Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРГА УКЫГЫЗ

Заһирә Гомәрова Нигә Вәли тиз үсми Әй үстеләр арышлар, Вәлине дә уздылар. Аның битен кытыклап. Башакларын суздылар. Вәли нигә тиз үсми? — Ни жавап табыйк монар? Арышлар,— ди әбисе.— Янгырдан курыкмыйлар. Вәли янтырга чыдый. Тиз үсеп булмасмы,—ди,— Күк күкрәп эшне боза... Вәли «енә сыза. Нинди данлы Ботвинник. Без аңа да мат бирдек. Без ул. мин генә түгел. Аның белән ярышта Катнашты минем күңел. Жиңәсен бик теләсән Отылды бит Петросян. Тик Откан мин генә түгел,— Аның белән ярышта Катнашты минем күнел. Уйныйм мин Самат белән, һожүм итәм ат белән. Ул куркыта мат белән... Жннүләр жннел түгел. Жннелмн минем күнел. Чемпион минем күңел. Күңелем Чыланудан качалар Күл буенда бакалар Чумалар да калкалар; Очып килде бер чыпчык, Әй чыркылдый: чырк-чырк-чыркГ — Ник анда шаулашасыз? Ни өчен даулашасыз? Ә бакалар: — бак,— диләр,— Көнгә карап бак,— диләр,— Янгыр булачак,— диләр,— Безнең сүзләр хак,— диләр,— Безнең сүзләр чын,— диләр,- Син дә суга чум,— диләр. Чумалар да калкалар. Менә нинди бакалар. И гаҗәпләнде чыпчык: — Чыланасыз бит — чык-чык-чык1 Тамчы төшкәч башына. Посты үзе дә шунда Яшел яфрак астына. Укып бир Табышмак Кабара да кабара, Аның саен агара. Мич эчендә кызара. Тәмле исләр чыгара. Мичтән алгач мактыйлар, Уңган, диләр, ах, диләр; Ул барында һәркемнең Күңелләре шат, диләр. Кисәләр дә: ак, диләр, Мактыйлар да мактыйлар. Ул булганда, мул булганда Тормышлар гөрләп бара — Нәрсә ул, әйтеп кара? Әбекәем килсәнә, Күзлегеңне кисәнә. Язу язып утырдым. Дәфтәремне тутырдым. «Мин зул!» диеп йөрсәм 1ә, Инде яза белсәм дә. Укый белмим мин әле Әби, укып бир әле