Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӘСРӘТ БАКЧАСЫ

елның август урталары иле. Габдулла соң гына уянды. Үзен «Болгарэдагы кечкенә бүлмәсендә түгел, бәлки Мәкәрҗәнең «Двухсветный» дип атала торган кунак йортында күргәч, бөтен барлыгын ниндидер эч пошу, сагыш биләп алды һични уйламый бераз яткач, ул, одея лын өстеннән шудырмаска тырышып, тәрәзәгә таба сузылды да тирләгән пыяланы учы белән сөртеп алды. Көн сүрән, караңгы, көз фасы- лындагыча вак яңгыр сибәли Каршыдагы бакча буш диярлек. Зонтик тоткан дама яисә әфәнделәр һәм башлыклы кожан кигән агайлар гына үтеп киткәли. Мәһабәт топольләр арасындагы эскәмияләрнең берсендә генә кемдер бөкрәеп утырган. «Хәсрәт бакчасы» дип атала икән бу бакча. Имеш, ярминкәгә өмет баглап килгән — шәкертме, хәлфәме — берәү каңгырып йөргән йөргән икән дә, карт топольгә пәке белән уеп, шундый бер җыр язган;Әхмәт бай йорты каршында Тора хәсрәт бакчасы. Кадалып китсен Мәкәрҗәсе, Кайтырга юк акчасы Шуннан киткән, имеш, ул исем. Бу бакча үзенә күрә хезмәт биржасы вазифасын да үти икән. Әнә теге карачкы, мөгаен, ялланырга көтеп утыра. Эше кырыйга килеп терелгән булса кирәк. Югыйсә, таннан торып, яңгыр астында күшегеп утырмас иле. Тәне чымырдап куйгач, Габдулла, одеалын башыннан бөркәнеп, яңадан ятты. ...Галиәсгар Камал Мәкәрҗәгә барырга тәкъдим иткәч, Тукай берсүзсез риза булган иде. Күп язалар, күп сөйлиләр шул ярминкә турын- ла, бер күргәндә, әлбәттә, зарар итмәс. Тик шулай да, уены-чыны бергә, сорап куйды:Мин нишләрмен анда? Сатар малым юк. акча китерер һөнәрем юк. — Карарсың, күрерсең, гыйбрәт алырсың. «Сәйяр» да жыена, анысын да онытма. Чыгып киттеләр. Галиәсгар «йолдыз» газетасының мөхбире' булып бара. Артистларда исә — ярминкәгә җыелган мөселман агай-энегә мәдәни хезмәт күрсәтү теләге һәм труппаның янчыгында «мыек майлап» яшәрлек кенә булса да тиеннәр чылтырамасмы дигән өмет. Галиәсгар белән Тукайның урыннары икенче класста иде. Габдулла пароходның шау-гөр килеп тора торган аскы катын артыграк күрсә дә. бу юлы аңа түбәнгә төшәргә туры килмәде диярлек. Чөнки өченче класска билет алган «сәйярчеләр» Казан белән Нижний арасын өске палубада йөреп үткәрделәр Билгеле, Тукай да алар белән булды. Үз кешеләр, күңелгә якыннар Җитмәсә, Тукайның күптәнге әшнәсе, быел труппаның башлыгы булып алган Габдулла Кариев та шунда. Килеп җиттеләр. Әнә нинди икән ул Мәкәрҗә. Кала эчендә үзе бер кала! Кайчандыр кечкенә Габдуллага әкият дөньясы булып күренгән Ташаяк ярминкәсе дә хәзер фил янындагы таракан булды да калды. Җиккән ат белән керерлек тәрәзәле магазиннар, үз эченә бер бөтен авылны сыйдырырлык таш складлар, өч-дүрт катлы гостиницалар... «Главный дом» дигәне тагы! Ярты чакрымга сузылган зиннәтле мәһабәт сарай. Анда тик кыйммәтле нәрсәләр генә сатыла: алтын да көмеш, бриллиант та якут. Бөтен дөньяның байлыгы шунда дип уйларсың. Кемдер әйткән иде: Петербург — Руссиянең мие, Мәскәү — йөрәге, ә Нижний — кесәсе. Дөрес икән. Мәкәрҗәдә һәркайсының үз шөгыле, үз мәшәкате башланды. Гали- әсгарнең эше муеннан. Мөхбир кеше бит. кибетләр буйлап чаба, йон- ябага. сукно-ситсы, тире-яры бәяләрен белешә, халык җыела торган урыннарга барып чыга, тыңлап, күзәтеп йөри. Аннары яза, язганын почтага илтеп сала. Артистларның эше алай ук тыгыз түгел. Көн дә репетиция ясыйлар, Фо-ли Бержер бакчасындагы театр бинасы буш булганда, спектакль куела. Труппаның үз мөхәррире5 6 сыйфатында, Галиәсгар да еш кына алар белән була. Тукайның хәл-әхвәле лә баштарак зарланырлык түгел иде Хәйранга калып, ярминкәне карап йөрде. Репетицияләрдә утыргалады. Спектакльләр карады Әмма тора-бара Мәкәрҗәнең шау-шуы. ыгы-зыгысы аны туйдыра башлады. Галиәсгар ла, Кари да үз эшләре белән чабарга мәҗбүрләр. Шагыйрь белән булырга бик үк вакыт бүлә алмыйлар. Җитмәсә, һавалар да бозылып китте. Менә шунда инде уйламый нитми генә: «Мин нишләрмен анда?» дигән сүзләр урынлы әйтелгән кебек тоела башлады. ...Габдулла иренеп кенә урыныннан калыкты ла, аннан-моннан киенеп. тагын тәрәзәгә күз салды. Янгыр һаман сибәли. Баягы аләм дә кымшанмый утыра бирә. Бүтән эскәмияләрдә дә шундый ук затлар — ишсезләр пәйла булган. Габдулла бер көрсенеп куйды да. сабын-сөлгесен алып, юынырга чыгып китте. Ул әйләнеп кергәндә, бүлмәдә Галиәсгар утыра иде. Кожан сыман нәрсәсен салып ташлап, костюмыннан гына калган. Киереп куйган зонтигыннан идәнгә тып-тып тамчы тама — Хәерле иртәләр! Яна гына торгансың, күрэм. Мин әллә ни чаклы эш кыйраттым инде. 5 Me х б ир - хәбәрче, корреспондент. 6 Мөхәррир — язучы, автор. — Эт йоны бүген ничә тиен? — Үпкәләгән Габдулла, үпкәләгән... — Ник үпкәлим? Үзегез эшләп, мине кунак шәкерт итеп асрыйсыз ич! ■— Бик яхшы, бераз ял итеп кал! — Тотынма балтага, тотынма чалгыга дип тә өстәмисенме? — Алайса, тотын каләмгә. Яз! — Эт йоны турындамы? — Ташла, юкка кәефең кырылмасын. Чәй эчик тә репетициягә кчтә- ♦ без. Араблинский «Нәдершаһ»та уйнарга кыстый. Мөфти ролен бирә, з — Бармыйм! < Шул вакыт ишек шакыдылар. — Рәхим итегез,—диде Галиәсгар, тиз генә борылып. Уртадан тү- а бәнрәк буйлы, тар җилкәле, бераз гына бөкрерәк кеше керде. Өстендә, н яна дип әйтеп булмаса да, ярыйсы гына сакланган кара костюм Озын £ ияге астыннан ак күлмәк һәм кара «күбәләк» күренеп тора. — Әйдүк, Хәйбуш дус, түрдән уз! — диде Камал. Бу кеше «Сәйяр» артистларыннан Хәйбушев иде. Ул урынлыкның ♦ читенәрәк кенә утырды да галстугын бәйләп азапланучы Тукайга те- s кәлдс. Галиәсгар мыек астыннан көлемсерәп — Я, Хәйбуш, сөйләп җибәр. Нинди яңалыклар бар? — диде S Артист ашыкмый гына йөзен Камалга таба борды. Аннары акрын та- * выш белән җавап бирде: ® — Яналыкны сез күбрәк беләсездер инде, Галиәсгар әфәнде. Кос- s пои бер төшеннән китә башлаган менә. Энәсе юк микән дип, Габдулла я әфәндегә кергән идем. я — Ай-Һай, бармы икән. Булса да, телендә генә Үзем бирим, әйдә,— * диде дә Галиәсгар, костюмының капламасын кайтарып, энәгә уралган җепне сүтә башлады — Бәла да сон бу. нәгъләт камыты! —диде Тукай, үртәлеп.— Мәле, ® Хәйбуш, бәйләп бир! Хәйбушев, Тукайның галстугын рәтләп биргәч, Галиәсгар кулыннан энә алып, янадан урынлыгына килеп утырды да ашыкмый гына пиджагын сала башлады Аннары, нидер исенә төшкәндәй, бер секундка тукталып торгач, аны тиз генә яңадан киеп куйды: костюмы астында иягеннән сузылып төшкән бер сөям иңлеге манишкадан бүтән нәрсәсе юк иде Галиәсгар хәтта шаяртып та аллы — Менә бу артист ичмасам! Типичный! Хәер, чатбар үзеңнеке бугай Үзеңнекеме? Әйт дөресен, Хәйбуш. йөзенә алсу төс чыккан артист күзен мелт-мелт йомгалап алды. — Бар бит минем... Юарга бирдем Бу вакыт Тукай, башын чак кына кыңгыр сала төшеп, гаять җитди кыяфәт белән Хәйбушка текәлгән иде Аннары рәнҗүле дә. үчегүле дә тавыш белән: — «Русия кесәсе» һәркем өчен түгел шул,—дип куйды һәм чемоданнан апак эчке күлмәк чыгарып Хәйбушевка сузды — Сез нәрсә, Габдулла әфәнде!. Юарга бирдем ич. — Ки дим! Тәкәбберләнгән була,—диде Тукай, ачулана төшеп. Хәйбушев чарасыздан күлмәккә сузылды. Камал белән Тукай килеп кергәнтә. гостнннианын ресторан залы ярым буш иде. Анда санда гына агай эне, зур ак чәйнектән агызып, пәрәмәчләп чәй эчә. Бер почмакта «Сәйяр» артистлары күңелле генә шаулашып утыралар. Нечкәрәк тавышлы берсе нидер әйтә дә бүтәннәре көлешеп алалар. — Дәүли мәзәк сөйли,— дип куйды Галиәсгар. в «к у.» м 81 Тимераякта шуып килгәндәй, каршыларына половой егет килеп басты. — Рәхим итәсез, кунаклар, рәхим итәсез. Кайсы өстәлгә әзерлик? Артистлар ягыннан әлеге нечкә тавыш ишетелде: — Габдулла әфәнде! Галиәсгар әфәнде! Бирегә килегез. Артистлар яңарак кына кергән булсалар кирәк, өстәлләрендә чәй дә, ашамлык та күренми иде әле. Сәлам алышып, половойга заказ биргәч, әлеге нечкә тавышлы Дәүли, Тукайга карап: — Безнең бер бәхәсне хәл итә алмассызмы, Габдулла әфәнде? — диде.— Кари әйтә: «Мәкәрҗә» сүзе «Макарья»дан алынган, ди. Минемчә, бильгакес', «Макарья» — «Мәкәрҗә»дән. — Я, я, дәлилең, Дәүли туган? — диде Галиәсгар, үтә кызыксынып,— «Мәкәрҗә» үзе нәрсәне аңлата соң? — Белмисезмени?—дип, Дәүли иптәшләренә күз кысып алды — «Мә калҗа»дан үзгәртелгән. — Кемгә — калҗа, кемгә — өч бармактан оештырылган нәмәстә,— диде Тукай.— Менә син әйт, бил каешыңа яңа тишек тишмәдеңме? Дәррәү көлеп җибәрделәр. — Без булса, хәзер үк тишеп җибәрер идем,—диде Дәүли, көлү тавышлары басылгач.— Каридан ничә тапкыр сорадым. Үзенә кирәк булмагач, без йөртми. Антипримир 7 кеше булгач, снабжать итәргә тиеш иде югыйсә. Моңарчы көлемсерәп утырган Кариевның калын кашлары җыерылды. — Ташла әле шул ахмак сүзеңне! — Бетте, бетте. Әйттем исә кайттым. Бервакыт шулай Габдулла әфәнде Кариев Мәскәүдә чакта.., — Тукта инде, тел бистәсе,— диде артистлардан берәү,— әнә пәрәмәч килә. — Самовар! Самовар бит, җәмәгать,— дип кычкырды Дәүли. Чынлап та, өстәлгә калай чәйнек урынына, ялтырап торган кечкенә самовар килеп утырды. Берничә тәлинкә өеп тутырылган пәрәмәчләр килде. Тынлык урнашып, куллар, авызлар шактый җитез хәрәкәтләнә башлады. Кариев кына бераздан тынлыкны бозып куйды: — Дәүлинең дә тавышы тынды бит, җәмәгать! Дәүли бу вакыт, ике битен дә кабарткан хәлдә, бик тырышып чәйни иде. Нидер әйтергә азапланып мыгырданды, ләкин сүзе аңлашылмады. Тәлинкәләрнең төбе күренә башлаганда, өстәл янына тырпаеп тора торган саргылт мыеклы, кысыграк күзле бер кеше килде. Өстендә — тройка-костюм. Ак яка, кара галстук. Костюм җиңеннән ак манжетлары, ә күкрәк кесәсеннән кулъяулыгының почмагы күренеп тора. — Исәнмесез, әфәнделәр. Аш тәмле булсын. — Исәнмесез, Тимерхан әфәнде. Бергә-бергә булсын. Көлке журналы чыгару өстенә, китап нәшриятында хуҗалык эшләрен башкаручы, Мәкәрҗә чорында шушы «Двухсветный»ны идарә итүче Тимерхан әфәнде Гандәлипов иде бу. — Ничек соң, әфәнделәр? Әйбәт хезмәт күрсәтәләрме? Шикаятьләрегез юкмы? Булса, тартынмый әйтегез. Милли әдәбиятыбызны, милли театрыбызны тәрәкъкый иттерүчеләр, әйтик, безнең, әйтик, иң кадерле кунакларыбыз. — Рәхмәт илтифатыгызга, Тимерхан әфәнде,—диде Дәүли,—Миндә бер шикаять... Хәер, шикаять тә түгел инде ул... Бер мәсьәлә димме? «Нинди мөгез чыгармакчы икән бу?» — дип сагаеп калдылар. — Әйтегез, Дәүли әфәнде, әйтегез. * Бильгакес — киресенчә. 3 «Антрепренер» сүзен юри бозып әйтә. — Бер нәрсәгә акылым житми минем, Тимерхан әфәнде. Ник бу пәрәмәч бер женесле генә була икән? Кайсыдыр пырхылдап куйса ла, түзделәр, көлмәделәр. Тимерхан әфәнде, гадәтенчә, сөйләшкән кешесенә түгел, бәлки бүтән бео тыңлаучыга — бу очракта исә Кариевка карап: — Төшенмим, Дәүли әфәнде,—диде. — Соң бит ике женесле булса, үрчер иде. Бу юлы инде тыелып кала алмадылар. Урынлы-урынсыз шаяруны . яратып бетермәсә дә, Тимерхан әфәндегә дә бүтәннәргә кушылып көлү- * дән бүтән чара калмады. 3 — Ай-Һай, бу Дәүлиегез? Авызына шайтан төкергәндер, мөгаен. < Хәер, артистларның шул инде. Әйтик, кызлар кебек. Ярыктан да көләа ләр Мөхәррирләр менә — икенчерәк халык. а Аннары, әле Галиәсгарга. әле Тукайга карый-карый, дәвам итте: g — Бүлмәгездән канәгатьме, Габдулла әфәнде? Җайсызлык сизмисезме? йомышыгызны үтиләрме? « Тукай жиңелчә генә әйтеп куйды: — Безнең ише кара корсакка ярамаган тагы! * — Алай димәгез, Габдулла әфәнде. Милләт өчен сезнең кем икәнегезне, әйтик, беләбез. — Зинһар, артык мактый күрмәгез, Тимерхан әфәнде. Юкса, журналыгызны тешли алмам. — Булды инде, булды, Габдулла әфәнде Безнең бәхетсез журналга Җаектан да күп ук аттыгыз, Казаннан да яшен жнбәрә башладыгыз Бусы, әйтик, хәттан ашып китмәгәндә, гаеп эш түгел. Мине, Габдулла әфәнде, икенче әйбер борчый. Соңгы елларда милләтне буржуйга һәм пролетарга бүлү бик модага кереп китте. Менә сез мине дә, әйтик, буржуй ясадыгыз. Аннары ул, карашын Галиәсгардан Кариевка күчереп, дәвам итте: — Милләткә төрлечә хезмәт итеп була, минемчә, Габдулла әфәнде. Сез буржуй иткән шушы фәкыйрегез нртә таңнан кара төнгә чаклы аяк өстендә, һаман эш, һаман мәшгулият Матбага, нәшрият, журнал, инде шушы мөсафирханә «Двухсветный»ны, әйтик, табыш өчен идарә итә диярсез инде сез. Мәсьәләгә мин икенче төрлерәк карыйм. Шушы мөсафирханә Макарьяда татар мәдәнияте мәркәзенә әверелеп бара түгелме, Габдулла әфәнде? — Шулай, Тимерхан әфәнде. Тик шуны әйтсәгез иде: сезне, әйтик, мадди як бер дә кызыксындырмыймыни? — Кызыксындырмый дисәм, гөнаһлы булыр идем. Хезмәтеңә күрә килерең, Габдулла әфәнде. Тукай артистларга таба кул изәде дә: — Бу халыкны да эшләми дип булмый,— диде — Ә берсе бүген костюмын салырга тартына. Манишка өстеннән генә кигән икән. Мәжлес халкының, артык житди, артык киеренке сөйләшүне туктатып. күңеллерәк темага күчәсе килә иде булса кирәк, Тукайның соңгы сүзләреннән соң, Хәйбушевка таба борылып көлә башладылар. Җайлы вакыт кына көтеп торгандай, Дәүли дә сүзгә кереште: — Бервакыт шулай безнең Хәйбуш... Төртмә әле, Сәгыйт! Ярый әле хатыным түгелсең, көн күрсәтмәс идең. Ләкин Тукай үзен борчыган мәсьәләдән арынып бетә алмый иде, күрәсең, үзүзенә сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: — Кайчан гына әле «сайрап тора милләтнең былбыллары» дип. бик шәбәеп, шигырь яза идек. Баксаң, байлар сандугачы гына сайраган икән Уңайсыз тынлык урнашты. Чөнки уйламый-ннтмн әйтелгән бу сүз МБРАЬНМ НУРУЛЛИН ләр Тимерхан әфәнде Гандәлипов1 бакчасына таш булып төшкән иле. Әллә киная барып җитмәде, әллә хужа кешенең аны аңлап та аңлама- мышка салышырга акылы житте, ул, берни булмагандай, болан диде: — Сәясәткә бик тирән кердек. Мин бит сезгә, егетләр, бер мәслихәт белән килгән идем. Минем белүемчә, артист әфәнделәрнең эше артык тыгыз түгел. Әллә, мин әйтәм, буш вакытларыгызда концерт сыман нәрсә маташтырасызмы? — Кайда? — дип сорады Сәгыйт. Хуҗа, Габдулла Кариевка карап, жавап бирде: — Шушында, «Двухсветный»да. Халыкка мәдәни азык булыр иде. Үзегез дә, әйтик, буш калмассыз... Я, ни лисез, Габдулла әфәнде? Кариев, болай да пөхтә тора торган галстугына орынып алгач: — Егетләр ни әйтер,— дип куйды. Дәүли жавап биреп өлгерде: — Безгә нәрсә, син кая — без шунда. Син бит анти, анти... Тфү, кадалгыры, университетның баганаларын санау гына җитми икән шул каһәр сүзне әйтергә. Башлыгыбыз бит син. Сүзең закон. Кариев, шаяртыбрак, Дәүлигә йодрык күрсәтте дә Тукайга эндәште: — Яшьтәш, син ничек карыйсың? Габдулла уйга калган иде. Тимерхан Гандәлиповның тәкъдиме аны ярыйсы гына кызыксындырды. Уральскида Габдулла Кариев белән бергә оештырган концертлары исенә төште. Күңелле дә булган иде соң» Тукай үзе бу кичәдә, хәерче булып киенгән иптәшенә карап, «Теләнче» шигырен укыган иде. Габдулланың уе аннары Казандагы концертларга күчте, хыялы кызурак эшли башлады. Күз алдыннан рояль, яисә оркестр моңнарына кушылып башкарыла торган хор, ялгыз җыр, бию номерлары үтеп китте. Үзенең дә сәхнәдән шигырь укуы күз алдына килде. Зал бирелеп тыңлый. «Зиләйлүк» яисә «Тәфтиләү» башкарылганда ханымнар батист кулъяулык белән күзләрен сөртәләр, артист җырны тәмамлап баш игәндә гөр килеп алкышлыйлар. Җырчының аяк астына чәчәк букеты килеп төшә. — Тотыныгыз бу эшкә, ике Габдулла,— дип куйды Галиәсгар Камал.— Менә бит, Тукай, эш юк дип зарлана идең. Габдулла, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Әйе шул, бер шөгыль булыр... — Мин риза. — Ура!—дип кычкырды Дәүли.—Сездән пәрәмәч, Тимерхан әфәнде. Үрчи торганнары. — Аннан эш калмас. Тимерханның щетка-мыегы як-якка озынаеп китте. — Бәлкем әле пәрәмәч алды да булыр? — Аннан эш калмас. — Фәрештәнең бисмилла әйткән чагына туры килсә, белмәссең— Габдулла, артистлар белән киңәшеп алгач. Кариев белән бергәләп. концертның программасын төзеде. Әлбәттә, бу программа артык бай була алмады. Күпчелек номерлары ирләр тавышыннан гына тора торган хорга йөкләнде. «Бәхилләшү» һәм шуңа охшаш җырларны беренче яисә икенче «сада» көенә җырларга булдылар. Арага «Ашказар», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» кебек көйләр кертелде. Габдулла үзе Уральскида элеккеге Миңлебай, ә хәзерге Кариев белән бергә үткәрелгән кичәдә зур уңыш казанган номер белән чыгарга ниятләде. Бер шәкертне хәерче итеп киендереп, анда ул үзенең «Теләнче» исемле шигырен шуна карап сөйләгән иде. Татар биюе белән чыгачак Дәүлнне конферансье итәргә булдылар. — Арттырып җибәрмәскә ләкин,—дип кисәтте Кариев. Аккомпанемент ягы исә шәптән түгел иде. Эстрадада рояль тора ' I а н дә л и п — фарсыча «сандугач> дигән сүз. — Габдулла әфәнде, «Сәйяр»га дирижер гына булып киләсегез _ бар,—дип куйды. s — Авызыннан жил алсын! — лип эләктереп аллы Дәүли — Җан тир- п ләренне чыгарыр бу... Анысы-анысы, егетләр, Тимерханнан бераз тамар микән? в. — Пәрәмәчкә килештең ич инде. — Анысы особый статья. — Дәүли дус, чыкмас синнән артист,— диде Кариев. — Нигә, Габдулла әфәнде? — Искусство эшне мәгаштан башлаганны яратмый — Шулай да хаталанасын, Кари. Әллә кайчан коеп куйган артист инде мин. Өем күршенеке, чалбарым кешенеке. Корсак кына собствен- з ный. Әнә шул нәгъләт, ягъни мәсәлән, корсак шәрифе. эшне мәгаштан башлауны артыграк күрә. Бервакыт шулай Әстерханда... — Башлыйбыз, егетләр,— диде Тукай Дәүли сукранып алды: — Режиссерын мондый була күрмәсен! Бер эч бушатырга да бирми. — Бушның ниен бушатасын инде,— дип куйды Сәгыйт дигәне. ...Хор номерлары белән мавыгып китсә дә, Тукай үзенең «Теләнче»- сен дә онытмады. Хәер, эш сәләмә кием табула гына тора иде. Андый мал җитәрлек анысы. Әнә мәчет янында эт талаган өс-башлы саилчеләр теләсәң ни чаклы. Яше дә, карты да. Әмма чишендереп кайтасыңмыни? Хәер, мәсьәлә бик җиңел хәл ителде Габдулланың сөйкемле сөяге бардырмы, малай-шалай ана бик тиз ияләшеп ала. Күңелләрен ауларга тырышып төчеләнми дә югыйсә. Кырынрак та торгалый, шелтәли тә, кушамат тагарга да оста. Тегеләр исә колакларына ла элмичә, Габдулла абыйларының күзенә генә карап торалар, йомыш кушса, ут капкандай йөгерәләр «Двухсветный»ла Рамазан исемле малай өйрәнчек булып хезмәт итә. Атасы Тимерхан әфәнденең танышларыннан булуга карамастан, ашау хакына таңнан төнгәчә чаба. Габдулланың «Исемен ничек?» дип соравына каршы шушы малай «Ромео» димәсенме! — Ничек, ничек? — Ра-ми-у! Тукайның һаман аптырап торуын күргәч, пке кулын күкрәгепә кушырып, күзен еракка төбәде дә: — Бит или ни бит,— дип куйды. Габдулла, аңышып алып, көлеп җибәрде. — Кем өйрәтте сине? торуын, ләкин пианист ялларга кирәк Тимерхан әфәндегә бу турыда әйткәннәр иде, тегенеп мыегы гына тырпайды. — Берегез лә маташтыра алмыймыни соң? Аннары, чак кына уйланып торгач. — Пианиносыз гына булмыймы? — дип куйды. Сүз озайтуның мәгънәсе юк иде, ике мандолина һәм бер гитарадан торган үз «оркестр»ла- рына егылырга булдылар. Репетицияләр Тукай бүлмәсендә үткәрелде. Габдулла, үзе дә сиз- ♦ мәстән, яңа «труппа»ның җитәкчесенә әверелеп китте. Халык көйләрен гаять нечкә сизә торган шагыйрьнең киңәшләре дөрес һәм файдалы була иде. Көй башкарылганда, гади колак тота алмый торган кимчелекләрне эләктереп алып, туктата, кат-кат кабатлата, «Садыйк? Бозау түгелсең, мөнгерәмә», яисә, «Ясин чыгасынмы әллә, Сәгыйт?» кебек сүзләр дә ычкындыргалый иде. Көйнең бооылышларына, түбән яки югарылыгына, тавышның куәтле яки зәгыйфь булуына ишарәләп, дирижерлык итүе дә табигый килеп чыкты, беркемдә лә елмаю уятмады. Тукталып ял иткәндә, артистлардан берсе, шаяртып: ХӘСРӘТ 8АКЧАСЫ *— Кари абый. Рамиунын атасы ни атлы икәнен дә әйткән ие дә, оныттым. Әллә Пешекчир, әллә Тишексыйрие. Тукай ләззәтләнеп бик озак көлде. — Син үзең тишек сыр,— диде аннары.— Шекспир.. Онытма, Шекспир! — Онытмыйбыз инде хәзер: Шекспир. — «Бит ли ни бит»не Ромеоның абыйсы 8 әйткән. Анысын да борынына сызып куй. — Әй, абыйсыннан ишетеп, энесе дә әйткәндер әле, ярар. Репетиция бетеп, Хәйбушев белән генә калгач (ул теләнче карт булып киенергә тиеш иде), әлеге Ромео, ягъни Рамазан, килеп керде. — Ярыймы, Габдулла абый? — Әйдүк, Шекспиров. Ничек сон, бүген бит или не бит? •— Бүген ни бит. — Ә без кругом бит. Кара әле, Ромео, бәлки син берәр җаен табарсың, ә? — Баш өсте, Габдулла абый. Нәрсә кирәк? Тукай мәсьәләне аңлатып биргәч, Рамазан: — Була ул,— диде дә ишеккә атылды. Кичен халык алдына чыктылар. Буш өстәлләр булса да, кеше гадәттәгедән күбрәк иде. Тимерхан әфәнденең аршин ярымлык кәгазьгә игълан ябыштыруы, күрәсең, бушка китмәгән. — Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар (соңгылары күренмәсә дә),— дип башлады Дәүли.— Безнең сезнең каршыгызда Русиянең барлык почмакларында шөһрәт казанган «Сәйяр» труппасы артистлары атаклы милли шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев тәхте капельмейстерлеге астында милли җыр, милли шигырь, милли бию башкарачаклар. Әгәр ошаса, бик каты итеп кул чабарсыз, ошамаса, тавыш-тынсыз гына чыгып китәрсез. Шулай да учларыгызны сакларга киңәш итәм: югыйсә аршин тота алмассыз. — Җитәр инде, тозсыз,— дип пышылдады Карцев. — Тозсыз дигәннән, әфәнделәр, бервакыт шулай ике кыз әлбә пешерергә уйлаганнар. Тоз салыргамы, юкмы — белмиләр икән. Шуннан берсе болдырга чыккан да үтеп баручы бер агайга кычкырган: «Әй, тозсыз әлбә, кая барасың?», «һии, җүнсез, әлбә тозлы буламыни?» дигән теге кеше. Шуның шикелле, концертыбыз тозсыз чыкса, без дә «концерт тозлы буламыни?» дип кенә җавап бирербез. Анда-санда көлгән тавышлар һәм «әтә белә бу» кебек сүзләр ишетелеп китте. — Хәзер хор «Шәкертләр садасы»н башкара. Артистлар сәхнәгә чыгып тезелделәр. Гитарачы белән мандолиначылар аларның алдына утырды. Тукай исә залга арты белән басты да кулларын күтәрде. Бер кулын изәгәч, «оркестр» көйнең ахыр өлешен уйнап чыкты, ике кулын да изәү белән хор күтәреп алды. Җыр тәмам булгач, эстрададан бер читтәрәк басып торучы Тимерхан Гандәлипов бик тырышып кул чаба башлады. Алдан кисәтеп куелган булсалар кирәк, половой һәм бүтән хезмәтчеләр лә аңардан калышмадылар. Ашап-эчеп утыручылар да, болардан күрмәкче, кул чаба башлады. Тукай, залга таба борылып, җинелчә генә баш иеп алды. Шул кыска вакыт эчендә дә аның үткен күзләре залны бер айкап чыгарга өлгерде. Кунакларның күбесе алкышласа да, «бу нинди тамаша» дигән кебек, каш астыннан карап утыручы картлар да байтак иде. Картлар картлар инде, алардан ни көтәсең? Эстрада кырыендагы өстәл янындагы егет ник кул чапмый? Болай да матур, чиста йөзен бизәп тора торган зур зәңгәр күзләрен Габдуллага төбәгән дә кымшанмый-нитми 8 «Быть или не быть» дигән сүзләрнең Гамлетныкы икәнлеген искәртә. тын гына утыра. Алдында бер чынаяк чәйдән бүтән нәрсә юк. Кем ул? Кайдан? Ник тамашага аның бер дә исе китми? Тора-бара сәхнәгә игътибар кими төште. Кайнар су сорап, чәйнек шалтырату, дип сөрән салу, кычкырып-кычкырып сөйләшү, туктаусыз кереп-чыгып йөрүләр шуны күрсәтә иде. Кул чабулар да сыекланды. Дәүлинең шамакайланып биюе генә залга беркадәр жан кертсә дә, озакламый агайлар, голдыр-голдыр кикергәләп, чыга баш- ♦ ладылар. Сәбәбен сорап тормыйм Әмма дөрес сүз. •— Алайса сәбәбен мин әйтим,—диде Карцев.—Син тел белән дә эшлисең. Бирегез үзенә дүрт порция — бераз колагыбыз тынып тормасмы. Булары чыгып торган пилмән килгәч, тынлык урнашты мәҗлес халкы ашау белән мәшгуль иде. Тукай гына бу мәсьәләдә артистлар белән ярыша алмый иде. Шуңадырмы, Тимерхан аны кысташтыргалал куя иде: — Начар ашыйсыз, Габдулла әфәнде. Бу ашау белән, әйтик, ничек жан асрап йөрмәк кирәк? Аннары өем-өем пәрәмәч куелды, көмеш самовар килеп утырды — Ура!—дип кычкырды Дәүли.—Күк капусы ачылган көндер бүген. Әйдәгез, дуслар, сызганыйк җиңнәрне!.. Озаклап чәй дә эчкәч, артистлар канәгать булып таралдылар Тукай аларны озата китте. Карцев белән арттарак калып, сүз катышмый гына атладылар. Икесенең дә күңелендә ниндидер төен утыра иде, күрәсең. Аерылышканда, Карцев: — Җаек түгел инде бу,— дип куйды. Тукай сүзнең ни турыла барганын бик яхшы анлый иле Икенче көнне Тимерхан әфәнде Гандәлипов тагын бер әкәмәт уйлап чыгарды. Бер-берсенә кигезелгән фәсләр алып килде дә өстәлгә утыртып куйды Артистлар берсе яшел, калган алтысы кызыл төстәге фәсләргә аптырабрак карап тордылар. Йөзенә хәйләле кыяфәт чыккан Тимерхан, бераз көттергәч. — Фәс киеп җырларсыз дидем, егетләр Агай-эненең күзе шар булсын әле,— диде — Яшеле—Габдулла әфәндегә Дәүли бер фәсне киеп тә өлгерле Юк мыегын бөтергәли-бөтергәли; — Я. әйтегез, төрек пашасыннан кай төшем кнм? —диде. Тимерхан, Дәүлигә карап. Тукайга эндәште; — Сез ни дисез, Габдулла әфәнде? — Белмим, белмим, Тимерхан әфәнде. Безнең башлар инде зурая төште бугай. Төрек фәсенә сыяр микән? Артистларга фәс киеп җырлау фикере ярыйсы гына ошады булса кирәк, алар Тукайга ялына башладылар. — Я инде, Габдулла әфәнде. Аның ние бар соң? — Оригинально булачак бит. — Теләсәгез нишләгез, капельмейстер әфәнде, мин салмыйм,— диде Дәүли,— киеп йоклыйм. Тукай, әче елмаеп, болай диде: — Малайлыктан чыгып килгән заманда, фәс киеп кеше көлдергәч, салып аткан идем. Тагын кияргә туры килер микәнни? — Фәсне белмим, әмма картуз кигәнсез дип ишеткән идем, Габдулла әфәнде,— диде Тимерхан. Кариев аңлатма бирүне кирәк тапты: — Төрекчәләтеп шигырь язуың әйтә, Габдулла. Тукай багана булып утыра торган фәсләрне бармагы белән төртеп аударды да: — Барысы да бер төстә булсын иде, ичмаса. Ник миңа гына аерылып торырга? — дип куйды. — Ярамый, Габдулла әфәнде,—диде Сәгыйт,— Сәхнә шуны таләп итә. ...Тукай, залга килеп керү белән, халыкның кичәгедән күп артык булуын чамалады. Тамаша турындагы хәбәр агай-эне арасына бик тиз таралган, күрәсең. Зәңгәр күзле теге матур егет шул ук урында, шул ук рәвештә утыра иде. Концерт башланып китеп, борып җибәргән машинадай, үз жае белән бара башлады. Артистлар вазифаларын тырышып башкардылар. Бүген яшьләр күбрәк килгәнгә, алкышлар да мулрак булды. Әмма Тукайда кичәге күтәренкелекнең әсәре дә юк иде Ниндидер борчу, ярамас эш эшләү тойгысыннан ул бер минутка да арына алмады. Вакыт- вакыт каһәр төшкән фәсне салып таптап, залдан чыгып чабасы килә иде. «Теләнче» исә бүген дә башкарылмады. Дөрес, Габдулла аны ал- данрак үткәреп җибәрә ала иде. Шулай да элеккечә калдырды. Чират житсә — хуп, җитмәсә — үпкә юк. Хәтта эченнән генә халыкның «Теләнче» гә кадәр үк таралуын тели иде. Шулай булды да. Ә Хәйбушев исә бүген остарак эшләде: сәхнәгә чыгарга әзер торса да, бу юлы сәләмә бишмәттән тирләп утырмады. Концерт тәмам булгач, Тукай янына Рамазан килде. Аңа теге зәңгәр күзле егет ияргән иде. — Габдулла абый, менә синең белән танышасы килә. Авылдаш бу минем. — Харис,— диде егет, ләкин башлап кул сузмады. Тукай сузгач, бик теләп, шагыйрьнең кулын кысты. — «Хәсрәт бакчасы»ннан таптым,—диде Рамазан, кәләпүшен артка- рак шудырып.— Эш табалмый йөри, мескен. Берәр бай белән сөйләшми булмас. — Шулай, мелла Рамазан, булдырсаң, син генә булдырасың аны. йөзе тулган айдай балкыган Тимерхан әфәнде килеп җитте: — Габдулла әфәнде, рәхим итегез, сезне көтәләр. — Рәхмәт, мин соңрак керермен. Бер-нке сорау белән генә чикләнсә дә, сәгать-сәгать ярым чамасы йөренгән арада Тукай Харисның егерме еллык гомер тарихын белеп алды. Егетнең, күрәсең, эч бушатасы килеп йөргән. Зарланудан бигрәк, уйлану, фикер йөртү иде бу, үзенә карата да, мөхиткә карата да ачы ирония белән сугарылган уйлану иде. Харисның атасы Оренбург янындагы татар авылларының берсендә атаклы хәзрәт икән. Үз мәдрәсәсендә башлангыч белем биргәч, Харисны 88 — Көч бар, тазалык бар, рәхәтләнеп йөк ташыр идем, ялланыр ♦ өчен чәйнәшә алмыйм. Кемнеңдер авызыннан кисәкне тартып алу була = төсле. Чистарак хезмәткә урнашыр өчен рекомендательный хатым юк. = Булса да... Лакейлык хезмәтен булдыра алмыйм Теләмим түгел, булдыра алмыйм. Менә бит ул зыялы булуның хикмәтләре * Аннары, иреннәрен кыйшайтып, елмайгандай итте дә өстәп куйды: £ — Үзе кеше типкесендә яши торган малай протекциясенә калгач, я күзе ачылган татар шәкертенең хәле турында сөйләп торасы да юк. я Тукай, бераз уйланып торгач, кинәт сорап куйды: х — Безнең шамакайлану сезгә ошамады бугай, Харис әфәнде? -° — Ник алай дисез, Габдулла әфәнде? Концерт начар түгел... * — Бармакка бармак та тидермәдегез ич. ■— Торгашларга кушыласым килмәде — Әйтеп бетермисен, туган Ярып сал: тук мәчеләрнең күңелен ачу татар шагыйре Габдулла Тукаев эше түгел, диген. — Анысы шулай инде... — Шул шул! Ә мин, жүләр балык, фәс киеп, кул болгап торам. Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул. Ни дип килешкәндер бу Кари! Хәер, аны ла гаепләп булмыйдыр бәлки. Артистларының хәле тәкәбберлек күрсәтергә бик үк ирек бирми шул Әйтәсең бнт әле, теләсә нинди кара эштән дә баш тартмас идем дип. Ичмаса Галиәсгар да чабудан тартмалы. Бүген килмәгән дә... Бу вакыт алар «Двухсветный»га якынлашып киләләр иде. Каршыга Дәүли килеп чыкты — Кая югалдыгыз, Габдулла әфәнде? Көттек, көттек тә. корсәк Шәрифләренең золымына түзә алмыйча, пилмән белән пәрәмәчне дөньяга килмәгәндәй иттек. Аннары Дәүли корсагына шапылдатып сукты да: — Мәкәрҗә баеныкымыни! — дип куйды. Тукай, «әнә бит ул ничек» дигән шикелле, Хариска бер күз төшереп алды. Егет белән саубуллашып, номерына килеп кергәндә, Габдулчаның встәлендә суынмасын дип яхшылап томаланган пилмән һәм пәрәмәчләр тора иде. Иртәгесен Тукай, суярга илтә торган мал кебек үзен көчләп, тагын ресторанга төште Тимерхан аны гына көтеп торган булса кирәк — Габдулла әфәнде,— диде,— гармунчы мишәр килеп чыккан. Арага кыстырып җибәрерсез, шаять. Габдуллага барыбер нде. ул Буби .мәдрәсәсенә җибәргән. Сәләтле яшь егет, рус теле укыта торган учитель йогынтысында, университетка керү фикеренә килеп, өлгергәнлек аттестатына имтихан бирергә әзерләнә башлаган. Карт хәзрәт исә улын һәр яклап варисы итеп күрәсе килә икән. Харисны авылның бер мәхәлләсенә мулла итү турында приговор җыелган, җиткән кызы булган бер бай белән сөйләшенгән. Кыскасы, йөз шәкерттән туксанының хыялында йөргән бәхет Харисны көтеп тора икән йомшак күңелле күндәм егеткә бу чаклы үзсүзлелек кайдан килгәндер, ♦ атасының яхшылап та, ачуланып та язган хатларына кырт кисеп җавап биргән: «Мулла булмыйм, укыйм'» Мондый хәлнең нәтиҗәсе билгеле инде. «Күзенә кырып салырга бер тиен акча көтмә*, дигән хәзрәт. Тамак дигән нәрсә дә бар бит, оят җирләрне дә каплыйсы бар. Аннан да битәр, аттестатка әзерләүче учительләргә түләргә кирәк Ә кулда бертөрле дә һөнәр юк. Быел берәү киңәш биргән икән- бар Мәкәрҗәгә, фарт килсә, буш кайтмассың, дигән. Кая ул! «Хәсрәт бакчасы»нда арка бөкрәйтеп утырудан бүтән эш чыгара алганы юк әле. ХӘСРӘТ БАКЧАСЫ Халык шактый җыелган. Харис — үз урынында. Ерак та түгел Галиәсгар да күренә. Концерт дигәнебез көндәгечә башланды. Алкышлар белән чиратлаша торган шул чәйнек шалтырату, официант чакыру, кычкырып сөйләшү, тыз-быз йөрүләр. Бервакыт эстрадага гармунчы мишәр килеп чыкты. Буйга уртача. Кыек якалы кызыл күлмәк өстеннән гадәти генә пиджак кигән. Башында — чиккән көрән кәләпүш. Кулында — кыңгыраулы кечерәк гармун. Урындык китереп куйдылар, утырмады, менә башлый, менә башлый дип көттеләр —тамагын кыргалап, һаман басып тора бирде. Шактый көттергәч, гармунчы тагын бер кат тамагын кырды да нечкә тавыш белән: — Гурланы мали торган канатны мачы ашаган, мур кыргыры. Май- тап апагыз күрми калган,— дип куйды. Аннары, көлү басылгач, гармунына иелә төшеп: — Я, саратский дус, синдә бар өмет,— диде.— Дәдәләреинең бер- сәк күңелен табыйк. Халык сагаеп көтә иде. Менә мишәр, кыңгыравын чылтыратып, гармунын бер кычкыртты да хатын-кызларныкы кебек нечкә тавыш белән «Баламишкин» көенә җырлап җибәрде. Җыр тәмам булуга, ду иттереп кул чаптылар, һич тик тормый, төрле-төрле кыяфәтләргә кереп бетүеме, тавышының моңарчы ишетелмәгәнчә нечкә булуымы,— ни булса да бар, мишәрнең җырлавы агайэненең күңеленә хуш килде. Бер-ике көй башкарырга дип чыккан гармунчыны кат-кат җырлаттылар. Моңа аның «репертуары» да сәбәп булды бугай. Җыен кабак көйләре һәм шул көйләргә туры китереп сайланган шактый әдәпсез җырлар. Моңарчы каккан казык кебек, туры гына, тын гына утырган Харис, залның бер ара тын калуыннан файдаланып: — Җитәр! Артистлар җырласын!—дип кычкырды. Кемдер ачы итеп сызгырды, аяк белән идәнне дөбердәтә башладылар. Гармунчы мишәр, үпкәләгән булып: — Әдә, саратский, сүмәделәр безне,— диде дә, гармунын култык астына кыстырып, эстрададан төшә башлады. Зал ду купты: — Җырла, җырла! — Карама кызыл авызлар сүзенә. — Сиптер әйдә! — Курыкма. Авызларын кан белән юарбыз. Тукайның «концертмейстерлыгы тәхетендә» оешкан концертларның тарихы әнә шулай очланды... Габдулла «Двухсзетныйадан чыкканда, кояш офыкка якынлашып килә иде. Шагыйрьнең күңелендә — каршылыклы тойгылар. Бер яктан, ул Тимер Гандәлиповның кесә исәп-хисабыннан чыгып оештырылган әкәмәтеннән котылуына канәгать булса, икенче яктан, үзе оештырган «труппа»иың бер кабак җырчысы тарафыннан җиңелеп хур булуы аны гарьләндерә иде. Максатсыз-нисез «Главный дом»га таба атлаганда, аны Галиәсгар Камал белән Габдулла Карцев куып җиттеләр. — Кая бу кадәр чабасың? — диде Галиәсгар. Тукай хәтере калган кыяфәт белән аңа бер карап алды да: — Ясин чыгарга килдегезме бүген, Галиәсгар әфәнде? — диде. — Нинди ясин? Нигә мондый рәсми тон? — Безнең шөһрәт бүген җан тәслим кылды ич. Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул. — Кем сүзе белән? — Син, мин, Мөхәммәтәмин. — Әзерлән, Кари, хәзер сипа ташлана. — Ник ташланыйм,—диде Тукай.— Без бит аның белән милләткә бик зур хезмәт күрсәттек. Тимерхан әфәнде белән Әхмәт бай кесәсенә ничә тәңкәне салганыңны беләсеңме син, Кари9 Белмисең? Аның каравы, артистларыңа ничә тарелка пилмән, ничә пәрәмәч ашатканыңны беләсең. Беләсең бит? — Төшереп алмагансың бит, Габдулла? — диде Кариев. — Ха-ха ха. Киресенчә, яшьтәш, киресенчә. Исергән идем — айны- ♦ дым. Ә синең Хәйбушың барыбер күлмәксез кайтып китәчәк. Үзеңә 3 чалбарсыз калырга туры килмәгәе. — Куй әле, Габдулла. «Главный домэның аргы башына җитеп килгәндә, аларның игътиба- £ рын көлешә-көлешә нидер карап торучы бер төркем халык җәлеп итте. и Кысылакысыла эчкә уздылар. Түгәрәк уртасында аю биетүче үзенең g һөнәрен күрсәтә иде. — Яле, Миша, күрсәт, хатыннар ничек судан кайта? * Көрән аю алгы аякларын көянтә тоткандагыча як-якка җәйде дә, ♦ чылбырын чылтырата-чылтырата, алпан-тилпән атлап китте. = — Килештерә, шельма! я — Мастеровой получка көнне ничек өенә кайта? Аю, алгы аякларын бутый-бутый, ава-түнә т\гәрәк тирәли йөри > башлады. — Чистый үзе! £ — Ха-ха-ха. — Городовой аны нишләтә? Мишка, дүртаякланып, хуҗасы янына килде дә, яңадан калкып, ш тегенең якасыннан эләктерде һәм, артына типкәли-типкәли, түгәрәк * буйлап алып китте. Халык бөгелә-сыгыла көлә башлады. Шул вакыт карлыккан калын тавыш ишетелде. — Разойдись! Юан околодочный тыкшынып эчкә керде дә, аюга якынаерга базмыйча, читтәнрәк җикерде: — Ты, морда! Белмисеңмени — монда ярамый. А ну, марш! •— Господин унтер, уйнатсын инде,— диештеләр. — Разговоры. Разойдись! Аю биетүче, Мишканың чылбырыннан тотып, түгәрәк эченнән күндәм генә чыгып китте. Халык тарала башлады. Габдулла аюны күзләре белән озатып калды да, Кариевка таба борылып: — Менә бу да артист,— диде.— Синең кебек үк, яшьтәш. Хәер, кая инде безгә шундый аю булырга! Маймыл уйнатучыны күргәнең бармы? Габдулла Кариевның кашлары җыерылды. — Ачуланышабыз, Тукай! — Турсайма, яшьтәш. Барыбыз да шул. Ничә көн рәттән кеше көлдердек! Аннары үкенечле дә, әрнүле дә тавыш белән өстәп куйды: —- Их, юк бит ул Тимерханнарга да бер җантнмер!' Кариев белән Камал ары киттеләр, Тукай кайту ягына борылды. •Двухсветный» парадные янында ул Рамазанны очратты. Тегенең ничектер сөмсере коелган иде. — Син нәрсә, Шекспир малае? Әллә бүген «бит»? — Аңа түгел, Габдулла абый. Кнтәм мин бу Тимерханнан. — Кая? — Теләсә кая! — Әйдә әле, керик, әйбәтләп сөйләшербез. Тукай полицейскийны шулай атый. Өстәлдәге томалаулы ашамлыкны күргәч, Тукайның иреннәре кыйшаеп куйды. — Мөкәфәт...1 — Нәрсә дисең, Габдулла абый? — Берни түгел. Әйдә әүвәл ашап алыйк. Рамазан, башта карышып маташса да, аннары, үзе дә сизмәстән, пилмән белән пәрәмәчне ялт иттерде. Тукай исә чемченеп кенә утырды. Сүз уңаенда малайның турсаю сәбәбе аңлашылды. Концертның шулай бетүе аның хәтерен калдырган икән. Гармунчы мишәргә һәм аны, артистка санап, җырлаткан Тимерхан әфәндегә җен ачулары чыккан. Тагын шунысы да мәгълүм булды: кичке ашка артистларның кергәне кергән, кермәгәне юк. Махсус чакыручы булмаган. Мишәрне исә шартлаганчы сыйлаганнар. — Син, мелла Рамазан, буының катканчы түз инде,— диде Тукай.— Бер Тимерханнан икенчесенә күчүдән мәгънә юк. Иртәгесен, чәй эчеп тамак ялгагач, Габдулла, «Двухсветныйэдан чыгып, «Хәсрәт бакчасы»на таба юнәлде. Эшкә яллаучы килгән булса кирәк, гаять чуар өс-башлы халык бер урынга өелешкән иде. Шуннан ерак та түгел эскәмиядә Харис моңаеп утыра иде. Тукайны күргәч, ул аяк өскә калыкты. Күзләр белән генә сәламләшеп, эскәмиягә утырдылар да әлеге тамашаны күзәтә башладылар. Эшсезләр колакны тондырырлык итеп кычкырышалар, һәркайсы этә- төртә эчкә кермәкче була. Тик сугышмыйлар гына. Шактый вакыт үткәч, өстенә чесуча костюм, башына салам эшләпә кигән кеше төркем эченнән килеп чыкты да, гәүдәсен төз тотып, китеп барды. Аңа бишалты кеше ияргән иде. Яллану бәхетенә ирешә алмаган дистәләгән кеше исә, шундук тынычланып, хәтта ара-тирә көлеш- кәләп, урыннарына таралдылар. — Аю хезмәтеннән котылдым бит мин,—дип куйды Тукай. Харис, сүзнең дәвамын көтеп, шагыйрьгә карады. Әмма Габдулла бу турыда сүз озайтып маташмады. — Әйдә, киттек бу «Хәсрәт бакчасы»ннан. — Кая, Габдулла әфәнде? — Казанга! Минем анда таныш учительләр бар. Җае табылыр, Тукай торып ук басты. — Бүген үкмени? — Хәзер үк! «Русия кесәсе»ндәге тиеннәргә өмет баглап килгән бик күп өлешсез кешеләрне күләгәләре астына алган мәһабәт топольләр, талгын җилдә яфракларын лепердәтеп, ике егетне билгесез киләчәккә озатып калдылар.