Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР МИНУТЫ ХӘТЕРДӘ

Планетабыз кешеләре 1418 кен дәвам иткән Беек Ватан сугышының һәр минутын хәтерләрендә саклыйлар. Хәзер, чирек гасыр узгач, сугышның беренче көннәре куз алдына Брянск фронты (командующие генерал А. И. Еременко, фронт Хәрби Советы члены — дивизия комиссары П. И. Мазепов) Мәскәугә килу юлларын сакларга һәм шушы районда дошманның удар группасын тар- мар итәргә тиеш иде. Фронтның Хәрби һава Көчләре командующие итеп генерал Ф. П. Полынин, комиссары итеп мин билгеләндем. Очучылар ике ай дәвамында, бүтән төр гаскәрләр белән берлектә, дошманга Десна елгасын кичәргә ирек бирмәделәр, аның көчләрен какшаттылар. 30 августта фронт гаскәрләренә шундый бурыч куелды: дошманның икенче танк группасын тар-мар итәргә! Хәрби һава көчләре Баш командование резервысы һәм еракка оча торган авиация исәбенә тулыландырылды. Һөҗүмгә безнең 464 самолет катнашты, бер көн эчендә 1200 сугышчан очыш булды, 4500 бомба дошман өстенә ташланды. П 1941 елның августы. Гитлер баскыннары, Брянск, Орел, Тула шәһәрләре янына җитеп, Ватаныбыз башкаласы Мәскәугә куркыныч тудырдылар. Боларның нәтиҗәсе шул булды: гитлерчылар уннарча танкларын, 800 автомашинасын, 50 ләп самолетларын югалттылар... 1942 елның май аенда Брянск фронты базасында Икенче һава армиясе оешты. Шушы армия белән мин Берлинга һәм Прагага кадәр барып җиттем. Икенче һава армиясе сугышның соңгы елында Беренче Украина фронты составында сугышты. Хәзер безнең сугышчан экипажлар саны дошманныкына караганда ике тапкыр, истребительләр 5 тапкыр, штурмовиклар алты тапкыр артык иде. Очучыларның сугышчан осталыклары да сугышның беренче кемнәренә караганда бик нык үскән иде. 194$ елның 16 апрелендә совет солдатлары грандиоз һәҗүм башлап җибәрделәр. Ул елны апрель ае яңгырлы булды, шунлыктан вакытлы аэродромнарда җир эсте тәмам сазлыкка әверелде. Авиациянең фронт гаскәрләреннән артта калу куркынычы ПДМ Менә шундый шартларда безнең очучылар самолетларны Бреслау — Берлин автострадасына утыртырга тәвәккәлләделәр. Ә юлның киңлеге 24 метр гына. Иң беренче булып бу юлга ач тапкыр Советлар Союзы Герое А Покрышкин самолеты утырды, аңардан соң — аның шәкертләре. Икенче һава армиясенә, сугышчан батырлыклары ачен, апрель — май айларында гына Верховный Башкомандующийның 10 приказында рәхмәт белдерелде. 130 очучыга һәм командирларга Советлар Союзы Герое исеме бирелде Алар арасында безнең якташларыбыз — Татарстан уллары: Рәшитов Абураим, Фәттүллин Әнвәр дә бар иде Советлар Союзы Геройлары М. Мостафии, И Газизуллин һ. б. лар тагын орденнар белән бүләкләнде Армиянең күп кенә берләшмәләренә, частьларына орденнар һәм «Берлин» исеме бирелде.