Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИННЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ ТУРЫНДА КОММУНИСТЛАР ҺӘМ ЭШЧЕЛӘР ПАРТИЯЛӘРЕ КИҢӘШМӘСЕ МӨРӘҖӘГАТЕ

В И Ленинның тууына 100 ел тулу юбилее алдыннан коммунистлар һәм эшчеләр партияләре киңәшмәсе үзенең фикерләрен революцион эпохабызның мәңгелек даһиена юнәлдерә Ленин исеме Бөек Октябрь җиңүенең, дөньяның социаль йөзен тамырдан үзгәрткән, кешелек дөньясының социализмга һәм коммунизмга таба борылуын күрсәткән гаять зур революцион эшләрнең символына әверелде. Ленин — Маркс һәм Энгельс иҗат иткән фәнне диалектик материализмны. политик экономияне, социалистик революция һәм коммунистик җәмгыять төзү теориясен һәр яклап үстергән күренекле фикер иясе. Ленин — большевиклар партиясен — яңа типтагы беренче пролетар партияне төзүче, дөньяда беренче җиңеп чыккан социалистик революциянең җитәкчесе, тарихта беренче пролетариат дәүләтенә, совет социалистик демократиясенә нигез салучы Ленин — империализмга һәм реакциягә каршы какшамас көрәшче, уртак сыйнфый дошманга каршы бәрелешләрдә хезмәт ияләренең барлык отрядларының хәрәкәт бердәмлеген саклап калган көрәшче: ззлекле интернационалист, халыклар арасында тигезлек, тынычлык һәм дуслык өчен көрәшче, расизмның һәм шовинизмның һәртөрле күре иешләрен ачу белән гаепләүче: барлык изелгән милләтләрнең дусы, колониализмга каршы, халыкларның бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен, аларның рз язмышларын үзләре билгеләү хокукы өчен көрәшнең җиңү- ле юлын ачкан кеше Халыкара эшчеләр сыйныфының танылган юлбашчысы Ленин пролетариатта дөньякүләм тарихи миссияне — капитализмны бәреп төшерү һәм җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору миссиясен үтәргә сәләтле алдынгы көчне күрде Ул эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзы турында тәгълимат эшләде Эшчеләр хәрәкәтенең бердәмлеген саклап, Ленин барлык формалардагы оппортунизмга килешмәүчем булды. Ленинизм тәэсирендә коммунистларның эшчеләр сыйныфына, халыкка. социализм эшенә чын күңелдән бирелгән буыннары үсте. Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге. аның революционер, иптәш, кеше буларак югары сыйфатлары бөтен дөньяда миллионнарча революцион көрәшчеләргә һәрвакыт рухландыргыч үрнәк булып хезмәт итәләр Ленинизм байрагы астында күпчелек илләрдә революцион хәрәкәт яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Коммунистик партияләр төзелде һәм ныгыды, халыкара коммунистик хәрәкәт чын-чыннан бөтен дөнья күләмендәге, хәзерге заманның иң йогынтылы политик көченә әверелде. Бөтен дөнья социализмының, эшчеләр һәм милли азатлык хәрәкәтенең бөтен тәҗрибәсе марксизм-ленинизм тәгълиматының халыкара әһәмиятен раслады. Байтак илләрдә социалистик революциянең җиңүе, бөтендөнья социализм системасының барлыкка килүе, капитал илләрендә эшчеләр хәрәкәтенең казанышлары, элекке колонияләр һәм ярымколонияләр халыкларының мөстәкыйль иҗтимагый-политик эшчәнлек мәйданына чыгуы, антиимпериалистик көрәшнең тиңдәшсез күтәрелеше — болар барысы да хәзерге эпоханың төп ихтыяҗларын чагылдыра торган ленинизмның тарихи дөреслеген исбат итәләр. Бүген без тулы нигез белән Ленин тәгълиматы турында марксизмны характерлаганда ул үзе әйткән сүзләрне үк әйтәбез; бу тәгълимат көчле, чөнки ул дөрес. Марксизм-ленинизм теориясе, аны конкрет шартларда иҗади куллану бөтендөнья революцион хәрәкәтенең теләсә кайда эш итүче барлык отрядлары алдына килеп баса торган сорауларга фәнни җаваплар эшләргә мөмкинлек бирәләр. Бөек интернациональ тәгълимат булган марксизм-ленинизмга тугрылык — коммунистик хәрәкәтнең киләчәктәге уңышларының залогы. һәртөрле дошманнарга каршы көрәштә марксизм-ленинизмның, пролетар интернационализмның революцион принципларын нык яклауны, аларны тайпылышсыз тормышка ашыруны, марксизм-ленинизм теориясен даими үстерүне, аны сыйнфый көрәшнең һәм социалистик җәмгыять төзүнең хәзерге тәҗрибәсе нигезендә баетуны коммунистлар үзләренең бурычлары дип саныйлар. Коммунистлар ленинизмның иҗади рухына һәрвакыт турылыклы булырлар. Якынлашып килүче Ленин юбилее — бөтен дөнья күләмендә әһәмиятле тарихи дата. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре бу датаны үзләренең революцион эшчәнлеген активлаштыру шартларында каршылыйлар һәм аны массалар арасында политик һәм идеология эшен көчәйтү белән, үз сафларын киңәйтү һәм ныгыту белән билгеләп үтәрләр. Алар хезмәт ияләренең революцион энергиясен империализмга каршы, социализмның якты идеаллары өчен көрәшкә туплауга бөтен көчләрен бирәләр. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең халыкара киңәшмәсендә катнашучылар, бөек Ленинның тууына 100 ел тулуны лаеклы билгеләп үтәргә чакырып, барлык коммунистларга, җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору өчен барлык көрәшчеләргә, прогресс һәм тынычлык ягында торучы барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәләр. Ленин хезмәтләрен өйрәнегез! Аларда сез реакциягә һәм изүгә каршы, социализм һәм тынычлык өчен көрәшкә бетмәс-төкәнмәс рухлану чыганагы табарсыз. Алар белән танышу яшь буынга эпохабызның революцион перспективаларын ачыграк күрергә ярдәм итәр. Ленинизм казанышларын, социалистик илләрнең, коммунистик партияләрнең, барлык революцион көчләрнең уңышларын киңрәк пропагандалагыз! Барлык илләрнең хезмәт ияләре, бөтен дөнья халыклары! Ленин идеалларының тантанасы хакына сезне эшчеләр сыйныфының тынычлык, демократия, милли бәйсезлек һәм социализм өчен бөек һәм изге көрәшенә актив кушылырга чакырабыз! Дөньяны революцион яңарту өчен көрәштә ленинизм байрагын югарырак күтәрик! Яшәсен ленинизм! 17 июнь, 1969 ел. Мәскәү.