Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Хәсән Туфан Татарстан итеп күтәрдең Гомерләрнең шушы көннәргә дә Җитүләрен күреп, күрәсен, Еракларда калган бала чакны Искә ала бүген йөрәгем. Ни өчендер үзен «татар түгел, Мөселман мин!» дигән әтине Кайберәүләр «князь» диләр иде, Кайберәүләр — «Казан ятиме». Нигә шулай? Ник тартына кеше Чын исемен телгә алырга? Әгәр патша үзе типсә сиңа, Ярдәм сорап кемгә барырга?! Кемгә? Без шуларга жавап эзләп үстек Россиянең туксан телендә. Одессадан Аляскага кадәр Сузылып яткан дөнья төбендә. Ул чор үтте. Бетте инде, Ильич. Бетте инде тию, тибүләр: Анафема булып тоела инде Халыкларны мыскыл итүләр. Ничә гасыр буе типкәләнгән, Яраланып беткән исемне — «Татар» исемен Татарстан итеп Күтәрдең син — кояш шикелле. Төп нигезен үзен салган эштә. Дуслык иле төзү эшендә Азмы инде үстек, үзгәрдек без Илле еллык гомер эчендә! Торган саен арта бара, Ильич, Сине сагыну безнең йөрәктә. Заман үзе шундый итте безне, Заман үзе шуңа юнәлтә. Зәки Нури Ирек мәйданы Өзек Иркен мәйдан Исеме анын — Ирек. Йөрәк сүзен монда күз әйтә. Юл күрсәтеп һәм юнәлеш биреп Ильич тора шушы үзәктә. Июнь төне. Үтә күренә томан. Еракларда кичке җыр тынган. Бер минутка гүя ул да тынган Ныккал мәлгә Обком йортыннан. Күрә силен һәрбер борылышны ул, Ялгыш бассаң — җавап әзерлә. Агышында шаулы тормышның ул Нәкъ уртада тора хәзер дә. Иярченнәр күренә кебек күктән, Ил яларны күпләп очырган! Кик галәмгә гүя үрләгәннәр Старт алып Ленин учыннан. Монда аулак. Монда уйлар тирән. Иртәгемә шуннан керәм мин: Кич җиттеме — киңәшергә ки ләм Шул мәйданда Ленин белән мин. Нури Арсланов Үз илем, үз республикам Тусам да киң казакъ даласында. Үссәм дә мин атта-иярдә, Гел ашкындым Казан каласына,— Истәлекле, изге җирләргә. Бу туфракта мннем туган илем. Порт корганнар монда бабамнар. Моңда минем акчарлаклы Иделем. ,Үз халкым, үз республикам бар! Көзен киткән казлар язын кайта, Кыйгаклашып, Иделсуларга. Киек казлар... Без дә төрле якка Таралганбыз, охшап шуларга. Бер кайтмаса, бер кайталар илгә, Өмет өзми кайталмаганнар: Идел-йортта Татарстан дигән Үз илем, үз республикам бар! «./.Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!>лар Борынгыча яңгырый колакта, Гадәт булып киткән безгә алар — Юллар илткән безне еракка. Гизсәләр дә башлар кайларда гына, Күнелдә гел Идел — якты яр, йөрәкләрдә мәңге яши торган Үз илем, үз республикам бар! Марс Шабаев Июнь иле Июнь иле безнен Татарстан, Сабан туйлар иле, җыр иле, Кунак җыя бүген куана-куана, Пар атлары булыр җигүле. Сорасагыз: Дистә гасырларны Үзенә сыйдыра ничек бу ил л е? Ленин кулы раслаганга шулай Могҗиза күк безнең юбилей. Менә колхоз. Жиде милләт халкы Эшли монда тотынып кулга кул. Бәйнәлмиләл бәйрәм үткәрүдә Гыйлем бирә ала бу авып. Кара алтын калалары бүлган Әлмәт, Жәлил, Баулы, Бөгелмә Нефте, газы, химияләре белән Килеп кергән менә бүгенгә. Халкыбызның хәләл хезмәте бу, Могҗиза ла түгел, секрет та. Ленин кулы раслый дөреслеген Егерменче елгы декретта. Сала, кала саен сабан туйлар... Олы бәйрәм бүген — юбилей! Июнь иле — Татар йорты гөрли... Киләчәккә дәшә бу илле. Туган җирем бүген оран сала, Таратсыннар Идел җилләре; Бүгөн бәйрәм! Бәйрәм үтәр — халкым эштә булыр, Сызганулы булыр җиңнәре! Рэдиф Гатауллин Халкым уллары Монолоа ...Үз Ватанын, намусын саклап, азмы көрәшкән ул — мияем туган халкым! Якташларым — ил уллары чыккан яуга, яклап иреген — беек хакын һәр изүгә, жәбер-золымнарга нәфрәт, корал белән каршы барган. Ханнарның ла, ак патшаларның да я Җик Мәргән. я Канкаев— Пугачауиың көчле кулыбулый йөзенә бәргән. Халкым уллары! Сез Рәсәй өчен Наполеонга каршы гаскәр биргән. Хәбәрләр бар: юлыгыз булган декабристлар белән, народниклар белән. Ә соңыннан —• сез Ямашлар белән, халкының зур хакын сораган беек улы — тугры Тукай белән зур юллардан килгән... Халкым уллары! Сөенегез — Октябрьда туган — сез яулаган ирек иле. Бүген инде аның 50 елы Гасырларда таба алмаган бәхет бүген һәрбер кунсл тулы. Бәхет — бөек Ленин улы. Рәшит Гәрәй Казаным Болак буйларында йөрим Җәйге тан атканда мин. Җырлар багышлыйм, Казаным, Сине яратканга мин. Ефәк офыкларың балкый Мен төрле төсләр белән. Акчарлаклар очып уза Казанка өсләреннән. Кызлар җыры ишетелә Чия бакчаларында. Бакчалар сулмас, таңнарын Тыныч атсалар гына. Гөлләр тирбәлә... Җилләрнең Назлау-иркәләвеме?! Яратам, Казан, мин синең Тыныч иртәләренне. Мөдәррис Әгъләмов Минем офыгым Күлләре дә бер болганып бер тона, Җилләре дә бер кузгалып бер тына. Туган якның кояшлары без — Шул офыктан без дә калыктык Бер кояшы — илчесе булып Хезмәт сөйгән гүзәл халыкның. И, бу офык, изге бу офык, Болыт булып килсә кем дә кем, Әкияттәге толпар шикелле 'Аягүрә басар милләтем. Татарстан — безнең бу офык, Без тәгәрәп төшсәк кызара. Ир-егетен җуйган офыкта Кара төннәр торып сүз ала. Уйланасың, борчыласыңдыр, Туган ягым — изге офыгым... Яшәрүең — хәятың өчен Булса иде калкып чыгуым. Татарстан — изге офыгым! оооос эооовооооо