Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН МАТБУГАТТА

Бөтенсоюз китап палатасы хезмәткәрләре һәм «Китап» нәшрияты В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңае белән «Ленин матбугатта» исемле статистик җыентык чыгарды. Бу җыентык СССРда һәм чит илләрдә басылган В. И. Ленин әсәрләре һәм В. И Ленинга багышланган китаплар турындагы беренче фәнни-белешмә басма. Җыентыкка кертелгән һәр факт һәм һәрбер сан В. И. Ленин әсәрләренең киң катлам халык арасында зур популярлык казанганлыгын бик ачык күрсәтә. В И. Ленин әсәрләое Совет власте елларында безнең илдә генә дә төрле телләрдә (барлыгы 100 телдә) 10096 тапкыр басылып 348,9 миллион данә тираж белән чыккан. Ә чит илләрдә 1897 елдан алып 1968 елга кадәр Ленин хезмәтләре 48 илдә. 51 телдә, 4079 тапкыр басылган. Бөек Октябрь Ленин хезмәтләрен халыкка җиткерү өчен киң юл ачты. Җыентыкка кертелгән мәгълүматлар моны бик ачык раслый. Мәсәлән, 1894 елдан 1917 елга кадәр безнең илдә Ленин хезмәтләре нибары 212 генә тапкыр һәм 574 мең данә тираж белән генә басылган булса, Бөек Октябрьдан соң ул хезмәтләрнең тиражы да. басмалары да бик нык артты. Бары тик 1968 елда гына да аның әсәрләре 184 тапкыр 82 миллион данә тираж белән чыкты. 1920—1968 елларда В. И. Ленинның Сайланма җыентыкларының 1284 томы басылды, ә ул томнарның гомуми тиражы — 82,9 миллион данә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: коммунистик хәрәкәт мәсьәләләре теориясен, стратегиясен һәм тактикасын, яңа җәмгыять төзү проблемаларын яктыртуга багышланган Ленин хезмәтләренең унҗидесе безнең илдә 100 тапкырдан да артыграк басылып чыккан. Аның классик хезмәтләреннән — «Яшьләр союзының бурычлары» — 450 кат. «Дәүләт һәм революция»се — 217, «Совет властеның чираттагы бурычлары» — 149, «Бер адым алга, ике адым артка»сы —123, «Апрель тезислары» 106 тапкыр басылган. В И. Ленинның югарыда әйтелгән хезмәтләре һәм башка әсәрләр чит илләрдә дә бик күп мәртәбәләр һәм зур-зур тиражлар белән басылып чыкты. Әйтик, «Дәүләт һәм революция» хезмәте 37 илдә 196 тапкыр. «Империализм — капитализмның югары стадиясе» 30 илдә 156 тапкыр. «Нәрсә эшләргә?»се 29 илдә 76 тапкыр басылган. Әлеге җыентыкта союздаш һәм автономияле республикаларда басылган В. И. Ленин хезмәтләре турында да кызыклы мәгълүматлар китерелгән. Мәсәлән, революциягә кадәрле укый-яза белүчеләр саны бик аз булган Үзбәкстан, Төркмәнстан. Казагыстан. Таҗикстан һәм Кыргызстан республикаларында Совет власте елларында чыгарылган Ленин хезмәтләренең тиражлары миллионнар белән исәпләнә. «Ленин матбугатта» исемле җыентыкның Владимир Ильич Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге хакындагы китапларга һәм брошюраларга багышланган бүлеге дә бик кызыклы. Бу бүлектә урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1918—1968 еллар эчендә безнең илдә генә дә Ленинның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган 7919 китап һәм брошюра басылып чыгып, аларның гомуми тиражы 240.9 миллион данәгә җиткән. Ул басмаларның 5417 се иҗтимагый-политик китаплар һәм брошюралар, 675 е художестволы әсәрләр. 1220 се балалар өчен язылган әсәрләр һәм 200 дән артыграгы библиографик материаллар