Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ КИТАБЫ

\Кичтэи ук балыкка барырга сөйләшеп куйган идек. Иртән торуга суык егерме градуска җиткән! Салкын боз өстендә дер калтырап, шыкыраеп утыруның ни кызыгы булыр икән! Бармабыздыр, ахрысы. — Нинди бармаган ди ул! Кояш җылысында кем дә бул дыра аны, сез менә суыкта тотып карагыз балыкны. Пенсионер дигәч тә май кояшы кыздырганны көтеп утырыйммы мин? Буген бердәнбер буш көнем, иртәгә армиягә алынасы яшьләр белән әңгәмә үткәрәсем бар. Киттек! Тихон Ильич, яшьләргә хас җитезлек белән, мич башыннан җылы киез итекләр сөйрәп төшерде, каяндыр сырган чалбарлар табып алып килде — һәм без, аның ихтыярына буйсынып, балык тотарга Иделгә китеп бардык. Иртәнге бишләр тирәсе. Агачлар — зыкылы, суыктан туңган йолдызлар чеке рәеп яна. Курковлар йорты яр башында ук, аска ниндидер тирән бер чокыр эченнән төшәбез. Биредә аулак, җил кайдадыр йолдызлар янында ук сызгырынып йөри бугай. Чокыр бик текә, я кинәт шуып китәбез, я, туктала алмыйча йөгереп, Тихон Ильичка килеп бәреләбез. — Чокыр түгел, җен бу.— дип тиргәнә Тихон Ильич,— җанымны суыра инде ул минем. Шуның аркасында ничә мәртәбәләр Тәтешне ташлап китәргә җыендым. Булмый. Бер егылып, бер торып йөрүнең үз рәхәте бар. Холыкны үзгәртә, тырыш һәм үҗәт булырга өйрәтә. Тиешле урынга килеп җитәбез. Идел җәйге төсле шауламый, Идел боз астында. Текә яр читеннән башлап тегә як болыннарга тикле боз өйләр тезелеп киткән Шулар янында кара бүрекләр тырпаеп күренә Без дә берәр бәке тишәбез. Тихон Ильич кармакларын рәтли, безгә алюмин чыбыктан ишеп ясаган чүмеч бирә, бәке өсте чыераган чакта боз элпәсен шуның белән җыеп аласы икән. Карт балыкчы безгә мең төрле киңәш бирә. M. ЗАРИПОВ. Г. АХУНОВ ф ТОРМЫШ КИТАБЫ ф 1920 елны Татарстан республикасы — үз дәүләт идарәсе булган республика булырмы-юкмы дип, мәсьәлә кискен ител куелган чакта, Владимир Ильич; «Булыр!» диде. Ленинча кыска һәм нык итеп әйтте. Авыр заман бу, ил язмышы хәл ителгән заман. Казан губерна башкарма комитеты председателе Ходоровский партиянең IX съездына килгәч, делегацияләре белән Владимир Ильичка керүләрен искә ала. Алар Татарстанны республика итүнең гамәлгә ашмастай нәрсә икәнен исбат итәргә тырышалар. Дәлилләре нәрсә? Патша самодержавиесе тарафыннан гасырлар буена изелеп яшәгән халыкның үз Йорты белән идарә итә алырлык кадрлары юк. Бәләкәй Йорт түгел бит, бәген бер республика. Республика белән идарә итүнең авырлыгын, әйтерсең, Ленин белми! Ильич һәрбер халыкның иҗат көчләренә, мөмкинлекләренә беркем ышанмаганча ышана, социалистик революциясенең гаять зур социаль көчләр тудырачагын, һәрбер милләткә киң колачлы зур бурычлар йөкләргә мөмкин икәнен аңлый. Россияне эксплуататорлардан тартып алганбыз икән, идарә итәргә дә өйрәнергә тиешбез, ди Ленин. Владимир Ильич Ленин, гадәтенчә, башын кыңгыр салып, Татарстан делегациясен бик зур игътибар белән тыңлый, милләтләрне үз эчке эшләре белән идарә итүдән тыю — гади бер ялгышу гына түгел, политик хата булуын әйтә. Татарстан автономияле республикасын оештыру эше белән турыдан-туры үзе шөгыльләнә. Бер ишеләрен шелтәли, ашыкмаучыларны ашыктыра, һәм 1920 елның 27 маенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында декрет кабул итә. Без әнә шулай үз Йортыбыз белән яши башлыйбыз. Моңа хәзер 50 ел тула. Моннан берничә ел элек Казанда басылып чыккан «Ленин һәм Татарстан» дигән китапта республикабыз хезмәт ияләренең бөек юлбашчыбызга язган йөзләрчә хаты тупланган. Вакыт ул елларның кайнарлыгын киметә алмады, хатлардагы уй-фикерләр чын күңелдән әйтелгәнгә күрә, әле дә безне дулкынландыралар. Тик шунысы бар: күңел күге яктырып киткән чакларда Ильичка иң изге тойгыларын язып җибәргән, планнары белән уртаклашкан кешеләр көннән-кен кими бара. Аларның байтагы акгвардиячеләргә каршы аяусыз сугышларда корбан булды, бер ишесен кулак пулясы алып китте, соңгы ветераннарны рәхимсез үлем чүпли бара. Ләкин алар үлми, алар безнең ярсулы темп белән барган бүгенге тормышыбызда, эшләгән эшләребездә яшиләр. Без бәке өстенә иелеп утырган киң җилкәле, өлкән булса да, әле һаман нык һәм чыдам табигатьле Тихон Ильичка күз төшерәбез, аның ярты гасыр элек, крестьян җыены тарафыннан авыл Советы секретаре итеп елына егерме биш сум игана акчасына сайланып куелуын һәм унөч яшьлек үсмер малайның Ленинга хат язар өчен өстәл янында чумәшел утыруын күз алдына китерәбез. Сукыр лампа төти, тәрәзәдән кара күләгәләр йөгереп уза, каләм очыннан үсмернең урман чишмәсе кебек саф, әиләнә- тирәдәге мөхит кебек зур, тынгысыз уйлары агыла: «Кадерле Ленин! Социализмның тизрәк төзелүен теләп сәлам җибәрәм. Мин. надан һәм диндар атаена кулында тәрбияләнеп үскән һәм хәзергесе көнне сука башы тотып, үзем һәм социалистик Россия өчен икмәк үстерүче 13 яшьлек малай, Сезгә хат язарга булдым, ягъни бөтендөнья социалистик революциясенең бөек юлбашчысы иптәш Ленин белән күңелемнән килешкәнемне әйтергә теләдем. Кадерле Ленин! Мин революция өчен файдасыз булган мондый хатлар язуны... хурлык саныйм, ник дисәң, андый хатлар Сезне бөек эшегездән аера. Әмма, беләсезме, мин, 13 яшьлек малай, Сезне үлеп яратучы, Сезгә хат язмыйча түзә алмадым. Сезгә түбәнчелек белән хәбәр итәм, мин намуслы малай буларак культура-агарту түгәрәгендә, ревизия комиссиясендә эшлим, шул ук вакытта Авыл башкарма комитетында секретарь да булып торам. Курков Пролей Каши авылы, Тетеш өязе, Казан губернасы». АХУНОВ ф ТОРМЫШ КИТАБЫ ф кемгәдер ышанып тапшыра тесле. «Кемгәдер» дигәне безнең белән бер өстәл янында утырмый, ләкин ул барыбер бар. ул безнең күңелләрдә яши. — Китабым белән азапланам. Хәтерегездәме, Ольга Берггольц китабында бәләкәй генә кыз көндез йолдызларны күрер өчен кое төбенә карый. Мин дә дәфтәр битенә иелеп утырам. Ильичка язган хатымнан башлап, менә бүгенге балыкка баруыбызга тикле вакыт эчендә үткән гомеремә төбәлеп карыйм. Мин, хәзер барыгызга да билгеле, Ленинга хат язган кеше бит. Ә хәзер минем үземә язалар Казагыстаннан, Украинадан, Камчаткадан язалар, Ленин музее ачабыз, диләр, үзем турында сөйләвемне үтенәләр. Биографиямне язып җибәреп кенә котыласым килми, уй-фикерләремне бүлешәсем килә. Кем дә кем бүгенгесе көнне безнең җирдә яши, хезмәт итә, сөенә һәм ярата белә, алар Ленинның варислары, Ленин башлаган эшне дәвам иттерүчеләр... Кешеләр шуңа уз акыллары белән барып җитсеннәр дип уйлыйм. Беләсезме, бик авыр языла. Элегрәк, үзебезнең район газетасын чыгарганда, бер тон эчендә дүртәр полосаны наборга бирә торган идем. Хәзер күпме генә язам — алай да ошамый. Җаваплылык хисе бик зур. Минем өчен бу беренче һәм иң төп китап Ленин безнең өчен кем иде— менә шуны ачарга телим. Минем өчен ул — кояш, якты көн, Идел... Кемнәр аның белән бер дәвердә яшәгән, кемнәр хәзер дә яши һәм эшләгән эшенә сөенә, бездән соң кемнәр яшәр—барыбыз өчен әйтәсем килә Сизәсезме, әнә кая таба китте уйлар?! Иртәгесен ул безне озатып куйды. Без самолетка ашыгабыз аның армиягә алынасы яшьләр белән очрашасы бар. Гади генә саубуллаштык. «Онытмагыз, хат языгыз"-,— диде. Башка сүз әйтмәде. Без дә артыгын әйтмәдек, аның китабы, гомер эчендә язган беренче китабы әйбәт булсын иде дип күңелебездән уйлап бардык. Кешеләргә бик тә кирәк китап ул.