Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН КАЙДА ДА БЕР ГЕНӘ

  Көннәр бер-бер артлы үтә барган саен Бөек Ватан сугышы ерактарак кала, аңа инде тарих сәхифәләре итеп карыйлар. Соң шулай булмыйча! Сугышның безнең җиңү бепән тәмамлануына нәкъ чирек гасыр үтте. Егерме биш ел кеше гомерендә аз вакыт түгел. Ләкин безгә, шул дәһшәтле вакыйгаларга турыдан-туры катнашкангамы, әллә кабатланмас яшьлегебез нәкъ шул чорга т?ры килгәнгәме. Беек Ватан сугышы бер дә тарих булып тоелмый, барысы да әле кичә генә булган кебек, күңелдә аз гына да тоныкланмаган, суынмаган. Ул чактагы көйдергеч нәфрәт' тә, яңа ачылган зур, якты, бәхетле дөньяга беркатлырак караш та, сугыш утларына керергә әзер тору да — барысы да йөрәктә. Минем хәтердә сугышның беренче атналары бик нык сакланып калган. Ул чакта мин Татгосиздвтта комсомол комитеты секретаре идем. Безнең Казанга урыннарыннан сугыш кузгаткан кешеләр — Белоруссия язучылары килә башлаган, ашыгыч рәвештә госпиталь итеп корылган «Казан» гостиницасында беренче яралылар ята. Без, комсомоллар, Бауман райкомолында дежур торабыз, бер төркемебез Чернышевский урамында эшли—яңа госпиталь әзерли. Үзебез көн саен военкоматтан хәбәр көтәбез. Татар язучылары да берәм-берәм китә торалар. Бер көнне Татгосиздат коридорларында өстенә хәрби кием кигән, аягына обмотка ураган Габдулла Алиш күренде. Сөйләшкәндә һаман елмая иде. Бу минем аны соңгы күрүем булды. Шулай елмая-елмэя ул үлемсезлеккә таба атлады. Тик ул чакта аның шулай буласын кем белгән! Озакламыйча мин дә фронтка киттем Сугыш елларында бик кыска итеп, көнен көнгә ялгап, көндәлек язып барганмын. Шул көндәлекләрнең бер өлеше 1942 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыккан иде. (№ 7, 9, 10) Аларның басылып калуына бик шатмын. 1942 елның апрель, май, июнь айлары бит! Ватан сугышының иң авыр, иң кискен чагы. Совет кешесеннән бөтен яктан бик зур ныклык сорала торган чор. Де*ресрәге, бу айларда ссвет системасының яшәү көче, совет кешеләренең аңа никадәр тирән ышанганлыгы тагын бер тапкыр сыналды. Минем язулар, билгеле, әллә ни түгел, ләкин анда миллионлаган совет кешеләреннән берсенең шул дәһшәтле еллардагы рухи йөзе чагыла. Шуннан соң мин ул көндәлекләрнең дәвамын бастырмаганмын. Хәзер, редакциянең үтенүе буенча, шуннан кыска бер өзек бирәм. Әлбәттә, көндәлекләрне үзгәртмим, еллар инде аларга «тарихилык» төсен салганнар. К ■— 26. 6. 1942 ел. Теннер юк, кояш батарга да олгермичә күтәрелә башлый. Агач башлары тоинең теи буена алтыи- сулаиып тора. Ничә кон үтте инде, ә мин һаман кулыма карандаш ала алмыйм. Элекке взвод юк. Аңардан бары тик аерым кешеләр генә калган. Мишков, Алексеев, Гытин, Горбачев яраланганнар. Коваленко, Савченко, Зинков һәлак булганнар. Взвод, әйтүләренә караганда, сугышта зур батырлык күрсәткән. Безнең замполит Крамник «Батырлык очей» медале белән бүләкләнгән. Госпитальдән кайтучылар икәү — сержант Степанов һәм мин. Лейтенант Иващенко, ахрысы, бетенләй кайтмас, дип сойли Степанов. Җәйге урман бигрәк матур, ләкин черкиләр бихисап. Иптәшләр алты конга разведкага китәләр. Без вахтада торабыз, районны ныгытырга йорибез. Җир монда бик әшәке икән, таш та ком, чирек метр казысаң — су, сазлык. тотенли — евлкынча. 1. 7. Иртә-кич ейрәнүләр. Миңа отделенно бирделәр. Замполит медаль алып кайтты Хәзер батальон штабы янында утырам. Мине бригаданың комсомол җыелышына делегат итеп сайладылар Халык җыйналган арада шушы юлларны сызганыйм. Салкынча җил исә. йоз метрда гына күл. Күл осте шадраланып тора: бер карыйсың — күгелҗем, бер карыйсың—зәңгәрсу. Примакны күрдем, шигырь яза башладым, ди. Елмаям. Яратам шул гади украин егетен. 2. 7. Минометлардан атабыз. Ботен начальство килгән. Атыш башлангач минем расчет беренче мина белән ук цельга тидерде. — Записать установку! — дигән команда килә. Кич белән кинога алып бардылар «Мылтыклы кешепне карадык 1. 8. Кондсзге икеләрдә дошман артиллериясе кочле атыш башлады Хәзер тоиге унберләр, дошман уты туктамый. Бездә сугышчан тревога. Тиз һәм яхшы әзерләнүебез очен подполковниктан |аны бригада командиры диделәр) рәхмәт алдык. Мегаен. бүген яки иртәгә дошман монда да һоҗүм башлар Ни диим, без әзер 2. 8 Дошман безнең алгы кырыйны тупка тота, һоҗүм итәргә маташа, дигән хәбәр бар. Безнең частьлар нык тора, ди Тенлә без дә разведкада булдык. J. 8 Яңадай тревога, яңадан тоиге разведка! а нерибез. Ю. 8 И Газидан кичә хат алдым. Яный күргән каләмдәш дуслардм ерак җирләрдә хат алу — нинди яхшы Хәзергә бездә тынычлык, бары тик артиллерия генә ике яктан да ата. Без ихен- ° че зшелонда икән «В бой за Родину» дигән фронт газетасында (русча] минем «Рот- Q ный миномет в бою» дигән мәкаләм басылган. Кичә политрук миңа Горький турында взводта беседа үткәрергә задание бирде. Шуңа әзерләнәм 29. 6 Коннәр үтәләр дә китәләр. Безнең тормышта яңалыклар юк Икенче зше- s лонда тыныч икән, тик артиллерия белән полковой минометлар гына ата. Миңа еш * мина постта торырга туры килә Отделение биргәннәре юк әле. чонки комплект тулы түгел. Вакыт тизрәк үтсен очен табигатьне кузәтәм. Ак тәннәргә сәерсенеп ко- Ч рыйм. Кояш югары күтәрелмичә, тирәләи генә әйләнеп иори кебек Бетенләй батмый. Тик тон үтеп, таң ата башлаганда буяулар гьма ничектер нечкәрә, күктәге зәңгәр- ь. леккә алсу тес йогерә, бодрә һәм ак кар кебек ак болытлар да алсулана Барысы да ничектер үтә җиңел сыман. Һава гаҗәеп тын, шылт иткән тавыш юк, урман зче ВАТАН КАНДА ДА ВЕР ГЕНӘф 16. 8. Каен яфраклары саргая башлады инде. Яңгырлар ешайганнан ешая барэ, ак төннәрдән соң төннәр һаман караңгырак. Без кон саен оборонаны ныгытабыз. Хәзер оборонаның ныклыгы никадәр әһәмияткә ия икәнен үз җилкәбездә татып беләбез, югыйсә солдат сүзгә генә артык ышанмый. Алгы кырыйда дошманның йөзләрчә үлекләрен күргәч, әһә, алай икән, дип куя. Хәзер «бер адым да чигенмәскә» дигән девиз да конкретрак төс алды. 31. 8. Мин байтактан бирле тарих белән мәшгуль '. 10. 9. Әзерләнәбез. Иртәгә биш тәүлеккә разведкага китәбез. Безнең группада ике миномет булачак: минеке һәм сержант Степановныкы. Минем расчетымда гадәтг тәгечә өч кеше: Анисимов, Трушов һәм Размази. Соңгысы яңа кеше, белмим, калганнарына ышаныч зур, алар белән мин разведкага йөрдем инде. Авыр минутларда югалып калмаячаклар. 11. 9. Иртән биштә тордык. Караңгы иде әле. Киттек. Язгы сугыш урыннарын үттек. Исемсез үрләрдә туганнар каберләре. Анда минем иптәшләрем Коваленко, Калабухов, Хмара һәм башкалар ята. Каберлекләр яныннан тын гына үтәргә мөмкин, ләкин күңелдә бик тирән эз кала. Сугышта булмаганнар моны аңлар микән! Кич белән акфиннарның оборонасына 200—300 метрга якын килеп яттык. Тегеләрнең сөйләшүләре, балта тавышлары, поход кухнясының килгәне ишетелә. Без күзәтәбез. Төнлә артка чигенәбез. Караңгы. Кешеләргә ял бирергә кирәк. Башкалар нарат төпләренә йомарланып яталар. Мин дежурный. Аяк астында ботак сынса, берәү йөткерсә — йөрәккә барып тия. Иптәшләр болай үзләрен тыныч тоталар, аптырау сизелми. Финнар төне буенча әледән-әле аталар, могаен, урманны «тарыйлардыр». 12. 9. Безнең снайперлар ике финны теге дөньяга озатты. Без, минометчылар, күзәтәбез, мәгълүматлар әзерлибез, дошманның ут нокталарын билгегә алабыз. 13.9. Дошман әллә инде безнең мондалыкны -сизенә — пулеметлардан, минометлардан бертуктаусыз сиптереп кенә тора. Без икенче сопкага күчәргә мәҗбүр. Салкын. 14.8. Бүген безнең көн. Күзәтү нәтиҗәсе: алда дошманның сугышчан сагы, яңа дзот ясыйлар, шунда ук землянкалар, төш вакытында кыр кухнясы килә. Безгә приказ: дошманны аш вакытында юк итәргә. Мин үзем белән Анисимовны, Степанов наводчик Белуханы ала. Алга шуышып ут позицияләренә урнашабыз. Кинәт финнар ягыннан әллә безне күреп, әлпә күрмичә, болай гына миномет ата. Миналар бераз читтәрәк төшеп ярыла. Безнекеләр аптырамый, тыныч кына көтәләр. Менә кухня да килә, күңелле шаулашып, аны финнар сырып апа. Вакыт! Без ут ачабыз, ярты минутта дошман башына егермеләп мина җибәрәбез. Нәтиҗә — уннан артык дошман солдаты һәм ике ат үтерелә, кыр кухнясы ватыла, Дошман арасында аптыраш, без ашыгып икенче сопкага күчәбез. Дошман аңына килә, артиллериядән ут ача, һавада разведка самолеты күренә Без үзебезгә генә мәгълүм сукмаклардан частька кайтабыз. Кәеф шәп, югалтулар юк. 15. 9. Без «өйдә». Сугышчан бурычны яхшы үтәгән өчен командование Анисимовна, Белухага, сержант Степановка һәм миңа рәхмәт белдерә. 24. 9. Афзап Шамовтан матур хат. Бик шатмын. Язасы килә, ләкин вакыт юк. Хәзер көннәр кыскарганнан кыскара бара, землянкада караңгы, бары тик мич яктысы гына, ә көндез утырып тын да ала алмыйсың. 19. 10. Безнең ротада Гыйззәтов дигән бер сугышчы бар. Ул яраланган булган. Дошманның шартлаткыч пулясы аның бер яңагыннан кергән, икенчесеннән актарып чыккан. Аны аңларга кирәк, югыйсә ул бик юаш сыман күренә Миңа капса, җырлаган вакытта аның җаны ачыла. Ул татарча җырлый, әкрен генә, ләкин шундый моңлы, әйтерлек тә түгеп. Политотдел кушуы буенча көне буе минометчылар турында мәкалә яздым. 1942 елның 25 октябрендә безнең бригада төзелүгә бер ел тула. Мәкалә шуңа карата. 1 Дәфтәрдә ниндидер җирле урыннарның, күлләрнең исемнәре бар. Ләкин алар нәрсә турында сөйли — хәтерләмим. Мине бервакыт бригаданың тарихын рәткә китәрергә утыртканнар иде. Сүз әллә шул турыда барамы икән?.. 31. 10. Шинельләрне тапшырып, полушубкалар алдык. Минем тунымның кесәсеннән язу чыкты. «Дорогому бойцу! Чинила шубу Иванова Лида, г Иркутск, ул. Желябова. 18. кв Зв. Кичә Илья Эренбургның татарлар турындагы мәкаләсен укыдык. Бүген ата хэт яздым. 17. 11. Бүген Илья Эренбургтан хат һәм истәлеккә китап алдым. Менә аның хаты (югалса, монысы саклансын дип күчерүем]: «42 елның 10 ноябре. Кадерле иптәш Әпсәләмов! Дусларча хатыгыз ечен зур рәхмәт. Герой татарлар турындагы минем мәкаләмнең сезгә — татар кешесенә һәм язучыга (икеләтә компетенцияле судьяга) ошавына шатмын. Сез дәрес язасыз: әдәбият белән шәгыльләнер чак та килер әле Җиңү булса— халык булыр, халык булса — әдәбият та булыр Хәзер иң меһиме — фрицларны юк иту. Истәлек ечен сезгә үземнең мәкаләләр җыентыгымны җибәрәм Үзегезнең сугышчан дусларыгызга кайнар сәлам тапшырыгыз. Чын күңелдән уңыш һәм коч телим. Илья Эренбургв 18. 11. Мине партиягә кандидат итеп алдылар Бу боек исемне акларга бетен кечемне бирәчәкмен 20. 11 Сугышчан хәзерлеккә күчү турында приказ. Кич, караңгы землянка, иптәшләр әкрен генә җырлый: В дали догорала заря.. 10. 12. Комсомолец Джигало. Бер үзе дзотта калып, аны актык чиккәчә саклый һәм һәлак була. Шартлатылган дзот аңа һәйкәл сыман юра. Мин шул җимерекләргә бик озак карап тордым. 11. 12. Күптән инде «Искәндәр һәйкәле» дигән бер хикәя язасым килә. Ләкин утырып язарга кәгазь дә. вакыт та юк ******** ††††††††. 18. 12. Джигәло турында армия газетасына мәкалә яздым. 16. 3. 1943 ел. Снайпер Г. Хафиэоа 33, снайпер X. Сибгатуллчн S4 фашистны үтергән ». 17. 3. Бүген погоннар алдык. Тантаналы тостә сугышчыларга еләштем Мин хәзер вакытлыча взвод командиры урынында. 29. 3. Бүген Казаннан Гази Кашшафтаи хат алдым. «Габдрахман дус! Бик күп сәлам Ниһаять, син минем бер хатымны алгансың икән. Мин шат. Тагын бер ачык хат язам, ул тизрәк барыр. Эшләр ничек бара соң! Ничек измәсен изәсез дошманның! Синең «Үлемнән кечлерәк» дигән хикәяң килде, аны «Сонет әдәбиятьмн- да бастырырга торабыз. Син бит бу сугыш вакытында бик күп үстең. Кыска хикәянең тәменә һәм серенә тешенеп җиттең Мин синең ечен куанып бетә алмыйм Теге ■Кендәлекләрең» дә бик кочле. син аны дәвам ит!» Коралыңа да, каләмеңә дә зур уңышлар телим Хәзер Союзга X. Хойрнне китереп утырттык. Таҗи язу зшенә китте Ф Кәрим оч кон торып, яңадан фронтка китте Бик матур бер очерк калдырды. М. Максуд әле монда командировкага кайтты Башка яңалык юк Үзең ничек соң! Кәефең, сәламәт 1 Хатның русча оригиналы Казандагы әдәбият музеенда ’ Соңыннан бу хикәя «Үлемнән кочлерәк» исеме белән «Совет әдәбияты* журналында басылды. № 2, 3, 1943 ел †††††††† Моны мин берәр газетадан күчерел алганмын. Алар безнең частьта юк иде. Соңыннан, редаицивго күчеп зшли башло'вч Хәйдор Сибгәтуллии турьждә мәкаләләр до яздым 1965 елда Әгерҗедә Сибгатуллинны татый очраттым. Ул инкассатор булып эшли НДӘ. 1 Сугыш елларында мин Г. Кашшаф, А. Шамов, И. Гази, Кави Нәҗми, Г. Бәширов, X. Хәйри, А. Расих, Ә. Камал һәм башкалардан хат алганмын. Аларның кайберләре бүген дә миндә сакланалар. легең! Кунакка кайтып китәргә исәп юкмы? Нәрсәләр язасың? А. Гомәрдән, Һаҗәрдән һәм малайлардан күп сәлам. Сәлам һәм хөрмәт белән Гази Кашшаф» Кендәлекләрдән чүпләп алган өзекләргә шушында нокта куям. Сугыш елларында миңа кеше дә йөрми торган Карелия урманнарында, Заполярье таулары арасында, аннары Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килде. Элек, сугышка кадәр, Ватан дигәндә үз тирәләребез генә күз алдына килә торган иде. Сугыш еллары Ватан төшенчәсен гаять тә киңәйтте һәм конкретлаштырды. Хәзер мин Ватан дигәндә кыргый урманнарда, күктә төньяк балкышы уйнаган, җирдә салкын җилләр генә сызгырган шәрә таш-тау арасында, исемсез күлләр читендәге солдат каберләрен дә күрем. Алар, ул солдатлар, безнең кебек тормыш яратучы яшь кешеләр иде. Дусларын, семьяларын, туган якларын сагыналар иде. Кирәк булгач, гомерләрен, актык тамчы каннарына кадәр газиз Ватанга бирделәр һәм туган җирләреннән еракта ятып калдылар. Ләкин аларның исәннәргә әйтеп калдырган изге васыятьләре бүген дә яши: Социалистик Ватанны яратыгыз, аны беркемгә дә бирмәгез! Бүген, Җиңү бәйрәме көнендә, бу сүзләрне тагын бер мәртәбә искә төшерәбез һәм алар безнең йөрәкләргә язылган, алар мәңге онытылмаслар, дип әйтәбез. Бу фронтовикларның һәм барлык совет кешеләренең иң олы анты. Ватан безнең өчен кайда да бер генә. Без Ватаныбыз белән үлемсез. Моннан чирек гасыр элек без фашизмны тар-мар иттек. Ләкин аларның явыз калдыклары бүген Көнбатыш Германиядә тагын баш калкыталар, нацист башкисәрләрнең җинаятьләрен төрле юллар белән акларга, ә дөньяга тынычлык алып килгән совет солдатларының бөек җиңүен ничек тә кечерәйтергә, аңа кара күләгә төшерергә тырышалар. Бүген без аларга тагын бер мәртәбә ачыктаначык әйтәбез: тыкшынмагыз, бәдбәхетләр! Совет кешеләре, җирдә тынычлык сөюче барлык илләрнең хезмәт ияләре сезнең чын йөзегезне бик яхшы күрәләр. Без уяу! Әнә, күрәсезме, ишетәсезме, безнең тыгыз сафлар ничек баралар! Без берәүгә дә янамыйбыз, әмма ут белән шаяручыларның кулларына суга беләбез!