Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР

Этил суы Зна торур. Кыя теОи кәнә торур Балын толны бана торур. Күлеңтаный күшарар . Ага сулар, ага сулар. Ага сулар Болгарга. Кызганам моңлы баланы Узам моңлы булганга. Сүз башы Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих ечен гене түгел, оерым кеше юморе ечен де бик аз вакыт Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһвмияте тарих очан чиксез зур. Кайсы чор соң ул шулай да! Ул —Болгар чоры. Ачыграк итеп әйткәндә, Болгар йортның туу, оешу чоры. 922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми тесте ислам Дине кабул ите һәм заманында иң зур. кәчле дәүләтләрнең борее белән дипломатик моиасәбет урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт — Болгар дәүләтенең рәсми тарихы башлана. Багдад илчелегенең секретаре, борынгы тел белән әйткәндә, битекчесе Әхмәт ибн Фадлан шул чордагы болгарлар һәм башка халыклар турында истәлекләр язып калдыра. Әгәр ибн Фадланның һәм гомумән гарәп сәяхәтчеләренең истәлекләре бул- маса, тарихыбызның болгар чоры турында без, ихтимал, бик күл нәрсәне болмэ'ЭИ булыр идек һем, күрәсең, мин дә бу әсәремне игңат итә алмаган булыр идем. Бу романымда мин. нигездә, менә шул кыйммәтле истәлекләргә таянып, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган хәлләрне тасвирладым. Алдан ук шуны искәртеп куясым килә монда сурәтләнсен кайбер вакыйгалар кайбер күренешләр бүгенге күзлекгән караганда сәер тоелырга мәмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк — ул борынгы кеннәр, вакыйгалар, кешеләр... бик еракта, бик тирәндә күмелеп калган. Аларга инде мең дә илле ел чамасы! Шулай итеп, тугыз йез дә унсигезенче елга аяк басабыз. 1 Идел суы ага торыр. Кыя тебен кага торыр Күлләрендә бака һәм балык күп булыр. Борышы заман татар лалык җыры. Xtuptt замам татар залык җыры. Беренче бүлек енә тагын яз житте Кышкы озын төнләрдәй сон, каты салкыннардан, ачы бураннардан сон тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы къяш күренде; тирәякны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигез дан. үзәннәрдән челтерәп беренче сулар акты. Сулар акты... Аҗу.ч I яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, чишмәләр, елгалар, ермаклар, ташулар — барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар... кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыялармы2 , бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Этил Чулман суын ямансулап иксез-чиксез тиңгез, төпсез тиңгез көтеп ята. Хазар тиңгезе көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган 3 ... Сулар ага.. Җир йөзендә сулар бертуктаусыз агалар да агалар. Җәй агалар, яз агалар, көз агалар.. Агым сулар кешеләрнең, киекләрнең чирчорларын, кайгыларын, языкларын алалар да еракларда упкыннарга, чоңгылларга ыргыталар. Агым сулар, җир өстенең чүп-чарларын, үлекләрен юып алып, үзләрендә юк итәләр. Шулай ел да җир янара, җир Киң Чулманга — кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга ашыгып төрле яктан сулар ага... Утташ кам4 , туры караган кояшка күзләрен кысыштырып, атына җиңел генә атланды да ишегалдан чыкты. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, сөяк, тимер кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Анын кешнәвенә якындагы башка атлар тавыш бирделәр. Кайдадыр яңгыратып әтәчләр кычкырды, анасыннан аерылган I А ж у н — донья. « Сыя — язгы ташу вакытында елгада ага торган эре кар кисәге. 8 Каган — хан, патша. •Кам -йола-дин башлыгы. лекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган жирнен өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулар яшәрә. Җир янара, җир яшәрә... Өзелмичә, туктамыйча, бөек Чулман кебек, Этил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага. Яз килде, яз! бәтиләр чәрелдәде. Түбә өстендә генә, биек тирәк башынд- талпыныпталпынып сыерчык сгйрады. Яз килде, яз! Урамда очраган кешеләр Утташ камга олылап баш иделәр. Язгы с\да йомычка агызып, чыр-чу килгән бала-чагалар, Утташ камның бизәлгән, чылтырчылтыр килгән атын күреп, баштанаяк ап-ак киемен, каны качкан кырыс йөзен күреп, уеннарыннан туктап калдылар. Кечкенәләр, ки- $ нәт котлары алынып, җыларга тотындылар, өлкәнрәкләре, бу безне тотып u ала күрмәсен, дигән сыман, тизрәк читкә тайпылырга ашыктылар. Усал ; кам узып киткәч, кешеләр артларына борылып карадылар. Куркып кына балалар янадан уеннарына тотындылар, ярым пышылдап, ерактагы кам . ны үртәргә тотындылар: 3 Камчы-кам, Тамчы там! Кем башына? — Кам башына! ‘~- О дип уйлады еш кына би, коты алынып. Әлегә ул үзенен чире * турында имчеләргә дә, күрәзәчеләргә дә берни белдермәде. Әлегә ул эчтән генә көяләнде. Шулай да анын көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру £ эшләре, катау эшләре белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кеше ° ләре күрми калмадылар. Бу инде Күрән бинен кулыннан көч китә бар 5 гаялыгын белдерә иде, бу инде аның кояшы баюга таба тәгәри дигән сүз § иде. Ни генә булмасын, үзенен чирен би шуна юрады. Бу анын туктаусыз күнелен тырнап торды. Эч пошу, күнел тырналу исә анын күзгә күренмә- ♦ гән әлеге чирен генә көчәйтте. * Быелгы язны Күрән би менә шундый борчулар белән, аннан да биг- * рәк, яшерен теләкләр, ныклы инанычлар белән каршылады. Чулмандз - боз кузгалу белән, ул көн дә шулай әле сырган, әле каргу башына менде, £ киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтте. Ул үзе генә түгел, башкалар _ да күзәттеләр. Бөек үзән боздан әрчелгәнгә инде бишенче көн булды Башка елларда х инде алар күптән килеп җитә торганнар иде. Кыр казлары сыман тезеле- ® шеп килерләр иде. Килеп җитәрләр иде дә, ач бүредәй комсызланып, л ярга ташланырлар иде. s Быел менә юк... күренмиләр. Ни булган аларга? Җил-давыл чыгып, барысын да су иясе йотканмы' Хазар белән берәрсе үзара яу башлаганмы, әллә соң Этил буйлап юлбасар руслар төшеп, барысын да кырып бетергәннәрме? Әйе, быел алар сонга калдылар. Биш көнгә ун көнгә, бер елга сонга калдылар Инде нишләргә’ Көн дә менә шулай сырганга менеп, күзләрең талганчы күк читен күзәтеп торыргамы, әллә сон аларның килеп җиткәнен көтел тормастан, тизрәк үзеңә юлга җыена башларгамы’ Кнлмәсәләр. нишләтер! ә барлык таварынны? Маңгай тирен түгеп тапкан еллык байлыгыңны нишләтергә? Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш. ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыг-саба- ны, агач-ташны нишләтергә? Аннан да бигрәк... аларныкы кебек имчеләрне каян табар! а монда, аларныкы кебек им утларын, им суларын каян алырга? Бар ышаныч бары аларда. бары аларда! Күрән би, күңелсез уйлар уйланып, койма өстендәге күпергә килеп чыкты Текмә чигенә якын килеп, су ягына тагын бер карыйсы кнлсә дә, карамады — ары китте. Койма өстендә, ышыкта, җилсез иде, җылы иде. Анын бер дә моннан кайтып китәсе килмәде Шулай үз-үзен кая куяр:a белми басып торганда ул яркапкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Анын болай да караңгы йөзе татын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, >. «сыктан өстәрәк эче сызлый башлады. ■* II) — Иминлекме, би? — диде Утташ кам. кийм* оиеи.менә торган баскыч янында туктап. — Иминлек, кам баба,-диде би тыелып кыни урыныннан кузгал мыйча. Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде. — Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, тәнрем,— диде кам. * — Шулай булсын,— диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча. — Су азрак икән шул быел,— диде Утташ кам, текмә янына килеп. — Юк, алай ук аз түгел, кам баба,— диде би.— Сырган башыннан яхшы күренә — менәбезме? — Юк, юк!—диде Утташ кам, кулын селтәп.— Монда кил. Аска төшик булмаса. Сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би. — Ник аска төшеп торырга? — диде би.— Әйдә каравыл өендә сөйләшәбез. Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды. Койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына озынча төннек, түшәменә — төтен юлы уелган иде. Балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма- каршыга утыргычлар куелган иде. Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, җылы учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер язык эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар, телсез калдылар. — Чыгып торыгыз,— диде би аларга. Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр — чак-чак кына аяктан екмадылар Ярый әле Утташ кам ишеккә тотынып калды. — Күзегез чыкканмы әллә? — дип кычкырды кам, ачу белән. Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар. — Игелексезләр! — дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып. Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып жибәрде — елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде. — Ни йомыш, кам баба? — диде би, сүзгә башлап. — Йомышыңны да онытырсың монда,— диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып. — Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? — диде Күрән би, көлемсерәп.— Кызын исән-сау... илдә тынычлык... Күреп торасын, тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде... Ишек артында беркемнең күзе юк. — Тын алырга ирек бир, кияү,— диде Утташ кам, бинең шулай килделекиттеле сөйләнеп утыруын ошатмыйча.— Мин синең белән эш турында сөйләшергә килдем. — Сөйләшик, бабай. — Яшел чирәм җирдән борын төрткән, кияү! — диде кам, ясалма бер күтәренкелек белән. — Күргәнем булмады,— диде би сүлпән генә.— Бу арада башлар катып тора. — Каткандыр, кияү, каткандыр,— диде кам баба, тынычланып. Тынычлангач, ул үзен бидән өстен сизә башлады. Үзен өстен сизгәч исә аның күз алдында Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Бөек тәңре турында, изге ияләр, яман ияләр турында, йола турында үзе нәрсә генә әйтмәсен, Күрән бинең бер сүзсез ышаначагын, үзе белән килешәчәген ул алдан ук белеп утырды. Моны шулай ук би үзе дә белде. Утташ камны ул үзенен бабасы буларак кына түгел, ыруда беренче урынны яулап алырга, ыру башы булырга омтылучы көндәше, ягысы буларак та күралмады, шулай да түзде. Ак бүре ыруының өлкән камы, имчесе, күрәзәчесе, аксакалы булган Утташ- ны ул, би буларак, ыру башы буларак, олыларга тиеш иде. Элек тә ул еш кына аннан шүрләп куйгалый иде. Үзен чир корты кимерә башлагач, бу ♦ шүрләү еш кына анда чын-чынлап куркуга әйләнә иде. ь — Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч F кычкырыр алдыннан яна ай тула,— диде Утташ кам, ашыкмыйча гына, g күзләрен йома төшеп. — Шулаймы? — диде би, күңелендә ургыган каршылыклы уйларын 5 жиңсп, камнын сүзләренә ярарга тырышып. — Яна ай туар алдыннан барлык эшләрне төгәлләү кирәк, кияү,— диде Утташ кам.— Нинди ай тулганын беләсеңдер, кияү... Яшел чирәм у ае. Яшел чирәм белән бергә изге ияләр дә, явыз ияләр дә —айналар, 5 албастылар да уяна. Бөтен ажун күзен ача' Быел су күп түгел. Быелгы S жыл яман килә, кияү! — Сыгыр җылы! §§ — диде би, көрсенеп, Утташ камнын куркыныч сүз- ♦ ләре йогынтысына бирелеп.— Сыгыр жылында орыш күп була, дип белми * әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора — бүген би- * шенче көн, әнә беркем юк. — Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр,— диде Ут- ’ таш кам, бине тыңламыйча.— Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Жыл яман килә, йолык2 туен зурлап 5 ясарга туры килер, кияү! * — Зурлап ясарбыз,— диде би, килешеп. Шулай диде дә кинәт сагаеп калды. Бабасының нинди уй белән килүен „ ҮЛ әлегәчә белә алмый интегә иде. «Зурлап» дигәндә Утташ камның коры. = шыгырдавык тавышы чак-чак кына калтыранып киткәндәй булды. Нәрсә каермакчы була бу? Ука белән каелган төлке-тамак тунмы, энжеле кам чат бүрекме, көмешләнгән иярме, кырпакмы3 — нәрсә? — Бүген төш күрдем, кияү,— диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан сон, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап — Атка атланып үзебезнең басу-капкадан күпер аша чыгып барам, имеш. Күпер уртасына житкәнием, каршыма Әрлик хан ялчысы Октуган кнлде-чыкты! Бер кулы белән атнын ялыннан тотты, икенче кулы белән сакалымнан тотып алды. Ташләрен ыржайткан, күзләре уттай яна! йолаларны бозасыз, ди. йолык бирмисез, ди. Атыңны бирәсеңме, ыруынны, жнренне-суынны бирәсеңме, ли... — Ялган! — диде кинәт би. башын калкытып — Пи нәрсә ялган, балам? — диде Утташ кам. өстенлеген, тынычлыгын әз генә дә үзгәртмичә, авыр күз кабакларын калкыткандай итеп.— Минем сүзләрем ялганмы, явыз Октуган ялганмы? Тфү-тфү! Телемә дә аласым килми атын., котымны ала язды, көчкә котылдым. Күрән би эндәшмәде, очлы бүрек кигән авыр башын салындырып, ачуыннан кызарынып-бүртенеп тик утырды. §§ Борынгы терек халыкларында, ислам днне кабул ителгәнчегә кадәр, елларны беренче, икенче... йөзенче . меңенче дип санамаганнар, бәлки төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, VHHKC елдан соң шул ук исемнәр янадан кабатлана башлаган Беренче ел -Тычкан елы. Икенче ел — Сыгыр (сыеп) елы. 3 Барс елы 4 Куян елы 5. Балык елы 6 Җы.тан елы 7. Лт (жылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бнчин) елы 10 Тавык елы. II Эт елы. 12. Дуңгыз елы Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була. Тавык елында — азык мул, ЛӘКИН кешедә борчу күп. Балык елында — янгыр күп яна. Куян елында — ачлык. Дуңгыз елында—• суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның кайбер калдыкларын бүгенге көндә дә очратырга мөмкин. ’ П о л ы к — корбан чалу Лолык туе — корбан чалу бәйрәме. J К ы р и а к — кол кыз, җария. — Әрлик хан ялчысы явыз Октуган сүзләре ялган, кам баба.— лиде ул бераздан, ачуын эчкә йотып. — Менә шул...— диде кам, өзелгән сүзен ялгап,— сакалымнан тотып алды бу. Тарта. Авызына якын ук китерде. Инде йота дип торам. Жиргә- суга да, ыруыма да тимә, атымны бирермен, мин әйтәм... — Нинди атка атланганыен сон син, кам баба? — диде би, ачыктан- ачык мыскыл сиздергән бер тавыш белән. — Мин, кияү, йолдыз-кашкага атланганыем,— диде Утташ кам тыйнак кына. — Юк! — диде Күрән би, аягына басып.— Иолдыз-кашкага синен беркайчан да атланганың юк... төшеңдә дә! Атлана да алмыйсын, син аның янына да бара алмыйсын! — Ялгышасың, кияү.— диде Утташ кам, коры, усал күз карашы белән бине өтеп.— Изге эшкә тел тидереп тору үзе язык!^ Күнелең бозык синең, кияү, шуна да эшең алга бармый. — Монысы инде яла,— диде Күрән би. — Мин синең белән ызгышырга килмәдем,— диде Утташ кам. урыныннан торып, эре генә.— Яна айның дүртенче көнендә йолык туе ясарбыз. Син шуңа каршы түгелдер ич? — Ясарбыз,— диде би, теш арасыннан сыгып. IV Ак бүре ыруынын башы Күрән би белән Утташ кам туганнан туганнар иде. Ыруда ин көчле кешеләр буларак, алар моңарчы үзара тату гына яшәделәр. Каршылыклар килеп чыкса да, беркайчан да алар эшне зурга җибәрмәделәр, ничек тә җайларга, үзара килешергә тырыштылар. Бозылышу, чын-чынлап бозылышу узган көздән башланды. Бинең өлкән хатыны Әди тилчәдән үлгәч, аның урынына кемнең өлкән хатын булырга тиешлеге турында туган-тумача арасында тартыш булып алды. Ыру йоласы буенча, өлкән хатын булып бинең яшькә иң өлкән хатыны, карг хатыны Каракүз калырга тиеш иде. Каракүз исә Утташ камның кызы иде. Карт, чулак .хатынын Күрән би яратмый иде. Чулаклыгы, ямьсезлеге өстенә Каракүз бераз гына аңгырарак та иде. Би ана яшь чагында да «йола буенча» гына өйләнгән иде. Шулай ук бергә торганда да ул анын белән «йола буенча» гына торды — аннан аның бер генә баласы да булмады. Бөтен ыруда Күрән би уң кул булса, Утташ кам сул кул кебек иде. Шуңа күрә, бары яратмаган өчен генә ул аның кызын аерып та җибәрә алмый, читкә дә тибәрә алмый иде. Шулай да Күрән би яңа өлкән хатын билгеләгәндә үзенчә эшләргә булды. Беренче тапкыр ул ыру йоласын бозды, беренче тапкыр бөтен туган-тумача алдында, бөтен ыру алдында үзенең Утташ кам белән санлашмавын күрсәтте. Өлкән хатыны итеп ул Каракүздән яшьрәк Койтым бикәне куйды. Бинең өлкән хатыны булу ул мактаулы ат кына түгел иде. Бинең өлкән хатыны булу ул туктаусыз эш, кайгы, борчу дигән сүз иде. Өлкән хатын ул ашау-эчүне, өй карауны, кием-салым җитештерүне, терлек карауны, бинең бүтән хатыннарын, барлык балаларын, колларын-чурала- рын, кызкыркыннарын үз кулында тотарга тиеш иде. Катлаулы, четрекле бу эштә аңа ныклы кул да, яхшы, тиз уйлый торган баш та, ' ару-талу белмәс йөрәк тә кирәк иде. Бинең бетмәс-төкәнмәс көндәлек эшен, таудай эшен Койтым бикәдән башка чыннан да беркем дә башкара алачак түгел иде. Моның шулай икәнлеген Каракүз үзе дә бик яхшы аңлады, шуңа күрә ул өлкән хатын булу турында бернинди теләк белдермәде.' Аның өлкән хатын булуын, барыннан да бигрәк, аның усал атасы теләде, Каракүз аркасында ыруда тагын да зуррак көчкә, байлыкка ия булырга тырышкан туган-тумачалары теләде. Өлкән хатын булып Койтым бикәнен билгеләнүен белгәч, Утташ кам ачуыннан шартлый язды. Күктәге тәнрегә, жирдәге ияләргә таянган, шуна күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктаначык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады анын үзе турында. Койтым бикә турында яман сүзләр сөйләде. йола бозган өчен бетен ыруга, катауга киләчәк кыран 1 белән, яу белән, талау белән О куркытты. Үзенә каршы коткы тараткан өчен Күрән би, теләсә, билгеле, х Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде Бабасы белән бик £ каты ызгыштан сон ул чыннан да шулай итмәкче булды Койтым бикә 2 ана икенче төрлерәк киңәш бирле: син йоланы боздын, шулай булгач. < сина Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның эчен сина иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде. > Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар ° киңәше жыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып 2 бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар Утташ кам жинелде. тик шун- Ч нан сон ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады Әле генә йолдыз-кашканы йолыкка соравы анын менә шул астыртын эшнең бер чагылышы иде. *** ††† Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган н баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды Шулай да ул җиргә төшеп £ тормады, койма өстендә торып калды Мыек чылгыйларын чәйнәп, би $ Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып, китеп баруын карап = торды. < Менә, бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны — тартар Көрәш әле х тукталмаган. Монысында ул жинде. йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ? ялгышмады микән ул йоланы бозып’ Ни отачак ул бабасы белән тарты * шып’ Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка. иртәгә тагын = башка нәрсә... Анын көче чиксез, турыдан-туры ана каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да анын каргышы төштеме’ Ул чире, ул сартлары 2 сонга калган ул сартлар-базарганнар * . Нишләп уйла мады соң әле ул монарчы бу турыда” йа тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны! Утташ кам күздән югалгач та Күрән би баганаларга салынган басмалар буенча, койма өстеннән басу капка ягына юнәлде Анын күнелен икеләнү корты кимерде. Аннары анын юкка-барга ачуы килә башлады Анын кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп жибәрәсе. я булмаса кылыч белән башын чабып өзәсе килде Тик койма сакчылары барысы да урыннарында иде, барысы да кораллы, тыныч, кырыс иде Чирек чакрым чамасы баргач, койма буендагы басмадан VH якка икенче басма аерылды. Бу басма да биек баганаларга салынган иде. тик анын янында койма гына юк иде. Күп тә үтмәде, басмалар буенча бн үзенең урдасына кайтып керде. Яшь, чибәр хатыны Койтым бикәне күрү’ белән, анын барлык ачуы юкка чыкты «Юк, ялгышмаганмын,—диде ул үзенә үзе, баштагы уйла рына кнре кайтып — Утташ кам теләсә ни сөйләсен — көч барыбер мннем кулда!» «Шулай да этне үскетмәвен яхшы,—дип уйлады ул бераздан — Ярар, йолдыз-кашка ике арадагы ызгышка чик куйсын Шуның белән тамагы тыгылсын Тату яшәүгә ни житә'» Өлкән хатынына ул үзенен әлерәк кенә Утташ кам белән очрашуы турында сөйләде. ' К N р а н — Нада-кааа, тыки ††† С а р т — саүмгар. Урта Аэи* кешесе Баааргаи — чит нл сатучысы. — Мин каршы түгел,— диде Койтым бикә, беравык тынып утырганнан сон, иренен сүзенә артык куаныч белдермичә.— Шулай да атнын иясе белән дә кинәшсәк ничек булыр икән? — Тотыш беләнме?! — диде би, исе китеп.—Атасы-анасы белән киңәшергә аңа әле иртәрәк. Ни әйтсәләр, шуны тынлар. — Шулаен шулай да...— диде Койтым бикә күңелсез генә.— Тугач та Йолдыз-кашканы ана үзең атадың. Ул аны карап үстерде. Инде килеп, берни әйтми тартып алсак, ни дияр ул бала? Аңа инде бала дип тә булмый... — Өйләнмәгән,— димәк, бала! — диде ата кеше. — Иола буенча — шулай, чынында инде ул — җитлеккән ир,— диде Койтым бикә, бердәнбер углын яклап. V Язгы йолык туен кешеләр кояш көткән кебек көтеп алалар иде. Бу көнгә һәркемнең яшерен уе-теләге була. Авырулар, явыз ияләргә йолык биреп, чирдән котылу, авырлылар — баладан, языклылар — языктан котылу турында уклап юаналар иде. Йолык туеның кайчан буласы билгеле булгач та, катау кешеләрен күнелле бер күтәренкелек биләп алды. Кешеләр, бу олы көнне тиешенчә каршылау, тиешенчә озатып җибәрү өчен җыена да башладылар: өлкәннәр йолыкка биреләсе терлек-туар турында, аш-су турында кайгырттылар, яшьләр көн-төн үзара бәйге тоттылар — ук аттылар, сөңге чөйделәр, көчләрен сынаштылар. Иртәгә туй була дигән көнне катау кешеләре мунча керделәр, баштанаяк таза киемнәрен киенделәр — кышкы чирләрдән, языклардан, кайгылардан арыну шуннан башланды. Аннары, артыш яндырып, өй эчендәге почмак; арны, абзар-кураларны төтәсләделәр — көздән кереп калган явыз ияләрне куалап чыгардылар. Икенче көнне барлык катау кешеләре — яше-карты, тазасы-чирлеч се — башка көннәргә караганда иртәрәк тордылар. Кояш чыкмас борын ишекләр, капкалар ачылды. Олуг Чулман аръягыннан, су астыннан чыгып килгән кояшның беренче яктысын кешеләр, җиргә ялан аяк баскан килеш, йөзләрен көнчыгышка төбәгән килеш, елмаеп-куапып каршыладылар. Ырудашлар берберсен яңа туган көн белән котладылар, бер- берсенә изге теләкләр белдерделәр. Кояш чыгу белән бер үк мәлдә дип әйтерлек, көндәлек тормыш башланганлыгын аңлатып, учакларга утлар ягылды, катауның меңләгән очлы түбәләреннән күккә зәңгәр төтеннәр үрләде. Төтеннәрдән бераз гына соңгарып, басу-капка ягында да, яр-капка ягында да быргылар уйнап җибәрде. Капкалар ягыннан килгән таныш көй тынарга да өлгермәде, катау өстендә икенче төрле тавышлар яңгырады. Басу-капкадан яр- капкагача сузылган борма-сырма урамнан Чулман ягына — кояшка каршы атлылар төркеме бара иде. Барлыгы алар унлап кеше иде. Барысы да акбүз атларга атланганнар, барысы да баштанаяк ак киемнәргә киенгәннәр. Аларның атларына чигүле япмалар ябылган. Атларның ялларына, койрыкларына, маңгай чәчләренә очлы тимер, җиз кисәкләре, бөркет каурыйлары, балык сөякләре, бүре тешләре белән аралаштырып. төрле төстәге тасмалар тагылган. Шулай ук җайдакларның үз киемнәре дә иске-москы чүпрәк тимер-томыр, агач-сөяк ише нәрсәләр белән бизәлгән. Шунлыктан атлап да, кешеләр дә әкрен генә атлап барган уңайга чыңлаган, чылтыраган шакылдаган тавышлар чыгаралар. Шушы шалтыр-шолтыр тавышларга әледән-әле дөнгер тавышлары кушыла иде. Акбүз атларга атланган ак киемле төркемнән берничә адым алда- рак, төрлечә кыланып, ихахайланып, җылап, тырнашып юл буенда нин- дидер карачкылар кыймылдый. Алар барысы да әшәке, сәләмә кием нәргә киенгәннәр. Алар коточкыч ямьсезләр: берсенең авызы кыек, икенчесенең күзе сукыр, өченчесенең аягы аксак. Болар шулай төрлечә киендерелгән, битләренә, маңгайларына корым буялган «явыз ияләр»— айналар, албастылар, өрәкләр иде. Дөңгер', быргы тавышлары белән куркытып, артларыннан уклар атып, аларны Чулманга куалар иде е Урамнарда, капка төпләрендә җыелышып торган кешеләр, бигрәк т. ь бала-чагалар, бу «албастыөрәкләргә» таш, балчык кисәкләре ыргытып. ‡‡‡ §§§ каргыш сүзләре яудырып калалар иде. ° Ак җайдаклар төркеменең башында, озын саплы ал байрагын югары . күтәреп, ыруның өлкән йолачысы Утташ кам бара. Ат койрыгы сыман | озын, тар байракның уртасына Ак бүре ыруының билгесе—ак бүре башы төшерелгән иде. 3 — Кайраккай! Кайраккай! Алас! Алас! 2 — дип кычкырды Утташ. J Аның тавышы тынар-тынмас, арттагылар бердәмләшеп аның сонгы з сүзен күтәреп алдылар, бөтен катауны яңгыратып: «Алас!» дип кычкыр ~ дылар. Бераз җир тын гына баргач, дөңгер, быргы тавышлары тынх белән, Утташ кам янадан башлады: * — Төрек бөдүн! Ыру бөдүн!3 Уяныгыз—көн тугды! Уяныгыз — * йолык туе! < Аның артыннан тагын да яшьрәк, көррәк тавышлар — Алас! Алас! — дип кычкырдылар. Шушы беренче төркемнәрдән сон бераз калышып, басу-капка янын _ нан икенче бер җайдаклар төркеме кузгалды. Болары барлыгы уналты ® кеше иде. Алар барысы да, яуга чыккан сыман, баштанаяк күн. тимер киемнәргә киенгәннәр, билләренә кылыч, уклык тагып, кулларына сөнгс / тотканнар Аларның да атларына төрле тасмалар тагылган, аларның £ да иң алдагысы ыру байрагын күтәреп бара иде. Кораллы ирләр күренү белән, урамдагы кешеләр капка, койма артларына качышып беттеләр Шул ук мәлдә дип әйтерлек коймаларга, капкаларга, берәр багана төбендәге ташка нигә, я булмаса өй түбәләренә шап та шоп уклар килеп тия башлады. Бу изге уклар иде Өенә, каралты-курасына изге ук тигән кеше үзен өлешле итеп, бер ел буена үзен чир-чордан, талаудан, кайгы-борчудан котылган итеп саный иде. Менә сөрәнчеләр дә узып китте. Күңелле ыгы-зыгы башланды Ишек ләр, капкалар яңадан ачылды. Капка төпләренә, урам якка озын кол галарга беркетелгән төрле төсләрдәге байраклар чыгарып куйдылар, баганалардан баганаларга, өйләрдән өйләргә ыру тамгалары төшерел гәп чүпрәкләр, агач, сөяк кисәкләре бәйләнгән баулар сузылды, ишек төпләренә, учак яннарына, каралты-кураларга балаларны, карт корыларны. терлек-туарны яман күзләрдән сакларга тиеш булган абаклар*. сарыганнар5 чыгарып утырттылар. Еракта, йөрәкләрне җилкетеп, кам бабаның: —■Уяныгыз — көн тугды! Уяныгыз — йолык туе! —дигән сүзләре яңгырап торды. VI Кояш су астыннан чыгып бер ике таяк күтәрелгәндә сөрәнчеләр, яр капкага җитеп, кире борылдылар Күрән би урдасы янында аксакал лар төркеме туктап калды. Би өендәгеләр дә быргы уйнап җибәрделәр. ' Дөңгер —барабан ’ Кайраккай! Кайраккай! Алас! Алас! —Монда: изге ияләргә олылап эндәшү суз ләре ’ Терек бөдүн, ыру бөдүн —а) төрек — гомумән төркиләр, б) бөдүн— халык улус. §§§ Абак — пот, табыну сыны. ‘Сарыган— шул ук ♦ якта язгы кояш исе, яна җир, яна чирәм исе аңкый. Монда үзенә бер * төрле җиңеллек, иркенлек сизелә иде. * Аланның тач уртасында ялгыз нарат, бу тирәдә бердәнбер нарат ь үсеп утыра иде. Якындагы чыршы-усаклар белән чагыштырганда ул төз ® дә, биек тә түгел иде. Аның кәкре-бөкре кызгылт ботаклары, ниндидер куллар сыман булып, бер-берсе белән аралашып беткән Төптән ул бик “ юан, тирмә сыман җәелгән ябалдашы шундый киң,— яңгыр яуганда х аның астына күпме генә кеше кереп утырса да, ул аларнын барысын = да сыйдыра алыр шикелле. Кәүсәсенең җиргә якын төшенә аның җир „ астыннан бүртеп-кабарып көчле тамырлар килеп тоташа Җиргә нык = берегеп утырганлыгы аның әллә каян күренеп тора. Бу искиткеч нык, юан наратны, карт, олы наратны, әйтерсең, бернинди җил-давыл да, бернинди кук күкрәүләр дә, җир тетрәүләр дә урыннан кузгатырлык түгел иде. Тик нишләптер бу наратның яшел ылысларында, кызгылт шома ботакларында агарып терлек сөякләре күренгәли иде. Ат, сыер, сарык сөякләре... тешләрен ыржайткан, кара күз төпләрен акайткан баш сөякләре, кабырга, умыртка сөякләре.., кыл, йон кисәкләре тояклар . Язгы кояшта күзләрне чагылдырган, агарып, шомарып беткән шундый ук сөякләр, тояклар, кыл-йон кисәкләре тирә якта җир өстендә дә аунап ята. Яшел чирәм белән капланган җирнең битендә зур-зур яралап булып, кара тап булып, иске учак эзләре, чокырлар, кара күмергә әйләнгән агач башлары күренгәли Куе урман эчендәге бу алан—Ак бүре ыруының келәүлеге, келәү- лек уртасындагы изге нарат — Ак бүре ыруының табына торган изге нараты иде. Монда —йолык урыны. Ыруның барлык язгы-җәйге, көзге туйлары шушында уздырыла иде. Уйнап көлеп, җырлар җырлап, шау-шу килеп кешеләр изге аланга җыела тордылар, күче-күче белән үзләренең ата бабадан килгән бил геле урыннарына тарала тордылар. Атланып килгән, җигеп килгән атларны туарып, тышаулап, түбәндәге инеш буена утларга җибәрделәр. Арбаларны, изге нараттан билгеле бер ара калдырып, ялан уртасына боҗра сыман тезеп чыктылар. Ялгыз нарат боҗраның кыл уртасында калды. Изге түгәрәккә керү-чыгу өчен ике якта ике капки калдырылды. Капкалар янына, катаудагы кебек, сакчылар куелды. Шунда ук ал байраклар кадалды. Башка төстәге байракларны боҗраның капкасыз төшләренә — «койма» буйларына кадап чыктылар. Изге түгәрәкнең эченә үзләре белән алып килгән сыннарны абакларны, сарыганнарны утыртып куйдылар. Арбадан арбага чуклы баулар эленде. Коллар, чуралар арбалардан ачы бал, буза тулы кисмәкләр, чүл**** †††† мәкләр, чапчаклар 1 алдылар, төргәкләрне бушаттылар. Ирләр урманга утынга кереп киттеләр, хатыннар, иске урыннарга учаклар ягып, казан асарга тотындылар. Сугымчылар пычак кайрады, аксакаллар, Утташ кам җитәкчелегендә, изге түгәрәктә мәш килделәр. Изге боҗра эчендәге учакларда ут кабынып, күккә зәңгәр төтен күтәрелү белән, аландагы шау-шу кинәт тынып калды. Кешеләр, эшләрен ташлап, арбалар янына җыелдылар. Алданрак өлгергәннәр арбаларына менеп басты, кайберләре атларга атланды, яшьләр, бала-чага давыл чыккандагы сыман, күкрәп, гүләп торды. Ил-көя биргән тәнребезгә Атак! Атак! Җир-суларга, урманнарга Атак! Атак! Баек Чулман, Әтнлемә Атак! Атак! Терек бодун, ыруыма — Ак бүрегә Атак! Атак!1 VIII Күмәк жыр тавышы тынуга, колакларны тондырып, аланның төрле < җирендә унлап быргы чинап җибәрде, аларга кушылып, дөигерләр £ дөпелдәргә кереште. Көнчыгыш капкадан Тотыш углан күзләре бәйлән- £ гән, як-якка ыргылган йолдыз кашканы алып керде. Яшь кызлар, өс ләренә су сипкәндәй, таралып беттеләр. Күрән би белән Койтым бикә = дә чнткәрәк тайпылды. Изге нарат янында бары тик Утташ кам да. х ялан башлы, ялан аяклы аксакаллар гына торып калды. Аксакаллар, йөзләре белән кояшка таба борылып, изге нарат бо- £ таклары аша күккә карап, йолык келәве әйттеләр. = Күккә куе булып, ургылып зәңгәр төтен күтәрелде. Яшь байтал төтен эчендә күмелеп калды. Беразга тынып торган быргылар, дөңгердәр яңадан ярсып чинарга, дөпелдәргә тотындылар. Ул арада ирләр йолдыз-кашканың дүрт аягына бәйләнгән дүрт арканны берьюлы тартып җибәрделәр. Йолдыз-кашка гөрселдәп җиргә ауды. Тик дөнгер, быргы тавышлары арасында аның гөрселдәве дә, пошкыруы, мышнавы, гыжлавы да беркемгә ишетелмәде — җирдәге кешеләргә дә, күктәге ияләргә дә ишетелмәде. Каен тузыннан тегелгән битлек кигән Утташ кам сылу байталның керештәй нык тартылган тыгыз бугазына үткер пычагын күз ачып йомганчы ышкып та җибәрде. Бугаздан ургылып, сулкылдап кайнар кан атылып чыкты. Ирләр йолдыз-кашканы белеп ектылар — аның киселгән бугазы изге нарат кәүсәсенә туры гына килде: изге канның тамчысы да читкә чәчрәмәде Атны тунадылар, сөякләренә пычак йөзе тидермичә, иген аердылар. Итне тигез итеп ыруның барлык күчләренә өләштеләр Үзләренә тигән кисәкләрне бик сак кына тотып, пешекчеләр үз учак парына ашыктылар. Алар аны тимер шешкә кидереп утта кыздырачаклар, аннары үз күчләрендәге барлык кешеләргә бүлгәләп таратып чыгачаклар. Изге аланга кнлгән бер генә кеше дә йолык итеннән авыз итми калмаячак. йолык кылынган йолдыз-кашканы нтеннән-тнресеннән, эчәк-бавырыннан арындыргач, шәрә сөлтәрне 1 иплән кенә аягына бастырдылар, ычкынырга гына торган сөякләрен бер-берсенә бәйләп куйдылар Шуннан соң тирене яңадан селтәргә кидерделәр, эченә коры ут үлән тутырдылар. Тирене тектеләр, атны башыннан, биленнән нечкә кыл-арк.чн белән нарат ботакларына тарттырып куйдылар. Шу.тдй итеп. Йолдыз- •Атак — • Селтәр — скелет. X «К. у.» м X 17 кашка янадан элекке төсенә керле, бары тик аның күзләре генә сүнеп калган иле дә, торышында элеккечә тереклек, омтылыш, кайнарлык кына сизелми иде. Бу эшләрнең барысын да аксакаллар башкарды. Алар үзара берни сөйләшмәделәр, бер-берсенә берәр нәрсә әйтергә кирәк булса, бары ымлап кына күрсәттеләр Алар бик тиз, бик җитез кыландылар. Утташ кам, читтәге явыз ияләрне куркытып, бертуктаусыз аксакаллар тирәсендә йөренеп торды, дөнгер какты, кычкырды, әле уңга, әле сулга карап, әле кинәт артына борылып, бары үзенә генә күренгән айналарга каргышлар яудырды. Йолдыз-кашкадан соң быел кысыр калган ике сыерны, аннары иллеләп сарыкны чалдылар. Аларны да шулай ук тунадылар, итен, эчен алдылар, сөлтәрләренә тиреләрен кидереп, тегеп куйдылар. Тик алар- ның карачкыларын барысын да нарат төбенә түгел, аланның төрле почмакларына утыртып чыктылар, йолдыз-кашка янына бары бер сыер да, бер сарык карачкысы гына куелды. Күп тә үтмәде, дөрләп янган учакларда итләр пешеп чыкты. Кисмәкләр. чүлмәкләр ачылды Пешекчеләр ырудашларына ит тараттылар, ачы бал, буза тараттылар. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады. Ит исе, кан исе сизеп, түбә өстендә болыттай булып каргалар, козгыннар очып йөрде, якында гына агачлар арасында, күзләрен уттай яндырып, тешләрен ыржайтып, ач бүреләр уладылар. Язгы кояш кичкә авышу белән, тамаклары карлыгып беткән кешеләр кайтырга җыена башладылар. Коллар, чуралар тышаулы атларны алып килделәр, жигеләсен җиктеләр, иярлисен иярләделәр. Байракларның. сыннарның бер ишен монда калдырдылар бер ишен үзләре белән алдылар. Кайтканда да ыру башы үзенең йөз кешелек күче белән иң алдан кузгалды. Башкалар әкренләп-әкренләп алар артыннан иярә бардылар. Сырт өстенә менеп, катауга туры илтә торган ачык юлга чыккач, Күрән би, үзенең өлкән хатынын алдан җибәреп, үзе читкә чыкты да артта калды. Юл читендә туктап торган килеш ул үз кешеләрен күздән кичерде. — Тотыш юк,—диде ул, Койтым бикәне куып житеп,—Төштән соң мин аны күрмәдем. Истән чыккан. — Мин күрдем,—диде бикә, пышылдап. Ул өйгә кайтып китте. Аягыма су үтте, туңам, диде. — Туңгандыр! — диде би. — Аңа да ачуланып булмый инде,— диде ана, углын яклап. — Ярар, бетте! Әйттем исә кайттым! йәк ' колагы саңгырау булсын! — диде би, ачулы пышылдап. — Аларның күзләре дә бар шул,—диде Койтым бикә. — Капка каравылчысын үзең җайларсың. Мин берни белмим! — диде би, кырт кисеп. Атасы белән анасы үзе турында шулай борчылып кайтканда, Тотыш изге алан янындагы тәбәнәк чыршы астында утыра иде Яу чабарга җыенган ир кебек, кулына ул алдан монда яшереп куелган сөңгесен калынын тоткан иде. Шунда ук агулы уклар белән тулы ике уклык жәя ята иде. Башына ул тимер алпак, өстенә күбә кигән иде. Ул чыннан да монда орышка дип килгән иде. Түземсезлек белән ул кешеләрнең тизрәк изге аланнан китеп бетүләрен көтә иде. ’ йәк —шайтан. Икенче көнне, тан атар-атмас борын. Күрән бинен капка төбенә Утташ кам килеп житте. Ул чамадан тыш ачулы иде. Үзен капкадан кертергә теләмәгән сакчыларга ул яман сүзләр әйтте. Сакчылар ана бинең йокыдан уянганын көтәргә куштылар. Утташ кам, теләсә дә. « теләмәсә дә көтәргә тиеш булды. ь Би аны үзенен ак өендә каршы алды. ? — Нишләп бик иртә? Бер-бер эш чыктымы әллә? — диде ул, ба- g басының таң тишегеннән килеп җитүен оиһгтмыйча < — Чыкты, кияү! — диде Утташ кам, ачуыннан бүреген салырга да онытып. _ Анын болай сөйләшүе, җимерелгән йөзе бинең күңелендә йокымсы £ pan яткан кире тойгыларын уятып җибәрде. •— Син бик тупас күренәсең, кам баба,— диде ул коры гына, уры 5 нына утырып —Сал башыңны, утыр, сөйлә. Утташ кам башындагы бүреген тотып алды да күрсәтелгән урынгз терәлгәндәй итте. ‡‡‡‡ §§§§ — Эш чыкты, би... кияү! —дип кычкырды ул, чәрелдек тавыш бе * ләп.— Ниндидер явызлар изге наратны . бөтен ыруның изге сакчысын. * яклаучысын мыскыллаганнар! Тәүбә! Тәүбә! Изге аланны бозганнар, би' >- Изге Кайраккайның йөзенә төкергәннәр! Тәүбә! Тәүбә! — Кемнәр?! Кайчан?! — диде би, коты алынып. — Кемнәр, имеш! —дип чәрелдәде Утташ кам, күз яшьләренә буы < лып.— Килмешәк Койтым кырпакның игелексез Тотышыннан башка к кемнең шуңа кулы барсын?! ® Би аи ак булды. Шуннан соң ул бурлаттай кызарынды, еш еш тын > алып, йокысы качып бетмәгән усал күзләреннән куркыныч очкыннар = чәчрәтеп, урыныннан торды да йөнтәс шәрә кулын ашыкмыйча гына алга сузды, бабасының сакалыннан учлап тотты. — Аңлатыбрак сөйлә! — диде ул. Өлкән камның тары бөртегедәй елтыр күзләре чәчрәп чыгардай булып акаеп калды. Кайнарлыгы, ярсуы шундук юкка чыкты, бөтен явызлыгы, бергә җыелып, кинәт каядыр эчкә төшеп китте. Теле тотлыгып, беравык эндәшә алмый торгач, ул этенә төртенә: — Б б бүген иртән бб-барсам...— диде. — Шуннан? — диде би, аның сакалын бушайткандай нтеп. — Ill шуннан...—диде Утташ кам.—Из-зге нарат төбенә ч ч чүмәлә дисәң, ч-чүмәлә түгел... у-утын дисәң, утын түгел... Па тәнрем!! Үле бүреләр өелеп ята! Кансын ук белән, кайсын кылыч, сөңге белән Пөз- ләп, меңләп! Бүре каны койганнар! Изге җиргә, изге нараткаебызга бүре каны койганнар! Утташ кам. сакалы ычкынгангамы, изге наратны кызганыпмы, кычкырып җылап җибәрде. Күрән бн, яшен суккан кебек, телсез өнсез калды- бу чыннан да коточкыч иде, бу чыннан да беркайчан да булмаган, була алмастай яман бер эш иде. — Чумаклар1 түгел микән? —диде ул. аптырап, бабасының җирәнгеч йөзенә карамаска тырышып.—Әллә җөфүтләр 3 . румнар ’ микән’ — Язык! язык! — дип такмаклады Утташ кам, тынычлана алмыйча.— Башы аягы астына гына килсен! Кулы корысын! Күзе чыксын! йөргән җирендә җир йотсын! 1 Чумак — мяеелман динен тотучылар. ’ Ж • ф ү т — яһүд дннеядаге кеше. §§§§ Рум монда: рум (грек), ягъни ярнстиая аняендаге мше — Кемне каргавыңны әйтеп карга,—диде би, кашларын җыерып. — Тотыштан башка...—диде кире беткән кам, үксеп. Күрән би ике куллап бабасының иңбашларыннан кысып тотты да, күзләренә карап: — Күрдеңме? — диде әкрен генә. «Юк» дигәнне аңлатып, Утташ кам башын чайкады. — Күрүчеләр булганмы? — диде би. — Юк,—диде кам, мыгырданып. Күрән би җиңел сулап куйды, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен учы белән сыпырды да Утташ камнан читкәрәк китте, кинәт авырта башлаган эчен тотып, йөзен чытып, кояш яктысы төшкән төннек аша беравык тышка карап торгандай итте. Шуннан соң, ул яңадан Утташ кам янына килде. — Бу турыда беркемгә лыгырдыйсы булма! — диде ул, боерып, тәреп. — Бар, кычкыр! — диде би — Синең миңа аяк чалырга маташуыңны ырудашлар белмиме әллә? Мин әйтермен: миннән, Койтым бикәдән үч алмакчы булып, үзе үтерткән, диярмен. Бар, ник кычкырмыйсың?! Шунда ук муеныңа элмәк салып, агач башына асып куярга боерырмын. Бар, бар. кам баба, бар, сөрән сал! — Юк, болай булгач, салмыйм, кияү,— диде Утташ кам, өзелеп чыкмады микән, дигән сыман, сакалын сыйпалап.— Шулай да куркыттым дип уйлама. — Изгелек, турылык эзләп йөри, имеш! —диде би, кызганнан-кыза барып.— Ыру кайгысын кайгыртып йөри, имеш,— үле бүреләр күргән дә, аҗунның астын өскә әйләндерергә дә күп сорамас! Ыруда кем коткы тарата — син! Кем башбаштакланып йөри—син! — Язык, язык! Тел тидермә, язык! — диде кам, мыгырданып. Башка чакта Күрән бине юашландыра торган, куркыта-өркетә торган сүзләр бу мәлдә аңа бөтенләй көчсез тоелды. Камның мыгырдануын ул колагына да элмәде. янап. Монда килгәндә Утташ кам бине чын-чынлап өркетә алырмын дип уйлаган иде. Бинең бу кыланышы аның уйларын үзгәртеп җибәрде. Ул инде изге нарат турында да, үтерелгән бүреләр турында да уйламады, ул бары үзенең мыскыллануы турында гына уйлады. Бинең яңадан үзе нә якынлашуын күреп, ул: — Кычкырам! Сөрән салам! —диде, ишеккә ташланып. Күрән би аның артыннан ыргылды, ишек бавын аның кулыннан йолкып алды да үзен идән уртасына төртеп җибәрде. — Син... белексез! — диде ул, төкрекләрен чәчеп.— Син минем йол- дызкашкамны алдың — каршы килмәдем. Инде минем углыма теш кайрыйсыңмы?! Мин сиңа углымны чалырга юл куймам! Әллә син үзең кыргандырсың ул бүреләрне... юрамалый... каян белим мин аны! — А, тәңрем! А, кояш! — диде Утташ кам, кулларын югары кү — Мин инде языктан арындым,— диде ул, әз генә дә нее китмичә.— Кирәк булса, тагын арынырмын. — Тотышның бүреләрне үтергәнен мин күрмәдем, башкалар да күрмәгән,— диде Утташ кам да, би эзенә төшеп, тышкы бер тынычлык белән— Шулай да мин шикләнмим, би, ул үтергән! Анда аның уклары ята. Мин барысын да беләм, кияү! Төштән соң аның келәүлектәп китүен дә беләм. кичә кич өендә булмавын да беләм. Синең углың башкисәр булып үсә. Йолаларга төкереп карый, йола бозып язык ясыйсың да языгымны йолып, тынычландым, дип уйлыйсың. Ялгышасың, би! Ыруның иминлеге, тынычлыгы синең беләгеңә генә карамый, ыруны ата- баба йоласы тота. Кешеләр арасында мин түгел, син коткы таратасың" син башбаштаклык эшлисен. Агач башында мин түгел, синең УГЛЫҢ асылынып торыр, кияү! Углынны алып калырга тырышсаң, тәңре синең үзеңне янына чакыртып алудан да тартынмас! — Җитәр! —диде би. — Җитмәс! — диде кам, кире чигенеп.—Төрек йоласы, төрек түрәсе барлык кеше өчен бер... бигә дә, чурага да Күрән би йомарланган йодрыгын Утташ камның борын төбенә китерде. — Менә, күрәсеңме... берме бармаклар? — диде.— Шуларны тигез- ф лә, аннары бер булыр! Кияү белән бабай, ыру башы белән кам шулай әйтештеләр-әйтеш- > теләр дә кинәт тынып калдылар. Утташ камның күз алдында, әйтер- □ сен, яктылык чаткысы кабынып китте. Болай ачыктан ачык талашып. ** бозылышып берни кыра алмаячагын ул тагы бер тапкыр аңларга тиеш б булды. Утны ничек тә астанрак йөртергә кирәк иде! * — Синеке көч! —диде ул, уфтанган булып.—Тәңре каргышыннан з курыкмаган булсам, мин монда килеп тә йөрмәгән булырыем. и — Кеше-кара күргәнче аларны юк итәргә кирәк, бабай,— диде би дә. г юашланып. — Шулай итәрбез, кияү,— диде Утташ кам. Кешеләр торып йөренә башлаганчы дип, ашыгып. Күрән би белән ♦ Утташ кам ике колны алдылар да келәүлеккә киттеләр. Изге нарат тө- и бендә чыннан да таудай булып бүре үләксәләре өелеп ята иде. Шунда < ук, наратның икенче ягында, берни булмагандай Полдыз-кашка басып £ тора иде. Аландагы сыер, сарык карачкыларының барысы да ботарла- » нып, теткәләнеп беткән. Бу, билгеле, нзге бүреләрнең генә эше түгел, е монда тагын изге булмаган ике аяклы бүренең бик каты эшләгәне кү- = ренеп тора иде. Ул ике аяклы бүренең кем булуы турында күңеленнән * әз генә дә шикләнмәсә дә, Күрән би, үләксәләрне күргәч, ах-вах s килде. - * — Кемнең йөрәге җиткән моиа?! — диде ул, шаккатып.— Ничек җир я күтәрә ул кешене?! Тәңрем, кичер аны!***** Коллар бүре үләксәләрен, шулай ук барлык карачкыларның сөяксанакларын урман арасындагы тирән чокырга илтеп ташладылар Берәрсе ялгыш күрә-нитә күрмәсен дип, Күрән бн үләксәләргә ут төртергә кушты. Өенә ул бик күңелсезләнеп кайтты. Кайткач та Койтым бикә белән Тотыш угланны үз янына чакыртты. — Кем эше булыр икән бу? — диде ул авыр гына, изге аланда күргәннәрен сөйләгәч. — Мин! —диде Тотыш, өй эчен яңгыратып. Ул алай кычкырып та әйгмәде бугай, шулай да ата белән анага аның бу дигән сүзе күк күкрәве сыман булып ишетелде. Койтым бикә чак-чак кына артына аумады. Күрән би тораташтай катты да калды. — Син... син...—диде ул, тотлыгып,— Беләсеңме шуны — бөтен ыруга... атана-анаңа каргышы төшәр!. Кинәт ишек ачылып китте, күзе-башы акайган яшь сакчы, тамак ярып: — Сөенче! —днп кычкырып җибәрде —Киләләр! Каеклар килә! X Үргә таба әкрен генә кыймылдап, унлап унбишләп каек килә нде. Аларның кем каеклары икәнлеген әле бик үк аерырлык та түгел нде. Шулай да ни генә булмасын, алар киләләр! Астан — Болгар ягын ***** Ткрки хялыклярыяын күбесендә бүре ияге сянялгая. чепкм дини ышяну буенча, терек нәселе, имеш, бүредән башланган. Монда шу на ишарә. нан, Хазар ягыннан, кояшлы Хәрәземнән, я булмаса ерак Румнан. Багдад якларыннан киләләр! Каекларның килүе турында кү ’ тиз арада бөтен катауга таралды. Кешеләр ашыгып яр-капкага агылдылар, ябырылып койма «стенә менделәр, каргу, сырган башларына үрмәләделәр, текмә араларына кысылдылар. Койма сакчылары кешеләрне әле бер җирдән, әле икенче җирдән кудылар, шулай ла артык усаллык та күрсәтмәделәр катауга ерактан каеклар килүе Күрән би өчен генә түгел, башкалар өчен дә зур куаныч иде. Би дә, бикә дә шундук терелеп киткәндәй булдылар. Бүреләр кайгысы. Тотыш кайгысы онытылды, бөтен катауны, бөтен өй эчен көндезге кояштай якты куаныч биләп алды. Әйе, киләләр, сонлабрак булса да киләләр. Соң булса да уң булсын... Төкле аяклары белән! Күрән би үзенең өлкән углы, каравыл башы Акбогага төтен үрләтергә, икенче углы — субашы Котанга ун каек, йөз ир белән кунакларга каршы китәргә боерды Текә яр өстенә, коймага кушып салынган кар- гулардан тиз арада зәңгәр төтен күтәрелде. Яр капканы ачып җибәрделәр. Яр битенең куен сыман уйдыкланып торган җирендәге баганалар өстенә авыр күпер сузылып ятты. Юан баганалар яныннан башланып, аска таба озын, текә баскыч сузыла иде. Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп тар баскычтан бер-бер артлы төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры жир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы — каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып. Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора. Шунда ук балыкчылар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр иде. Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җигүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды — кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде. Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп житә яздылар Кунаклар, бер жепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде. Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, өрлек башларындагы байраклар, байраклардагы билгеләр, язулар аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады. Тик, күпме генә каранса да, әлегә ул берни аермады. Бу кунаклар сартлар да, румнар да. гарәпләр дә түгел иде, ахрысы. Кемнәр булыр бу шулай да? — Базарганнар түгел, атай!—дип кычкырды шул чакны Тотыш углан. — Телеңә тилчә! — диде ата кеше. — Ямгырчы би килә!—диде Тотыш — Әнә. байракларында өч чатлы каз тәпие. — Туктыйсынмы син?! — диде би, үртәлеп. Тотыш углан тынып калды. Ул тыну белән генә бинең күңеле барыбер тынычлана алмады. Ул инде үзе дә күреп тора — болар чыннан да сатучылар түгел, болар чыннан да казаяклар бугай. Күрән би авызлыгын чәйнәп, баскан урынында биеп торган Акколакның - Иолдыз-кашка анасының корсагына ачу белән төртеп алды. Акколак куркып читкә ыргылды Үртәлгән би бар көченә тезгенне тартып җибәрде Иясенең нишләргәтеләвен аңламыйча, Акколак, авыр мышнап алгы аяклаоын күтәрде. 1 К ү — хәбәр. — Ныграк кара, кунаклар килә! — диде би мыскыл белән, атына эндәшеп. Тамга күперенә ик элек Котан каегы килеп төртелде. Каектагы борынчы ыргакчыга аркан ташлады. — Кая тыкшынасын — ары кит! — дип кычкырды би үзенен углынз. Борынчы ярга ташланган арканны бер сүз әйтмичә кире тартып < алды. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Котан артыннан t бераз ара калдырып, яр буена икенче каек килеп җитте. Монысы инде ††††† ‡‡‡‡‡ кунаклар каегы иде. g Борыннан, койрыктан казаяклар аркан ыргыттылар, уртадан басма суздылар. Каек, күпер читенә терәлеп, чайкалудан туктап калгач та, a унлап кеше аягүрә басты. Кыска итеп киселгән сакал мыеклы, озынча * битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше. - елмаеп. Ак бүре ыруының башы алдында бүреген салды, башын иде и Аңа күп булса утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр иде. 5 — Казаяк ыруының башы Ямгырчы би синең җиреңә килде,—диде g ул. Күрән бигә эндәшеп. — Илме, яумы? —диде Күрән би. * — Ил! — диде Ямгырчы би. м — Төкле аягың белән, туганым Ямгырчы би! — диде Күрән би, бо- * зылган,йөзенә елмаю билгесе чыгарып. Ашыкмыйча гына ул атыннан төште. Койтым бикә дә, бинең башка £ хатыннары белән балалары да. аксакаллар да — барысы да атларыннан _ төштеләр, бер тирәгәрәк җыелдылар. < Ямгырчы би басмага атлады, үзенә сузылган кулларга тотынып, ел »< маеп җиргә төште. Аның юлдашлары да шулай ук җиргә төштеләр £ Үзләрен каршылаучы кешеләргә бер-ике алым килеп җитмичә, алар > туктап калдылар. Күрән бине, аның якыннарын олылап, билләрен бөк = теләр, башларын иделәр. Ямгырчы би. яхшы, бай тунының каптырмаларын чишеп җибәрде, бил каешына бәйләнгән калтасының—көтүдән кайткан сыер җиленедәй бүлтәйгән зур калтасының’ — авызын чиште. Калтадан учлап-учлап ул көмеш ярмаклар алды, Күрән бннен, Койтым бнкәнең, балаларының, ырудашларының аяк астына акча сипте. Көмеш табакка салын, кыздырылган ит. пешкән балык, богдай көлчәсе тоткан Койтым бикә алгарак чыкты, кунакларга шулай ук баш иде. Кулындагы табакны ул Ямгырчы бигә тоттырды. Кунак би, бармак очлары белән генә чеметеп, табактан бераз ит, балык, көлчә алды, авыз итеп карады. Шуннан сон казаяклар табакны кулдан кулга җибәрделәр. Кунаклар үз каекларыннан өч тартма төшерделәр Тартмаларны ачып. Ямгырчы би Акбүренсн өлкәннәренә бүләкләр өләшә башлады Күрән бигә кышкы төлке тун белән бүрек бирде, Койтым бикәгә шулай ук тун бирде, көмеш беләзек бирде. Башкаларга да шактый өлеш чыкты. Кайберсенә күлмәк, кыекча : , кайберсенә итек-читек. беләзек, йөзек, муенса ише нәрсәләр тиде. Кунакларны каршыларга төшкән кешеләрнең берсе дә бүләксез, күчтәнәчсез калмады Акбүреләрнен күңелләре куаныч белән тулды. Салкын, кырыс чырайлар яктырып китте — Ямгырчы би үзе белән бүләкләр генә түгел, әйтерсең, көньяк җылысын да алып килгән иле. Кызыл Яр катауга килгән бер генә кунакның да әле беркайчан да бу чаклы күп бүләк өләшкәне юк иде буган. Менә ичмасам юмарт икән, менә ичмасам бай икән бу Ямгырчы би' Казаяк ыруының башы Ямгырчы бн белән Кызыл Яр катауга йөзләп кораллы ир килгән иде. йөзләп ир арасында бер хатын кыз да бар иде. Ул да булса. Ямгырчы бннен кызы — Тәңкә иде.Казаяк ыруы белән Акбүре ыруы арасында борын-борыннан туганлык яшәп килгән. Алар икесе дә бер тамырдан — Ак хан йортындагы Ак жылан ыруыннан аерылып чыккан булганнар. Ак ханның тамыры үзе бөек төрек бөдүнен барлык җир-суларга, барлык илләргә, телләргә баш ясаган бөек Көн каган углының углына тоташкан булган. Казаяк белән Акбүре ырулары кайчандыр Чулманнын түбән агымында — Этил белән бергә кушылып, өчпочмак ясаган иркен жирләрне биләгәннәр. Бер-берсе белән алар җир-су өчен дә, терлек-туар өчен дә ызгышып- талашып яшәмәгәннәр. Киресенчә, бер-берсенә кыенлык килсә, үләт, кыран килсә, шундук бер-берсенә булышка ашыкканнар. Шуның өсте- нә алар йорт башы Ак ханның иң көчле, ышанычлы ыруларыннан саналганнар. Шулай итеп, ике ыру кешеләре, кайгы, талау күрмәенчә, тыныч кына, тату гына тормыш кичергәннәр. Тик шулай да мондый тыныч, тату тормыш мәңгелек булмаган. Көннәрдән бер көнне — моннан бик күп еллар элек — язгы сулар китеп, җирләр кипкәч, көн ягыннан Этил буйлап кара яулар басып килгән Кара яуның башында явыз Кара хан торган. Аның кешеләре бик күп булган. Алар көчле, кансыз булганнар. Аларның укларына, сөңге, кылычына каршы беркем, берни каршы тора алмаган. Язгы ташкын суны берничек тә тотып торып булмаган күк. Кара ханның чирүен дә беркем, берни тоткарлый алмаган. Каяндыр Азак тиңгезе буйларыннан кубып, алар шулай ташкын кебек, кара болыт кебек килгәннәр дә, урман-кырларны таптап, сулар кичеп, төн ягына таба юл тотканнар. Бөек Этил буенда, ике тау арасында Кара ханның кара явы белән иң беренче орыш булган. Ак ханның уң кулы Буртас би үтерелгән, чирүе кырылып түгелгән. Буртас үлгәч, мукшы, чирмеш бер-бер артлы арт биргәннәр. Шулай итеп, кара яу ике елга кушылган төшкә — Акбүре, Казаяк җирләренә якынлашкан. Чирмешән суы буенда, киң болында икенче орыш булган. Сугыш көне буе барган. Ике як та бер-берсенә каршы нык торганнар. Кычкырган, ыңгырашкан тавышлар, тимергә тимер бәрелгән, атлар кешнәгән тавышлардан җир-күк тетрәп торган. Сугыша-сугыша кешеләр арып беткәннәр. Сөңгеләр, кылычлар сынып беткән, киемнәр ерткаланган, битләрне-күзләрне кара кан баскан. Менә кич булган. Караңгы төшкән. Ике як та. арып-талып җиргә ауган. Батыр алыпларның җеп өзәрлек көчләре калмаган. Шул чагында көтмәгәндә Кара ханга арттан өстәү килгән. Ак хан кешеләре тагын җиңелгәннәр. Килмешәкләр тагын өстен чыккан. Бөек Этил, канлы дулкыннарын чайпалдырып, үксеп-үксеп яшен түккән. Этил буе бөркетләре, тилгәннәре туган җирнең алыплары баш өстеннән кайгырышып, сыкранышып очып йөргән. Ач бүреләр, таныш кешеләргә тимәенчә. Кара ханның үлекләрен сайлап ашаганнар. Үлгән- \терелгән кеше белән бөтен болын чуарланган булган. Соңгы орышта олуг йортның башы Ак хан кергеннәргә тоткын булган. Ханның, балаларының, туганнарының башын чабып өзгәннәр. Шулай итеп, тамырга балта чабылган, йорт-ил юкка чыккан. Исән калган ирләр, куркыпкаушап, кайсы кая качып киткән. Кайберәүләр, башын саклап. Кара ханга бил бөккәннәр. Әйе, Ак хан йорты юкка чыккан. Ирләр үлгән, ирләр качкан. Кара ханга бил бөккәннәр Тик шулай да үтә батыр ирләр килмешәккә баш бирергә теләмәгән. Туган җирен-суын ташлап, тәлим ' кеше югарыга — төн ягына күчеп киткән. Шуларның беренчесе акбүреләр булган. Каза яклар, Кара ханга калан ’ түләп, Чулман-суның түбәнендә, ун як ярда торып калган. Бөтен Чулман буе — бозлы тингезгәчә—бик борыннан Ак хан жире булган. Акбүреләр Чулман буйлап, үз җирләре буйлап югарыга, бик еракка үрләгәннәр. Бернинди яу килә алмаслык кыргый урманнар арасына, сазлар, күлләр арасына кереп яшеренгәннәр. Берничә ел шулап Ф качып-посып яшәгәннәр дә, яулар тынгач, ачык җиргә — яр буена, бо- а. лыннарга таралганнар. Катау корганнар, авыллар салганнар. Җир ачкан- £ нар — иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр, сату иткәннәр. Беркемгә g буйсынмыйча, беркемгә калан түләмичә, үз көннәрен үзләре күргәннәр. < Тик шулай да явыз язмыш Акбүрене тулысынча тыныч калдырма - тан. Бөек су юлларын биләп алган Кара хан токымнары елдан-ел көч _ җыйганнар, байлык җыйганнар. Аларга инде Этил буе гына түгел. Чул > ман да кирәк булган. Үзен хан дип атаган кансыз Шелке би моннан күп и еллар элек бу якка да үтеп керә алды. Бөтен Чулман буен Бнаргача 5 канга батырып, талап, яндырып, күп җирләрне Шелке үз кулына алды. g Моңа инде егерме ел узды Акбүреләр болгарларга унҗиде ел калан түләделәр. Шуннан соң, узган өч елда, болгарларның үз өйләрендә үзара талашуларын күреп, алар белән алыш бирешне бөтенләй өзделәр Өч ел х буе инде Акбүре үзенә бер йорт-ил булып, болгарларны санламыйча < яши иде. £ Бер берсеннән бик еракта булсалар да, акбүреләр. казаяклар элегрәк д берберсе белән аралашып торалар иде. Болгарлар белән ара өзелгәч, алар белән дә өзелде. Өченче ел инде Күрән бинең бер генә Казаяк < кешесен дә күргәне юк иде. Болгарларның борын төбендә генә борынгы и ата-баба җирен биләп яткан бай. атаклы Ямгырчы би әнә үзе килгән. £ Ник килгән ул монда? Нинди җилләр, нинди уй теләкләр куалаган * аны монда киң Чулманның салкын агымына каршы? ® XII Казаяклар өчен Күрән би үз урдасында киез тирмәләр кордырды. казан асарга дип бер көтү сарык, бер көтү җылкы бирде Шул ук көнне ул олы кунакның үзен, кызы Тәңкәне, тагын берничә якын кешесен үзенә ашка чакырды. Авыр, озын юлдан соң кунаклар бераз тын алдылар, ашадылар-эчтеләр дә җыйнаулашып мунчага киттеләр. Мунча икенче көнне дә ягылды, тик монысы, юынудан бигрәк, сөйләшү аңлашу өчен кирәк булды Казаяклар белән буласы зур сөйләшүгә Күр«н би акбүреләр ягын нан Койтым бикәне дә алды. Сөйләшүдә тагын Утташ кам белән Майчан аксакал да. Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан да катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде. Казаяклар тезелеп бүлмәнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына — алар каршысына утырдылар. Аякчы зур чүлмәк белән ачы бал —сычук кертте. Күрән би көмеш аякка сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән гамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта нде. Күрән би, җнр идән уртасындагы учакнын утлы кузларын бер тирә- гәрәк өеп куйды да. үзенең кунагына эндәшеп: — Башлап карыйк, алайса, би,— диде. — Ә? — диде Ямгырчы би. сискәнеп. Ул. онытылып, каршыдагы яшь, сылу бикәгә карап утыра нде. Акбүреләр тыелып кына көлешеп алдылар. Үзенең ипсезлегеннән Ямгырчы бн үзе дә көлеп куйды. Кинәт аның теле тотлыккандай булды. «Чумаклар төректән белеклерәк — хатын-кызның урыны ирләр белән бергә түгел, аның урыны — чыбылдык артында!» — дип уйлады үз алдына. Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер берсенә кардәш булуларын, элеккечә иркен тормышны. Ак хан. Кара хан турында бабайлар сүзен — барысын да искә төшерде дә әкренләп-әкренләп бүгенге көнгә күчте. Акбүреләр аны тыныч кына тыңлап утырдылар. — Син, Күрән би. базарганнарны көтәсең булыр?—диде ул кинәт болай гына, сүз арасында гына сөйләнгән сыман.— Көтмә. Быел алар килмәячәк. Акбүреләрнең шундук колаклары үрә торды. — Ник килмәсләр икән? — диде Күрән би. Олы кунак беравык көттерергә кирәк тапты. Аннары әкрен генә, үз-үзенә ышанып: — Алмыш хан сезне... безне буып үтермәкче була,— диде. Мунчада, сүнәр-сүнмәс яткан учак янында тагын да ныграк тынлык урнашты. — Ничегрәк бумакчы була инде ул... аты корыгыры .. ни Алмыш хан’ — диде Майчан аксакал бераздан, исен җыеп. Ямгырчы би. күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, тынып утыргандай итте дә тагын да ерактан урамакчы булып: — Моңарчы сез иректә яшәдегез...— диде. — Без әле дә иректә,— диде Котан углан, аның сүзен бүлеп. Аның шулай кирәкмәгәндә өлкәннәр сүзенә кысыла торган бер тыйнаксызлыгы бар иде. — Иректәеен иректә дә...— диде Ямгырчы би. Котан угланга каршы килеп,— сату-алусыз, сартларсыз ирекнең кемгә кирәге бар? Акбүреләр жиңелчә генә гөрләшеп алдылар. — Сартларга да, Алмышка да безнең кендек бәйләнмәгән.— диде Күрән би, кисәк кенә авырта башлаган эчен тотып.— Кендек безнең үз жиребездә. Сартлар килмәсә, без үзебез барырбыз аларга! — Коры җирдәнме?— диде Ямгырчы би. күрәләтә шикләнү белдереп.— Тау-ташлар. сазлык-баткаклар ашамы? Үз җирегездән чыгу белән сезне кыргый башгыртлар кырып ташлаячак. — Ташламаячак! — диде Күрән би.—Элек тә булган мондый эшләр. Безнең бабайлар коры җирдән барганнар көньякка’ Күп көч белән. Ник безгә бармаска?! Ул тиреләрне су төбенә салмам ла мин! Быел астан базарганнар килмәгәнгә аның эчтән януын, тик тыштан гына мыс бирмәскә тырышуын Ямгырчы би сизми калмады — Бирсен тәнрем! — диде Котан углан, кулларын югары күтәреп, 5 — Ашыкма! — диде Ямгырчы би—Хазар йорт таркалганнан безгә н ассу * юк. § — Нишләп булмасын? — диде тыйнаксыз углан. — Шундый бөек йорт таркалса, ата улны, ана кызны белмәс,— з диде Ямгырчы би.— Үзара ызгыш, талаш башланачак, яу китәр. Әйе. 5 безнең ншеләргә ассу юк. Алмыш ханга бар! ч Ямгырчы би авыр сулап куйды. Күрән би аңа чүлмәктән сычук агы- = зып бирде. — Муенындагы муенчагы бушый башлаганга сикерә дә Алмыш ♦ хан,— диде Ямгырчы бн. эчеп жнбәргәч, нечкә, матур мыегын сыпырып — к Үзенең муенында!ы муенчагын алып ташладымы, шундук ул аны безгә < кидерәчәк: сезгә, мина Бүләр, Су арга . булдыралса — Биарга — Син. Ямгырчы би. тыңлап тыңлап торам да. кыек сөйлисең’ — ° диде кинәт Койтым бикә, кунакның сүзен бүлеп.— Алмыш хан инде күп- * тән сиңа муенчак кидергән Акбүрегә әле кидерәсе бар! Күрән би. күңеле булып, хатынына ягымлы күз карашы ташлап алды. * Кунак, сүзеннән бүленеп, тотлыгып калды, аннары мыскыллы гына кө- = лемсерәде дә, Койтым бикәгә карап: £ — Син дә бик үк турысын сөйләмисен, бикә.— диде — Сезнең муенга - да муенчак күптән салынган. Муенчак кына да түгел —богау! — Болгарлар муенчагын өзеп ташлаганга быел дүртенче ел китте, би! — диде ана каршы Койтым бикә. — Сартларны үз теләкләре белән килмәгәннәрдер дисезме? — диде Ямгырчы би. башлап та очланмаган сүзенә яңадан тотынып — Юк. бикә, аларны монда Алмыш хан жнбәрмәде. Алмыш! Юл бикле, Чулман ябык' Менә шул була инде ул муенчак, Койтым бикә! — Сартлар сина да килмәдеме? — диде Күрән бн. — Мина да,—днде Ямгырчы бн.—Ага-базар мина якын Мин аларны кәгеп ятмадым Сезнең эшләр башкачарак. Чулман баш бирми, Чулман калан түләми Шуңа ачу итеп быел Алмыш хаи барлык сатучыларны Этил буйлап югары жибәрде... үзенә буйсынган ыруларга — Ярар, шулай дэ булсын,— днде Майчан аксакал Монда ятын без берни белмибез Читтән килгән сатучылар нн диләр сон? Сату-алу безгә генә түгел, аларга да кирәк ич! Быел сартлар безгә килмәс, ЖӘрННГӘ — болгарга килмәс Базар эшләмәсә... Ни .. аты коргыры . кем Алмыш ханга акча каян килер? — Шула ай!—> диештеләр акбүреләр, аксакалны яклап. — Күреп торам: син миңа яңалыклар алып килгәнсең,— диде Күрән би кунакка —Шулай да турысын гынә әйт: уен ни? Ямгырчы би жентекләп акбүреләргә карап чыкты, тирән итеп тын алды да. — Уем шул,—диде — Алмыш хан көчәйгәнче, безгә берләшергә кирәк. Күрән бн! Без — Ак хан токымнары! Бөтен Чулман бер булып безгә болгарларга каршы чыгарга кирәк Бүре безне берәм берәм тотып ашаганчы, тупланып, безгә аның үзен ашарга кирәк! .Менә шуңа килдем дэ мин сезгә, туганнар акбүреләр. Сез көчле, бай Бөтен Чулман буенда сезнең кебек көчле ыру юк. Сез кузгалсагыз, башкалар да кузгалачак. — Алай микән? —диде Күрәм би, эчен уып. — Алай!—диде Ямгырчы би,—Күтәр байрагыңны, күтәр кылычыңны, Күрән би! Бөтен Чулман синең кул астыңа җыелачак. Мин сине үземнән өстен итеп, өлкән итеп таныйм. Күрән би! — Таныйбыз, таныйбыз! — диделәр Ямгырчы бинең юлдашлары. — Болгарларның муенын сындырсак, Чулман йортның ханы ясыйбыз сине. Күрән би! —диде Ямгырчы би. — Ясыйбыз, ясыйбыз! — диделәр аның юлдашлары. XIII Күзләре уттай янган акбүреләр, тынычсызланып, утырган урыннарында кыймылдашып алдылар. Берсе елмайды, икенчесе кашларын җыерды, өченчесе җилкәсен кашыды. Күрән би әлегә берни эндәшмәде. Ул яңадан чүлмәгенә тотынды, онытылып, сычук тулы аякны эчеп җибәрде, аннары кунакларны, ырудашларын сыйлады. Эчә-зчә сүз бөтенләй икенчегә борылып китте. Алар мунчаның икенче як бүлмәсенә керделәр дә юындылар, коендылар, аннары кайту ягына борылдылар. Чарачада 1 йокымсырап аларны кырпаклар көтеп утыра иде. Кол кызлар аларга киенергә булыштылар. Кызларны күрү белән кызмача Ямгырчы би чын-чынлап исереп китте: як-якка чайкалган булды, бәйләнешсез сүзләр сөйләде. — Бер теләгең үтәлер, Ямгырчы би,— диде Күрән би, көлемсерәп.— Кызларның берсен үз яныңа алырсың. Икенче теләгең үтәлерме, юкмы— анысын үзара уйлашып әйтербез. Күрән би кунакларга, үз кешеләренә тыныч йокы теләде дә кунарга Койтым бикә белән аның агач өенә китте. Башкаларга тыныч йокы теләсә дә, ул үзе бик озак тынычлана алмый ятты. Хан булырга! Чулман-Әтил йортның башы булырга! Мондый уйның килеп караганы булды микән берәр тапкыр аның күңеленә? Әйе, яшь чагында ул да уйламады түгел. Ул да болгарларны Чулман, Этил буйларыннан себереп түгү, ниндидер бабайлар сөйләгән Ак хан йоргын аякка бастыру турында татлы уйлар уйламады түгел. Ул алай уйланып кына да калмады, ныклап торып сугышка да җыена башлады, күршеләренә итәк астыннан ут җибәрде. Тач Ямгырчы би кебек коткы таратып йөрде! Чулман биләре каршы килмәделәр, тик шулай да сикереп тә төшмәделәр. Аннан-моннан ике-өч мең кеше җыеп, ул каекларда Чүл- ман тамагына төште. Анда алар, коры жиргә чыгып, ат менделәр, болгарларга каршы яу чаптылар. Ямгырчы бинең атасы Кылыч би ул чакта беркемгә катнашмыйча читтә калды. Әйе, орыштылар, җиңелделәр... Биш йөздән артык ир җирдә ятып калды. Шула ай... Кайчандыр ул да тилереп йөрде. Болгарлар кирәген биреп кайтаргач, шуннан соң беркайчан да үзенең катавыннан ул якка борынын тыгып карамады. Кая ул! Кайчагында тик урман арасындагы арларга яу чапты да берике тапкыр биарларны талап кайтты. Соңгы елларда анысы да онытылды. Ни әйтсәң дә картаелды. Менә ничә ел инде ул күршеләре белән тату гына, тыныч кына яшәп ята. Ник кычытынып йөри соң әле бу Ямгырчы би? Казаяк ыруының башы аны — Күрән бине — хан ясарга килгән. Нинди җиңел икән ул хан булуы! Юк, булмый ул алай. Тора салып беркемнең дә икенче берәүгә • Ч а р а ч а — мунчаның салкын булмасе. буйсынып яшисе килми. Әле ул Алмыш ханга буйсынып яши. инде аның никтер Күрән ханга буйсынасы килә. Юк, булмыйрак торсын әле: Ямгырчы бинең астына су кергән — менә нигә килгән ул монда! Ана никтер булыш кирәк, Акбүренең көче, байлыгы кирәк. Туп-туры әйтергә аның кыюлыгы җитми. Күрәсең, болгарлар аның үзенә яныйлардыр, аның үзенең Алмыш хан белән алыш биреш ясыйсы бардыр. Менә шу ♦ да инде үзенең ерак туганын нсенә төшергән дә ул. Юк, юк, алдыннан ь арты яхшы. Үгезе үлгән, уртагыннан аерылган Казаяклар өчен кан ко- £ ярга монда акбүреләрнең башына тай типмәгән Кирәк икән, сугышсың £ үзе. Монда беркем үтеп керә алмаячак. Монда килеп житкәнче әле Алмыш ханнарга иксез-чиксез киртәләрне җимерергә туры киләчәк. Алмыш хан Шелке түгел. Су юлы белән монда тикле килеп житәргә акын каеклары юк. Коры жирдән килергә ул беркайчан да батырчылык ~ итмәячәк. u Икенче көнне иртән ыру башы иң якын агай-энене, аксакалларны £ үзенең ак өенә киңәшкә чакырды. Киңәштә бары ирләр генә катнашты. £ Яу эше тулысыңча алар кулында иде. Киңәш озакка сузылды. Беркан- чан да зур сугышорыш күрмәгән яшьләр бүгеннән үк болгарларга §§§§§ каршы тупланырга, яу чабарга кирәк, диделәр. Өлкәннәр каршы килде. * Майчан аксакал әйтте: үзенә килеп ябышмыйча торып, болгарларга * каршы кылыч күтәрү ул башсызлык булачак, диде; Чулман иле таркау, £ аны инде Ямгырчы би дә, Күрән би дә туплый алмаячак, диде; угыз 0 лар безгә булышка килмәячәк — Алмыш хан аларнын кияве, башгырг- = лар ышанычсыз — бер көнне алар синең яклы, икенче көнне болгар < яклы, диде; Суар, Бүләр бездән ерак, Бнарнын үз кайгысы кайгы, диде * Күрән би дә Майчан аксакалны яклады Сугышка атлыгып торган ® яшьләр — шулар арасында Акбога белән Котан да инде бирелә баш х лаганнар иде. шул чакны Утташ камның тавышы ишетелде. s Утташ кам яшьләрне яклады. Ул әйтте: Ямгырчы би шул тикле ерак жирдән тикмәгә килеп йөрмәс, диде. Күрән би баш булырга теләми икән. Ямгырчы бине хан дип танырга да, барысын аңа ышанып тапшырырга кирәк, диде; ул яшьрәк, белеклерәк, көчлерәк, диде; болгарлар аны- моны сизенгәнче, тупланып, көч жыеп алсак, олуг тәнре белән, изге ияләр белән без аларнын үзләрен туздырырбыз, диде, менә шулай кулны кушырып утырсай, көннәрдән бер көнне Алмыш хан, атасы Шелке кебек, монда да килеп җитәр, безнең бугаздан алыр, диде; ата-баба йоласын аяк астына салып таптаган Алмыш ханга каршы изге яуга кузгалыгыз, акбүреләр! диде. Башка чакта мондый эшләргә бик үк катнашмый торган камның шулай кайнарланып яуга өндәве өлкәннәрне шактый аптырашта калдырды. Яшьләр исә башларын югарырак күтәрделәр — ыру башынын эче пошып куйды. Белексез >глы кырган бүреләрне үз күзләре белән күргәч күңелен биләп алган бер ямьсез сизенү — тәңренең каргышын татырга туры килмәгәе, дигән сизенү, курку өркү, яшен камчысыдай булып, аның бөтен эчен айкап алды. Аның чырае бозылды. Болай булгач, булмады бу! Утташ кам аяк чалгач... ачыктан-ачык аяк чалгач, булмады бу! — Уртак сүз табылмады,—диде ул үзенең ырудашларына — Корылтай жыябыз! Шул ук көнне Күрән би Акбүренең өлкәннәрен — аксакалларны, авыл башларын чакырып тартыклар 1 җибәрде. Корылтайга шулай ук игенчеләр, балыкчылар, аучылар, юллардагы, чик буйларындагы, яр буйларындагы каравыл башлары да чакырылды. Икенче көн туды дигәндә, чакырылган кешеләрнең барысы да катэуга жыелып бетте. Ко- §§§§§ Та р т ык — ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәаешгә чакыртып алу ечен җибәрелгән махсус кеше. рылтайны урданың тышкы ягына калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы чатыр эчендә ясадылар. Корылтай киңәшкә караганда да шаушулырак булды. Яшьләр, Утташ кам яклылар яуга чакырдылар. Картраклар, куркаграклар, шулай ук белеклерәкләр бер дә юктан ут белән шаярмаска өндәделәр. Безне әлегә кысучы юк, безгә жир-су житә, Чулманда балыкның, урманда киекнең беткәне юк, тыныч кына яшәп ятыйк, диделәр. Күпчелек картларны, куркагракларны, шулай ук белеклерәкләрне тыңлады. Акбүре ыруы болгарларга каршы яу чыгудан баш тартты. «Җыясы азыгым, эчәсе суым бетмәгән икән әле’ Инде тынычлап йокларга да була»,— дип уйлады Күрән би, җиңел сулап. XIV Казаяклар акбүреләрнең соңгы сүзен аяк өсте тынлап тордылар. Корылтайның нинди уйга килүен ишеткәч тә, кунакларның йөзләре бозылды. Арысландай алып 1 Күрән би дә яудан баш тарткач, бүтәннәргә ни сан?! Бозылды аҗун. Ак хан токымының күкрәгендә ялкын сүнде, арыслан дигәннәре сычкан булып чыкты. Барысы да үзенчә генә яшәргә, качып-посып яшәргә тырыша. Ил турында, бөек ата-бабаларның атагы турында кайгыртырдай беркем калмады. Өрлексез өй булмас, терәксез тирмә булмас. Каян табарга өрлекне, каян табарга терәкне?! Күңеле кырылган Ямгырчы би Күрән бигә шундыйрак үпкә сүзләрен әйтте. Шул ук көнне ул юлга чыкмакчы булды. Ак бүре ыруының башы аны болан үпкәләгән килеш кайтарып җибәрергә теләмәде. Ул аны тагын бераз кунак булырга үгетләде. Чынында Ямгырчы би болай гына үпкәләгән булып кыланды Аның әле бер дә буш кул белән кайтып китәсе килмәде. Аның уйлары, Күрән би сизенгәнчә, бик тирәнгә яшеренгән иде. Күрән бине хан ясау турында ул, билгеле, башына да китереп карамады. Аның үзенең хан буласы килде. Тик шулай да бар тотка Акбүредә иде! Аларны кузгатып булса, башкаларны кузгату чыннан да җиңелрәк булачак иде. Юк, ул әле әз генә дә чигенергә теләмәде. Ямгырчы би. Койтым бикәнең үзе генә өйдә чагын белешеп, сагалап торды да, яхшырак киенеп, чәченә, сакал мыегына исле майлар сөртенеп, ялгыз өйгә юнәлде. Ул барып кергәндә, бикә өйдә иде. Әлерәк кенә төшке аш ашаганга ул, күрәсең, бераз тын алмакчы булып, алсу ефәк тышлы мендәрләр өелгән йомшак урын-җирдә кырын-ярын ятып тора иде. Ике ягындагы ике кыз, аның чәчендәге энҗеле каптырмаларын, тезмәләрен салып- чишеп торалар иде. Шунда ук өченче берсе аның аягындагы каюлы читекләрен тартып ята иде. Кунак килеп кергәч, бикә чишенүеннән туктап калды, артка ташланган башын күтәргәндәй итте дә, күз карашы белән генә ымлап, кызларга чыгып китәргә кушты. — Түрдән уз. би,— диде Койтым бикә, керүчегә йөзен борып. Ямгырчы би елмаеп түргә узды, күрсәтелгән урынга — бикә каршына килеп утырды. Бикә аңа никтер борчулы, күңелсез күренде. Аннары ул бераз гына таркау да, бераз гына салкын да, ачулы да шикелле тоелды. Кунакның Койтым бикәне мондый йөз белән күргәне юк иде әле. Корылтайда Койтым бикә дә катнашты. Баштарак ул шаулатучыларның берсенә дә кушылмады. Башкалар түгел, аның ире дә бикәнең ни уйлаганын анык кына белә алмады. Баштарак бикә Күрән бигә син ничек уйласаң, мин дә шулай уйлыйм, дигән иде. Бу көннәрдә башы каткан Күрән би артык төпченеп тормады, ул чыннан да бикәнең үз * Алып — батыр. сүзеннән чыкмаячагын яхшы белде. Аксакаллар ана сорауны тер^п куйдылар: ларның Карабай ыруында туды. Карабай ыруының башы Кайду бик- . нен1 икекче ишеннән 2 туган икенче бала иде ул. Кайду бикнең илле < рең баш куе, дүрт мең баш жылкысы бар иде. Жаек буенда тоткар- £ ланып калган кангылы ырулары арасында ул иң бае, ин көчлесе иде а Шуның өстәвенә, Кайду бик алып пр иде. Ук атышта, сөнге ыргытыш- ° га, кылыч белән чабуда беркем аннан уздыралмый иде. Бөтен тирә-як — = кангылылар гына түгел, угызлар, башгыртлар да — аннан куркып, кот- * лары алынып торалар иде. ~ Кайду бикнең балалары аталарына охшап үстеләр. Алар бар яктан ь да унган булдылар, көчле, усал булдылар. Койтым бикә дә үзенең ир £ туганнарыннан калышмады. Алар кебек җилдәй җилеп ул атга да чапты, ук та атышты, сөңге дә ыргытты. Чаялыгы, батырлыгы өчен аңа яшьтән үк «Алыпша» дигән кушамат тактылар. Үзенең туган даласында, туган ыруында — яшьтәшләре, туганнарь арасында, терлек-туар арасында ул шулай уйнап, күңел ачып, кайгы сагыш күрмәенчә, унбиш яшькә тикле яши алды. Унбишне тутырып уналты белән барганда, көннәрдән бер көнне, җәйге челләнең уртасында Жаек буе кангылыларына олы талау килде. Төн ягыннан көтмәгәндә кара болыт булып, кара яу килеп басты. Кояш сүнде, җир сыкранды, кнн даланы ялкын чорнап алды. Ягы көчле иде, санаусыз күп иде. Кангылылар соңгы тамчы каннарына тикле сугыштылар. Кайду алып, арысландай ярсып, кылычы белән уңга-сулга чапты — берсен урталай кисте, икенчесенең башын кыеп төшерде, өченчесен кулсыз калдырды. Аның янында таудай булып, туралган ягылар’ өелде. Кангылылар каты сугыштылар, кангылылар тын да алмый орыштылар. Тик шулай да ягы көчле иде, санаусыз күп иде. Канду алып янындагы ирләр әкренләп-әкренләп кими барды Ирләр кебек тимер күбә киеп, кылыч тотып, Койтым Алыпша да атасы янында торып сугышты. Ук янгыры яудырып, карабайларны ягы кысрыклый башлагач та ул атасы яныннан, алып туганнары яныннан бер адым да чигенмәде — ярсып кара яуга уклар атты, якын килгәннәрен кылыч белән чапты. Барысын да ул үз күзләре белән к\рде, барысын да үзе тойды Көтмәгәндә Кяйду биккә агулы ук тиде, blpy башы ияреннән җиргә ауды. Шул чагында кинәт кояш сүнде, җирнен асты өскә килде! Кангылылар каушап калды, кача башлады Шул чагында кинәт кояш сүнде... • Б и к — би, spe жир су лужасы. феодал. •Цш —мокла ла>ик Кулбау — бер бстениек күпмедер маше Процент. аз Озын буйлы, яшь. таза ир ыргып алга чыкты... кара яуның кара ире ыргып алга чыкты. Шул чагында кинәт җирнең асты өскә килде!.. Чабып кулеп, бар көченә яшь, таза ир — кара яуның кара ире Кайду бикнең... Койтым бикә атасының муенына кылыч орды. Ах, шул чагында, тәңрем, җирдә кояш сүнде... Тимер алпак кигән зур,, авыр баш, кызыл кара канын кара җиргә коеп, кылган арасына тәгәрәде. Барысын да Койтым-Алыпша үз күзләре белән күрде.'Чабылган баш, озын, чибәр егет... кара егет мәңге аның күңеленә сеңеп калды. Алар җиңелделәр. Ыру юкка чыкты. Сарыкларны, җылкыларны, сыерларны ягы куып үз’ иленә алып китте. Исән калган кешеләрне, сарык, сыер кебек итеп, көтү-көтү төн ягына кауладылар. Карабайны килеп баскан явыз ягы... кара ягы болгар ханы Шелке иде. Үз кулына төшкән сарыкларны, сыерларны, җылкыларны Шелке болгарларга бүлеп бирде. Кулга төшкән кешеләрне коллар итеп сатып җибәрде. Койты.м-Алыпшаның дүрт абыйсы, биш энесе, богауланган килеш, чит җирләргә озатылды. Яшь кызларны, хатыннарны Шелке үзендә калдырды. Шулар арасында өч сеңелесе, өч апасы белән, ике үги" анасы белән Койтым-Алыпша да бар иде. Кызалактай * сылу, күз яшедәй керсез Көй-Тәм кыз да бар иде. Гүзәллеге, тазалыгы аның күзгә бәрелеп тора иде. Аның көчле ялкын бөркеп торган күз карашы, яшь, сылу йөзе, тубыгына җиткән кара толымнары, тулы, төгәл буй-сыны бер карауда ирләр токымының аңын җуяр иде. Илле биш яшьлек Шелке аны күреп алды. Күрде, телсез- өнсез калды. Ул аны башкалардан аерырга кушты. Ул аның үзен генә аерым тирмәгә бикләргә кушты. Илен-көнен таркатучы, атасының, анасының канын агызучы, туганнарын кол ясаучы җирәнгеч карт, исерек карт шул ук төнне аңа кияү булып керде. Утялкыннан исән калган алсу чәчәк, гүзәл чәчәк — кызалакны кансыз Шелке таптап китте. Берничә көн үткәч, качып-посып төнлә аның янына икенче ир килә башлады. Монысы яшь иде. чибәр иде. Монысы Шелке ханның өлкән углы Алмыш углан иде. Алпак кигән башны чабып өзгән, аннары шул башны сөңгегә элеп, куанып, үзенекеләр ягына чапкан яшь, өлгер Алмыш углан иде. Көн дә шулай кабатланды: караңгы төшү белән аны ярым үлек килеш Шелке ханнын тирмәсенә алып киттеләр дә төн уртасында үз өенә китереп куйдылар Ул аңына килергә дә өлгермәде, өрәк булып, явыз ия булып, мыштым гына Алмыш углан килеп керде. Шулай итеп, бер-нке ай ата белән углы качыш качыш уйнадылар. Ата кеше шулай да нидер сизенә, төпченә башлады. Сулган алсу чәчәк берни эндәшмәде, бары озын керфек очларыннан иртәнге чык сыман эре, кайнар күз яшьләрен генә түкте. Көндәгечә төнге өрәк үз янына килгәч, шулай да ул аңа картның сизенүен әйтте. Йа тәңрем, ул, ахрысы, аны ярата иде! Шуннан соң икенче төнне качып-посып аның янына икенче бер яшь ир керде — Алмыш угланның яшь энесе керде. Керүен керде... чибәрлеге белән болгарларны таң калдырган яшь кырпакның кайнар кочагын татырга шулай да аңа язмаган булып чыкты. Көтмәгәндә ишек ачылып китте, ярсып Шелке-ата килеп керде. Бер кулына чыртлап янган чырак тотып, бер кулына уттай ялтыраган кылыч тотып, көнчел ата килеп керде. Күзенә ак-кара күренмәгән ата кеше бер селтәүдә углын кыеп төшерде, икенче селтәүдә яшь кырнакны чабып ташламакчы булды, тик... Койтым кырнактан инде җилләр искән иде. Аны бары тан алдыннан гына таптылар. Ул урда коймасы буенда, чүп-чар арасында песи баласыдай бөгәрләнеп ята иде Аны хан кар шына китерделәр. Шелке инде тынычланган иде. Ул аннан берни сораштырып тормады, аның күз яше белән чыланган, яшь, сылу йөзенә бер генә карап алды да, теш арасыннан сыгып: — Сатарга,— диде. ♦ Ага-базарда аны Биарга юл тотучы жөфүт сатып алды Базарган а. Кызыл Яр аша узганда, Күрән би аны кулбау1 итеп үзенә алып кал ? ды. Би баштарак аны кырнак итеп тотты, аннары Тотыш углан тугач, g үзенен хатыны ясады. Күрән би аны яңадан тергезде. Изгелеген аның < беркайчан да онытмас ул! 5 Ямгырчы би килеп бөтен эшне бозды... иске яраларны кузгатты да күкрәктәге кара кандай каткан үч, ачу тойгыларын актарып чы ~ гарды. Ничек аңлатырга шуны Күрән бигә’! ° 5 XVI 5 — Тәңре сина күп яшь бирсен, саулык-байлык бирсен, бикә! — диде Ямгырчы би, бикәнең чибәрлегенә соклануын яшермичә, аның йөзенә * туры карап.— Изге ияләр йортыгызны-илегезне, ыруыгызны, терлек * туарларыгызны уттан-күздән. яудаи-кыраннан сакласын. Төн карасыдай £ ул чәчләрегезне, тулуын айдай сылу йөзләрегезне, дүрт саны да төгәл. $ күркәм буегызны тәңрем яман күзләрдән сакласын! а Бикә Ямгырчы бинең теләкләрен, мактауларын исе китмичә генә < тыңлады. Аннары, чак чак кына тешен агартып — Акбүре ыруында яман күзләр юк, булса шул чит ырудан гына £ булыр,—дип куйды. * — Чит ыру кешеләре сезгә бары яхшылык кына телиләр, бикә!— = диде Ямгырчы би, елмаеп. Аның тынычсыз икәнлеге сизелеп тора иде. — Үз ыруымда да миңа шуны у к телиләр, би,—диде Койтым бикә — Аяк өсте тору сиңа килешми, би Утыр — Сезнекедәй күркәмлек каршында күктән иңгән якты йолдыз каршында миңа тезләнеп торсам да килешә, бикә! — диде Ямгырчы би. — Синең миңа йомышың бар бугай, би? — диде бикә, туры сүзгә күчеп. — Бар, бикә, бар! — диде Ямгырчы би. яңадан артсыз урындыкка утырып —Төп йомышым үтәлмәде. Бик күңелем кырылды, бикә Акбү рене мин Казаякның өлкән агасы дип беләм. Үзеңнең туган агаң белән уртак сүзгә килә алмау бик күңелсез булды, бикә. Авыр чакта үз туганың да булышмагач, кем булышыр безгә? — Нинди авырлык килде соң әле сиңа, би?—диде бикә — Килде дип... килеп җитмәгән дә соң әле,— диде би. тотлыккандай итеп —Алмыш .хан кузгалса, иң элек кемгә ташланыр дисең — миңа! — Шулай шул,— дип куйды бикә, килешеп.— Икенче йомышың ни? — Икенче йомыш? — диде би — Икенче йомыш... Мин бер нәрсә уйлаганыем, бикә. Кнлгәч-килгәч, коры кул белән кайтып китәсем килми. Туганлашып булмас микән безгә, дим. бикә. — Без болай да туганнар түгелмени’ — Жырак туганнар икән шул, бикә. Ныграк якынаергае безгә. — Ничек итеп? — Минем кызым Тәңкә ошадымы сезгә? — диде Ямгырчы би, сакалмыегык сыйпаштырып. Аның бу кыланышы бикәгә никтер «Мин ошыйммы сиңа?» дигән сымаграк тоелды. — Ошады.. —диде Койтым бикә, көттереп —Шулай да син исеңнән чыгарасың, би: сез дә, без дә буртаслар түгел, ата-баба йоласы буенча, бездә егртце кызлар түгел, кызны егетләр сайлый. — Чумак йоласын тотсам да, мин ата-баба йоласына каршы түгел,— диде Ямгырчы би.—Ата-ананың килешүе язык түгел лә, бикә! Чумак йоласы буенча... — Мин төрек йоласын артыграк күрәм,—диде Койтым бикә, бине бүлдереп. — Тәңкә миңем бердәнбер кызым,— диде Ямгырчы би.— Ул иректә үсте. Анасыннан иртә ятим калганга, мин аны бернидән тыймадым, кысмадым. Ул да ата-баба йоласын артыграк күрә. Инде менә үзенә кияү сорың. Чын. Үзара гына әйткәндә, шуның өчен алып килдем дә мин аны. Алмыш ханның күзе төшкәнче дип... Сезнең белән килешеп булса... — Сиң кемне күз алдында тотасың, би? — диде Койтым бикә, кызыксына төшеп. — Синнән туган Тотыш угланны күз алдында тотам мин, бикә! — диде Казаяк ыруының башы Койтым бикә, телен тешләгәндәй, сүзсез калды Әле канчан гына Койтым кырнак аны карынында йөрткән иде! Нинди авыр булды аңа ул баланы табу! Уналты-унжиде яшьлек кыр нак ул чагында нәрсә генә белә иде соң йөкле булу, тулгак тоту, бала табу турында? Аңа әйткәннәр иде: яшь чагында бала табу җиңелрәк була ул, дигәннәр иде. Белен әйттеләр микән, белми әйттеләр микән ул сүзне, тик шулай да аңа җиңел булмады бала табу. Аныкы үлем белән бер булды. Кендек әби белән Язай имче баланы ярып алдылар, юкса, ул аны табалмаган булыр иде. Шулай итеп, аның углы аҗунга тәңре яраткан капугтан түгел, кеше кулы белән уелган капугтан чыкты. Шуңа да ул бүре булып түгел, арыслан булып үсте! 23 Әйе, арыслан булып үсте беркем сүзен тыңламыйча, беркемгә баш бирмәенчә... йолаларны, түрәләрне санламыйча. . кыргый булып, усал булып үсте. Тугач аның зурлыгына, көрлегенә таң калдылар Үсә төшкәч аның көченә, кыюлыгына .. башсызлыгына шаккаттылар. Шушы көнгә тикле ул күпме баланың кулын-аягын имгәтте, күпме ырудашын кан- яшь түктерде! Ыру башының углы булмаган булса, күптән инде аның итләрен карга, козгын чукып бетергән булыр иде. Ник шулай ул? Нигә шундый кире, үҗәт, башсыз? Анда, күрәсең, ике төрле кан шулай талашадыр. Әллә тәңре аны болгарлардан ата- баба каны өчен үч алырга шулай көчле итеп, кыю итеп яратканмы3 Әллә Утташ кам әйткәнчә, туган чакта аның йөзенә явыз Октуган үзенең сасы тынын өргәңме? Тфү! Тфү! Үз каргышы үзенә! Ни генә булмасын, менә шул Тотышны өйләндерер чак та җиткән! Бу турыда инде быел кыш та сүз булып алган иде. Алар аңа кызын да сайлан куйганнар иде. Күрән бинең Биар ханы белән туганлашасы килә. Бнар ханының җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, җитен сүседәй аксыл чәчле сылу Анярукны сорамакчы иде алар. Биар ханына әле илче җибәрелмәгән, тик шулай да төн яктагы күршеләр Күрән бинең теләген беләләр булырга тиеш. — Мин каршы түгел,— диде бикә, беравык тынып утырганнан соң, уйчан гына.—Шулай да өздереп кенә ул ана карата күрәләтә саксызлык, салкынлык күрсәтте. Куркытылган, исен жыеп өлгермәгән яшь бикә үзен дә, баласын да чын чынлап яклый алмады. Яна жирдә, яна ыруда, яңа кучтә ул Әдндән генә түгел, аның башка кардәшләреннән дә, шулай ук үз иреннән да өркеп яшәде. Тумыштан булган кыюлык, иркенлек тойгысы аңа бик әкрен кире кайтты, шактый соңлап кайтты. Куркып-ыркеп, кыерсытылып яшәгән ананың углы да баштарак кур- кыиыркеп үсте. Аннан да бигрәк, ул үзенең «кырнак баласы», «кимчелекле бала» икәнлегем аңлап үсте. Аның моңа ачуы килде, күңеле кырылды. Аның үч аласы килде, үги анасы Әдндән, әледән-әле кыерсыткан туганнарыннан, яшьтәшләреннән бик каты игеп үч аласы килде. Күкрәгендә, беләгендә көч барлыгын тоя башлагач, ул, бер дә юктан кабынып китәргә генә торган ярсуына, кимсенү тойгысына ирек биреп, үзен кыерсытучыларны еш кына тәпәләп тә ташлады Кыйналган яшь- тәшләренен шулай ук ачулары килде Алар, аның юккабарга үртәлүен күреп, тагын да ныграк үчекләделәр. Сонга таба. Тотыш углан үсә төшкәч. аның туганнарының телендә «юлбасар», «башкисәр» кебек сүзләр ешрак кабатлана башлады Андый сүзләрне өлкәннәр дә бик теләп кабатладылар. Шулай үсә-үсә бала күңеленә кара кан укмашты Әле ул төшенкелеккә бирелде, әле аранын химерен качкан яшь айгырдай тилереп йөрде Үз яшьтәшләре арасында анын якын беркеме дә булмады Унбишләп туганы арасында ул үзен ялгыз сизде Аны бары үз анасы .ына яратты. Турыдан-туры читкә какмаса да. Күрән би дә, башкаларның йогынтысына бирелеп, күрәсең, үзенең «юлбасар» углына карата шактый кырыс булды. Өлкән хатын Ә ди кинәт чирләп киткәч, Әдинең кулыннан эш китә башлагач, Койтым бикә башын күтәрде. Бинең үзен башкаларга караганда ныграк яратканлыгын ул инде күптән белеп, тоеп килә иде. Бу аңа икеләтә көч бирде. Ул инде үзен дә, углын да юкка-барга кыерсыт- тыр.мый башлады. Киресенчә, элеккеләрнең үчен кайтарырга теләп, көндәшләрен әкренләпәкренләп үз кулына ала барды. Әди үлмәс борын ук инде ул өй эчендә бөтенесенә баш булып алган иде. Әйе, искәрмәстән Койтым бикә бөтенесен үз кулына алды куйды. Тик Тотышны гына ул тулысынча буйсындыра алмады. Үсмер Тотыш, егет Тотыш, беркемгә дә баш имичә, койрык тоттырмыйча, үз көенчә яши бирде. Элекке ачы тойгыларга, үпкә-әрнүләргә яшьлек тилелеге, яшьлек кайнарлыгы өстәлде. Яшьтәшләре дә, өлкәннәр дә әле булса аңа чит кеше, ят кеше итебрәк карауларында булдылар. Әле булса ул моны сизеп-тоеп яшәде, әле булса үзен никтер, ни өчендер кыерсытылган итеп белде. Атасы ана быел беренче тапкыр ышанып эш йөкләде: кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, алтмыш йөк тавар белән төн кешеләренә, боз тиңгезе ярларына сату-алуга барды. Атасы аны юри җибәрде, сынап карау өчен . Аннары ул аның көченә, кыюлыгына да ышанды Шулай ук аның бу углында баш та юк түгел иде. Кыш көнендә бер дә кояш чыкмый торган дөм-караңгы төн иленнән, боз иленнән Тотыш углан биш ай дигәндә кире кайтып төште. Чаналарга таудай тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча, баеп, кырысланып, олыгаеп кайтып төште. Моңа тикле «шар тибүдән» башканы белмәгән «башкисәр», «юлбасар» угланның исәнаман кайтып керүен күреп, бөтен катауның исе китте. Ата белән ана- нын исә куанычы эченә сыймады. «Булдырдың, утлым!— диде аңа атасы.— Синең кебек чакта атай мине дә шулай тавар белән җибәргәнне. Каты буранга юлыгып, этләрне, йөкләрне югалтып, кешеләрне туздырып, ярты юлдан кире кайттым. Болай булгач, атаңны уздырдың, углым». Атасыннан мондый мактау сүзләре ишетеп, Тотыш угланның күзләренә яшь килде. Туганнан бирле бу аның атасыннан гына түгел, анасыннан кала барлык өлкәннәрдән ишеткән беренче мактау сүзе булгандыр. Ата белән угыл арасындагы салкынлык, кырыслык шул көннән соң, әйтерсең, мәңге юкка чыкты. Шул көннән соң Тотыш углан атасына тәңрегә табынган кебек табына башлады. Ул, әйтерсең, кинәт үсеп китте. Күңеле белән, уй-теләкләре белән үсеп китте. Ул үзен өлкәннәргә тиң итеп, алар эшли алган барлык эшләрне эшләрдәй чын ир итеп тоя башлады. Атасы белән анасының киләсе көзгә Биар ханының кызына өйләндерергә җыенуларын белгәч, аның чын-чынлап түбәсе күккә тиде. Тиздән, тиздән ул күчле, хатынлы ир кеше булачак! Тиздән, тиздән ул да кеше арасына кереп, үзенең сүзен әйтә алачак. Аның белән санлаша башлаячаклар! Барлык ирләр кебек, ул да киңәшләрдә, корылтайда катнаша алачак, кулына корал тотып, сакта-каравылда торачак. Кем итәр икән аны атасы — каравыл башымы, агычымы ', таварлык24 25 башымы, битекчеме26? Субашы булырга ул әле яшь. Түрә27 буенча, яшьләрне андый зур эшкә куймыйлар. Моның өчен яуда катнашырга, үз-үзенне батыр игеп, башлы, белекле итеп күрсәтергә кирәк. Әлегә кечкенә алай 28 башы, з? булмаса базар башы, 24 А г ы ч ы — хәзинәче. 25 Таварлык — тавар, азык-төлек, тире-яры саклана торган урын; амбар. 26 Би текче — язу-сызу эшләрен алып баручы. * Түрә —билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы; закон. 28 Алай — гаскәри төркем, отряд тамга башы булып торсаң да ярый. Әллә сок сатучы итәр микән аны атасы? Анысы да яхшы булачак. Тавар белән тагын төн кешеләренәме, Биаргамы җибәрер. Җибәрсен! Чит илләрдә, чит телләр, чит токымнар арасында күңелле. Анда бик кызык. Ят нәрсәләр, ят кешеләр күрәсең, ят азыклар ашыйсың. Әллә көчле чирү туплап, болгарларга каршы яу белән җибәрер ми ♦ кән соң аны атасы? Ике сүзнең берендә тиккә генә болгарларны, ь Алмыш ханны яман итеп телгә алмыйлардыр ич! Агасы ирек бирсә, ь болгарларның тетмәсен тетәр иде ул, урдаларын, авылларын көлгә ® әйләндерер, барлык ирләрен Әтилгә тутырыр иде. Ул бары тик чибәр < кызларны гына кызганыр иде. Аларны коллар итеп Кызыл Ярга алып < кайтыр иде... Яшь егет еш кына шулай уйланды. Кулга төшерелгән чибәр кыз- > ларны, хатыннарны, алтын-көмешне каекларга төяп, күңеленнән катауга ° кайтып кергәч, аның күз аллары томаланды. Уйлары буталды. Шуннан 5 соң нишләячәген ул ачык кына күз алдына да китерә алмады. Барлык S теләкләр, татлы уйлар иң ахырда бары бер нәрсәгә — ир буласы, зур . кеше буласы килүгә кайтып калды. Шул бер теләген» иреште исә. никтер бөтен нәрсә үзгәрер, бөтен нәрсә бары ул теләгәнчә генә булыр * шикелле тоелды. , н Көтмәгәндә Ямгырчы бинең килеп төшүе, акбүреләрне болгарларга £ каршы яуга өндәве Тотыш угланны канатландырып җибәрде. Ул инде е үз-үзен чынчынлап яуда итеп күрә башлады. Ыру аксакалларының = киңәше төкәнгәнне ул киеренке бер цземсезлек белән көтте. Аларның < яу яклы булачагына ул әз генә дә шикләнмәде. Тик аксакаллар киңәше * ул көткәнчә төкәнмәде. Шуннан соң ул бар ышанычын корылтайга Г баглады. Инде корылтай да баш тартса, ул чагында.. ул чагында .. юк. булмас! Акбүреләр болгарлардан үч алырга тиешләр, акбүреләр борын- = гы атакларын кайтарырга тиешләр! Корылтай да каршы килсә, ул Ямгырчы би белән бер үзе китәчәк! Бөтен ыру өчен ул бер үзе сугышачак! Түрә буенча, йола буенча, ыруга кагылышлы эшләрне тикшергәндә балалар катнаша алмыйлар иде. Катнашканда да, аларның сүзе санга алынмый. Өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар исә, ничә яшыэ булуларына да карамастан, бала саналалар. Тотыш моны бик яхшы белә. Шулай да ул, кайгылы башын иеп, билен бөгеп, атасы янына керде, аның үзен корылтайга катнаштыруын үтенде. Бу көннәрдә бинең чырае аеруча караңгы иде. Ул әле изге нарат янындагы күренешне дә онытмаган иде. Ук-җәя барлап, кылыч кайрап йөргән белексез углып ул пыр туздырып чыгарды. — Мин синнән дә, туганнарыңнан да, аналарыннан да, ырудагы барлык кешеләрдән дә олырак. - диде ул углына.— Мин бары ырудан, түрәдәй, ата-баба йоласыннан гына олырак түгел. Син ырудан да, түрәдән дә, йоладан да... агаңнан да олырак булмакчы буласыңмы? — Мин олы булырга тырышмыйм, атам! — диде Тотыш углан, атасы алдына тезләнеп. — Бар. күземә күренмә! — диде Күрән би, җикеренеп,— Бер генә каршы сүз әйтсәң дә... Игелексез! XVII! Тотыш угланның «корылтае> шуның белән төкәнде. Атасының тупаслыгы яшь егетнең кытыгына килеп тиде. Помыла башлаган күңел ярасы яңадай ачылды. Якадан ул үзен читкә тибәрелгән, кимсетелгән итеп тойды Аның тагын бар нәрсәгә ачуы килде, аның тагын кемнәрдәндер үч аласы килде Полдыз кашканык йолыккл бнреләсен белгән көнне дә анын бу тикле күңеле кырылмаган иде бугай. Атасы яныннан ул туры ат абзарына ашыкты. Күзенә күренгән беренче aina атланды да, кояшта кызынып утырган карт-корыга, судан кайтучы хатынкызга пычрак су, ләпек чәчрәтеп, чыбыркысы белән атын яра-яра, басу-капка ягына чапты. Капка сакчылары ерактан ук аны күреп алдылар, туктатмакчы булып, юлына аркылы төштеләр. Капка ачык, күперләр төшерелгән иде, шулай да тикшерми-сорамый беркемне дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да иде. — Кит юлдйн! — дип кычкырды Тотыш углан сакчыларга. Атнын йөгәненә тотынырга чамалаган Талутка ул бар көченә кизәнеп чыбыркы белән салды. Талуг чинап җибәрде, тезгенгә сузылган кулын гиз генә тартып алды да чыбыркы очы тигән күзен учы белән каплады. Тавышка йөгереп башка сакчылар килеп җитте. Би углынын холкын белгәнгә, алар аңа ныклап торып каршы килергә батырчылык итмәделәр. — Китегез, кит! Берегезне калдырмый турап бетерәм!—дип кычкырды ярсыган яшь егет, кылычын кыныдан суырып. Сакчылар шундук як-якка сибелделәр, сүгенү, мыгырдану тавышлары ишетелде. Тотыш углан, җилдәй очып, капкадан, күпердән чыкты да басу ягына элдерде. Аның артыннан тик күпер яркакларының дөпелдәгән тавышлары г^ына гүләп калды да ат тоягыннан каты балчыклар гына чәчрәде. — йоланы тотмый, түрәне санламый, атасын тыңламый,— кеше түгелдер бу, албасТыДыр, йәктер, өрәктер!—диде сакчыларның берсе, сукранып. — Би углына ничек телең бара? — диде икенчесе. — Бара шул! —диде беренче сакчы.—Мин әле моны корылтайда әйтәм бөтен ыру алдында. Теңкәне корытты инде, эттән туган! Китсен әнә тәңре каршына! Муенына элмәк салып, асып куйсыннар агач башына. — Юк, әйтмәссең,— диде икенче сакчы тыныч кына.— Әйтсәң, үзең дә тәңре катына юлларсың. Синең дә языкларың җитәрлек. Тотыш — бала. Балага нишләсә дә килешә. Кичкә таба, караңгы төшә башлаганда, арып-алҗып, Җирәнкәйне эштән чыгарып, Тотыш углан катауга әйләнеп кайтты. — Агайга әйтмәдегезме? — диде ул, көчсез, кызганыч бер өн белән. — Юк, Тотыш, әйтмәдек,— диделәр сакчылар.— Юкка кыздың баягынак Талут күзсез калды. — Кичерсен мине,— диде Тотыш, үкенү белдереп. Калтасыннан ул берничә бакыр акча алып, сакчыларга ыргытты. — Талутка әйтегез: анай янына барсын — теләгәнен алыр. — Әйтербез, Тотыш, әйтербез,— диештеләр сакчылар. — Корылтай беттеме? — диде Тотыш. — Беткән. Яу булмаячак,— диделәр сакчылар, куанып. Яшь егетнең болай да бозылган йөзе тагын да ныграк бозылды. Сакчыларга ул бүтән эндәшмәде. Ул өйгә кайтып кергәндә, аның энеләре, сеңелләре пыр тузып, шаулашып, «күз бәйләш» уйнап яталар иде. Учакта төгән кисәү башы яна,— шуңа күрәдер, ахрысы, өй эченә бераз гына әчкелтем ис чыккан иде Балаларны караучы инәкә өйдә юк иде. Күрәсең, ул чыгып кигкән я булмаса күрше бүлмәдә йокы симертә. Балалар, уеннарын онытып, Тотышны сарып алдылар. — Тотыш кайтты, Тотыш! — Ашка өлгермәдең! — Кайда йөрдең? — диештеләр аның туганнары, төрлесе төрле яктан кычкырып, шаулашып Шушы ыбыр-чыбыр арасына кайтып керү белән, кайчан гына оул- масын. Тотыш узенек балалыгыннан оялу, тартыну кебек бер нәрсә тоя иде «Балалар өе» дип йөртелгән бу өйдә ин зурысы ул иде. Анын белән бергә тукмашып үскән туганнары инде барысы да аерым өйләрдә яшиләр ~ өйләнгәннәр, я булмаса кияүгә чыкканнар иде Үзенен аягына-кулына уралган, «стена менгән, башына атланган, чыр-чу килгән энеләренә, сеңелләренә бүген аның аеруча ачуы килде ө Ул аларның кайсын кая төртеп, этеп җибәрде дә, билендәге кылычын ь салып, бала чага буе җитмәслек биек чөйгә элеп куйды. Төн кешеләренә £ җибәрер алдыннан кылычны аңа атасы бүләк итеп биргән иде Балалар, кайсы шүрләп, кайсы үпкәләп, кинәт кенә тынып калды- „ лар; күзләрен уттай елтыратып, борыннарын тарткалап, зур, усал абый » ларының чишенгәнен күзәтеп тора башладылар — Абый, без бүген кыздырылган балык белән ботка ашадык, бал 3 эчтек! — диде бер сыбызгы борын, абыйсының күңелен тапыакчы булып. и — Абый, инәкәй сина да алып кайтгы. Учак янында, чүлмәктә,— g диде икенчесе. — Кая, китерегез монда,—диде абый кеше Балалар, бер-берсен уздырырга тырышып, шундук учак янына таш ♦ ландылар, кулларын пешерел, бер чулмәкне биш алтысы берьюлы то- * тып, абыйлары алдына китереп тә утырттылар Күп тә утмәде, балалар- * нын күңеле яладан күтәрелеп китте. Кырыс абыйларын онытып, алар н тагын уйнарга керешеп киттеләр. Тотыш, киез өстенә, тәбәнәк өстәл £ янына утырып, үзенә дип куелган азыкларны ашады Ашагач эчкәч ул тынычланып калды Ул учак янында беравык ты- < нып утырды да, үзенең өлкән абый, усал абый икәнлеген онытып, кы к зыксынып, кечкенә туганнарының уенына карап тора башлады Шул ~ чакны ул балалар арасында, ярым караңгыда ниндидер яг кыз ку pen л алды. Баягынак ишектән килеп кергәч тә ана өй эчендә нишләптер кеше = күбәеп киткән шикеллерәк тоелган иде, аннары таныш чыр-чу арасында ят тавыш та ишетелгәндәй булган иде Теге Ямгырчы би кызы нч бу Менә кем кергән икән аларга! Моңарчы ул аны читтән генә куреп калган иде. Озынча ак битле, кара кашлы бу чандыр кызның күз карашы, учак җылысы кебек, җылы да. ягымлы да иде — Абый, бу — Тәнкә! Кунак кызы! — диештеләр энеләр-сенелләр, абыйларының ят кызга карап торуын күреп — Исәнме, Тотыш,— диде кыз, йомшак кына, оялчан гына елмаеп. — Исәнме, Тәңкә,— диде Тотыш. XIX Кунак кызы Тәнкәгә аерым тирмә корылган иде. Ул анда өлкән яшьтәге бер асрау белән тора ндс. Төн ургасы якынлашып, балалариын кайсы йокыга киткәч, кайсы, уеннан арып-талып, йокыга җыена башлагач, Тәңкә дә үз тирмәсенә кайтып кигмәкче булды — Кал бездә генә! — диде Тотышның Айсылу атлы зур сеңелесе. — Кал, кал — бергә йокларбыз! — Җомак 29 сөйләшербез! — диештеләр башкалар дэ. Ярым караңгыда Тотыш кунак кызның беләгеннән тотып алды да, колагына пышылдап: — Калма! Үзем озатып куям,— диде. Пышылдаган чэкта аның маңгае кызның кайнар чигәсенә тиеп китте Кыз берни әйтмәде. Тогышка ул озак, бнк озак эндәшми торды шикелле тоелды. — Кайтам,—диде Тәңкә Айсылуга, калтыранып чыккан бер пышылдау белән. 29 Ж и ы а к — әкият. — Кайтсын, кайтсын! — диде абый кеше, кунак кызын яклап,— Курыкма, үзем озатып куярмын. Тотыш, кинәт үзен искиткеч җиңел тоеп, кемнеңдер аягына басып, кемгәдер бәрелеп, түргә узды, чөйдән киемнәрен алды. Ул киенгән арада Тәңкә, ишек бавына тотынып, дер-дер калтыранып, ярым караңгыда аны көтеп торды. Язгы төн караңгы, салкынча иде. Каршыда гына кап-кара булып, җир өстеннән тирмәләр калкып утыра, тирмәләрдән, каралты-куралар- дан арырак, койма ягында, озын муеннарын күккә сузып, кара сырганнар очлаеп күренә. Ул якта — койма өстендә, тычкан күзе төсле генә булып төнге сакчыларның утлары җемелдәшә. Күктән исә, җирдәге караңгылыкка исләре китеп, берән-сәрән йолдызлар карый. Өй эчендә юаш, тыйнак тоелган Тәңкә тышка чыккач бер дә юктан көлеп җибәрде; Тотышның янбашына төртте дә, егет аны-моны абайлап өлгергәнче, караңгыда юк та булды. Тотыш аның тирмәләргә таба юнәлгән аяк тавышларын гына ишетеп калды. Үзенең җебегәнлегенә чак-чак кына үртәлеп, чак-чак кына үкенеп, ул качкан кызны куа китте. Бер-ике атлауда ул тирмәләр арасына барып керде. Туктап, як- ягына каранды. Якын-тирәдә беркем юк иде. Кайдадыр шунда гына кунак кызының тыелып кына көлгән тавышы ишетелде. Тотыш шундук тавыш килгән якка ташланды. Аның инде караңгыга күзе ияләнә башлаган иде —ул кызның җиңеннән чак кына эләктереп алмады. Үчекләшеп кыз тагын көлеп җибәрде. — Тоталмыйсың. тоталмыйсың! — диде ул, әкрен генә көлеп. Кинәт сулуы капкан Тотыш, берни эндәшмичә, уттай янган күзләре белән якындагы карачкыны күзәтте. Болай качышлы уйнаганда үзенең чыннан да аны тота алмаячагын ул бик яхшы төшенде. Алар шулай караңгыда бер-берсенә карашып торгандай иттеләр дә, икесе дә берьюлы диярлек урыннарыннан кузгалып куйдылар. Тотыш, үзенең тиле көченә ышанып, ярсып яңадан куа башлады. Кыз, көлгән сыман бер өн чыгарды да, башын иеп, аның кул астыннан шуып китте. — Тотмасаммы! — диде Тотыш, янап. — Тоталмыйсың! — диде кыз, еш-еш тын алып. Шул чакны якында гына, урам якта тояк тавышлары ишетелеп китте — үзара әкрен генә сөйләшеп, урда коймасы буеннан төнге сакчылар узып бара иде. Яшьләр, караклыкта тотылган угрылар кебек, икесе дә сискәнеп киттеләр, тынып калдылар, сагаеп урам якка колак салдылар. Кызга караганда Тотыш элегрәк исенә килде. Сакчыларны онытып, ул кисәк кенә Тәңкәгә ташланды. Кунак кызы көчсез бер тавыш белән «аһ!» дияргә генә өлгерде — куйны эләктереп алган бүре кебек, егет аны ике куллап тотып алды. Тотып алды да, кочып, кысып, җирдән күтәрде. — Җибәр! — диде кыз, аның башыннан кочып. Кулыннан ычкындырмыйча гына Тотыш кызны җиргә бастырды. Бер ара каушап-калтыранып торгандай итте, бар кыюлыгын бергә җыеп, аны яңадан кочып алды. Яратып, иркәләп, оялып кочты. — Миңа иш буласыңмы? — диде ул пышылдап, кызга кайнар сулыш өреп. Кыз эндәшмәде. — Әйт, буласыңмы? — диде егет, кабатлап,—Мин бер нәрсә уйладым. Бүген генә... әле генә... Әйтсәң, әйтәм. Мине монда беркем яратмый. Санламыйлар. Биарга китәм, аннан көч сорыйм. Алмыш ханга каршы яу чабам. Ишетәсеңме, Алмыш ханга каршы яу чабам! Синең атаңа булышка барам. Күрерсең менә, Алмыш ханны җиңсәм, бөтен Этил буена үзем баш булам! Шуңа күрә иң элек миңа иш кирәк, хатын .. Хатыным булмаса, Биар ханы миңа көч бирмәячәк, мине Әгил Чулман йортның ханы да ясамаячаклар. Аңладыкмы инде? Буласыңмы иш... чыгасыңмы мина кияүгә? Әйт, минем язмыш синең кулында! Тонык кына йолдызлар яктысында кыз, үзенең яратуын белдереп, анын яна мыек чыгып килгән сылу йөзенә карады, очкынланып торган тере күзләренә карады. Теле белән әйтергә анын көче җитмәде, дер-дер калтыранып ул кайнар куллары белән, кайнар бите белән аның күкрә- 4 генә сыенды да авыз эченнән ниндидер изге келәүләр әйтте. ь XX 2 Бу төнне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тынычсыз уздырдылар « Тик аларның тынычсызлыгы куанычлы тынычсызлык түгел,—кайгылы, 2 борчулы тынычсызлык булды, койтым бикә үзенең болгарларга. Алмыш - ханга булган каршылыклы уйларыннан, яшьлегенең куркыныч истә- ° лекләреннән арына алмады. Ямгырчы би үз эшләре турында баш ват- ч ты. Күрән бинең кайгысы исә Койтым бикәнекеннән дә. Казаяк ыруы tj башыныкыннан да зуррак, тирәнрәк иде. Киштәләрдәге елкылдавык тиреләр, өем-өем күйнәр. тәпән-тәпән 30 баллар бер мәлгә дә анын күз алдыннан китеп тормады. Шунда ук бо- * рып-борып аның эче авыртты, Утташ камның каргышларын, үзенең, * Тотыш угланның эшләгән языкларын искә төшереп, анда эчтә нидер н туктаусыз агулап, сызлап торды. Ул чын-чынлап куркуга төште Аңа £ инде ул тәңренең каргышын татын башлады шикелле тоелды. Үзенең - авыруын, үзенең эше гел кирегә китүен шулай тәңре каргышына юра- < гач, аның күңел төшенкелеге көчәйгәннән көчәйде. Чит ил сатучылары- к ның килмәве генә түгел, Ямгырчы бинең көтмәгәндә килеп төшүе дә, = аның шулай күңелләргә коткы салып, Алмыш ханга каршы яуга өндәве > дә, корылтай да, Койтым бикәнең үзенә каршы чыгуы да — барысы да, = барысы ла шул ук олы каргышның бер чагылышы булып тоелды. «Күрәсең, яшәр көннәрем күп калмагандыр инде», дип уйлады ул әледән-әле, сызланып. Бераз шулай уфтанып, сыкранып, ыңгырашып ятканнан соң ул яңадан сатылмаган таварлары турында, чит ил сатучыда рында булырга тиешле ниндидер им үләннәре турында уйлана башлады «Ярар, Алмыш хан быел безгә аяк чалды,— диде ул үзүзенә.— Җәрингә дә, аннан соң да аяк чалса, ул чагында нишләргә?» Әйе, ул чагында нишләргә?! Ни чек котылырга моннан? Алмыш ханны кемнәрдер килеп туздырып танмаганны көтеп ятаргамы, әллә... Ямгырчы би әйткәнчә.. Юк. булмас! Алайса, түләнмәгән каланны түләп, шуның белән буаны ерып җибәрергәмени? Кайсын сайларга — ирекнеме, байлыкнымы? Ах. нинди кирәк алар икесе дә ир булган ир өчен! Алайса, чыннан да коры җирдән аркыш 1 җибәрү кулайрак булыр микәнни? Башкача юл юк. Күрәсең, шулай итәргә туры килер. Ике ай барасы, икс ай кайтасы. Башка юл юк... Соңгы уе Күрән бигә ышанычлырак тоелды. Бу турыда ул иртән тыныч күңел белән дә уйлап карады. «Бүгеннән җыена башларга кирәк»,— диде ул үз-үзенә. «Тик кемне җибәрергә?» — дип уйлады ул бераздан. Акбога булдыра алмас, Котан шулай ук. Булса-калса — Тотыш. Биш йөз, алты йөз кораллы сакчы, яхшы кылавызлар3 булса, әйләнеп кайтыр. Таварларын эт ашасын, им утлары, им сулары алып кайтса, шул да җиткән. Көзгә тикле Әди шикелле китеп кенә бармас.) ярар иде. Әди дә гел «эчем!» диде, менә ул кая таба бара эшләр! Китсен Тотыш, китсен тизрәк! Эшкә җигелсә, тилелеген онытыр, кеше булыр. 30 л р к ы ш — кәрван. ’ К ы .ю ы J - юл рсәтүче. Үзенен нишләргә җыенуын ул бикәгә лә сөйләп бирде. Койтым бикә бүлдермичә тынлап торды да: — Тотыш мина да кирәгие Минем дә сина анын турында сүзем бар.— диде. — Нинди сүз? — диде би. cafaen. — Ямгырчы би безнең Тотыш углыбызга үзенен кызын бирмәкче була,—диде Койтым бикә —Туганлашыйк ди. Безне олылап, ышанып шулай ерактан килгән... болай гына китеп барса, яхшы булмас. «Котыртышып та өлгергәннәр,— дип уйлады би. кире бер тойгы белән.— Өйләнешми торсыннар әле! Җилкуар Ямгырчы би белән туганлашасы гына калганые!» Хатынына аның шулай дип әйтәсе килде. Тел очына килгән сүзен ул әйтә алмады — өйалдына кемнеңдер ишектән кереп килгәне ишетелде Бүлмәгә каравыл башы Акбога килеп керде. Акбога бинең Әдидән туган өлкән углы иде. Имән кискәседәй таза, кырыс, авыр холыклы бер кеше иде ул Кулына ул ниндидер бау-шу тоткан иде. — Менә, атай, бау баскыч.— диде ул. кулындагы бауны идәнгә ташлап,—Текмәдә эленеп калган Чулман ягында... текә яр өстендә! Акбога. ниндидер чиктән тыш куркыныч нәрсә булганлыгын аңлатырга теләп булса кирәк, дулкынланып, кулларын бутап сөйләде. Өй эчендә авыр тынлык урнашты. — Тагын Тотышмыни? — диде ата кеше — Кем булсын башка — шул! — диде Акбога. авыр йодрыгын йомарлап. — Каян белден? — диде ата кеше. — Каекчылар менеп әйтте: Ямгырчы бинең кызы Тәнкәие алып киткән,—диде Акбога. — Тәңкәне?! — диде би. күзләрен шар итеп, урыныннан кузгалып.— Ямгырчы би кызын?! Урлап? Угры кебек алып качкан? Инде шул гына калды Би углы — угры! — Ах!—диде Койтым бикә, йөрәк ачысы белән.— Нишләтергә ул баланы?! — Нишләтергә Кирәен уйлап торасы калмаган инде, анай,—диде Акбога. эчке бер сөенү сиздергән усаллык белән,— Болай булгач, зурга китте бу. Бер дә юктан би ярсып кычкырып җибәрде — Телләшмә! — диде Акбогага — Анана каршы сөйләргә кем бул- лынэ Ул качканда син кайда калдың? Уяу саклыйлар аны. каравыл башы' Куанычы эченә сыймый. Бер-берсен тотып ашарга гына торалар. — Кичер, атам, кичер, анам,—диде Акбога. тезләнеп, мыгырданып. — Бар. йөрмә буталып! — диде би. утыз алты яшьлек углына аяк тибеп. Акбога мыштым гына чыгып китте. Ата кеше, базга төшкән бүре ьебек, үртәлеп, үз сакалын йолыккалап. әрле-бирле йөренә башлады. Чынлйп та. болай булгач, зурга китте эшләр. Чуалды эшләр, чуалды! Ул шулай үз алдына ярсып йөренде-йөренде дә утырган урынында тынып калган хатыны каршында туктады, ачуын алыр кеше табылуына сөенгән сыман, каты гына, усал гына сорап куйды: — Җә, нишләтәбез, анасы? — диде.—Синең дә балаң ич... нишләтәбез: асабызмы, кисәбезме, әллә төкерәбезме? — Башкалар ни әйтер...— диде Койтым бикә, авыру кеше кебек, агарынып.—Ыру ни әйтер... Ямгырчы би... Шуннан куркам мин! ’ Күп тә үтмәде, өйалдында икенче бер кешенең кереп килгәне ишетелде. Ишек сакчысы, ишектән башын тыгып. — Ямгырчы би килгән, керсенме? — диде. Би белән бикә, телдән язган сыман, сакчыга карап тик тордылар. Сакчы соравын янадан кабатлады. — Керсен,—диде би төшенке генә Күзе-башы акаеп, тузынып. Ямгырчы би килеп керле Керде дә. бигә дә. бикәгә дә туры карамыйча, ашыгып исәнлек-саулык сорады Шуннан сон. сулуы кабып, үз-үзен тыя алмыйча, эчендәге бар нәрсәсен түгәргә кереште. — Мин синен кунагын. Күрән би,—диде — Кунактан болай көлми ф ләрие. Углын минем йөземне каралтты. Калым түләмичә, кызнын атасы , на, туганнарына берни белдермичә . юлбасар кебек! Ңзге йоланы, изге * түрәне бозып... 5 — Сина кем йоласы изгерәк сон. би? — диде Койтым бикә, мыскыл ** белән, бинен сүзен бүлдереп.—Снн чумак йоласын тотасын түгел- я ме сон? — Миңа икесе дә изге! — диде Ямгырчы би. аптырап калмыйча — з Урынына карап мин чумак йоласын тотам, урынына карап — төрек йо u ласын. Эш анда түгел. Моның өчен син миңа түләргә тиеш. Күрән би. ң Мин болай гына китмәячәкмен! — Без сиңа түләрбез, би.— диде Койтым бикә, ире әйткәнне көтми чә. Шулай ла нигә тузынасын әле син1 Кичәгенәк кенә үзен туганл ♦ шыйк, дидең түгелме соң? Менә, син теләгәнчә булган. Балалар бездән « сорап тормаганнар Моның өчен аларны салып суктыру кирәк. Шу * лай да... н — Юк! — диде Ямгырчы би.— Туганлашу болай булмый Мондый’ туганлыкның, мондый кода-кодагыйлыкның миңа кирәге юк Казаяк ыруының башы Ямгырчы би кызы төшеп калганнардан түгел Юлба “ cap угры белән туганлашу мина килешми! Күрән би, сөзешергә җыенган тәкәдәй, баскан урынында сикереп = куйды, кылычын кыныдай суырып чыгарды да... > Ямгырчы би дә аптырап калмады — аның да кулында үткер тимер = ялтырап китте. Күз ачып йомган арала баш очында, чәк-чәк килеп, кылычлар орыша башлады. — Туктагыз! — дип кычкырды Койтым бикә, сикереп торып Аны-моны уйламыйча, ул ирләр арасына ташланды—үз иренен кылычы чакчак кына аның башын кыеп төшермәде Күрән би. кылыч астына кергән хатынын күреп, беренче булып исенә килде, коралын атып бәрде дә, эчке бер омтылышка буйсынып, үзенең дүамаллыгы өчен кичерү үтенгән сыман, бикәне кочагына алды Үпкәләшеп, бозылышып торган берничә көн эчендә ул инде яны сагынып та өлгергән иде. Ямгырчы бн дә кылычын идәнгә орды, аннары иелеп алды да кире кынына салып куйды — Әйдәгез ашарга,— диде Койтым бикә, тузгак чәчләрен төзәткәләп — Башта эчик,— диде Күрән бн. кипшергән иреннәрен ялмап. басынкы гына. Аякчы чүлмәк кертте. Күрән би чүлмәктән әчкелтем әйрән агызды да йотлыгып эчеп җибәрде, аннары кунагы белән хатынын сыйлады — Инде тынычланып сөйләшергә дә була,—диде ул. урымына утырып. — Була,— диде Ямгырчы бн дә. — Сүзеңне кире ал.—диде Күрән би. — Алам Кире алам, кире алам.— пиле кунак. — Инде әйт: күпме сорыйсың? — диде Акбүре ыруының бчшы ж иңел сулап. — Мең тиен. Булмаса — йөз төлке, булмаса — утыз кеш. диде кунак. Күбрәк,—диде Күрән бн. — Күп түгел.— диде Койтым бикә, ирләрне тизрәк килештерергә теләп - Тотыш угланның белексезлеге өчен ата ана языклы булм н-а да, Ямгырчы би чыннан да оятка калды. — Белегез: бу — калым түгел,— диде Ямгырчы би, кисәтеп — Кызымны мин үзем белән алып китәм. — Калым да булмагач... күбрәк шул,—диде Күрән би, киреләнеп, шулай да килешкән сыман итенеп. — Калым түгел. Кызымны алып китәм,— диде кунак, кабатлап. _ Ярар,—диде Күрән би, килешеп.—Талау күргән өчен сиңа миннән йөз төлке. Калым турында аерым сөйләшербез. Быел көз мин сиңа кодалар җибәрермен. Пола, түрә кушканча туганлашырбыз. — Белмим әле, би,— диде кунак, ялындырасы килеп.— Күңелем бик кырылды. Иң элек кызны табарга кирәк, шуннан сөйләшербез. — Тапкансың кайгырыр нәрсә, би! — диде Койтым бикә, елмаеп, сүзне уенга борып —Тотыш угланның качып китүләренә, югалып торуларына без инде күнегеп беткән. Кызыңа да берни булмас. Яшь киекләр кебек туйганчы качып йөрерләр-йөрерләр дә үзләре үк кайтып килерләр. XXI ( Ана кеше үзен шулай юатса да, качаклар икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмадылар. Ул арада Тотышның югалуы, кунак кызын алып качуы турында бөтен тирә-як белеп өлгерде. Төрле имеш-мимеш китте. Кайберәүләр -ачыктаначык ачу белдерде. Тотышның мондый кыланышларына түзеп торырга ярамый, диделәр, бер-бер эш кылмыйча, без аннан котыла алмабыз, диделәр. Утташ кам инде сөенеп бетә алмады. Ул тагын да, бер да курыкмыйча, ыру башына, аның качак углына каршы яман сүзләр сөйли башлады. Кеше арасындагы мондый имеш-мимешләр бинең үзенә дә, аның күчендәге башкаларга да ишетелде. Яшьләр югалуга дүртенче көн булды дигәндә, караңгы төшкәч, борчылып Күрән би үз янына Акбога белән Котанны чакыртып алды. — Эзләргә кирәк булыр,— диде ул угылларына.— Бүген үк чыгып китегез. Берегез түбән төшәр, икенчегез югары менәр. Үзегез качыргансыз — үзегез табыгыз! — Аның башбаштак булуында безнең эшебез юк,— диде Котан, йөзен чытып. Төсе-бите белән дә, холкы белән дә Котан нишләптер Утташ кам ягына тарткан иде. Ул, туган атасының сүзен тыңлауга караганда, ана каршы кешеләрнең сүзенә күбрәк колак сала иде, ахрысы. Тотышны исә ул барысыннан да ныграк яратмый иде. Ата кеше кызмады, кырыс, усал йөзе белән Котанга бер генә күтәрелеп карады—углан шундук шып булды. — Кем генә булмасын — ул сезнең туганыгыз — диде би,—Табыгыз, кайтарыгыз. Тотыш минем ышанычым, Тотыш — Акбүренең ышанычы. Күңелем шулай сизенә, балалар. Өйләнгәч, эшкә җигелгәч, басылыр. — Боерыгың үтәлер, атай,—диде тиз килешүчән Акбога, атасы алдында баш иеп.— Мин түбән китәрмен Каекчылар аны агым уңаена китте, диделәр. Балыкчылардан сорашырбыз, яр буендагы авылларда туктарбыз. Икс ишкәк белән әллә кая китә алмаслар. — Энә түгелләр — табарбыз, атай,—диде Котан да, кирелеген жинеп. — Табыгыз, угылларым,— диде ата кеше, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып.— Тәнренен каргышы болар барысы да. Минем инде күп яшисем дә калмагандыр... күңелем шулай сизенә, балалар. Бер генә углым- нын да юлдан язуын теләмим. Үзем исән чакта мин аны ипкә кертергә тиешмен. Унар каекка унар кеше алыгыз да көн-төн юлда булыгыз. Кайтканда якты күздә кайтмагыз катауга, кеше шаулаша, ул-бу була күрмәсен. Ыру башының сүзләре чынга чыкты. Икенче көнне үк урда капкасы алдына шаулашып кешеләр жыела башлады Алар эчкә, би янына керергә теләделәр, янадылар, кычкырдылар. Сакчылар, билгеле, беркемне дә кертмәделәр — тимер күгәнле имән капкаларны шундук эчтән бикләп куйдылар. Атлылар, җәяүлеләр капка алдына килә тордылар. Шау-шу көчәйгән- нәнкөчәя барды. Акколакка атланып, Күрән би капка янына килде > Шаулашкан кешеләр арасында ул ерактан ук Утташ камны ку pen алды. «Үләксә козгыны! Кан исен әллә каян сизгән», дип уйлады ул кам * турында. э — Сөекле туганым, бабам, син тагын коткы таратасынмыни? — дип < кычкырды би капка аша Утташ камга.— Ни булды, сөйлә. — Монда чык, монда, кияү! — дип кычкырды Утташ кам, чәрелдәп, кулын бутап. — Анда чыксам, мин синең тиле башыңны чабып кулына тотты рырмын! — диде Күрән би.—Синең коткы таратып йөрүенне бөтен ыру п белә — тагын ни уйлап таптың? § — Угры углың кая? Күрсәт утлыкны? — дип кычкырды Утташ кам капка аша. * — Таралыгыз тизрәк! Күземә күренмәгез! — дип кычкырды би.* ярсып. ■ Ул шундый каты кычкырды,— шаулашкан кешеләр чыннан да тынып *- калдылар, шүрли төштеләр Бары Утташ кам гына, үз иярченнәрен өстереп, туктаусыз чәрелдәвендә булды. — Синең белексез Тотышың аркасында илдән тынычлык китте, җир- < дә чир-чор күбәйде, явыз ияләр азынды. Кичәгенәк балтачы Кылтнмер- * нең кызыл сыеры ярдан таеп аягын имгәткән; күнче Туктамышның ише г икенче көн инде бала табалмый интегә, бүген таңда Котлыгыш аксакал ■үпкә чиреннән үлде; үзән төбендә эреп бетмәгән кар ята. әле булса я яңгыр яумый... санын китсәң, тәлим яман эшләр тулып ята. Барысы да синең Тотышың аркасында! — Барысы да синең коткың аркасында. Утташ кам' — дип кычкырды Күрән би. Утташ камның үзеннән дә яманрак итеп —Килешәм минем Тотыш углым усал, кыю... башсызлыгы да бер. Аның кебек чакта кем генә шулай булмаган! Күпме генә тинтәк, баюсыз булмасын, шулай да балтачы Кылтимернең сыерын ярдан ул төртеп төшермәгәндер, ку иче Туктамыш хатынының баласын да тумаска дип ул котыртмагандыр— Төркем арасында, жылы жил булып, тыелып кына көлешү ишетелеп китте. Күрән бинен тавышы ышанычлырак яңгырый башлады — ...Котлыгыш аксакалның үпкә чире белән чнрләвен кем белми’ — диде ул, өзелгән сүзен ялгап.— Үлгән икән — урыны ожмахта булсын! Яхшы, тыйнак кеше иде. Син, Утташ кам, аны да минем углым Тотыш үтергән, димәкче буласыңмы? — Мин алай дип әйтмәдем!—дип кычкырды Утташ кам — Әнә, сүзеннән тана да башладың! — диде Күрән би, жнңүче төс белән.— Җирдә чыннан да яман эшләр тулып яга. Изге келәүдә буласы урынла, изге эшләр белән мавыгасы урында, син, Утташ кам, юк-барны чокчып, ыру котыртып йөрисен. Чир-чорны бетерү, албасты-өрәкләрнс качыру синең эш. Җирдә явызлык күп икән, димәк, син келәмисен, үз эшенне тиешенчә башкармыйсын. Бер ике көннән сабанга төшәргә кирәк, орлыкларны, коралны барларга кирәк — чураларны снн эшләреннән аерасың, кешеләрнең тынычлыгын бозасың. Син языклы барысына да, Утташ кам! — Чын шул! — Бн белеп сөйли! — диештеләр төркемдәгеләр, ачулы мыгырданып Кайберәүләр, исән-имин чакта китеп котылырга кирәк, дигән сыман, шундук тәртәләрен кире бордылар. Утташ кам. бирешәсе килмичә, төкерекләрен чәчте, кулларын бутады. Шулай да инде төрксмдәгел»р аның сүзенә колак салмадылар. Тотышның кыланышларын да, Утташ камның ни өчен бигә ачулы икәнлеген дә алар чыннан да яхшы беләләр иде Шуна күрә. Утташ кам инде аларны тиешенчә кыЗдыра, ярсыта алмады. Әллә урлаган Тотыш кунак кызын, әллә урламаган — кем белә аны!.. Тора-бара кешеләр монда ни өчен килүләрен дә аңламый башладылар, Тотышны да исләреннән чыгардылар. Бөтен кызык би белән Утташ камның әйтешүенә кайтып калды Үз тирәсендә кешеләр сирәгәйгәч, Утташ кам да тизрәк сыпыруны яхшы тапты. Би кешеләре аның артыннан көЛеп, таш, балчык бәреп калдылар. XXII Көн артыннан көн үтте, төн артыннан төн үтте — качакларны эзләргә киткән Котан белән Акбогадан бернинди яңалык ишетелмәде. Ул арада сабанга төшәр көн дә килеп җитте. Билгеләнгән көнне, кояш чыгу белән, игенчеләр үгезләрен, атларын җиктеләр, арбаларга сабан- тырмаларын, орлыкларын төяделәр дә басу-капка аша яланга агыла башладылар. Язгы сабанда бөтен ыру, бәген катау катнашты. Койма, капка сакчыларыннан кала, барлык ирләр, хатын-кызлар, бала чагалар кырга чыктылар. Берәүләр җирне сөрә барды, икенчеләре арттан тырмалады. Өченче берәүләр, иңбашларына тубаллар асып, шунда ук чәчә бардылар. Басу белән катау арасында — зур юлда, сөрелгән җир буйларында, әрәмә башларында, яшел чирәмле уйдыкларда ыгы-зыгы, уен көлке аз гына да тукталып тормады. Әле анда, әле монда күккә зәңгәр төтеннәр күтәрелде — пешекчеләр сабанчыларга ашарга пешерделәр, бала- чагалар иске салам, чүп-чар яктылар. Ераграк басулардан кешеләр кунарга өйләренә кайтмадылар — ак чатырлар корып, төне-көне шунда яттылар. Каралар гына түгел, би дә бөтен күче белән, туганнары, кунаклары белән бөтен көнен кырла-басуда үткәрде. Иген игү ин изге эшләрдән санала иде, шуна күрә үз аягы белән йөри алган барлык кеше ничек тә язгы сабанга катнашырга тиеш иле. Үз аяклары белән йөри алмаганнар исә, борынгы ышану буенча, пске җирнең ертылуын, яна җиргә орлык төшүен булса ла үз күзләре белән күреп калырга тырышалар иде Шунлыктан, бу көннәрдә басула бөкшәеп беткән карт- корыларны да, моңарчы түшәгеннән башын калкыта алмаган каты авыруларны да күрергә була иде. Шундый көннәрнең берсендә, кпч карангы төшкәч, Кызыл Яр катау турысына, ташлы ярга бер көймә килеп туктады. Көймәдән ике карачкы төште. Тавыш-тынсыз гына кыланып алар көймәләрен яр читенә тартып чыгардылар да, вак чуер ташларга сак кына басып, текә баскычка таба атладылар. Сабан көннәре булганга, яр буенда балыкчылар да, сакчылар да юк иде. Баскычның аскы башында да шулай ук бернинди сак күренми иде. Көймәдән төшкән кешеләр, бер-берсенә тотынышып, текә баскыч буенча әкрен генә югары күтәрелделәр. Тиздән алар баскычның иң югары басмасына менеп җиттеләр, биек баганалар өстенә салынган, берни белен тоташмаган озынча күйер кырыенда Туктап калдылар* Аларның артында, аста, бик тирәндә, төн карасында тагын да куркынычрак булып тоелган яр кырыенда беленер-беленмәс кенә кара су елкылдап яга. Аларның каршысында — очлы сырганнарын күккә суЗып, биек кара койма калкып утыра. Аларның аяк астында, күпер янында* тирән бушлык барлыгы сизелә. Бар яктан да аЛярны төпсез упкын чолгап алган иде. — Кайтып җитүен җиттек — өйгә ничек керергә? — диде Тотыш күпер кырыеннан артка чигенеп. — Төнне шушында гына уздырыйк Иртәгә ни булса да булыр.— диде Тчңкә. — Ни булса да булыр дип көтеп ятсан, булыр!— диде Тотыш. Нишләргә дә белмичә, ул, Тәнкә белән кочаклашып, күпер кырыенда шактый озак басып торды. Ничек керергә катауга, ничек анасы, атасы янына барып җигәргә3 — аның күнелен үткер борау булып мен^ ♦ шундый сорау тынычсызлый иде. Кайтканда бу турыда ул артык бор Эылмады, кайтып җитсәм, ничек тә җаен табармын әле. диде. Күпер ? баганасы буенча шуышып аска тишәргә, аннары шома яр бигеннән £ үрмәләп өскә менәргә булыр иде — кызгылт ком-ташларда анын үзенә < rertO билгеле ярыклар, чокырчыклар бар иле. Тик аннан коймага ничек үрмәләп .менәргә дә сакчыларга күренмичә генә ничек теге якка чы- _ гарга? Үзе генә булса ул, билгеле, аптырап тормас иде. Икәү булгач, В y.i ү ип [ышатлаган кебек тойды. ° Алар шулай аптырабрак торганда, капка турысында чыгырлар шы 5 гырлаган тавышлар ишетелде. Шул ук мәлдә караңгы коймадан, тере Е булып, кип кара нәрсә аерылды Күпер төшерәләр түгелме соҢ?! Каян сизгәннәр? Күреп торалар микәнни? * Тотыш Тәңкәне кысып тотты да артка чигенде, баскыч буенча йшы * гып аска төшә башлады. Тик ике яч басма төшкәч аә ул туктаһ казды * Ник кача соң әле ул? Кая кача? Өен.» кайтып жнгкән икән, ни булса н да барыбер керергә кирәк түгелмени? Асылмалы күпер, көчсез генә дөпелдәгән тавыш чыгарып, баганалар _ өстенә төште. Качаклар яңадан өскә менделәр, куркып калтыранып, кү- < пергә керделәр, бер-берсенә нык тотынып, упкын аша караңгы капкага * таба атладылар. Ярым ачык капка төбендә аларны сакчы туктатты х — Тотыш, сезме? — диде ул әкрен генә, эчке бер сагаю белән = — Мамыш!—диде качак егет, куанып —Сия күзәтеп тордыммыни1 Бай бул, Мамыш! Изгелегеңне мәңге онытмам' — Мин генә түгел, бөтен яр-капка сезне күзәтеп торды,—диде Ма мыш — Бинең боерыгы шундый. — Ачулымы .миңа агай? —диде Тотыш — Юк,—диде Мямыш. Тотышның кинәт өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй буЛДЫ Күңелендә калыккан куаныч тойгысыннан, атасын-анасын кызгану т »йгы- сыннан аның аяк буыннары йомшап калды Ая. күпме канты борчу сал ды ул аларга! Моннан con инде беркайчан да ул әларның сүзеннән чыкмас, моннан сон инде ул аларнын иң күндәм, ин игелекле угыллары булыр! Аны бары кичерсеннәр генә дә Тәңкәне алуына каршы гына килмәсеннәр. — Бар, тизрәк йөгер, сөенче алырсың! — диде ул Мямышка — Сөенче — үртак! — дйде аларны тынлап торган икенче бер сакчы. Алар ашыгыбрак алдан киттеләр, Тәңкә белән җитәкләшеп. Тотыш алар артыннан атлады. Басудан арып алҗып кайткан би каты йокыга талган иле. Аны уятып урыныннан торгыздылар. Шулай ук Койтым бикә белән Ямгырчы бине дә Локылярынняп уяттылар — Үзләре кайтыр дип әйттемме! — диде Койтым бикә, куанычыннан нишләргә белмичә. — Мин дә кайтмаслар димәдем,—диде Ямгырчы би коры гына Әйе, кайттылар. Үзләре кайттылар. Әнә икәүләшеп аталары алдында тезләнеп торалар Бераз гына ябыгып калганнар, бераз гына үсеп киткәндәй. үз! >ргәнд1й булганнар. Тотышның иңбашлары, кыска тунына сыймыйча, төртелеп тора сыман. Муены нечкәргәндәй булган, чәчләре үскән,- күзенә, маңгаена төшеп тора. Тәнкә тартылган, сулыккан, күз төпләре зураеп калган. Кайттылар Алар Биар ханына тикле барып житә алмадылар. Ка- таудан ике көн ераклыктагы балыкчы Карынчык өендә тукталып калдылар. Карынчык аларга Биар ханында болгарларга каршы яу чыгу кайгысы юклыгын әйтте. Быел тагын боз тиңгезе ягыннан аларга каеклы юлбасарлар төшкән. Көчләре артык күп булмаган, биарлар аларны бик тиз җиңә алганнар. Шулай да юлбасарлар Биар иленә шактый күп талау китергәннәр. Карынчык әйтте, анда йөреп юлыгыз уңмас, диде, Биарның Алмыш ханда эше юк, ул сина берни бирмәс, диде. Аннары өстәп куйды: теләгәнчә үземдә кунак булыгыз — би углына кайда да урын табылыр, диде. Тотыш Карынчыкның сүзен тыңларга булды. Яр буенда, урман эчендә балыкчы аларга ялгыз тирмә корып бирде, көн дә аларны яңа тотылган балык, яна суелган ит белән, сычук белән сыйлады. Тотыш Тәңкә белән бергә тора башлагач, үзенең барлык кайгыларын, барлык үпкәләрен онңггы. Чынында аның инде үзенең дә беркая яу белән дә чыгасы килмәде, кемнәндер, ни өчендер үч тә аласы килмәде. Тәңкә белән икәүдән-икәү генә ул шул ялгыз тирмәдә, гүзәл Чулман буенда мәңге торып калуга да каршы килмәс иде. Тик аларга анда мәңге торып калырга туры килмәде. Аларны эзләп, көтмәгәндә атасының кешеләре килеп җитте. Ярый әле: балыкчы аларны алдап җибәрде: күрмәдем, белмәдем, монда беркем булмады, диде. Эзләүчеләр киткәч исә Карынчык качакларга әйтте: без капчыкта ятмый, болай булгач сезне барыбер табарлар, диде. Мине кызганыгыз, углан, диде, катауга кайтып китсәгез, иң яхшысы шул булыр, диде. Менә алар кайттылар... — Атам, анам, мин ир булдым,—диде ул, идәннән күзен алмыйча,— Моңарчы мин бала булганмын. Барысы өчен дә кичерегез мине! Кичер мине, Ямгырчы би! Мина аерым өй салып бир, эш бир, атам. Минем дә башкалар кебек яшисем килә. — Ата-ана өеннән качып китеп ир булмыйлар.— диде Күрән би. шактый тынлыктан соң, нык береккән иреннәрен бер-берсеннән көчкә аерып — Тәңре каршында, түрә каршында син ир түгел, син — угры, син... Яшь егет калтыранып китте, иңбашлары салынып төште, күз карашы томаланып калды. — Угрылык өчен сезнең аяк-кулларыгызны чабып өзәчәкләр... — Атай!—диде Тотыш, коты алынып,—Языклы мин! Ярлыкагыз мине, агам, анам! — Чабып өзәчәкләр!—диде ата кеше, кабатлап, караңгы йөз белән— Сезнең әллә икешәр башыгыз, дүртәр аяк-кулыгыз бармы? Моңарчы бер сүз әйтми читтә басып торган Ямгырчы би телгә килде. — Мин кызымның аяк-куллары агач башында асылынып торуын теләмим. Таң атканчы мин кузгалып китәргә тиешмен. Капкаңны ачарга боерык бирүеңне үтенәм, би,— диде ул. — Мине ирем белән бергә ассыннар! Мин беркая китмим! _____диде Тәңкә, Тотышка сыенып. Ямгырчы би усал гына көлеп куйды. — Мин үз сүземне әйттем,— диде ул, Акбүре ыруының башына карап.— Үз углыңны син теләсә нишләтә аласың. Кызымны мин калдырмаячакмын. Тәңкә кинәт чыркылдап җибәрде, тынсыз калган, күңеле сынган иренен авыр башын күкрәгенә кысып, тыела алмыйча, кычкырып җыларга тотынды. — Бирмим! Бирмим! Асыгыз... мине дә асыгыз! Минем дә үләсем килә! — диде ул, такмаклап.

(Дәвамы бар.)