Логотип Казан Утлары
Хикәя

 БИК НӘНИ ДҮРТ

 Озын куллар — Ай-яй, бу кадәр күп печәнне хезмәт көненә алдынмы? — Юк, хезмәт төненә. Бер юлы ике дәрес Энесе: — Аңладым бит инде бу Пифагор законын, тагын нигә кабыргага төртәсең? Агасы: — Хәтерендә нык саклансын: Пифагор йодрык сугышы буенча Олимпия чемпионы да булган. Нарасыйлык Бала: — Әби, син сөйләгән сират күпере безнең күпердән дә куркынычракмы? Әбисе: — Әйе, бәбкәм, аннан да ышанычсызрак. Бала: — Алайса аны, безнең председатель абый кебек, әйләнеп үтсеннәр иде. Балыкка барыр алдыннан Балыкка барырга кармакларын әзерли башлагач, хатыны кызып китте; — Шул балыкның нәрсәсен яратасың син? — Сөйләшмәвен!—диде ире.