Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАР

Монда артиллерист Хәсәнов Татарстанны яклый Аның бите янган, кейгән. Дошман безнең батареяны тупка тота иде. Сугыш припаслары саклана торган сарай яна башлады. Хәсәнов уйлап-нитеп тормады. Ул йөзләп снарядны читкә алып китте. Ут аның битен һәм кулларын яндырды. Ә Хәсәнов әйтә: «Иң кирәге—снарядлар. Инде немецларны без көйдерәбез...» Алар Татарстаннан, Башкортстаннан, Уралдан, Идел буйларыннан килгәннәр — һәйбәт солдатлар, кыюлар һәм хәйләкәрләр. Фронтта: «Бу — татар, сынатмас ул»,— дигән сүзләрне еш ишетәсең. Гафиятулла Нигъмәтуллин — снайпер. Ул әйтә: «Мин гади фрицны да кыйныйм, әмма офицерларны һәм корректировщикларны кыйнау аерата куанычлы. Болар — ләгънәт төшкән шайтаннар...» Иптәшләре аңардан: «Нәрсә соң ул шайтан!» — дип сорыйлар. Гафиятулла көлә: ■Фриц ни, шайтан ни — икесе бер — фашист». «Ал кирәгеңне, шайтан»,— дип кычкырып җибәрде дә Мөхәммәтшәриф Хафизов немецның башына приклад белән ямады. Кулга куп килеп сугышканда татар ачулы, һәм немец ефрейторы Рудольф Вольгангның үзенең кардәшләренә зарлануы юкка гына түгел: «Монда безгә каршы татар күп. Болар шашкан халык, һәм мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем». Әбүбәкиров үзенең кәләше Зөһрәгә: «һәр көн саен бер немец үтерергә сиңа суз бирәм»,— дкп язды. Зөһрә белә: аның сөйгәне алдамас. Татар гвардеецлар — татар кызларының намусы өчен сугышка баралар. Татар егетләренең зәңгәр шәл турында үзләренең җырлары бар. Һәм Байкузин җырлый: Бибкәй матур суга бара, Зәңгәр шәлен ябынган. Яратса да, күзен салмый Узып китә янымнан. ’ И. Эренбургның бу мәкаләсен журналга А. Айнетдинов тәкъдим итте. Д Юк, егет сугыштан кайтып: «Мии Ленинград янында сугыштым Без шәһәрне саклап калдык Без сине саклап калдык, чибәр Бибкәй»,— дигәч. Бибкәй Байкузинга карар. Татар карты Сеигат Гыйииятуллин улын сугышка озатканда: «Батыр бул. улым, Гыйниятуллиинар семьясын кешеләр хормәт итәрлек булсын».— диде. Зиннәт Гыйииятуллин Ленинград янында сугышты. Немецлар йоз. безнекеләр ту гыз кеше иде. Зиннәт Гыйииятуллин чигенмәде. Ул батырларча корбан булды. Аның батырлыгын Ленинград исендә саклый, һәм беек шәһәр карт Сеигат Гыйниятулла игә әйтә: «Синең хәсрәтең — минем хәсрәт һәм синең горурлыгың — минем горурлык». Татар егете Нурый Хәлиуллин нәрсә очен сугыша! Ул сугышка кадәр ничек торганлыгын бик куанып сейли: «Яхшы тордым» Бездә бодай менә нинди була!.. Ике сыер Колхоз ат бүләк итте. Яхшы ат. аксыл кола ат..» Нурый Хәлиуллин нәрсә ечеи сугыша! Ул уйчан гына итеп ости: «Татарлар — горур халык Без немец коллыгын теләмибез, азатлык сеябеэ». Менә сугышчылар атакага баралар. Нурый Хәлиуллин белән беррәттән рус бара, чуваш Ларионов һәм Нурыйның дусты — немецлар пленлыгындагы Конотоптан килгән Гриценко бара Алар һәммәсе дә немец остенә баралар, һәммәсенең дә баш очында, яшендәй булып, рус «ура»сы күкри Иртәнге кояштан озын шәүләләр тешә, һәм сугышчылар белән бергә, шәүләләр сыман булып, аларның якыннары да баралар тесле тоела. Ә анда нәрсә шәүләсе! Азатлык шәүләсе Горур кешеләр азатлык очен һәм Ватан очен сугышалар. Нурый Хәлиуллин татар егете һәм ул сынатмас. Иерәкие сүзләрдән дә кечлерәк ялкынландыра торган саннар бар: 85 — Садыйк Гомеров сиксән биш фрицны үтерде. 56 — Әхмәт Иштирәков сугыш кырыннан яраланган илле алты сугышчыны һәм илле алты мылтык алып чыкты. Ике гвардеец кичәмә рус кешесенең тормышларын коткарып калды! Сержант Алексей Федорович Сибатилов миңа яза. «Гади рус сүзләре очен сезгә рәхмәт, алар йерәккә барып җитәләр Безнең Ватаныбыз нинди куркыныч эчендо икәнен без беләбез. Немецларга без пуля кызганмыйбыз Ләгънәт тешкәй немецларны без кырып бетерербез». Һәм минем сержант Сибатиловка җавап бирәсем килә: аның сузләре минем йорәгемә килеп җиттеләр, һәм мин аның пулялары немец йорәгеиә җитәчеилоренә ышанам. Бар иде ике дус: Гобәй Гафиятуллин һәм Алеша Огородников — ике кыю пулеметчы. Алеша — Смоленск ягыннан, ә Гобәй — Татарстанның Карамалы авылыннан. Алар турында иптәшләре: «Хәзер аларны ут та, су да аера влмас»,— диләр иде. Немецлар һоҗум иттеләр Алеша Огородииковиы пуля аяктай екты Гобәй ялгызы калды. Ә немецлар инде биш сажеиьда гына. Гобәй сойли: «Мин Алешага карал алдым. Ул ята.. Юк. совет кешеләре чигенмиләр! Минем дисклар бетте Мин, сүгендем дә. гранаталарга тотындым Немецлар белән мин озак сугыштым Ахырда фрицлар чыдый алмадылар, качтылар..» Траншея каршында утыз немец үләксәсе ятып калган иде: Гобәй Гафиятуллин Алеша очен үч алды. Аларны хәзер ут та. су да аера алмас. Дуслый — боек хис Турылыклы дус һәммәсеннән кыйммәтле Руслар белен татарлар гасырларча бергә яшәделер. бергә хәсрәт чиктеләр, бергәләп шатлык күрделәр, деньяның ачысын-точесеи бергә татыдылар һәм аларны хәзер инде ут та, су да аера алмас. Сугыш — каты, дәһшәтле эш. Без, немецлар кебек, сугышны; «Иң яхшы эш»,— димибез. Без тыныч хезмот яратабыз. безнең гербта урак һәм чүкеч Әмма безнең халкыбыз — батыр халык, ул тыныч кырларын кулына корал тотып яклый. Ул хәзер уракны кызга, чүкечне хатынга тапшырды, ул рус мылтыгыннан аерылмый. Ул ләгънәт тошиән басыл алучыларны кырып бетерергә карар бирде, һәм ул аларны кырып бетерәчәк Сугышта күп нәрсәнең асылы ачыклана. Сугыш — ул кешеләрнең хисләрен тикшерә торган лаборатория. Сугыш — югары дәроҗәло дуслык чоры. Окоптагы кешеләр — дуслар һәммәсеннән до — якыннарыңнан да, кардәшләреңнән дә кадерлерәк. Дустың очен үз тормышың иы бирерсең һам. икенче тормышым булса, анысын да дустым очен бирер идем дип, икенче тормышың булмаганга үкенерсең. Шайтан фрицлар астеиә дуслар — рус һәм татар баралар Аларның дуслыгы утта сыналган. Аларның дуслыгы — немецларның үлеме ул