәрсәгә дә алай шаккатмый торган Хафиз карт бу юлы каушап калды, башта ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп горды. — Нигә җавап бирмисең: «Зелпе җыеп йөргәндә күрдем», дип нигә ялганладың? — дидем мин, ярсып. — Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сина мин нахак сөйләгән дип?—диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп. — Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың? — Сәбәбе шул тамак инде аның, олан.— диде ул, калтыранып.— Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые. Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни, дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм: — Ярый, урының җәннәттә булыр инде болай булгач! — дидем дә ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем. Гаҗәеп тын, айлы кич иде. һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларнын?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер... Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы щушылай тыныч кына', берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйг әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көн-төн карап тикшереп торсаң да таманга гына килә әле ул. Узган көз, әнә, чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!.. [ Анысы шулаеи шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада Рәдиф япяе судка бирсә? Кабыргасы сынган диде бит анда Закир абзый . Хәеп. сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен мангаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Анын да миңа үпкәсе бар. Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезлә- ♦ иеп гафу үтенергә кирәк... Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә житеп килә торган ул ялгыз карт әле быел жәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп житәргә кушып, телеграмма суккан дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым. 23 Казанга барып, поездга утырганнан сок бик нык пошына борчыла 5 башладым Билгесезлек өзгәли иде күңелне Кем белә анда — Чиләбедә * нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә чыккан- х дыр Яисә, кияүгә үк чыкмаса да, берәрсен яратып йөридер. Андый = чибәр, яшь һәм акыллы хатынга берәрсенен күзе төшмәгәндер дип кем е әйтә ала? . Әгәр мин барып кергәндә ул ире яки яратыц йөри торган = кешесе белән утыра торган булса?.. Яки фатирында улым Ирек белән 3 икәве генә булып та мине күрергә теләмәсә?. Алай итәргә дә тулы хакы < бар ич аның: үз иркендә яшәүче ләбаса ул хәзер! Дурт ел ярымнан я артык бит инде безнең күрешкәнебез юкка. Ул арада ниләр генә булмагандыр дисең?.. Әгержене узганда «әллә барып та йөрмим микән?» дип борылып Кайтып кнтмәкче дә булган идем. Ләкин аннары кире түндем Юк инде, бер кизәнгән икәнсең, әйдә сук, гомер буе саргаеп, берни белмичә яшәгәнче, ичмаса үз күзләрен белән барысын да күреп-белеп кайгырсын... Кулымдагы адрес буенча сорашып килеп кергәндә, мине шактый өлкән яшьләрдә булса да әле нык, җитез һәм ягымлы гына бер карт каршылады. Башта чак кына сәерсенебрәк торса да, кем икәнлегемне, нишләп йөрүемне белешеп алганнан ары, Фәхретдин абзый кинәт яктырып, ачылып китте — Кияү тиешле кеше буласын икән алайса! Әйдә, ишек катында гына торма!—дип, шундук түр якка алып керде. Өйдә ул ялгызы гына иде. Карчыгының Казанда яшәүче малайларына кунакка киткәнлеген, Сәкинәнең эштә булуын, ә Ирекнең урамга уйнарга чыкканлыгын әйткәч: — Зыян юк, энекәш, үз вакытлары белән бар да кайтырлар. Ә менә килеп чыгуың яраган, бик әйбәт булган анысы!—диде. Ике бүлмәле квартирада бер дә җитешмәгән нәрсә юк кебек Аяклы машиналары да. зур гына радиоалгычлары да бар Стеналарында ике бүлмәдә ике зур-зур келәм. Зал идәнендә дә бик әйбәт берсе бар — өстенә басарга аяк тартмый. «Мондый кешеләрдә яшәгәч. Сәкинә, шәт. азып-туэып йөрмәгәндер әле. Алай булса. Фәхретдин абзый үзләрендә тотмас иле»,— дип бераз тынычланып куйдым мин, аларнын өй эчен күздән кичергәч. — Кунакның ризыгы үзе белән («өрер дип бик дөрес әйткәннәр икән. Какрас чәй өлгертеп тора идем, әйдәле. чәй янында сөйләшеп утырыйк! — дип Фәхретдин абзый мине кухняларына алып керде. .Чәе генә түгел, мәе дә бар икән картның. КҮПЕР ЧЫККАНДА — Син, энекәш, миңа үпкәләмә, мин үзем бдлдыра алмыйм аны. Яшь чагында тоткалый торган идем дә, хәзер ярамын ул миңа. Син үзен чамала инде, яме! — дип сөйләнгәләп, анысын да китереп куйды. Мин инде байтактан эчмәвемне әйткәч, мине дә кыстап тормады. Гаҗәпләнеп телен шартлатып кына куйды да аерылышуыбызның сәбәбен сорый башлады. — Ала-а-ай! — Дйде ул, МЙн бёТенесеМ аҢлатЫП биргәннән сон, чалара башлаган мыегын сыпырып. — Алай икән! Ашыгыбрак типкәнсең икән шул тәрТәгә, энекәш. Сез, яшьләр, найчакта ашыгычрак кылану- чан шул — Беркавым тЫНып торДы да дәвам итте.— Туганы булганга болай сайрый инде бу дип уйлама, мин сиңа дөресен әйтәм: бик унган хатын ул Сәкинә! Кадерен белеп кенә тотарга кирәк булган аны сиңа. Авылдан малаен ияртеп килеп кергәннән бирле бездә яши, ник бер айдЫй-мондый кыек эше сизелеп карасын ичМаса! Кемнәр генә килмәде инде үзен сорап, берсенә дә әйләнеп карамын. Минемчә, сине оныта алмый бугай ул, энекәш. Үзе сиздерергә дә теләми теләвен. Әнә шул искитмәгән атлы булып күренергә тырышуы үзе үк сине яратуының бер билгесе инде ул. Шунда туктап, икебезгә дә тагын берәр чынаяк чәй ясады да янә сөйләргә кереШте: — Безгә килеп кергәндә йөзенә карарга куркыныч иде Сәкинәнең. Саргаеп, ябЫгып беткән иде. Килеп эшкә урлашкач та берничә ай бик боек йөрде. Шәһәр тормышына күнегә алмыйча интекте бугай. Хәзер Ияләште инде. Ә малаеҢ +аЧ үЗекә охшаган инде менә! Синеке төсле үк зәп-зәңгәр күз, бакыр Чәч, шундый ук калын каШ. Хәтта сипкеленә Тйкле шушылай синеке төсле үк куе, чуп-Чуяр. Шуңа тйз танып алдым Мин сйне. Килеп кергәч дигәйем. — Минем дөньяда барлыгыМНЫ беләме икән соң ул маЛай. Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда дип сорыймы? — Сорамыймы соң инде, энекәш!—диде ул, тирән Нтеһ көрсенеп. — Нәрсә дисез соң айа? Сәкйнә ни дий җавап бирә? — Ирек өчен — солдат син, энекәш! ӘЛе һаман армиядә хезМәт итә дип белә ул сйне. Барыбыз Да аңа шулай дий аңлатабыз. Сәкйнәдә сйнең сугыш елларында җибәргән бер рәсеМеҢ бар. Шул рәсеМне күрсәтәбез Иреккә. Башта әтием безне фа ШйстЛ ардан саклый дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде, иик кайтМый соң ул, нигә бик озак тора анда, дип аптЫрата. Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзЫй кинәт кенә урыныннан купты да: — Әй, бу карт кешенең башкайлары: бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! — дип мине ияртеп алып китте. Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишек алдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды. Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка, үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен... Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзекашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк. — Нишләп йөрисен, бабай, ник килдек монда? Әни эштән кайтмадымы әле? —дип Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минеМ анын белән сүз башларга йөрәгем житми Урынлы урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп, ^пкәләтсР ,, * ен дип куркам. Күрәсең, һаман артларыннан ияреп килүемә сәерсенеп булса кирәк, подъездга кереп баскычтан күтәрелә баШлагач кыйа. Фәхретдин абзый га елышты да: ♦ . — Бу абын ник гел безгә ияреп килә, бабай’ — дип сорап КУЙДЫ. < Җавабы әзер түгел иде булса кирәк, Фәхрёт.дин абзый бер мәлгә £ тотлыгыбрак калды Аннары Ирекне мина таба борды да: 5 — Яхшылабрак кара әле, улым, кемгә охШаган бу абыен’— Ййде | — Мин каян белим анын кемгә охшаганын? — днАе Ирек, һич тә? исе китмичә генә. х — Бу синен әтиең була инде, улым! Ирек пырхылдап көлеп җибәрде дә. шундук җитди төс алып ~ — Ялганлап торма әле, бабай! Нинди минем әти булсын ди бу кеше? Минем әти солдат бит ул! — диде — Әтиең инде. улым, алдамыйм мин сине. Солдаттан башта айыл- = дагы әбиеннәргә кайткан ул. Солдат киемнәрен шунда калдырып кил ® гян. Чын лнтәм, әтиең бу, улым! Кергәч рәсемен алып карарсын әле =: меня. * — Карап тормыйча да бик яхшы беләм мин- минем әти Түгел бу! > Сизеп торам, инде мина да сүзгә катнашырга, ничек булса да. = Ирекнең күңелен табарга, үз ягыма тартып карарга кирәк Ләкин ул ә сабыйда үземә хөрмәт уятыр өчен ни әйтергә, эшне нәрсәдән башларга « сон? Гадәттә, кеше белән беренче очрашу һәм шул Вакытта аныН әйткән 3 сүзләре гомер буена сакланып кала бит! < — Әйдә әле, Ирек, берәр уенчык кибетенә алып бар әле син бабаһ = белән мине! Беләсеңме уенчык кйбетен? — дидем мин, ни газапланып та шуннан да юньлерәк сүз дә, тәкъдим дә таба алмыйча. Үзенә ошаган берәр уенчык алып бирү әллә нинди Matvp сүзләрдән дә әйбәтрәк булыр, дип уйлаган идем Дөрес фикер йөрткәнмен Икән шундук күзләре очкынланды малайның — Беләм, абый, безнең йорт янында гына ул' Әйдә алып барам! — дип, Ирек мине җитәкләп дип әйтерлек уенчык кибетенә алып керд£. Ә инде, үз теләге буенча, башта уенчык машина, яннары кием салым кибетеннән әйбәт кенә костюм чалбар алып биргәч исә бөтенләй үз Итеп, күптәнге танышыдай, ияләшеп китте Әй, бу гөнаһсыз сабыйлык' Шулай да үз әтисе булуыма Ирек бөтенләй үк ышанмаган иде әле Әйләнеп кайткач та, әнисенең альбомындагы минем рәсемне алып, байтак кына бер миңа, бер рәсемгә карап торды Аннары — Чыннан ла минем әтиме бу, бабай’ — дип сорады Бары тнк Фәхретдин абзый тагын бер кат: — Чынлап та әтиең бит инде, улым' КуркЬп торма инде. бар. кочаклап ал үзен' Бик сагынып кайткан бйт ул сине' — дигәч кенә, кыяркыймасрак килеп, аллыма менеп кунаклады — Ә син китмисеңме инде, әти’ Бөтенләйгә кайттыңмы син’ — диде ул, мин куанычымнан тәмам тилерер чиккә җитеп, аны озаклап сөйгәннән үпкәннән сон — Минме?.. Китәргә туры килә ш\ л. китәбез, улым Сине лә. әниеңне лә авылга алып кайтырга килдем Бик рәхәт безнең авылда' Синең* шикелле малайлар да күп Шулар белән уйнарсың, урманга Пөрерсен Безнең бакча артында гына— урман Кайткач мин сиңа гармун да алып бирермен әле, яме> Ләкин Ирек алай тиз генә ризалашырга ашыкмады — Ә бабайны алып кайтмынбызмыни’— диде ул. гаҗәпсенеп. — Кайтса, аны да алып кайтырбыз, бялаЫ! — Кайтасыңмы, бабай? Кайтабызмы әти белән’ — лиле Ирек. Ял итен, Фәхретдин абзый каршына барып басты — Бик кайтыр идем дә, өйдә кеше калмый бит, улым. Мин дә синең белән кайтып китсәм, мәчебез ялгыз кала ич, аны кем карар? * — Эне шул, бабай, мәче бар бит әле безнең! — Аннары малай кинәт мина мөрәҗәгать итеп: — Юк, кайтмыйм мин авылга! Ә гармунны кайткач посылка белән... _ Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. Каян сизенгәндер Ирек: — Ура! Әнием кайтты! — дип кычкырды да ишеккә атылды. — Әнием, әтием кайтты!—диде ул, ишекне ачканны да көтмичә куанычын белдерергә ашыгып. 24 Сәкинә килеп кергәндә үле дә, тере дә түгел идем. Ул да мине күргәч тукталып калды. Минем дә сүз башларга йөрәгем җитми, аның да башлап сүз катасы килми иде, ахрысы. Ярабби! Ул хәзер элеккегә караганда да чибәрләнеп, яшәреп киткән ләбаса! Әй, килешә дә икән соң үзенә шәһәр киеме! Аягында биек үкчәле ялтыравыклы кара туфли, өстендә зәңгәрсу костюм. Чәчләрен кистергән, бөдрәләтеп җибәргән... Коточкыч кыен хәлдән мине улым Ирек коткарды. Әйтергә көч таба алмыйча торган арада әле Сәкинәгә, әле мина карангалап алды да, гаҗәпсенеп һәм куанып: — Әллә танымыйсыңмы, әти? — диде.— Безнең әни бит инде бу! Нигә күрешмисең? — Шулаймыни, улым? — дигән булып, мин Сәкинә янына бардым һәм ояла-курка гына кулымны суздым: — Нихәл, Сәкинә? Әйдә, күрешик инде. Ул озын керфекләрен сирпел, сагышлы күзләрен күтәреп каралы да: — Әйдә, күрешик алай булгач,— дип йомшак, җылы кулын бирде. Күрешмәгәнебезгә инде күпме гомер узган, әмма шундый таныш, шундый якын, шундый үз кул иде ул! Күңелем шундый тулган, нечкәргән, дулкынлану катыш шатлыгым шундый дәрәҗәгә җиткән иде — авыз ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләремнән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен Иреккә күрсәтмәс өчен, аннан да бигрәк Сәкинә белән сөйләшә башларга сүз таба алмыйча, тиз генә икенче бүлмәгә кереп киттем. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. Мин килеп керүгә: — Тукта, мин башта үзем сөйләшим әле Сәкинә белән,— дип зал якка чыкты да:—Бар әле, улым, әтиең янына кереп тор әле! — дип, Ирекне минем янга кертеп җибәрде. Ун-унбиш минутлап мыдыр-мыдыр сөйләшкәннән соң, Фәхретдин абзый минем янга керде. Кыяфәте бик җитди иде аның. - Бик каты тора әлегә, энекәш,—диде,—Ләкин син егет бул! Әгәр ипләп кенә, җаен белеп, егетләрчә сөйләшсәң, алай бик үк этеп җыкмас дип уйлыйм —Аннары Ирекне җитәкләде дә:— Әйдәле, улым без синең . белән кибетләргә чыгып керик. Атаңның иртәдән бирле ашаганы юк икән, бик ашыйсы килгән, ана тәмле әйберләр алып кайтыйк әле! _____________дип сөйләнә-сөйләнә урамга алып чыгып китте. Күкрәгемнән сикереп чыгардай булып гөрселдәп типкән йөрәгемне тотып, өч мәртәбә тирән итеп суладым да, ниһаять, тәвәккәлләп, олы якка, Сәкинә янына чыктым. Ул өстәлгә таянып, башын ике кулы белән тотып, уйга чумган килеш, аска карап утыра иде. Мин янына килеп баскач та күтәрелеп карамады. мен мин сине. Рәдиф үзе шуны әйтте: «Сәкинәңә ачу итеп, сине минем ф урынга куясы булганга үч итеп кенә алдаштым мин», ди Хафиз картны _ да шаһитлеккә ул яллаган булган икән.. Я. әйт инде берәр сүз? “ Бары шуннан соң гына башын күтәрде Сәкинә. Мөлдерәп аккан яшьле күзләре белән шактый гомер аптырап, гаҗәпләнеп һәм үпкәләп ч карап торды да. ниһаять, телгә килде. £ — Шулаймыни? Рәдиф шулай дип әйттеме? Шул ук сүзләрне мин * үзе.м дә сина әйтмәгән илеммени. Өлфәт? = — Әйтүен әйткән илең дә бит... Үзем ялганлый белмәгәч, мин аңа 9 ышандым тагын Беләм, кадерлем, авыр сиңа. Авыр булса да. кичер 5 син мине? Улыбы» Ирек хакына кичер* Яратасың бит син мине' Ярат- ~ масаң. башта мин сугыштан кайтканчы дүрт ел ярым, аннары менә < шушылай тилереп йөргәндә янә дүрт елдан артык ялгыз яшәр а идеңмени? — Кайдан беләсен? Бәлки, мин монда Чиләбедә... Йөрәк энә кадагандай чәнчеп, авыртып китте. — Юк. Сәкинә.. — Ярый,— диде Сәкинә, әле һаман агып торган күз яшьләрен сөртеп.— Сине оныта алмавым да хак! Ярый, мин сиңа ияреп кайттым да, ди Ләкин я сиңа, я миңа ачу итеп, берәрсе тагын берәр нәрсә ялганласа? Ул чакта нишләрсең? Тагын шулай, күземә күренмә, диярсеңме? — Беркем дә бутый алмас хазер безнең араны. Сәкинә! — Дөнья бит ул. Өлфәт. Председатель бит син хәзер Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул Әйдә, үзеңә дә бәла алып, минем дл йөрәгемне бозып йөрмә инде син! Бер кискән ипине ябыштырып торма! Барыбер ныклап ябыштыра алмассың сии аны — Бернинди кискән икмәк юк. Сәкинә* Рәдифнең вак җанлыгы аркасында килеп чыккан аңлашылмау гына ләбаса бу! Аерым яшәсәк тә. күңелем белән гел синең янда, гел улыбыз Ирек янында булдым мин. — Әллә син мин уйламаган дип беләсеңме. Өлфәт? Яратмаган булсам, сугышка кнтәренә дүрт-биш сәгать вакыт калганда үзем ияреп кайткан булыр идеммени? Биш елга якын көтәр идеммени, син сугыштан кайтып куып җибәргәч тә көттем мин сине Көн дә менә килеп җитәр, менә килеп керер дип көттем Ләкин бу ехгыш вакытындагы төсле к«тү түгел иде инде Кавышырга өметләнеп, бергә яшәрбез дип көтү булмады монысы Сүз катын караучылар да булды мнна Тик берсенә дә ризалашмадым Әгәр кияүгә чыгып куйсам, син гаебе булган икән моның. Рәдиф белән типтергән икән бу. днп уйларсың төсле тоелды. Мен » ни өчен генә көттем мин сине. Өлфәт! Мин бу дөрес сүзләргә шаккатып, аңа каршы куярлык бернинди дәлил таба алмыйча башымны иеп. өнсез булып утырдым Ә ул ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйли бирде: Шунда аны кысып кочаклап, күтәреп аласым пәм. теге чакта сабан туеннан сок озата баргандагы шикелле итеп, онытылып үбә-үбә. зыр- зыр әйләндерәсем килде. Ләкин йөрәгем житмәде. Кочып алырга түгел, чәчләреннән сыйпарга да курыктым Үпкәләтермен, ачуланыр кебек тоелды. Шул ук вакытта болай багана шикелле басып тору да читен иде. — Янагыма чап әле минем. Сәкинә* — дидем мин. уйлап-уйлап та шуннан бүтән әйбәтрәк сүз таба алмыйча. Ул бөтенләй игътибар итмәде. — Мин ялгышканмын. Сәкииә! Күтәрелеп тә карамады — Кичерә алырсыңмы икән син мине. Сәкинә? Улыбыз Ирек хакына булса да. кичерүеңне үтенәм мин синнән’ Әллә ташка әйттем, әллә ана: һаман шулай тик кенә утыра бирде. — Мин сезне алып кайтырга дип килдем. Бер дә юкка рәнҗеткән КҮПЕР ЧЫККАНДА — Инде менә минем турылыклы булуыма, ниһаять, ышангансын икән. Хәзер минем җаным тыныч. Ирекле тол мин хәзер. Нәрсә телим — шуйы эшли алам, кем белән телим — шунын белән сөйләшә алам! Ә сйна кайтасым килми. Куркам! Дуамал син, Өлфәт! — ТукТалё citn, алай кызма әле, Сәкинә! — дидем мин. җайлы гына башланып киткән сүзнең шушылай куркыныч якка борыла башлавына аптырап.— Ну, булган иИдё, зур xata эшләнгән Уз гаебемне танып, алдыңа тезләнеп гафу үтенәм бИт менә! Шуңа килдем. Синсез, улым Ирексез яши алмаганга килдем! — Ничава, яшәрсең әле! Мин дә баШта шуЛай диП уйлаган идем. Син куып кайтарып җибәргәч, әллә батып үлИММе икән дип. өч көн рәттәй бәке буена ТөШтем. Әни генә тГяеп калды: өйесёндә дә, артымнан төшеп, борып алып менде. — Барысын да бик яхшы аңлыйм! Ләкин мин ул чактагы Өлфәт түгел инде хәзер! Зинһар, кичер син мине’ Ал тагы матур тормышыбыз хакына кичер! Беләм бит. яратасын сИн Мине! Әйт әле. яратасың бит? — Шул яратуым аркасында шушылай сЫзланам да инде мий, Өлфәт... Мин тегү фабрикасында эшлим. Анда безнең барысы да хатын- кызлар Кай чакта ял вакытларында үзара сөйләшәбез шулай. Беренче мәхәббәте белән, яраткан кешесе белән бәхетле яшәүчеләр сирәк икән Ә менә өзелеп яратмаган кешеләре белән яшәүчеләр һәм бик әйбәт яшәүчеләр шактый. — Мәхәббәтсез, болай просто үзең хөрмәт иткән кешең белән яшәү — чын яшәү буламы икән соң, Сәкинә’ — Анысын әйтә алмыйм, Өлфәт һәрхәлдә, адәм баласына җан тынычлыгы да кирәк бит. Яратам дип, кимсетелеп яшәгәнче, үзең чынлап торып яратмасаң да, сине ярата торган, сине кеше итеп саный торган ир белән яшәү артыграктыр, бәлки. — Нигә һаман шул бер сүзйё тукыйсың. Сәкинә? Әйтеп торам бит инде: элеккесе-ахырысы Шул!.. Айнары улыбыз Ирекне дә чуттан чыгарып ташларга ярамый ич. — Җитәр, Өлфәт, Әйдә, туктатыйк бу хактагы сүзне. Никтер күңелем ышанмый төсле минем сйна. — Димәк, минем белән кайТмыйсый? — Юк, кайта алмыйм, Өлфәт! — Бәлки, син Торыр урыныбЫз юклыктан, өебез булмаудан куркасындыр. Сәкинә? Әгәр шулай булса, һйч тә аптырама! Бер ай эчендә өй салдырып куям. Тик кайтыгыз гына! — Әйтәм бит: ышаНЫп җитмиМ мИн сйна. Холкың дуамал, бер дә юкка көнләшәсең, шуңа шикләйәм. — Бу юЛы кайтмасаң, өй салдыру белән тагын алмага киләм мин сине! — йөрмә, Өлфәт. Килмә бүтән! — Алайса улыбыз Ирекне алып китәргә рөхсәт ит? Ялгызың гына калгач, иркенләбрәк йөрерсең. Сиңа мәшәкате кимрәк булыр' — дидем, болай әйтүемнең һич урынлы булмавын белсәм дә, тыела алмыйча. — Юк, Өлфәт,— диде ул, һаман шулай тыныч кына,— анысы булмас инде! Аны бик яхшы тәрбияли алам мин. Сугышның иң кыен елларында да артык булмады! Ә хәзер беркемгә дә бирмим мин аны! Моннан ары да сүз озайтып торуның мәгънәсе юк иде инде. — Әйтүем шушы, Сәкинә,— дидем мин аңа, кискен итеп.— Синсез яши алмыйм мин. Белеп тор: тагын алмага киләчәкмен! Шулай Дидем дә, Сәкинәмне кинәт кенә күтәреп алып суырып үптем һәм, ул өненә килергә өлгергәнче тиз генә чыгып китеп, туп-түры вокзалга юнәлдем. 25 Шулай итеп, йомшак җәйсә дә. шактый катыга утыртып жибәрде мине Сәкинә. III унын өстенә ялда ни булачагы, авылда мине ниләр көткәнлеге ачык түгел иде. Кем белә бит кайткач нәрсә буласын3 Бәлки, Рәдиф мине инде күптән судка биргәндер дә мине хөкем итү өчен көтеп кенә торалардыр Шаһи! эзләп тә йөрисе юк —Закир абзый бар. Ике ♦ арабызда булгай хәлләрдән сон мина ачу саклап йөрмидер дисенме < әллә аны?.. Колхозда эшләр ничек бара икән3 Мин юкта берәр мөгез 3 чыгып куймаса ярый инде. Чиләбсдән әнә шулай уйлап, бик аптырап-алжып кайттым Ә кай- i= тып төшкәннән сон мәсьәләнең мин уйлаганнан да четреклерәк һәм кур г кынычрак икәнлеге мәгълүм булды: Рәдифнең ике кабыргасы ук сынган ь һәм ул больницада ята булып чыкты! Башта мин, әллә янына барып, сөйләшеп-анлашып. гафу үтенеп i карыйммы икән, дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан, барыбер гафу итмәс, андый кеше түгел ул, тәмле теленне әрәм итеп йөрүдән башка нәти- * жәсе булмас дип, уемнан кире кайттым Ни булса — Шул дип, көтә s башладым... « Ә колхоз эше өчен юкка борчылганмын икән Бер дә андый мондый - хәл булмаган. Барысы да үз жае белән бара. Трактор чәчкечләре дә, * атлы чәчкечләр дә әйбәт кенә эшлиләр иде. Кызык та инде бу тормыш! Сәкинәм белән улым Ирекне тәки алып = кайта алмадым больницадан чыккач. Рәдифнең ни кылачагы Шулай ук е мәгълүм түгел. Ләкин Менә шундый хәлдә дә кешейен өмете, ышанычы = югалмый икән Чиләбедән кайтып төшкәннән ары нкс-өч көн үтүгә үк, 3 райбашкармага барып, өй салдыру өчен агач юллап кайттым Аннары ~ аны лесхоз эшчеләрен яллап кистердем, үзебезнең колхозда эшләүче ан a токолонна шоферлары белән сөйләшеп, бер төн эчендә ташытыһ куй дым да идарә эШеннән бушаган араларда шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. Әйтерсең, минем бүтән хәсрәтем юк, әйтерсең, дөньяда иң мөһим эшем — йорт салу' Беркөнне Шулай идарәдә иртәнге эшләрне бетергәч, йорт саласы урынга барып, тагын шул бүрәнәләрне каезларга тотынган гына идем, берәү: — Куеһ тор әле, яшти, балтаңны! — дип эндәште. Әйләйеп карасам — Рәдиф! Кулымнан баЛтам төшеп китә язды. — Син икәнсең әле, әйдә, утыр! Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да. нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым. Ул бүрәнәгә килеп утыргач — Ни хәлләрең бар сон. Рәдиф, нишләп йөрү3—дидем — Менә килдем әле,—диде ул. Янчыгын чыгарып, тәмәке төрергә кереште — Күптәннән күрешкән юк бИт, сөйләшәсе сүзләр бар иде синең белән. — Әйдә, сөйләшик алайса,—дип мин дә янын янына барып утырдым Больницадан чыкканнан бирле кырынмый йөргән, ахры, сакал-мыек- лары бик жнткән иде анын Үзе исерек Аулмаса да. аракы исе әллә кайдан бөркелеп тора, куллары калтырап-калтырап куя Күрәсең, кичә эчкәнлектән махмырлый иде — Син минем бүлнистә ятып чыкканны ишеткәнсеңдер бит? — диде ул, ниһаять, тәмәке төреп кабызгач. ' _ Дндый эш ишетелми калмый ниде ул — Кабыргаларым сынганын да беләсеңме? — Анысын да әйттеләр. — кайда сынганы да мәгълүмме сиңа ул кабыргаларның? — Барысы да мәгълүм, Рәдиф. — Нишләтим икән соң инде мин сине? Таш капчыкка яптырыйммы? Бик ансат яптыра алам бит, теләсәм. — Әйе, яптыра аласың, әлбәттә. Ләкин сиңа аннан нинди җиңеллек һәм ни файда булыр? Дәүләт судыннан башка кешенең үз суды, үз хөкеме, үз вөҗданы да булырга тиеш ич! Шул хәлгә үзен җиткердең бит син мине. Аннан тыш та байтак этлекләрең бар. Хәтта өемне дә син яндырдың бит! Инде әйтеп киткәнемчә, өйгә кем ут төрткәнен мин әлегә кадәр тәгаен генә белмим. Рәдифкә дә «син яндырдың» дип белеп әйтү түгел, ачу килгәннән генә әйттем. Шунда ул бик аз гына вакытка каушап калды да: — Ә син күрдеңме мин икәнен? — диде. — Бөтен хикмәт тә шунда шул — күрмәдем. Күрсәм, шул утның иң кызу янган җиренә тотып аткан булыр идем мин сине! — Күрмәгәч, сөйләнеп йөрмә! ■— Ә минем сөйләнгәнем дә юк, сүз җаеннан үзеңә генә әйтүем — һи!—диде ул, бер-ике минут чамасы уйланып утыргач.— Димәк, куркасың төрмәдән, ә? — Эш куркуда түгел. Гаиләмнән, җан сөйгән кешеләрдән аердың син мине. — Ә мин сине шулай да утырттырып куйсам? — Анысы ихтыярың. Без бер-беребезгә бурычлы түгел инде. Алышбирешебез беткән, арабыз өзелгән! Син мине аңларга тиеш, Рәдиф. Үзеңне дә хатының ташлап киткән бит. Шуның хәсрәтеннән тагын да күбрәк эчә башлагансың, шулай ич? — Эчүен күптәннән эчәм инде мин,— диде ул, тәмәке төпчеген бүрәнәгә басып сүндерә-сүндерә.— Шуңа түзә алмыйча китте дә ул. Акылга керергә бик вакыт иде инде миңа да Белеп торам, эчүемне ташласам, кире кайтачак минем хатын. Ә менә тыела алмыйм! Кызганыч иде ул бу минутларда. Иөзе ап-ак, иреннәре кипкән һәм дердер калтырана иде. Гаҗәп бит, ә: кеше үзенең ялгыш эшләвен дә белә, әмма шуны төзәтергә көч таба алмый! — Алайса менә болай итик без.— диде ул, кинәт урыныннан кубып.— Ярый, калдырам мин сине иректә. Үзең өчен түгел, хатының белән балаң өчен калдырам! Давай, син мина бер литрлык бир дә — син мине белмисең, мин сине белмим. Шуның белән бетсен! Үзең күреп торасың, кәеф шәптән түгел минем, баш бик авырта. «Шунда да кимсетеп китмәкче буласың, ә, шул көнгә төштеңмени. Рәдиф?» — дип әйтүдән чак кына тыелып калдым да, тагын ачуым чыгып, кесәләремне актара башладым. Кызганычка каршы, янымда бер тиен дә акчам юк иде... Рәдиф, аксак булса да хәйран тиз атлап, бата-калка барыбер кибет янына китеп барды. 26 Ә шул көнне кич мине, бригадирларга наряд биреп, идарәдән кайтырга чыккач, Закир абзый артымнан җитеп туктатты. — Тыңларга вакытың булса, бер-ике сүзем барые сиңа, прсидәтел,— диде ул. — Әйтеп кара, Закир абзый. Ул. нидәндер шикләнгәндәй, як-ягына каранып алды. — Юк, Өлфәт, урамда сөйләшә торган сүз түгел ул, бик важный мәсьәлә. Бүлмәңдә кеше калмадымы анда синең? ' — Юк, бикләп чыктым. — Әйдә, алайса, шунда кереп утырыйк әле. — Бик мөһим эшмени сон ул, Закир абзый, иртәгә калдырырга ярамыймыни' Ярамый, Өлфәт туган. Бүген үк, хәзер үк хәл итә торган эш! ‘— Мәсьәлә менә болай тора,— дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач -Сезнең авылның теге син кабыргасын сындырган Рәдиф бездә ята. Бик исерек. Авызында теле дә юк. Хатын әйтә, төшкә хәтле үк килеп кергәнне инде, ди. Кергәндә үк салмышые, ди. Үзе белән бер бүтилкә ♦ аракы алын кергән булган, анысын да эчеп бетерә язган инде. Закир абый кирәк мина, аны күрмиче китмим, дип әйтә, ди. Прсидәтелегез Өлфәтне төрмәгә тыктырырга йөрим, шуңа кирәк миңа Закир абзый, дип әйтә, ди. Мин бүген МТСка гәрүчи алып кайтырга барганыем, әле яңа рак кына кайттым да, хатын шушы сүзләрне әйткәч, синең янга йөгердем. Рәдиф коклап калды. Нишләмәк була икән соң ул, Өлфәт энем? Әллә теге күпердән ташлаган өчен тавыш куптармакчымы икән5 Ул хакта ике арагызда сүз булдымы соң? — Сөйләшкән идек, Закир абзый,— дидем мин. Рәдифнең шулай итенеп йөрүен башыма сыйдыра алмыйча.— Бүген иртән генә сөйләшкән идек. — Ничек-ничек килеп чыкты соң ул чакта сезнең чәкәләшү? ч Мин аңа барысын да әйтеп бирдем. ч — Алай икән эшләр!—диде ул, мине тыңлап торганнан соң уйга * калып. £ — Әйт әле, Закир абзый, ул көнне минем урында булсаң, син нн эш- = ләр идең? — дидем мин, аның фикерен беләсем килүдән бигрәк, авыр ө тынлыктан котылыр өчен. Е — Минме? — ул чигәсен кашыган булып, тула эшләпәсен маңгаена 3 ук төшереп куйды — Мин синең урында булсаммы? — Әйе. а — Туктале, башта бер тарих сөйлим әле мин сиңа, наный. Сугыш елларында булган хәл ул. Синең сүзләрне тыңлап утырганда искә төш те. Кырык беренче елда, сугыш башланган айларда ук ннмесләргә әсирлеккә эләктем мин. Кырык өчнең башына тикле алар кулында яшәдем. Бары шуннан ары гына, ничек кирәк алай качып, үзебезнекеләр ягына чыктым Ишетеп беләсеңдер, әсирнең бөтен тормышы сак астында үтә аның. Эшкә барганда да сак астында, эшләгәндә дә сак астында, кайтканда да сак, кайткач та сак. Бүтәне турында әйткән дә юк инде, дажы бәдрәфкә барганыңны ла карап күзәтеп торалар. Эмма сакчыларның да төрлесе барые. Кайсылары, без-әенрләргә ярдәм нтмәсә дә, тәк торганда зыян да эшләми. Кушканын үтәсәң, шул җитә. Ә кайберләре фашисның да фашисы инде. Ничек игеп синең җаныңа тию, кимсетү, мыскыллау турында гына уйлый. Бер көнне шундый кабахәтләрнең бер се безне, биш әсирне, урманга агач кисәргә алып барды Кышкы салкын көнне Башта без эшләгәнне карап, ашыктырып, әрле бирле сызгыргалап йөрде бу. Аннары туна башлады булса кирәк, мине чакырып учак яктыртты да шуның каршында җылынып утыра башлады Ә үзенең күзе һаман бездә, «шнель! шнель!» дип туктаусыз өреп тора. Әз ген.» туктап, тын алырга да ирек бирми. Үзе бнк шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырыпкычкырып көлгәләп куя. Тора-бара учак җылысы да туйдырды булса кнрәк, берәр аршын буе саллы гына агач ботагы кисеп алды да шуны безгә агып уйнарга тотынды бу. Ул томыргач, кайсыбыз! а килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. Үзе шашып-шашып көлә Мина да өч тапкыр эләктерде. Бер сүз дә әйтмәдем, агач килен тигән җирем бик каты авыртса да. өчесендә дә тыныч кына илтеп бирдем. Бәлки, тынар, кызганыр дип өметлән- гәнием Юк, малай, кая ул сиңа туктау! Әле беребезгә, әле икенчебезгә тондырып кына тора. Шуннан соң дүртенче тапкыр бәрде бу мина Бу юлы маңгаема ук туры кигерде, күземне чак кына чыгармый калды КҮПЕР ЧЫККАНДА Мин. авыртуга түзә алмыйча, маңгаемнан аккан канны жинем белән каплап туктатырга азапланган арада, агачын китерергә кушып, автоматы белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Я тәки атып жыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тот- каныем. берсендә — тегенең агачы. Мин килеп житкәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да «гул!» дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәнне. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады — ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде Менә шундый хәлләр . Ну мин шул вакытта бер тамчы да үкенмәДем! Хәзер дә үкенмим. «Вчүтки бер иң әшәке фашиснын яңагына чаптым бит әле!» хәтерең калмасын, кызурак канлы кеше шул син. олан! Башың да хәйран яхшы эшли, гаделлегең дә зур, ну кайчакта кирәгеннән артыграк кыланып ташлыйсың. Исеңдәме, салам көрәргә барган җирдән мине ничек итеп куып кайтарганыең? — Ул заманнарны искә алмыйк инде, Закир абзый.—дидем мин. оятымнан нишләргә белмичә — Атта да. тәртәдә дә булды инде ул чакта” — Анысы шулай, узган эш. Әмма андый хәлләрне дә искә төшереп алу зыян итми кайчакта. Әйтик, син ул вакытта тузынганда минем дә кызып китүем барые бит. Шулаймы? — Соң сез, эш эшлисе урында, карта cyta идегез ләбаса! — Анысы хак сүз. Ну бит син әле яна кеше иең Нинди эш майтара алачагыңны белмидериек ич әле без. — Бөтенесен дә бер калыпка сапларга ярамый. Закир абзый Үз районыбызда да хезмәт көненә әйбәт кенә биреп килүче колхозлап бао иде ләбаса ул чакта да. — Авызымнан тартып алып әйттең бу сүзләрне! — диде Закир абзый — Имынны шулай шул менә Хәйран хәлле генә колхозлар бапые Ә син аның нилектән алай бүлуыи беләсеңме’ Әйтимме сиңа аңың галәмәтен? дип. ул заманнар искә төшкән саен, куанып куям Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте. — Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимес- не пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бина ват. үзләре житкерде- ләр мине шул хәлгә Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән Минем урында булсаң, нишләрмен, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбен житди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән? — Соң ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кан жире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит v.n. — Ул яктан караганда, аермасы, ихтимал, әллә ни зур түгелдер. Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма — жир белән күк арасы бит! Миңа нәрсә: мин тоткындаем ул чакта Бернинди бүтән чарам да югые минем. Бүген үтерәләрме, иртәгәме— аның анысы әллә ни әһәмиятле түгелие мина. Ә син бит иректәге кеше! Сина башкачарак эшли алырга ла булырые Әй, Өлфәт, турысын әйткәнгә — Әйтеп кара. — Хикмәт колхозның дилбегәсе кем кулында булуда, энекәш. Ә без- дә сугыш башланганнан бирле юньле прсидәтел булмады Балык башыннан бозыла ул. Рәдиф тэ шундый черек булды Салу белән булышты Әшнәлек, кода-кодагыйлык хөкем сөрде. Менә шуна каршы иде халык. Ә хәзер, син иичава гына бүлеп бирә башлагач, тагын эшләргә тотындык бит — Ул бераз нидер уйланып утыргач кинәт урыныннан купты да сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде: — Ә син Рәдиф алай-болай эшне зурга илтер дип бер дә шикләнмә. Пычагымны да ♦ эшләтә алмый ул! Гаеп үзендә булган ич аның. Шулай булгач, яклый алмыйм мин аны Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакырттырмаучы буладыр Тотсын менә. Иртән торгач, айныгач бик хәтәр итеп сүгәм әле мин аны! 27 Закир абзый белән шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк. балта осталары яллап, мин өйне бурата башладым Рәдиф Эшне зурга җибәрсә, бүленеп калуы да мөмкин икәнен дә белә идем. Шулай б\лса да. үземә бертөрле үҗәтлек белән, тизрәк flopt җиткерергә ашыктым Чнлә- бедән кайту белән Сәкинәгә дә хат яздым 'Кайтырсызмы«пкән, Сянния? Кайтыр булсагыз, ым гына как —- ШУНДУК барып алам чомг сезне», ________________________ дидем Бу юлы озак көттермәде ул. Ун көн эчендә җавап килде «Әйбәт кенә яшибез, тик син киткәннән бирле Ирек кенә: «Әти кая китте, ник безне калдырып китте, алып кайтам дип әйткән иле бит ул безне, нигә алдалады икән?» — дип аптырата башлады Ләкин мнн һаман шул этекке уемда калам. Юләрләнеп килеп йөрмә! Әгәр кайтырга уйласам, үзебез дә кайта алабыз ла без»,— дип язган иде Әнә шуннан соң канатланып йөри башладым мин «Кайта алабыз» дигән бит! Кем белә, бәлки, шушы араларда ук тын итеп кайтып та төшәрләр дип. көн дә аларны көтеп яши башладым. Порт та салынып бетте. Колхоз эше дә ярыйсы бара. Закир абзый җитәкчелегендә арба ясау эшен дә көйләп җибәргән идек. Әйтергә онытып торам икән, сугышка хәтле «Ватан» колхозында арба ясау бик нык алга киткән иде. Көриәле арбаларын районыбызда гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр һәм бик геләп сатып алып китәләр иде. Сугыш башлангач, ул эш тукталып кала Бу ел җәй менә ;иул хәйран табышлы эшне җайга салып җибәрдек . Вакыт һаман су урынына ага да тора Кыш та үтеп китте, яз да килеп җитте. Ә менә Сәкиненең һаман кайтам дип өзеп әйткәне юк әле Көтә торгач, сагына торгач, ниһаять, түзә алмадым килергә кушмаса да, язгы чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгып, колхозла бераз эшләр җиңеләйгәч, ял көненә барып керерлек итеп, тагын Чиләбегә улым Ирек белән Сәкинәм янына кигтем Мин килеп кергәндә Фәхретдин ябын карчыгы белән танышларына кунакка киткән, ә Сәкинә белән Ирек өйдә иделәр БУ ЮЛЫ Сәкинә дә мине күргәч артык шаккатмады, мнн дә беренче баргандагы шикелле телсез-өнсез калып тормадым. Ә Ирек шундук танып алып — О-о! Әтием килде. Безне апкайтырга килдеңме, әтием? —дип алдыма УК менеп утырды — Әйе, улым, сезне алып китәргә килдем' — дип башта аны кочаклап үбәүбә сөйдем дә: — Теләсәң нишлә, Сәкинә, ләкин бу юлы сездән башка кайтмыйм мин! — дидем. Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган Билгеле, мнн әйтү белән үк ризалык бирмәде Сәкинә Байтак уйланып, икеләнеп утырды. Бары тик Фәхретдин абзый дз кайтып: — Җитәр, сеңелем, һәр нәрсәнең чамасы була’ Үзеңне дә. Өлфәтне дә җәберләп. Сак белән Сок шикелле икегез ике якта яшәүгә чик куярга КАКЫ ПФ Н У Р У.Л Л И н КҮПЕР ЧЫККАНДА кирәк инде. Гомер ике килми ул, чәчәктәй вакытыгызны заяга үткәрмәгез!— дип мине яклап бик нык үгетләгәннән сон. гына, ниһаять, риза булды. Шулай итеп, минем дә, ниһаять, дөньям түгәрәкләнде һәм без, чын кешеләрчә, матур гына яши башлаган идек. Әмма... 28 Бу урында мин сина шактый сәер булган һәм минем чәчләрне агарткан хәлләрне сөйләп китәргә мәҗбүриен, туган. Берсе сиңа инде билгеле Гөлүсә аркасында булды. Сәкинәмнән шул шашкын хисле чәчбикә тагын колак кактыра язды. Теге чакта институтка килеп сөйләшүдән соң, ул мине аңлаган сыман булган иде. Йомышы төшеп, идарәгә килгәндә, урамда очраган вакытларында, гадәтенчә үтә ягымлы, үтә ачык сөйләшсә дә, күз карашы белән һаман әле мине яратуын сиздерсә дә, тел белән әйтеп, әрсезләнеп йөрмәде. Мин үзем дә мөмкин кадәр җитди, рәсми булырга тырыштым һәм бер дә алай икеле-микеле уйланырга урын калдырмаган шикелле идем. Әмма ул өметен өзмәгән, һаман мине көтеп, ышанып йөргән икән. Ә өмете өзелгәч... Инде әйткәнемчә, Сәкинә белән Ирекне алып кайтып, куанып-шат- ланып эшләп йөри башлаган чагым иде ул. Август ае ахырларында бер көнне районга барырга дип ат җигеп тора идем, шул укытучы Гөлүсә яныма килде дә: — Сезне районга бара икән дип әйткәннәр иде, зинһар, мине дә утыртып алып барыгыз әле? — диде. — Йомышыгыз бармы, әллә теге чактагы шикелле болай гына барырга уйладыгызмы? — дидем мин, шактый кырыс итеп. — Ә сезгә барыбер түгелмени, Өлфәт абый? — Юк, барыбер түгел, Гөлүсә! Йомышыгыз булса гына алып барам мин сезне. — Йомышым бар иде шул, Өлфәт абый! — диде ул зәп-зәнгәр күзләрен очкынландырып. — Барырсыз инде алай булгач, авыл мөгаллимәсен калдырып китү ярамас. Кайтыгыз да әзерләнеп, көтеп торыгыз. Китешли ала китәрмен. Ул кинәт яктырып: — Ә мин инде әзер! — диде дә башта кулындагы портфелен тарантаска китереп куйды, аннары үзе менеп утырды. Киттек без моның белән. Башта ул да ничектер уйчанланып, моңланып, миңа сүз катмыйча гына барды. Мин дә көннең матурлыгына, җылылыгына рәхәтләнеп, кырдагы игеннәребезнең инде җыелып бетеп баруына куанып килә идем. Үзебезнең «Ватан» межасын үтеп. Качкалак урманы дип аталган кечерәк кенә урманга барып кергәч, Гөлүсә кинәт миңа сыенарак төште дә, күзләрен майландырып: — Беләсеңме, Өлфәт абый, бу юлы да бер йомышсыз киләм бит мин синең белән! — диде. Мин эсселе-суыклы булып киттем. Атны туктаттым да, ачуланып: — Нигә болай юләрләнеп йөрисез сез, Гөлүсә? Әйдә, төшегез тарантастан!— дидем. — Ә син тыңлап бетер, Өлфәт абый! — диде ул, кырыслыгыма һич тә исе китмичә.— Әйе, минем районда бүген дә бер йомышым да юк. Ләкин минем синең белән бергә, бер тарантаска утырып барып кайтасым килде. Соңгы мәртәбә синең белән бергә утырып каласым килде минем, аңлыйсыңмы син шуны, Өлфәт абый, соңгы мәртәбә дип әйтәм мин сиңа! — Аңлавым ни дә, аңламавым ни... — Аңласаң, мине кума, Өлфәт абый, яме! Хәтереңдәдер, кырык алтынчы елның кышында сиңа утырып кайтканда, «син өйләнмичә шушы Көрнәледән китмим», дигән идем мин сиңа. Менә мин сүземдә тордым: син Сәкинәңне алып кайтмыйча китмәдем. Ә хәзер китәм! Ронодан расчет алдым инде мин. Хәзер мина монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Әйдә, туктатма атыңны, йомышым булмаса да, үзең белән алып барып кайт инде син мине бүген. Бишалты ел үзеңне яратып йөр- гәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам — Зинһар, җыен юк-барны сөйләмәгез әле. Гөлүсә!—дидем мнн, тәмам аптырашка калып.— Безнең ике арада бернинди гыйшык-мишык та була алмаячагын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә! — Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем,—диде ул. сабырлана төшеп.— Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин, акылдан тыш, йөрәге дә бар бит әле адәм баласының Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? « Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга _ әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән = гомер итәргә туры килер миңа да? Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үзем- не-үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күз- в. ләремә текәлгәч, башта әллә тарантастан куып төшеримме дип тә j уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып: — Борчылмагыз, Гөлүсә, нпгә алай булсын ди! Сез дә яратырсыз ~ әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! — х дидем. Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карал барды да: — Мнн үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! — диде. Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мнн дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып кунган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокырчакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайный башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мнн, үзен кулга алды, ахры, бу кызы- кай дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шул ч i < һич тә көтелмәгән бер нәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән: — Их, Өлфәт абый! —дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тиде- рә-тидерә, мине үпте. Кайнар иреннәре биткә тигәч, мнн дә аны кочып үпми кадалмадым... Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән... Нәкъ шул чакны якында гына. — Алла куәт бирсен. Өлфәт абый! — дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча: — Рәхмәт!—дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төшгем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешү- челәрнен берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Мина шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар — чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар... Мнн юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә — Кичер. Өлфәт абый, мнн юләрне, минем аркада килеп чыкты бу,—диде дә авылга кайтып кипе. Кичен мин районнан әйләнеп каЙ1канда Сәкинә өйдә юк иде. Мине КҮПЕР ЧЫККАНДА тазлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул Теге безне урманда күргән малайлар арасында миңем Ирек тә булган икән һәм ул кайткач әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә: «Әтиең миңем арттан килеп йөрмәсен», дип әйтеп китер үк барган. Гөлүсә дә урманнар борылып кайтып, әйберләрен җыештырган да уз якларына кайтып киткән булып чыкты. Шулай нтер, тагын Сәкинәсез калдым мин Шул ук кичне эргыннан барсам да, кайтырга түгел, сөйләшергә дә теләмәде Сәкинәм. Мин кергән ишек ябылганчы ук өйләреңнән чыгып китте. Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтга ул Янтыкка инде үзеңең яраткан эшеңә дә урнашкан, үзебезнең «Ватар»- д?гы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде. Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин уз башы иситептерме. кеше кннәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган =ңнне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрңәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аңын сәбәбен хәбәр иткән бул1андь|р инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан — Актаныш ягыннан минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатнын кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле миң: « Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән. Сәкинә,— дип язган иде ул.— Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ышан мина Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөидһсы булмады ул чакта. Мин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыштан кайтканнан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң яратуымны ана ачыктаначык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа турылыклы булып калды... Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сакиңә, ләкин, миңемчә, алай зурлап шаккатырлык нәрсә юк монда. Ул миңе яратмаса да, мин аны алты ел буена сөең йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасан бәлки үземә булыр дип та өметләнгән кеше бит... Шул өметем дә өзелгәннән соң сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күнедем алгысын, хискә бирелеп киткәнмен икән — аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бңт. Син дә азрак мине аңларга тырыш иңде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчаңта кирәгеннән артыграк биредең ңитүчән булуын үзең дл беләсеңдер .. Сүз дә юк. ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды Шуңа күрә, синең күзенә күренергә кыенсынып, ШУЛ ук көнне җыенып. Көрналедәң чыгып киттем дә мин.. » Шушы хатны алып укыганнан соң тына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Щуннаң соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык. Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яргысы агарырга өлгергән иде инде. 29 Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә каиберәүләрнеке гәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча пошынмыйча, янмыйкөйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин Алай йөри дә алмыйм. Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байгак кына читен хәлләрдә калталарга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында авыл хуҗа лыгын алгя жибәрү өчен кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк дип айлата башладылар, һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан* да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны Шуннан сон бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мен лот бодай үсәчәк жир әрәм булып калмасмы'-*. Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик ♦ нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан сон үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде Шуннан кызыксынып китеп, мин аннан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп каралык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уныш бирмәде. Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчгек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап кит = кәләсәләр дә. башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма кырын эш кырык ч елдан сон да беленер дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр •=? җитеп, уныш жыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык £ итеп башта «пешекләделәр», аннары шелтә эләкте Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә — бу юлы а инде катысы ук. Бер вакыг безнең хуҗалыкка дя тавык һәм үрдәк ө үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым = булырга тиеш иде. Шул чак тагын аптырабрак калдым, туган «Тавык- ~ чебеш» кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса Үсеп җиткән < иән соң итләре бик тәмле дә соң. ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта а бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбнш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчыккорчыгы туктаусыз ашатын-эчертеп. кош корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич... Ә монда, мә сина, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк1 Ярый, тавыкларың ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннарлан, исән төшкәч төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә? Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә «ч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!. Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тиры ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады Аннары канат чыгып, тәмам нсәеп килә башлагач, ниндидер чир йогын, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип. аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне лә куеп караган идем Барыбер нәтиҗәсе булмады Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук. инкубатордан \рдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җнтк .нне дә көтмичә. МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрд б .6- кәләреи Ә без тоттык та хәл нгтек тукта, нн булса ул, озатыйк әле боларны Казанга. Казан безгә ерак түгел, ни бары гуксан километр гына. Икенче көнКҮПЕР ЧЫККАНДА не кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде. Ә көз җитеп колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты. Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли аямаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте... Бер кирегә китсә китә икән ул эшләр, туган. Өстемдә кара тап булып, күңелемне сызлатып торган теге шелтәдән котылырга да өлгермәдем, аннан да яманрак хәлгә дучар булдым, һаман да шул үземнең тыйгысызлыгым аркасында инде... Колхозчылар сыер, сарык асрап, аларга печән җыеп, тиресләрен түгеп мәшәкатьләнергә тиеш түгел, бәлки, шәһәрдәгечә, сөтен дә. маен да, итен дә әзер килеш, колхоздан гына сатып алып торырга тиеш, дигән фикер алга сөрелә башлады. Ялгыш аңлауга урын калмасңн өчен, алдан ук әйтеп куям: эшче белән колхозчы тормышы арасындагы аерманы бетерүгә мим дә каршы түгел идем. Хәзер дә хуплыйм мин ул нәрсәне. Ахыр чиктә, ниһаять, шулай булырга тиеш тә ул Эшләр шуңа таба бара. Әйтик, безнең фермада эшләүчеләр, нәкъ шәһәрдәгечә, атнага биш көн һәм көненә сигез сәгать алмашынып эшли хәзер. Бәйрәм көннәрендә эшләүчеләргә, шулай ук шәһәрдәгечә, хезмәт хакын икеләтә түлибез. Ә колхоз буенча һәр колхозчының эш көненә уртача хезмәт хакы өч сумнан да артыграк туры килә. Ул яктан эшче белән колхозчы арасында хәзер үк инде аерма юк дип әйтергә була... Ләкин бит бу хәзер шулай. Ә ул елларда эшләр әле башкача иде: көненә өчәр сум түгел, атнасына да ул хәтле эләкми иде колхозчыга... Башка якларда, белмим, ничек булгандыр, әмма безнең тирәләрдә корылык булды ул елны. Игеннәр дә, печән дә начар иде. Бүтән елларда халык ничек тә җаен таба: колхоз кырыннан бер сыер һәм өч-дүрт баш сарыкны кыш чыгарырлык печән әзерли торган иде. Әмма ул елны иген дә, печән дә уңмагач, шуның өстенә, колхозчыга сыер тоту артык мәшәкать ул дип тә әйтеп торганда, тирә-як авыллар сыерларын я суеп сатарга, яки дәүләгкә тереләтә тапшырырга керештеләр. Сатучы күбәйгәч, сыерларның бәһасе бик арзанайды. Әйтик, башка елны башмактан бозаулаган һәм җиленнәре кәҗә җилене хәтле генә булган сыер кисәген дә юлың уңса гына сатып алырга мөмкин булган акчага ул елны егермешәр литр сөт бирә торган бурадай сыер алу берни тормый иде. Сыер — чебеш түгел: ел саен үсеп, өлгереп тормый. Димәк, быел ике йөз илле сум торган сыерны киләсе елга биш йөзгә дә табып булмавы мөмкин... Исәпли-уйлый торгач менә мондый фикергә килдем: колхозга сыер җыя башласак ничек булыр икән? 1 Шул ук көнне идарә членнарын чакыртып киңәштек тә колхозга савым сыерлар җыярга булдык. Азык запасын исәпләп караганнан соң, туксан биш баш сыер алырга мөмкин, диде зоотехник. Азык булмагач, сез ни белән туйдырмак булып жыярга ниятләдегез ул сыерларны, диярсең инде син, туган. Хикмәте менә болай аның: күпьеллык үләннәр ул чорда инде тәнкыйтькә дучар ителсәләр дә, әлеге дә баягы, үҗәтлегем белән, люцерна җирен сөрдермәгән идем Күрәсең, язгы дым белән ныгып калган булгандыр, иген белән печән уң.маса да, люцерна бик шәп иде безнең ул елны Сыерларны карап, яхшыларын, күп сөт бирә торганнарын гына ♦ кабул итү өчен, бер күз салу белән хайванның нинди икәнен белеп ала торган әлеге шул I алим абзыйны билгеләдек. Колхозларны берләштергәндә безнең «Чулпан» да «Ватан»га кушылган һәм Галим абзый хәзер ферма мөдире булып эшли иде. Терлекләр инде кулга кергән, суясы яки сатасы хайванны бер көн ашату да крестьян өчен бик исәпле чак булганлыктан, нәтиҗә без көт кәннәи дә әйбәтрәк килеп чыкты. Ун көн эчендә тирә-як авыллардан сиксән өч баш сыер китерделәр. Сатарга теләүчеләр әле һаман күп иде Әмма дәүләткә терлек кабул итү пункты мөдире, бу хәлне сизеп алып. Хәкимов миңа аяк чала дип. районга барып тавыш куптарган Шуннан соң мине чакыртып алдылар да башта сыер җыюны туктаттылар, анна- ® ры, җигәр инде, күп чиләндек без синең белән дип, мине җавапка тарту ® турында мәсьәлә куйдылар. Мин берни дә эшли алмадым Чөнки фор п маль яктан мин. чыннан да, хаклы түгел идем. Эш шунда, без сыерлар- £ нын һәр килосын дәүләт бәясеннән биш тиенгә кыйммәтрәк алдык. Бу, > бер яктан, закон бозу сыманрак хәл, икенчедән, тирә-як авыл халкы. = сыерларын дәүләткә тапшырудан туктап, безнең колхозга ябырылган $ иде. Биш тиенгә кыйммәтрәк җыйган өчен түгел, әлбәттә. Дөрес, анысы Е да җирдә аунап ятмый. Дүрт йөз килолы сыер тапшырган кешегә — 3 егерме сум дигән сүз ул... Мине шунда бер буйдан эшемнән алырга да ниятләре юк түгел, а Гадел абый урынына килгән секретарь шуны үземә дә сиздереп куйган иде. Әмма эш аңа ук барып җитми калды. 30 Тормыш гел бер килеш кенә бармый икән, туган Тора-бара авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләргә мөнәсәбәт тә, шул җәһәттән авыл халкының хәле дә бик нык үзгәреп китте. Эштә инициатива, эшне якача оештыру аеруча хуплана башлады. Аннары килеп, хезмәт хакына түләү шартлары да колхозчылар файдасына авышып һәм тотрыклыланып калгач, колхоз эшенн ш читләшеп йөрүчеләр дә эшне үзләре сорап алып эшли башладылар Халык белән эшләү бик нык җайланды, күңеллеләнде Ләкин, шул ук вакытта, бик зур борчуым да бар иде минем, туган Җәзага эләккәнемә күңелем сыза, шуңа йөрәгем әрни, шуңа үз-үземне тирги идем. Мең төрле уйларга багып, бик күп тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергәннән ары, ниһаять тәвәккәлләп, кичерүне үтенеп шикаять язган идем. Бәхетемә каршы, озак көттермәделәр. Бөтенесе мин дигәнчә булып бетте. Ә аннан соң ике-өч ел вакыг үткәч минем өчен көтелмәгән бик зур янадык булды: меңдә тугыз йөз алтмыш җиденче елда мина Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр Анысы ни өчен икәнен тәфсилләп торасым килми. Башкаларга ни өчен биргән булсалар — мина да шуның өчен. Указдагыча итеп әйгкәндә, авыл хуҗалыгы продуктларын җитеш терүдә нрешелгән уңышлар өчен бирделәр. Бу хәлгә мин шатландым да. офтандым да. Шатландым, чөнки ул исемне бер минем генә хезмәтемә түгел, бәлки безнең «Ватан» колхозчыларының барысының да тырышлыгын искә алып бирелгән дип сана КҮПЕР ЧЫККАНДА дым Дөресе дә шулай бит, туган. Әгәр Галим абыйлар, Таифә, Маһисәрвәр апалар, Закир абыйлар һәм ал^р кебек ук башка бик куп колхозчылар чынчынлап тырышмаган булса ничек кенә әйбәт эшләмим, мин бер үзем берни дә майтара алмас идем... Офтандым, чөнки минем дә, ниһаять, макталып телгә алына башлавымны Сәкинәм-җан кисәгем күрә алмыйча калды. Сыерлар савуда яхшы гцна эшләп йөри торган җиреннән кинәт авырый башлады һәм җиде ай түшәктә ятканнан сон дөнья куйды. Казанга гына түгел, Мәскәүгә үк алып барып, профессорларга да күрсәтер караган идем үзен, әмма: «Хәзер сон инде, берни дә эшләп булмый — рактан терелтә торган ышанычлы дару әлегә табылмаган», диделәр. Хәсрәтемнән үземне үзем кая куярга, нишләргә белмичә өнсезләнеп йөрдем Искиткеч акыллы, сабыр, тыйнак, ягымлы кеше иде бит минем Сәкинәм. Ирне зур иткән дә — хатын, хур иткән дә — хатын, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Председательнең эше болай да бик тынгысыз. Кояштан алда торырга, кояштан соң ятарга туры килә аңа. Яткач та иркенләп йокларга бирмиләр әле. Тугыз йөз илле йортлы хуҗалыкта («Ватан» хәзер биш авылны берләштерә) еш кына төннәрен дә кичектергесез мәсьәләләр килеп чыга. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, тәүлек буе эшли председатель. Фәлән сәгатькә кайтам, дип хатынга әйтеп китеп тә вакытында кайта алмый калган чаклар турында әйткән дә юк инде. Ә бит хатын, бичара, менә кайтыр, менә кайтыр дип, ике күзен дүрт итеп, көтеп тора. Әмма мин Сәкинәнең шундый чакларда беркайчан да үпкәләгәнен хәтерләмим. Ярый әле, ул елны улым Ирек укуын тәмамлап кайткан иде. Укыган елларында ул, эшкә башка авылга китәм, үзем укыган мәктәптә, үземне укыткан укытучылар белән бергә эшләргә кыенсынам, дип йөргән иде. Инде менә эшләр болайга киткәч, мине ялгыз калдырма, улым, дип мин үзем дә аның авылга кайтуын үтенгәч, үзебезнең Көрнә- ле мәктәбенә кайтып математика укыта башлады Шулай аталы-уллы икәү кыш чыктык. Ә язын, Ирекнең укытуы беткәч, мин аны өйләнергә кыстый башладым. Малай каршы килмәде. Институтта укыганда яраткан кызы булган, укып бетергәч ул кыз да безнең күрше районга эшкә кайткан икән. Җәйге каникулында шул кызны алып кайтты да шуннан бирле матур гына яшәп яталар. Өлфәт абзаң хәзер бабай булды инде — оныгыбыз бар. Үземнең сәламәтлек тә әйбәт әле. Тиз генә бирешергә исәп юк. Тик менә Сәкинәмнең вакытсыз үлеп китүе генә аяныч Ул вафат булганга да ике елдан артты инде. Әмма мин аны һаман да шулай тере, чибәр һәм акыллы итеп күз алдымда тотам. Күңелемнән һәрвакыт аның белән сөйләшәм, киңәшләшәм... Инде шушында сүзне туктатырга да мөмкин булыр иде. Ләкин... 31 Заманында Көрнәледә укыткан теге Гөлүсә белән тагын бер мәртәбә очрашуымны әйтми калдырсам, хикәям тулы булмас төсле Узган ел декабрь аенда Казанга барырга туры килде шулай Килгәнкилгән, берәр спектакль дә карап китим әле дип. үзебезнең татар театрына барган идем. Театрның күргәзмә залында артистларның оәсем- нәрен карап йөри идем, иреннәрен, кашларын бик хәтәр итеп буяган бер хатын кояштай балкып яныма килде дә: — Үзегез танып күрешмәссезме дип көттем-көттем дә, таныр чамагыз булмагач, үзем башлап сүз кушарга булдым. Нихәл, Өлфәт абый?— дип, күрешергә кулын сузды. Мин аны тавышыннан танып алдым һәм аптырап калудан аркан авып китә яздым. Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы! Тал чыбыгыдай нечкә билле, зифа буйлы, озынча чибәр йөзле элекке Гөлүсәгә тамчы да охшамаган иде ул. Битләре тулган-түгәрәкләнгэн, биле колач җитмәслек булып юанайган, элек беленер-беленмәс кенә төртеп торган түшләре зурайган, хаття заманында кап-кара будгаң чәчләренә тикле аксыл-сарыга әйләнеп калган иде. Хәер, анцсын буяткан булгандыр инде.. Мин каршымда торган шул симез ханым белән элек бездә укыткан чибәр кыз арасында ниндидер охшашлык табарга теләп, әмма һичнинди охшашлык «аба алмыйча шаккатып торган арада ул, сүзләрен пулеметтан аткандай сиптереп, үзегез һаман шул «Ватан»да эшлисезме әле. һаман председательме, улыгыз кайда, Сәкинәнең ни хәлләре бар, дип сораштыра башлады. Мин барысын сөйләп биргәч, көрсенеп куйды да — Ә теге сез кабыргасын сындырган Рәдиф кайда хәзер, гел шулай эчәме? — дин сорады Мин сиңа әйтеп китәргә онытып җибәргәнмен икән, туган. Рәдиф шулай ук гүр иясе булган иде инде. Алтмыш җиденче елның кышында, буранлап торган ачы салкын көнне күрше авылга барып, бик каты < эчкән дә шуннан кайтып килешли туңып үлгән иде ул. Шул хәлне сөйләп биргәч, Гөлүсә әллә ни гаҗәпләнмәде: х — Тәки барып чыккан икән! — генә диде дә кемнәндер шикләнгән ч сыманрак итеп, як-ягына каранып алды. Аннары туп-туры күземә карап * — Теге вакытта Качкалак урманындагы тыйнаксызлыгым өчен сез а. мина үпкәләгәнсез инде, Өлфәт абый, әйе.ме? — дип сорады. — Ул көннәрне искә төшереп тормыйк инде, — дидем мин. нык кына итеп үзен ачуланып ташларга телем кычытып торса да, сүз озайтырга ® теләмичә. — Әйтегез әле, Гөлүсә, үзегез ничек тормыш итәсез, кайда ншн- х сез?—дип сорадым. * — Казанда мин хәзер, Өлфәт абын. Беркайда да эшләмим,— диде ул, соравын җавапсыз калдыруыма игътибар итмичә.— Хәтерегездәдер, сез икенче курс өчең кышкы сессиягә имтиханга килгәндә мин. институтыгызга барып, сезне кинога чакырган идем. Шунда мин сезгә бер доцент артымнан йөрүен дә әйттем, Исегездәме? — Исемдә. — Леегездә булса, менә шуның белән яшим инде мин Сезнең белән булган хәлдән сои, үз ягыбызга кайтып бераз укыттым да, бөтен дөнья сына үч итеп, Казанга киттем һәм туп-туры шул доцентның квартирына барып кердем. Ул мнне бик куанмн каршы алды һәм без аның белән тора башладык. Хәзер ул зур кеше булды инде — профессор. Профессор хатыны мин, Өлфәт абый! Шуңа беркайда да эшләмим — Профессор хатыннарына эшләргә ярамыймыни сон? Ул авыр сулап алды да, кинәт уйчанланып китеп: — Ярын, нишләп :I|>,IM.IU.III! -диде — Бик им , | дә, проф.ссорым рөхсәт итми. Бик көнче ул, хәтта колхоз базарына иг алырга да үземне генә җибәрми. — Ярата торгандыр. Шуна алай көнләшәдер. — һем!—диде Гөлүсә, кычкырып көлеп җибәреп — Авын коры яратуы мина пычагымамыни? Их, Нлфәт абый, белсән иде син минем хәлләремне Мин бит.. Ул сүзен әйтеп бетерми калды, яныбызга ябык кына, кечкенә генә гәүдәле һәм пеләш башлы бер кеше килде дә, мина бөтенләй әһәмниг бнрмәстән. Гөлүсәнең җиңеннән тотып; — Әйдә тизрәк, чирагым үтә юкса,—дип, театр буфеты ягына ымлады Гөлүсә, менә шушы инде ул профессор, дигән мәгънәне аңлатып, ризасызлык белдереп, мина күз сирпел алды да теләр-теләмәс кенә ияреп китте. КҮПЕР ЧЫККАНДА Соңгы сүз Менә мин вәгъдәмне үтәдем, туган. Үз башымнан кичкән һәм әле дә минем күңелне борчып торган, төнлә төшләремә кереп йөдәткән нәрсәләрне бер дә арттырмыйча-киметмичә сөйләп бирдем. Калганын син үзең кара инде, нәтиҗәсен үзең чыгар. Мин үз эшләремә үзем бәя бирергә теләмим. Теләсәм дә, дөрес бәяли алмас идем. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: барлык эшләремне дә, үземчә, яхшы ният белән, кешеләргә кулымнан килгәнчә изгелек итү максаты белйп эшләдем. Хәтта минем өчен җанын бирергә әзер торган һәм мин үзем дә аны өзелеп яраткан Сәкинәмне аерып җибәргәндә дә дөрес эшлим дип уйлаган идем. Ә соңыннан, үзеңә мәгълүм, әнә нинди хәлләр килеп чыкты... Күрәсең, адәм баласының табигате шундыйдыр инде: нинди генә эш кылырга тотынса да, башта үзен хаклы саныйдыр, шуңа инанып тотына торгандыр. Хәер, алай дип кистереп әйтү дә бик үк дөрес булмас. Андый хәлләр мәсьәләне һәрьяклап уйлап җиткермәү, кызулык аркасында килеп чыга бит алар. Ә нәтиҗәләре йөрәккә уелып кала да гомер буе җанны әрнетеп, чәнчеп тора. Әлбәттә, фәлсәфәгә бирелеп, уйлана-эзләнә башласаң, минем ул вакытта юләрләнеп китеп бер гөнаһсызга Сәкинәмне җәберләвемне дә, Рәдифнең, Хафиз картның әшәкелекләрен дә, Гөлүсәнең хикмәтләрен дә аңларга һәм билгеле бер дәрәҗәдә акларга мөмкин. Фашистлар китергән аяусыз сугыш нәтиҗәләре дип санарга була аларны. Бер караганда, чыннан да шулай бу. Егерме яшем дә тулар-тулмас фронтка китеп, дүрт ел буена көнен дә. төнен дә пуля астында йөреп кайту бер дә эзсез генә калгандыр дисезме әллә? Авылның менә дигән ир-егетләрен сугышка алып китеп бетермәгән булсалар, Рәдиф тә ул тикле азына алмаган булыр иде. билгеле. Гөлүсә дә алай ук әрсезләнеп йөрмәс, аңа да үз тиңе, күңеленә ошаган бүтән егет табылыр иде... Ниһаять, колхозлар һәм колхозчылар тормышы да ул тикле үк кытлыкка калмас, гөрләп барган булыр иде... Әйе. алары шулай. Ләкин, шул ук вакытта, бар гаепне сугыш кыенлыкларына гына кайтарып калдыруда дөрес булып бетмәс, чөнки сугыш мәхшәрләреннән әйләнеп кайтып менә дигән итеп яши һәм эшли башлаучылар меңнәр, миллионнар булды! Димәк, хикмәт сугышта гына түгел монда... Атом көчен һәм коралын уйлап таптылар. Унбиш-ёгерме ел элек кенә акыл җитмәстәй эш булып тоелган Айның да серләрен ача башладылар. Ә менә кеше холкының, кеше психикасының серләренә ахыры- нача төшенү, аны бары тик яхшы психика гына итү өчен бик күп тырышасы бар әле. Бер минутлык дуамаллык аркасында бер гомерлек фаҗига эшләп ташлаучылар бер мин генә түгел, бар бит әле алар, туган, бар. һаман шулай булырга тиеш түгел ич инде бу. Космосны өйрәнүгә генә түгел, үз холыклары белән идарә итү чараларын өйрәнүгә дә ныграк игътибар итсен иде кешеләр. Әгәр шуның серләренә төшенсәләр, минем ише шырпысыз кабынып китүчеләр дә, үз хисләрен үзләре йөгәнли алмау аркасында, бүтәннәргә дә бәхетсезлек китереп, үзләре дә бәхетсез калган Гөлүсә кебек кыбырсык җаннар да, башта башкаларның тормышын бозып, соңыннан үз башларына үзләре җиткән Рәдиф ише яман бәндәләр дә булмас иде. 1968—1969