Логотип Казан Утлары
Публицистика

БРЕСТНЫ АЗАТ ИТҮ

Мин командалык иткән корпусның иң зур батырлык күрсәткән сугышы — фашист армиясенең Брест группасын тар-мар итүдә катнашуы булды. Брест крепосте, Брест шәһәре халкы сугышның беренче кеннәрендәге оборона тотучыларның лагендар батырлыгы белән хаклы рәвештә горурлана. Шулай ук алар үзләрен азат иткән совет солдатларының үз-үзләрен аямыйча сугышуын да яхшы хәтерлиләр. Фашист командованиесе, Белоруссия территориясен югалтуның үзе ечен никадәр куркыныч булуын яхшы аңлап, безнең һөҗүмне туктатуга бөтен көчен куйды. Брест крепосте өч ел дәвамында немецлар тарафыннан көчле ныгытылган районга әверелдерелеп, аның алдына еч рәт оборона чиге корылган, аларның һәрберсендә оч-дурт траншея казылган иде. Ә крепостьның үзендә яңа фортлар тезелгән, алар яңа типтагы орудиелар, пулеметлар белән тәэмин ителгән иде. Шуңа күрә крепость гарнизоны, бу көчләргә нык ышанып, безнең гаскәрләр якын ук килеп җиткәч тә шәһәрдән чигенү турында уйлап та карамады. Казан утлары» редакциясе минем алга: «Беек Ватан сугышының сезнең ечен иң истә калган кене нинди!» — дигән сорау куйды. Җавап бирәм. Безнең 96 нчы Кызыл Байраклы корпус Брест шәһәрен камап алуда теп рольне уйнарга тиеш иде. 1 нче һәм 38 нче гвардия дивизияләре тимер юлны, шулай ук Брест — Варшава шоссе юлын кулга төшергәннән соң. 70 нче армия командующие генерал В С. Попов мине телефонга чакырды Ул дошманның Бресттан чигенә башлавы турында әйтте. «Дошманны көнбатышка таба җибәрмә! — диде ул.— Сезгә ярдәмгә авиация җибәрелә». «Катюша» залплары һаваны тетрәтте. Аларның уты дошман солдатлары һәм офицерлары арасында паника тудырды. Фашистлар тәмам шаштылар, кайберләре безгә каршы — көнбатышка ташланды, ә икенчеләре кире крепостька кереп яшеренде. Ә безнең пулеметлар һәм туплар аларны йөзәрләп-йезәрләп кырдылар. Брест өчен барган сугышларда безнең 96 нчы корпус солдатлары һәм командирлары гаять зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Брест операциясендә безнең корпус дошманның биш дивизиясен һәм башка терле частьларын тар-мар итте. Корпус сугышчылары егерме меңгә якын фашистны теге доньяга олактырдылар, ике мең немецны әсир иттеләр Дошманның «100 автомашинасы, 20 тягачы. 115 пулеметы. 388 ОРУДИ*. 30 таикысы һ. 6. бик куп сугыш техникасы сафтан чыгарылды, ә 580 машина, 15 паровоз, 100 вагон, 800 дан артык ат, меңнәрчә винтовкалар, пулеметлар безнең кулга теште. 28 июльдә Брест крепостен азат итүчеләр хормәтенә Мәскәү егерме артиллерия заллы белән салют бирде Верховный Башкомандующнй приказы белән корпуска рәжмәт белдерелде һәм аңа «Брест» исеме бирелде. Йозләрчә сугышчылар һәм офицерлар бу сугыш очен орденнар белән бүләкләнделәр, ә миңа Беренче дәрәҗә Кутузов ордены тапшырылды