Логотип Казан Утлары
Повесть

ДУСТЫМ АВАЗЫ

Югалуыммы бу минем, әллә табылуыммы сон?! Мнн ике ут уртасында калдым. Чү... Нәрсә булды әле миңа? Үземне үтәли күрә башладым шикелле. Ничә айлар, ничә еллар буе күңелемне сызган вөҗданым язгы ташудай дәррәү кузгалды да үткәнге үкенечләремне, югалтканна- рымны, онытканнары мны айкап ташлады: сикәлтәле сукмакларга әйдәгән мин минлегем һәм шуның аркасында тормышка ашты дигәндә чәлпәрәмә килгән хыялларым, шул юлда аймыл булышкан зур бәхетем, ә соңыннан ... заяга үткән еллар, онытылган хнс-тойгылар барысы да күңелемдә яңарып, бер бер артлы күз аллымнан үттеләр. Карасана, бер уйласаң кеше дигәнеңнең язмышы, яшьлеге үз кулында бит. Яшь чагыңда барысы да — бәхетең дә, киләчәгең дә, картлар әйтмешли, тәүфнгын да үзең белән. Менә шул кодрәтле чагыбызның кадерен беләбезме соң без?П Ә бнт яшьлекнең дәртле шаукымына сугылып кемнәр генә егылмаган ла, кемнәр генә адашмаган. Әгәр дә инде енн шул бәхетсезлеккә дучар икәнсең, менә моны онытма: ерып чыга алмас урманнар, төзәлмәс яралар сирәк дөньяда. Димәк, син үзеңнең бәхетен, якты хыялларың өчен гомерең буена көрәшергә тиешсең Миндә бу фикерләрне бүген генә аннан ишетелгән аваз уятты. Дөнья бер мәлгә чайкалып куйды, башым сафланып, күз алмаларым жннсләеп киткәндәй булды. Мин залыбыз уртасында басып торган килеш бер мәлгә әсәрләнеп Беразга онытылырга теләп, почмактагы телевизор кашагасын күтәрдем дә Мәскәү клавишасына бастым Шуны гына көткәннәрмени, тамашачыларым кузгалды. Әнкәсенең пиләп уйлаганын сизенгәндәй, шыпырт кына басып, кызым чыгып утырды Аның артыннан, газета кыштырдатып, әткәсе күренде. Гадәтн гаилә тынлыгы Күзләр —тонык экранла. Фильм башланачак Әнә бербер артлы афиша сүзләре тибрәнә башлады. Уйларымнан оеп исемен хәтерләми калдым, таныш режиссер исеме күзгә чалынды. Кызык соң. Кеше, дөньясын онытып, кино карый. Кемнеңдер язмышы белән мавыга. Ә бит ул язмыш әнә шул сценарист күңелендә туган, режиссерга таянып сәхнәгә баскан әзер язмыш лабаса... Тукта, нигә соң кеше тормышын да көйләп, жайлап торучы әнә шундый режиссерлар юк икән? Ашыкма, чынлап уйласаң, бар түгелме сон алар? Бар алар, очрый алар. Тик кеше дигәнең аларга буйсынамы сон? Ул яшьлегендә үзен һәртөрле акыл ияләреннән өстенрәк хис итә. Башланды... Чуен рельслар буйлап тузгак башлы бер кыз чаба. Кулында озын сабаклы кыр чәчәкләре. Бала чак белән хушлашкан чак. Ваемсыз яшьлек иртәсе. Кино- кадрлар алышына тора, ә минем алда һаман шул тузгак чәчле кыз. Нәрсәсе белән жәлеп итте сон әле мине бу шаян чәчби, кай ягы белән таныш әле ул? Мине янадан элекке уйларым биләде. Шул арада алдымда икенче экран пәйда булды. Ә үзем кыр чәчәкләре кочаклаган әлеге кызыйга әверелдем. Бар иде минем дә шундый чакларым. Педучилишеда укып йөрибез. Бер елдан диплом тоттырып мәктәпләргә озатачаклар Ә үзебез, мин сина әйтим, ни үсмер түгел, ни балигъ булып булмый. Дәрестән чыгабыз да чүәкләрне кулга тотып Тоймага таба йөгерәбез. — Назира, сөенечен нәрсәдән! Борылып карасам, үкчәмә басып Факиһә килә. Кулында яшькелт конверт. — Ике кыяк юа! Тау кәжәседәй бер генә ыргылам, хат инде минем кулымда. Кем язганын, каян килгәнен тикшеренү юк, иптәшләрдән арткарак калам да конвертны ачам. Чоры шундый, шәфталу жимешедәй алсуланып, тулып килгән чытлык чак, хатлар ява, үртәлә, кылана торган чак, үзем укыйм, үзем сөйләшәм: «... Назира, исәнмесез! — Әү,—дигән булам,—саумысыз,—дим,—кем буласыз сон сез?— дим. Аңлатмасы уртадарак икән. „Камил атлы мин., (исеме матур икән). Казан университетында укыйм (оһо!) .. Авылдашыгыз Габдулла белән бер факультетта (тарих өйрәнәсез икән), бер курста (миннән ике-өч яшькә дәү булып чыктын)... Адресыгызны аннан алдым... (каникулга кайткач кирәген бирәм Апуш- нын). Җавап язсагыз, үземне бик бәхетле санар идем... (Казан кызларга корыганмыни. ) ...Ихтирам белән Камил .» — Ә?! Икәүләп язганнармыни әле бу хатны? Ихтирам исемле егет безнен торакта тора. Ихтирам.. Ихтирам мәгънәсе бар ич аның... Ии. анламый да торам, хөрмәт дигән сүз ич ул! Хатны шатырдатып йомарладым да кесәмә салып кызлар артыннан йөгердем, һаман бер сүз. чоры шундый иде. гел ашкына, гел талпына торган чак. Моңа тагын шул сәбәп бар: сугыштан сон сулыш алып, туйганчы ипи ашап, баллы чәй эчеп, кешеләрчә яши башлаган чак. Биография сыманыбыз ике юлдан торса да, дөньяның әчесен татыган, бала чактан лаеш шулпасын чөмергән, төрлесен кичергән иде инде безнең башлар. Бомба тавышына уяндык, бишектән биш айдан төштек, әткәй йөзен күрмәдек, наз тоймадык, прәннек тешләмәдек, елашырга, көлешергә оялдык Базда үргән бәрәнге сабагыдай ак чырайлы, арык, тешләк балалар булып үстек. Хәзер шуларнын әжәте кайта. Хатына каршы жавап-мазар язмасам да (бу яшьтә әдәпнең игътибар дигән пункты онытылып тора), Камилнең әллә исеме, әллә шул «ихти- рамы» инде күнел кырыенда үзенә бер оя тапты бят. Шул кунаклаган «иреннән әледәнәле узенен барлыгын сиздертеп торган көне. Мина хат тапшырган Факиһә — партадашым ул минем. Шуның артыннан жан атып йөрүче Әнәс бар. Дустымның моны сизмәмешкә са- лышкалаганын тойсам да, бик читкә тибәрәсе килми егетне Әледәнәле кирәге килеп чыга. Мине үз итә. Уку залына килсәм дә, лабораториягә * керсәк тә. клубка барсак та ул алып куйган урында утырабыз. Рәсем дәресләрендә дә хәлебезгә керә ул, малайлар «художник» бит алар. Ярдәмен-пиен күреп торсам да, жае чыккан саен үртәп үзәгенә үтәм Факиһәнея. Әз генә аерылып торсак, сорау яудыра башлыйм: — Кая бардын әле миннән башка?.. — Карагай төбенә. — Ә-ә-ә, тумас борын пеләшләнгән Әнәсен басып тпра дигәннәр иде анда Кара әле. әче катык белән юсын әле ул башын, ә! Дустымны килеш килбәте житеп бетмәгән егетләр янында күрәсем килми Факиһә мина караганда басынкы ул, аны болай гына үртәп булмый Ә мин — «бәләчник кыз» анын каршында бөтерелергә тотынам. Итәгемне ике ягыннан чеметеп жилпи жилпи такмаклый башлыйм. Ялтыр-Йолтыр ялтырыйлыр Боз ястеим су есте. Сиясенме Әнәсечие, әйт әле. пожалысты. Менә шунда инде Факиһәм бер «женләнеп» ала. Уймак авызларын бүлтәйткәләп мине мыскыллый башлый: — Үзеңне әллә кемгә куймасана. Пеләш булса да сина «карамаган» — Әстагы . (монысы әбиемнән откан сүзем) яр тапмастай кыз булсам. Казаннардан торып күзләмәсләр иде әле үземне. — Күргәннәр инде Камиленне (алдаша), сазап беткән бер карт студент, ли. — Белдең! Ана унтугыз гына әле. (Мин дә шаяртам). Андый егет солтаны Алабугада юк та әле. — Ул солтан, ә син . Факиһәнең ачуын китердем, шүна яманлый. Ышанып куймагыз тагын, юри генә әйтә. Алай ук күз төшмәслек кыз түгел Назира апагыз. Мине гел анана охшагансың диләр. Әнкәем, беләсегез килсә, авылдл беренче кыз булган. Мулла кызы дип тормаган, сәхнәләрне ду иткән, авыл яшьләрең шаккатырып, Галиябануны уйнаган кыз Аның сөлектәй зифа буен, тезенә төшкән кара толымнарын, «кәүсәр чишмәседәй» саф тавышларын искә алучылар бүген дә байтак. Мин ана охшаганмын икән, димәк, андагы буй-сын, андагы чәч, андагы тавыш миндә дә бар дигән сүз Бу кеше сүзе генә түгел, мнн үз кыяфәтемне көзгедән дә бик шәп күреп торам Каш бар. күз бар. Әткәйнеке төсле кылыч борын бар. йннлры әле мин бннм дә. Шунын өстенә, юбалгы түгелмен, модистка, диләр, Львовта апам бар. Җизнәм — офицер Украин кызларының күзен яндырган «модный» күлмәкләр өстемдә. Аэропорттан, тимер юллан әллә кайда, читтә утырган ярым провинциаль шәһәр өчен ярап тора ул. Кимчелекләрем дә бар барын, аларын мондый чакта күрмәмешкә салышырга була. Мәктәптә чагында кешенең дәрәжәсе өлгерешенә, сәләтенә карап йөри бит әле Ул яктан да бәхет бар минем. Мөхәммәтдиновлар, Фатыймалар кебек училище йолдызы саналмясам да, чиреккә өчле чыгартканым юк тиярлек. Днярлеге шул. дөресен әйткәндә, геометриягә теш үтми Нигәдер, кирәксенмим мнн аны. Бригадирлыкка жыенмыйм, галим буласым да юк Аның каравы, мнн географияне су кебек эчәм Сукыр карта янына басыйм гына, кулымдагы күрсәткеч серле таякка әйләнә дә куя Тагын шул бар (монысын үзем дә бик сизенеп, сеенеп торам). ДИЛЭРӘ зөвәеровл ф ДУСТЫМ АВАЗЫ әйбәт укытучы будырсын, диләр Практик дәресләрем матур гына үтә ., иде, шулай да менә мондыйрак бер вакыйга... Безнең заманда Шишкин музеена житәрәк бер татар башлангыч мә тәбе бар иде. Укытучы буласылар — беренче чирканчыкны шунда алабыз. Мина да чират җитте. Дүртенче класска бер дәрес тапшырдылар. II сөендем, и тырышып әзерләндем, репетицияләр ясадым. Ничек итепме? Бүлмәдәш кызларымны каршыма тезеп утырттым да «укытучылы» уйнадык. НиГгаять... звонок, йөрәк дөп-дөп итә. Үткәй дәрес кабатланды. Янасын аңлаттым. «Грузиядә чәй плантацияләре». Күргәзмә материалны Әнәс ясап бирде. Шома бара. Йомгакладык. Максатка ирешелгән. Тик.. Нигә шалтырамый соң әле кыңгырау? Сәгатькә күз төшерсәм, сискәнеп киттем. Тәнәфескә кадәрме... башланмаган унбиш минут вакытым бар. Менләгән нерв күзәнәкләрем буйлап эсселе-суыклы әллә ниләр йөгерде. Күтәрелеп карарга базмыйм. Бер үземә ничәмә-ничә күз төбәлгән. Класс шыгрым тулы укучылар. Эскәмияләрдә энә төртер урын юк. Үземнең группадашларым. Артта өстәл артында методист, педагог, укытучылар утыралар. Нишләргә тиеш мин хәзер? Ничекләр кыскар- тыймсоң гомеремнең шушы унбиш минутын... Мондый мәктәпләрдә балалар үткер булалар. Парталар кымшана, пышылдаулар ешая .. Сизенделәр. Кулга алырга кирәк үзләрен. Күңелгә бер тәкъдим килде. — Укучылар, хәзер без сезнең белән кояшлы Грузиягә сәяхәткә барып кайтабыз. (Шомлы секундлар җанлы тынлык белән алмашынды.) Әйе, әйе, сәяхәткә, тик поездга төялеп түгел, менә шушы утырган җирдән, күңел белән генә. Укытучым Мәймүнә апама күз сирпеп алдым. Ул матур итеп елмаеп куйды, мина шул гына кирәк, кыюланып киттем. — Мннҗамал әбигә Грузиядә яшәүче улы (телгә нинди исем килде диегез—Камил килде) Камилдән посылка килеп төшә. Сургуч баскан әрҗәне ачып җибәрсәләр, ни күрсеннәр — туп кадәрле әфлисуннар, яшькелт-сары мандариннар, әйтерсең, шушы әрҗәгә Грузиянең хуш исле, җимешле бер бакчасы сыйган. Күчтәнәчләр арасында тышына «Чәй» дип язылган бер кәгазь пакет килеп чыга. Сүтеп баксалар — кыштырдап кипкән вак-вак яфраклар. Кичен күчтәнәч исен сизеп борыннары кытыкланган күрше-күләннәр җыелган боларга. — Хәзер мин сезне ата-бабагыз күрмәгән фасонный чәй белән сыйлыйм,—дигән Миңҗамал әби, пошкырып утырган самовар башындагы чәчәкле чәйнегенә үрелгән. Әллә татлы җимешләрдән сон авыз тәме үзгәргәнме, әллә хуҗа чәйне куерак агызганмы, тустаганны ирененә тидергән бер кунак чыраен сыта: — ...Ай, вай... Укучыларым пырхылдап куйдылар. Үземә дә бик кызык тоелып китте бу хикәям. — Ни өчен тәмсез пешкән әбинең чәе, укучылар, кем әйтә? Берничә кул сузылды. — Мөслимә? — Яфрак кына бит әле, чын чәй түгел, апа, иеме? — Дөрес. Фоат, нәрсә дисең? — Фабрикадан чыккач кына яфрак чын чәйгә әйләнә... — Әйе, яле, Гөлүс ни әйтер? — Миңҗамал әби бүген безнең белән шушы дәрестә утырса, чәйнегенә яфрак тутырмас иде! — Молодец. Ул арада кыитырау шалтырады Класстан кая басып, ничек чыкканымны хәтерләмим, әмма педкабинетка кайткач методистыбыз Мәсгудә апамны кочаклап үксегәнем бүгенгедәй күз алдымда. • һәрнәрсәгә ис китеп, исле-иссеэ чәчәктән исереп, уймак хәтле хәсрәттән көеп, уймак чаклы бәхеткә сөенеп. дөньяны һаман шул сабый күңел белән күргән ваемсыз чаклар чигенә барды... Тау чишмәсе дә юлындагы чуерташлардан грчелгәч, тугайлы инешкә кушылып тынып кала. Училище белән саубуглашып, путевка алган районга аяк баскач, мина да әллә чынлап, әллә шүрләп дигәндәй, җитди төс кереп китте Басылдым Мәгариф бүлеген сорап таптым. Кучкыл карт бакча эчендә искерә башлаган озынча бина. Мөдире зәкгәр постау япкан борынгы өстәл артында утыра иде. Өстендә кара китель. Урта яшьләрдә. Күзлек астыннан каравы ошамады. Әйтерсен, ул мина «дипломын эләктергәнсең дә бит. ниндирәк укытучы булып чыгарсың әле» дигәндәй, баштан алып аякка кадәр күзе белән сөзеп чыкты. Өс-баш йөзгә кызыллык китерә торган түгел, шуңадыр, иркен тоттым үземне. Урамда җәйнең чирәмнәрне көйдерә торган соңгы челләсе торса да, аякта оек, өстә бизәксез җәйге костюм, кулымда туфлям төсендәге көрән букча. Чәчләрем дә бүгенгә тыйнак кына, җыйнак кына. —- Кыю кызга охшатып торам әле мин сезне, чынлап шулай була калса, үзегезгә райүзәктә үк бик шәп бер эш көлеп тора. Урта мәктәпкә пионер вожатые кирәк. Райкомолга шалтыратабыз, эш бетте Буламы’ Минем әдәпле генә, чын укытучыларга охшап сабыр гына булып күренергә тырышуым секунд эчендә юкка чыкты куйды. — Һа1 — Нәрсә, әллә... Ачуымнан тыела алмый, сүаенэ аркылы төштем. — Булмыйм мин пионер вожатые! Нишләп булыйм мин пионер вожатые?! Секунд эчендә күз алларым караңгыланып, күңелем тулып китте. Ничә еллар хыилымла йөргән хезмәтем белән канатланып килдем бит мин бирегә Быел язын тәки без дә кеше булдык бит. дип дәртләнеп йөргәндә экраннарга «Авыл укытучысы» дигән фильм чыкты. Җиде тапкыр каралым мин ул фильмны, туймадым Бөтен максатым, бөтен уем, омтылышым әнә шул Марецкая башкарган укытучыга охшау нде. — Укытасым килә минем. Юк, абый, мин вожатый булмыйм, авылга җибәрегез мине,—дидем. Мөдир дәшми генә алтын кысалы күзлеген салды, кулындагы каләмен өстәл читенә этәрде. Бу минутта ул тагын да миһербансыз — теләсә кемнең теләсә нинди хыялына селтәнеп кенә карый торган ата бюрократка охшап калды — Анысы безнең эш, сенелкәш. Хөкүмәт укыткан, кеше иткән, так что без кушканга әзер бул! Шулай да бик бөгелеп төшмәдем мин аның алдында. Әйткән нде аны Рәшит абый, шундый-шундый кешеләр дә очрар, бик югалып кал магыз. дип, дөрес әйткән икән Әрепләштем, телләштем, сүземне сүз иттем. — Карап карыйк алайса,— диде мөдир иптәш Сафиуллин мина приказ сузып,— перспективасы ннс юк ул авылның, күршедәге Көгәмгә күчеп бетә инде шушы елларны Так что укытып тор әле шунда Үземә күрә хыялларым зурдан иде мннем Ягъни, менә ничегрәк итеп күз алдыма китерә идем мин авылга яна укытучы булып барып төшүне. ДИЛӘРӘ ЗОВЭЕРОВЛ ф ДУСТЫМ лолзы Килеп урнашам, ди, мин. берзаман, уртачарак бер авылга. Урманы, тавы, чишмәләре — табигатьтән алган бирнәләре барысы да гажәп ди монын. Ләкин болар белән артык хозурланыр вакытым булмаска тиеш. Сугыштан сонгы еллар гына бит. Кая карама торгызу-тергезү бара. Мина да искергән мәктәп бинасын бик әйбәтләп сипләтергә кирәк булыр. Аннан сон җитәкчеләр күнеленә «заманча мәктәп төзер» вакыт җитте дигән оеткы салып куям^! Керешәм инде шуннан сон мөһимрәкләренә! Ата-аналар белән тыгыз элемтә, класста идеаль тәртип, югары өлгереш һәм башкалар, һәм башкалар . Нәкъ кинодагыча да, нәкъ китаптагыча. Ә бер уйласан. барысы да гел син уйлаганча гына булса, тормыш дигәнен гел бер төрле — хәсрәтсез, бизәксез нәрсәгә әйләнер, ә үзен шул мәнсез дөнья түренә кунаклаган бер бистә бикәсенә әверелер идең түгелме икән?.. » • * Олы юлдан шүрләп, читкәрәк, кызгылт сыртлы тау итәгенә елышкан икән бу Болгар дигәннәре. Авыл булудан бигрәк, монлы бер урамны хәтерләтте ул мина. Басу капкасы төбендә генә, мәктәп дисәң, мәктәп түгел, өй дисән, өйлеге чамалы, түбәсе яна, бүрәнәләре ала-кола бер йорт янында төшерделәр. Бу түбә астында авылдагы унҗиде хуҗалыкның берсе — Мәрьям әби Мөхәммәдиева яши булып чыкты. Әбкәй гомер буена мәктәп караган. Авыл сирәгәеп, балалар кими төшкәч, иске мәктәп бинасы белән әбинен кыйшайган йортын бер иткәннәр. Бу мәгълүматларны мина хужа карчыгым самоварына ваклап шакмак тутырганда сөйләп ташлады. Нуры кача төшкән зәңгәр күзләр, яулык читеннән бүлтәеп чыккан ак чәчләр, >.рт тешләрсез калганлыктан батынкыраган янаклар аның гом₽р буена дөнъя мәшәкатьләреннән арынмавын сөйлиләр. Үзе каядыр чыгып киткән арада өен тагын бер күздән кичереп алдым. Дүрт почмаклы гадәти өй. Вак өлгеле тәрәзәләр. Пәрдәләр эленмәгән Аның каравы, өйне ярты яктылыктан мәхрүм итеп тәрәзә башларын чигешле кашагалар каплаган. Сул як стена буйлап берсе өстенә берсе берничә парта өелгән. Ун якта түшәмнән идәнгә кадәр тоташ көреләп суккан чаршау төшкән. Монысы инде мәктәпне шәхси дөньядан — икенче яктан аерып торучы нәрсә, янәсе. Менә1 сина мәктәп, менә сина фатир .. Без төне буе. Мәрьям әбинең үзе әйткәндәй, быдыр-быдыр сөйләшеп чыктык Аның теле гаҗәп кызык. Ишетелеп онытылган, китаплардан төшеп калган әллә никадәр «мәрхүм» сүзләрне искә төшерә Кеше тансыклаганмы, сөйләшергә юмарт булып чыкты. Башта авылга «кыскача күзәтү ясады». — Әткәй мәрхүм, җаны җәннәттә булсын, сүлн торганые, безнең авыл ни җитте авыл түгел, безнең бабайлар саланыкылар түгел, каланыкылар дип. Иллә мәгәр, аларнын берсен дә бу якка хат артыннан хат, ат артыннан ат җибәртеп алдырмаганнар. Нужа бабаң мәҗбүр иткән. Казан артындамы, Казан катындамы, исәр кеше әйткәндәй, укыган кеше сез, беләсездер инде, шәһәри Болгар булган, ди. Анын хәрабәләре хәзер дә ята ди әле, хак булса. Менә шунһа бер заман ходанын хикмәтле бәндәләре яшәгән. Жиргә типсәләр, чишмә атылып чыккан. Жаннары кура җиләге теләсә, сәке астын гына ачканнар Шунда пешеп утыра икән ходаның бакча нигъмәтләре. Әнә безнен ындыр артында гына кеше сөйми бер үзе яши торган тик тормас телле Мәликә бар. Син килгәнне шәйләми калгандыр, күрерсен, ишетү белән йомыш табып, кер бәләге сорап булса да керми калмас. Әлеге дә баягы менә шул Мәликәнен, анык сүзенең тулыгы да юк инде, Сакмар суына сәнәк белән яза торган нәрсә, шул якта чыбык ош-тал башы бер тумачасы бар, имеш. Изге авызга яна аш — яшелчәмазар өлгерер алдыннан өшәнчек ләрен төйнәп бер урап кайта шул тирәләрне Күп йөреп, күпне күргән- ♦ гәдер — кушаматы да үзенә күрә Мосафир Мәликә диләр. Менә шул. бер заман теге изге бәндәләр тибеп тишкән чишмәдән түгәчәчә бер хушбуй шешә су алып кайта Яшь бәрәнге житкәч. яшел кыяр авыз иткәч, халык арасында бер кизү булып ала, кемнең башы, кемнен эче дигәндәй Менә шунда китә инде Мәликә тутанныц эшләре хутка. Пунктка төшәргә иренгәне, минем күк наданы таптый башлый моның тупсасын Шулай итеп, хушбуй шешәсендә генә кайткан өч тамчы су бик бәрәкәтле булып чыга, эчәргә дә жита, коенырга да Яхшы атланам дип, тфү, тфү, шул хәтле кыланмам, анык гөнаһысын кая куярмын, ди. Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, әллә кайларга кереп киттем, нәрсә сөйли идем әле, кызым? — Бабайлар һәм Болгар дәүләте... — Ә ә. ие. не, менә шул шәһәри Болгари өстенә бер мәлне кара яу килгән. Коелган кан, кырылган жан, мин сина әйтим. Шул афәтләрдән соң, исән-имин калганнар, жан кыелган жирдә барыбер мантып булмас дип, төрлесе төрле якка таралганнар Бер икесе менә шушында килеп төпләнгән. Авылнын Болгар дип аталуын бабайлар да шулай жад итәләрме. Мин килеп төшкән елларны да, ходавәндә, олы иде әле безнең сала. Хәзер генә рәте-чираты бетте. Карт-коры гүр иясе була бара, яшь-жил- бәзәк адәм рәтле жнрне чамалый. Авыл сәвите, контор ишесе барысы да, басу капкасыннан кергәндә нскәргәндин микән, күренеп торган Көтим авылында Айры чайры яшәгәнче дип, йорт ихатасының яңасын шунда илтеп сала халык. Аннан сон әби уз зарына күчте. — Язмыштан узмыш юк ди, хактыр. Менә картайган көнемдә ялгызак башым утырып калдым бнг әле. Ничә әйтсәң дә бер балык башы, һаман шул сугыш кәсафәге инде. —- Бабай да кайтмадымы?.. — һии, ана тагын. Китеп үлсә, ичмасам, түш киереп, солдатны булып йөрер нем Тфү, тфү, сүзем көфер килмәгәе Алмадылар. Туксак ул. Ятим калган солдаткыларның дз төрлесе бар, кызым, бик тә сабырлары, әнә Миңнулла Фатыймасы ншеләр, бик тә тоүфикълылары бар, әнә Ибрай Хөббиләре. Ара тирә үзен тыя алмастай ажгырып торганнары да очрый. Ияләндерде шундыйрак бернәрсә абзанны Угыз биш ел тор- ганыек бит. Бала-чага тапмадым. Калдым бит утырып Сугыш кәса- фәте тиде инде. Шул чаклы газиз жаннар кырылмаса, минем горәбәм» кем карарые.. Әбкәйне эчтән бик жәлләсәм да, тыштан сер бирмим, шуны телгә алып торуына исем китә. — И, анын ише ир. Котылгансыз гына сез аннан. Менә шул! Әби кеткелди; — И н. май чүлмәгенең тышыннан билгеле, диләр. Укымышлы шул син. кызым Күренеп тора. Бәгырьгә үтә сүзен һаман шул сүз дигәнең инде Әйләнә тулгана торгач, минем тарафларга да борылып куйды Сорау өстенә сорау биреп, жавабымны бишкә бүлеп мннем хәлләр белән дә мәг ьлүма гланды збкәй. Күкеле йомшарып киттеме, өй бөркү булса да, яныма юрган китереп салды. — Таң алдыннан туңдырып ала... бөркәнерсең, бәбкәм. Урынына оарып яткач, тагым бер уфырып куйды. ДИЛӘР Ә ЗОБОЖРОВЛ ф ДУСТЫМ АВАЗЫ — Беркемнең дә хәсрәт савытлары буш тормый шул. Бигрәк яшьли ятим калгансың икән. Әйдә, хәзер кеше булгансың инде, әҗерен күр. Ярый, бабаң торган әле. Яшь әбиеңне әйтәм, бик какмадымы, үги итмиме... Күзләр көрмәкләнгән, йокы татысы кергән иде. Сорауларын ишетмәмешкә салыштым. Ниһаять, килеп җитте бу көн! Өлкәннәр теле белән әйткәндә, кеше булып аякка баскан көн бит инде бу. Хәтәр бит ул хәтер дигәнең. Күпме исемнәр онытыла, ә шулар арасыннан берәүгә—исәнме ул, үлеме, синекеме ул, башканыкымы — гомерен буе дәшәсең. Шундый онытылмас көннәр дә була. Күпме вакыйгалар үтә, күпме сөенеч-көенеч кичергән буласың, ә шул көнең гомерең буе үзеңә ияреп йөри. Шул көннәремнең берсе иде бу көн. Әбкәй көтү чыкканчы ук торды. Идәнгә тамызмый гына комганына казаннан җылы су салды да аяк башларына гына басып тышка чыгып китте. Мине «йокласын әле», ди янәсе. Апагыз күптән уяу инде. Әллә кайларга таралган уйларымны җыя алмый ятам. Күз алдыма классташларым килә. Факиһә, Мөслимә, Гөлсинә, Нина, Сания. Нәрсә кыланып йөргән булалар икән, читтән генә карап торасы иде үзләрен. Бер генә вакытны икән бергә чаклар. Таралыштык. Факиһә— Зәйдә, Нина Себергә үк китте, Мөслимә — Минзәләдә... Алар, ичмасам, шаулап торган мәктәпләрдәдер. Ә минем... Дүрт класска җиде балам бар. Күңелгә кояшлы яңгыр тама сыман. Бер көләсе, бер елыйсы килә. Сизелми дә үтте өч атна... Минем мәктәп Көтәм җидееллыгына карый. Барып танышып кайттым. Директор яшел гимнастеркасын да салмаган әле. Уң җиңе буш... Сүзгә саран тоелса да, әйткәне йөрәккә ята торган. Коллектив яшь. Берничә күз ятсынып, бер-икесе кызыксынып карады. Ин истә калганы — укыту бүлеге мөдире Камал апа. Күрү белән яраттым. Әллә кай төше мәхәббәтле. Елмайганда түгәрәк ай йөзе балкып китә. Калын чәчләрен үргә тараган. Кершәндәй ак блуза өстеннән юбкасы төсле зәңгәр джемпер кигән. Соклангыч пөхтә, игътибарлы. — Кыен чакларда яныбызга кил,—диде ул, мине болдырга чаклы озата чыгып,— ә-ә-әнә, күрәсеңме теге купшы йортны?—диде шау бакча эчендә утырган кызыл калай түбәле йортка төртеп,— шуны үткәч, өченче өй безнеке. Яна чагың, ямансу чагың, килеп чык. Яратам мин яшьләрне. Кешене сабыр гына тыңлый белә, үзенекен өздереп әйтә. Менә нинди икән Камал апа. Нигәдер бик уңайсызланам мнн якын иткән кешеләремнән. Каушап калдым, шулай да күңел тулып, рәхәт булып китте. * * « Мәктәп дигәнебезгә, Мәрьям әби әйткәндәй, бераз кот кунды. Ка- шагалар урынына пәрдәләр элдек. Сап-сары нарат такталардан бүлмә койдырдык. Шулай итеп, кызыл чаршау да «отставкага» чыкты. Минем бик эчне пошырып торса да, үзенә күрә әбкәйнең яшьлек истәлекләрен сеңдергән кыз чак мирасы булып чыкты әле чаршау. Ул аны шәмле кичләрдә эрләгән, өй уртасына киндер станы корып суккан, чуенда кайнатып манган, тегәрҗеп саплап кул белән теккән. — Килен булып төшкәндә өшәнчекләремдәге иң затлы мал шушы иде,— диде ул дымлы күзләрен алъяпкыч итәге белән уып,—зофаф кичәбезгә дә шушы чаршау шаһит... Үзе, ник әйткәненә үкенгәндәй, тотлыгып калды, кызарып кече якка борылды. Мина калса, ул чакта «зофаф»ның нәрсә икәнен ишеткән юк иде әле. Шулай итеп, без бу уникаль чүпрәкне әйбәтләп төрдек тә, нафталинлы сандыкка салып, богау йозакны чатлатып куйдык. Әбкәй: «Хәләл көченне әрәм итмәсәнә, барыбер кырык мир таптасы, ярамаган шунда сулап сөртсәң», дип сөйләнеп йөрде, мин үземчә эшләдем. Шаулап торган селтеле суга бер гөнҗәлә яна мунчала салдым да идәнне шыбырдатып суладым. Басып ышкыдым. Корытып сөрттем. Сайгаклар, баскычлар сары гәрәбәдәй ялт иттеләр, өйдә яка юкә исе, камышлы күл исе аңкыды. — Бүгеннән алып, аяк киемнәре тупса артында кала,—дидем әбинең кунычлы галошын өйалдына чыгарып, ата-аналарның барысына да өлгеләр кисеп өләштем. Балалар класска чүпрәк башмактан йөриячәкләр. Алты гына тулып узган. Ян тәрәзәгә баксам, ни күрим. Язны көтми очып килгән тургайлармыни... Инде берничәсе капка төбендәге өянке астында. Балалар! Хуш киләсез, дусларым! Бер тустаган сөтле чәйне көчләп эчтем, тамакка бармый, үзем дә сабыйларым сыман кабаланам, каядыр ашыгам. Беренче звонок! Беренче дәрес! Беренче кыенлыклар, беренче кы ән идем, үз итеп, елмаеп каршылады. ♦ — Әйдәгез, әйдәгез, күптән кергәнегез юк. з Күренеп тора, культура күргән, дөньяны айкаган кеше. Каршыма < ике кулын күтәреп басты, пальтогызны салдырыйм диюе инде — Юк, юк, Хисам абый, мин әйтәм, бер-ике минутка киңәшләшим дип кенә керүем иде. — Алайса утырып сөйләшик, рәхим итегез. — Без ата-аналар җыелышы үткәрмәкче идек. Белгәнегезчә, күпчелек аналар cytbiuna тол калганнар. Күңелләре бөтен түгел. Шуларны ятим иткән фашист урдасын ничек кырдыгыз — шул хакта фронт тормышыннан бер эпизод сөйләмәссезме икән. Мин бу сүзләрне сөйләргә алдан хәзерләнеп барган идем, шуңардыр декламация укыган сыманрак килеп чыкты Анладыгыз микән инде дигән сыманрак, уңайсызланып кына күзләренә карадым. Абый җитди иде. — Ярар, уйлармын,—диде бер минут тынып торгач, к. шларын җыерган килеш. һәм ул җыелышка беренче булып килде...» Каләмемне куеп тордым. Камилгә барысын да энәсеннән җебенә кадәр тезү кирәкмидер. Ә үзем хагта сөйләнгән вакыйгалардан арын мыйм. Яңадан бер бер артлы күз алдына киләләр. Хисам абын артыннан ишектә Ниязның әнисе күренде. Мамык шәленә уранган. Бигрәк тә ишь әле ул. Апа дияргә уңайсыз. Унсигездә тол калган... Гөлниса апа мина бүген бик чибәрләнгәндәй тоелды. Бит алмалары мәк чәчә!едәй ут янып тора. Озын керфекләреннән күгелҗем күләгә төшеп сөрмәләнгән күзләре куе зәңгәрләр. Кашларына каләм тисә дә «буялдым» дип чекерәеп тормый. Аның артыннан ук 1ып итеп Мөнир килеп керде. Шома гына кырынган, култыгына аккордеонын кыстырган. Бер ай элек кенә армиядән кайтты әле ул. Мин аны музыкант итеп, балалар концертын алып барырга чакырган идем. Иртәрәк килгән. Ай, тартынып киттем .. Башкаларга сиздерми генә Гөлниса апа белә* гармунчының күзләре очрашны Мин аларның бу карашында икесенә генә хас гаҗәеп якынлык, эчке бер сөенеч, шигърият сиздем. Шунда колагымә чалынып кнткән бер әйбәт «гайбәт» искә төште. Шушы гармунчы дигәнебез Гөлниса апаны «чиртергә» йөри, имеш. Тик арада киртә бар, әнисенең яшь әти алып кайтуына малай карышып маташа, ди. Кара син аны, Ниязны әйтәм, мәктәптә мыштым 1ына утыра торган малай, өендә хуҗа булып, әнисенең язмышын хәл нтмәкче... Бер караганда, я, кәй ягы белән кнм безнең Гөлниса апа кызлардай... Сыерлар сава ул. Фермаларына төшсәм, күземне алмыйм мин аннан. Халатына кадәр гәүдәсенә ятышлы. Уңганлык дисәң уңганлыгы, матурлык дисәң матурлыгы бар Яратылыр, назланыр чагы гына. Мәхәббәтләре уртак булса, хак булса, Нияз белән сөйләшеп карыйм әле. Икәүдән икәү калып кына... ипләп кенә Бик тирәнгә үрмәләү булмаса, үзем кыен хәлгә калмасам Югыйсә, укытучы диюнең баланың күзенә күренеп, теленә кереп кенә түгел, йөрәгендә дә урын алырга тиеш бит... Монысы — методистыбыз Хөрня апа сүзе. Кара тар юбка белән хәтфә пннжәк кигән бригадир килеп җитте. Энекәем генә! Бу кадәр дә әнисе төсле булыр икән Сәгъдия. Икесенең дә кашлары душлы. Янаклары елмайган саен бата, уйнаклый, чәчләре зәңгәрләнеп торган каралар...ДНЛЭРӘ ЗӨЕЭЕРОВД ф ДУСТЫМ А1 Ялындырып, көттереп, ниһаять, килеп беттеләр. Вакытнын кадерен белмәүчеләр дә бар бит. Сүзне шуннан башладым. Чакырылган вакытка килмәү — вәгъдәсезлек. Бу иптәшләреңне санга сукмау дигән сүз. Мин моны хәтерләрен саклап, җанлап кына аңлатырга тырыштым. Үтемлерәк булсын өчен мисал китергән булдым, заяга үткән, әрәмгә очкан бер сәгать вакыт эчендә нәрсәләр эшләргә булыр иде — шуның бәһасен әйттем. Кешенең менә шундый кыйммәтле минутларын әрәм итүе оят эш ул, дидем. Кайчак әнә шундый, зарарлы булса да гадәткә кереп киткән мәсьәләләрне бер ачыклык кертеп үз телең белеп мисал өстендә чишү бик тәэсирле була. Мин моның шулай икәнен сонгаручыларымның йөзлә: реннән үк күрдем. Димәк, икенче җыелышлар алдыннан алар моны исләренә төшерәчәкләр... Уйларга чумганмын, күрәсең. Күкеле сәгать күкелди башлауга сискәнеп киттем. Яза башлаган хатымны алдыма кыеклап салдым да дәвам иттем. «...Өченче көн тәртибе, чынлап та, бик тәэсирле булды, Камил. Тын алмый тыңладык без Хисам абыйны Сүз бирелүгә плашын салып җибәрсә (юри киеп утырган), күзләр чагылып китте. Түше тулы җем-җем... Иң нурлысы Беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены. Кешеләргә нур бирим дип йөрәгеннән ут кабызган Данконы хәтерләтте ул миңа. Без аның әнә шул орденга лаек булган онытылмас истәлеген сөйләттек. Дүртенчеләргә Бөек Ватан сугышы темасы өченче чиректә керә. Шунда файдаланырмын дим, кызыклырак урыннарын язып бардым Бер очрашкач укырмын, яме... Шунысы кызык, Камил, Хисам абый безгә бер үзе ничә фашистны дөмектергән, бер үзе ничә бомба ташлаганын әйтмәде. Без дошманны бергәләп кырдык, бергәләп дөмектердек, бергәләп җиңдек, тик бергәләп кенә кайтып булмады, ди. Кемнәр ул «без»? дигән сорауга — әтиләрегез, авылдашларым — исәннәр һәм корбаннар дигән җавап алдык Күрсәгез иде сез шунда аналарны дошманны үз куллары белән тукмагандай, йодрыкларын йомарлап, күкрәк киереп батыраеп утырдылар. — Рәхмәт, Хисам туган,— диде Галиянең анасы Мәрхәбә апа,— үчнеачуны басып кайттыгыз, ичмасам. — Кеше каны җирдә ятмый, газизләребез каны тоткандыр,— диде Әдипнең әнисе Салиха түтәй. Бер тавыштан героебызны ата-аналар советы председателе иттек. —Риза мин,—диде Хисам ггбый сабыр гына,—Кемгә нәрсә, минем өлешкә исән-сау кайту чыккан Шуның кадерен белергә кирәктер Кулдан килгән кадәр тырышырмын Үзегез дә үз итегез, балаларыгыз әти итеп карасыннар. Кәй килгәндә кеше мин. Катылансам, йомшартырсыз. Холыкны бозды сугыш. ...Хатымны әле дәвам итәм, Камил. Календарь инде икенче сан күрсәтә Ә мин һаман синең белән сөйләшәм. Икенче көнне класста ниндидер үзгәреш сизеп торам. Балалар бәйрәмчәрәк киенеп килгәннәр Үзләре җитдиләр. Өчле алучы булмады. Чатлагып җавап бирәләр. Мәгъсүмем балаларны почмакка җыйган да нидер сөйли. Тыңланам Бөек Ватан сугышы орденнары мирас булып геройларның улларына күчә икән! Ул шуны сөйли Ә мин аны әнә шундый әтигә, шундый орденга лаеклы малай итеп тәрбияли алырмынмы? Җаваплылык артканнан-арта бара. Тәнәфес булдымы, янымда Нияз чуала... Читләтеп кенә телен ачам. Күлмәк сәдәбен бора-бора колагыма пышылдый: — Апа, апа, минем әтием сугышка Мәгъсүмнан атасы белән бер көнне киIкан Султан. Хисам абыйдан сорагыз әнә... Т амак төбемә төен тыгылды. Бала алдында үксеп җибәрә яздым. — Юк-юк, ятимнәр өчен сугыш бегмәгән әле, бетмәгән! ♦ И Камил, бүген үзем дә әллә нинди мин. Әйләнә-тирә тсэсиреннән 3 качыйм дип китапка тотындым. И. Газиның «Онытылмас еллзр»ы < Укыйм әле, әй. а Хәзергә хуш. Апушка миннән бераз сәлам. Оп-озын итеп хат яз. Ошбу хатны язучы Назира атлы кыз булыр». «— Университет каршында әдәби түгәрәк бар дип язган идемме, иртәгә шуныи киңәйтелгән утырышы. «Онытылмас еллар» романы буенча диспут! Язучы үзе дә катнашачак. Чакыру шушы Сәгать 7 дә вестибюльдә көтәм»,— дип язды мина Камил. Ул үртәргә ярата. Ә мин үпкәләгәнгә сабышам. Тик тыштан гына Үзем бик кызыгам. И, канатлы кош булып очып кына барып төшәргә. Шушы яшькә җитеп, әле минем тере язучы күргәнем юк. Үзем сер бирмим. . Ибрай Газиларны күрәселәр алда әле,—дим эре генә. Мин дә бүген сине бер җиргә чакырам. Чынлап менә. Нурияләргә. Кем ул дисенме? Өйләре чишмә тыкрыгы башында. Ярты сәгать срок сиңа Бүген алтыга килеп җиг. (Ә үзем хатны иртәгә генә салачакмын ) Нурия мине кунакка, мин Камилне чакыргандай, юри шаярып кына чакырган диярсең, барып керүемә аптырап, хәтта бераз тартынып алды. Мин моны сизмәмешкә салыштым, үз булып өсне чишенә башлагач, ачылып китте тагын. — Кызлар, кызлар, карагыз әле, безгә кем килгән?! Кече яктан онлы кулын алъяпкычына сөртә-сөртә Ф әрдән ә килеп чыкты — Бәлеш, Назира! Аның артыннан чәчен, маңгаен карлыган читле яулыкка яшергән Закирә башын тыкты. — Әйдә, малай, бәрәңге тәкәсе ясашырга. Нуриянең әниләре кунакка киткән, боларның аулак аш пешереп маташулары икән. Чыр-чу килеп бәләкәй генә кече якка сыеп беттек. Фәрданә зур гына куна тактасында җилдер-җилдер камыр баса. Закирә бәрәңге әрчи, Нурия кисәү таягы белән мич түрендә пыскып яткан кисәүләрне кыйный. Мин <елак»ка суган турарга куштылар. Бу бәрәнге тәкәсен безнекеләр кебек тәмле итеп пешерүче кем бар икән? Кирәк булса рецебен дә язам, бәрәңгенең йомрысын, крахмаллы- сын гына сайлап, юка гына итеп әрчисең дә бик вак итеп турыйсын Шуңа суган, тоз, борыч, әнис салып болгатасың да төчегә камыр басасың. Уклау белән коштабак авызы кадәр итеп берничә җәймә җәй. Хәзер инде шул җәймәләргә берәр кушуч суганлы, әнисле бәрәңгене салып, матур игеп сырлап бөгәсең генә кала. Булдымы? Мичең бик сүрән булмаса, егерме минут га тәкәң пешә. Табага салып урталай ярып җибәр дә бер^р кашык кайнар сары май сип. Хуш ис бөркеп, авызыннан су китереп кетердәп тора. Менә хәзер рәхәтләнеп аша инде. Ит бәлешләрең бер кырыйда торсын. Ашарга гына утыруыбыз булды, ишек шакыдылар Бнш-алты егет килеп керде Араларында гармунчы Мөнир дә бар Тегеләре йөрсен дә. 33ДИЛ ӘР 8 ЗӨВӘКРОВЛ ф ДУСТЫМ монысына ни калган, урап кайтсын иле ферма якларын. Минем нәрсә уйлаганны сизгәндәй, чынлап, ул кадәр озак утырмады. Бер зур тәкә ашап, бер кат биетте дә, гармунын култык астына кыстырып чыгып китте. Чыршы бәйрәмнәре узды. Стенага яна ел календаре менде. Урамнарда ак түмгәкләр калыкты. Суны бәкедән ташый башладык. Ындыр артындагы Камәрияттәй Мәрьям апаның Таза Чишмәдәге сеңелесен күреп кайткан. Ямансылап торам, кышкы төннәр бик озын. Өендә калыр кешесе бар. Кул эшен алып утырмага килсен, дигән. — Бәй, бар, апа, рәхәтләнеп ял итеп кайт,— дидем мин аңа.— Мәүлихәттәй сыерыгызны савам дип тора. Кош-кортка көрпә болгатуны ни дисең. Утын әзер. Кисеп, турап өелгән. Алып кереп ягасы гына. Башка бер эш тә юк. Ут-күздән борчылма. Анлык кына рәт беләм. Бар, апа, бар. — Үзең дә исән-сау тор,—диде Мәрьям апа, күтәренеп чыгып киткәндә.— Урман — колак, кыр — күз булса, авылда икесе дә бар. Нурияләр белән бик вакланма. Бетмәс андый аулак өйләр. Аулак өй! Бу сүз мине бер мәлгә сагайтып куйса да, ишек ачып- ябылгач атылып кергән бер кочак суык шикелле, шунда ук таралып, онытылып та бетте. Әмма ишегәселәр, күрәселәр алда булган икән әле... Авылдагы ялгызлыктан иң ямансулаган чак, әйтимме, кайчан? Кояш баеган тур. иңрәп караңгы төшкән чак. Рәссамнар кышкы кичне зәңгәргә маналар. Бүген нәкъ әнә шундый зәңгәрсу моңлы кич... Түбәле биек капкабыз эчтән бикле, ялгыз өебез кар басудан дамбага охшап калган урамнардан, авылдан, бар дөньядан аерылып торган бер крепость сымак тоела. Мондый тынлыкта ялгыз башыңа нинди генә уйлар килмәс... Кечерәеп, бөрешеп кенә унлы лампа төбендә утырам. Ак мичкә зур булып шәүләм төшкән. УчымдгЬ кулдан кулга йөреп тузып беткән Есенин шигырьләре. Берничә битен ачкач инде аннан аерылмас булдым. Ул мина эчәргә гөнаһ саналган әчкелтем йөзем шәрабын хәтерләтә. Где ты, где ты, отчий дом, Гревший спину под бугром? Синий, синий мой цветок. Неприхоженный песок. Где ты, где ты, отчий дом? ...Чү... курыкканга куш күренә диме,— капка шыгырдагандай булды. Күңелдә ниндидер шом туды. Хәмдия апа иптәшкә Гөлсинәне куна кертмәкче иде, кирәкмәс дип кыланган булдым. Укучыларым <апа куркак икән», димәсеннәр, янәсе. Ят кеше, күрәсең, келәне таба алмый... Тапты... Ачты... Япты... Тәрәзә буеннан күләгәсе үтте. Ишеккә дә җитте. Баскычка менде. Тук-тук... Чөйдә ни бар, шуны элдердем дә шап-шоп басып өйалдына чыктым. Ирләр тавышы чыгарам, янәсе. Тамак төбем белән 1енә дәшәм тегеңә. — Кем бар? Тез буыннарым калтырап китте. Ишек артында ирләр тавышының чыпчыны: — Назира өйдәме? Беркөн Нурияләрдә мина: «Китмә әле, утыр әле», дип ялынган, артымнан йөгереп чыккан Гайсадыр, мөгаен... «— Бу вакытта ишек ачмыйбыз, бездә йомышыгыз булса, көндез килегез. — Юк, юк, Назира, курыкмагыз, бу мин. — Бер әйттем бит инде Әй, Мәрьям апа, чык әле (шүрләтәм тегеме, өйдә кеше бар, янәсе), бер әрсезе ишекне вата. — Назира, бәлки үзегез чыгып керерсез. Мин Казаннан ук— —- Ә? ■— Каникулга кайтыш— — Ә?1 — Камил генә мин! — Ә?! Ишекне ничек ачып, өйгә ничек атылып кергәнемне хәтерләмим Берничә секундтан сон, беребез кече яктан башын тыгын, икенчебез ишек катында аптыраган килеш шаккатышып карашып тора идек. Гәүдәсе... Шаляпинмыни... Каян килгән диген Себер малаена Есенин- ч ныкыдай калын салам чәч. Каш, борын, колак җәһәтләре болан « әллә ни түгел түгел гә, әмма уртачадан шәбрәк. Кыскасы, бер күрүдә кү- ® нелдә кала торган сөйкемле чырай. <* ...Менә син нинди икән... « — Ә мин сине, Назира, икенче төрле итеп күз алдыма китерә идем. ® — Мәсәлән? — Күз чагыла торган итеп, дию пәриләреннән урлата торган йолдыз £ күзле, ай маңгайлы әкият кызы итеп. о — Сои... д — Соц шул, жир кызы булып, чын Назира булып чыктын. Толымнарын да, усаллыгын да, хәйләкәрлегең дә —барысы да үзеңиеке! — Хәзер син әй I? — Минме? Мин сине Жерар Филипп белән икегез бер кешедер дип уйлый идем. — Сон? — Соң шул, ул — Парижда кинога төшеп йөри, ә син төнлә кеше өркетеп әкият кызы эзләп килгәнсең. Камил шаркылдап көлде Ул бернинди каһкаһәсез (Тукайдан откан сүзем), эчкерсез, рәхәтләнеп көлә белә икән. Башын артка ташлый, күзләре яна, сөй кем.тел әнә. Нәрсә карап торам мин.. Кунагым туңгандыр, ачыккандыр. Сүрелеп ки.'пән мичне кисәү агачы белән шалтыратып тараттым да бәрәңге тәгәрәттем, дыңгылдатып самовар куйдым. Утлы күмер салгач, минутта кайнап чыкты. Өстәлгә аны-моны утырткач, уйлап алдым: тагын нәрсә бар әле безнең?.. Ә-ә, сайгакны күтәреп базга төшен киттем. Аннан касә белән варенье күтәреп чыгуыма, өстәлгә Казан күчтәнәчләре кунган. Мич авызыннан өрә өрә бер коштабак кап-кайнар бәрэнге күтәреп чыккач, Камил балалар кебек кулларын <чәбәкәй»ләде. — ...И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күренешкә чит, (Мие дә кушылдым) Шаулады күргәч сине барлык мужик: ул днп жәдит... Стенадан безгә Тукай портреты карап тора. Әйтерсең, ул безне күптәннән күзәтә, сынамак була. я. шәкертләрем, кайсыгыз мине яхшырак укый икән, днп сорамак була. Камил, мннем кебек, көлгә тәгәрәткән бәрәңге ярата икән. Башта ул анын берсен кушучына алып иснәп утырды, аннан сон кабыгы белән ашыйм, днп куркытты. — Куй инде, әнә ит аша, май аша .. — һәр жан иясенә үа азыгы тансык. Укыгучы апага бал-май, кош- кортка жим, студентка — бәрәңге! ааДУСТЫМ АВАЗЫ Башта сүзне каян'башларга белмичә «ык-мык» утырган идек. Җылынып, тамак туеп киткәч, чишелде телләр Сөйләшә торгач, дөньябызны онытканбыз, тышта яктыра башлаган. Камилнен колакчынлы бүреген киеп ишек алдына чыксам, Мәүлихәттәй малларга азык салып йөри. «Нинди ир-ат кунды бүген сездә?» — дигәч, эсселе-суыклы булып киттем. Менә сина, мә! — Кунумыни ул?.. Сөйләшеп утыру гына. Абый ич ул минем. (Оят алдата икән) Каникулдан кайтышлый кагылган. Өстәлне җыештырып, өс-баш алышуга, укучылар да җыела башладылар. Камил килеп кергәнен-берен танып тора. — Бу сипкелле егет Нияздыр инде... —- Себер кызларына тартым булгач, Сәгъдия инде бу. — Шамил турында мәгълүматларым азрак минем, ипгәш Мостафи- на (монысы минем фамилиям). Чүг-чүт таныдым үзен. Кунагым дүрг caraib буе кымшанмый дәресләрдә утырды. Бер тамчы керфек какмаган булуыма карамастан, кәефем шәп. Дәресләр ярыйсы бара. Атнаның соңгы көне. Рәсемдер, җырдыр, матур язудыр кебек ансатлар. Сентябрь башларында икенче класслар белән груша рәсеме ясаган идек. Көньяк җимешләрен сирәк күргәннәр сабыйлар. Алга, зәнгәргә, шәмәхәгә буяп бетерделәр. Бүген мин аларга вак кына күгелҗем таплар сипкелләгән сап-сары җимеш күрсәттем. — Менә бу грушаның ү зе була инде, балалар. Хәзер шуиы натурадан карап ясагыз. Үзем Камилгә «ым* каккандай иттем. Күчтәнәчең күргәзмә әсбапка әверелде ич. Сонгы дәресләрне җыр белән тәмамладык. Кулыма мандолина тоттым. Балаларның гигезле-тигезсез нечкә тавышы «Туган тел»не күтәрел алды. Кунак абыебыз да түзмәде, хорга кушылды. '1агын кич булды. «Абыем» дип хәбәр иткәч, фатирга чыгармадым кунагымны. Аннан сон ул үзе дә мут егетләргә охшамаган. Кыз балалар кебек әдәпле, хатларындагы төсле акыллы. Хезмәт дәресендә балалар белән үзебез юнып ясаган экспонат эскәмиябез бар Шуны гүлбәчтән тартып чыгардым да өстенә сырма яптым. — Әйдә, Камил, мич каршына утырабыз. Урман уртасында учак яккан качкыннар кебек хис итик үзебезне. Эскәмиябез аксаган. .Чүмәлеп киткәндә чүт тогып калды Камил үземне. Ә мин кулга эләккән бәбкә кебек тыпырчынып алдым һәм эскәмиянең икенче башына ук күчеп утырдым. Ул уңайсызланып китте. Гафу үтенгәндәй, тавышын йомшарта төште: — Җиде түгел, алты тапкыр гына үлчәгәнсез бу эскәмиянең аякларын... — Мал иясенә ошый, ди безнең Мәрьям әби. Без бит сала «осталары» гына. Кала кораллары каян булсын бездә. — Чын җәүһәрләр асфальтта ятмый... — Шулай да күбрәк асфальгтан атлаучыларда ялтырый алар. — Таш җәүһәрләр, җан җәүһәрләр бар...— Камил шүрлек башындагы томга ымлады —Әнә берсе...—Аннан соң ягымлы карашларын миңа күчерде:— Синең күнелең дә шундый җәүһәрдән тора сыман... — Камил, каян килеп чыга ул сиңа шундый баш әйләндергеч олы фикерләр. —- Мин дәү бит инде, Назира. Солдат булдым. «Остазларым» күп Хәзер карт шәкертмен. Малай-шалай гына булсам менә, бу көлтә чәчләреңнән тартып «чырлатыр» идем үзеңне. Үзеңнән кечкенәләргә тияргә ярамый. — Минем сиңа ике генә сүз әйтәсем бар,—диде Камил, шактый уйланып утыргач. Берсен саубуллашканда ычкындырыакчы, ыкенчесен.д хат белән язмакчы... Тик мин аларнын берсен генә ишеттем, дөресрәге, ишеткәндәй булдым. Икенчесе... килеп ирешә алмады... Атна ун көнгә киткән хужабикәм биш көннән урап та кайгы. Язылып. ♦ эрләнеп, бәйләнеп бияләй буласы йоннар орчыктан ары узмаган. Төенчектәге күчтәнәч күкәй күмәчен дә самовар катына утыргач кына этәрде. — Авыз ит. Таза Чишмә күмәче. Гадәтем шундый, берәүиец читләтүен, кагуын-сугуын сизәм икән, аннан битәр үзем гөрбиянланам. Акламыйм гына әбиемне. Ни булган мона, югыйсә түземсезләнеп көткән идем бит мин аның кайтуын. Шундый олы якалык — Камил бе- ф лән күрештек бит әле. Белмимени ул аны? Хаты килгән саен сөенеч ала, сер түгел җирләрен укып күрсәтергә куша. в — Язуына караганда, акыл утырткан бәндәгә охшый, кыз чакта о юләр буласын, «чибәр» булсын дисен. Олыгайгач кына искә төшә, тер- “ сәкие тешләп булмый. Уйла, тәүфыйклы кеше юлдашның юньлесен ® ычкындырмый,—дигән була иде әле үзе. ® Капкага кемдер кагылуы булды, әбкәй бишмәтен киеп каршына я ЧЫГЫП кипе. а Ай, бу бит аның «җене сөйми» торган теге сәфәрче Мәликә апа ич “• Кичә дә җаһилләнеп кереп чыккан иде. Ишек алды уртасында очраш- ® тылар да сарай почмагына кадәр сөйләшеп бардылар. Мәликәгтәй кызу- я кызу нидер сөйли, әбкәй, юк сүз дигән сыман, кулын селки. 4 И, мина димәгәе, бетмәгәндер әле берәр гайбәт. Суга барып кайтыйм. Көзге каршына басып мамык шәлемне урадым Камил мина бүрек, беретка кимәскә кушты. Шәл өздереп килешә сина, ди. Гел мамык арасыннан карал торган сандугачка охшыйсын, ди. Камил, Камил ., кайгып җиткәндер инде Бүген иртән хаты килер .. Күңел үрсәләнеп куйды, җырлыйсы килеп китте. Өй арасында кия торган кыскарган пальтомны кидем дә чиләкләремне дыптырдатып тыкрыкка төшеп киттем. Эх, бу якның су буйларын бер генә күрсәгез иде! Авыл белән бөтенләй саубуллашканчы, булдыра алган кадәр тасвирлап калыйм әле. Киртләч киргләч кар баскычлар... Бер генә аяк белән басарлык кечкенәләр алар Берең ментәндә икенчең тау башында төшми көтеп юра. Чайпалган су кагып, и ашалып, кителеп, баскычлар кичкә таба бөтенләй бетәшәләр . Таңнан торган бер рәхмәг яугырысы яңадан киртләп менә. Нәрсә әйгсәң дә, тереклек чыганагы суда . Шунда төшкән саен мин үземне икенче дөньяда кебек хис игәм. Алда ак юртан астыннан шыпырт кына атып яткан инеше. Көн әз генә сындырдымы, туш чыта да шул уйнаклап ката. Ара тирә ялтырап алган, урыны-урыны белән ак түмгәкләргә йомарланган бу инешкәй мина күзек йомар-йоммас кына, хәзер уянам, яз гына килсен дигәндәй йокым сырап ята кебек. J каршыда авыл күрке — атаклы Килә тавы Ул бик текә Шуңадыр — аның кызыл балчыклы, комлы сыогына чирәм дә шытып чыкмый, мүк тә ябышмый, кар да кунмый Җәен дә, кышын да гел бер төсле сары кызгылт. Тнк очлаеп менгән түгәрәк башындагы түбәтәен генә алышгыргалый Мин килгәндә ул күгелҗем каурый кадалган яшькелт эшләпәдән иде Кышка кергәч, врачларныкы сыман кыңгыр салып, ак беретка киде, ә и тәтемдә сакта торган тугры гаскәрләр сыман төз карагайлар басканнар Авыл ятында сөзәк үрлек. Биредән өйләр бөтенләй күренми диярлек 1нк ара-тирә анда, югарыда, морҗалардан үрелгән кыйтач төтеннәр, монда, гүбәндә, урыны урыны белән уелган бәке ДУСТЫМ АВАЗЫ ләр генә кайдадыр бик якын гына яшәү барын, тормыш кайнавы! раслый. Шул тауларга багып моңайганда колагыма кешеләр тавышы чалын гандай булды. Күрше бәкегә төшүчеләрдер. Тәэсирләремнән айныма өчен ул якка борылмыйм. Чү... ни... ни... ди... Бу бит тагын теге сәфәрче түти тавышы. Житеш мәгән жире юк үзенең, кушаматы җисеменә бик туры килгән икән. Тук та, тукта, колак яфракларым кызышып китте: — Кара әле син аның исәр кешедәй басып горуын гына. Суыңш чумырып ал да менеп кит инде. Ана чажгырып торган икенче тавыш кушыла: — Берәрсен көтәдер. — Булыр алардан. Бөтен нәрсә шундыйлардан чыга... — Тегесе «сабакташ» дип эзләп килгән, монысы «абыем» дип өен керткән... — Хи-хи-хи, көндез абый, төнлә жаный диген, хи-хи-хи... — Шул төнге жаный белән өч көн, өч төн... Абау... Эсселе-суыклы булып киттем. Күз алдымнан яшелле-зәңгәр ле чаткылар узды, һушымнан язып бозга тайганмын. Бер мәлгә бе| нәрсә күрмәс, бер ни ишетмәс булдым. Зиһенем таралган. Көянтә» иңемдә ничек кайткандыр. Чиләкләремне өйалды уртасына «лып» ите! утырттым да чншенми-нитми кече якка кереп аудым. «Зәңгәр шәл»дәг< Мәйсәрә кебек, мендәр тешләп үксергә тотындым. Әбкәйнең миһырбаны килеп, башымнан тотты, күңелем тулып, тагын да ярсырга, сулкылдарга керештем. Төн буе саташып чыктым. Уянган саен соңгы көннәрдәге вакыйгалар искә төшә, баш очымдагы кара гайбәтне куерта тора: ике көн элег кенә Көтәм мәктәбе директоры сугылып китте. Минем хакта ишетеп күз-колак булып китүе инде. Менә ни өчен ул минем белән рәсми ген; сөйләште. Әбкәйнең турсаеп йөрүен нәрсәгә дә юрарга белмәгән идем Суга барышлый Хисам абыйлар яныннан уздым. Күрмәмешкә салышып калды... Иртән көзгегә карасам... күз кабакларым шешенгән. Баш чатный. Тавышым карлыккан. Укучыларымнын күзләренә карарга кыймыйм. Гайбәт канатлы бит ул. Балаларга барып җитешкән булса... Озын тәнәфестә бер акыллы уй килде башка. Көтәмгә төшеп менәргә кирәк. Күрим әле Камал апамны. Сөйлим әле бөтенесен үзем. Аңламасмы... Булмады. КАИ 1 да укучы кызы бар аның. Шул трамплиннан сикергәндә аягын имгәткән диме... Камал апам кызы янына Казанга китеп барган. Болгарга, гаепле кеше шикелле, ут алгач кына кайтып кердем. Нурияләр өен читләтеп киттем. Аулак өйдә булган дигән даным бар бит әле минем. Фәрданәне күрәсе килә килүен, утлары да бар, әллә керимме3 Хәер, тавыклары янында — фермададыр... Камил... Кайда син, Камил? Күңелемнең сафлыгын тик бер син генә беләсең. Мине анлый торган тик син генәсеңдер кебек дөньяда. Тәвәккәлләдем! Мыскалга сыймас сафлыгымны тапларга, пычратырга ирек куймам. Мин угры түгел, хыянәтче түгел. Кемнән качып, кемнән посып яшим ди әле мин. Ронога барам да икенче мәктәпкә күчерттерәм үземне. «Нигә китәсен?» диячәкләр. «Авылда күп сөйләшәләр, диярмен, гайбәт тараталар, диярмен. Әле дә түздем инде, рәхмәт әйтсеннәр әле», диярмен. Бу юлы да мөдир үзенең ике бүлмә аша үтәсе озынча кабинетынд» иде. Килбәтсез зур өстәлгә терсәкләре белән таянган килеш алдындагы кәгазьләргә иелгән иде. Бу кыяфәте белән ул мина түр башына * КАИ —Казан авиация институты. купмаслык булып ябышкан үрмәкүчне хәтерләтте. Шунда кинәт тормышка ашырыйм дип килгән максатымнан өметемне өзеп, ник килгәнемә үкенеп куйдым. — Ә-ә-ә, әйдәгез, сенелкәш,—диде ул минем сәламемә каршы сәламсез генә. Аның тыныч йөзен күргәч, эчкә янадан җылы кереп китте. — Кайсы мәктәптән әле сез? «Оныткан да инде»,— дип уйладым. — Болгардан... — Ә-э, значит, Мостафина. Я, эшләр ничек бара, яна туташ? Сорауларына өстән-өстән генә җавап бирдем дә тизрик йомышым ны әйтергә ашыктым. — Икенче мәктәпкә? — Әйе... — һи-и, килгәндә авызлары белән кош тотардай булып киләләр дә, понимаешь, аннан сон тәртәгә тибә башлыйлар. Нишләргә сезнен белән? — Теләсә кайсы мәктәпкә... — Нәрсә, аның башкаларына тоз сипкәннәр дисезме? Ул, урыныннан торып, каршыма ук килеп басты. Хәсрәттән, оялу дан, хурлыктан, ачудан минем яшь җәнлекнеке төсле янып торган кыргый күзләремә текәлде. — Әйт әле дөресен генә, нигә шулай бик тиз таярга уйладың син яннан? Кешеләрне бер урнашкан урыннарыннан көчләп кубарып булмый, ә сез чирскчирек чикерткә урынына сикергәлисез. Күнелем тулып ашкан. Аз гына чирттеңме, түгелергә тора. Әмма мондый кырыс кеше алдында «бик сүтелергә» ярамаганны шәйлим. Шулай да, ачыклык кертү өчен «аулак өй» кыйссасын читләтә-читләтә «ерып» чыктым. Анламады ла, кеше хәленә керә торганмыни соң ул! — Бармаска иде, мало што, мине кая чакырмаслар. Авторитет бер чатнаса, замазка белән генә ябышмый, сенелкәш. Сынаткансын ннде. Lap кайт. Эшеңдә бул. Штобы бүтән ишетмим аулак җирләргә чабуыңны! Булдымы? — Кайтмыйм мин анда Икенче мәктәпкә күчәм. — Кара син аны. ә? Укытучы гөмбә түгел, гөлкәем, куак төбе саен үсеп у 1 ырмый. Каян табыйм мнн сезнең урынга кеше3 ! — Барыбер китәм. Икенче, өченче районга китәм Сез бюрократтыр, мөгаен. Тнкшсрми-нигми шулай сөйләшмәс идегез. Кая ул сезгә яшь кадрларны аңлау?! Мин ярсыдым. Күнелгә җыелган кайгысы, хурлыгы, үпкәсе — барысы берьюлы ялкын кебек ургылып чыкты. Ишекне шап иттереп яптым да ашыгып чыгып кипем. Күземә ак-кара күренмәде. Каядыр соңгармый барып җитәсе кеше кебек кызулыйм да кызулыйм. Бер заман хәл бетте, әкренәя башладым. Олы юлга чыккач, эемлямер баганасына сөялеп ял игеп алдым Тирә-як күз чагылдыргыч ап-ак, көн шундый җылы. Аякларымда ап-ак фетрлар. Башымда ап-ак колакчынлы куян Оүрм Вами мрса *П м, • кувалда күңелдә кара яра. Унбиш километрлап җәяү кий гасын бар. Ярын әле, ялгызым гына, ярый әле. кай- гасым ерак Күзгә кеше күренәмени мондый чакта. Бу хәлләрне Камйл күрен торса... Син мин уйлаганча ук акыллы түгел икән, Назира, дияр иде. Күкелекне дә җәүһәргә тиңләп ялгыштым, син башка икән, син усал икән, дияр иде Дияр иде! Кылган эшләрем.» хисап бирә башладым. Я. тукта әле, ни хакым бар иде минем РОНО йортында шулай буза күтәрергә? Ишекләрне шапылдатып ябарга мнн кем сон ул кадәр3 Әллә, әллә кайтып гафу үтенимме? Булмас! Анысы булмас! Ә аның ни хакы бар иде минем ДИЛОРО ЗОВӘКРОВА ф ДУСТЫМ АВАЗЫ турыда шулай уйларга? Нигә ул бөтен кешеләргә бер күзлектән карый? һәр ике якла да булды гаеп. Үзе башлады... Юк, үзе түгел. Каян килеп чыкты сон әле бу борчулар? Олы капка ачылган Атлы чана эзе бар. Ишек алдына печән коел- галаган. Сарай бикле. Димәк... Димәк, бабай килгән! Бабакаем, башка чак булса, атылып кереп муенына асылыныр идем... Бу юлы, олылар өйдә юкта өйгә зыян китергән гаепле сабый сыман, йөзенә карамый гына, кулымны суздым Чыраена чыккан. Ишеткән икән. Килүе дә тикмәгә түгел. Хәзер нахак бәла хурлыгы өстенә икенчесе өстәлде. Бабайның, холкы бер кузгалсамы... Дөньяны күп күргән карт ул. Алты яшеннән үзенә азык эзләп ЧЫГЫР. киткән. Горький кебек Россияне аркылыга-буйга җәяүләгән. Тик анын кебек атлаган саен биеккә, югарыга күтәрелмәгән, болай гына, киләп саргандай арлы-бирле генә таптанган, нәрсә күрсә шуны, нәрсә ишетсә шуны оясына ташыган. Мулла абзыйда сабак укытышкан, сәүдәгәрдә сату итешкән, ресторанда официант булган. Дәрдмәндне күргән. Мәҗит Гафури белән очрашкан, Риза Фәхретдин белән бер мәҗлестә утырганнар, Шаляпин концертына билет сатышкан. Кыскасы, үз сүзләре белән әйткәндә, остазлардан әдәпкә өйрәнгән, бәхетсезләрдән гыйбрәт алган. Аракылы табыннан чыраен сыгар, тәмәкечене янына утыртмас, ялкауны ияләндермәс, менә шундый безнең бабай. Тормышның көен табып, үзенә җайлап яшәгәнгәдер, җитмеш тугыз тулган,— алтмыштан арыны бирмисең. Бөкресе юк, җыерчыгы аз, ыхламый, ухламый. Кырынып-сыпырынып кына тора. Изүенә кер кунмас, җиңе-бала1ы җыерылмас. Түшәк-ястыкның тышын, кием-салымының эчен ак бүздән тектерер. Акта тап тиз күренә, ди. «Ишек алдыннан чүпне эскәкләп чүпли, карбыз суын кайнатып эчә икән Зыя бабай, дип сөйлиләр авылда, һәм дөрес сөйлиләр. Өйдәге һәр нәрсә аныича: әйбер ул куйганча торсын, аш ул дигәнчә пешсен, һәрдем аның законын тотсын. Кычкырып көлү, шак-шок басып йөрүләр юк ул безнең өй эчендә. Ләкин бу катгый кануннарны тормышка ашыру бабакайга җиңел булмаган. Аның кайбер гадәтләренә бик буйсынырга теләмәгән әткәем җәзасын татыгач, бабама үч итеп өйдән качып киткән. Мин боларны үсеп буйга җиткәч, әбкәй янында!ы туганнардан ишетеп белдем. Шул үкенечтән сине итәгендә утыртып, иркәләп кенә үстерде. Бәхетен икән, күрә алмадың син анын «гайрәтле» чакларын, диештерәләр. Итәгенә үк утыртмаса да, йөгенә керә алмыйм, меннән-мен рәхмәт, миһербанлы $улды бабай миңа. Кулдан сорамады, телдән каһәрләмәде. Әйтәсен күз белән, ишарә белән генә анлатты. Менә шундый ул минем бабай. Сүз аның тарафларына борылган икән, картлардан көләргә ярый, үз башыңа төшәсе, шулай да берике кызыгын да сөйлим әле. Инештән кер чайкап кайттыңмы, башта кулларымны, аннан сон керләремне исни. Әз генә сабын исе сизсә, су буена яңадан төшерә. Юган кердән хуш ис кенә килергә тиеш... Шәһәрдә укый башлагач кич клубка чыгып керү өчен бер рөхсәт артты Ләкин шарты бик катгый: вакытында кайт! Унсигезенче бара... Кинодан сон кичке уен гөрли... Биисе килә, җырлыйсы килә. Хәйлә кордым — урынымны чоланга җәйдем. Өй алды аша гына «выжт» шул якка. Бабай миннән дә уздырды, капкага шыгырдавык куйды. Менә шундый ул минем бабакаем.. Мин аннан бик канәгать, тик ул гына бик разый түгел, «аздырдым, буле куйдым, менә хәзер алып уздын», ли. Күрәм. бабакаемнын бүгенге кыяфәте дә нәкъ әнә шуны «әйтәм- әйтәм» дип тора. Тик әби алдында гына базмый. «Кеше алдында авызында кан булса да төкермә», ди ул үзе дә. Шулай да сизелә, рәнже- гән бу мина. — Жнеи, кызый,—диде ул мина коры гына, (күңеле йомшарганда кызым ди),—килешли олы мәктәбегезгә кагылдым, рөхсәт бирделәр. Кайтып киләсен. Әбиен сырхаулап тора. Хәсрәт хәсрәтне баса дигәндәй, күңелле юллар көтмәсә дә, кайту сүзе әз генә рухны кузгатып куйды Чанага утырып чыгып киткәндә хат ташучы Хәмдия апа очрады. Бүген дә хат юк икән. Башын гына чайкады. Киткәненә ай бит инде, Камил! Ник язмыйсын хат?! Минем өскә гайбәт чыгартыр өчен генә килгән идеңмени? «Сырхау карчыгым» каршыларга үз аягы белән чыкты. Аягында киез ката, өстендә хәтфә бишмәт. Чырае көләч. — Хәлен ничек, әбкәем, тереләсеңме әллә? — Томау төшкәнне, узды ииде. Кыймылдап йөргәнгә бик шөкер Үзен ничек, балакай, тартылып киткәнсенме... Тартылырсың, әбинен үзе әйткәндәй, нибуч. Тукта әле, бер яктан әбинең саулыгы сөендергән сыман итсә дә, икенче яктан сагаеп куйдым ни дип кузгатты сон әле бабай мине урынымнан. Табыннан кузгалыйм гына дигәндә, кулы белән утыр әле дигән ишарә ясады. — Карамалы базарыннан бер сүз ишетеп кайттым,— диде бабай тавышына шом кертеп,— иллә-мәгәр хакка чыкса, миннән рәхим-шәфкать көтмә! Баш очымдагы болытлар кабара, авырая бардылар. Менә-менә яшенле янгыр кояр кебек. Мин, шыкланыр жир юклыктан бөкшәйгән юлчы кебек, ннвәремне жыерып, кулларымны кушырып бөгелеп төштем. Куркам ла мин бабайдан, оялам да Кая сон яшене?.. Узсын иде инде тизрәк бу кысыр «күкрәүләр». Нәкъ шул чакны өйалдымда аяк тавышлары ишетелде. Аннан кемдер тамак кырып керергә рөхсәт сорады. Башта танымый тордым Кеше кайгысымыни сон әле миндә?! Аннан сон аптырап киттем. Әнвәр абый ич Мин аяы алтын погонлы хәрби киемнәрдән генә күрергә гадәтләнгән. Көмеш каракүл якалы пальто, якасы төсле папахасын салгач, нн башлап кулын миңа сузды. Бабайлар белән күрешкәннәр инде, күрәсен. — Назира кайткан, диләр Күреп китим әле. мин әйтәм. Лнын йотардай булып төбәлгән әрсез күзләреннән тизрәк ычкынасым килде минем. Чыгып китәргә яхшысынмыйча, мнч буендагы урындыкка постым. Алариык өйләре безнең урам очында. Атасы ак сакаллы Мирхәйдәр абзый — бябайнын ахирәт дусты. Үзләренә күрә «затлы нәселләр» дип йөртешкән булалар бер берләрен. Алар барысы алты туган, алтысы ла. бабай әйткәндәй, урындагы кешеләр. Кайсы председатель, кайсы завхоз... Әнвәр абый үзе кайдадыр көньякта хезмәт нтә булса кирәк. Былтыргы каникул вакытында да бер очрашкан идек без аңын белән Клубта булды бу хәл Ак крепдешин кофта өстеннән клүш итәкле сарафан кнгән идем Ул килеп кергәч, чыш-пыш сүз китте. Имеш, itvDv MHIOAV ♦ уоолзеоөс е a е и н V өйләнәсе килеп кайткан, авыл кызы булсын, эш рәте белсен, дип әйтә, ди. И, бу кызларны, мин әйтәм, каян ишетеп бетерәләр барысын... ничек оялмый шуны сөйлиләр тагын!.. Әнвәр абый гел безнең рәтне әледән-әле күзәтеп торды. Соңыннан, жае чыгыпмы, янәшәмә үк килеп утырды. Кайбер күзләр безнең якка күчкәч, уңайсызланып куйдым. Биергә чыгу хәйләсе белән сәхнә артындагы запас ишектән өйгә шылдым. һәм, урамга чыккач, үкенеп куйдым. Нигә ашыктым соң әле мин?.. Борылып карамый гына аяк тавышларын тыңладым. Ул түгел, узып баручылар гына икән. Нигәдер ул минем арттан чыгарга тиеш иде кебек. Шуның белән аллы-артлы гына, кулларны болгап кына, үртә- шеп-көлешеп кенә сөйләшеп кайтасы килеп китте. Аннан соң үзебезнең турыга җиткәч, теге кунак егетен шаярткан кебек, бәләкәй капкадан гына выжт өйгә! Аптырап калсын иде... Юк, җир читеннән кайткан кешене алай мыскыллау килешмәс... Икенче көнне Алабуганың үзенә үк машина туры килде дә өч көнгә иртәрәк китеп бардым. Гаскәриләрчә төз гәүдә, нәрсәдер әйтәсе килеп төбәлгән сөйкемле кыю караш, акыллы киң маңгай, аҗаган шикелле, берничә көн күңелне уйнаклатып торды да тагын шул аҗаган шикелле үк юкка да чыкты. Менә ул яңадан горизонтта. Ләкин үзе генә түгел, алар икәү хәзер. Камил якынрак та, яктырак та кебек... Ләкин... Бабайның «кызым» дигәненә сискәнеп киттем. Самовар куярга куша икән. Ни арада йомшарган әле ул. Кунак түргә үк узган. Чәйләр эчми китү исәбе юк. Алгы бүлмәгә узышлый, иренеп кенә көзгегә карап киттем. Күзләрем зураеп, сөрмәләнеп калганнар. Билем тагын да нәзегәя төшкән. Өстемдә түше чигешле кәшемир күлмәгем. Калын толымнарымны ычкындырып инемә салгач, үземне үзем кызганып куйдым. Тагын ниләр күрәсең бар икән әле, кызый? Менә ниләр икән: Бермәлне күршебезгә генә башка чыккан Әхәт абыйларына Әнвәр абыйдан хат килеп төшә. Шунда: «Назираны кияүгә бирмәделәрме әле?» дигән ишарәле бер сүз бар икән. Монысына җиңги җавап бирсен, янәсе. Тәҗрибәле киленнәр кайнишкә кәләшне үзләре димлиләр, ни дисәң дә, килендәш белән сайрап яшәү күңеллерәк. Шул көнне үк ул бу хәбәрне әбигә «тишкән», әби бабайга ирештергән. Бабай мыегына бөтереп куйган: яхшы бәндә чыгып торганда кызны аткарырга кирәктер... Кама буенда ике-өч районны «кавыштыра» торган олы базар бар. Карамалы базары. Башына бер исәп төштеме, безнең бабай шунда чыгып китә. Болгарлар очрамасмы, кызның хәлен белешим дип йөргәндә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, нәкъ кешесенә — әлеге дә баягы сәфәрче Мәликәттәйгә юлыккан. Гайбәтче телендә тулганып, тәмам чынга охшап калган әлеге «уйдырма» бабайның гел кабатлый торган бер мәкален искә төшергән: камырың кабардымы — күмәчеңне әвәлә, кызын буй җиттеме — озату ягын кара. Бабай, базардан кайтышлый, Мирхәйдәр абзыйларга туктый. — Төтенегезне күрдем дә, җылынып чыгыйм, дидем. — Бәрәкалла, әйдә, әйдә, Зыя абзый, үзем дә барып чыгыйм дип тора идем, иншалла, бик әйбәт булды. Сәламәтлек ничек, мал-туарлар исән-иминме? Кызынны кеше иттең инде, куанычын күрергә язсын. — Кеше булды, аякка басты дип кенә торганда менә күз-башка чалына башлаган... — Кузбасска китә, дисеңме? — Нинди Кузбасс? Кияүгә димлиләр икән, дим. Төрлесен төрле якка таратып әрәм-шәрәм итеп бетерәбез инде... бала-чагаларны... Бабайның тел тл'беи чамалап алган ахирәте хәйләгә үк керешкән, һәм шул да мәгълүм булсын, алтмыштан үзен аксакал итүче, кешесенә карап эш йөртүче бу карт «хәйләсез — дөнья файдасыз» сүзен теллән әйтеп тормас, астыртын оста файдаланыр, һәм менә шулай нтеп. безнең әбинен «томау сырхавы» башта аның карчыгы Гөлжамал түтәйне еккан. Әнвәр абыйнын нке-өч көнгә, күрше Миннисаттәй әйткәндәй, ни урталай — ни пурталай кайтып төшү сәбәбе шаять аңлашылгандыр. — Өзеп бер сүз әйтә алмыйм. Уйларга вакыт бирегез. Мәктәбемә кайтыйм әле,— дидем мин аларга. Дөресен әйткәндә, кияүгә чыгу кайгысы юк ядс миндә. Тязрәккенә китеп ычкыныйм дидем. Керфек тә какмый төн буе сине уйлап чыктым, Камил Ярар, шушы икән якын итүен Миннән чибәррәк кызларын бар синең Казанда, әллә сизми лисеңме. Хат белән язасы икенче сүзең шул булгандыр әле. Әйдә, очраш, бие, озат... Ай, үз уйларымнан үзем оялып киттем. Нигә шулай тирәнгә кереп киттем соң әле мин... Без бит... без бит кинолардагыча үбешеп, вәгъдәләшеп аерылышмадык. Я. нигә шул кадәр шаштыргыч хисләр өмет итәм әле мин синнән. Камилем... Әйтә генә алмыйм бит. Камил, хәзер... Кай ягың белән иләсләядер- ден син минем күңелемне. Акыллы хатларын, бронзадай саргылт калын чәчләрен, уйчан, сабыр карашларың — барысы да шундый кадерлсләр кебек... Юк. юк. алар өчен генә түгел. . әйтә генә алмыйм бит, белмим, ни өчен шулай якын әле син мина? Төш кенә кебек узган шул икс көнлек истәлек игътибарсыз укылган китабыма яңадан әйләнеп кайткандай янара бара. Күзләреңә туры карарга тартынсам ла, рәнжеткеч үртәү сүзләре әйтергә оялмадым мин синнән... Хәтерең калмады гына түгел, игътибар да итмәдең сия аларга. Димәк, якын күрүен шулай гына булган... Ә нигә соң алайса, тизрәк синең йокыга китүеңне көтеп, кече якта эш тапкан булып йөргән чагымда шулай диден: «йокың кала бит. урыныңны җәй дә ят инде. Назира. Әллә якын итүемә ышанмыйсынмы’ » диден?.. Ә нигә сон китәсе нртәндә тутырып бер каралың дя: «Назира » диден? Әү. дигәч, дәшмәдең... Әллә чынлап яратып каравын, яратып дәшүен идеме?.. Шулай икән, нигә аны телдән әйтмәскә, өйне яңгыратып бер «ярат.зм» днп кычкырмаска?! Инде киенеп бетеп, баскычка чыгып саубуллашкач та кинәт кенә перчаткалы кулларын белән ике яңагымнан учлап тоттың да шунда ук кирегә этәрдең. Әллә- «Хуш инде, матурым, көтәр булсаң, тагын килермен», диюен идеме? Нигә шуны сүз белән әйтмәскә, «Көт мине, килермен!» димәскә... Ул чакта әле миңа унсигез генә иде... Ул чакта әле минем ачык Твслврве генә таный, телдән әйтелгәнне генә .знлый торган самими чак, юләр чагым иде. Мәхәббәтнең тылсымлы көче яратып караган күзләрдә, әйтелмәгән яшерен сүзләрдә икәнен сизми торган олы сабый чагым иде бит. Ануигып, ашкынып кайттым мин Болгарга. Узган шул ике-өч көн эчендә әллә никадәр яналыклар бардыр шикелле тоелды. Камилдән хәбәр булырга тиеш. Тиеш! Барыбер нәрсә булса да язмый калмас Камил. ДИЛЭРӘ ЗВВӘЕРОВА ф ДУСТЫМ АВАЗЫ Аннан сон бәлки районга чакыртып алырлар. Алырлар! Диплом.11 укытучы гөмбә түгел, агач төбендә үсеп утырмый, диде мөдир. Кем белә, моны ишеткәч, ата-аналар аякка басарлар. Җибәрмибе без сине, ышанмыйбыз без гайбәткә, диярләр. Диярләр! Актан карань яхшыдан яманны аера торганнар да бар дөньяда! Ләкин күз өстендә каш түгелмен икән шул. Кайтуыма Камилне тыны да юк. Көтәмгә узышлый мөдир белән инспектор сугылган. «Дүшәмб көнне алмаш укытучы килә», дигән язу калган. Ни уйларга да белмичә аптырап торганда телефонга чакырдылар. Өзелергә торган өмет кыллары тагын бер чынлап куйды, бәлк районнандыр, ә? Бәлки Казаннандыр, ә? Трубкадагы металл сеңгән яңгыравыклы тавыш Әнвәр абыйнык иде. — Назира, Назира, исән-сау кайтып җиттеңме? Мин дәшмәдем. Бу минем өчен сорау билгесе түгел, нокта ид< Сүнә барган сонгы өметләрнең ноктасы, тәмамлануы бу. — Назира, Назира, мине ишетәсеңме? Хәлләрең ничек? Күнелем тулып, эреп киттем. Бу минутларда миннән хәл-әхвә сораучы бердәнбер кеше шул гынадыр шикелле тоелды. — Ишетәм, ишетәм, Әнвәр абый. •— Менә әйбәт. Я, уйладыңмы, каршыларга барыйммы?! Мин үземне дәрья уртасында чайкалган көймәдә калган кебек хи иттем. Ярсулы агым мине айкый-айкый каядыр сөйри... Менә шунд кемдер мина кул изи, коткармак була, үз көймәсенә дәшә. Әнә ул. якыная, каршыма килә. Нишлим? Башым әйләнеп китте. Күземне йом дым да ишкәгемне ташлап, кулларымны суздым. Карасана... Бөтен урам озатырга чыккан. — Китәсеңмени инде, җаныем? — ди Салиха апа, ачынып,— бала лар ияләшеп беткәннәр иде үзенә... Шатлыгым-кайгым булып әверелгән укучыларым минем! Әнә үзлә ре дә... Сәгъдиямнең күзләрендә моң... Кечкенә генә кыз шундый нтег карый белсен инде. Ниязымның нәп-нәни бармакларын катырак кыс тым. авырттырмадым микән?.. Хисам абый Әнвәргә ат җигешә. — Кызнын шәбен эләктердең, кияү, кадерен белеп тот... Атны олы капкага каратып боргач, Мәрьям апа баскычтан бер төр' гәк күтәреп төште. — Мәле, кызым, үрәчә башындагы чемоданына тык моны... Әсәрләнеп киттем. Бу теге көреләп суккан чаршау иде. Нишләдем мин! Шулай якын итәсегезне белсәм, төкереп тә бирми идем гайбәтләренә. Алты гына тапкыр үлчәдеммени сон?.. Baev капкасына җиткәндә тагын туктаттылар. Хәмдия апа... — Көчкә куып җиттем үзегезне,—ди ул өзек-өзек сулап.—Яна гына почта кайтты. Букчасыннан берәм-берәм өч конверт чыгарып сузды. Кулларым, токка кагылгандай, кире тартылдылар. Хатлар — көтә белгәннәр, түземнәр өчен генә язылалар. Бу юлы мин аларга лаек түгел идем инде. Үпкәсе, үкенече-көенече барысы бергә болганды. Үз тавышымны үзем танымадым: — Иясенә кире салыгяз... Адашмый, афәт күрми, ару-талусыз кичтек без ул язгы карурманны. Тик мии анда үз сукмагымны салмадым Ул сапкан юлдан яна ияреп, аның эзенә басып, ана таянып атладым мин тормышым түренә. Бәхетне әйбәт ир белән тату торып, күркәм киенеп, тәмле ашап ♦ яшәүдә генә күргән кешеләр, белегез, мин лларга тулысынча ирештем. Ләкин әнә шул бар яктан түгәрәк килгән мөбарәк тормышмын матурлыгын күреп, рәхәтен тоеп яшәү өчен рухи яктылык кирәк. Ул нурның чыганагы — яраткан хезмәтен! Бар иде бер заман минем шундый хезмәтем Җитәрлек иде минем ана энергиям. Әнвәр мине башта дөнья шигъриятен баеткан Каф тау якларына — Кавказга алып китте. Ике елдан грузинча Мпване Коннхи. безненчә Яшел култык дип аталган, дөньяның искиткеч гүзәл почмагында яшәдек. Ләкин Кара дингезнен күз явын алырдай язгы зәңгәрлеге дә, көзләрен кара янып шаукымлы дулавы ла минем мәктәбемә булган мәхәббәтемне, балаларны сагынуымны баса алмады Сабыйлар биредә дә бар, якты класслар чакырып торалар, ләкин укулар аларның ана телендә — грузин телендә бара нде. Аннан сон Карпат аръягына чыктык. Украин телен үзләштерә башладым дигәндә генә Урта Азиягә кайттык. Ике путевканы бер көнне тапшырдылар. Берсе мәктәпкә булса, икенчесе... Шулай итеп, без менә өченче ел инде Байкал артында яшибез. Әлбәттә, мин өйдә генә кул кушырып утырмадым. Китапханәдә эшләп йярдсм, кнеү-тегү түгәрәкләре оештырдым. Ләкин күңел сызган саен нечкәрә, нечкәргән саен сизгерләнә бара. Яраткан хезмәт кенә хезмәт, имеш. Мәктәптән башка эшкә кул бармый. имеш. Нигә шулай иркәли әле мине бу тормыш?! Колакта алтын тамчылы алкалар, бармакта бриллиант кашлы йөзек, муенда энҗеләр. Аяк астында кыйммәтле келәмнәр. Я, мәрҗәннәргә катып йөрерлек кем сон әле мин ул кадәр? Дөньясын шау иткән актрисамы, халык лауреатымы, әллә сон... затлы мехка төшкәй «көябикә»ләрнен берсе минме?.. Атам анам кушкан, кемдер яратып дәшкән исемем дә уңа. онытыла башлады. Алдымда рөхсәтсез нисез күземә карап, бала-чага исеме тагалар, «Надька», диләр, «Наденька» дяләр, тагын әллә кемнәр, диләр. Артымда анысын да әнтмиләр, майор хатыны гына дип йөртәләр. Я, кайчандыр Мокамайларны укып йөргән, ал галстуклы Назира синме инде бу? Я. кайчандыр комсомол ялкыны кабынган, балаларны Тукайча эшкә өндәгән Назира синме бу? Бабакаем, «почмакка яна тәрәзә тиштек, шуннан бөтен дөнья күренеп тора».— дип язган. Телестудия Зәй буйларын да мишеньгә алган. Күршедәге олы авыл кадәр генә район үзәге таш кала булып калыккан. Китапханә шүрлегенә яна китаплар, яна исемнәр менделәр. Зима станциясендә туган сибиряк Евтушенко, татар егете Юзеев. башкорт кызы Фәүзия һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Кичкә кердекме, бинокль күгәреп балхонга чыгабыз Офык буйлап тере йолдыз тәгәри. Галәмгә юл салынды. Күптән түгел әткәсе ят кунак ияртеп кайтты. Җннелчә ыспай гәүдә. Сөйкемле дә сон... Әллә кай төше якташ егетләребезгә тартым. Кул бирештек. «Мин — Вил».— диде. Татарча дәштем. Вилем елмаеп куйды, Әнвәрем аптырап калды: — Липатов булыр бу! Калышасын дөньядан. Бер шәһәрдә яшәгәя язучыны танч кирәк. Җәрәхәткә тагын тоз. Ул моны «кимсетим» дип әйтмәде, кунак алдында үзенчә аклануы гына иде... Ә мин аны үэемчә кабул нттсм, ДИЛвРЭ 3 0 ОЗЕРОВА ф ДУСТЫМ АВАЗЫ •{үрдеңме, эшләр кая барып җитте... Хурлануымнан каушаганмын, залга әзерлисе табынлы кухняга әзерләгәнмен. Елмаеп йөрергә тырышсам да, ясалма чыга. Каты басып атлыйм. Кулдан савытлар төшеп шалтырый. Кунак әз утырыр, күп сынар, әдипләр аеруча үткерләр. Сизмәмешкә салышуы булгандыр.— Телегез гаҗәп матур яңгырый, Нязира,— диде ул саубуллашканда кечкенә, ләкин кысса җенеңне өзәрлек, алмаз кебек үзе нәфис, үзе каты кулларын сузып,— аңламавымны кимчелегем дип гафу итегез... Акыллы кеше гомере буе үзенең кимчелеген эзләр. Ә берәүләр аны тоеп та күрмәмешкә салышыр, өченчеләре... Аларына мин кертм. Гомерем буе сыкранып яшәргәме, аннан кемгә ни файда?.. Язмыш җаена ятып, тынычланып барганда менә бу вакыйга мине йокымсырый башлаган сыкраулы тормышымнан уятып, ниһаять, аякка бастырды. Кайчан һәм кайда гына яңгырамасын, шул көмеш кыңгыраулы алтын сентябрь күңелне җилкетми калмый. Онытылмас булып уелган бала чак, яшьлек хатирәләре чнара. Быел без бу көнне өчәүләп көттек. Кызыбызга җиде яшь тулды. Ак якалы, ак беләзекле кара кәшемир күлмәгенә канатлы ак алъяпкыч япкач, ул менә-менә очып китәрдәй карлыгач баласына ошап куйды. Беренче талпыныш көне бу... Чигәсенә кунган тасма чәчәген төзәтим дигәндә тып итеп яшем тамды. Күнел коргаксып килә, күптән елаганым юк иде минем. Болытсыз аяз көнне күкрәүсез тамган яшь иде бу. Тыелырга теләп иренемне тешләдем, йөрәктә бушлык, авызда тоз тәме... Озаттым кызымны. Кайтышлый турыбыздагы киоскага тукталып, өебезгә килми торган берничә журнал алдым. Журналлардан алтын көз исе айкый. Сабыйлар, яшьләр тавышы яңгырый. Тышлыкларда да, эчке битләрдә дә көзге чәчәкләр кочаклаган шат балалар елмая. Тәбрикләр, шигырьләр, гәрәбә яфракларга чорналган истәлекләр. Журналист блокнотыннан күчкән чын хикәяләргә туктыйм, берсе «Күнел балкышы» дип атала. Кызыл юллар аша өстән-өстәи күз йөгергәм: «...Кайберәүләр талант сүзенең мәгънәсен тарайталар. Эфирда янгыраган, китапларда язган, экраннарда чалынган, ачыш ясаган кешеләр генә мактала бу янгыраулы сүз белән. Сәнгать йолдызлары, шагыйрьләр, галимнәрдән башка төр профессия кешеләренә сокланганда икенче дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланыла. Шәп врач, оста тегүче, тынгысыз җитәкче, акыллы тәрбияче, тәҗрибәле укытучы дибез. Минемчә, шагыйрь тумыштан шагыйрь икән, врач яки укытучы булып та туарга кирәктер... Мин шундый укытучыны беләм. Ана унсигез яшь иде. Бер дәресендә утырдым. Укытучы булып кыланмады, укытучы булып яшәде ул анда... Кая күчсәм, шунда җыйнап китә торган истәлекләрем бар. Шулар арасында аның хатлары, көндәлекләре...» ...Мин сискәнеп киттем. Бу язмалар мина бик танышлар... Үземне- келәр ич. Югалган бер кыйммәтле әйберен тапкан кешедәй, .журналны тулгандырып карыйм. Төшем дә түгел шикелле. Меңләгән тираж белән таралган популяр журналның соңгы саны. Авторы... Авторы кем булды соң әле? Эзләп кенә таба торган икән. Язманың иң ахырында тыйнак журналистларга хас имза: К. Фалих. Көндәлектән соңгы юлларны кайта-кайта укыйм. Укыган саен бер яналык ачыла, тагын бер фикер туа... «...Хезмәтенә гашыйк кеше генә әнә шундый канатлы була һәм шулай яза ала. Ул — талант иде. Андыйларның күңелендә җәүһәр бар кебек. Ул кайчан да булса барыбер бер балкыр сыман тоелды Шуна күрә мин анык истәлекләрен дә сакладым һәм шул якка юл төшереп эзләп тә карадым. Ләкин соңлаган идем инде... ...Кайчандыр салам шәл астыннан җем-җем карап утырган вак- төяк өйләр урынында бер совхозның алма бакчасы җәйрәп ята. — Монда кайчандыр Болгар авылы бар иде түгелме?.. — Ә-ә-ә-әнә,—диде янәшәмдәге юлдаш, алдыбызда шәһәр сыман калкып утырган зур гына авылны күрсәтеп — безне көтә торган Көтәм- гә күчеп беттеләр алар. ...Унъеллык зур мәктәпнең икенче катына менгәндә олы бер көзге бар. Мин шунда аның силуэтын күргәндәй булдым. Озын буй, калын толымнар. Ялт борылдым да исемен дәшгем. Төшеп баручым әйләнеп туктады. Бу ул түгел иде, әмма бик таныш иде миңа аның йөзе. — Нигә җавап бирәсез, сез бит башка... — Бик яраткан укытучымның исеме белән дәштегез.„ — Кайда ул хәзер? Кемдер сннең юлын белән киткән һәм күңелендә сине кадерләп саклый, ксмнендер тәүге кызы синең исемеңне йөртә, кемнәрдер синдәй сәләтле укытучыны кәгә... Ә син үзен кайда соң, ә?! Тирәнне бер әйлән әле, нурмы син, әллә күләгәме инде... Тормышта үз талантларының яктысыннан чагылып сукырайганнар да очрый. Син алар арасында түгелсең, әлбәттә. Таулар кичәрлек куәтле булып та түмгәкләргә абынганнар да бар... бәлки .» Бу юллар арасыннан мин хаты шелтә, сонгы кисәтү укыдым, сүнә барган якты хыялларыма, ерагая барган изге максатларыма чакырган көмеш кыңгырау чыны ишеттем. Ишеттем, Камил! Ишеттем!- Үзәк мәйданны аркылы чыктым да нке катлы таш йорт каршына бастым. Ниндидер бер өмег белән хәтерләп үгкән идем мин бу тирәне. Шәһәрнең мәгариф бүлеге шушында инде. Бусаганы атлаганчы, башта тирә-ягымны барладым. Әйтерсең, мнн чынлап мәйданда, тормышым мәйданында. Әй герсең, мине бирегә еракта калган кадерле бер кешем чакырып чыгарды. Әйтерсең, мин бүген биредә соңгы тапкыр көчемне, ихтыярымны сыныйм. Хәер, «әй 1ерсен»ләп торасы юк, дөресе шулай ла! — Безгә укытучылар бик кирәк,—дигән булды мөдир урынында калып торган инспектор, юк дип кырт кына әйгәсе килмнчә,—ләкин сез нигә химик яки географ түгел соң? Минем аптырашлы карашым аның гөнаһсыз елгыр күзләре белән очрашты. Гадәттә мин мәктәпләр инспекторын урта яшьләргә җиткән, тәҗрибәсе-ние булган рәсмирәк кеше итеп күз алдына китерергә күнеккәнмен. Егерме җиде, егерме сигездән арыны бирмәслек житез гәүдәле бу чандыр егетнең хәлгә керергә тырышып үз итеп сөйләшүе төшенке күңелемне юатып куйды. — Бәлки адресымны калдырыймдыр... — Үзем дә шуны әйгмәкче идем,—диде ул тагын да җанлана төшеп, мөмкинлек чыгу белән хәбәрләшербез. Вәгъдәсендә торды егет. Атна-ун көн үтүгә мине дәштереп алды. — Риза булсагыз,—диде ул монголча тар маңгаен җыера төшеп,— берәү дүрт-биш айга ялга кнтмәкче... Ул сүзен очлаганчы ук мнн ана ризалык биреп баш кактым. — Булды алайса,—днде ул шунда ук ачылып китеп,—эшләп торыгыз, торабара күз күрер тагын, күз күрер. Кешеләргә ягымлы мөгамәләсе, житез хәрәкәте йөзенә чыккан бу еичнен каш араларымнан мин шуны укыдым мине бер бәлагә тарганДИЛӘР» ӘӨВӘКР.ОВА ф ДУСТЫМ АВАЗЫ дыр лип уйлый иле ул. Мине кызгана иде, ярдәм итәсе, мине юатасы кил? иде анын. Шулай итеп, мин янадан мәктәп дөньясына атладым. Ниһаять, күнелне азгысытып торган морадыма якынаям, ахры. Ләкин белмим, озаккамы?.. Авызы пешкән — өреп эчкән, ди. Әмма вак-төяк каршылыклардан өркергә ният юк. Тик шуны әйтми булдыра алмыйм, мәктәп кочагына беренче тапкыр атылган чактагы татлы хыялларым сүрелгән икән инде. Талпынып түгел, сабыр гына атладым мин бу өч катлы күксет бина бусагасыннан. Иртәрәк иде әле. Укучылар берәм-сәрәм генә күренә. Укытучылар бүлмәсе дә буш. Плащымны элеп, чәчләремне төзәткәләгән арада жыела башладылар. Куе шәмәхә күлмәгенен түшенә челтәр күбәләк япкан Раиса Марковна да, Камилнеке төсле салам чәчләрен артка тараган Валерий Исхакович та, хәтта модный актрисаларны да жәлеп итәрдәй киенгән инглиз теле укытучысы Ария Иосифовна да (бу фәнне алып баручыга шулай көязләнү рөхсәт ителәдер, күрәсең) миннән бәхетлерәкләрдер шикелле тоелды. Мин алар- нын бирегә үз йортларына кайткандай, бернинди церемониясез күрешүләрен, үз шкафларын ачып, үз кабинетларына киләп сарып йөрүләрен кызыгып күзәттем. Аларның артык исләре китмәде мпна. Вакытлы кеше булуымны ла сизгәннәрдер инде. Күнел әз генә сыкрап алгандай итте. Ләкин дәресләргә чакырып звонок яңгырауга, килделе-киттеле шикләр, кимсенергә маташулар һәм үткәннәр өчен үкенүләр барысы берьюлы юкка чыкты. Мин классыма кердем. Балалар дәррәү тәпи бастылар. Бүлмә эче яп-якты. Парталар дүргәр рәг булып тезелгән. Түшәм биек. Стенада зәвык белән сайланган педагогик иллюстрацияләр. Әйләнмәле кара такта басып тора. Беренче күзгә ташланганнар шулар булды. Укучыларым яшьләренә караганда дәүрәк буйлылар. Ни әйтсәң дә, сугыш чорында ачлы-туклы үскән сабыйлар түгел шул. Аннан соң сибиряклар тумыштан гәүдәлеләр, тазалар. Исемлек озын. Үзләре белән танышып чыктым. Болгардагы балаларга караганда кыюлар. Ләкин шунсы хак — нинди генә шартларда һәм нинди генә чорда үсмәсеннәр — балалар балалар булып калалар. Мин алар өчен нибары ун-унбиш минутка гына яна, ят кеше булып тоелдым. Шул билгеле секундлар үткәнче экранга төбәлгәндәй башымнан аягыма кадәр күзәтеп, хәрәкәтләремне үлчәп, авыздан чыккан һәр сүземне йотып алырдай тын утырган булдылар да киеренке халәттән ардылар, ахры, янадан кыймылдый, пышылдаша башладылар Исемемне дәшәселәре килеп, бер-икесе кул күтәреп вак-төяк сорау биргән булды. Арттан икенче рәттә угыручы киң яңаклы бурят малае янәшәсендәге сары ефәктәй юка чәчле кызчыкка сугылып язуын сыздыртты. Әләк- ләтәсе килде инде. Тактага көнлек числоны язгач, тагын бер кузгалып алдылар, йөзләрендә канәгатьсезлек сиздем. Соңгы еллардагы каллиграфия үзгәрешләрен искә алмаганмын икән. Санаулы дүрт сәгать сизелми үтте, һәм мин шушы кыска вакыт эчендә үземне төрле яклап үлчәргә өлгердем. Күп нәрсә онытылган. Үзгәрешләр шактый икән. Өйрәнәселәр байтак. Шунда мин үземне инештә генә йөзәргә өйрәнгән хәлсез кочакларым белән дингезгә сикергәндәй хис иттем. Үзе абынган—-үзе еламый, ди. Булдыра алмадым, елаган чаклар да булгалады. Ә бу юлы ыңгырашырга исәп юк инде. Дулкыннар көчлеләрне батырмыйлар, күтәрәләр генә. Мина ?нә шулай көч жыярга кирәк иде. Тынгысыз көннәр башланды. Бер караганда кыен да, кызык та кебек. Ничә еллар инде бер түбә астында, бер ояда яшибез. Икебезнең канын, холкын, кыяфәтен берләштергән кызыбыз үсә. Арабызда хыянәт юк. тиргәшер сәбәп юк. Шулай да нигәдер анламый мине Әнвәр. Ул үзен акыллы, сабыр һәм һичканчан да күне- лендәген кешегә чыгарып түкмәс кешегә саный Моны башкалар да раслый һәм ул чынлап та шундый кеше. Ләкин нинди генә шартларда һәм кайчан гына булмасын, үтәли күрәм миа аны. Ә менә мине—* жыласам яшемә буылып үксеп елый торган, куансам шашынып сөенә белә торган артык беркатлы кешене ул акламый. Ул мине олы сабыйга саный. Дәртләнеп укыта башлавымны да үзенчә хөкем итә, янәсе, эч пошканнан эшкә кереп йөргән булуым. Янәсе, мн.ч тормыштан кызык эзлим. Янәсе, мин рәхәткә «чыдый» алмыйм, михнәт эзлим Мич ♦ ана үпкәләмим. Мин ана күнеккән. Ә менә кызкаем Галимә әнясен күбрәк аңлый шикелле. Беркөнне ул үзенең күбәләк канатыдай юка учлары белән яңакларымны сыйпады: — Кызларга бүген, минем әнием дә укытучы, дидем. — Кайда эшләвемне сораганнар идемени? — Юк. Тик торганда гына әйггем. Белсеннәр, дидем. Чытлык кызыемны кочагыма кысам да маңгайларыннан, бантик- лантан чәчләреннән пәп итәм. Ә ул миңа шундый назланып сыена, күңелдә әниләр генә тоя торган әллә нинди татлы рәхәтлек җәелә. Мин барысын да онытам. Рух киңәя. Табыннарын җыеп, урыннарын җәям дә тагын эшкә чумам. Мин тормышымның бар тәмен хезмәттән табам, ди торган иде мина яраткан укытучым Камал апа. Нигәдер соңгы көннәрдә минем исемә ул еш төшә башлады, һәм менә бүген дә. Бүлмәм ишеге ачылды. Ул икән. Урындыкка сугылып узды да кире борылды. Әз генә урындык яңагына басып сөялеп торды. — Тыныч йокы,—дим мин аңа. китаптан башны күтәрми генә. Ул дәшми. Ул гадәттәгечә жигди. Мнн аны борылып карамый да күреп торам. Калын кашлары тогаша язып җыерылган. Зур матур күзләре кечерәеп калган. Маңгайдагы сырлар тирәнәйгән. Юк. ул ачулы түгел. Үзенә күрә хәл белүе, арыгансың, йокларга кирәктер диюе инде ул анын. Һәм шунда ук үзенен авыр адымнары белән яңадан чыгып китә. Шуңа да рәхмәт. Ләкин мнңа ул гына җигми. Әйтсен иде ичмаса бер генә сүз. Эшләр барамы дип сораганнан теле калмас нде бит. Юк әле. дияр идем мин ана. Иртәгә балалар белән Азия ландшафтын үтәбез. Гадн генә итеп ничек аңлатып бирергә нкән шуны үзләренә. Нәкъ дүрт ай тулганда мине яңадан район мәгариф бүлегенә дәштеләр. Һәм бөтенләй башка мәктәпнең икенче классларын кабул игүемне сорадылар. Мин монысына да шатланып рнза булдым. Тынгысыз кызыклы көннәрем озыная бара. Тагын шул бар, мондый борылышлы үзгәрешләр, кыенлыкларына карамастан, файдага гына иде. Мин көчемне һәм ихтыярымны сынадым. Ә икенче яна уку елы мина мәңгелек шатлык алып килгәндәй булды. Ул елны мин тулы хокуклы укытучы булып өр-яңадан беренче классларны кабул иттем. Урра1 Урра! Сер сандыгыма әверелеп килә торган кызчыгым Галимә белән аналы балалы әйлән-бәйлән иткәндә әтисе кайтып керде. — Балалар бакчасы,—днде ул сирәк ачыла торган калын иреннәрен кыйшайтып. — Бүген бәйрәм көнебез безнея,— дидек без ана икәүләп. — Алайса бәлеш пешкәндер,— диде ул. борынын тярткзлап. Дөньяда ургпк шатлыктан ля олы сөенеч бармы сон! Минем истә калачак ямьле көннәремнең берсе шушы көн булгандыр Кичке ашны без кухняга оешып түгел, иркен ззлда утырып ашарга булдык. Өстәлгә хуш исле йөзем бәлеше дә чыгып утыргач, табын тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Булган булган нкән. әйдә тагын бер булсыв дип. яңадан кухняга чыктым. Ләкнн көмеш бөкеле шешә бәлеш янына кунды ла шунда ук купты ла. Чөнки Галимә «бәйрәм суы» дигән булып пәнн учлары белән авызын каплады. Бу аның үзенчә пырхылдавын яшерүе идс. Бу аның үзенчә, мине бәләкәйгә санамагыз, мин анын су түгеллеген күптән беләм инде дмп, бездән көлеп утыруы иде Мин iH У » м в. ДИЛОРӘ ЗОиӘВРОВА ф ДУСТЫМ A0A3UI 49 шунда өйдә дә үземнең педагог булырга тиешлегемне искәреп алдым. Шешәне яңадан суыткычка утыртып килгәндә, сыңар күзләрем белән генә Әнвәргә бактым, һәм мин аның карашында ниндидер ягымлы сагаю сиздем. Миңа беркайчан булмаганча рәхәт булып китте. Шунда мин аның баһадирдай киң җилкәләренә сарыласым, күкрәгенә башым куеп, тотлыга-тотлыга шуны пышылдыйсым килде: — Соң син үзен әйбәт кеше бит, җаныем. Тик син менә бераз гына тупасрак, тупас та түгел, ничек дип аңлатыйм инде, хисләргә саранрак син, тойгыларың сай синең. Ләкин чү-чү... ярамын! Мин тыелып калдым. Ул матур кашларын яңадан ямьсезләп куырыр да ипләп кенә кулларымны салкын иңнәреннән куптарыр сыман. Хурлануың ни тора! Әмма мин аңа карап күңелемне төшермим. Хыялланып, тансыклап көткән бу көнем ул тойгылардан өстенрәк һәм гомерлерәк. Бу көн минем баш очымда тормышымның яртысын яктыртып торачак Казык йолдызына әйләнер сыман иде. һәм мин бу юлы чынлап та ялгышмадым. Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Аткан һәр таң, каршыланган һәр сл миңа барысын да,— көенечен дә, сөенечен дә, борчуын да, рәхәтен дә өеп алып килде. Килә-китә торган хәсрәттән ачынсам да, боекмадым. Уңышларымны күреп куансам да, җилкенмәдем. Вакытым әрәм иде минем алар өчен. Тормышка мәхәббәтем артты минем. Башым-аягым белән мәктәп дөньясына, балалар арасына чумдым. Икенче-өченче еллар гадәти генә узгандай итсә дә, минем бу яраткан хезмәтемә тумыштан гашыйклыгым тора-бара яхшылык итәргә теләүчеләрнең күзенә чалына башлады. Алар миңа рухи канат бирде һәм мин шулар белән тагын югарырак талпынмакчы булып яңа өметләргә багланып яшәгәндә шундый- рак бер кызыклы очрашу дөньямны тагын да киңәйтеп, уйларымны тагын да тирәнәйтеп җибәргәндәй итте. Күңелне әледән-әле алгысатып, каядыр әйдәп торган бер нур йөрәгемне пешереп алгандай булды. Аралар ераклашкан саен күңелгә якыная гына барган, беребез мәгъ- рибтәге, беребез мәшриктагы Камил белән безне өченче бер яшерен көч күрештергән сыман булды. Читадан көнчыгышка табарак үзенең шифалы сулары белән дөньякүләм әһәмияткә ия Машук һәм Карловы Варылардан аерылгысыз курорт бар. Дараеун диләр аны. Каникул алдыннан сәгатьләр бушын төшә. Шундый бер көнне укучыларымны җыеп Дарасунга экскурсиягә алып киттем. Байкал артында, соңга калып килсә дә, гүзәллеге белән берәгәйле, кояшлы, ләйсәнле яз иде. Табигатьнең соклангыч саф чагы. Саян сыртлары сыек зәнгәр рәшә бөркәнгән. Сопкаларны алсу куаклар чуарлаган. Яфрак ярганчы ук чәчәк ата торган тубылгылар алар. Себер назлысы И н года елгасы ташып болыннарга җәелгән. Курорт дигәнебез карт карагайлар, көяз каеннар, яшь имәннәр белән катнаш урман куенында. Без анда озак тукталмадык. Көмеш улаклардан челтерәп аккан әчкелтем тозлы суларын авыз иткәндәй булдык та чыр-чу килеп ачык аланлыкка сибелдек. Укучыларым миннән Тукайның яраткан Кырлай урманнары, Идел буендагы Берсут наратлыклары, Батумидагы кипарислар, Карпат артындагы колмаклыклар турында сөйләттеләр, йомшак, яшь сәрдәләр өстендә рәхәтләнеп аунагач, көлдә көйгән бәрәңгеләрне чүпличүпли шаярып, .көлеп тамак ялгагач, кояшка күз салсак, көн кичкә авышып бара. Иөгереп-йөгереп карасак та, шәһәр-ара поездга өлгерә алмадык. Ерак Көнчыгыштан Мәскәүгә узучы составларның берсенә төялергә туры килде. Көр күңелле тнктормас балалар юлдан ялыккан пассажирларлы җанландырып җибәрделәр. Куе кофе төслерәк бик килешле чалбар һәм шул ук төстәрәк нейлон кофта кигән җыйнак кына гәүдәле, ябыграк ханым, стенагарак сыена төшеп, яныннан урын бирде. — Рәхим итегез, Назира Хамитовна,—дня? ул, күптәнге танышлар сыман елмаеп.—Укытучылар — әйбәт юлдашлар. Сеанса белән уртак тел табу жинел. Тәкъдимен рәхәтләнеп кабул игтеи дә, мактавын аклыйм дигән булып, сүзенә кушылдым: — Шул арала исемемне дә откансыз? — Шулай булмыйни,—диде ул балаларга таба ягагрәләп,—энә гч, берәмләп кенә дә түгел, хор белән дәшәләр үзегезгә. Төшәсе станциягезгә кадәр сезнең исем янгыраячак купеда. Нидер әйтмәк булып борылган гына идем, түшендәге яшькелт аначогына күзем төште. Игътибар итсәм, тез буыннарым калтырап китте. Нәни генә көмеш хәрефләрдән Камилләр чыгара торган журнал исеме язылган. Күршем минем сискәнеп китүемне сизепме, сынаулы карашын күзләремә текәп, башлаган сүзен дәвам итте: — Истә кала торган янгыраулы исем. Безнең дә бер журналистыбыз кызына Назира куйган. — Ә?1 Бу аның мина бик сонлап ишетелгән авазы иде. Бөтен тәнем буйлап тетрәткеч ток йөгерде. Йөрәк кысылды, сулыш туктагандай булды һәм мин сабырлыгымны жуел, аның маникюрлары куба төшкән озын бармакларына орындым. — Сез Фалихов белән бергә эшлисез мәллә? — Әйе шул,— диде ул миңа, карашларын чарлап,— менә нинди кызык, танышыгызмыни?! Гөрләп торган купе тып-тын калды. Кисәктән туган бу аңлашу үзенә башкаларны да жәлеп итте булса кирәк. Шунда күзләрен дүрт итеп мина төбәлгән укучыларымны абайлап алдым. Юк, юк, артык тугарылырга ярамый монда. Үзеңне кулга ал, Назира... — Укып кына беләм,— дигән булдым ясалма тоя белән. Ә үзем янымдагы журналистның сизгер карашларыннан качарга теләп, тәрәзәГӘ борылдым.. Поезд вокзалга якынлашкан нде инде. Укучыларымны вагоннан сяныйсачый төшереп бетердем дә купеда утырып калган яңа танышым янына яңадан атылып кердем. — Сезгә бер амәнәт бар,— дидем мин аңа целлофан кәгазьгә төргән ике ботак сузып,— шуны Камилгә генә тапшырмассызмы икән? — Бик теләп,— диде ул. .Чәчәккә бөреләнгән генә тармакларны сыйпап,— бу бит тубылгы. — Әйе, теләсә кайда, теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда да чәчәк яга торган Себер умырзаясы. Ана нур белән су гына кирәк. — Мәгънәле бүләк,— диде ул сузып кына, серенә төшенергә теләп,— кемнән дип әйтермен? — Назира исемле укытучыдан дисәгез, үзе анлар. Поезд кузга лды. Мин аңа балдаксыз кулымны болгап калдым. Ул мина нидер калдырып, нәрсәмнедер алып китте. Ямансу да, рәхәт тә тоелган бу минутларда бөтен жаным, тәнем, рухым белән мин шуна төшендем кавышулардан азат, очрашулардан пакь, сагышлардан өстең мәхәббәт тә бар бит әле дөньяда!