Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Сагынып... Бер сагыш тоямын ла, Бар эшне куямын да. Үткәннәргә кире кайтып Йөримен... хыялымда. һәм шуны күрәм ачык Син һаман вак-вак багып. Ак чәчәкләр арасыннан Барасын ераклашып. Әгәр бер киткән юлдан Кайтмасын белгән булсам. Сине мәнге саклар идем. Җибәрмәс идем кулдан! Тик ул чак уткән ннде.^ Акыл да бүтән инде. Шулай да сине сагынып Гомерем үтәр инде... Көткәндә Вокзал алды Көтәм Тик бер үзем Гүя бу дөньяда.. Тын перронга фәкать шыбыр-шыбыр Ян1Ыр гына ява. Томан аша кайчак күренеп куя Ерак1агы утлар Ә бит шунда минем күнелемне Җылытучы ут бар! Бер шуларга карыйм, бер юлларга — Күзем камашканчы Тик хәзергә рельс буйлап йөгерә Бер-бер арглы тамчы... Сәяхәтче корт АҺ бу картлык?!. Нинди сәер вакыт Тыштан тыныч. Эчтән .. карт, чыда! Төннәр буе Юллар йомгак сыман Бөтерелә һаман каршыдз Өстәвенә Поезд гудоклары Тәрәзәгә килеп сарыла.. Юк, ул гына түгел. Юл да. ахры. Аны шулай өзелеп сагына Рәшит Гатауллин Мин бәхетнең ни икәнен беләм,— Җитәкләшеп бергә юллар үттек. Мин сагышның ни икәнен беләм,— Юл чатында бергә озак көттек. Мәхәббәтнең ни икәнен беләм,— Бергәләшеп озак очып йөрдек. Мин нәфрәтнең ни икәнен беләм,— Икәү бергә янган утка кердек... Бәхет белән икәү булганда да Күзләреңдә сары сагыш күрәм. Мәхәббәтем, синең гөлләреңне Кайчак нәфрәтемә кушып үрәм. Бишенче хис тагын бардыр бит ул, Болар гына миңа җитми, бел5.м. Нәрсә эзлим? Бәхет, нәфрәт аша, Сөю аша, авыр сагыш аша Шушы җиргә якынрак киләм. е «.. Менә мин дә бүген ике мин_.> һ. ТАКТАШ. Мин бу җирдә икәү кебек, Ике кеше, ике йөрәк; Берсе аның гел акыллы, Берсе бераз юләррәк. Берсе елый көләр чакта, Берсе һаман язга бара, Икенчесе көзгә таба. Берсе керә ут эченә, Берсе суны читләп үтә. Бер йөрәккә бер көн җитә, Берсе дөнья өмет итә. Берсе кичен антлар бирә, Яратам, дип, бары сине. Икенчесе кемне уйлый йокламыйча төннәр буе? Ике яшәү, ике кеше Бер йөрәккә кушылганмы? Әллә инде бу яшәүнең Бөтен сере шушындамы?! Әллә ни әйтермен кебек Син тагын да мина бер кил. Тик өнемдә түгел, инде Хыялый тешемә кер — кил. Ялган бәхет булып түгел. Моңсуланып, яшькә тулып, Мондый эссе кояш түгел, Бер минутлык яшен булып, Сагыш булып, сагыну булып Бер килеп чык төшләремә. Тиз узачак яңгыр сыман Сарыл килеп өсләремә Сине күреп уянырмын. Сине көтеп уйланырмын. Сагыш белән уралырмын. Сагыну белән юанырмын. Күктә йолдыз сирәк кенә. Әллә берәү чүпләп үткән. Әллә инде бер өлеше Димгә төшкән микән күктән? Алар суда нишләр инде,— Менә дулкын кага, кага... Я йолдызлар югалырлар, Куй, кадерлем, күп карама. Kvfi, карама йолдызларга. Җиргә төшкән якын санап, йолдызлар да күктә генә, Күктә генә якты яна.