Логотип Казан Утлары
Публицистика

 БЛОКАДА ӨЗЕЛДЕ

А Л /I влиың башында. Ленинград һам Волхов фронтларының һеҗүм олерацня- I V|/| /| ләре нәтиҗәсендә. немец-фашист гаскәрләре тар мар ителде һәм 220— * ** А. * 180 километрга куылды. Ленин шәһәре дошман блокадасыннан азот ителде. Бу операцияләрдә, башта Волхов фронты, аннан Ленинград фронты составында, мин командалык иткән 18 иче укчы дивизия дә катнашты Куәтле оборона ныгытмаларын җимереп, дошман контратакаларын кире кага-кага, дивизия Ладога куленнеи Псков, Остров шәһәрләре чигенә җитте. Мга, Тосно. Плюсса. Струги-Красные, Карамышево шәһәрләрен һәм бик күп авылларны азат итте. Бу операциядәге уңышлы сугыш хәрәкәтләре эчен дивизиягә «Мга» исеме бирелде. Тосно шәһәрен азат итүе эчен Кызыл Байрак ордены тапшырылды. Ватаныбыз башкаласы Мәскәү ике тапкыр (аннары блокададан азат ителгән Ленинград та(. 18 нче Кызыл Байраклы укчы дивизия гаскәрләрен котлап, салют бирде. Бу юлның авырлыгы хәзер дә күз алдыннан китми. Әйе. бик кыен булды бу юл. бик зур мораль һәм физик киеренкелек таләп итте. Анда безнең солдатларыбыз һәм командирлар бик күп массовый һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Без юлсыз җирләр буйлап, урманнар. сазлыклар аша һеҗүм иттек. Ләкин алариы җиңү шатлыгы рухландырды Хәрабә хәленә китерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, газаплап үтерелгән совет кешеләренең гәүдәләре дошманнан тагы да катырак үч алырга ендәде. с