Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шәйхи Маннур Ник онытылмый... Чирек гасыр... Күпме еллар үткән: Онытыласы хәл бит күптәнге ... Ә ул менә — Гүя кичә генә беткән — Онытылмыйча изә күпләрне. Онытылмаган туплар гарасаты һаман әле колак чынлата. Үлем шашып узган юллар чаты Гәүдә ята... Аяк. кул ята... һаман әле күргән төшләремдә Бомбежкада калып уянам. Уянам да: Исән икәнемә Окоптагы төсле куанам. Аркаларга сенгән кар суыгы Эремәгән кебек һаман да. Күнел тулы нәфрәг-ярсүымны Ник суытмый икән заман да... Төнге ике.. Кем сон коридорда Шыгырданып,— тия йөрәккә? Белэм: Күршем шулай төн уздыра — Юк аягы сызлап йөдәтә... Чирек гасыр элек жинү килде — Чирек гасыр тыныч яшәлгән. Н.»нн уллар-кызлар үсә инде Сугыштан соң туган яшьләрдән.. Ә тартмалар. Китап эчләрендә Кичә генә килгән хатлар бар. Кичә генә... Ләкин өсләрендә Мен яшь гамган янар таплар бар! Кичә генә киткән сыман итеп Улын көткән чал чәч ана бар... Җан сөйгәнен әле һаман көтеп — Илле яшькә җитеп, Тол утырган кызның Күңелендә күпме яра бар!.. Дымсыз үрдә яфракларын койган Ялгыз каен сыман хатыннар Егерме биш еллык сагыш җыйган Күзләр белән кемгә баксыннар... Егерме биш еллык сагыш тулган Тавыш әйтә: — Кызым, әйдәгез Өйне рәтлик әле... Ерак юлдан Кайтып килер, бәлки, әткәгез... .Чирек гасыр: «Тигр», «фердинанд»лар, «Мессер», «фокки», тагын «хәнкель»ләр Үлеп калгач, Яуда алкыш — антлар. Кулны кысты безнең күп илләр... Чирек гасыр... Тыныч күктә уйный Яна исем: «Локхид», «фантом»нар... Напалм —җирне корыту көчен сыный, Ак гөмбәсен җәя атомнар... Төнге ике... Кем сон тынгы тапмый. Югалганмы җирдә терәге?.. Беләм Күршем шулай шак-шок атлый т- Сызлый аның, сызлый йөрәге... Нури Арсланов Шагыйрьгә Булса синдә Әфләтуннын акылы, Садәлеге керсез сабыйнын, Дәрвишлеге Хужа-Насретдинның, Исәрлеге Мәшрәп сафиның, Телгә оста булсаң Чичән кебек. Уйга — йөгерек. дала атыдай, Гаделлеккә Нәүширваннан гадел. Юмартлыкта булсаң Хатымтай... Анда да снн камил түгел, шагыйрь! Җитми әле Хәйя.м касәсе, һәрдәм тулы шатлык шәрабына, Бар әле бар күкрәп яшьнәсе! — Салават күпере салып күңелләргә. Коясың бар хисләр ләйсәнен. Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!.. Снн карванбаш нар дөягә охшаш — Күпме йөкләр сиңа артыла! Тик истә тот, иң мөкатдәс йөгең — Тугрылыклы булу халкыңа. Бер мизгелдә... Бер мизгелдә бөтен нәрсәләрнең Юкка чыга кинәт мәгънәсе,— Җан бушлыгы туа: кайгы, шатлык. Сөю, нәфрәт...— буш сүз һәммәсе. Тормыш шарты булган ыгы-зыгы һич кирәкмәс шәйгә әверелә. Әхлак, вөҗдан —бер ясалма бурыч,— Кайтам кире вәхши дәверемә... Мин каһкаһә белән көләм шунда Мескенлеген күреп кешенең: Ул табынган потлар — курчаклыгын, Фанилеген дөнья >шенең.м Ярый әле бу халәтем уза Керфек кагар вакыт эчендә: Мин бөтенләй айныйм һәм шатланам. Котылгандай авыр төшемнән. 1969. Мамай курган Мамай курган дигән һай курганның Өсләрендә генәй таш сыннар. Таш сыннарда чынлап корбаннарның Каргышлары күккә ашсыннар!., йолдызларга бәрелеп яңгырасыннар. Таралсыннар чиксез галәмгә: «Ник котырдың, диеп, явыз язмыш, Башкайларны кыеп әрәмгә!..» Мамай курган кебек курган бармы Дәһшәтләрне күргән, үткәргән?! Күкрәгенә басып шул курганның Ватан-ана кылыч күтәргән. Ул күтәргән кылыч калсын иде Шул көенә — чапмый яңадан: Күпме генә тыныч дисәк тә без — Сызланулар китми ярадан... Курган өстен утлы кургаш япкан: Табаннарны көйдерә басканда.. Монда ята үлмәс каһарманнар. Сурәтләре мәрмәр ташларда. Мамай курган дигән һай курганда, Шул ташларга бәрелеп җил җылый, Корбаннарны кысып кочагына Мәрхәмәтле ана — Җир җылый. 1969. Сугыш чукмарларына карата АҺ орабыз сугышсалар хулиганнар: Бу тупаслык бетәрме, дип, берәр заман. Безнең чорда бу, дип, нинди ямьсез, яман. Нинди кыргый, нинди жаһил, түбән җаннар! Ә соң: «Дәүләт вә милләт!» дип лаф орсалар — Бер-берсенә каршы илләр сугышсалар?! Бу хәлне якласа вәзир, дипломатлар?! Кайда мантыйк, вәхшилектән нәрсә аклар? Кичерсә дә тәрәккыйле анча таңнар — Юк шул җирдә «кешеэдән дә сәер җанвар... Кан шикелле кызарып тан ата. Гөнаһлары күпкә, ахрысы: Кызара ул кичәгесе өчен. Хәвефләнеп көтә бүгенгесен — Сугыш башлар тагын кайсысы?! 1969. Атлантида Атлантида булды микән чынлап? Тынгы бирми сорау һич кенә Әллә кайдан, ерак-ераклардан һәлакәтле бер моң ишетелә... Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга. Тау-дулкыннар күккә ашканнар: Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне, һәйкәлләрне сулар басканнар... Океан убкан кебек Атлант җирен, Дәүләтләрне монда җир убкан: Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын-Урда . Бер-берсенең тамырын корыткан Ничә тапкыр килгән монда яулар, Кичергәннәр илне кылычтан... Калдыгын да көлгә дүндерергә Миссионерлар күпме тырышкан. Сәхифәләр тузган, юкка чыккан... Ә без менә, без бар. булганбыз! Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз: Әллә кыпчак, әллә болгар без? Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул, Болгармы ул? — Нинди аерма?! Татар дигән исем йөртәбез без. Татар каны ага тамырда! Атлантида! Атлантида баткан! Эз калмаган бөек халыктан . Ә без менә, без — бар, эз бар җирдә — Без батырган саен калыккан. Атлантида язмышы юк безгә. Оныкларның ачык бабасы: — Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр, Әйтерләр: — Без — татар баласы! Татарстан дигән ватаным бар. Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын. Мин газазил булып баш күтәрдем Замандаш монологы Җирдә күрелмәгән һәйкәл булып Менеп бастым ташка. Кошлар, болытлар да миннән түбән — Минем аяк аста. Кулларымны суздым югарыга — Күккә дәгъва кылам! Фәләстиннар, Мәккәләрдән ерак, Биек минем кыйблам! Хыялларда, дәрттә рухланып мин Очам кояшларга! Күтәреләм — аякларым тими Инде тау-ташларга! Төшме, өнме? Үрелгәннәр бергә Акыл, хыял һәм чын... Я, шартлатсаң шартлат инде, әйдә, Кайда, Хозыр, камчык?! — Күкрәсен бер күкләр, атсын яшен — Газамәтле күренеш Мин атланган сәмругларның хәзер Канатлары көмеш! Әнә, миңа хайран калып җиһан Башын ия, чигенә: Җитәрмен мин, шик юк, җитәрмен мин Чиксез галәм «чигенә»! Җирнең тарту көчен җиңеп чыктым — Икәү тартышканда! Шул минуттан Егерменче гасыр Басты Пьедесталга! Егерменче гасыр — гасырларның Иң-иң рәхимсезе: Бер котыптан бер котыпка ятты Аның канлы эзе... Алып китәр җилләр мәңгелеккә Хиросима көлен, Табармын мин эзләп планетама Абелхәят күлен! Егерменче гасыр баласы мин, Акылым минем асыл. Бар тылсымын белән табигатьмен: «Сизәм, ачыл! Ачыл!» Әфсүннәрнен барлык ачкычлары Хәзер минем кулда. Океаннарга чумам, күккә ашам! Әкият бармы монда?! • Мин газазил булыл баш күтәрдем. Гафил булып калма. Әгәр булсак, я, сер дәргаһыңнан. Көчең җитсә, алла! 1969. Кайгыдан ла. шатлыктан да читтә калмам. Фани, диеп, бу дөньядан баш тарталмам! — Тормыш жамын тулысымча күтәрергә Васыять иткән безгә бөек Гомәр Хәням 1969. Шагыйрь җаны Тигез түгел шул бу фани дөнья: Берәү зирәк, берәү томана. Берәү матур, берәү ямьсез туа... Уйлый китсән зиһен чуала. Берәүгә гел бәхет килеп тора. Берәү аны эзли, сорана Бәхет,—диләр,—бары язмыш кына. Бәхет,— диләр,— бары шобага. Димәгәе, әйдә фал ачсыннар! Син яманга бер лә юрама Шобагаңны, я тарт, нәрсә чыгар?! Ни чыкса да ямансулама: Бер нәрсә дә камил түгел жирдә, Дип хикмәтле кеше юана. Ә дивана өмет өзми бер дә. Килер бәхет өчен куана.,. Күнелнең күп иләс-миләс чагы.. Юк, упкәле түгел мин ана; И әйбәт тә соң син, шагыйрь жаныг Үзең хәким, үзен дивана. 1970. Төнге шигырь « Төнлә торган бәндәләр солтан икәндер, белмәдем». һ. Салихов. Тын, караңгы бүлмә. Тып-тын акыл, йөрәк кенә уяу, талпына. Өзелердәй булып үзәктә кыл Чамасыннан чыгып тартыла... Уята ул менә бүген тагын, Тибә-тибә акыл — көндәшен. Читлектәге коштай тетрән, кагын. Тарсын, җаным, күкрәк төрмәсен! Керфекләргә күпме яшь кунмаган, Күпме форсат җилгә китмәгән!.. йөрәктә дәрт һәрдәм артык булган, Тик акыл гел җитеп бетмәгән... Син акылны, тынычлыгын җиңеп, Кыңгыраулар тагып, дугалап, Житез, асау юрга итеп җигеп, Айлы юлдан чалтыр — юргалат! Унлы-суллы җигелеп шул арбага, Кафияләр, моңнар биесен, Ишетелмәгән җырлар тусын яңа, Соклансын да күңел сөенсен. Сикереп торсын шагыйрь түшәгеннән. Яшьлек югалтуын тутырсын: Әсәрләнеп шул илһамлы төннән, Шашып шигырь язып утырсын... Тояк тавышы!.. Гүя йөрәк тавышы Ераклардан килгән кайтаваз. Тын түгел төн — уяу шагыйрь сагышы, Чыңлап тора серле, моңлы саз! 1970. Йорт казлары Кыйгак, кыйгак! — Каз, каз. Казның гомере аз, аз: Бер көз, бер җәй, бер яз... Кыйгак. кыйгак, кыйгак! Канатларыбыз да ак. Сүзләребез дә хак, Хак, хак, хак. Күндәм йорт казлары без. Тиз үтә язларыбыз, Бик кыска гомеребез. Бер яз, бер жәй, бер көз... Суга сугып шап-шап. Канатларын как, как. Язмыштан йөз каплап. Яши бир кыйгаклап. Өмәләр ясар жиңгәй — Булыр гадәттәгедәй... Бик кыска шул гомеркәй: Бер көз, бер яз. бер жәй... Кыйгак. кыйгак. кыйгак! Очалмыйбыз ерак Кыр казлары сымак: Алар һәр яз кунак. Каз. каз, каз! Тик бер генә безнең яз.. 1969. Палубада Тыйнак кына баруын барабыз да Сизмәгәнгә салышып. Гажәп күпер үскән арабызда. Йөрәккә юл ачып. Салават күпере булып күзләр нуры Күнелләргә үткән. Балкып тора бәхет безгә туры. Җирдән, әллә күктән!.. Үпкәләре, назы чагыла көйрәп Өзелеп каравында: «Хатын белән йөрү нигә кирәк Бәхет корабында?!. Нәрсә булган — булсаң үзен генә?. Анда икәү бергә Булыр илек гыйшык сәхнәсендә Син — Таһир, мин — Зөһрә...» Төшерә бит вәсвәсәгә шайтан. Бер сүз әйтми-нитми. Бер кулымнан хатын тотып алган... Гүя исе китми. Хатын-кызнын китмиме сон исе’ —* Алар сизгер була. Дәшмәсә дә, «мин бар!» дигән төсле, Кулдан кысып куя. И тылсымлы күз карашы тегенен. Тарта, өнди, аулый. Күзләр яшьсез жылагандай, күнелем Тавыш-тынсыз аглый. Өзгәләнә, тыпырчынып карый, Ямансулап ала . Ай, шаярып бармак яный-яный, Безнең белән бара. Идел өсте алтын тәнкәләрдән Җем-җем итә балкып. Үз хәлемне үзем генә беләм... Сорашмагыз артык. 1969. Г