Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Лена Шакирҗанова Мин 1945 елда. Актаныш районы Пучы авылында, укытучы семьясында туганмын. Әти-әнием шул е -да элекке Әтнә районы Күлле Киме авылыча күчеп килгәннәр' 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлап. Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият, тарих бүлегенә укырга кердем 1967 елда аны тәмамладым һәм Казан шәһәренең 80 мәктәбендә әдәбият укыта башладым. Хәзерге вакытта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлим. Бала вакыттан ук әдәбиятка гашыйкмын Авылыбызның матурлыгы, әти әниемнең әдәбиятны тирән яратуы миндә дә. керпедән үк, шигърияткә мәхәббәт уятты. Юри генә Күрмисең да мине, дисең Үпкәлисең. Ә мин курам. Күңелемнең мең күзе бар. Барысын беләм. Ишетәм, сизам. тоям Ә җитмәсә, эзлим — табам, ‘ яшерәм — Шундый тирән!. Кайчак Югалттым, ахры, дип. Куркып куям Ә син үпкәлисең. Мин бит сине Юри генә күрмим... Бар әле.. ...Алда озак еллар бар эле Башланмаган юллар бар эле ЯЛКЫНЛЫ хис тулы күңелдә /Кырланмаган җырлар бар эле .. Икебез дә бәлки сизмәстән Якынайтыр юллар араны, Беләм. иркәм, кайчан булса да Кавышасы көннәр бар эле Бакчабызда, алсу бер таңда, Чәчәк атар гөлләр бар эле... Яшел урам Алда кояш, алда юллар... Тирә-ягым яшел урман. Поезд чаба ыргып алга — Ачык аңа яшел урам. Туган йорттан рөхсәт сорап. Китеп барам Ерак-ерак... Күп җирләрне урап-урап. Киләчәккә бәхет юрап... Китеп барам сабый чактан. Бергә үскән дусларымнан. Яшел яулык болгый-болгый. Озатып калды яшел урам. Алда кояш, алда таңнар. Без менәсе текә таулар.., Яшьлегемә — яшел урам. Шул урамда үзем торам. Сине көтәм Ал ларымда ике касә Мөлдерәмә, мөлдерәмә Бәхет тамчыларын саныйм. Йөздер әллә, меңдер әллә .. Сине көтәм... Ике күзем тәрәзәдә Мөлдерәмә, мөлдерәмә .. Дүрт күз белән сине көтәм. Чын бәхетем синдер әллә... Синме әллә? Синме әллә?.. II игә?.. Яз иде... Бакчам ачып, сиңа: Кер! — дидем Алсу чәчәкләрен Күр.— дидем — Ошатмадың Читтән карап Көлдең... Т. «К У.» м в. Әле яз. иртә яз. Бозлар яңа кузгала. Алсу ефәк күлмәген Яңа кигән кыз бала... Әле җәй җитмәгән, Әле яз узмаган. Алсу ефәк күлмәген Юып элгән кыз бала. Ә шулай да Еллар үткәч. Качып-посып Син капкама Килдең... Түзә алмадың. Нигә?..