Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИННЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУГА КАРАТА СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ ТЕЗИСЛАРЫННАН

. Социализмның бурычы, диде Ленин, культураның барлык казанышларын хезмәт ияләре интересларына хезмәт игүгә куюдан гыйбарәт Политик властьның эшчеләр сыйныфы кулына күчүе белән фән, техника, сәнгать казанышлары бөтен халык байлыгына әверелә, кешелек талантын эксплуатация чарасына яки средство сына әверелдерү мөмкинлеге тәмам бетерелә. Ленинның культура революциясе программасы революцион теориягә һәм практикага кертелгән әһәмиятле өлеш булды Аның төп эчтәлеге: халык мәгарифен күтәрү — хезмәт ияләренең иң киң массаларын политикага, белемнәргә, эстетик кыйммәтләргә тарту өчен барлык шартларны тудыру; фәнни социалистик идеологияне җәелдерү һәм аның принципларына халыкның бөтен рухи тормышын оештыру; вак буржуаз карашларны һәм гореф-гадәтләрне җиңү Хәзер СССР халкының өчтән бер өлешеннән артыграгы югары һәм урта белемле, гомуми урта белем бирүгә күчү тормышка ашырыла Халык хуҗалыгы һәм культураның барлык тармакларында 8'20 меңнән артык фән работнигы эшли. Эшчеләрнең, крестьяннарның, хезмәткәрләрнең өзлексез күтәрелә барган эш квалификациясе гаять зур иҗтимагый байлык булып тора. Партия социалистик җәмгыятьтә рухи иҗатны һәрвакыт гомум- партия, гомумпролетар эшнең аерылгысыз өлеше дип карады Ленинчыл принциплар — әдәбият һәм сәнгатьнең партиялелеге һәм халыкчам- лыгы принциплары художество интеллигенциясенең иң яхшы көчләрен Совет властеның идея-политик платформасында туплауның нигезе булды. Талантка, иҗади эзләнүгә игътибарлы караш рухи эшчәнлеккә ленинчыл карашта идея-политик позицияләрнең принципиальлеге, әхлак-эстетика таләпләренең төгәллеге белән бергә кушыла Ленин антисоциалистик идеяләрне үзе атаганча, еәдәбият белән пәрдәләү» дигән нәрсәгә, модалы фраза ярдәмендә реакцион карашлар сөйрәп кертүгә, эчтәлекнең фәкыйрьлеген формалистик, боргаланулар белән яшерергә маташуларга килешмэүчән булды, художество әсәрләренә бәя бирүдә гадиләштерүгә һәм субъективизмга каршы чыкты. Социалистик культура — кешелекнең рухи үсешендә дөнья-күләм тарихи адым... ...Ленин коммунизмның рухи алшартларын булдыруда, яңа кеше тәрбияләүдә әдәбиятка һәм сәнгатькә мөһим урын бирде. Коммунизм төзүче җәмгыять әдәбиятның һәм сәнгатьнең барлык формалардагы художество иҗатының чәчәк атуы белән тирәнтен кызыксына. Аларның җәмгыять каршындагы кыйммәте югары художество осталыгы, идея ягыннан компромиссызлыгы һәм коммунистик идеалларны раслауда партияле ялкынлылык белән билгеләнә.., ...Ленинның мәңгелек идеяләре һәм эшләре, аның тормышының бөек батырлыгы совет кешеләре өчен, бөтен дөнья хезмәт иялгре өчен бетмәс-төкәнмәс рухлану һәм оптимизм чыганагы булып тора. Ленинның якты даһилыгы революцион көрәш һәм иҗади төзелеш юлын балкыта. Ленинча яшәү һәм көрәшү — бөтен көчеңне, белемеңне, энергияңне җир йөзендә иң гуманлы һәм гадел эшкә—хезмәт ияләрен изелүдән һәм эксплуатациядән тулысынча азат итү өчен, коммунистик идеалларның җиңүе өчен, кешелекнең иң яхшы киләчәге өчен көрәшкә бирү дигән сүз. Ленин эшен дәвам иттереп, совет халкы тырыш хезмәт белән җәмгыять байлыгын арттыра, социалистик демократияне, фәнне һәм культураны үстерә, социалистик Ватанның оборона куәтен ныгыту турында армый-талмый кайгырта, кешегә лаек булырлык яңа тормыш төзи. Ленин эшен дәвам иттереп, совет халкы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә үз сафларын тагын да тыгызрак туплый. СССР халыкларының туганлыгын һәм дуслыгын ныгыта. Ленин эшен дәвам иттереп, совет халкы социалистик илләр халыклары белән, халыкара эшчеләр сыйныфы белән, демократия һәм милли азатлык өчен, нык тынычлык, демократия һәм социализм өчен, марксизм-ленинизм идеяләренең тантанасы өчен көрәшчеләр белән интернациональ бердәмлекне ныгыта. Владимир Ильич Ленинның идеяләре коммунистларның эшчәнлеген- дә, эшчеләр сыйныфының һәм барлык хезмәт ияләренең көрәшендә, социализмның һәм коммунизмның омтылышлы үсешендә, кешелек дөньясының җиңелмәслек социаль прогрессында гәүдәләнә, Ленинның исеме һәм эше мәңге яшәр!