Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Ераклардан киләм Мин ерактан киләм... Ачулы җил Бу юлларны нинди себерә Кемнәр генә каһәр язмыш белән Үтмәгән сон моннан Себергә!? Юл читендә үскән бер карт каен Тузын кубыз итеп уйната. Ә усал җил шул ны каеоып, Карт каенны нигә елата?!. Таный икән тарих хәбәрчесе Бабаема мине охшатып. Бу юллардан минем бабаем да Үткән икән тунып кыш, катып. Шул чакта ул каен тузларына Язып киткән олы васыятен Менә укыйм әле шул васыятьне. Кем өнәмәс янын хасиятен” «Безнен каннар юды бу туфракны, Ирек өчен күпләр баш салды «Без дә кеше «Ирек’» диючеләр Мангаена ялрә-тяш алды Аяк-кулга — богау, гел нахакка Без сөрелдек туган җирләрдән. Килер буын. Туган илне уяу С аклап кат син явыз җилләрдән'» Ил елаган, хәтәр ул елларда Булганмыни кеше кадере! Ул бабайның кайда — дннгездәме. Вулканнарда микән кабере?1. Мин ерактан киләм. Изге мирас — Борынгылар йөргән юллар бу. Күп кешеләр ата бабасының Туган йортын тапкан еллар бу. Салчы сүзе Салчы эше кемгә жинел күренә? Сал агызган кеше яшьли без. Ярты гомер бабайкада 1 үтте.— Сал агызып чыкты тешебез. Бездә романтика кечкенәдән. Ләкин тормыш шундый катлаулы: Жирдә күпме сулар ярсу, ташкын, һава зыкы, юллар таш-таулы... Замананың авыр чагы иде, Шуна яшьли «камыт» кидек без. Юкса, башны салга салып кына Агып китәр төсле идек без. Әйтә идек: яшь буыннар нишләр? Бабайкалар сынмый түзәрме? Сайлык-перекатлар кызлар ишкән Юкә арканнарны өзәрме? Сал таралып, кайчак төшә идек Тирле көйгә бозлы суга да.— Кар яуганда хәзер буын сызлый. Түзә икән кеше шуңа да! Кирәк булса — без бүген дә салчы. Бик арысак ярга туктарбыз; Салны талга бәйләп, яр буенда Ташны ястык итеп йокларбыз. 1969 Иртәнге музыка Дулкыннар! Анда дельфиннар Бииләр музыкага. Нәрсә бу!? Бүген дельфиннар Китерер нинди хәбәр?!1 Көн имин булыр! Кешеләр Сынатмасалар әгәр!.. Мин торам диңгез ярында Киң. иркен сулыш алып. Тынычлык моңнарын тыңлыйм Бирелеп, таңга калып. Бабайка— сал ишкәге Дингездә давыл булырын сизеп, дельфиннар яр буенярак киләләр икән. Зур тау кадәрле бер кораб Оеп якорьда тора.— Ана диңгезчеләр яңа Антенна, мачта кора. Акчарлаклар оча. Шаулап Мактыйлар диңгез ку ген. Ерактан Квмеш яфраклардай Күренә алар бүген. Музыка!.. Ярсып кылларга Капитан кызы кага.